ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР

2 пәрдәле, 4 күренешле, пролог, интермедия һәм эпилоглы комедия

 

Күп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына багышлыйм.

 

КАТНАШУЧЫЛАР:

Ә л м ә н д ә р — Әлдермеш авылы карты, 91 яшендә.

И с к ә н д ә р — Әлмәндәрнең өлкән малае, 70 яшендә.

Ө м м и я — Искәндәрнең карчыгы, Әлмәндәрнең килене, 65 яшендә.

Х ә м д е б а н у — Әлдермеш авылы карчыгы, 70 яшендә.

Е в с т и г н е й — Әлмәндәрнең Антоновка авылындагы «знаком»ы, 85 яшендә.

Г ө л ф и р ә — Әлмәндәрнең улының оныгы, 17 яшендә генә.

Й ө з е м б и к ә — Әлмәндәрнең карчыгы, Гөлфирә белән бер яшьтә.

И л с у р — Әлдермеш авылының 5-6 яшьлек малае.

М а н с у р — Әлдермеш авылы егете, 18 яшендә.

Г а з р а и л — яше билгесез, ләкин карт икәне күренеп тора.

Ә җ ә л — ул да яшь түгел.

Ф ә р е ш т ә — Газраилнең секретаре.

 

Пролог

 

Беренче пәрдә ачыла. Ут икенче пәрдәне яктырта. Анда Җир шарының ике түгәрәккә бүленгән картасы эленеп тора. Карта каршына кулына күрсәткеч таяк тотып, Г а з р а и л баскан. Ул, авыз эченнән генә ниндидер аңлаешсыз бер көйне көйләп, картадан Әлдермеш авылын эзли. Таба алмагач, кинәт борыла да кесәсеннән телефон трубкасын тартып чыгара.

Г а з р а и л (телефон трубкасына). Сезме? Минем янга керегез.

Фәрештә керә.

Ф ә р е ш т ә. Тыңлыйм сезне, Газраил әфәнде.

Г а з р а и л (картага күрсәтеп). Нәрсә бу?

Ф ә р е ш т ә. Җир өстенең картасы.

Г а з р а и л. Җир өстенең картасы булгач, кайда монда Әлдермеш?

Ф ә р е ш т ә (картадан Әлдермеш авылын эзли). Әлдермеш… Әлдермеш… Әлдермеш… Шәһәрме ул, авылмы?

Г а з р а и л. Илле йортлы авыл булырга тиеш.

Ф ә р е ш т ә. Әлдермеш… Әлдермеш… Ул авыл Европаның көнчыгышында яки Азиянең көнбатышында булырга тиештер. Әлдермеш… Әлдермеш… Менә ул! Менә ул Әлдермеш!

Г а з р а и л (картадагы Әлдермешкә таягы белән төртеп). Кара син аны, әкәянни, кайда качып яткан.

Ф ә р е ш т ә. Әкәянни түгел, Газраил әфәнде, окаянный.

Г а з р а и л. Күп белмәгез! Барыгыз, бер мең биш йөз илленче номерлы әҗәлгә әйтегез, минем янга керсен.

Фәрештә чыгып китә. Бераздан Әҗәл керә.

Ә җ ә л. Мөмкинме?

Г а з р а и л. Кер әйдә. Хәлләрең ничек, Әҗәл?

Ә җ ә л. Ярыйсы.

Г а з р а и л. Эшсезлектән интекмисеңме?

Ә җ ә л. Тын алырга да вакыт юк, үзегез беләсез.

Г а з р а и л. Сиңа тагын командировкага китәргә туры киләчәк.

Ә җ ә л. Кай якка?

Г а з р а и л (таягы белән картадагы Әлдермешкә төртеп). Менә монда, Әлдермешкә!

Ә җ ә л. Анда кем бар?

Г а з р а и л. Әлмәндәр карт.

Ә җ ә л. Хәле начармыни?

Г а з р а и л. Киресенчә, җир җимертеп йөри.

Ә җ ә л. Алайса нигә?..

Г а з р а и л. Тыңла. Мин бүген җир өстендәге адәм балаларының исемлеген карап утырдым. Кулыма Әлдермеш авылында яшәгәннәрнең һәм яшәүчеләрнең исемлеге эләкте. Шунда күрәм ки: Әлдермеш авылында элек-электән туксаннан узып яшәгән берәү дә булмаган. Ә менә Әлмәндәр картка туксан бер. Ишетәсеңме, туксан бер! Нигә ул, бүтәннәрдән узып, бер ел артык яшәгән? Бу ни?! Миннән качып бер ел артык яшәргә аның ни хакы бар?! Кыскасы, хәзер үк Әлдермешкә юл тот. Ярты сәгать вакыт бирәм, Әлмәндәрне минем янга алып кил.

Ә җ ә л. Баш өсте. Әмер үтәлергә тиеш. Исеме ничек дидегез әле?

Г а з р а и л. Әлмәндәр. Әлдермештән Әлмәндәр.

Ә җ ә л. Биографиясе ничек?

Г а з р а и л. Картотека минем секретарем Фәрештәдә. Аңардан ал.

Ә җ ә л. Хушыгыз. Мин Әлдермешкә төшеп киттем.

Ут сүнә.

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

I КҮРЕНЕШ

 

Ут яна. Әлдермеш авылында Әлмәндәр картның ишегалды. Верстак. Верстак янында ышкыланган, ышкыланырга әзерләнгән такталар өеме. Ишегалдына өйнең ян тәрәзәләре караган. Койма буенда самолет трабына охшатып эшләнгән баскыч. Баскыч өстендәге мәйданчыкка тәхеткә охшатып әйләнгеч кресло куелган. Ул креслога менеп утырсаң, авыл күренә. Әлмәндәр өе яныннан юл уза. Ул юлдан авыл халкы үтеп йөри. Койма, капка, тәрәзә наличниклары, баскыч төрле төсләргә буялган. Барысы да Әлмәндәр картның кулы белән эшләнгән. Ут янганда Ә л м ә н д ә р карт верстак янында көйли-көйли такта ышкылый.

Ә л м ә н д ә р. Ала карга дигән, әй, асыл кош,

Тәүбә иттең мәллә очмаска?

Тәүбә итсәң дә син, мин итмәдем

Чибәр-чибәр кызлар кочмаска.

(Ышкылап бетергән тактасын верстакка сөяп куя да өйнең ишегалды ягына чыга торган тәрәзәсе янына килеп кычкыра.) Әй, кем бар өйдә, чәй чыгарыгыз! (Баскычтан менеп креслога утыра, җырын дәвам итә.)

Ала карга дигән, әй, асыл кош,

Кай имәнгә кунып сайрадың?

(Койма яныннан узучылар Әлмәндәргә сәлам биреп узалар. Әлмәндәр аларның сәламен рәхәтләнеп кабул итә. Кайберәуләре белән сөйләшә.)

Исән бит әле, Сәйфулла… Рәхмәт… Утырырга дигәндә утырабыз да аны… Эшкә ашыгасыңмы?.. Карале, Сәйфулла, бригадир Гаптерине күрсәң әйт, Әлмәндәр абый сиңа ахмак дип әйтте, диген. Мин үз гомеремдә кешегә андый сүз әйтмәдем, менә бүген әйтәм. Ни өчен, дисеңме? Үзе мине мыскыл итте. Эш бирми, син карт инде, рәхәтләнеп ял ит, ди. Сау бул, Сәйфулла, эшләрең уң булсын.

Ала карга дигән, әй, асыл кош…

Әйбәт, бик әйбәт, кызым. Һәй, Әлмәндәр бабаң әле синең туеңа барып чүгә-чүгә бииячәк. Кияүгә чыгарга җыенмыйм, дисеңме? Алай димә, кызым… Чишмәгә суга барасыңмы? Сау бул. Юлың уң булсын. Гомерең чишмә суы кебек ару булсын.

Ала карга дигән, әй, асыл кош…

(Кинәт кемнеңдер килгәнен күреп, урамга арты белән әйләнеп утыра.) Ә мин синең сәламеңне алмыйм. Син мине мыскыл иттең. Казанда укып кайткан да бригадир булган, имеш. Казанда укып кайткан булсам, мин әллә кем булыр идем. (Кинәт урам якка әйләнеп.) Ни дидең?.. Иртәгәме?.. Сарыклар абзарын ремонтларгамы?.. Рәхмәт, Габдрахман энем. Юкка гына Казанда укып кайтмагансың икән. Һәмишә шулай мәгънәле бул. (Шатланыбрак җырлый башлый.)

Ала карга дигән, әй, асыл кош,

Кай имәнгә кунып сайрадың?

Син сайрамасаң да, мин сайрадым —

Чибәр-чибәр кызлар сайладым.

(Урамда Хәмдебануны күреп.) Хәмдебану… (Тиз генә баскычтан төшеп, капканы ача.)

 Анда Хәмдебану карчык күренә.

Х ә м д е б а н у. Исәнлекме-саулыкмы, Әлмәндәр абзый.

Ә л м ә н д ә р. Шәп бит әле, Хәмдебану. Кая якка таба теркелдисең?

Х ә м д е б а н у. Шул, теркелдәрлек кенә калды инде. Менә чыккан идем.

Ә л м ән д ә р. Ишегалдына уз, Хәмдебану, сөйләшеп утырыйк. (Хәмдебану ишегалдына кергәч, капканы яба да бикләп үк куя.) Әйдә, түрдән уз, утыр.

Х ә м д е б а н у (такталарны күреп). Үзең бер генә дә тик тормыйсың, Әлмәндәр абзый. Тагын ни ясарга җыенасың?

Ә л м ә н д ә р (түбәтәен артка чигереп). Дача.

Х ә м д е б а н у. Ни дидең?

Ә л м ә н д ә р. Дача, Хәмдебану, дача! Казанга баргач, Искәндәрнең кызының кызы Казан читендәге бакчаларына алып барды. Шунда тактадан өй салганнар, шул дача дип атала, белдеңме?

Х ә м д е б а н у. Алай икән. Син дә шуны эшлим дисеңме?

Ә л м ә н д ә р. Ясыйм. Бакча уртасына дача ясап куям.

Х ә м д е б а н у. Ындыр табагы чаклы бу өегез кысанга киттемени?

Ә л м ә н д ә р. Китте. Килен явызланды. Картая башлады. Картайган саен явызлана. Булмады, малайның бәхете булмады, озын гомерле хатынга туры килде.

Х ә м д е б а н у. Алай димә, Әлмәндәр абзый, үзең дә Аллага шөкер.

Ә л м ә н д ә р. Үзең дә… Нәрсә үзем дә?.. Мин — ир кеше. Ир кеше үз гомерендә ике хатын да җирләрлек яшәмәгәч, ир кеше буламы.

Х ә м д е б а н у. Әстәгъфирулла…

Ә л м ә н д ә р. Син курыкма, Хәмдебану. Мин ике генә дидем, өч димәдем. Син, Ходай кушса, озак яшәрсең. Нишләтим, Йөзембикә белән Фәхриҗамалның гомерләре кыска булды, берсе алтмышта, икенчесе җитмеш дүрттә дөнья куйдылар. Үзең беләсең, гаебем юк, үз әҗәлләре белән үлделәр… Инде менә болай, Хәмдебану, сиңа әйтергә күптән йөрим, ялгыз башың яшәве сиңа җиңел түгелдер… Әллә, мин әйтәм… Чык син миңа кияүгә…

Х ә м д е б а н у. Әстәгъфирулла…

Ә л м ә н д ә р. Өрмәгән җиргә дә утыртмам, җәй көннәре бакча уртасындагы дачада яшәрбез.

Х ә м д е б а н у. Килешмәгәнне… Олы башың белән әллә ниләр сөйләп утырасың, Әлмәндәр абзый. Җитмеш яшьлек карчыктан көлмәсәң…

Ә л м ә н д ә р. Көлмим мин, чынлап әйтәм, Хәмдебану. Ир башым белән килен кулына карап ята алмыйм ич инде мин. Җир җимертеп йөргән чагымда…

Х ә м д е б а н у. Кит, кит, Әлмәндәр абзый. Картая алмадың. Мин белә белгәннән авылның Шүрәлесе булдың.

Ә л м ә н д ә р. Шүрәле булып ни явызлык кылдым?

Х ә м д е б а н у. Явызлык кылдың димим, кеше көлдердең.

Ә л м ә н д ә р. Көлсә ни булган?..

Х ә м д е б а н у. Булмаса да…

Ә л м ә н д ә р. Син, Хәмдебану, тегеләй-болай дигән булып миннән гаеп эзләмә. Миннән дә әйбәтрәкне таба алмассың. Боргаланма, Хәмдебану.

Чәчең бөдрә, чәчең көдрә,

Көдерәсен җил өрә;

Боргаланып йөргән булып

Кызлар үзен сөйдерә.

Х ә м д е б а н у. Әстәгъфирулла… Тфү, кешедән оят! (Кинәт борылып капкага таба атлый.) Чакырып кертеп, рисвай итеп чыгармасаң… (Капканы тарткалап.) Кая, нәрсә соң бу?

Ә л м ә н д ә р. Бикләнгән ул, Хәмдебану.

Х ә м д е б а н у. Нишләгән тагын?..

Ә л м ә н д ә р. Бикләнгән, дим.

Х ә м д е б а н у. Ач, ач тизрәк.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә кычкырасың. Әйтмәк бар, көчләмәк юк. Хәзер элекке заман түгел, бар да үз иркендә. Теләмисең икән, дүрт ягың кыйбла. Үзеңә яхшылык эшләмәкче идем. (Капканы ачып, Хәмдебануны чыгарып җибәрә. Сөйләнеп кала.) Муладис карчык, нык тора.

М а н с у р т а в ы ш ы. Исәнмесез, Әлмәндәр бабай.

Ә л м ә н д ә р. Исән әле, малай. Әйдә кер.

Мансур керә.

М а н с у р. Кереп торырга вакытым юк. Әлмәндәр бабай, Гөлфирә кайтмадымы әле?

Ә л м ә н д ә р. Кем соң ул Гөлфирә?

М а н с у р. Көлмә инде, Әлмәндәр бабай.

Ә л м ә н д ә р. Көләм әле, малай. Гөлфирәнең кем икәнен әйтмәсәң, мин дә әйтмим.

М а н с у р. Синең оныгың.

Ә л м ә н д ә р. Дөрес әйтмәдең, оныгымның кызы. Минем оныгымның кызы сиңа нигә кирәк?

М а н с у р. Нигә кирәк дип, болай гына.

Ә л м ә н д ә р. Бар чыгып кит. Минем оныгымның кызы болай гына кирәк булгач, сөйләшеп тә тормыйм.

М а н с у р. Кайтмадымыни?

Ә л м ә н д ә р. Белмим.

М а н с у р. Әйт инде, Әлмәндәр бабай.

Ә л м ә н д ә р. Әйт, нигә кирәк?.. Яратам, шуңа кирәк диген, җебегән авыз… Кайтмады әле. Кайткач, үзем барып әйтермен.

М а н с у р. Сау булып тор, Әлмәндәр бабай.

Ә л м ә н д ә р. Исән бул, малай. (Мансур чыгып киткәч, капканы яба да тәрәзә янына килә.) Әй!.. Әй дим. Нәрсә анда, әллә йоклап ятасызмы. Чәй чыгарыгыз!

Җавап бирүче булмагач, тәрәзәне шакырга тотына. Тәрәзә ачыла, анда Өммия.

Ө м м и я. Ни булды инде тагын?

Ә л м ә н д ә р. Әллә колагыгызга сумала сылап куйдыгызмы? Ярты сәгать кычкырам.

Ө м м и я. Йә, йә, әткәй, узынма. Нәрсә кирәк?

Ә л м ән д ә р. Нәрсә кирәк… Чәй кирәк!

Ө м м и я. Самавыр кайнаган, өйгә кереп эч.

Ә л м ә н д ә р. Өйгә кереп эчәргә — беткән ди минем эшем. Мин бит сезнең кебек тик ятмыйм.

Ө м м и я. Кем кушкан сиңа… Кирәкле эш эшләп йөрмисең, такта әрәм итеп кенә йөрисең.

Ә л м ә н д ә р. Телеңә салынма. Килен булсаң, телеңне тый.

Ө м м и я. Җитәр, болай да кырык ел тел яшердем. Җүләр булганмын.

Ә л м ә н д ә р. Кырык ел сөйләмәгәнеңне ун елда чыгарып бетердең инде. Матри, килен!.. Мин кызсам…

Ө м м и я. Кызсам, дигән була… Кызып нишләрсең… (Тәрәзәне ябып куя.)

Ә л м ә н д ә р. Уңмады, уңмады малай. Әрәм үтте гумере малайның. Шулай… Чурту-матыр, дөбер-шатыр, үтте китте яшь гумер, диген. (Верстак янына килә.)

 Чынаяк күтәреп, өйдән Өммия чыга.

Ө м м и я. Кая куйыйм? Бал белән эчәсеңме, әткәй, вәринҗә беләнме?

Ә л м ә н д ә р. Китер монда.

Өммия чынаякны верстак өстенә куя.

Бал тирләтә килен, шикәр чыгар.

Өммия кереп китә.

Акылына килгән. Пәриләрен качырып тормасаң, хәзер базыналар.

Өммия, шикәр чыгарып, верстак өстенә куя да кереп китә.

Әллә кая югалма, кычкырырлык булмасын! (Верстак өстенә утырып чәй эчә.) Юк инде, үзеңнең хәләл хатының булмаса, юк инде. Чурту-матыр, Йөзембикә ясаган чәйне эчеп җибәргәч, өчәр көн айный алмый йөри идем.

Шулчак койма өстендә Илсурның чуалган чәчле башы күренә.

И л с у р. Бабай, нихәл!

Ә л м ә н д ә р. А-а-а… Илсур килгән. Төш әйдә минем янга, агай-эне ак мыек.

И л с у р. Төшмим.

Ә л м ә н д ә р. Ник төшмисең?

И л с у р. Ату канфит бирәсең.

Ә л м ә н д ә р. Бирсәни…

И л с у р. Мин аны ашыйм да тешем авырта.

Ә л м ә н д ә р. Кер, канфит бирмәм.

Илсур капкадан керә дә туп-туры верстак янына барып, верстак өстенә менеп кунаклый.

Йә, Илсур, агай-эне, күрешеп җибәрик. Шапылдатып күреш. (Кулын суза, Илсур аның кулына чәпелдәтеп суга.) Менә шулай. Инде кил борыныңны сөртеп куйыйк. (Күлмәк итәген әйләндереп, Илсурның борынын сөртә.) Менә шулай. Юкса маңкалы борын белән йөрү егетләргә килешми, кызлар сөймәс үзеңне.

И л с у р. Мин аны сөртәм, ул тагын чыга.

Ә л м ә н д ә р. Йә, нинди яңа җырлар өйрәндең?

И л с у р (кычкырып җырлап җибәрә).

Су буенда тал-тирәк,

Тал-тирәккә су кирәк;

Кыска буйлы егетләргә

Озын буйлы кыз кирәк.

Ә л м ә н д ә р. Шәп!

И л с у р (тагын да кычкырыбрак).

Аклы күлмәкләр килешми

Кия белмәгәннәргә;

Сөягеңне әрәм итмә

Сөя белмәгәннәргә.

Ә л м ә н д ә р. Әйбәт! Тагын, тагын.

И л с у р. Тагын әле өйрәнгәнем юк.

Ә л м ә н д ә р. Киләсе юлы күбрәк өйрәнеп кил, ярыймы.

И л с у р. Ярый.

Ә л м ә н д ә р (тәрәзә янына барып). Килен! Әй, килен, сиңа әйтәм.

Ө м м и я (тәрәзәне ачып). Нәрсә инде тагын?

Ә л м ә н д ә р. Кашык белән бал алып бир.

Ө м м и я. Үләм, тирләтә дидең бит әле генә.

Ә л м ә н д ә р. Үземә түгел.

Ө м м и я (Илсурны күреп). Бетмәс монда алар. Бөтен авыл малае безнең ишегалдында.

Ә л м ә н д ә р. Әйткәнне тыңла.

Ө м м и я. Канфит ярамаган, бигрәк тагын — бал.

Ә л м ә н д ә р. Канфит ашаса, теше авырта аның.

Ө м м и я. Бал ашаса, эче авыртыр.

Ә л м ә н д ә р. Канымны кыздырасың, килен!

Ө м м и я. Соң бит, әткәй…

Ә л м ә н д ә р. Әйткәнне эшлә!

Өммия югала да кашык белән бал алып килеп, Әлмәндәргә суза. Әлмәндәр, Илсур янына килеп,

Яле, агай-эне, кабып җибәр әле.

И л с у р. Кирәкми.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә — кирәкми… Син алай тиз үпкәләүчән булма… Егет бул, кабып җибәр. Ач әле авызыңны. (Илсур авызын ача, Әлмәндәр бал каптыра.) Тәмлеме?

И л с у р. Эһе.

Ә л м ә н д ә р. Эһе булмаска, бал ич ул. Инде болай эшлик, кашыкка сыланганын менә монда сылап куйыйк. Кабып йоткач тиз бетә, болай озак итеп ялап йөрисең. (Кашыкка ягылган балны Илсурның ирен кырыйларына сылый.) Инде бар, иптәшләрең янына йөгер.

И л с у р. Рәхмәт, бабай. (Ирен кырыйларын ялый-ялый чыгып йөгерә.)

Ө м м и я (ул Әлмәндәрнең кыланышларын тәрәзәдән карап торган). Сабый да сабый, син дә сабый.

Ә л м ә н д ә р. Синең кебек тумас борын картаймам инде. Җиде бала үстереп балалар яратмыйсың. Алар булмаса, бу дөнья ни чуртыма… Чәең бетте, чәй чыгар.

Ө м м и я. Үләм, кай арада чүмереп бетердең? Мин сиңа афисәнке түгел.

Ә л м ә н д ә р. Телең тагын озынайдымы?..

Ө м м и я. Озынайса да, кыскарса да — үз телем.

Ә л м ә н д ә р. Үз телең түгел — шайтан теле.

Ө м м и я. Булсын. Үзеңдә дә сандугач теле түгел.

Ә л м ә н д ә р. Әрепләшмә дим минем белән. Мин сиңа каената. Кара аны, килен, матри, мин кызсам…

Ө м м и я. Кызсам дигән була… кызып нишләтерсең?.. (Тәрәзәне ябып куя.)

Ә л м ә н д ә р. Вәт бит, ә! Чәтелдәп тора бит. Уңмады малай, уңмады. Үземдә булса… Юк инде, үземнән дә булмады, юаш булдым. Ни беренче хатынга, ни икенчесенә кизәнгәнем булмады.

Өйдән кулына чынаяк тотып, Искәндәр чыга.

И с к ә н д ә р. Әй-яй, тынычлап ятып торырга да бирмисең, әти. Нәрсә инде син. Кереп эчсәң булмыймы?

Ә л м ә н д ә р. Булмый. Өстәл артында дөнья онытып чәй эчеп утырырга минем вакытым юк. Син эч чәйне яткан килеш.

И с к ә н д ә р. Беләсең ләбаса, мин авырыйм.

Ә л м ә н д ә р. Чирләшкә! Япь-яшь башыңнан… Җитмеш яшендә чирләп ята.

И с к ә н д ә р (чынаякны Әлмәндәргә биреп). Мин күргәннәрне күрсәң… (Утын пүләне өстенә утыра.)

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә күрдең?

И с к ә н д ә р. Дүрт ел буе сугышта йөрдем.

Ә л м ә н д ә р. Харап икән. Мин монда дүрт ел буе синең биш ыштансызыңны ашаттым. Һәрберсе яэҗүҗ-мәэҗүҗ кебек, балчыкка чыкканчы ашыйлар иде. Өч ел буе присидәтел булып синең хатының ише зобаниләр белән талаштым. Аларның һәрбересе ун нимечкә тора. Сугышта йөргән, имеш…

И с к ә н д ә р. Тәнем тулы яра эзләре.

Ә л м ә н д ә р. Җүләр. Пешмәгән, шуңа күрә яра. Кулыңда пушкы була торып, яраланып ят, имеш. Япон сугышында кулымда мылтык кына иде, чурт та булмады. Синең чактагы сыман пушкы артында посып ятмый идек, штык тотып японның өстенә бара идек.

И с к ә н д ә р. Ярый инде, синең белән бәхәсләшеп буламы.

Ә л м ә н д ә р. Бәхәсләшмә дә. Ник дисәң, үзең гаепле. Авырыйм дип өйдә ятасың. Чир ул яткан кешене эзләп йөри. Эшләгән кешедән курка. Ник дигәндә, ул аңа ябышып торалмый, тир белән юылып төшә. Бар, утырма күз көеге булып, кереп ят. Чынаякларны ала кер. Хатыныңа әйт, кичкә үзе кискән токмач белән итле аш пешерсен.

Искәндәр чынаякларны алып әкрен генә өйгә кереп китә. Әлмәндәр аның артыннан карап кала.

Шулай… Чурту-матыр, Гитлер тәресе, әрәм итте әзмәвердәй малайларны. Чирләп ята торган кешеме. Җитмеш яшеңнән әҗәл көтеп ят инде.

Әкрен генә капка ачыла, аннан Әҗәл килеп керә.

Ә җ ә л. Әссәламе галәйкүм.

Ә л м ә н д ә р. Әлегә мегаләйкүм. Әйдә, түрдән уз.

Ә җ ә л. Узарга туры килер. (Әлмәндәр янына килеп.) Әлмәндәр атлы карт син буласыңмы?

Ә л м ә н д ә р. Әлмәндәре мин булам, карты кайдадыр, белмим. Кем дип белим үзеңне, күргән-сөйләшкән кешем түгел, ахрысы.

Ә җ ә л. Иң әүвәл кул бирешеп күрешик, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Танымаган кешемә кул бирергә ашыкмыйм мин.

Ә җ ә л. Шулаймы… Ярый, алайса. Ишегалдында кеше-кара юкмы?

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә син, ышпиун кебек каранасың? Кешедән яшерен эшем юк.

Ә җ ә л. Син ашыкма, Әлмәндәр. (Боерган тавыш белән.) Соравыма җавап бир!

Ә л м ә н д ә р. Күреп торасың лабаса, үзем генә.

Ә җ ә л. Бик яхшы. Кил әле якынрак, утыр минем янга. (Бүкәнгә утыра.)

Ә л м ә н д ә р (якын килмичә). Кем син?

Ә җ ә л. Ашыкма, дидем. Утыр. (Әлмәндәр урыныннан кузгалмагач, үзе Әлмәндәр янына бара.) Эшне моннан башлыйк, Әлмәндәр. (Кесәсеннән блокнот чыгарып карый.) Әйе, исемең синең Әлмәндәр, атаңның исеме Җиһангир, бабаң Моратхуҗа атлы. Телисең икән, җиде бабаңа хәтле санап күрсәтә алам. Моннан өч көн элек сиңа туксан бер яшь тулган. Ике тапкыр өйләнгәнсең. Кыскасы, менә бу дәфтәргә синең бөтен гомерең тәфсилләп язып куелган.

Ә л м ә н д ә р. Әкәмәт… Кем соң син?

Ә җ ә л. Кул бирергә теләмәдең, Әлмәндәр, инде ашыкмыйча тыңла. Бабаң кырыкта, атаң кырык биштә дөнья куйганнар. Син нишләп туксан бергә җиттең?

Ә л м ә н д ә р. Анда синең ни эшең бар?!

Ә җ ә л. Бар, Әлмәндәр. Барлыгын соңрак белерсең. Соравыма җавап бир.

Ә л м ә н д ә р. Бөтен гумеремне белгәч анысын да үзең бел. Яшисем килде — яшәдем. Синең ни эшең бар?

Ә җ ә л. Ха! Яшисе килгән, имеш. Кемнең яшисе килми. Ләкин кеше мәңгелеккә килмәгән.

Ә л м ә н д ә р. Туктале, чурту-матыр, син монда… Бар, үтбәләвәй, эшемне калдырып йөрмә. (Кулына ышкы ала.)

Ә җ ә л (Әлмәндәр кулындагы ышкыга тотынып). Мин шаярырга килмәдем, Әлмәндәр. Мин шаяра белмим.

Әлмәндәр аптырап Әҗәлгә карап тора да кинәт артка чигенеп куя.

Әллә таныдыңмы, Әлмәндәр?

Ә л м ә н д ә р. Күргәнем бар кебек.

Ә җ ә л. Ялгышмыйсың, Әлмәндәр. Без синең белән өч тапкыр очраштык, монысы дүртенчесе һәм соңгысы.

Ә л м ә н д ә р. Кем соң син?

Ә җ ә л. Мин сине күрүгә үк таныдым. Бераз үзгәргәнсең үзгәрүен, шулай да таныдым. Без синең белән беренче тапкыр бер мең тугыз йөз бишенче елда очрашкан идек. Япон сугышы вакытында. Син яраланып ята идең, мин сине алып китәргә килдем. Син китәргә теләмәдең. Озак көрәштек. Яшь идең шул, көчле идең, мине ектың. Ачуым килде килүен, ләкин, нишләмәк кирәк, кире борылып китәргә туры килде. Хәтерлисеңме?

Ә л м ә н д ә р. Хәтерләмим.

Ә җ ә л. Яхшы. Икенче очрашу бер мең тугыз йөз унбишенче елны булды. Син урман эчендә бил тиңентен сазлыкка баткан идең, пленнан качып чыгуың иде. Мин килдем. Шунда син миңа әйттең, сазлыктан чыгыйм, алып китәрсең, дидең. Мин көттем, син чыктың. Һәм чыккач йөгердең, мине алдадың.

Ә л м ә н д ә р. Син…

Ә җ ә л. Өченче тапкырында, бер мең тугыз йөз утызынчы елда, колхоз төзеп йөргәнең өчен кемнәрдер сәнәк белән кадаганнар иде. Син урман сукмагында ята идең. Мин тагын килдем. Ләкин Евстигней исемле бер кеше килеп чыгып, сине минем кулдан тартып алды. Таныдыңмы инде?

Ә л м ә н д ә р. Син Әҗәлме?

Ә җ ә л. Нәкъ үзе.

Ә л м ә н д ә р. Ник килдең?

Ә җ ә л. Әҗәл кешеләр янына ни өчен килә?

Ә л м ә н д ә р. Мин сине чакырмадым.

Ә җ ә л. Теге чакларда да син мине чакырмаган идең.

Ә л м ә н д ә р. Мин бит яралы түгел, исән-сау.

Ә җ ә л. Менә монысы икенче мәсьәлә. Газраилдән качып кирәгеннән артыгын яшәгәнсең. Иң күп дигәндә, син туксанга гына җитәргә тиеш идең. (Кесәсеннән кәгазь чыгарып.) Менә шушы урынга кулыңны куй.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә ул?

Ә җ ә л. Повестка. Шуңа кулыңны куюың була, туп-туры безнең шеф Газраил янына юнәләсең.

Ә л м ә н д ә р. Сөйләмә юкны.

Ә җ ә л. Мин ялган сөйләмим. Куй кулыңны, вакытым тар. План үтисем бар. Бу юлы мине ега алмассың, алдатмам да, коткарып калучы да булмас. Кулыңны куй.

Ә л м ә н д ә р (паузадан соң). Вакыт җитте, дисеңмени?

Ә җ ә л. Әйе, җитте.

Ә л м ә н д ә р. Бик тиз була түгелме соң?

Ә җ ә л. Нинди тиз. Туксан бергә җит тә, тиз, имеш.

Ә л м ә н д ә р. Ярый, уйлап карармын.

Ә җ ә л. Бернинди уйлау юк. Кулыңны куй. Минем белән бәхәсләшергә, тарткалашырга уйлама. Бер генә адәм баласының да мине җиңгәне юк. Галимнәр дә, патшалар — барысы да җиңелеп киләләр.

Ә л м ә н д ә р. Эшлисе эшләрем бар бит әле.

Ә җ ә л. Бер генә адәм баласының да дөньядагы эшне эшләп бетергәне юк. Әгәр бөтен эшне син эшләп бетерсәң, синнән соң килгәннәргә эш калмас иде. Эшсезлектән гаҗиз булган кешеләр акылдан язарлар иде.

Ә л м ә н д ә р. Менә хәзер үк дисеңмени?

Ә җ ә л. Бу нинди урынсыз сорау! Әйтәм бит, вакытым юк. Бүтән җирләргә дә өлгерәсем бар.

Ә л м ә н д ә р. Алай икә-ән…

Ө м м и я (тәрәзәне ачып). Әткәй, кер әле.

Ә л м ә н д ә р. Ни булды тагын?

Ө м м и я. Нигәдер Искәндәр авырайды. (Тәрәзә ябыла.)

Ә җ ә л. Нинди карчык ул?

Ә л м ә н д ә р. Мине белгәч аны да белергә тиешсең.

Ә җ ә л. Гафу ит, кызыксынганым юк әлегә.

Ә л м ә н д ә р. Киленем.

Ә җ ә л. Искәндәр дигәне малаеңмы? Чирлиме?

Ә л м ә н д ә р. Синең җилең кагылгандыр.

Өйгә таба бара. Аңа Әҗәл иярә.

Ә л м ә н д ә р. Керәсе булма өйгә!

Ә җ ә л. Карап чыгыйм, бәлки, ярдәмем кирәктер.

Ә л м ә н д ә р. Бусагадан атлыйсы булма. Колагың ишетәме? Минем янга килгәнсең, мин чыкканны көт.

Ә җ ә л. Сүзеңне тыңлыйм, Әлмәндәр. Тик озаклама, чык.

Әлмәндәр кереп киткәч, ишегалды буйлап йөренә, Әлмәндәр таслап куйган такталарны әйләндереп-әйләндереп карый, әкрен генә тәрәзә янына бара, тәрәзәгә үрелеп өй эчен күзли, ишек ачылганны сизеп, тиз генә тәрәзә яныннан китә. Әлмәндәр өйдән чыга.

Ә җ ә л. Йә, ничек?

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә ничек?

Ә җ ә л. Малаең Искәндәрнең хәле ничек, дим?

Ә л м ә н д ә р. Берни булмаган. Жибадур кебек таза кешегә ни булсын. Иркәләп үстердем малайны да хәзер иркәләнеп ята. Хатыны да үзенә тиң, чебен тимәс чер итәр.

Ә җ ә л. Алдашасың бит, дус кеше, күзләреңнән күреп торам.

Ә л м ә н д ә р. Күрсәң күрерсең инде, чутыр-матыр. Йөрисең эч пошырып. (Верстак янына барып, ышкылый башлаган тактасын ышкыларга тотына.)

Ә җ ә л. Нишләвең, Әлмәндәр, сөйләштек ич.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә сөйләштек? Чуртым да сөйләшмәдек. Син сөйләдең. Мин тыңладым.

Ә җ ә л. Мин чыкканны көт, дидең, кулыңны куй.

Ә л м ә н д ә р. Куярмын, ашыкма. Тотып тор тактаның теге башыннан.

Ә җ ә л. Син минем белән алай сөйләшмә. Ачуымны чыгарма. Ачуым яман минем, мине тыңламаганнарга рәхимсез мин.

Ә л м ә н д ә р. Күзең чыкмаган булса күр, җыенам бит.

Ә җ ә л. Үләргә җыенган кеше такта ышкыламый.

Ә л м ә н д ә р. Ахмак! Минем каберемә чардуган кирәк булачакмы? Чардуган корыр өчен такта кирәкме?!

Ә җ ә л. Анысы икенче эш, әйдә тизрәк ышкыла.

Ә л м ә н д ә р. Туксан бергә җиткәч, тиз ышкылап булмый шул. Тот дим тактаның теге башыннан.

Ә җ ә л. Мин монда такта башы тотарга килмәдем.

Ә л м ә н д ә р. Алайса, көт. (Такта ышкылый, үзе җыр суза.)

Ала карга дигән, әй, асыл кош,

Тәүбә иттең мәллә үлмәскә?

Син тәүбә итсәң, мин дә иттем

Әҗәл дуска кулым бирмәскә.

Ә җ ә л. Сүзеңнең кинаясенә төшенмим.

Ә л м ә н д ә р. Сүз түгел бу — җыр. Җырның җыртыгы юк. (Эшеннән туктап.) Син җырлый беләсеңме?

Ә җ ә л. Ышкыла, туктама. Әйдә, әйттем бит, вакытым тар, болай да озак юандым.

Ә л м ә н д ә р. Ашыктырма, арыдым… Озак яши ала карга… Адәм баласына ала карга гумере дә кызганыч диген, ә!

Ә җ ә л. Анысы минем карамакта түгел.

Ә л м ә н д ә р. Карамак, карамак. Муеның сузып минем янга син килгәнсең ич әле.

Ә җ ә л. Мыскыл итми генә сөйләшүеңне үтенәм.

Ә л м ә н д ә р. Алла-а, бигрәк әдәпле.

Ә җ ә л. Чардуган тактасын ышкылавыңны дәвам итүеңне үтенәм.

Ә л м ә н д ә р. Ашыксаң, үзең ышкыла.

Ә җ ә л. Андый эш белән шөгыльләнгәнем юк.

Ә л м ә н д ә р. Өйрәнерсең.

Ә җ ә л. Бу нинди тупаслык? Онытма, син мине түгел, мин сине алырга килдем.

Ә л м ә н д ә р. Укаң коелмас. Син минем гумеремне өзәргә килгәнсең әле, бер дә танавымны җыермыйм. (Такта ышкыларга керешә.)

Ә җ ә л. Ә син нигә үзең эшлисең? Бүтәннәр эшләр иде чардуганыңны.

Ә л м ә н д ә р. Үз эшемне кешегә калдырганым юк.

Ә җ ә л. Карап-карап торам да, бик ни күренәсең…

Ә л м ә н д ә р. Ни күренәм?

Ә җ ә л. Бик ни. Бик алай нитмә, синең кебекләрне күргән мин.

Ә л м ә н д ә р. Мин дә сине күргән.

Ә җ ә л. Аһа! Ошый башладың әле син миңа, картлач. Кайберәүләр мине күргәч мәлҗерәп төшәләр. Кул куйганда куллары калтырый. Алып китүе дә кызык түгел. Күрәм, синең белән шактый ук кызык булачак. Болай булгач көтәм, әйбәтләп ышкыла чардуганыңның тактасын.

Ә л м ә н д ә р. Карылдап торма янымда, бар урамга чыгып утыр.

Ә җ ә л. Юк, мин синең яныңнан китмим.

Ә л м ә н д ә р. Эшләгән кеше янында торганчы, пес иткән кеше янында тор.

Ә җ ә л (авызын зур ачып рәхәтләнеп көлә). Шәп! Күптән көлгәнем юк иде. Куеп тор эшеңне, Әлмәндәр, утыр яныма. Тагын көлдер мине.

Капка ачыла, Гөлфирә керә.

Г ө л ф и р ә. Дәү бабай, мин кайттым. (Әлмәндәр ишетмәгәч.) Дәү бабай дим! Мин кайттым.

Ә л м ә н д ә р (борылып карап). Ай, кызым кайткан. Кил әле монда, кил, кочакла дәү бабаңны.

Г ө л ф и р ә (йөгереп килеп Әлмәндәрне кочаклый). Кычкырам — ишетмисең.

Ә л м ә н д ә р. Әҗәлетдин бабаң белән сөйләшеп тора идек.

Г ө л ф и р ә. Кем соң ул?

Ә л м ә н д ә р. Бер юньсез нәрсә инде шунда.

Г ө л ф и р ә. Алай димә, дәү бабай. Син үзең әйтәсең: кешеләргә ямьсез сүз әйтергә ярамый, дисең. Мин кайтканга сөендеңме, дәү бабай?

Ә л м ә н д ә р. Белмим инде, кызым, кем күбрәк сөенгәндер.

Г ө л ф и р ә. Мин дә, син дә…

Ә л м ә н д ә р. Теге дә.

Г ө л ф и р ә. Бабай белән әби өйдәләрме?

Ә л м ә н д ә р. Өйдәләр, кызым, өйдәләр. Әтиеңнәр ни хәлдә?

Г ө л ф и р ә. Әйбәт. Сәлам әйттеләр. Сиңа бик матур күлмәк җибәрделәр.

Ә л м ә н д ә р. Рәхмәт, кызым. Бар инде өйгә кер.

Гөлфирә йөгереп өйгә кереп китә.

Ә җ ә л. Чибәр кыз үсеп килә.

Ә л м ә н д ә р. Күзең салма, явыз. Сиңа минем кебек Ямьсезләр дә җитеп арткан.

Ә җ ә л. Әлмәндәр, бер акыл өйрәтимме үзеңә?

Ә л м ә н д ә р. Кирәкми, үз акылым җиткән. Арттан кергән акыл җил белән кире чыга.

Ә җ ә л. Ярый соң, үзеңә кара. Кызык, әйеме, Әлмәндәр, Берәүләр мине көтеп торалар, мин килмим. Син көтмәдең — мин килдем. Хикмәт шунда, чакырылмаган җиргә кешеләр дә соңга калмыйча килә.

Ә л м ә н д ә р. Такылдап утырма, чурту-матыр, килгән юлыңнан кире кит.

Ә җ ә л. Ничек инде — кит?.. Ничек аңларга?

Ә л м ә н д ә р. Шулай. Кыягазыңа кул куймыйм. Газраилең үзе килсен.

Ә җ ә л. Алай булмый.

Ә л м ә н д ә р. Була. Минем анда барырга вакытым юк. Өйләнәсем бар.

Ә җ ә л. Нишлисең бар?

Ә л м ә н д ә р. Өйләнәсем.

Ә җ ә л (тагын рәхәтләнеп көлә). Әкәмәт кеше син.

Ә л м ә н д ә р. Нигә авызыңны ерасың? Әгәренки дә беләсең килсә, сугышта югалган дүрт малаемның икесе өйләнмәгән иде. Үзем өчен бер өйләндем, бер малаем өчен икенче өйләндем, икенче малаем өчен тагын бер өйләнәсем бар. Ә син, тинтәк, җанымны сорап килгәнсең.

Ә җ ә л. Гафу ит, мин сорамыйм, Әлмәндәр, таләп итәм.

Ә л м ә н д ә р. Куркытты. Әлмәндәрнең мыегы да селкенмәде.

Ә җ ә л. Алайга китсә… (Әлмәндәр өстенә килә.)

Ә л м ә н д ә р (такта күтәреп). Килеп кара.

Ә җ ә л (туктап калып). Теге чакларда кызганмаган булсам…

Ә л м ә н д ә р. Кызганма идең.

Ә җ ә л. Әлмәндәр, кызмыйча гына, сабыр гына уйлап кара әле…

Ә л м ә н д ә р. Уйларга вакытым юк. Күтәр теге такталарны.

Ә җ ә л. Нишләтәбез.

Ә л м ә н д ә р. Такта ташыйбыз.

Ә җ ә л. Кая? Нәрсәгә?

Ә л м ә н д ә р. Төпченмә. Ташып бетергәч, күрерсең.

Ә җ ә л. Вәт эләктем. (Такталар күтәрә.)

Ут сүнә.

 

II КҮРЕНЕШ

 

Алма бакчасы. Бакча рәшәткә белән уратып алынган. Рәшәткә яныннан сукмак үтә. Сукмактан узучылар Әлмәндәргә сәлам биреп узалар. Әлмәндәр җавап бирә. Әлмәндәр белән Әҗәл алачык ясыйлар. Әҗәл кадаклый, Әлмәндәр тактаны тотып тора.

Ә л м ән д ә р. Кыздыр әйдә, Әҗәлетдин, кыздыр.

Ә җ ә л. Әйтмә шул сүзеңне.

Ә л м ә н д ә р. Әйтмә, җаным, шул сүзеңне,

Йөрәгемә ярамый.

Чүкеч сабын алай тотмыйлар, сарык, бармагыңа сугасың. Менә болай тот. Әйдә, әллүр.

Әҗәл тырышып-тырышып такта кадаклый.

Хәзер ничек, җайлымы, Әҗәлетдин?

Ә җ ә л. Эш түгел лә бу.

Ә л м ә н д ә р. Кәҗә маеңны чыгарамыни? Шулай ул. Ярый, ял итеп ал. Йә минем урынга үзең аягыңны сузарсың. Аннары җавап тот синең өчен теге дөньяда.

Ә җ ә л. Мин үлемсез. (Кадаклаудан туктап, фәлсәфәгә бирелә.) Үлемсез булу начар, Әлмәндәр. Үлү зур бәхет ул. Сез кешеләр шуңа бәхетлеләр. Минем миллиард ел яшәвем сезнең бер ел гомерегезгә тормый. Сез төзисез, сез өмет белән яшисез. Минем өмет юк, мин җимерүче.

Ә л м ә н д ә р. Җимермә, кем куша җимерергә.

Ә җ ә л. Дөнья шулай корылган, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Әйдә ярар, кадакла.

Ә җ ә л. Ял итик бераз.

Берсе бүкәнгә, икенчесе алачык идәненә утыралар.

Ә л м ә н д ә р. Алып китәм, дисең инде, ә?

Ә җ ә л. Шулай итәргә туры килә, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Хәзер үк, дисең инде, ә?

Ә җ ә л. Шулай булыр инде, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Әллә соң бераз көтәсеңме?

Ә җ ә л. Күпме?

Ә л м ә н д ә р. Илле ел.

Ә җ ә л. Шаярма, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Дөньясы бигрәк әйбәтләнде бит.

Ә җ ә л. Булмый.

Ә л м ә н д ә р. Хет ун ел.

Ә җ ә л. Булмый.

Ә л м ә н д ә р. Бер ел.

Ә җ ә л. Әйтәм бит, Әлмәндәр, булмый. Ярамый.

Ә л м ә н д ә р. Бер ай, бер атна…

Ә җ ә л. Булмаганны сөйләмә.

Ә л м ә н д ә р. Соң, явыз, минем оныкларым бар, оныкларымның уллары, улларының уллары бар. Мин үлгәндә ялар минем янда булырга тиеш. Минем соңгы киңәшләремне ишетеп калырга тиешләр. Алар читтә, аларга хәбәр итеп өлгерергә кирәк.

Ә җ ә л. Телеграмма сук, бүген кайтып җитәрләр.

Ә л м ә н д ә р. Сиңа җиңел. Телеграмма сук, имеш. Синнән башка белмиләр ди. Алар бит хөкүмәт эшендә.

Ә җ ә л. Нәрсә, министр булып эшлиләрмени?

Ә л м ә н д ә р. Ахмак. Кем булып эшләүдәмени хикмәт. Эшләгән җирләрендә алар кирәк. Аларны эшләреннән аерырга ярамый. Мин үзем алар янына барырга тиеш.

Ә җ ә л. Гафу ит, алай булмаячак. Сиңа мин иң күбендә чардуганыңны эшләп бетерерлек кенә вакыт бирәм.

Ә л м ә н д ә р. Базардагы сыман сатулашма инде.

Ә җ ә л. Эшем күп бит, Әлмәндәр. Хуҗа әйтте, озаклама, тиз алып килеп җиткер, диде. Синең аркада шелтә аласым килми.

Ә л м ә н д ә р. Бар соң кит, бүтән эшләреңне эшли тор, вакыты җиткәч, килерсең.

Ә җ ә л. Һәркемнең үз нәүбәте, Әлмәндәр. Әйдә, тотындык, ләкин бу юлы син кадакла, мин такта тотып торам.

Ә л м ә н д ә р. Шулаймыни… Әйт әле, кәҗәгә алты яшь тулгач, нишли?

Ә җ ә л. Бу нинди мәгънәсез сорау? Кәҗәнең монда ни катнашы бар?

Ә л м ә н д ә р. Җавап бир.

Ә җ ә л. Мин каян белим, кәҗә асраганым юк.

Ә л м ә н д ә р. Белмәсәң бел, кәҗәгә алты яшь тулгач, җиденче яшькә чыга.

Ә җ ә л. Әллә ни сөйлисең.

Ә л м ә н д ә р. Әйдә, кадакла.

Рәшәткә янына Мансур килә.

М а н с у р. Әлмәндәр бабай, Гөлфирә кайтмадымы?

Ә л м ә н д ә р. Нигә кирәк соң ул сиңа?

М а н с у р. Яратам, Әлмәндәр бабай.

Ә л м ә н дә р. Шулаймыни? Кайтмады шул әле.

М а н су  р. Капкагызга ниндидер бер кыз кереп китте ич.

Ә л м ә н д ә р. Минем оныгымның кызы ниндидер бер кыз түгел.

М а н с у р. Кайттымыни, Әлмәндәр бабай?

Ә л м ә н д ә р. Кайтты шул, малай.

Мансур йөгереп узып китә.

Ә җ ә л. Кем ул?

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә син кеше күргән саен төпченәсең?

Ә җ ә л. Таныша торыйм, кирәк булып чыгуы бар.

Ә л м ә н д ә р (йодрыгын Әҗәлнең борын төбенә китереп). Менә бу биштән төргәнне күрәсеңме?

Ә җ ә л. Күрәм.

Ә л м ә н д ә р. Күрсәң, әйдә, кадакла.

Ә җ ә л. Сүз әйтергә дә ярамый, хезмәтчең итеп бетердең.

Ә л м ә н д ә р. Дөрес әйтәсең, яллатып эшләтәм. Хезмәтең өчен гумерем белән түлим ич.

Икесе дә торып эшкә тотыналар. Сүзсез генә бераз эшлиләр.

Ә л м ә н д ә р. Әйт әле дөресен, Әҗәлетдин, ни өчен мин синең кәгазеңә кулымны куярга тиеш?

Ә җ ә л. Әйттем ләбаса. Син бер ел артык яшәгәнсең. Газраилнең сезнең авыл өчен язган законын бозгансың.

Ә л м ә н д ә р. Шулаймы?

Ә җ ә л. Әлбәттә, шулай.

Ә л м ә н д ә р. Ярар, сезнеңчә булсын. Мин, чурту-матыр, сезнең законыгызны бозган булып чыгыйм ди. Ә синең Газраилең бер нәрсәне беләме?

Ә җ ә л. Ни-нәрсәне?

Ә л м ә н д ә р. Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка китте. Дүртесе кайтмады. Иң олысына утыз алты, иң кечесенә егерме яшь иде. Әгәр дә синең Газраилең безнең авыл кешеләренә туксаннан узарга рөхсәт бирми икән, нигә минем малайларымның туксанга җиткәнен көтмәгән?

Ә җ ә л. Анысы минем эш түгел бит, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Әһә, синең эш түгелме?! Китереп терәгәч, синең эш түгелмени?

Ә җ ә л. Сугышны адәм балалары үзләре чыгаралар.

Ә л м ә н д ә р. Адәм балалары түгел, адәм актыклары чыгара. Синең Газраилең ни өчен сугыш чыгаручыларның җанын алмый?

Ә җ ә л. Алды.

Ә л м ә н д ә р. Ничаклы яхшы кешеләрнең башына җиткәчме? Сугыш чыгарырга җыенуларын күрүгә үк муеннарын борырга иде аларның.

Ә җ ә л. Бик эчкәрегә кермә, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Кермәме?! Кермим алай булса, чыгам. Бар, Газраилеңә кайтып әйт, Әлмәндәргә үләргә иртәрәк, диген. Дүрт баласы яшәячәк гумерен яшисе бар әле аның, диген. Киметеп санаганда йөз утыз ел. Мин нәфесле түгел, миңа тагын утыз-кырык ел җиткән. Шуннан соң килерсең. Дөрес әйтәмме?

Ә җ ә л. Соң үзеңчә дөрестер дә инде ул… Әмма дә ләкин сабыр гына уйлап кара әле, Әлмәндәр. Тагын, әйтик, утыз ел яшәдең ди. Ул яшәүнең ни кызыгы? Кемгә кирәк син?

Ә л м ә н д ә р. Шаярма, Әҗәлетдин. Үзең ишеттең, присидәтел, лифкавай машинасы белән бакча янына туктап, нәрсә диде? Печән өябез, нигә эскерт башында торырга чыкмадың, Әлмәндәр бабай, дидеме?

Ә җ ә л. Ул бит аны көлеп әйтте. Күреп тордың, елмайды.

Ә л м ә н д ә р (көлеп). Тагын эләктең, Әҗәлетдин. Кеше мине күреп елмая икән, мин кирәк дигән була. Минем яннан елмаеп киткәч, бүтәннәр янында да елмая ул. Аның елмайганын күреп, бүтәннәр дә елмая. Минем аркада ничаклы кеше елмая. Шуннан соң кирәк булмыйммы инде мин?

Ә җ ә л. Өйләнәм диюең нәрсә инде? Туксан бер яшьлек картка кем чыксын?

Ә л м ә н д ә р. Чиләгенә күрә капкачы табыла.

Ә җ ә л. Ярый, табылсын да ди. Өйләндең дә ди. Ни кызыгы инде?

Ә л м ә н д ә р. Әй, агай-эне. Аның кызыгын өйләнгән кеше үзе генә белә.

Ә җ ә л. Мактанасың ла инде.

Ә л м ә н д ә р. Мактанса ни. Ир мактаныр, корал эшләр. (Шак иттереп чүкеч белән кадакка сугып куя да.) Әйдә, утыр, ял итеп алыйк.

Рәшәткә янына Илсур килә.

И л с у р. Бабай, нихәл!

Ә л м ә н д ә р. А-а… Илсур. Кер, әйдә, кер.

И л с у р. Кермим, корт чага.

Ә л м ә н д ә р. Балыңны ялап бетердеңме соң?

И л с у р. Бетте шул.

Ә л м ә н д ә р. Алайса, чакмый. Кер.

И л с у р. Минем бал ашыйсым килми.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә ашыйсың килә?

И л с у р. Алма. Өчне бир. Илдус белән Ринатка да.

Ә л м ә н д ә р. Нигә үзләре килмәде?

И л с у р. Вакытлары юк. Су буенда каз сугыштыралар.

Ә л м ә н д ә р. Хәзер, алай булса, хәзер. (Түбәтәенә алма тутырып, Илсур янына бара да алманы Илсурның күлмәк итәгенә бушата.)

И л с у р. Җырлыйммы?

Ә л м ә н д ә р. Ашыгасың бит.

И л с у р. Ә син нәрсә ясыйсың?

Ә л м ә н д ә р. Дача.

И л с у р. Нәрсәгә ул?

Ә л м ә н д ә р. Йокларга.

И л с у р. Төнлә дәме?

Ә л м ә н д ә р. Төнлә, билгеле. Көндез кеше йоклап ятамы?

И л с у р. Курыкмыйсыңмы?

Ә л м ә н д ә р. Нәрсәдән куркасың ди. Бар инде, йөгер, иптәшләрең көтәдер.

И л с у р. Рәхмәт, бабай! (Чыгып йөгерә.)

Ә л м ә н д ә р (алачык янына килеп). Шуларны калдырып ничек инде якты дөньядан китәсең. Миннән башка нишләрләр? Укытып чыгарасы бар, өйләндерәсе бар…

Ә җ ә л. Бер айдан ук онытачаклар.

Ә л м ә н д ә р. Онытырлар микән?.. Онытсалар ни. Нишләтәсең, һәркемнең үз юлы. Шул юлдан барганда бүтәннәрне генә төртеп екмасын.

Ә җ ә л. Карале, Әлмәндәр! Син, чардуган корабыз, дидең, тагын алдаштың. Дача салып ятасың икән ич. Нәрсәгә ул дип сорагач, йокларга, дидең.

Ә л м ә н д ә р. Тинтәк! Әҗәлнең ни икәнен белмәгән сабыйга каберем өстенә чардуган дип ничек әйтәсең. Мин сабыйлар белән сөйләшкәндә син кысылма.

Ә җ ә л. Шунысы да аңлашылмый, чардуганны нигә бакчага корасың, зират бар.

Ә л м ә н д ә р. Үлмәс борын зират өстендә чардуган корганымны күрсәләр, кешеләр ни уйлар? Үзләре дә чардуган өчен такта ярдыра башларлар. Нигә аларны ашыктырырга.

Ә җ ә л. Һич кенә дә сүз табып булмый сиңа.

Ә л м ә н д ә р. Тапмасаң, тик утыр.

Ә җ ә л. Бик утырасы да бит… Нишләргә инде синең белән? Усаллансам, шык та итә алмыйсың алуын. Тик әллә нигә, усалланасым килми.

Ә л м ә н д ә р. Тукта!.. Хәмдебану килә. Миңа хатын булырга тиешле карчык. Син, Әҗәлетдин, читкәрәк авышып тор. Мин Хәмдебану белән сөйләшкәндә килеп комачау итмә. Мин сүземне сүз итәргә тиеш. Ризалыгын бирсен. Өйләнәмме, өйләнмимме — анысын күз күрер.

Ә җ ә л. Сабый булма, соңгы сәгатьләреңдә үзеңнән көлдермә.

Ә л м ә н д ә р. Юк, әлеге көнгә хәтле, шушы яшемә җитеп, сүземне аста калдырмадым. Хатын-кыздан көлдермәдем.

Ә җ ә л. Хәмдебану ризалыгын бирсә, минем кәгазьгә кулыңны куясыңмы?

Ә л м ә н д ә р. Карарбыз.

Ә җ ә л. Өзеп әйт, юкса комачаулыйм.

Ә л м ә н д ә р. Бәйләнчек эт булдың. Куйсам куярмын инде, чурту-матыр, мәтәлеп кит.

Ә җ ә л. Бар алайса, тәвәккәллә.

Рәшәткә янында Хәмдебану күренә, Әлмәндәр рәшәткә янына килә.

Ә л м ә н д ә р. Хәмдебану!

Хәмдебану җавап бирми, үтеп киткәч.

Хәмдебану, әллә үпкәләдеңме?

Х ә м д е б а н у (борылып килеп). Үпкәләмәскә соң, Әлмәндәр абзый, тузга язмаганны. Үземнән үзем оялып йөрим. Андый сүзне ишетмәгәнемә утыз ел. Башка берәү шулай дип әйтсә, таяк белән башын бәреп ярыр идем.

Ә л м ә н д ә р. Миңа ник сукмадың?

Х ә м д е б а н у. Сүзләрең тозсыз булса да, эчеңдә явызлык юк синең, Әлмәндәр абзый.

Ә л м ә н д ә р. Рәхмәт сүзеңә, Хәмдебану. Телең бигрәк татлы инде, шундый әйбәт итеп әйттең. Миңа кияүгә чыгарга ризалыгыңны да бирсәң…

Х ә м д еб  а н у. Син әле һәмишә…

Ә л м ә н д ә р. Кызма, кызма, Хәмдебану. Тозсыз сөйләсәм дә, юк сүз сөйләмим. Ниятем чын.

Х ә м д е б а ну. Бирермен менә ниятеңне таяк белән башыңа.

Ә л м ә н д ә р. Беренче тапкырында сукмагач, икенчесендә сукмассың инде.

Х ә м д е б а н у. Түзәрмен, түзәрмен дә…

Ә л м ә н д ә р. Түзәрсең, түзәрсең дә ризалыгыңны бер бирерсең, Хәмдебану. Ялгыз башка тормыш алып барулары читен.

Х ә м д е б а н у. Аллага шөкер, кешегә сынык сорап кергәнем булмады. Пинсем җитә.

Ә л м ә н д ә р. Шул пинсе түләп бозып бетерделәр карчыкларны. Тамагың ачыкса, үзең эзләп керер идең Әлмәндәрне.

Х ә м д е б а н у. Мыскыл итмә.

Ә л м ә н д ә р. Мыскыл итмим, кызганам, Хәмдебану.

Х ә м д е б а н у. Кызганма да. Кызганыч көнгә калганым юк.

Ә л м ә н д ә р. Калгач соң булыр. Хәзер картайдың, өч аяклап йөрисең. Чирләп китеп урын өстенә егылсаң, яныңда кем утырыр? Ярый ла Әҗәл тиз килсә. Килми интектерсә, нишләрсең?

Х ә м д е б а н у. Куркытма. Заманасы ул түгел, ялгызымны калдырмаслар.

Бакча ягына Өммия чыга. Хәмдебану белән Әлмәндәрнең сөйләшеп торганнарын күреп, колак сала.

Ә л м ә н д ә р. Бигрәк кире беткән хатын булдың. Өзеп әйтәсең инде алайса? Миңа кияүгә чыкмыйм, дисең.

Х ә м д е б а н у. Әйттем бит, юк сүзне сөйләмә, Әлмәндәр бабай. Гумерең буе миңа бәйләндең. Башта бүтәннәргә димләдең, хәзер үзеңә. Шаярып әйтәсеңдер дисәм, чынлап икән.

Ә л м ә н дә р. Яшьрәк чагыңда яшьрәкләр кирәк иде сиңа. Картайгач — мин дә бик әйбәт. Ныклап уйла, Хәмдебану.

Х ә м д е б а н у. Уйлыйсы-нитәсе юк. Үзеңнән биздерәсең килмәсә, бүтән бу сүзеңне сөйләмә, Әлмәндәр абзый. (Кузгалып китә.)

Ә л м ә н д ә р. Риза булсаң, килеп әйтерсең, ялынып бармам. Чынлап әйтәм, Хәмдебану. Бик ныклап уйла. (Хәмдебану киткән якка карап кала. Өммиянең кычкырып көлеп җибәрүеннән сискәнеп китә.)

Ө м м и я. И-и-и… И Аллам! И Ходаем! Үләм, үләм!.. Тагын ниләр кыланырсың икән?

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә авызыңны ердың. Әллә тыңлап тордыңмы?

Ө м м и я. Үләм, үләм… Бөтен урамга шар ярып сөйләшеп тора да, тыңлап тордыңмы, дигән була. Нәрсәгә такта турый, ни кыланырга җыена дисәм, башка чыгарга йөри икән. Үләм, үләм…

Ә л м ә н д ә р. Үлсәң үләрсең, мин үләргә җыенмыйм.

Ө м м и я. Әйтәм, малаеңа кереп әйтәм, урамга чыгып кычкырам, белсеннәр кем икәнеңне.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә, нәрсә очынасың? Матри, килен!

Ө м м и я. Әйтәм, Искәндәргә кереп әйтәм. (Кереп китә.)

Ә л м ә н д ә р (аның артыннан кычкырып кала). Килен!

Ә җ ә л. Күрдеңме инде, Әлмәндәр?

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә — күрдеңме, нәрсә син дә авызыңны ерасың?

Ә җ ә л. Көләләр үзеңнән, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Белмичә көләләр, аңламыйча көләләр.

Ә җ ә л. Аңламаслык берни дә юк. Көлдермә үзеңнән, әйдә, кулыңны куй да китик тизрәк.

Ә л м ә н д ә р. Хәмдебану ризалыгын бирмәде, тыңлап тордың.

Ә җ ә л. Аның ризалык биргәнен көтсәң… Булмаганны өмет итмә.

Өммия, Гөлфирә, Искәндәр бакчага чыгалар. Гөлфирә Искәндәрне култыклаган, үзе көлә.

Ө м м и я. Күрегез әнә, үзеннән сорагыз. Менә шушы урында унсигез яшьлек егетләр кебек сайрап торды.

И с к ә н д ә р. Әти, нишләвең инде тагын?

Ә л м ә н д ә р (Өммия каршына атылып барып). Теңкәмә тидең, явыз килен!

Ө м м и я. Үләм, үләм!.. (Үзе Әлмәндәрдән кача.)

Г ө л ф и р ә (Өммияне куып йөргән Әлмәндәрне кочаклап алып). Дәү бабай, дәү бабай, ярамый.

Ә л м ә н д ә р. Җибәр, кызым. Азды, әбиең азды.

Г ө л ф и р ә. Ярамый, ярамый. Син бит бик акыллы, бик әйбәт дәү бабай. Әби ялгыша. Кил, утыр, тынычлан.

Ө м м и я (Гөлфирәгә). Син нәрсә аның сүзен сөйлисең? Кем ялгыша?

Г ө л ф и р ә (Өммияне барып кочаклап). Юк, әбием, ялгышмыйсың, син дә дөрес сөйлисең. (Әлмәндәрнең утырган урыныннан сикереп торганын күреп, аның янына килә.) Юк, юк, дәү бабай, син бик әйбәт. Бөтенегез дә бик әйбәт. Мин сезнең барыгызны да сагынып кайтам. Килегез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз.

Ө м м и я. Утырасым да килми. Үзе генә җитмәгән, безне адәм көлкесенә калдырырга җыена. Үләм, үләм… Өйләнәм, ди бит, өйләнәм, ди.

Г ө л ф и р ә. Өйләнсә ни булган?

И с к ә н д ә р. Син, кызым, тик тор. Син бернәрсә дә аңламыйсың әле.

Г ө л ф и р ә. Ничек инде аңламыйм! Бабай ялгыз яши. Өйләнсә, ни гаебе бар?

Ө м м и я. Ничек ялгыз яши? Ә без?

Г ө л ф и р ә. Сез икәү. Бабай синең картың, син бабайның карчыгы. Дәү бабай ялгыз.

Ә л м ә н д ә р. Рәхмәт, кызым. Менә алар җитмештән узып та шуны аңламыйлар.

И с к ә н д ә р. Алай түгел ул, әти. Өйләнмәдең түгел, өйләндең. Әнкәй вафат булгач ун ел да йөрмәдең, өйләндең бит, сүз әйтмәдек.

Ә л м ә н д ә р. Кем әйтмәде? Хатының әйтмәдеме?

Ө м м и я. Әйтмәдем, ул чакта тел яшерә идем.

Ә л м ә н д ә р. Иреңнең колак итен ашадың. Әллә мин ишетмәдемме?

И с к ә н д ә р. Ярый, анысы булган беткән. Инде хәзер, йөз яшеңә җиткәндә.

Ә л м ә н д ә р. Син, малай актыгы, минем яшьне санама.

Г ө л ф и р ә (Искәндәргә). Син, бабай, дөрес әйтмисең. Йөз яшеңә җиткәндә димә, йөз яшеңә дә җитмәгән килеш, диген. Сиңа, дәү бабай, чыннан да өйләнергә иртәрәк. Йөзгә җиткәч, була.

Ө м м и я. Котыртып утырма. Сиңа көлке. Әтиеңә хат язып җибәрермен менә. Монда кайтып дәү бабасын котыртып йөри, дип. Аның белән без изаланабыз, син түгел.

И с к ә н д ә р. Әти, әйдә әйбәтләп сөйләшик… Бүтән чакта синең сүздән чыкмыйбыз, безнең өйдә син хуҗа. Киленең Өммия дә синең каршыңда биеп тора. Ни әйтсәң, шуны тыңлый.

Ә л м ә н д ә р. Бик тыңлый инде, тыңлый хатының.

И с к ә н д ә р. Ярый, кызма. Өр-яңа такталарны турап, бер дә кирәкмәгәнгә бакча уртасына алачык корырга тотынганың өчен сүз әйтмәдек.

Ә л м ә н д ә р. Әллә әйтер идеңме?

И с к ә н д ә р. Тыңлап бетер инде.

Ө м м и я. Искәндәр авыру, нигә аны борчыйсың.

Ә л м ә н д ә р. Ата белән бала сөйләшкәндә син кысылма.

И с к ә н д ә р. Бар, Өммия, өйгә керегез. Без икәү генә сөйләшик.

Ө м м и я. Сине тыңлыймы ул! Сине ул олы кешегә санамый.

Гөлфирә көлеп җибәрә.

Нигә бертуктаусыз көләсең? Сабый бала түгел, акыл керергә вакыт.

Г ө л ф и р ә. Кызык ич.

Ө м м и я. Сиңа кызык кына булсын.

Г ө л ф и р ә. Дөнья кызык булгач начармыни?

Ө м м и я. Дәү бабаң гомере буе кызык-кызык дип яшәде. Хәзер күрәсең, нишли. Аңа кызык — безгә оят. Әйдә, керәбез.

Г ө л ф и р ә. Өйгә керәсем килми. Дәү бабай янында утырасым килә. Дәү бабай, синең яныңда утырыйммы?

И с к ә н д ә р. Гөлфирә, олылар әйткәнне тыңла.

Г ө л ф и р ә. Кайчан картаермын, мин әйткәнне дә тыңларлар иде. Әйдә, әбием. (Өммияне култыклап ала.)

Кереп китәләр.

И с к ә н д ә р. Менә шулай, әти.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә шулай?..

И с к ә н д ә р. Шулай.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсәнең шулай икәнен белмисең бит, улым. Хатының да әйтә, кызык-кызык дип кенә яшәде, ди. Кызыкның нәрсә икәнен белми, мәгънәсенә төшенми. Син дә аңа кушылып мине ачуланасың.

И с к ә н д ә р. Ачуланмыйм, әти.

Ә л м ә н д ә р. Ачулансаң да, үпкәләмим. Дүрт энең дә кайтып, бишәүләп ачулансагыз, сөенер генә идем. Хәлең ничек?

И с к ә н д ә р. Юк ла инде, беткән.

Ә л м ә н д ә р (кинәт үзгәреп). Зарланма! Зарланасы булма!

И с к ә н д ә р. Үзең сорыйсың бит.

Ә л м ә н д ә р. Яхшы диген. Көл! Җырла! Бие! «Шулай»ның мәгънәсе шунда, кызыкның да мәгънәсе шунда. Әгәр син зарлана дип мин зарлансам, син сукрана дип мин сукрансам, ни була… (Урыныннан торып.) Бераз гына утырып тор.

И с к ә н д ә р. Кая барасың?

Ә л м ә н д ә р. Үзем беләм. (Чыгып китә дә бераздан бер чирекле шешәне кочаклап керә.) Кил ышыккарак.

И с к ә н д ә р. Ансыз гына сөйләшик.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә сөйлисеңне беләм, минем ни әйтәсемне син дә беләсең. Әчегән бал эчеп, җырлашып утырсак, икебезгә дә шифасы тияр. Рамнарны кырып ясап куйган идем, өлгерүе җиткәндер. (Алмагач ботагына элеп куйган кружканы алып, Искәндәр янына чүгәләп утыра.) Теләсәң ни әйт, хатының усал. Шушы чирәклене өйгә керттерми бит тәки. Нәрсәсе бар инде. Бал бит бу, чын бал. Аракыны, үзең беләсең, үзем дә өйгә кертмәдем. (Кружкага бал салып.) Яле, тотып куй.

И с к ә н д ә р. Авырайтмас микән?

Ә л м ә н д ә р. Атаң кушкач, авырайтмас.

Искәндәр балдан авыз итә дә кружканы Әлмәндәргә суза. Әлмәндәр кружкада калган балны эчеп бетерә.

Менә шулай, улым.

И с к ә н д ә р. Нәрсә шулай?

Ә л м ә н д ә р. Үләргә ашыкма, дим.

И с к ә н д ә р. Мин ашыкмыйм да бит…

Ә л м ә н д ә р. Ашыгасың. Син әле дүрт энекәшең өчен дә яшәргә тиеш. Кызык менә шунда була: сиңа Әҗәл килеп әйтә, Искәндәр, саубуллаш дөнья белән, ди. Барыбер зарланып ятасың, ди. Син үзең дә, болай интегеп яшәгәнче дип, риза буласың. Риза булмаска кирәк. Алдарга кирәк Әҗәлне.

И с к ә н д ә р. Алдарсың аны.

Ә л м ә нд ә р. Ә син алда. Җаен тап. Моның вакыты җиткән дип, Әҗәл килә. Куркыткан була. Ә син сер бирмисең. Ул синең белән мәшәкатьләнгән арада, көн үтә, бүтәннәр янына барырга соңга кала, синең аркада бүтәннәр дә озаграк яшәп кала. Менә шулай…

Ала карга дигән, әй, асыл кош,

Кунган җирең кайсы имәндә?

Син башың исәң дә, мин имәдем,

Башкаема хәсрәт килгәндә.

Кушылып җырла миңа, улым.

И с к ә н д ә р. Хәлем юк.

Ә л м ә н д ә р. Җырла!

И с к ә н д ә р. Ала карга дигән, әй, асыл кош… Булмый, әти.

Ә л м ә н д ә р. Пешмәгән арыш чумары! Боламык! (Паузадан соң.) Әй, улым… (Өстеннән казакиен салып җиргә җәя.) Таянып тор.

И с к ә н д ә р. Өйгә керим.

Ә л м ә н д ә р. Сөйләшмәдек бит әле, улым.

И с к ә н д ә р. Булды, әти, сөйләштек. (Утырган урыныннан торырга азаплана, булдыра алмый. Әлмәндәр аңа ярдәм итмәкче булып кулыннан тота.) Үзем. (Көч-хәл белән торып, өйгә таба атлый.)

Ә л м ә н д ә р. Хатыныңа әйт, бераздан миңа чәй чыгарсын. (Искәндәр артыннан карап калып җыр суза.)

Ала карга дигән, әй, асыл кош…

Ә җ ә л. Аңлашылды, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Ни аңлашылды, Әҗәлетдин?

Ә җ ә л. Үз хәйләңне үзең ачып бирдең, һаман мине алдап йөртәсең. Килешми, Әлмәндәр. Яхшылыкка яманлык белән кайтарасың. Алайга китсә… Куй хәзер үк кулыңны. Куй, боргаланып маташма, картлач.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә җикеренәсең? Куймыйм дигәнем юк. Китер кәгазеңне.

Ә җ ә л (кесәсеннән кәгазь алып, Әлмәндәр каршына җәеп сала). Аңлашылырлык итеп куй.

Ә л м ә н д ә р. Кайсы җиренә? Шушындамы?

Ә җ ә л. Шунда.

Ә л м ә н д ә р. Яза белмим бит мин, Әҗәл дус.

Ә җ ә л. Хәйләләмә. Председатель булып эшләдең.

Ә л м ә н д ә р. Соң, җаным-бәгырем, вакыты шундый иде.

Ә җ ә л. Кил, кулыңнан тотып яздырам.

Ә л м ә н д ә р. Орынма. Әлмәндәр дип искечә яза беләм. Тик аз гына сабыр ит, бал кабып куйыйк.

Ә җ ә л. Капмыйсың, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Балдан ни була?

Ә җ ә л. Өйрәнеп алдым мин сине. Бал кабам дип, этлек эшләргә җыенасың.

Ә л м ә н д ә р. Юк ла инде. Нәрсә син ул чаклы? Кил утыр, торма каршымда тасраеп. (Кружкага бал салып.) Йә, тотып куй минем исәнлеккә.

Ә җ ә л. Юк, юк… Беренчедән, миңа ярамый, икенчедән, ничек инде синең исәнлеккә эчим ди? Мин бит синең янга исәнлек-саулык теләп килмәдем.

Ә л м ә н д ә р. Минем җаным өчен тот, алайса. Озакка сузма, кул да куясы бар.

Ә җ ә л. Шулай дисәң генә. (Кружкадагы балны эчеп куя.)

Ә л м ә н д ә р. Менә шулай. (Үзенә дә салып эчә.) Менә шулай. Ничек, әйбәтме?

Ә җ ә л. Беләм инде, син начар нәрсә эчмисең.

Ә л м ә н д ә р. Шулай шул. Тот тагын берәрне. Әйдә, бор утырган — бер гумер. Син мине бүтән күрмәячәксең. Сагынып сөйләрлек булсын.

Ә җ ә л. Аз гына сал.

Әлмәндәр салып бирә, Әҗәл эчә. Әлмәндәр дә салып эчә.

Ә л м ә н д ә р. Әйдә, хәзер рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк.

Ә җ ә л. Әйттем бит, этлек эшлисең, дип.

Ә л м ә н д ә р. Йә инде, Әҗәл дус. Күпкә түзгәнне азга түз инде. Җырлыйммы?

Ә җ ә л. Ала карга дигән асыл кошны җырлама.

Ә л м ә н д ә р. Ошамыймыни?

Ә җ ә л. Әллә нинди, шомлы.

Ә л м ә н д ә р. Әһә, шомлыны син дә яратмыйсың икән. Аңламыйсың син, тиле, җырның ни икәнен. Әлмәндәрнең үз гумерендә шомлы җыр җырлаганы юк. Ярый, мәтәлеп кит, чурту-матыр, бүтәнне җырлыйм.

Мин җырлыймын бырдыйны —

Бырдый белән шырдыйны;

Мин җырлаганны ошатмасаң,

Үзең җырла шундыйны.

Йә, ничек?

Ә җ ә л. Ярый. Әлмәндәр. Яраса, тыңла.

Мин җырлыймын бырдыйны —

Бырдый белән шырдыйны;

Җырламас идем шырдыйны,

Тыңлаучысы шыр тиле. Монысы ничек?

Ә җ ә л. Мин, Әлмәндәр, синең янга килгәннән бирле, гел синең сүзеңнән чыкмый йөрим, әйеме? Син гел мине мыскыл итәсең, әйеме? Гел миннән көләсең, әйеме? Ярамый бит болай, агай-эне. Ярамый болай, Әлмәндәр дус. Яратам бит мин сине. Яратмаган кеше белән араны тиз өзәм мин.

Әлмәндәр кычкырып көлеп җибәрә.

Йә, нигә көләсең, ә, нигә көләсең?

Ә л м ә н д ә р. Көлке.

Ә җ ә л. Нәрсәсе көлке. Йә, нәрсәсе көлке инде?

Ә л м ә н д ә р. Үлемне әйтәм. Үлем көлке.

Ә җ ә л. Көлке түгел, Әлмәндәр дус.

Ә л м ә н д ә р. Көлке. Адәм баласы ыспутникка утырып җиде кат күктә җыр көйләп йөри, Газраилнең маңгаена чиертеп үтә, җиргә төшә дә юктан гына үлеп китә. Көлке булмый ни булсын. Эх, чурту-матыр, дөбер-шатыр… Миңа ярый да инде… Япь-яшь егетләр бит, жибадур кебек егетләр!.. (Русча җырлап җибәрә.)

Ассалуди, былгаруди

Гулять иттек кыз белән…

Аңлыйсыңмы: ассалуди, былгаруди. Беләсеңме син ул сүзне? Белмисең. Ә мин беләм.

Ә җ ә л. Яратам мин сине, Әлмәндәр дус. Валлаһи дип әйтәм, тимәс идем мин сиңа… Нишлим… Кил, Әлмәндәр дус, кочаклап үбим бер үзеңне.

Ә л м ә н д ә р. Анысы булмый, Әҗәлетдин.

Ә җ ә л. Яратмыйсың син мине, Әлмәндәр, беләм. Дошман күрәсең. Эх!.. (Әлмәндәрнең казакие өстенә ава да гырлап йокыга китә.)

Әлмәндәр аның янына килеп, йоклаганмы-юкмы икәнен карый. Әҗәлнең йоклаганлыгына ышангач, казакиен тартып алып шыпан гына бакчадан чыгып ычкына.

Пәрдә.

 

ИКЕНЧЕ   ПӘРДӘ

 

Интермедия

 

Прологтагы күренеш. Сәхнәдә Газраил белән Фәрештә.

Г а з р а и л. Бер мең биш йөз илленче номерлы Әҗәлдән хәбәр юкмы?

Ф ә р е ш т ә. Юк.

Г а з р а и л. Нишләп йөри ул? Унике сәгать вакыт үтте. Әлмәндәр һаман да исән. Нәрсә бу?

Ф ә р е ш т ә. Белмим. Бәлки, Әлдермеш авылын таба алмый йөридер.

Г а з р а и л. Юкны сөйләмәгез. Кесәсендә җир өстенең картасы бар.

Ф ә р е ш т ә. Сез булып сез дә картадан Әлдермешне таба алмадыгыз.

Г а з р а и л. Күп белмәгез. Барыгыз, эшегездә булыгыз.

Фәрештә китә, Әҗәл керә.

Ә җ ә л. Мөмкинме?

Г а з р а и л. Һә, кайткан. Кайда Әлмәндәр?

Ә җ ә л (башын аска иеп). Юк.

Г а з р а и л. Ничек юк?

Ә җ ә л. Кызгандым мин аны.

Г а з р а и л. Нәрсә-ә?!

Ә җ ә л. Кызгандым. Жибадур кебек тап-таза, менә дигән кеше.

Г а з р а и л. Нинди жибадур?

Ә җ ә л. Әлдермеш авылында «живодер» дигән сүзне үзгәртеп, «жибадур» диләр. Ләкин яхшы мәгънәдә кулланалар. «Болото» дигән сүзне «мулата» диләр. «Во саду ли в огороде» дигән җырны «Ассалуди былгаруди» дип җырлыйлар.

Г а з р а и л. Син нәрсә лыгырдыйсың?

Ә җ ә л. Лыгырдамыйм, дөресен әйтәм. Әлмәндәр үзе җырлады. «Ассалуди былгаруди гулять иттек кыз белән» дип җырлады.

Г а з р а и л (Әҗәл каршына атылып килеп). Син!.. Син Әлмәндәрне алып киләсе урынга җыр өйрәнеп яттыңмы?! Бу ни бу?! Нәрсә бу?! (Шул вакыт телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Газраил кесәсеннән телефон трубкасын ала.) Әйе, тыңлыйм. Хәзер. Шуны да миннән башка эшли алмыйсыз. (Әҗәлгә.) Беркая да китмичә шушында мине көтеп утыр. (Тиз генә чыгып китә.)

Фәрештә керә.

Ф ә р е ш т ә. Эләктеме?

Ә җ ә л. Булды бераз.

Ф ә р е ш т ә. Нигә соңладың?

Ә җ ә л. Син дә сорау алма әле.

Ф ә р е ш т ә. Ә мин беләм.

Ә җ ә л. Нәрсә беләсең?

Ф ә р е ш т ә. Син Әлмәндәр картны югалттың.

Ә җ ә л. Каян беләсең?

Ф ә р е ш т ә. Минем белмәгәнем юк.

Ә җ ә л. Кайда ул Әлмәндәр?

Ф ә р е ш т ә. Әйтимме соң?

Ә җ ә л. Нәрсә чытыкланасың? Минем хәлне күреп торасың ич.

Ф ә р е ш т ә. Күреп торам. Мин күп нәрсәне күреп торам, һәм… һәм шулар өчен син миңа бурычлы. Бүген кәгазьләрне актарып утырганда, синең тагын бер кыңгыр эшеңне күреп алдым. Моннан 70, 60 һәм 45 ел элек шеф сине өч тапкыр Әлмәндәр янына җибәргән булган. Син…

Ә җ ә л. Әкрен.

Ф ә р е ш т ә. Ни өчендер ул чакта бу этлегеңне Газраил сизми калган… Хәзер оныткан.

Ә җ ә л. Әкрен дим.

Ф ә р е ш т ә. Курыкма, мин аңа әйтмәдем.

Ә җ ә л. Әйтергә иде.

Ф ә р е ш т ә. Мин әләкче түгел. Газраилгә баш бирергә теләмәвең өчен мин сине хөрмәт итәм.

Ә җ ә л. Рәхмәт. Хөрмәт иткәч әйт, кайда Әлмәндәр?

Ф ә р е ш т ә. Антоновка авылында. Евстигней исемле карт янында.

Ә җ ә л (карта каршына барып, Антоновка авылын эзләп таба). Кара, карт төлке, кая сызган. Рәхмәт сиңа. Бу юлы ычкына алмассың, Әлмәндәр.

Ф ә р е ш т ә. Ни өчен син Әлмәндәр картны яклыйсың?

Ә җ ә л (кинәт кызып). Яклыйм?.. Әйе, яклыйм! Хаким юкмы әллә?! Әгәр беләсең килсә, җанкисәгем, дөнья улемнән генә тормый. Туйдым! Әгәр кулымнан килсә, мин узем Әлмәндәр урынында булыр идем. Без кемнәр синең белән? Үлемсез булуыбыздан ни мәгънә? Безнең бар белгәнебез: кайгы, хәсрәт, күз яшьләре.

Ф ә р е ш т ә. Оһо! Син үзгәреп кайткансың.

Ә җ ә л. Кызганычка каршы, үзгәрә алмыйм. Үзгәрә алсам, Әлмәндәр картны Газраил кулына бирмәс идем.

Ф ә р е ш т ә. Әлмәндәр дә Әлмәндәр, дисең. Кем соң ул? Галимме? Искиткеч бер ачыш ясаганмы? Танылган җырчымы?

Ә җ ә л. Юк.

Ф ә р е ш т ә. Әллә берәр футболистмы, йә булмаса хоккеистмы?

Ә җ ә л. Юк.

Ф ә р е ш т ә. Әллә…

Ә җ ә л. Юк.

Ф ә р е ш т ә. Бәлки…

Ә җ ә л. Юк.

Ф ә р е ш т ә. Кем соң, алайса? Нәрсә эшләгән?

Ә җ ә л. Берни эшләмәгән. Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта. Мин дә Әлмәндәр карт яшенә җитәрмен дип өметләнә. Азмы болар? Хәер, без нәрсә аңлыйбыз соң.

Ф ә р е ш т ә. Ә нигә аңларга? Аңламау, бәлки, хәерлерәктер.

Ә җ ә л. Бәлки, бәлки. Шулай да…

Ф ә р е ш т ә. Ләкин шуны бел, хуҗа бу юлы онытмаячак.

Ә җ ә л. Аңладым.

Ф ә р е ш т ә. Килә… Мин сине хөрмәт итәм, шуңа күрә кисәтергә уйладым. (Чыгып китә.)

Г а з р а и л (кереп). Бар хәзер Әлдермешкә. Әлмәндәрсез борылып кайтсаң, күрсәтермен ассадули былгарудиеңны.

Ут сүнә.

 

III КҮРЕНЕШ

 

Антоновка авылындагы Евстигней картның бакчасы. Пәрдә ачылганда, Е в с т и г н е й умарта карап йөри. «Ястәгнәй! Знакум!» дигән тавышны ишетеп, битлеген күтәрә.

Ә л м ә н д ә р (үзе күренми). Ястәгнәй! Знакум!

Е в с т и г н ей . Кем ул анда?

Ә л м ә н д ә р. Кто такуй, знаешь? Ни знаешь — маклашка дам.

Е в с т и г н е й. Альмандар?

Ә л м ә н д ә р (агачлар арасыннан килеп чыга). Знал, маклашка ни дам. Гости пришул — чәй давай, дивка давай.

Е в с т и г н е й (битлеген җиргә куеп, Әлмәндәр каршына бара). Шайтан! Нихаль, Альмандар? Якши?

Күрешәләр.

Ә л м ә н д ә р. Хураша! Сам хураша?

Е в с т и г н е й. Якши! Бик якши! Каян килдең?

Ә л м ә н д ә р. Деревня. Свая деревня. Тибя давна ни видал.

Е в с т и г н е й. Якши! Бик якши! Айда, кил, утыр монда. Мин да уйлаган синга барырга. Вот умарта, бал киряк. Янгир бар, бал бар, куп бар. Син бал бар?

Ә л м ә н д ә р. Мнугы. Гуд хураша, дуж есть, сулныца есть, свиты мнугы, пчала туда-суда мнугы литит. Тибя кислый мед есть? Меня есть. Әлмәндәр кислый мюд пил. Әҗәлдән бижал. Әжәл спал, Әлмәндәр Ястәгнәй знакум бежал.

Е в с т и г н е й. Азяль? Кем Азяль?

Ә л м ә н д ә р. Смирт. Пришул. Гаварит, старик, давай. Әлмәндәр, давай. Туда-суда умирать. Я тужы туда-суда. Бижал тибя. Писня пить будем, дивка гулять будем.

Е в с т и г н е й (көлеп). Балагур. Якши! Бик якши! Бал бар, Альмандар бар, Евстигней бар, карчык бар.

Ә л м ә н д ә р. Старуха ни нада, дивка давай. Три верст пришул, дивка нит — абратны бижать будем.

Е в с т и г н е й. Ю-ук! Кунак! Дус! Альмандар дус! Знаком!

Ә л м ә н д ә р. Мнугы гуд знакум! Хураша знакум.

Е в с т и г н е й. Айда, Альмандар, ызба кер.

Ә л м ә н д ә р. Ызба ни нады. Здич хураша. Старуха ни нады, чәй ни нады, кислый мед ни нады. Писня нады. Садис, писня пить будем. Ассалуди, былгаруди. Давай, Ястәгнәй. (Җыр башлый.)

Ассалуди, былгаруди…

Давай, Ястәгнәй.

Е с т и г н е й (җыр башлый, Әлмәндәр очынып тыңлый).

Во саду ли, в огороде

Девица гуляла.

За ней ходит, за ней ходит

Удалой молодчик,

За ней носит, за ней носит

Дороги подарки.

Ә л м ә н д ә р. Спасибо, Ястәгнәй. Рәхмәт. Рәхмәт. Яшәдек без, ә? Җырлап яшәдек. Сер бирмәдек. Күпме гумер бергә. Алтмыш ел, ә? Күршеләр, знакумнар. Хәтерлисеңме, болынга печән чабарга чыккач, җыелышып биегәндә сезнең авылның Маручканы кочаклаган идем, шуннан минем Йөзембикәм азгын дип мине әрләгән иде. Хәтерлисеңме, безнең якка аклар килгәч, бергәләп урманда кызылларга кушылып киткән идек. Исеңдәме колхоз төзегәндә мине үлемнән коткарып калганың, хәтерлисеңме сугыш вакытында…

Е в с т и г н е й. Да, много прошло.

Ә л м ә н д ә р. Малы, Ястәгнәй. Бик әз. Яшисе килә, Ястәгнәй. Илле яшьтә булсаң иде хәзер, ә? Дөньясы бигрәк мптур бит, Ястәгнәй. Китәсе килми. Әҗәл килде миңа, сизеп торам. Шуңа күрә синең яныңа чаптым, җәяүләп килдем, Ястәгнәй, саубуллашып кайтыйм дидем. Әҗәл килде.

Е в с т и г н е й. Ерунду не болтай, Альмандар.

Ә л м ә н д ә р. Ярунда түгел, сизенәм. Мин, үзең беләсең, шыңшып йөрергә яратмадым. Дөньядан ямь табып яшәдем. Авырлык килсә дә, бирешмәдем. Җылап йөрүче ирне җенем сөйми. Син мине зарлана дип уйлама. Исем дә китми, Әҗәл белән дә көлеп сөйләштем.

Е в с т и г н е й. Правильно, так и надо. Я тоже, знаешь, маху не давал. Жить будем еще, Альмандар.

Ә л м ә н д ә р. Шулай. Синең исән-сау йөргәнеңне күреп сөендем. Хәлләрең ничек соң, Ястәгнәй?

Е в с т и г н е й. Дело молодое.

Ә л м ә н д ә р. Шулай, бирешмә, нык тор. Син миннән алты яшькә яшьрәк.

Е в с т и г н е й. Молокосос.

Ә л м ә н д ә р. Валлаһи, дөрес! Әйдә җырлыйбыз.

Е в с т и г н е й (көйләп). Ала карга дигян, ай, асыл куш…

Ә л м ә н д ә р. Валлаһи шулай.

Ала карга дигән, әй, асыл кош,

Имән башларына ник кундың?

Никләр кунганыңны да белмәгәч,

Якты дөньяларга ник тудың?

Хәтерлисеңме, Ястәгнәй, синең Иваның белән минем Хәйретдиннең үле хәбәрләре беркөнне килде.

Е в с т и г н е й. Да-а…

Ә л м ә н д ә р. Әйдә безгә киттек, Ястәгнәй. Куып йөрсен әле безне Әҗәл. Ул мине эзләп чыгып китәр, ә без рәхәтләнеп… Әйдә, мой дача гулять будем. Сад дача делал, гарадскуй дача.

Е в с т и г н е й. Ю-ук, Альмандар. Син минеке кунак. Минеке избада йоклыйсын.

Ә л м ә н д ә р. Твая снаха ругать будет.

Е в с т и г н е й. Ю-ук. Килин якши. Син яратам. Посиди немного, я скажу… (Чыгып китә.)

Әлмәндәр, Евстигнейның битлеген киеп, умарта янына килә дә хәле бетеп туктый. Әҗәл күренә.

Ә җ ә л. Шулай диген, Әлмәндәр. Качтым диген.

Ә л м ә н д ә р (битлекне салып, җиргә утыра). Ни булды дисәм, син икәнсең әле.

Ә җ ә л. Әйе, мин фәкыйрегез. Әйттем бит мин сиңа, миннән качып котыла алмассың, дидем. Әйдә Әлдермешкә кайтабыз.

Ә л м ә н д ә р. Китер кәгазеңне, кул куйыйм, котылыйм син сабакыдан.

Ә җ ә л. Юк, Әлдермешкә кайтабыз башта.

Ә л м ә н д ә р. Ни аермасы бар?

Ә җ ә л. Син анда такта ышкылаттың, такта кадаклаттың. Исәп-хисапны шунда өзәрбез.

Ә л м ә н д ә р. Кайтырлык хәлем бетте.

Әҗәл. Хәйләләмә. Әйдә, Әлмәндәр, яхшылык белән. Юк нәрсә өчен бозылышмыйк. Тор әйдә, минем өчен кайда кул куйсаң да барыбер, үзең өчен әйтәм. Туган-үскән нигезеңдә, үзең ясый башлаган алачыгыңда…

Ә л м ә н д ә р. Шулай димсең?.. Ястәгнәй чыксын инде, саубуллашып китим.

Ә җ ә л. Бәлки, кирәкмәс.

Ә л м ә н д ә р. Ни өчен?

Ә җ ә л. Ни өчен дип… Башың белән уйлап кара. Ул да яшь кеше түгел, син авырайганны күрер дә кәефе китәр. Син бит кешеләрнең кәефләре кырылуын теләмисең.

Ә л м ә н д ә р. Шулай шул.

Ә җ ә л. Әйдә тор. Әкрен генә атлыйк. Нәрсә ул синең өчен өч чакрым ара. Сиңа җиңелрәк булсын өчен мин яныңнан бармам, читтәнрәк атлармын.

Ә л м ә н д ә р (урыныннан торып). Бигрәк төче теллегә әйләнгәнсең.

Ә җ ә л. Төче телледән түгел. Качып киткәнеңә ачулансам да, сокланам мин сиңа. Туксан бер яшеңдә өч чакрым җиргә җәяүләп чыгып киткәнсең. Кайтасың барын да оныткансың. Йә, ничек, ярыйсыландымы хәлең? Бәлки, чыннан да, Ястәгнәй знакумың чыкканны көтәрсең? Берәр ат юнәтеп озатып куярлар.

Ә л м ә н д ә р. Юк, кеше борчырга яратмыйм. Әйдә.

Әкрен генә бакчадан чыгып китәләр. Евстигней керә.

Е в с т и г н е й. Альмандар. Кайда син? Где ты? Шаярма, әй, балагур, шайтан!

Ут сүнә.

 

IV КҮРЕНЕШ

 

Әлмәндәр карт бакчасы. Эшләнеп бетмәгән алачык идәнендә Әлмәндәр белән Әҗәл утыралар. Вакыт — төн. Әрәмәлек ягыннан гармунга кушылып җырлаган тавышлар ишетелә.

Ә җ ә л. Ятып ял итеп ал, Әлмәндәр. Шактый юл үттең, а рыгансыңдыр.

Ә л м ә н д ә р. Акылың алтын икән. Ял итеп ал дигән булып мәңгелеккә йоклатырга җыенасыңмы?

Ә җ ә л. Нәрсә инде син. Кем дип беләсең мине ул кадәр. Син генә ул алдашасың, мин гадел эш йөртәм. Кулыңны куймаган килеш сиңа орынаммы… Синең өчен эләгәчәк миңа. Ләкин барыбер соңгы төнеңне үзеңә бирәм.

Ә л м ә н д ә р. Маташтырма.

Ә җ ә л. Валлаһи, билләһи. Төнлә алып китмим сине. Таң атканда, кояш чыгар алдыннан, көн уянганда. Күңелең гел яктыда булгач, үлемең дә яктыда булсын. Ә бүген төнлә син теләгән нәрсәңне эшли аласың.

Ә л м ә н д ә р. Җәйге кыска төндә ни эшләп булсын. Ашап туймаганны ялап туеп булмас.

Ә җ ә л. Уйла. Үкенечләрең калмыймы?

Ә л м ә н д ә р. Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем, эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткезеп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын… тагын… Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр дә, ичмасам, минем яшемә җитеп үз үлемнәре белән үлсеннәр иде. Уттан кырылмасыннар иде.

Ә җ ә л. Нәрсә әле син мескенләнеп коелып төштең, Әлмәндәр? Шундый күңелле иде синең белән, кинәт сүндең. Салындырма борыныңны, җебемә, чурту-матыр. Тор әйдә, алачыгыңны кадаклап бетерәбез.

Ә л м ә н д ә р. Төнлә шакылдау килешми. Кешеләр йоклый.

Ә җ ә л. Нишләргә соң инде синең белән?

Ә л м ә н д ә р. Китер кәгазеңне.

Ә җ ә л. Әлмәндәр…

Ә л м ә н д ә р. Китер диләр.

Ә җ ә л. Нигә инде… Мин үзем әйтеп торганда…

Ә л м ә н д ә р. Белеп тор, мин кул куйдырдым, Әлмәндәрне җиңдем дип мактанасы булма, үзем куям.

Ә җ ә л. Хет өйдәге улың, киленең, оныгың белән саубуллаш.

Ә л м ә н д ә р. Йокылары бүленмәсен.

Ә җ ә л. Ярый соң, алайса, әйтмәк бар, көчләмәк юк. Соңыннан миңа үпкәләмә. (Кәгазь белән карандашны Әлмәндәргә суза.) Әлмәндәр, кызганам мин сине, валлаһи кызганам. Сиңа ярдәм итәсем килә, ничек ярдәм итәргә белмим. (Кинәт бер фикергә килә.) Таптым! Таптым, Әлмәндәр дус? Син исән калачаксың!

Ә л м ә н д ә р (кәгазьне атып бәреп). Әйт тизрәк!

Ә җ ә л. Искәндәр! Улың Искәндәр! Фамилиягез бер, исемнәрегез охшаган. Абайламас Газраил. Сизмәслек итеп эшләрмен. Искәндәр үзе дә Әҗәл көтеп ята. Керим мин аның янына, кул куйдырып чыгыйм.

Ә л м ә н д ә р (сикереп торып). Ни дидең? Ни дидең син, явыз?! Минем бердәнбер улыма? (Әҗәлнең якасына ябыша.)

Ә җ ә л. Нишлисең, җибәр!

Ә л м ә н д ә р. Син Әлмәндәр картны?

Әҗәлне күтәреп алып җиргә сыламакчы була. Әҗәл бирешми. Көрәшәләр. Икесе дә егылып җирдә әүмәкләшәләр. Ниһаять, икесенең дә хәле бетә, бер-берсенә аркаларын терәшеп ял итәләр.

Ә җ ә л. Әйтерсең мин үзем өчен.

Ә л м ә н д ә р. Дәшмә!

Ә җ ә л. Синең өчен бит, яшисең килә бит.

Ә л м ә н д ә р. Дәшмә дим!

Ә җ ә л. Дәшмим, чурту-матыр, мәтәлеп кит. Ике тиенлек тә акылың юк. «Ала карга» дип җырлап йөрергә генә беләсең. Аңарга китсә, ала карга асыл кош та түгел әле.

Ә л м ә н д ә р. Булмасын. Ул җан иясе.

Ә җ ә л. Аның кемгә кирәге бар?

Ә л м ә н д ә р. Дөньяда булгач, кирәге бардыр.

Пауза.

Ә җ ә л. Гафу ит, Әлмәндәр. Мин Искәндәрне исеңә төшереп ялгышканмын. Синең Әлмәндәр икәнеңне онытып җибәргәнмен. Әй, дөнья, дөнья… Ассалуди, былгаруди… Карале, Әлмәндәр, теге Ястәгнәй ничек булыр? Синең урынга батмасмы?

Әлмәндәр кинәт Әҗәлгә таба борыла. Әҗәл егылып китә.

Ә л м ә н д ә р. Тагын башладыңмы?

Ә җ ә л (артка чигенеп). Булды, булды. Дәшмим, дәшмим. Зинһар, кызма. (Җирдә яткан кәгазьне алып.) Ярар, синеңчә булсын. Бөтенесе син дигәнчә булсын, мә. Мә карандаш.

Әлмәндәр, кәгазь, карандашны алып, кул куярга җыенганда, бакча рәшәткәсе янына Гөлфирә белән Мансур килеп туктыйлар. Мансур Гөлфирәгә якын килми, читтә басып тора. Әлмәндәр, кул куярга онытып, аларны күзәтә башлый.

М а н с у р. Гөлфирә, сез нигә безнең авылда тумаган икән?

Г ө л ф и р ә. Әллә нинди сораулар бирәсез сез, Мансур.

М а н с у р. Ярамыймыни?

Г ө л ф и р ә. Үзегез ничек уйлыйсыз соң?

М а н с у р. Мин уйламыйм.

Г ө л ф и р ә. Уйламагач, андый сорау бирмәгез.

М а н с у р. Авылда шулай инде. Сорауны уйлап торып бирмиләр. Тоталар да әйтәләр. Шәһәрдә генә уйлаган булалар. Уйлап, әйтерсең бездән артык җирләре бар. Алар да ике аяклы, без дә ике аяклы.

Г ө л ф и р ә. Тавык та ике аяклы, каз да ике аяклы.

М а н с у р (көлеп). Эләктереп ала беләсез сез.

Ә л м ә н д ә р. Син дә эләктереп ал, пешмәгән. Авызың ачып торасың. Бүтән чакта бик егетләнәсең бит.

Ә җ ә л. Тукта, Әлмәндәр, тыңлыйк.

Ә л м ә н д ә р. Кыз белән егет сөйләшүе сиңа ник кирәк?

Ә җ ә л. Кызык бит. Сөйләшүләре ни белән бетәр икән.

Г ө л ф и р ә. Сез нигә уеннан киттегез?

М а н с у р. Сез дә киттегез бит.

Г ө л ф и р ә. Мин нишләмәм. Миңа дәү бабай әйтте, озак йөрмә, сәгать ун тулганчы, матри, өйдә бул, диде.

Ә л м ә н д ә р. Кара курнус борынны, ничек алдаша.

М а н с у р. Әлмәндәр бабай өйдә юк. Аны күрдем мин, Антоновка авылына бара иде. Ул анда барса, ике-өч көнсез кайтмый, беләм.

Ә л м ә н д ә р. Муладис!..

М а н с у р. Ул миңа әйтте, Гөлфирәң кайтты, диде.

Г ө л ф и р ә. Ничек Гөлфирәң?

Ә л м ә н д ә р. Сынаттың, егет.

Ә җ ә л. Тик кенә утыр инде.

Ә л м ән д ә р. Ничек тик утырыйм, оныгымның кызы ич ул.

М а н с у р. Белмим инде, Әлмәндәр бабай шулай диде.

Г ө л ф и р ә. Моның өчен эләгәчәк аңарга. Ярый, сау булыгыз, Мансур, минем йокым килә.

М а н с у р. Егетләр белән сөйләшкәндә йокым килә дип әйтергә ярамый.

Г ө л ф и р ә. Ни була?

М а н с у р. Әдәпсез була, не культурный була. Авыл кызлары алай дип әйтмиләр.

Г ө л ф и р ә. Алайса, авыл кызлары янына барыгыз.

М а н с у р. Нигә алай авыл кызлары дип мыскыл итебрәк әйтәсез?

Г ө л ф и р ә. Нәрсә миңа бәйләнәсез? Кайткан саен бәйләнәсез.

М а н с у р. Сезнең белән сөйләшәсем килгәнгә. Шуңа күрә авылга кайтканыгызны көтеп кенә торам.

Г ө л ф и р ә. Әллә яратам дип әйтергә уйлыйсызмы?

М а н с у р. Уйламыйм. Яратам дип әйтер өчен нигә уйлап торырга. Яратмыйм дип әйтер өчен уйларга кирәк.

Г ө л ф и р ә. Кызык икән. Нигә алай?

Ә л м ә н д ә р. Безнең замандагыча сөйләшмиләр шул болар. Сөйләшүләре тәмле.

Ә җ ә л. Нәрсәсе тәмле инде, кырт та мырт.

Ә л м ә н д ә р. Бөтен хикмәт шунда. Безнең яшь чакта без генә сөйли идек. Хатын-кызның теле кияүгә чыгып ун елдан соң гына ачыла иде. Төннәрен кочаклаганда да түшәк читенәрәк авышалар иде, куркалар иде. Курыккан хатын-кызны кочаклауның ни тәме бар. Кочагыңа үзе шуып керсен ул. Теле белән ачуланган булсын.

Ә җ ә л. Карт азгын син, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Ту-ты.

Г ө л ф и р ә. Нигә алай? Әйтегез инде, ник дәшмисез?

М а н с у р. Әйтәм, миңа син дип дәшсәгез, әйтәм.

Г ө л ф и р ә. Сез дип үзең башладың?

М а н с у р. Мин культурныерак чыксын дип әйткән идем.

Г ө л ф и р ә (көлеп). Үләм! Көлеп үләрсең синең белән.

М а н с у р. Менә болай ул, Гөлфирә. Яратам дип әйтер өчен уйларга кирәкми. Чөнки күңелеңдәген әйтәсең. Яратмыйм дип әйтер өчен уйларга кирәк. Чөнки уйламый әйтеп ташлап ялгышуың бар. Яратмыйм дип бер әйткәч, яратам дип әйтергә соң була.

Г ө л ф и р ә. Яратам дип әйтеп тә ялгышырга мөмкин.

М а н с у р. Күңел беркайчан да ялгышмый.

Г ө л ф и р ә. Лекцияң өчен рәхмәт, истә тотармын. Син кайчан әле армиягә китәсең?

М а н с у р. Нигә алай сорыйсың?

Г ө л ф и р ә. Авылга кайткач үзем генә рәхәтләнеп йөрер идем.

М а н с у р. Быел котыласың, ике елдан тотыласың.

Г ө л ф и р ә. Ике елдан соң мин авылга кайтмыйм.

М а н с у р. Кая барасың?

Г ө л ф и р ә. Быел укырга керәм. Студент булгач, җәй көне студотряд белән китәм.

М а н с у р. Укырга керә аласыңмы соң?

Г ө л ф и р ә. Мин бит син түгел. Минем бөтенесе дә бишле.

Ә л м ә н д ә р. Үземә охшаган, мактанырга ярата. Шулай, кызым, сер бирмә. Дәү бабаң сер бирмәде дөньясында.

М а н с у р. Син, Гөлфирә, миннән котылам, дисең. Үзең мине күргәч сөенәсең.

Г ө л ф и р ә. Каян беләсең?

М а н с у р. Мансур сизә ул. Авылга да син мине сагынып кайтасың.

Г ө л ф и р ә. Менә бусы ялган.

М а н с у р. Ялган дип әйтергә ашыкма, Гөлфирә, чын дип әйтәсең бар.

Г ө л ф и р ә. Кара син нинди!

М а н с у р. Мин шундый. Элек кенә оялчан идем. Хәзер… (Көйләп.) «Менә без дә үсеп җиттек, әни». Армиягә китәбез. Армия оялчан егетләрне яратмый. Син ачуланма мине сагынып кайтасың диюемә. Аның ни гаебе бар. Мин дә бит сине сагынып көтеп торам. Күңелең мин сагынганны сизә.

Г ө л ф и р ә. Үләм, үләм!..

М а н с у р. Син нигә безнең авылда тумаган икән, дип әйткән идемме?

Г ө л ф и р ә. Әйткән идең.

М а н с у р. Безнең авылда туган булсаң, безнең авылда үскән булсаң, гел бергә булган булыр идек. Мин армиягә киткәндә, кулъяулык чигеп бирер идең…

Г ө л ф и р ә. Үләм!.. Хәзер кулъяулык чикмиләр авылда да.

М а н с у р. Син чигәр идең, Гөлфирә.

Ә л м ә н д ә р. Дөрес! Чигәр иде. Әгәр дә мин чынлап торып яратсам, комнан бау ишәр идем.

Ә җ ә л. Иштеңме соң?

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә иштеңме?

Ә җ ә л. Яратканың булмадымыни?

Ә л м ә н д ә р. Аны әйтәсең икән. Комнан бау ишеп азапланырга әллә мин җүләрме. Кыйбла җиленә сәнәк белән кадаучы түгел мин. Бау ишмәдем, Искәндәрем тугач, Йөзембикәмә бишек ясап бирдем. Кулыма балта да тотып караганым юк иде, ясаган бишегем сандугач оясы булды.

Г ө л ф и р ә. Мансур… Син… Син нигә миңа… яратам дип әйтмисең?

М а н с у р. Син яратмыйм дип әйтерсең дә…

Г ө л ф и р ә. Ә мин алай дип әйткәнче уйлап карармын.

М а н с у р (Гөлфирәне кочагына алып). Яратам, Гөлфирә.

Ә л м ә н д ә р (куанычыннан нишләргә белми). Үбешегез инде, хәерсезләр. Аның ни ояты бар.

Ә җ ә л. Әкрен, әкрен, Әлмәндәр. (Гөлфирә белән Мансур үбешкәнне күреп.) Эх, нигә мин дә кеше булып яралмаган икән!

Г ө л ф и р ә (Мансурдан читкәрәк китә). Чыннанмы, Мансур?

М а н с у р (бар көченә кычкырып). Яратам! Я-ра-та-а-а-ам!

Г ө л ф и р ә. Нишлисең, җүләр!

М а н с у р (җырга күчеп).

Уфа тараклары белән

Күңелле чәч таравы;

Үзәкләремне өзәдер

Бер елмаеп каравы.

Уфа тараклары таптым

Агыйдел буйларыннан;

Гомеремнең буйларына

Китмәссең уйларымнан.

Г ө л ф и р ә. Нишлисең, Мансур! Кешеләр ишетә.

М а н с у р. Беркем дә юк, Гөлфирә, дөньяда без икәү генә.

Ә л м ә нд ә р (Гөлфирә белән Мансур ишетерлек итеп). Ә мин?! Мине кая куясыз. Мин бар, мин — шаһит!

Мансур белән Гөлфирә Әлмәндәр тавышын ишетеп сызалар. Әлмәндәр төзәеп бакча уртасына баса.

Ә мин?! Мин бар дөньяда! Мин исән! Кит, Әҗәл. Китеп тор янымнан! Эх!.. (Мансур җырлаган көйгә җырлап бакча буйлап йөренә.)

Уфа тараклары белән

Кем чәчләрен тараган;

Фани дөнья авыр, диләр,

Кем күтәреп караган.

Уфа таракларым җуйдым

Чәчләрем тараганда…

Бакчага Өммия чыга. Аптырап Әлмәндәргә карап тора. Әлмәндәр, җырын дәвам итеп, аның каршына бара.

И туган-үскән илләрем,

Чит җиргә караганда.

Ө м м и я. Әллә инде акылың ук җиңеләйдеме, Ходаем. Өйдә югыең лабаса, Антунга китте, дигәннәрне. Кай арада кайтып җиттең? Булсаң да булырсың икән.

Ә л м ә н д ә р. Кушылып җырла миңа, килен.

Ө м м и я. Әстәгъфирулла. (Тиз генә кереп китә.)

Ә л м ә н д ә р. Надан! (Алачык янына бара-бара сөйләнә.) Дөнья ямен аңламый. Япь-яшь башларыннан йоклап яталар. Эх, егерме генә елга яшь булсам! (Алачык идәненә утырып.) Утыз гына елга. Кырык… Илле… Алтмыш… Җитмеш…

Алмагач арасыннан көянтә-чиләк күтәргән Йөзембикә чыга. Ул төсе, буе, тавышы белән Гөлфирәгә охшаган. Киеме генә башка.

Ә л м ә н д ә р. Йөзембикә!

Й ө з е м б и к ә (туктап кала, йөзен яулыгы, белән каплый). Кем ул?

Ә л м ә н д ә р. Мин бу, Йөзембикә, Әлмәндәр.

Й ө з е м б и к ә. Басма өстендә нишләп утырасың, Әлмәндәр?

Ә л м ә н д ә р. Айны саклыйм.

Й ө з е м б и к ә. Айны? Аны урлыйлармыни? Ул бит еракта, аңа кемнең кулы җитсен.

Ә л м ә н д ә р. Җирдәге айны. Иңбашларына көянтә-чиләкләр аскан айны саклыйм, Йөзембикә.

Й ө з е м б и к ә. Әллә минеме?

Ә л м ә н д ә р. Син аймыни?

Й ө з е м б и к ә. И хасиятсез. Кит, юл өстендә утырма.

Ә л м ә н д ә р. Китмәсәм, нишләтерсең?

Й ө з е м б и кә. Суга төртеп төшерермен.

Ә л м ә н д ә р. Аннары тартып алырсың да бауга элеп киптерерсең.

Й ө з е м б и к ә (көлеп). Тиледер син, иеме? Төнлә берүзең басма өстендә утырасың.

Ә л м ә  н д ә р. Син дә берүзең чишмәгә килгәнсең ич. Төн дип тормагансың.

Й ө з е м б и к ә. Көндезләрен вакытым юк.

Ә л м ә н д ә р. Минем дә вакытым юк.

Й ө з е м б и к ә. Минем әти сине мактый. Ун кеше өчен эшли, ди. Печән чапканыңны карап торган.

Ә л м ә н д ә р. Алай булгач эш пешә икән.

Й ө з е м б и к ә. Нинди эш?

Ә л м ә н д ә р. Сиңа яучы җибәрсәм, әтиең ык-мык килеп тормас.

Й ө з е м б и к ә. Минем әти яучыларны яратмый, кызларым үзләре теләгәннәргә барсыннар, ди.

Ә л м ә н д ә р. Алай булгач бигрәк тә җайлы. Көзгә туй ясарбыз.

Й ө з е м б и к ә. Мин сиңа барырга җыенмыйм да.

Ә л м ә н д ә р. Нигә?

Й ө з е м б и к ә. Син әллә нинди. Сиңа ышанып булмый. Син авылдагы бөтен кызларга да күз кысасың.

Ә л м ә н д ә р. Аның хәйләсе бар, Йөзембикә. Бүтән кызларга мин күз кыскан булып бер күзем белән генә карыйм, сиңа ике күземне тутырып карыйм.

Й ө з е м б и к ә. Миңа ник алай карыйсың?

Ә л м ә н д ә р. Бүтән кызлар сарык кебек. Үз күләгәләреннән үзләре өркеп, өерләре белән йөриләр, син берүзең, кәҗә кебек, берәүгә дә исең китми, туры басып урамның уртасыннан йөрисең.

Й ө з е м б и к ә. Әти шулай өйрәтә. Ходай ир балалар насыйп итмәгән, кызларым җебегән булмасын, ди. Беркемнән дә бер сүз әйттермәм, ди.

Ә л м ә н д ә р. Шуның өчен сиңа ирдәүкә дип әйтәләрме?

Й ө з е м б и к ә. Әйтсеннәр. Исем дә китми.

Ә л м ә н д ә р. Кил, минем янга утыр, Йөзембикә.

Й ө з е м б и к ә. Ник?

Ә л м ә н д ә р. Су анасының чәч тараганын карарбыз.

Й ө з е м б и к ә. Кешеләр күрсә…

Ә л м ә н д ә р. Син курыкмыйсың ич.

Й ө з е м б и к ә. Мин үзем генә булганда курыкмыйм.

Ә л м ә н д ә р. Берәрсе сүз әйтеп карасын, җиде бабасына иман шарты укытырмын… Нигә көләсең?

Й ө з е м б и к ә. Син усал түгел.

Ә л м ә н д ә р. Сиңа усаллар кирәкмени?

Й ө з е м б и к ә. Кирәкми. Усаллар кирәкми. (Әлмәндәргә якын килмичә генә алачык идәненә утыра.)

Пауза.

Ә л м ә н д ә р. Ай нигә якты, беләсеңме, Йөзембикә?

Й ө з е м б и к ә. Белмим, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Болытлар ышкылып йөреп шулай ялтыратып бетергәннәр аны.

Йөзембикә рәхәтләнеп көлә.

Йолдызлар нигә җемелди, беләсеңме?

Й ө з е м б и к ә. Белмим.

Ә л м ә н д ә р. Басма өстендә Мәкәрҗә чиләге кебек матур кыз утыра, кем икән ул дип, күзләрен кысып-кысып карыйлар.

Й ө з е м б и к ә. Тиле-миле!

Пауза.

Әлмәндәр, без олыгайгач та Ай шул урында торыр микән?

Ә л м ән д ә р. Юк.

Й ө з е м б и к ә. Кая китә?

Ә л м ә н д ә р. Мин аны алып төшеп, үзебезнең өй кыегына кадаклап куям.

Й ө з е м б и к ә. Алай итмә, Әлмәндәр. Бүтәннәргә дә кирәк ич Ай.

Ә л м ә н д ә р. Ярый, алайса, тимәм, урынында торыр.

Й ө з е м б и к ә. Без картаербыз микән, Әлмәндәр?

Ә л м ә н д ә р. Мескеннәр генә картая.

Й ө з е м б и к ә. Без үләрбез микән, Әлмәндәр?

Ә л м ә н д ә р. Таптың сөйләшер сүз.

Й ө з е м б и к ә. Ни сөйләшик соң?

Ә л м ә н д ә р. Мескеннәр генә үлә.

Й ө з е м б и к ә. Ходай язганнан узып булмый.

Ә л м ә н д ә р. Белмим ни язгандыр, мин укый белмим.

Й ө з е м б и к ә. Алай димә, Әлмәндәр.

Ә л м ә н д ә р. Нәрсә остабикә булып утырасың, чурту-матыр.

Й ө з е м б и к ә. Ни дигән сүз ул чурту-матыр?

Ә л м ә н д ә р. Әти Антун урысыннан өйрәнеп кайткан. Ачу килгәндә әйтә торган сүз, ди.

Й ө з е м б и к ә. Ачуланма инде, Әлмәндәр. Миңа ул сүзне әйтмә.

Ә л м ә н д ә р. Ачуны китермәсәң, әйтмәм.

Әтәч кычкырган тавыш.

Й ө з е м б и к ә (торып). Таң әтәчләре кычкыра.

Килгән ягына борылып китә башлый. Әлмәндәр, көлә-көлә, утырган урыннан тора.

Й ө зе м б и к ә (борылып). Нигә көлеп каласың, Әлмәндәр?

Ә л м ә н дә р. Су алырга оныттың.

Й ө з е м б и к ә. И синең белән… Чык басмадан.

Ә л м ә н д ә р. Ә син минем яннан үтеп кит.

Й ө з е м б и к ә. Басма тар, егылам.

Ә л м ә н  д ә р. Мин тотып калырмын.

Й ө з е м б и к ә. Әйем.

Ә л м ә н д ә р. Куркак.

Й ө з е м б и к ә. Син үзең куркак. (Алачык идәненә баса.) Кулың белән кагылма, ярыймы.

Идән буйлап атлый, Әлмәндәр идән читендә басып тора. Йөзембикә үткәндә, бер аягына гына басып, Йөзембикәне уздырып җибәрә.

Ә л м ә н д ә р. Тизрәк тутыр чиләкләреңне, аягым арды.

Й ө з е м б и к ә  т а в ы ш ы. Тилеләнмә, егыласың.

Шул сүзне генә көткәндәй, Әлмәндәр чайкалып китә. Бакчага Өммия белән Искәндәр чыгалар.

Ө м м и я. Күр, үз күзләрең белән күр.

Ә л м ә н д ә р. Күрәм, Йөзембикә, күрәм.

И с к ә н д ә р (Әлмәндәр янына килеп). Әти…

Ә л м ә н д ә р (ике аягына басып, текәлеп Искәндәргә карап тора). Улым, синме соң бу?

И с к ә н д ә р. Мин, әти, мин…

Ә л м ә н д ә р. Мин әле әниең белән сөйләшеп утырдым.

Ө м м и я. И Ходаем, шул гына җитмәгән иде.

Ә л м ә н д ә р. Килен, син дә мондамыни?

Ө м м и я (куркыбрак). Монда, әткәй, монда.

Ә л м ә н д ә р. Ачуланма инде, килен.

Ө м м и я. Ачуланмыйм, әткәй, ачуланмыйм.

Ә л м ә н д ә р. Авыр сүз әйтеп күңелеңне рәнҗеткәнем булмады бит, килен. Ачуланганда да яратып, үз итеп ачуландым.

Ө м м и я. Шулай, әткәй, шулай…

Ә л м ә н д ә р. Әй телең, килен. Бигрәк тәмле. Сандугач кебек сайрыйсың. Шундый телне кырык ел миннән яшереп яшәдең.

И с к ә н д ә р. Әти, өйгә керик.

Ә л м ән д ә р. Минем белән әрепләшү синең үзеңә дә дөнья рәхәте бит, килен. Синең юньсез ирең көн озынына өч сүз дә әйтми. Ә хатын-кыз сөйләшмичә тора алмый. Дөрес әйтәмме, килен.

Ө м м и я. Хак, әткәй, хак сөйлисең. (Искәндәргә шыпырт кына.) Малайларга, кызларга хәбәр итәргә кирәк.

Ә л м ә н д ә р. Ни сөйләшәсез, килен?

Ө м м и я. Сине мактыйбыз, әткәй.

Ә л м ә н д ә р. Шулай дөрес. Юкса, кара аны, матри, килен. Килегез, тезелешеп утырыйк әле. (Алачык идәненә утырып.) Улым, син уң ягыма, килен, син суң ягыма утыр.

Ө м м и я. Утырабыз, әткәй, утырмыйбызмы соң.

Утыралар. Өммия шикләнебрәк кырыйгарак утыра.

Ә л м ә н д ә р. Якынрак кил, килен. Менә шулай. Күрәсезме, балалар, таң ата. Озакламый кояш чыгар. (Искәндәргә.) Син нигә өстеңә кимәдең? Таң атканда салкын була. (Өстеннән казакиен салып, Искәндәр иңенә яба.)

Ө м м и я. Авырткан җирең юктыр бит, әткәй?

Ә л м ә н д ә р. Йөрәгем урынында түгел. Кош булып очып йөри.

Ө м м и я. Алай икә-ән. Болай кайда утырганыңны, нишләп йөргәннәреңне беләсеңме соң?

Ә л м ә н д ә р. Килен, бар әле Хәмдебануны чакырып кер.

Ө м м и я. Хәмдебануны?.. Йоклыйдыр ул, әткәй.

Ә л м ә н д ә р. Таң атканда йоклап яталармы?

Ө м м и я. Анысы шулай да. Син дә ятып тор… Җиңеләеп китәрсең.

Ә л м ә н д ә р. Әйткәнне тыңла, килен.

Ө м м и я. Искәндәр, нишлим?

И с к ә н д ә р. Бар, чакыр.

Ө м м и я. И Ходаем… (дия-дия бакча капкасына бара. Анда Гөлфирә белән Мансурны очрата.) Кайда йөрисең син бу вакытка чаклы? Дәү бабаң…

Г ө л ф и р ә. Нишләгән?..

Ө м м и я. Нишләгән, нишләгән… Акылы җиңеләйгән. Бар, Хәмдебану әбиеңне чакыр.

Г ө л ф и р ә. Нигә?

Ө м м и я. Белмисезмени, өйләнәм дип саташа бит. Үләм, Ходаем, адәм көлкесенә калып бетәбез. Вакытында үлә белмәсәң, шулай инде ул. Бар инде, күңеле булсын.

Ә л м ә н д ә р. Килен, үзеңә кушкан йомышны бүтәннән эшләтмә.

Ө м м и я. Үләм. Колагын кара син аның. И Ходаем… (Китә.)

Г ө л ф и р ә (тиз генә бакчага керә, Әлмәндәр янына килә). Дәү бабай…

Ә л м ә н д ә р. Сөйгән егетең нигә кермәде?

Г ө л ф и р ә. Дәү бабай…

Ә л м ә н д ә р. Бар, алып кер.

Г ө л ф и р ә. Анда беркем дә юк, дәү бабай.

Ә л м ә н д ә р. Алып кер.

Гөлфирә, бакча капкасына барып, Мансурны чакырып кертә. Мансур кыюсыз гына Әлмәндәр янына килә.

Ә л м ә н д ә р. Ник алай, әйбер урлаганда тотылган сыман киләсең?

М а н с у р. Исәнмесез, Әлмәндәр бабай. Исәнме, Искәндәр бабай.

Ә л м ә н д ә р. Исән булмый, нишлик. Ничек дидең әле, дөньяда без икәү генә, дидеңме? Шәп әйттең, муладис. Кара аны, арагызга өченче кешене кертмә, колагың борып өзәрмен. Менә, Искәндәр улым, оныгыңның кияве шушы егет була. Белә идеңме?

И с к ә н д ә р. Әти…

Ә л м ә н д ә р. Әй, сиңа сүз әйткән мин җүләр. (Гөлфирәгә.) Дәү әниеңә охшагансың икән син, кызым, бәхетле булырсың. Кил, утыр яныма. Син, кияү… Мансурмы әле исемең?

М а н с у р. Мансур.

Ә л м ә н д ә р. Илсур атлы энең дә бармы әле синең?

М а н с у р. Бар.

Ә л м ә н д ә р. Кайда ул?

М а н с у р. Йоклыйдыр.

Ә л м ә н д ә р. Алып кил.

М а н с у р. Мондамы?

Ә л м ә н д ә р. Алып кил дигәч, монда була инде.

Г ө л ф и р ә. Дәү бабай…

Ә л м ә н д ә р. Йокысыннан уяна алмаса, күтәреп алып кил. Бар инде, бар. Егет кеше ике әйткәнне көттерми.

Мансур чыгып китә.

И с к ә н д ә р. Әти, өйгә керик.

Ә л м ә н д ә р. Бакчага кунаклар чакырдым, өйгә кереп качыйммы? Дөрес бит, кызым?

Г ө л ф и р ә. Дәү бабай, син кыланасыңмы?

Ә л м ә н д ә р. Ни дидең?

Г ө л ф и р ә. Син кыланасың гына бит, әйеме?

Ә л м ә н д ә р. Дәү бабаң гумере буе кыланчык булды, кызым.

Бакча капкасы янында Хәмдебану белән Өммия.

Ө м м и я. Нишләтәсең инде, Хәмдебану. Элек тә тулы түгел ие, хәзер булганы да чыгып беткән. Оят инде, оят.

Х ә м д е б а н у. Хәерле булсын.

Ә л м ә н д ә р. Килгәч нигә керми торасың, Хәмдебану!

Х ә м д е ба н у. Керәм, Әлмәндәр абзый, керәм.

Өммия белән алачык янына киләләр.

Ә л м ә н д ә р. Йоклый идеңме, Хәмдебану?

Х ә м д е б а н у. Юк, Әлмәндәр абзый, уянган идем.

Ә л м ә н д ә р. Берьялгызың күзгә йокы кермидер шул. Менә мин дә йоклый алмыйм.

Х ә м д е б а н у. Йокларсың, Алла боерса.

Ә л м ә н д ә р. Йокларбыз, диген, Хәмдебану.

Х ә м д е б а н у. Әй Алла…

Ө м м и я. Сөйләмә дә инде.

Ә л м ә н д ә р. Кияүгә чыкмыйм дисең инде, алайса, Хәмдебану?

Х ә м д е б а н у. Чыгарбыз, Әлмәндәр абзый, чыгарбыз.

Ә л м ә н д әр. Кемгә?

Х ә м д е б а н у. Кемгә дип… Әй Алла… Исән-сау терел дә, чыгарбыз.

Ә л м ә н д ә р. Мин авырумыни?

Х ә м д е б а н у. Юк, Әлмәндәр абзый, Алла сакласын.

Ә л м ә н д ә р (кинәт көлә башлый. Көлеп туктагач). Әй, килен, килен. Каенатаңны ничек чирләтергә белми аптырыйсың ла инде. Авырмыйм мин, Хәмдебану, тап-таза мин.

Х ә м д е б а н у. Шулай булмый соң… Шулай, Әлмәндәр абзый.

Ә л м ә н д ә р. Кил әле, утыр әле яныма. Кит, улым, читкәрәк, кыз белән егет сөйләшкәнне тыңлап утыру гөнаһ. Утыр, Хәмдебану, курыкма, тимим.

Х ә м д е б а н у. Утырам, Әлмәндәр абзый, нидән куркыйм. (Утыра.)

Ә л м ә н д ә р. Әгәренки кулым белән ялгыш кагылсам, колак төбемә утыртырсың, ярыймы. Теге вакытта түбән очның Бозау Закирга суккан шикелле итәрсең. Хәтереңдәме?.. Егерме биш яшендә ирсез калып берәүне дә якын җибәрмәдең шул. Һаман берьялгызың. Үзсүзле хатын булдың, Хәмдебану. Димләп карадым, гумереңне заяга үткәрмә, интекмә дип, бүтәннәргә димләп карадым, ачуланган чакларым булды. Сүземне тыңламадың. Үземә кияүгә чык дип бәйләндем — ачуландың. Рәхмәт, рәхмәт, Хәмдебану, сынатмадың. Ирең мәрхүмне рәнҗетмәдең. Әгәренки мин хөкүмәт башында торсам, синең кебекләргә мидал бирер ием. Ишетәсеңме, Гөлфирә кызым?

Өй ягыннан бакчага Евстигней чыга.

Е в с т и г н е й. Альмандар, ай, Альмандар!..

Ә л м ә н д ә р. Здич мин, Ястәгнәй.

Е в с т и г н е й (алачык янына килеп). Син — шайтан, Альмандар. Кая качтың? Бакча чыгам — син юк. Аптыраш. Бригадирга барам, ат бир әйтәм, Альмандар барам. Начар, Альмандар. Дус качкан, начар. Килям. Ызба керәм — юк. Тыңлыйм — гур-гур-гур — син тавыш.

Ә л м ә н д ә р. Садис, Ястәгнәй. Малы-малы балакыем. Сын, сноха, дучка, Хәмдебану сидим балакыем, хураша. День идет, сулныцы идет.

Е в с т и г н е й (башкаларга). Якшимисиз?

Ө м м и я. Зрастуй, Ястәгнәй дәдәй. Старик ни слушай. Маклашка давай. Один сад ходит, писнә пают. (Гөлфирә көлгәнне күреп.) Нигә көләсең?

И с к ә н д ә р. Сөйләшә белмәсәң, тик тор, Өммия!

Ө м м и я. Сез генә оста инде.

Е в с т и г н е й. Ничево! Якши, якши, килин. (Әлмәндәр янына утырып.) Ну, как кайткан? Мин курыккан.

Ә л м ә н д ә р. Хураша, Ястәгнәй. Ассалуди, былгаруди. Спасибы.

Йоклаган Илсурны күтәреп, Мансур керә. Бакчага кергәч уятырга тырыша.

М а н с у р. Уян диләр! (Колагын уып.) Уян! Илсур тиберченә.

Ә л м ә н д ә р. Тимә! Ник тиясең малайга.

М а н с у р. Уянмый ич.

Илсурны җиргә бастыра. Илсур җиргә утыра, күзләрен уа.

Ә л м ә н дә р. Кешене шулай уяталармы, кит яныннан. (Илсур каршына тезләнеп.) Нәрсә, йоклаулары бик тәмлемени? Йокла, йокла.

Илсур, күзләрен ачып, Әлмәндәргә карап тора.

Таныдыңмы? Мин ич бу. Канфит кирәкме?

И л су р. Кирәкми.

Ә л м ә н д ә р. Бал ашыйсың киләме?

И л с у р. Ю-ук.

Ә л м ә н д ә р. Алма биримме?

И л с у р. Бирмә.

Ө м м и я. Интектермә инде баланы.

Ә л м ә н д ә р. Илсур, мин китәм бит.

И л с у р. Кая?

Ә л м ә н д ә р. Әллә кая, бүтән кайтмыйм.

И л с у р. Китмә.

Ә л м ә н д ә р. Уянсаң, китмим.

И л с у р. Мин йокламыйм.

Ә л м ә н д ә р. Менә муладис. Яле бер җырлап җибәр.

И л с у р. Җырлыйсым килми.

Ә л м ә н д ә р. Мин җырлыйммы соң?

И л с у р. Җырла.

Ә л м ә н д ә р (көйләмичә генә).

Без андый малай түгел,

Без мондый малай түгел:

Безнең башлар балык түгел,

Куырып ашамаслар.

И л с у р (елмаеп). Алай түгел.

Ә л м ә н д ә р. Ничек соң?

И л с у р. Беләсең. Юрый-марый гына кыланасың.

Ә л м ә н д ә р. Кыланмыйм инде. Онытканмын. Шуңа күрә сине чакырып китердем.

И л с у р. Көләсең.

Ә л м ә н д ә р. Көлмим ич инде.

И л с у р (көйләмичә генә).

Без андый малай түгел,

Без мондый малай түгел:

Кая барсак та ярыйбыз,

Күгәргән калай түгел.

Ә л м ә н д ә р. Муладис! Әйдә, хәзер көйләп…

И л с у р. Алма бир.

Ә л м ә н д ә р. Алмамы? Бирәм. Ал үзең өзеп.

И л с у р. Син үзең бир.

Ә л м ә н д ә р. Үземме? Хәзер, хәзер… (Якындагы алмагачтан алмалар өзеп, Илсур алдына өеп куя.) Менә… булдымы?

И л с у р. Булды. (Җырлый.)

Без андый малай түгел лә,

Без мондый малай түгел.

Илсурга Әлмәндәр кушыла.

Кая барсак та ярыйбыз,

Күгәргән калай түгел.

Әлмәндәрнең күзе алмагач артында басып торган Әҗәлгә төшә.

Ә л м ә н д ә р. Яле, Илсур, тагын берне сыздыр. «Шыр-дый»ны…

И л с у р. Мин җырлыймын бырдыйны,

Бырдый белән шырдыйны.

Мин җырлаганны ошатмасаң,

Үзең җырла шундыйны.

Илсур җырлаганда, Әлмәндәр Әҗәл янына бара. Әҗәлнең кулыннан кәгазь-карандаш алып, кәгазьне Әҗәлнең сыртына җәеп, кул куя. Җырның соңгы ике юлын кабатлап җырлап алачык янына килә.

Ә л м ә н дә р. Мин җырлаганны ошатмасаң, Үзең җырла шундыйны.

Ут сүнә.

 

Эпилог

 

Пролог һәм интермедиядәге күренеш. Сәхнәнең бер ягыннан Газраил, икенче ягыннан Әҗәл чыга.

Г а з р а и л. Кайда Әлмәндәр?

Ә җ ә л (кәгазьне сузып). Алыгыз, сезнеңчә булды.

Г а з р а и л. Кайда үзе?

Ә җ ә л. Алгы бүлмәдә утыра.

Г а з р а и л. Алып кер.

Алгы  бүлмәдә  Фәрештәнең  чәрелдәп  кычкырганы  ишетелә  һәм Фәрештә атылып Газраил кабинетына килеп керә.

Г а з р а и л. Ни булды?

Ф ә р е ш т ә (кытыкланып). Ул, ул мине кочаклый.

Г а з р а и л. Кем?

Ф ә р е ш т ә. Карт.

Ә җ ә л. Карт түгел, Әлмәндәр. Әлдермештән Әлмәндәр.

Алгы  бүлмәдән  Әлмәндәрнең «Бырдый  белән  Шырды»е яңгырый.

Пәрдә төшә.

 

Әсәрнең тексты Туфан Миңнуллинның ун томлыгындагы нөсхәсенә нигезләнеп әзерләнде:

Миңнуллин Туфан. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 2 том, 7-56 битләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

Фикереңне язып калдыр

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган