Туфан Миңнуллин – Татарстанның, татар халкының бөек улы

Бөек дигән сүзне белеп кулландым. Әтине мин чыннан да бөек дип саныйм. Ул танылган язучы, бәхетле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, үзе исән чакта күп кенә премияләр лауреаты булган, бихисап мактаулы исемнәр алган шәхес кенә түгел. Аның бөеклеге бу чыннан да горурланырлык исемнәренә генә нигезләнми.

Әтинең тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, карашлары, фикерләре беркемне дә битараф калдырмый иде. Бүген дә, инде үзе булмагач та бәхәсләр уята, уйландыра. Милләт турында бераз булса да уйланган татар кешесен Туфан Миңнуллиның теге яки бу хәл, вакыйга турында ни әйтәчәге кызыксындыра иде, хәтта хәзер миннән: “Туфан абый бүгенге хәлләргә ни әйтер иде икән?” – дип сораучылар табыла. Әтинең төрле мөнбәрләрдән әйтелгән, газет-журналларда басылып чыккан һәр сүзе халык күңеленә барып җитә иде дип уйлыйм, фикердәшләре, каршы чыгучылары гел табылып торды. Туфан Миңнуллинның бөеклеге – нәкъ менә шушындадыр дип уйлыйм.

Әти СССР иленең катлаулы чорында (хәер, кайсы чоры катлаулы түгел иде соң?) һәм үзенчәлекле гаиләдә туган кеше. Узган гасырның утызынчы еллары уртасы. Зур шәһәрләрдән, зур сәясәттән ерак торган, элеккеге татар тормышы калыбын һәм гадәтләрен әле югалтып бетермәгән авыллар да Сталин репрессияләренең ачысын тоеп яши. Бабам Абдулла Миңнуллин гаиләсе дә – үзенә бер төсле. Олы Мәрәтхуҗа авылы кешеләреннән гаилә башлыгы белем дәрәҗәсе һәм  рухи иркенлеге белән нык аерылып тора, ул беркайчан намусына хыянәт итми (шундый тормыш рәвеше үзенә һәрвакыт кыенлык китерсә дә). Гомере буе авылда яшәп, авыл кешесе булып китә алмый, иң гади саналган эшнең дә рәтен белмичә яши. Чөнки Абдулла – Казан малае, шәһәрдә мәдрәсә, Гафур Колахмәтовның яңа төр мәктәбендә укыган. Ул мәктәпләренә Габдулла Тукайның килүен горурланып сөйли иде. Кыскасы, илдәге болганчык еллар гына аны әтисенең туган ягына – бүген Татарстанның Кама Тамагы районы дип аталган якларга алып килә һәм төпләнергә мәҗбүр итә.

Әбием Халисә өйдәге барлык эшләрне үз өстенә алып яшәде. Хатын-кыз, ир-ат эше дип аерып тормады. Абдулла бабай үлгәнчегә кадәр ат җигәргә дә, печән чабарга да, хәтта көтү кайтканда үз сыерын аерырга да өйрәнмәде.  Әбием моңа зарлангаласа да, эчтән иренең бик яхшы “читават” (счетовод һәм бухгалтер) булуы белән нык горурлана иде. Үзе өйдәге бер эштән дә курыкмый иде. Әбием үз гаиләсендә ир балалар арасында бердәнбер кыз булып үскән. Әтисе аны гел үзе белән йөрткән, шуңа күрә Халисә әбием ир-ат эшенең дә рәтен-чиратын яхшы белә иде. Әти гаиләсе турында шушындый юллар язып калдырды. “Характерлары килешмәгән, шуңа аерылышканнар, дигән уйдырмага мин ышанмыйм. Әгәр алай булса, минем әти белән әни бер генә сәгать тә яши алмаган булырлар иде. Ә алар кырык биш ел бергә яшәделәр һәм…”

Шушы гаиләдә 1935 елның 25 августында икенче ир бала туа. Шигърияткә мөкиббән киткән, аеруча яшь шагыйрь Хәсән Туфан иҗатын яраткан, качып үзе шигырь язып яткан әтисе Абдулла улына Туфан дип исем куша. Олы малаена, гаиләдә соңыннан туган башка балаларга мондый символик мәгънәле исем бирелми. Ә кечкенә Туфанга 9 яшь тулган 1944 елның 25 август көнне җәллад балтасы Муса Җәлил гомерен өзә.

Шулай итеп ир бала татар әдәбиятының өч символик шәхесе: Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Хәсән Туфан исемнәренә төренеп үсә, кечкенәдән укуга бирелә. Укырга өйрәнүгә, тиз арада якын тирәдәге барлык китапларны укып чыга. Шунысы кызык, гаиләдә аннан башка бер бала да китап уку белән моның хәтле мавыкмый. Әнисенең моны хуплап торуы тагын да гаҗәпләндерә. Җир кеше, практик категорияләр белән фикерләүче әни кеше баласына ни кирәген сизгәндер күрәсең, Туфанны ничек тә укытырга тырышкан. Тукайга, Җәлилгә, Хәсән Туфанга илтүче әдәбият юлына алып керүче язмышка ярдәм итеп торган диярсең.

Әтинең холкы да, тормышка карашлары әтисе һәм әнисе үзенчәлекләреннән җыелган. Һәм бу җыелма каршылыклардан гына тора. Бер яктан ул әби кебек җир кешесе, шул ук вакытта бабайныкы кебек реаль тормыштан аерылган принциплары да бар. Әти үз туганнарыннан да нык аерылып тора иде. Иҗат, әдәбият, әйтерсең лә, бары тик әтигә генә кызык иде. Хәтта тышкы яктан да абыйсы да, энеләре дә әтигә охшамаган, һәрхәлдә аныкы кебек бөдрә чәч башка берәүдә дә юк. Иске фоторәсемнәрне актарган саен, әти туганнары арасында бабайга иң нык охшаганы дигән фикергә киләм.

Беренче һөнәре дә – әтисенеке кебек. Башта районда счетовод, аннары бухгалтерлар курсларын тәмамлаган яшь белгеч чирәм җирләр күтәрергә җибәрелә. Унтыгыз яшьлек малайны Костанай өлкәсендәге зур гына совхозның рабкооп баш бухгалтеры итеп эшкә алалар. Әле үсеп тә бетмәгән була әти, райпотребсоюз баш бухгалтеры аны күрүгә: “Маңка малайларны җибәрәләр”, – дип мыгырданып та алган имеш.

Чирәм җирләрдә әти тәмам егет булып җитә, буйга да үсә, беренче тормыш тәҗрибәсен туплый. Бик җиңел булмагандыр, тик ул елларны әти сагынып искә ала иде. Аны ревматизмнан кымыз эчертеп һәм тирес сылап дәвалаган Уразбай абзыйны, күзе төшеп йөргән казах кызын, совхоз директоры Панченконы, үзенең төрле “батырлыкларын”…

Биредә әтинең шәхесен билгеләүче бер принцип турында әйтеп китү кирәктер. Кардәш төрки халык – казахлар белән якыннан беренче аралашуы ук аны бар төркиләрне туганнары итеп санарга өйрәтте. Ул һәрвакыт төрки халыклар тормышы, тарихы, мәдәнияты белән кызыксынып торды, каләмдәшләре белән араларны ныгытырга тырышты. Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп сайлангач та ул беренче булып Казахстанга китте, исәбе казах язучылары белән тыгызрак элемтәләр урнаштыру иде. Әтинең иң якын дусларының берсе Башкорстан шагыйре Рафаэль Сафин иде. Озак еллар ул казах язучысы Шерхан Мортазаев, үзбәк драматургы Абдукаххор Ибраһимов белән хат алашып, кунакка йөрешеп яшәде. Соңгы елларда әти Истанбулга, Кытайның Синцзян-Уйгур автоном районына барырга хыялланып яшәде. Кызганыч, өлгермәде…

Казахстанда Туфан Миңнуллин беренче мәртәбә соңыннан күпләрнең “теңкәсенә тигән” холкын күрсәтә. “Җирле халыкка, ягъни казахларга рабкооптан берни сатылмаска тиеш” дигән катгый таләпне, гел кисәтеп торсалар да ул үтәми. Чөнки гаделсезлек дип саный. Аның каравы совхоз директорының законга “сыеп бетмәгән” үтенечен үти. Совхозда эшчеләргә хезмәт хакы түләргә акча юк. Кибеткә кергән акча совхоз кассасына тапшырыла, хезмәт хакы түләнә, эшчеләр кибеткә кереп кирәк-ярагын ала – шулай итеп бер ара акча совхоз эчендә генә әйләнеп тора. Бу кайсы еллар дип уйлыйсыз? Әле генә Сталин үлгән, илдә әле ул салган тәртип хөкем сөрә. Туфанның чирәм җирләргә баруы, тагын да ераграк урыннарга китү белән тәмамланырга да бик мөмкин вакытлар. Тик монда да язмыш сөйгән баласына ярдәмгә килә. Совхоз директоры вакытында китеп өлгер дип киңәш бирә, кире Туфан аның сүзенә колак сала.

Әти туган якларына, Татарстанга кайтып китә. Казанда ул Казан университетының филология факультетына укырга керә. Әдәбият фәне белән ныклап шөгыльләнергә хыяллана. Тик язмыш аңа башка юлны әзерләп торган икән.

Шул ук 1956 елның җәендә Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесында укыр өчен татар студиясе туплана. Инде университетка кергән, үзен студент дип санап йөргән Миңнуллин артистлыкка укырга китеп бара.

Мәскәүдә 1956 елдан 1961 елга кадәр Щепкин училищесында укыган татар төркемен Туфан Миңнуллинның икенче гаиләсе дип атарга була. Курсташлары әтинең иң якын дуслары иде.

Укытучыларын шаккаттырып укыган, Щепкин училищесының кызыл дипломын алып чыккан Туфан Миңнуллинга артист булырга туры килмәде, шулай да театр белеме, Хрущев чыгышыннан соң иркен сулап алган башкалада яшәү, булачак диссидентлар белән танышу, аралашу булачак язучыны тулысынча формалаштыргандыр. Рухи бәйсезлек, принципларга тугъры кала белү, иҗатка мөкиббән китү – боларны Мәскәү чоры чарлаган дип беләм.

Студент Туфан Миңнуллинны училищеда белмәгән кеше булмагандыр. Кызларны ул чирәм җирләрдә “туплаган” гадәтләре белән куркытса, укытучыларның игътибарын яшьләргә бик үк хас булмаган фикер йөртү рәвеше белән җәлеп иткән. Студент елларында ул язуга да хәвәсләнеп китә.

«Язучы кеше язмыйча булдыра алмый”, – дип әйткәли иде әти. Ул чыннан да язмыйча тора алмый иде. Студент елларында баштарак шигырьләр, соңыннан кыска хикәяләр яза. Курсташлары аның бүлмәдәге почмагын һәм гел нидер язып утырганын искә төшерәләр. Иң беренче тыңлаучысы һәм тәнкыйтьчесе – сабакташы Фирдәвес Әхтәмова. Гомер буена алар бер-берсен яхшы тоючы дус булып яшәделәр. Әти Фирдәвес апа вафатын бик авыр кичерде, өч ай да үтмәде үзе дә китеп барды.

Сабыр сабакташы «хуплаган» кайбер хикәяләрен Туфан Миңнуллин татар басмаларына җибәреп тора. Язучылыкның бит шул гадәте дә бар, язган әйбереңне башкаларга да укытасың килә, язып әсәрен яндыручылар бик сирәк. Редакцияләрдән җавап төрлечә килә. Иң уңае – “Чаян” журналы баш редакторы  Альберт Яхиннан килеп төшә.

Бу чын мәгънәсендә зыялы, укымышлы, белемле кеше әтинең якын дусларының берсенә әверелә. Альберт абыйның фикере әти өчен һәрвакыт мөһим, дустының тәэсире аның иҗатында да, тормыш принципларында да нык сизелә иде.

Мәскәү әти язмышын билгеләгән тагын бер кеше белән очраштыра. Студент елларда әти үзенең сабакташы, минем әнием Нәҗибә Ихсановага гашыйк була. Мәхәббәтен ул аңа беренче курста ук, 1957 нче яңа елны каршы алган вакытта аңлата. Моннан соң ни генә булмасын, аларның язмышлары бергә бәйләнгән була.

Щепкин училищесын 1961 елда тәмамлаган татар төркеме тулысынча Г.Камал театры труппасына кабул ителә. Шул исәптән Туфан Миңнуллин да. Тик мәхәббәтенә “тиешле” җавап бирергә теләмәгән Нәҗибәсенә үпкәләп, ул Минзәлә театрына китеп бара. Булды, килеп җиттек кебек. Үсәргә, танылырга теләгән яшьләр башкалага, зур шәһәрләргә китергә омтыла, анда күренергә тели. Тик шунысы бар, язмыш билгеләгән юлдан тайпылырга уйласаң да, ул сине тегеләйме болаймы төртәсенә кайтара. Авыл тормышы белән яшәп яткан Минзәләдә Туфан Миңнуллин тормышына Сабир Өметбаев килеп керә. Тәҗрибәле режиссер әтинең “Безнең авыл кешеләре” исемле беренче пьесасын куя. Тик спектакльне эшли башлаганчы ук шартын да әйтеп куя: “Бу юлы чиле-пешле пьесаңны куям, тик тагын шундыйны алып килсәң, башка синең белән сөйләшеп тә тормыйм”, – ди. Яшь драматург сәхнәдән әсәренең бар җитешсезлеген күргәч, Сабир аганың сүзләренә тагын да игътибарлырак була.

Нәҗибәсен кияүгә чыгарга күндергән Туфан Миңнуллин кире Казанга кайта, яңадан Камал театрында эшли башлый. Һәм яңадан холкын күрсәтә. Ул вакытта театрга Михайлов дигән берәүне баш режиссер итеп билгеләгән булганнар. Җыелышларның берсендә бу бәндә труппага аны “татарщина»дан арындырырга вәгъдә итә. Туфан сикереп тора да, каршы чыга. Әлбәттә, аны эштән куалар. Тик язмышка шул гына кирәк тә булган, ахрысы. Башта ул “тәпи йөри” генә башлаган телевидениедә эшли, аннан “Чаян”га күчә. Һәм яза да яза. Бер бер артлы театрларда пьесалары куела башлый. Я Камал театрында, я күчмәдә (бүген бу театр Кәрим Тинчурин исемен йөртә). Шулай итеп Туфан Миңнуллин тормышында, иҗатында ике режиссеры, ике фикердәше барлыкка килә. Яшьтәше, Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов. Һәм Равил Тумашев – ул яше белән олырак, күчмә театрның баш режиссеры. Бу ике режиссер әтинең пьесаларын Казан сәхнәләрендә даими куеп торып, аның исемен тамашачыга таныттылар.

Равил абый – беренче татар хатын-кыз режиссер Кәшифә апа Тумашеваның улы, зыялы иҗади шәхес һәм һәр яктан тәртипле кеше, ул яшь драматургны тыныч кына, дөрләп китә торган холкын истә тотып басым ясамыйча гына тәрбияләде. Нәкъ менә Равил абый куйган пьесалары өчен әтигә Муса Җәлил исемендәге премия бирелде.

Муса Җәлил исеме әтине гомере буе озатып барды. Әтинең туган көне һәм Җәлилнең үлгән көне турында яздым инде. Өстәп шуны әйтәсем килә, әтине Җәлилнең иҗаты, тормышы, шәхесе гел кызыксындырып килде. Шагыйрь аны Җәлилне өйрәнүче язучы галим Рафаэль Мостафин белән нык якынайтты, алар бер-берсенә зур хөрмәт белән карый иделәр. Әти Җәлилне еш искә ала, шигырьләрен, бигрәк тә Моабит дәфтәренә кергән юмористик юлларын, яттан сөйли иде. Мусага багышлап “Моңлы бер җыр” дигән күңелләрне кузгата торган әсәр дә язды. Инде Муса Җәлил исемен пычратучылар табылгач, аларга Туфан ачуы ниндилеген күрсәтте.

Читкә тайпылганмын икән, әтинең язмышында зур роль уйнаган тагын ике шагырьгә мөнәсәбәте турында да әйтеп китим. Тукай һәм Хәсән Туфан. Тукай исеме һәм иҗаты әти өчен изге иде. Ниндидер фикерен куәтләп җибәрергә теләсә дә, берәр вакыйгага карашын белдерсә дә, ул Тукайны искә төшерде. Яттан белгән шигырьләренең күпчелеге, әлбәттә, Тукайныкы иде. 26 апрельдә шигырь бәйрәменә чыгу, мөмкинчелек булган саен шагыйрьнең туган Арча якларына барып кайту – аның өчен бер ләззәт иде. Әти Тукайга багышланган зур интернет-портал булдыру өчен дә күп көч куйды. Миңа бу проект өстендә эшләргә насыйп булды, әти эшләребез ничек баруы белән гел кызыксынып торды. Җаекка булган безнең сәяхәттән соң ул үзе дә Тукай шагыйрь булып җитлеккән бу шәһәргә барасы иде. Без анда бару вариантларын барлый башлаган идек инде, барып өлгерә алмадык… Әти Тукайга багышланган әсәрен башында озак йөртте. Өйдә бу турыда сүз еш чыккалый иде. Марсель Сәлимҗанов куйган, Илдус Әхмәтҗанов Тукайны уйнаган “Без китәбез, сез каласыз” дигән Камал театры спектакле истә калырлык булды.

Ә менә Хәсән Туфан турындагы пьесасын язса да, сәхнәдә аны күрә алмый калды. Әни белән бу әсәрнең нинди булырга тиешлеге турындагы сөйләшүләрен яхшы хәтерлим. Илдар Юзиев белән алар Хәсән Туфан сөргендә булган якларны йөреп кайттылар. Блокнотларында булачак әсәргә кагылышлы язмалар бихисап. Хәсән абый белән әти шәхсән дә таныш иде. Без әти белән аларга кунакка барганымны хәтерлим – шагыйрьнең өстәле вак-вак хәрефле, яшел кара белән язылган битләр белән тулы иде.

Алтмышынчы еллар ахырына әйләнеп кайтыйк инде. Марсель Хәкимович белән дуслыклары иҗат белән үрелеп барды. Алар бер берсен котыртып, үртәп эшләделәр. Әлеге иҗади тандем Камал театрында үзенә күрә бер дәвер тудырды. Ул алтмышынчы еллар уртасыннан алып Марсель абыйның  2002 елдагы вафатына кадәр дәвам итте. Тамашачылар да, артистлар да яраткан “Диләфрүзгә дүрт кияү”, «Гөргөри кияүләре” – алар тудырган иң популяр комедияләр. Ә бит әле җитди драмалар ничаклы!

Әйтергә кирәк, язмыш әтигә яхшы дуслар гел җибәреп торды. Бер яхшы дус үзе артыннан икенчесен алып килә иде. Алтмышынчы еллар ахырына таба Альберт Яхин үзе дә, аның гаиләсе дә безнең гаилә дуслары булдылар. Аларның Займищедагы бакчаларына еш бара, кунып кала идек. Шул еллардан әтинең Шәүкәт Галиев, Аяз Гыйлаҗев, бигрәк тә Илдар Юзиев белән дуслыгы ныгыды.  Илдар абый белән дуслыгы гомерлек булды. Алар гел аралашып яшәделәр, бер берсенең иҗатларын югары бәяләп, гел кызыксынып тордылар.

Тагын шуны да әйтеп китим. Илдар абый холкы басынкы, әти исә фикерен кычкырып әйтә. Әти бар кеше ишетерлек итеп сөйли башлаганда, Илдар абый ничектер башын җилкәсенә батырып бетерә иде шикелле. Һәм киресенчә, әти Илдар абыйның кайбер ситуацияләрдә дәшми калуына аптырый иде. Ләкин шушындый төрлелек бу ике дусны тагын да якынайта гына иде кебек.

Шул ук алтмышынчы елларда әтинең иҗтимагый эшчәнлеге дә башланып китә. Юк, бәлки, башы студент җыелышларындадыр. Ул вакыттагы Туфан Миңнуллин да сабакташлары хәтерендә үзгә бер фикер әйтүче буларак истә калган. Әдәбият өлкәсенә кереп киткәч тә, әти үзенең тиктормас холкын язучылар җыелышларында да күрсәтә башлый. Сталин репрессияләренең ни икәнен яхшы белгән олы буын язучылар арткы рәтләрдән яңгыраган җәмләләргә шикләнеп карый. Кайсысы яшь драматургны читләтеп үтә, кайсысыдыр яшьлек кайнарлыгын аңлап кабул итә. Ничек кенә булмасын, вакыты җиткәч, Туфан Миңнуллинга кеше өйрәтеп кенә утырма, үзең эшләп күрсәт дип әйтәләр.

Эшләргә дисәң – әтигә генә куш инде. Эштән тәм таба иде ул. Үзен Бохара ишәге белән чагыштырырга: барысын да күтәреп, тартып алып бара алам дияргә ярата иде. Җитмешенче һәм сиксәненче еллар башы – әти өчен әнә шундый төрледән-төрле эш белән тулган чор. Ул гел язып тора. Елына ким дигәндә – ике-өч пьеса, төрле проза әсәрләре, матбугаттагы чыгышлар. Гел каядыр йөри әле. Укучылар белән клубларда, китапханәләрдә, мәктәпләрдә очрашулар, төрле декадалар, фестивальләр һ.б. һ.б.

Өстәвенә ул гел нидер төзи. Әти-әнисенә йорт, дача, авылда йорт, тагын бер дача… Төзелеш һәм бакча эшләре әтинең шактый вакытын һәм көчен ала иде. Шунысын да әйтергә кирәк, аңа процессы гына кызык. Төзелеп беткән йортлары, язылып беткән әсәрләре, тәмамланган эшләре ничектер аның өчен әһәмиятен югалталар иде кебек.

Менә шушы кайнап торган еллар уртасында әтинең иң билгеле әсәре “Әлдермештән Әлмәндәр” языла. Камал театры сәхнәсендә бу спектакль өч дистә елдан артык барды, татар театрының классикасына әверелде, уйнаган артистларның, бигрәк тә Шәүкәт абый Биктимировның популярлыгын, күкләргә кадәр күтәрде. Шушы спектакль өчен алар өчәү: әти, Марсель абый һәм Шәүкәт абый в 1979 елда К.С.Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт премиясен алдылар. Гомумән, 79 ел премияләргә мул ел була. Бу елда әти Әлмәт театры баш режиссеры Гали абый Хөсәенов һәм искиткеч актриса Дамира Кузаева белән берлектә “Ай булмаса, йолдыз бар” спекакле өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булалар.

Тагын бер кызыклы факт. Камал театрыннан башка бер татар профессиональ театры “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен куярга батырчылык итмәде. Аның каравы, бөтен СССР буйлап куеп чыктылар бугай. Соңгы куелышларның берсе Йошкар-Олада мари яшь тамашачылар театрында иде. Әтигә, пьесадагы бар персонажларның исемнәрен үзләренекенә үзгәртеп бетерүләренә дә карамастан спектакль бик ошаган иде.

Җитмешенче-сиксәненче еллар Туфан Миңнуллин өчен бик тә бәхетле чор. Аның әсәрләре бик күп театрларда куела, драматург буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та исеме таныла бара. 1984 елда аны Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп сайлыйлар. Менә шушында Халисә әбинең тәрбиясе әтигә ярдәмгә килә. Әти рәислек иткән чорда язучылар берлегенә Комлев (хәзер Мөштәри) урамындагы борынгы бик матур бер йортны бирәләр. Тик язучылар берничә дистә ел хастаханә булып торган бу бинаны үзләре төзекләндерергә тиеш була. Әти аптырап тормады, рәхәтләнеп ремонт эшләренә чумды. Менә ул куанып ниндидер төзелеш материалларын юнәтеп кайтканы турында сөйли, я өйдән канау казучы яшь язучыларны ашату өчен азык-төлек төяп китә. Туфан абый рәис булганда, язучылар берлегендә гаилә кебек яшәп алдык дип искә алучылар шактый. Әти соңгы елларда җитәкчелек иткән “Сәхнә” журналында да шундый ук дустанә, җылы атмосфера тудыра алган иде.

Үзгәртеп кору һәм аннан соңгы елларда да әти эшчәнлеге кимеде дип әйтә алмый. Ул вафатына кадәр тик тормады. Ләкин соңгы елларда җаваплылык йөге авырайганы турында еш әйтә иде. Ул инде билгеле язучы һәм танылган җәмәгать эшлеклесе. “Шаляй-валяй эшләп булмый” дип әйткәли иде. Язуы да кимемәде, пьесалар да язылып торды, матбугатка бик күп яза иде. Бу инде иҗтимагый эшчәнлекнең нәтиҗәседер. Әтинең депутатлык “стажы” бер-ике дистә елга җыела бит. Соңгы елларда алар дусты һәм фикердәше Разил Вәлиев белән искитмәле тандем булдырдылар. Икесе ике төрле, алар бер берсен тулыландыралар иде кебек. Миңа калса, Марсель Сәлимҗанов һәм Илдар Юзиев бакыйлыкка күчкәч, нәкъ менә Разил абый һәм зур галимебез Миркасыйм ага Усманов әтигә якын рухи мохитта яшәделәр.

Соңгы елларда әтинең драматургиясе фәлсәфә ягына авышты, уйлану, уйландыру – төп максатка әйләнде кебек. Аның каравы, элегрәк тә Туфан Миңнуллин әсәрләре, хәтта комедия жанрында язылганнары да тамашачы фикерен уятуга юнәлдерелгән. Алтмышынчы еллар уртасында язылган беренче пьесаларның берсе – “Нигез ташлары” әле дә көн кадагында булган мәсьәләләрне күтәрә. Әти аны бүгенге көнгә туры китеребрәк төзәтеп Г.Кариев исемендәге театрга бирде. Ул анда бүген дә уңышлы уйналып бара.

Туфан Миңнуллин пьесаларында бар нәрсә гади кебек, таныш ситуацияләр, персонажлар гади тел белән сөйли. Тик юкка гына, гадилек – осталык билгесе дип әйтмиләрдер. Бу гадилек артында – талант һәм һөнәреңнең барлык нечкәлекләрен белү. Оста барысын тиз һәм җиңел генә эшли кебек, артыннан кабатлап карасаң гына никадәр хезмәт торганын чамалыйсың.

Һәркемгә таныш хәлләр турында сөйләгәндә Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шундый югарылыктагы проблемалар күтәрә ки, тамашачылар залында битарафлар калмый. Туфан Миңнуллин үзе уйлана, уйланырга өнди. Алдагы буыннарны да уйландырачак кебек.

Әлфия Миңнуллина

 

Фикереңне язып калдыр

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган