ГӨРГӨРИ КИЯҮЛӘРЕ

Ике пәрдәле этнографик музыкаль комедия

 

Комедия керәшен сөйләменең Кама аръягы диалектында язылды.

 

КАТНАШАЛАР:

Г ө р г ө р и — Үрбаш авылының үҗәт кылыклы кешесе.

К ә т е р н ә — Гөргөринең суз тыңлаучан ипле катыны.

Ү р и н ә — Гөргөринең чибәр кызы.

Җ а г р а п — Үрбашның «әтәче».

Б ә ч к е — Үрбашның, «эш аты».

М и к у ш — Үрбашның «бозавы».

А н у к — Үрбашның кәттә кызы.

Г ө р п и н ә — Микушның чәчрәп торган әнисе.

П а л ы й — җаучы. Җәше туксан җагына авышкан, кәтере җугала башлаган карчык.

Ә ү д ә к и — ул да җаучы. Җәшен авылдашлары белми, ләкин үзе белә. Кәтере бик җакшы карчык.

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Гөргөри җортының капка төбесе. Өч тәрәзәле ызба. Ызба каршында рәшәткәле бакча. Пәрдә ачылганда капка төбендәге эскәмиядә Гөр­гөри белән Кәтернә җыр сузып утыралар. Җәй башы. Кичке эң­гер-меңгер.

 

Аклылардай җаулыккай шул бик, әй, ямьле, әй, әләй,

Җәйге көнне җәеп бәйләргәй;

Үрбашның буйлары да шул бик ямьле, әй, әләй,

Уйнап-көлеп җәйне җәйләргәй.

 

Әкрен генә тәрәзә ачыла. Үринәнең аяклары күренә, аннан — гәү­дәсе. Оста гына шуып җиргә төшеп җитәм дигәндә, әтисе Гөргөри аны күреп ала.

 

Г ө р г ө р и. Кая барасың? (Үринә туктап кала.) Кая барасың?! Кер!..

Ү р и н ә. (телләшергә җыенып). Кая керим?

Г ө р г ө р и. Каян чыктың?

Ү р и н ә. Ызбадан.

Г ө р г ө р и. Ызбага кер. Нәстә дип әйттем?

Ү р и н ә. Ызбага кер, дидең.

Г ө р г ө р и. Ник кермисең?

Ү р и н ә. Керәсем килми.

Г ө р г ө р и. (җирдә җаткан чыбыкны алып). Кәзер ке­рәсең килер.

К ә т е р н ә. (Гөргөринең кулына җабышып). Җә инде, җә…

Г ө р г ө р и. Сиңа да кирәкме?

К ә т е р н ә. (рәшәткә кырына барып). Бар, кызым, бар, тыңла атаңны, колкын беләсең.

Ү р и н ә. (ызбага керә. Тәрәзәдән башын тыгып). Сез җоклагач, барыбер качам мин.

Г ө р г ө р и. Җап тәрәзәне! (Тәрәзә җабылгач, бүленгән җырын дәвам итә.)

Ак та каеннарның да шул бөресен, әй, әләй,

Кулларыңа тотып җөрерсең.

Төшләреңдә мине дә шулай күрерсең, әй, әлей,

Өннәреңдә җылап җөрерсең.

К ә т е р н ә. Бигрәк инде без. Кансирттагы сыман. (Киемнәрен карап.) Болай инде хәзер кансиртта гына кие­нәләр.

Г ө р г ө р и. Син әллә артистлардан кимме? Мин дә…

К ә т е р н ә. Үринә әйтә, үтерсәгез дә кимим ул иске киемнәрне, ди.

Г ө р г ө р и. Әбисенең күлмәген кияргә җирәнәме?

К ә т е р н ә. Җирәнүен җирәнмидер дә, ояладыр.

Гөргөря. Җалангач җөрергә оялмыйлар, җараусыз бәндәләр. Ничава, өйрәтәм мин аны.

К ә т е р н ә. Гумер буена капка төбендә Үринәне сак­лап утырырбызмы?

Г ө р г ө р и. Кирәк булса, утырырбыз.

К ә т е р н ә. Үринә — җиткән кыз.

Г ө р г ө р и. Сез кыз-катыннар туганда ук җитлегеп туасыз. Үзең дә унсигез дә тулмас борын атылып чыктың кияүгә.

К ә т е р н ә. Үзең җалындың бит.

Г ө р г ө р и. Җегетләр җалынган саен кияүгә чыгалар­мы? (Тәрәзә ачылып, Үринәнең аягы күренүгә.) Җап тәрә­зәңне!.. (Тәрәзә җабылгач.) Суктырам мин синең ул кы­зыңны.

К ә т е р н ә. Җә, җә, кызма. Җүри генә үрти ул сине. Ата казны үртәгән сымак.

Г ө р г ө р и. Җүри генә үртәргә мин кем аңа?.. Күрсә­термен ата каз.

К ә т е р н ә. Әй, Гөргөри, Гөргөри! Булмый инде, борын заманны кире кайтарып булмый инде ул. Алар үзләренчә җәшиләр инде.

Г ө р г ө р и. Җу-ук, минемчә җәшәп карасын. Ике кы­зың үзләренчә җәшәп ни булды? Икесе дә әтисез бала үс­терәләр.

К ә т е р н ә. Нишләп?.. Әтиләре бар ич аларның.

Г ө р г ө р и. Читтә җәшәгән әти әтимени ул? Җу-ук, монысын кияүгә үзем бирәм. Әүвәлгечә итеп — бөтен җоласына туры китереп бирәм. Мәңге бергә җәшәрлек итеп бирәм.

Ү р и н ә. (тәрәзәдән башын тыгып). Мин барыбер син тапкан кияүгә чыкмыйм.

Г ө р г ө р и. Чыгарсың. Җап тәрәзәне! (Тәрәзә җабылгач.) Җөргән җегете бармы аның?

К ә т е р н ә. Булмый диме, көтүләре белән җөриләр.

Г ө р г ө р и. Көтүләре белән?

К ә т е р н ә. Кызлар матур булгач шулай инде ул. Үзе кайсын җаратадыр, белмим.

Г ө р г ө р и. Көтүдә кемнәр бар?

К ә т е р н ә. Топыйның Җаграпы.

Г ө р г ө р и. Топый малаемы? Тапкан икән җегет. Нәстә була инде бу? Топый үзе синең арттан җөрде, малае кызыңның артыннанмы?

К ә т е р н ә. Нигә аны миңа әйтәсең, кызыңа әйт.

Г ө р г ө р и .Әйтермен дә, җөрмәсен шалапутлар белән… Тагын кем бар көтүдә?

К ә т е р н ә. (агач күләгәсендә басып торган Микушка күрсәтеп). Берсе әнә.

Г ө р г ө р и. Кем ул?

К ә т е р н ә. Ибан Микушы.

Г ө р г ө р и. Шул да Үринә артыннан җөриме?

К ә т е р н ә. Җөрми нишләсен, җегет бит.

Г ө р г ө р и. (агач җанына барып). Никәл, җегет? Чык монда, нигә анда постың? (Агач артыннан чыккан Микуш­ка.) Нишләп җөрисең монда? Сиңа әйтәм, әллә ишетми­сеңме?

М и к у ш. Ишетәм, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Ишеткәч әйт, нишләп җөрисең монда? Минем җанга килдеңме?

М и к у ш. Җук, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Кәтернә тутаң җанына килдеңме?

М и к у ш. Җук, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Үринә җанына килдеңме? Ник дәшмисең?

М и к у ш. Әйе, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Үринә җанына килгәч, нигә анда посып торасың? (Микуш дәшмәгәч.) Бар, бактың уздырып җөрмә. Үринә чыкмый урамга.

М и к у ш. Ник, Гөргөри дәй?

Г ө р г ө р и. Мин чыгармыйм.

М и к у ш. Ник, Гөргөри дәй?

Г ө р г ө р и. Синең белән җөрттерәсем килми.

М и к у ш. Ник, Гөргөри дәй?

Г ө р г ө р и. Син җебегән җегет. Җегет кеше бозау ке­бек ник-мик дип тормый ул. Бар, бар, җөрмә безнең ызба тирәсендә. (Китә башлаган Микушка.) Туктале, тукта. Кил әле монда. Җаратасыңмы син Үринәне?.. Әйт инде.

М и к у ш. Җаратам, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Бик җаратасыңмы?

М и к у ш. Бик, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Бик җараткач нишләргә җыенасың инде?

М и к у ш. Ничек инде нишләргә?

Г ө р г ө р и. Менә мин Кәтернә тутаңны бик җараткач, өйләндем.

М и к у ш. Мин әле уйлаганым җук, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Синең өчен кем уйлый инде. Әниеңме?

М и к у ш. Мин дә уйлыйм инде анысы.

Г ө р г ө р и. Бар инде, алайса, Микуш, әйбәтләбрәк уй­ла. Аннары Үринә җанына килерсең, җарыймы?

М и к у ш. Җарый, Гөргөри дәй. (Чыга башлый да җа­ңадан әйләнеп керә.) Мин уйладым, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Нәрсә уйладың, Микуш?

М и к у ш. Мин Үринә артыннан өйләнер өчен җөрим. Өйләнергә бакыт дип әни дә әйтә.

Г ө р г ө р и. Җакшы, Микуш, җакшы. Алайса, әниеңә әйт инде син, без Үринәне әүвәлгечә итеп, җоласына туры китереп бирәбез кияүгә.

М и к у ш. Нәстә соң ул әүвәлгечә җола?

Г ө р г ө р и. Синең әниең бик күпне белә. Аңардан со­ра, җарыймы?

М и к у ш. Җарый, Гөргөри дәй. (Китә.)

Г ө р г ө р и. Җарый, Микуш, җарый.

К ә т е р н ә. Җолаңа туры китереп, шуңа бирәсеңме инде Үринәне?

Г ө р г ө р и. Бирәм, ике дә уйламыйм.

Ү р и н ә. (тәрәзәне ачып). Мин барыбер сез тапкан кияүгә чыкмыйм.

Г ө р г ө р и. Җап тәрәзәне.

К ә т е р н ә. Бигрәк быламык шул инде бу Микуш. Әнисенә бераз да окшамаган, бигрәк быламык.

Г ө р г ө р и. Бүтән кияүләрең бик җакшы инде. Ташла­дылар да киттеләр кызларыңны. Җакшымы, җаманмы, әүвәлгечә итеп, җола буенча бирәм Үринәне. Бетте-китте…

К ә т е р н ә. Җола да җола, дисең… Үзең беләсеңме сун ул җоланы?

Г ө р г ө р и. Бөтен кешене дә үзең кебек надан дип уй­лама.

К ә т е р н ә. Шул надан белән җәшисең бит әле.

Г ө р г ө р и. Шуңа җәшим дә инде. Күпне белсәң, бер көн дә тотмаган булырыйм. (Җыр тавышы ишетеп.) Кем ул матур итеп безнеңчә җырлый?

К ә т е р н ә. Мәтүш Бәчкәсе түгелме сун?

Г ө р г ө р и. Ул да көтүдәме? Үринә тирәсендә җөриме?

К ә т е р н ә. Җөри инде, җөри, барысы да җөриләр. Әйдә, керәбез.

Г ө р г ө р и. Тукта!.. (Җырны тыңлый.) Монда килә. (Читкәрәк китеп. Кәтернәне чакыра.) Кил мондарак. (Кой­ма чатына посалар.)

Б ә ч к е. (җырлап керә).

Күлдә балык җөзәдер лә,

Су салкынын сизәдер, ай, сизәдер;

Авылыбызда бер чибәр бар,

Үзәгемне өзәдер, ай, өзәдер.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк

Ишетергә сандугач сайрауларын.

Кара шомырт чәчләре лә

Шомарадыр тараса, ай, тараса;

Утларымны җибәрәдер

Бер җылмаеп караса, ай, караса.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк

Ишетергә сандугач сайрауларын.

Җырлап-җырлап та Үринәнең нурлы йөзен күрү бәхетенә ирешә ал­магач Бәчке җырлый-җырлый моңаеп китә башлый.

Г ө р г ө р и. (җәшеренгән җиреннән чыгып). Әй, Бәчке, туктале, тукта…

Б ә ч к е. Исәнмесез, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Сине күргәнче исән идем әле болай, дәлше ничек булыр. Син Үринә җанына килдеңме? Әйтмә, әйтмәсәң дә күренеп тора. (Тәрәзәгә карап кычкыра.) Үринә… Үринә, сиңа әйтәм!.. (Өйдән бернинди тавыш ишетел­мәгәч.) Җоклаган, урамга чыгармаганыем, үпкәләп җоклаган. Нигә чыгармадың дип ник сорамыйсың? Әйтермен. Син миңа шуны әйт, җаратасыңмы Үринәне? Оялма, әйт.

Б ә ч к е. Җаратам..

Г ө р г ө р и. Чынлап җаратасыңмы, болай гынамы?

Б ә ч к е. Болай гына җаратмыйлар инде.

Г ө р г ө р и. Маладис! Кыз — синеке.

Ү р и н ә. (тәрәзәне ачып). Мин барыбер аңарга кияү­гә чыкмыйм.

Г ө р г ө р и. Җокламаган икән. Чык әле монда, чык, чык…

Ү р и н ә. Чыкмыйм.

Г ө р г ө р и. Кәтернә, кайда минем чыбык?

Б ә ч к е. Кирәкми, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Нәрсә кирәкми, Үринә кирәкмиме?

Б ә ч к е. Аны әйтмим… Мин үзем…

Г ө р г ө р и. Нәрсә үзең?.. Үзең җырлап карадың бит. Чыкмады бит. Үринә!.. (Кәтернәгә.) Бар, алып чык. (Кә­тернә капкадан кереп киткәч.) Син, Бәчке, оялма, җегет бул. Җырлавың ошады. Үзебезчә җырладың.

Б ә ч к е. Мин әрбакыт үзебезчә җырлыйм.

Г ө р г ө р и. Маладис. (Капкадан чыккан Үринәнең ку­лыннан тотып.) Утыр шушы эскәмиягә. Син дә утыр, Бәчке. Беркая да китмисез, шушында гына сөйләшәсез… Әйдә, Кәтернә. (Кәтернәне җитәкләп, чыбыгын сөйрәп кереп китә.)

Б ә ч к е. Нишләгән ул Гөргөри дәй?

Ү р и н ә. Белмәдеңмени, сизмәдеңмени? Мине сиңа кияүгә бирә. Җырлавың бик ошады бит.

Б ә ч к е. Син нигә миннән көләсең, Үринә?

Ү р и н ә. Син нигә минем арттан йөрисең? Җаратмыйм мин сине. Җырласаң да җаратмыйм. Җырлаганыңны әти җарата, аңа өйлән. Мине урамга чыгармый… Син килгәч, чыгарды. Мин барыбер сиңа кияүгә чыкмыйм.

Б ә ч к е. Мин бит әле сиңа, миңа кияүгә чык, дип әйт­кәнем җук.

Ү р и н ә. Алай булгач, ник килдең?

Б ә ч к е. Җаратканга.

Ү р и н ә. Әллә бүтән сүз белмисең дэме?

Б ә ч к е. Беләм.

Ү р и н ә. Белсәң, әйт бүтән сүз.

Б ә ч к е. Әйтәм.

Ү р и н ә. Әйт, нигә әйтмисең?

Б ә ч к е. Миң сине җаратам, Үринә.

Ү р и н ә (көлә). Җырлап та күрсәт инде. Булгач бул­сын.

Б ә ч к е. Җырлап та күрсәтәм. (Җырлый.)

Кара бөдрә чәчкәйләрең

Шомарадыр тарасаң, ай, тарасаң;

Җөрәгемә җал буладыр, ай,

Бер җылмаеп карасаң, ай, карасаң.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк

Ишетергә сандугач сайрауларын.

Ү р и н ә. Җырлавын әйбәт җырлыйсың да, тик әллә кайчангы җырлар. Искереп беткән җырлар.

Б ә ч к е. Җыр искерми, Үринә.

Ү р и н ә. Син мине өйрәтмә, җарыймы… Син Җаграптан куркасыңмы?

Б ә ч к е. Нигә мин аңардан куркыйм?

Ү р и н ә. Ул синнән көчлерәк.

Б ә ч к е. Булса соң…

Ү р и н ә. Ул да мине җарата.

Б ә ч к е. Җаратса соң…

Ү р и н ә. Ул сиңа әйтсә, Үринә җанында җөрмә, дисә?

Б ә ч к е. Дисә суң…

Ү р и н ә. Син нәстә дип әйтәсең?

Б ә ч к е. Ә син нәстә дип әйтәсең?

Ү р и н ә. Мин нәстә дип әйтәмме? Мин болай дип әй­тәм… (Сикереп тора да җөгереп чыгып китә.)

Г ө р г ө р и (капкадан атылып чыгып). Үринә!.. Борыл кәзер үк!.. (Үринә борылмагач.) Кәтернә!.. (Капкадан чык­кан Кәтернәгә.) Бар, алып кайт кызыңны. Әгәр дә кайтмаса, үзең дә кайтма. Аналы-кызлы икәү бергә гүләйт итеп җөрерсез.

Б ә ч к е. Гөргөри дәй…

Г ө р г ө р и. Син тик тор. (Кәтернәгә.) Бар!.. Мә чы­быкны! (Кәтернә чыбыкны сөйрәп чыгып киткәч.) Син җегетме? Җегет булгач, кызлар белән шулай сөйләшәләрме?

Б ә ч к е. Җәшләр сүзен тыңлап тору килешми инде, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Тыңларлык сүзегез булдымы сун сезнең?..  Җырлавың әйбәт. Кыз — синеке. Качып бер җиргә китә алмас. Син нигә аңа, кияүгә чык, дип әйтмәдең? Үзең җаратам дисең? Үзең кияүгә чык, димисең.

Б ә ч к е. Ничек инде…

Г ө р г ө р и. Җаратасың икән — өйләнәсең, җаратмыйсың икән — җөрмә. Аңладыңмы?

Б ә ч к е. Аңладым, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Ашыкма, әле мин бөтенесен дә әйтеп бе­термәдем. Җиңел генә өйләнмәкче буласың, ә? Җу-ук… Шәли-иш… Мин, беләсең килсә, кызым Үринәне әүвәлгечә итеп, җоласына китереп кияүгә бирәм. Беләсеңме җоланы?

Б ә ч к е. Кем белә инде аларны, Гөргөри дәй?

Г ө р г ө р и. Әүвәлеге җырларны беләсең ич.

Б ә ч к е. Аларын җырлап торалар бит аның.

Г ө р г ө р и. Беләсеңме, Бәчке? Мин сине җаратам. Син ат кебек эшлисең. Эшләгән кешене җаратам мин. Тик, ни инде, Үринәне әүвәлегеләр җоласы белән бирәм. Син үзең белмәсен, берәр карчыктан сора. Үзем әйтер идем дә, җарамый. Әти кеше бит мин.

Б ә ч к е. Әүдәки әби белә микән?

Г ө р г ө р и. Кая инде ул! Белгәнен дә оныткан. Палый карчык белән сөйләшеп кара син, Бәчке. (Үринәне җитәк­ләп кайтып кергән Кәтернәгә.) Бар, өйгә кертеп биклә.

Кәтернә белән Үринә кереп китәләр.

Б ә ч к е. Гөргөри дәй, әллә әүвәлегеләр кызларны бик­ләп тотканнармы?

Г ө р г ө р и. Син мине тикшермә, Бәчке кияү. Үринәне аласың килсә, мин әйткәнне эшлә. Сау бул, Бәчке кияү.

Бәчке китә.

Кәтернә (капкадан чыгып). Оятка калдырасың син мине. Бозау җитәкләп җөргән кебек кыз җитәкләп җөрергә…

Г ө р г ө р и. Кыз җитәкләп җөрисең килмәсә, кыз тап­мыйлар аны. Ничә кыз табып, бер җегет юк.

К ә т е р н ә. Мин кызларымны җилдән тапмадым. Үзең кайда идең?

Г ө р г ө р и. Күп сөйләмә! Бар, кер, кызыңны җаның­нан җибәрмә.

К ә т е р н ә. Үзең дә кер.

Г ө р г ө р и. Әйткәнне тыңла.

К ә т е р н ә. Бигрәк җауызландың, Гөргөри. Алай тү­гел идең. Аерым җоклый башладың.

Г ө р г ө р и. Синең җанга җатсам, уйларга мишәйт итә­сең. Үринәне кияүгә бирәбез дә, кочагыңнан да чыкмам.

К ә т е р н ә. Шулай итәрсең, җарыймы, Гөргөри? (Гөргөригә сыена.)

Г ө р г ө р и (Кәтернәне иркәләп алганнан соң). Булды, булды, җитте, бар. Мин дә кәзер керәм. (Кәтернәне озата да утыргычка утыра. Офыктан тәгәрәп чыккан түгәрәк ай­га карап әкрен генә җыр суза. Ул башлаган җырны кем­дер дәвам итә. Үрбаш авылы кызы Анук икән. Аның җы­рын Гөргөри сихерләнеп тыңлый. Менә Анук үзе дә күренә. Бөтен урамны бер итеп җырлап килә.)

Урман авызлары — тарлар авыз,

Агач башы — сары балавыз.

Вак балыклар уйный

Агыйделнең җәмле суында.

Сагынган да саен күрешергә

Җырак булыр безнең арабыз.

Вак балыклар уйный

Агыйделнең җәмле суында.

Анукка каршы Җаграп килә.

Җ а г р а п. Прибет, Анук!.. (Анук, аның сәламен дә алмыйча, җырын өзмичә җулын дәвам итә. Җаграп аның җулына төшә.) Мине ишетмәдең мәллә? (Анук игътибар итмәгәч.) Нишлисең син, ә?

А н у к. Ишетмисеңмени, җырлыйм ич.

Җ а г р а п. Мин синең җырлаганыңны ишетәм. Син ник мине күрмисең?

А н у к. Менә күрдем ич инде.

Җ а г р а п. Нигә исәнләшмисең?

А н у к. Исәнләшәсем килми.

Җ а г р а п. Ник килми?

А н у к. Үринә белән исәнләш. Син бит аның җанына киләсең чаба-чаба. Аңа өйләнергә җөрисең, ди. Дөресме?

Җ а г р а п. Дөрес булса, нәстә?

А н у к. Өйлән инде, өйләнеп кара.

Җ а г р а п. Көнләшәсеңмени?

А н у к. Бик исем китте. Барыбер минем кулга кала­сың.

Җ а г р а п. Ничек калам?

А н у к. Гөргөри дәй Үринәне сиңа бирми.

Җ а г р а п. Кемгә бирә?

А н у к. Синнән әйбәтрәккә.

Җ а г р а п. Кем инде ул миннән әйбәтрәк?

А н у к. Койрыклы җен. Җөрмә монда, әйдә су буена.

Җ а г р а п. Бармыйм.

А н у к. Ник?

Җ а г р а п. Куркам.

А н у к. Кемнән?

Җ а г р а п. Синнән.

А н у к. Мин шундый куркынычмыни?

Җ а г р а п. Җук.

А н у к. Алайса, ник куркасың?

Җ а г р а п. Миңа өйләнергә кирәк. Болай җөреп туй­дым.

А н у к. Ник миңа өйләнмисең?

Җ а г р а п. Сиңа өйләнергә җарамый миңа.

А н у к. Ник?

Җ а г р а п. Без икебез дә бер төсле. Синең белән җөрергә генә әйбәт. Мин Үринәгә өйләнәм, синең белән җөрермен. Үринә — көндәлеккә, син — кешелеккә.

А н у к. Нәстә-ә-ә?

Җ а г р а п. Кил әле монда, нәстә икәнен әйтәм.

А н у к. Барыбер үптермим. (Үзе Җаграп артыннан бара. Агач артында аның чытлыкланып көлгәне ишетелә. Аннан, чыркылдый-чыркылдый чыгып йөгерә.)

Җаграп рәшәткә җанына килеп сызгыра. Аның сызгыруына Гөргөри сызгырып җавап бирә. Җаграп аптырап җак-җагына карана да тагын сызгыра. Гөргөри дә сызгыра. Шулай берничә тапкыр сызгырышкач, Җаграп Гөргерине күреп алып, аның җанына килә.

Җ а г р а п. Прибет, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Арумы, Җаграп, арумы?

Җ а г р а п. Үринә кайда, Гөргөри дәй?

Г ө р г ө р и. Өйдә.

Җ а г р а п. Нигә чыкмый?

Г ө р г ө р и. Чыгасы килмидер.

Җ а г р а п. Бар әле, чакырып чык әле.

Г ө р г ө р и. Минме?

Җ а г р а п. Сиңа әйткәч, син инде, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Оялмыйсыңмы?

Җ а г р а п. Җук, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Шулай шул — сезнең нәселегез белән оят­сыз нәсел. Шалапутлар.

Җ а г р а п. Син безнең нәселгә тимә, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Тисәм, ни диярсең?

Җ а г р а п. Кызыңны алсам, киявең булам бит…

Г ө р г ө р и. Кызымны бирсәм, киявем булырсың.

Җ а г р а п. Кәзер кызларны атасыннан сорап тормый­лар, Гөргөри дәй. Бар, чакыр инде, ату китәм бит.

Г ө р г ө р и. Сау бул.

Җ а г р а п (рәшәткә җанына килеп кычкыра). Үринә-ә!

Тәрәзә ачыла, анда Үринәнең башы күренә. Кәтернәнең кулы аны тартып ала да, тәрәзәне җабып куя.

Җ а г р а п. Чыгармыйсызмыни кызыгызны минем җан­га, Гөргөри дәй?

Г ө р г ө р и. Җук, Җаграп, җук.

Җ а г р а п. Кемгә чыгарасыз?

Г ө р г ө р и. Кем әүвәлегеләр җоласын үтәп өйләнә кы­зыма — шуңа.

Җ а г р а п. Ничек була инде ул әүвәлегеләр җоласы?

Г ө р г ө р и. Беләсең килсә, сораш.

Җ а г р а п. Кемнән?

Г ө р г ө р и. Кемнәр белә — шулардай.

Җ а г р а п. Син беләсеңме?

Г ө р г ө р и. Чамалыйм.

Җ а г р а п. Өйрәт.

Г ө р г ө р и. Җук инде. Кыз да миннән, өйрәтү дә мин­нән булмый. Үзең өйрәнеп кил.

Җ а г р а п (Гөргөрине күтәреп алып, рәшәткә багана­сына утырта). Бигрәк җиңел икәнсең син, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Куркытма, җарыймы? Атаң да минем бе­лә булышып караганые — оттырды.

Җ а г р а п. Ничек оттырды?

Г ө р г ө р и. Кәтернә тутаң минеке булды.

Җ а г р а п. Алай булгач, синең безгә бурычың бар, Гөргөри дәй. Түлә. Чыгар Үринәне.

Г ө р г ө р и. Чыгармыйм.

Җ а г р а п. Алайса, үзем кереп алам. (Капкага бара.)

Г ө р г ө р и (капкага аркылы төшеп). Кермисең, Җаграп.

Җ а г р а п. Керәм, Гөргөри дәй. (Гөргөрине читкәрәк этеп, капкадан кереп китә.)

Г ө р г ө р и (тәрәзәгә барып). Кәтернә, биклә ишекне! (Үзе тиз генә капкадан кереп китә.)

Ишегалдында шау-шу. Беравыктан капкадан арты белән чигенә-чигенэ Җаграп чыга. Аның артыннан ау мылтыгын Җаграпка төзәгән Гөргөри чыга.

Г ө р г ө р и. Атам! Күтәр кулларыңны!

Җ а г р а п. Гөргөри дәй, дураканибәләй.

Г ө р г ө р и. Дәшмә, атла!

Ү р и н ә (тәрәзәдән башын тыгып, чыркылдап көлә). Ат, әти, ат! Атып җык!

К ә т е р н ә (икенче тәрәзәдән башын тыгып). Гөргөри, җүләрләнмә! (Җаграп белән Гөргөри чыгып киткәч, Үринәгә.) Син нигә көләсең, җүләр баш?

Ү р и н ә. Җаграп дер-дер калтырый.

К ә т е р н ә. Шундый ул әтиең. Син аның буена кара­ма. Җалгыш атып җибәрмәсә җарарые. Барысы да синең аркада, җүләр баш.

Ү р и н ә. Мин нәстә эшләгән?

К ә т е р н ә. Әллә ничә җегет белән җөрисең.

Ү р и н ә. Мин җөрмим ич, алар җөри.

К ә т е р н ә. Барысы белән дә хихылдап сөйләшәсең. Кара аны, атаңның колыгы үзе белән. Син инде сабый ба­ла түгел, җегетләрнең күңелеңә җакынын сайлап ал да, шуның белән генә җөр. Менә мин әтиеңне сайлап алдым­да, аңа чыктым.

Ү р и н ә. Нигә син бәләкәй буйлы җегет сайладың?

К ә т е р н ә. Аның каравы, җөрәге зур аның. Атаң кебек җегет дөнҗада җук ул. Әй, аның җегет чакларын күр­сәң!.. Һай, безнең җәш чаклар… (Җырга күчә.)

Үрбаш буйкайлары ла, ай, наратлык,

Ай, Үрбаш буйлары,

Наратлыкка бадиян тараттык.

Колык-пигыльләрен лә, ай, белмәдек,

Ай, Үрбаш буйлары,

Чибәр булган өчен лә җараттык.

Үрбаш урамнары ла, ай, пыяла,

Ай, Үрбаш буйлары,

Басканнар ла саен ла уала.

Сезнеңкәйләр белән җәшлегебез

Ай, Үрбаш буйлары ла,

Җырлаплар ла, гөрләп лә уза ла. (Кинәт мылтык атылган тавышка сискәнеп куя.) Бетер­де!.. Үтерде!..

Үринә тәрәзәдән сикереп тешеп, рәшәткә аша сикереп чыгып чаба. Беравыктан Гөргери белән Кәтернә керә. Гөргөри мылтыгын иңбашына аскан.

К ә т е р н ә. Нишләдең син, Гөргөри?

Г ө р г ө р и. Аттым тегене!

К ә т е р н ә. Кемне?

Г ө р г ө р и. Талга кунган ала карганы. Чебешләрне чүп­ләп бетерде, кәхәр. Вәт син, ә, этеп җибәреп кереп киткән була. Керерсең, бар! Җабыгыз тәрәзәләрне, сүндерегез утны.

Ут сүнә. Ут җанганда инде көн туган, төш вакыты җиткән. Палый карчыкны җитәкләп Бәчке керә.

П а л ы й. Кая аппарасың син мине?

Б ә ч к е. Үзең әйттең бит, әүвәлегеләр җоласы белән кызны җаучыларга кирәк, дидең.

П а л ы й. Җаучыламыйча булмый, җаучыламыйча бул­мый. Кызны җаучылап алырга кирәк. (Җаучы җырын җырларга керешә.)

Ай, килдек без, килдек без,

Иделләрне кичеп килдек без…

Б ә ч к е. Ашыкма, Палый әби. Анысын Гөргөри дәйләргә баргач җырларсың. Атла инде тизрәк.

П а л ы й. Җибәр, үзем дә җөри алам мин.

Б ә ч к е. Тизрәк, эшкә китәсем бар.

П а л ы й. Нәстә нитәсең бар?..

Б ә ч к е. Эшкә китәсем бар. Әбәдкә генә кайттым.

П а л ы й. Нәстә апкайттым, дисең?

Б ә ч к е. Әйдә инде, атла инде…

П а л ы й. Кая аппарасың син мине?

Б э ч к е (Палыйның колагына кычкырып). Әйттем бит инде.

П а л ы й. Оныттым.

Б ә ч к е. Син Үринәне җаучыларга барасың.

П а л ы й. Кем ул Үринә?

Б ә ч к е. Гөргөри дәй кызы.

П а л ы й. Анысы кем?

Б ә ч к е. Әйттем ич инде. Радионып.

П а л ы й. Памилия белән сөйләшмә. Әтисе ни исемле?

Б ә ч к е. Микипар.

П а л ы й. Микипар Гөргөриенең кызын җаучыларга бараммы?

Б ә ч к е. Әйе инде.

П а л ы й. Кемгә?

Б ә ч к е. Миңа, дидем бит инде.

П а л ы й. Син кем әле?

Б ә ч к е. Әйттем ич инде.

П а л ы й. Оныттым.

Б ә ч к е. Сабук Мәтүшенең Бәчкесе. Аңладыңмы ин­де? Онытма. Микипар Гөргөриенең кызы Үринәне Сабук Мәтүшенең Бәчкесенә җаучыларга барасың. Онытмассың­мы, Палый әби?

П а л ы й. Җук, җук.

Б ә ч к е. Мин киттем, алайса…

П а л ы й. Кит, кит…

Б ә ч к е. Нишләргә беләсеңме инде?

П а л ы й. Өйрәтмә. Исемең ничек дидең әле?

Б ә ч к е. Бәчке, Бәчке, Бәчке… Сабук Мәтүшенең Бәч­кесе.

П а л ы й. Булды, булды… Бар, кит. Кич утынымны җарып китәргә онытма. (Бәчке чыгып киткәч, кылтыйн-мылтыйн атлап Гөргөриләр капка төбесендәге утыргыч янына килә, утыра. Нәстәнедер исенә төшерергә тырыша.) Ничек иде сун әле?.. Җарый, монысыннан башлыйк. (Кул­лары белән капка, койма такталарын сыпырып ырым әйтә.)

Җиңгәй, җиңгәй җиң җылан,

Киртә астыннан чык, җылан.

Чагар булсаң, чак, җылан.

Башыңны чабарым,

Коерыгың кыярым,

Балауз каян җабышкан,

Чир тимәгән кешегә

Чир каян җабышкан? —

Чире-чоры җилгә-давылга.

Кара җылан, чык, җылан,

Җептән нәзек калырсың;

Бакыр җылан, чык җылан,

Җептән нәзек калырсың.

Гөргөриләрнең капкасы ачыла.

К ә т е р н ә (капкадан башын тыгып). Кем бар анда? (Җаучы карчыкны күреп, аптырап кала.) Палый түти, синме сун бу?

П а л ы й. Ә?

К ә т е р н ә. Синме, дим.

П а л ы й. Мин шул. Син — синме?

К ә т е р н ә. Мин. Кәтернә инде мин, Гөргөри катыны.

П а л ы й. Катынымы? Җакшы. Кил әле, утыр.

К ә т е р н ә. Әйдә, үзең өйгә кер.

П а л ы й. Җук, башта моннан башлыйк. (Җайлап кына утыра да, җыр белән нигә килгәнен сөйләп бирә.)

Кара сыерның ла, ай, мөгезләрен

Каерып та алырга килдек без лә,

Ай, килдек без.

Энекәйләреннән лә, ай, бер бәбкәсен

Аерып та алырга килдек без лә,

Ай, килдек без.

Син әүвәлеге җолаларны беләсең, диде. Миннән башка белүче калмаган икән авылда әүвәлеге җолаларны. Җау­чы булып килдем инде мин. Кемнән икәнне өегезгә кергәч әйтермен. (Кәтернәгә тотынып җыр әйтеп кереп китә.)

Әүдәкине кулларына күтәреп Җаграп керә. Утыргычка алып килеп утырта.

Ә ү д ә к и. И-и-и, рәкәт булды әле бу. Әллә тагын бер урам әйләндереп кайтасыңмы? Күптән күтәреп җөргәннәре җугые.

Җ а г р а п. Син мин әйткәннәрне, үзең белгәннәрне эш­лә. Мин сиңа машина алып бирәм, белдеңме, Әүдәки әби.

Ә ү д ә к и. Җук, машина кирәкми миңа. Күрше Үләнкәләрнең машинасын урлап киткәннәр, ди. Кәзәмә бер арба печән чабып бирсәң җарар.

Җ а г р а п. Чабабыз аны, Әүдәки әби. Мин сиңа сыер алып бирәм, белдеңме.

Ә ү д ә к и. Әүвәлегеләр җоласы, диме Гөргөри?

Җ а г р а п. Шулай ди шул.

Ә ү д ә к и. Әүвәлегеләр җоласын миннән җакшы белү­че җук инде. Җаучылаудан башлана инде. Элегрәк заман­да җыры да барые.

И утырыр үрдәк лә, айлар утырыр,

Оясына мамык та тутырыр ла,

Нинди хәбәрләр лә, ай, кайтыр, ди дый

Җегет көтеп кенә утырыр ла,

Ай, утырыр.

Җ а г р а п. Син элекке заманны миңа сөйләмә, Әүдәки әби. Боларга сөйләрсең. Син миңа Үринәне алып бир.

Ә ү д ә к и. Кай арада үсеп җитәләр диген. Мин әле си­нең бабаңның бабасын хәтерлим. Башсыз кеше иде. Син дә башсызмы?

Җ а г р а п. Син мине тикшермә, Әүдәки әби.

Ә ү д ә к и. Ничек инде тикшермә… Мин нинди кешегә кыз җаучылаганны белергә тиеш.

Җ а г р а п. Әйбәт җегет мин. Авылда бер дигән.

Ә ү д ә к и. Бабаңның бабасы да шулай әйтәе. Бабаң да башсызые. Кушаматыгыз ничек әле сезнең?

Җ а г р а п. Кушаматыбыз җук безнең.

Ә ү д ә к и. Кушаматсыз керәшен керәшен түгел ул. Җабалакмы әле кушаматыгыз?

Җ а г р а п. Кушамат түгел ул — Җабалак.

Ә ү д ә к и. Нәстә сун?

Җ а г р а п. Памилия…

Ә ү д ә к и. Җабалак дигән памилия жук керәшендә.

Җ а г р а п. Ябалаков Евграф Трофимович мин. Пас­портта шулай.

Ә ү д ә к и. Бозма керәшен исемнәрен. Җабалак Топыйның малае Җаграп син, белдеңме?

Җ а г р а п. Сайгун Җабалак дип тә җөртәләр әле.

Ә ү д ә к и. Нәстә ул Сайгун?

Җ а г р а п. Үзем дә белмим инде.

Ә ү д ә к и. Кушаматыңны белергә кирәк. Исемеңне онытсаң да, кушаматыңны онытма. Менә мин беләм. Кәзә­ безнең кушамат. Бабамның әтисенә кушканнар. Әллә каян мамыклы кәзә алып кайткан булган. Мамыклы кәзә сыер­дан җакшы, дип сөйләп җөргән. Шуннан…

Җ а г р а п. Әби, өйләренә кертеп биримме?

Ә ү д ә к и. Туктале, капкадан кергәнче нишлиләр иде әле?

Җ а г р а п. Анысы нәстәгә инде, карап тормыйлар ич.

Ә ү д ә к и. Ә-ә-ә, син карап торганга гына үтисеңмени җоланы? Җоланы кеше карап торсын өчен генә эшләми­ләр. Башсызлар шул сез, башсызлар. Сезгә кыз җаучылау да гонак. Илтеп куй мине өемә.

Җ а г р а п. Әүдәки әби, алай итмә инде. Кәзәңә печән чабасы да бар.

Ә ү д ә к и. Бер кәзәлек кенә печән табармын.

Җ а г р а п. Әүдәки әби…

Ә ү д ә к и. Җарый. Мине оятка калдырсаң, кара аны. Җабалак дип тормам. Кертеп куй өйләренә. (Җаграп аны кулларына күтәргәч.) Тукта… Сезнең нәсел эш эшләргә җаратмый. Катыныңны ничек асырарсың? Аның эшләгә­ненә җәшәрсеңме?

Җ а г р а п. Мин балыкчылар бригадасы төзим, Әүдәки әби, Милиун сумлык балык тотачакбыз, белдеңме?

Ә ү д ә к и. Төшер. Тоткач җаучыларбыз.

Җ а г р а п. Нәстә инде син, Әүдәки әби? Ышан инде.

Ә ү д ә к и. Җарый инде, әйдә, алып кер.

Кереп китәләр. Үринә керә, аңа Микуш ияргән.

Ү р и н ә. Син нәстә көпә-көндез миңа җабышып җөрисең?

М и к у ш. Үринә…

Ү р и н ә. Үринә инде, җә, Үринә.

М и к у ш. Үринә.

Ү р и н ә. Әти сиңа нәстә әйтте, җөрмә безнең ызба җа­нында.

М и к у ш. Үринә…

Ү р и н ә. Кит, диләр сиңа!

М и к у ш. Үринә…

Ү р и н ә. Синең белән җөрмим мин, җөрисем килми.

М и к у ш. Ник, Үринә?

Ү р и н ә. Җуаш җегетләрне җаратмыйм. Беләсеңме шуны?

М и к у ш. Белмим, Үринә…

Җаграп (капкадан чыгып). Белмәсен, өйрәтәм мин сине. Тай моннан. (Микушның җакасыннан эләктереп, чит­кә алып ыргыта. Микуш торып, Үринә җанына килгәч.) Нәстә, җитмәдеме әллә?

М и к у ш. Үринә…

Җ а г р а п (Микушның изүеннән алып). Күрсәтәм мин сиңа Үринәне!

Ү р и н ә (Җаграпның кулына асылынып). Җибәр!..

Җ а г р а п. Нәстә, әллә аны җаклыйсыңмы?

Ү р и н ә. Җибәр! (Җаграп Микушнын изүен ычкындыр­гач.) Бар, кит, Микуш.

Микуш башын иеп чыгып китә.

Җ а г р а п. Микушны җаратасың мәллә?

Ү р и н ә. Нигә көчең белән мактанасың?

Җ а г р а п. Җөрмәсен, көче булмагач, кызлар җанын­да.

Ү р и н ә. Әгәр дә синнән көчлерәк сине кыйнаса?

Җ а г р а п. Кыйнап карасын.

Ү р и н ә. Мактанчык. Үзең кичә әтидән курыктың.

Җ а г р а п. Курыкмадым. Синең өчен генә. Бүтән бул­са, болгап ыргытаем.

Ү р и н ә. Балыгыңны тотмыйча, урамда нишләп җөрисең?

Җ а г р а п. Ә син бел минем нишләп җөргәнемне.

Ү р и н ә. Нигә җылмаясың?

Җ а г р а п. Ә син бел минем нигә җылмайганны.

Ү р и н ә. Бик беләсем килми әле. Сау бул.

Җ а г р а п. Ашыкма.

Ү р и н ә. Ашыкмаска. Мин эштәге кеше. Әбәдкә генә кайттым. Кара, нигә җылмаясың син әллә ничек итеп?

Җ а г р а п. Нигә җылмайганны ызбагызга кергәч кү­рерсең.

Ү р и н ә. Әллә җүләр инде син? (Капкадан кереп китә.)

Җ а г р а п. Җүләрме, акыллымы — минем кулыма элә­гәсең. (Шатлыгыннан җырлап ук җибәрә.)

Бара идем урам буйлап, җаный, дөя җигеп,

Бер кыз бала дәшеп калды шунда, җаныем, дип.

Мин аңарга әйткән идем, җаный, алмаем, дип,

Муеныма асылынды, җаный, калмаем, дип.

Җаумый җаңгыр, төшми кояш, җаный, пич башына,

Беркая да китмэенчә, җаный, тор каршымда.

Г ө р г ө р и (сәнәк күтәреп кайтып керә. Җаграпның җырлап торуын сәнәгенә таянып тыңлый да.) Бәчке син­нән матуррак җырлый.

Җ а г р а п. Прибет, Гөргөри дәй. Мин бит син әйткән­не эшләдем, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Нәстә эшләдең?

Җ а г р а п. Әүдәки әби сездә.

Г ө р г ө р и. Нишли ул анда?

Җ а г р а п. Әүвәлегеләр җоласы, дидеңме? Әүдәки әби­дән дә әүвәлегерәк кеше бармы безнең ауылда? Җук. Ул син белмәгәннәрне дә белә.

Г ө р г ө р и. Шуннан ни?

Җ а г р а п. Шуннан шул — синең алдыңда синең кия­вең басып тора, Гөргөри дәй. (Гөргөри ашыгып капка­дан кереп китә.)

Җаграп канәгать булып көлеп кала. Атылып Гөрпинә керә, Җаграпны күреп, каршына «җөзеп» бара.

Г ө р п и н ә. Син мондамыни әле, Сайгун Җабалак? Нәстә син минем улым Микушыма бәйләнәсең, ә? Күзеңне төр­теп тишәм бит, Сайгун Җабалак.

Җ а г р а п. Нәстә син?

Г ө р п и н ә. Мин нәстә түгел, мин — Гөрпинә тутаң, белдеңме? Минем улым Микушым җуаш булгач та аны кыйнарга җарый дип белдеңме?

Җ а г р а п. Бар әле, кит әле моннан.

Г ө р п и н ә. Китәрмен мин сиңа, Җабалак Топый ма­лае.

Җ а г р а п. Бар, кайт та иреңә бәйлән. Ул синнән кур­кып тора.

Г ө р п и н ә. Син миннән курыкмыйсыңмы? Шуңа улым Микушны кыйныйсыңмы? (Җодрыгын Җаграпның борын төбендә уйнатып.) Менә моны күрәсеңме?

Җ а г р а п. Кит, диләр сиңа!

Г ө р п и н ә. Кәзер китәм мин сиңа, Сайгун Җабалак. (Бик оста итеп Җаграпка тибеп ала. Җаграп кычкырып сыгылып төшә.) Тагын кирәкме, Җабалак? (Тагын тибеп алырга чамалаганда Җаграп аның аягыннан эләктереп ала. Гөрпинә дөнҗа селкетеп кычкырырга тотына.) Кара­выл, үтерәләр! (Икенче аягыннан галушын салып, Җаг­рапны шуның белән җаңаклый. Үзе һаман кычкыра.) Ка­равыл!.. Үтерәлә-әр!..

Пәрдә.

 

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Пәрдә Гөрпинәнең «Каравыл… Үтерәләр!» диван тавышы белән ачы­лып китә. Капкадан Гөргөри чыга. Тәрәзәләр ачыла. Анда Кәтернә, Үринә, Палый башлары күренә. Гөргөри килеп Җаграпка җабыша. Гөрпинәне аның кулыннан тартып ала.

Г ө р г ө р и. И-и-их син… Кыз-катын белән сугышып җатасыңмы?

Җ а г р а п. Мин түгел, Гөргөри дәй, ул үзе…

Г ө р п и н ә. Җаңгалама, Җабалак. Матур гына итеп сезгә килә идем, Гөргөри, менә шушы урында Җабалак Топыйның малае тора. Исәнме, мин әйтәм, Җаграп улым, нишләп торасын, монда, дим. Матур гына итеп әйттем. Ул, үтерәм мин синең улың Микушны, ди. Алай җарамый, мин әйтәм, Җаграп. Ә ул нәстә әйтә? Уди атсуда, дип урысчалап әйтә. Нәстә, мин урысмыни аңа? Мин әйтәм, алай җа­рамый, Җаграп, дим. Ул сүгенде.

Җ а г р а п. Җаңгалама. (Торып кагына.)

К ә т е р н ә. Әй, Җаграп, Җаграп, үзең җаучы җибәр­гәнсең. Үзең безнең җорт каршында сүгенеп торасың.

Җ а г р а п (Кәтернә каршына аксый-аксый барып). Сүгенмәдем, Кәтернә ти, сүгенмәдем.

Г ө р г ө р и. Бар, кит моннан, Җаграп. Җакшы чакта.

Җ а г р а п. Сүгенмәдем мин, Гөргөри дәй. Мин вапшы сүгенә белмим. Ул үзе мине тибеп җыкты.

Гөрпинә көлә башлый. Ана бүтәннәр кушыла.

Г ө р п и н ә. Гөрпинә типкәнгә җыгылдыңмы?

Җ а г р а п. Ул бит тибә белеп типте.

Г ө р п и н ә. Җылап җибәр инде, җылап җибәр, Җабалак.

Җ а г р а п. Җиттеме сиңа, җукмы. (Гөрпинәгә таба килә.)

Гөрпинә, Әнә, күрдегезме, әнә, күрәсезме?

Г ө р г ө р и. Алып чыгам мылтыкны, Җаграп. Бар, кит!

Җ а г р а п. Китәм, китәм. Тик белегез, әйтеп китәм. Ишет, Үринә, син дә. Син барыбер минеке булачаксың. (Аксап чыгып китә.)

Г ө р п и н ә. Җабалак. Җилкенгән була. Җә, инде исәнләшик. Исәнме-саумы, Гөргөри? Исәнме-саумы, Кәтер­нә? Син исәнме, Үринә? Ә Палый карчык монда нишләп җөри?.. Исәнме, Палый ти?

П а л ы й. Нәстә дисең?

Г ө р п и н ә. Саумы, дим.

П а л ы й. Син кем сун?

Г ө р п и н ә. Әй, саңкай карга. (Утыргычка барып уты­рып.) Кил әле, утыр әле шушында Гөргөри.Чык әле мон­да, Кәтернә. (Гөргөри утыргач, җыр башлый. Кәтернә белән Палый чыгып тыңлап торалар.)

Чәчләремне биштән дә лә үрерләр идем,

Чәчен биштән үргән дә лә, айлар, димәсләр.

Ай, сезләрнең өчен дә лә үләрләр идем,

Сезнең өчен үлгән дә лә, айлар, димәсләр.

П а л ы й. Алай җырланмый ул җыр. Безнең заманда алай җырланмые, болай җырланае. (Җырлый.)

Кара сыерның ла, ай, мөгезләрен

Каерып та алырга килдек без лә,

Ай, килдек без.

Энекәйләреннән лә, ай, бер бәбкәсен

Аерып та алырга килдек без лә,

Ай килдек без.

Г ө р п и н ә. Син, Палый ти, онытып бетергәнсең инде. Безнең калыкта алай җырламыйлар.

П а л ы й. Син, мине өйрәтмә, җәме. Әүвәлегедән шу­лай җырлана.

Г ө р п и н ә. Җук, безнең калык алай җырламый.

Ә ү д ә к и (капкадан күренеп). Сез икегез дә дөрес җырламыйсыз.

Г ө р п и н ә (Әүдәкине күреп). Кодаем… Син нишләп җөрисең, Әүдәки ти? Җөри алмый идең ич инде.

Ә ү д ә к и. Торгыздылар менә. Урын бирегез. Кагыл, Гөргөри. (Утыра.) Сез икегез дә дөрес җырламыйсыз. Болай җырлана ул. (Җырлап күрсәтә.)

Җаварлар килгән җаңгырларны

Җаумаенча китәр димәгез;

Җаучыларга килгән кызыгызны

Алмаенча китәр димәгез.

П а л ы й. Алай түгел.

Ә ү д ә к и. Син тик тор, Палый. Мин кияүгә чыкканда син әле тумаган идең. Сезнең ишеләр тудылар да җыр­ларны бозып бетерделәр.

П а л ы й. Кем кызып китте? Үзең кызып киттең…

Ә ү д ә к и. Кызып киттең, димим, бозып бетердегез, дим. Колагың ишетмәгәч, җаучы булып килмиләр аны.

П а л ы й. Син әле аягың җөрмәгән килеш тә килгәнсең.

Г ө р п и н ә. Икегезне дә әйтер идем инде… Туктагыз әле, тукта, тукта, тукта… Нәстә дидегез әле сез? Нинди җаучы дидегез?

К ә т е р н ә. Менә Палый ти белән Әүдәки ти Үринәне җаучыларга килгәннәр.

Г ө р п и н ә. Ә?! Кемгә?!

Г ө р г ө р и. Җабалак Топый Җаграпы белән Мәтүш Бәчкесенә.

Г ө р п и н ә. Ә?!. Нәстә?!. Сез әле, саңкай карга белән чатан карга…

Г ө р г ө р и. Кызма, кызма, Гөрпинә, син үз җомышыңны әйт.

Г ө р п и н ә. Җомыш? Нинди җомыш? Син минем нишләп җөргәнемне аңламадыңмыни?

Г ө р г ө р и.Аңлавын аңладык та…

Г ө р п и н ә. Аңласагыз, шул… Минем Микушымнан да җакшы җегетне дөнҗадан эзләп-эзләп тә…

П а л ы й. Җарый, алай, кем… Кем әле синең исемең?

Г ө р г ө р и. Гөргөри, Палый ти, Гөргөри.

П а л ы й (Кәтернәгә). Син Үринәме әле?

Ә ү д ә к и. Җәп-җәш башыңнан башың эшләми. Кәтернә ул, Кәтернә бит ул. Үртәми кызы Кәтернә.

П а л ы й. Шулай бугай шул. Шулай итәбез инде, бо­лай булгач. Кызның әти-әнисе каршы килмәде, дибез. Бү­ген кич, эш беткәч, үзе килсен… Кем әле аның исеме?

Г ө р г ө р и. Бәчке инде, Бәчке.

П а л ы й. Шул бугай шул. Мин киттем инде, алайса, кем… (Китә.)

Г ө р п и н ә. Кит, бар, кит, саңкай карга.

Ә ү д ә к и. Кешегә алай әйтергә җарамый, Гөрпинә.

Г ө р п и н ә. Җарамагач, нигә җөрисең ике җөз җәшеңә җиткән килеш. Кешесе кеше булса. Җабалак малае­на.

Ә ү д ә к и. Тик тор… Каян чыккан ул олыларга каршы сүз әйтү. Җабалакка ни булган? Карап торсаң — гәүдәсе бар. Ир булгач, аның гәүдәсе дә кирәк. Башсызын баш­сыз инде дә. Кәзер бөтенесе дә башсыз инде. Кич белән килсен, дисеңме. Гөргөри?

Г ө р г ө р и. Сөйләштек инде, Әүдәки ти.

Ә ү д ә к и. Мине кайсыгыз илтеп куя сун өемә?

Г ө р п и н ә. Ничек килдең шулай китәсең инде.

Ә ү д ә к и. Тик кенә тор, диләр, Айгыр Ычтапый Гөрпинәсе. Илтеп куй, Гөргөри.

Г ө р г ө р и. Кәтернә, алып чык әле бәләкәй арбаны.

Ә ү д ә к и. Җук, җук, аңарга утырып җөрсәм, эчәклә­рем селкенә, күтәреп кенә илт.

Г ө р г ө р и. Бигрәк кадерле җаучы булып чыктың әле, Әүдәки ти. Кил, әйдә. (Әүдәкине күтәреп ала.)

Г ө р п и н ә. Миңа ни дидең, Гөргөри?

Г ө р г ө р и. Кич килсен Микушың, кич… үзе килсен. Киттек, Әүдәки әби.

Ут сүнә. Ут кабынганда кич җиткән. Урамнан Анук җырлап үтеп бара.

А н у к. Ышкаплар, ышкаплар, ай, өстендәй,

Карточкасы ышкаплар өстендәй.

Гөрли күгәрчен, гөрли күгәрчен,—

Бодайлар сибәрсең;

Кеше читләтер дә, син читләтмә,

Ыригым синең өстәлдәй.

Гөрли күгәрчен, гөрли күгәрчен,

Бәлки лә, сөярсең.

Җ а г р а п (Анукка каршы килеп). Прибет, Анук. (Анук, аның сәламен дә алмыйча, җырын өзмичә, җулын дәвам итә. Җаграп аның җулына төшә.) Нәстәле син гел кыланасың?

А н у к. Кыланмыйм ич, җырлыйм ич.

Җ а г р а п. Ишетәм җырлаганыңны. Ник мине күрми­сең?

А н у к. Менә күрдем ич инде.

Җ а г р а п. Нигә исәнләшмисең?

А н у к. Исәнләшәсем килми.

Җ а г р а п. Ник килми?

А н у к. Нәстә, Үринә эләкмәгәч, тагын мин кирәк булдыммы?

Җ а г р а п. Кем әйтә, эләкмәде, дип?

А н у к. Эләкмәячәк. Гөргөри дәй барыбер сиңа бир­мәячәк Үринәсен.

Җ а г р а п. Ә мин аңардан сорап та тормыйм.

А н у к. Әй, әй, әй, сөйләгән була. Әүдәки әбине күтә­реп җөргәнеңне белмиләрме әллә?

Җ а г р а п. Мин җүри генә.

А н у к. Ничек инде җүри генә?

Җ а г р а п. Гөргөри дәй кызымны бирәм, дип, әйткәч, кызыңны алмыйм, дип китәм дә барам.

А н у к. Әй, әй, әй, сөйләгән була. Үринәне эзләп җөрисең бит инде.

Җ а г р а п. Җук, Анук, Ябалаков Евграф Трофимович кызлар эзләп җөри торган җегет түгел ул. Кызлар үзләре аны эзлиләр.

А н у к. Алайса, нигә монда болганасың сун?

Җ а г р а п. Болганасым килгәнгә. Кая барасың?

А н у к. Су буена.

Җ а г р а п. Нишлисең анда?

А н у к. Җегетләр эзлим.

Җ а г р а п. Нәстә-ә-ә? Эзләтермен мин сиңа!

А н у к. Миндә синең ни эшең бар?

Җ а г р а п. Мужыт, мин сине җаратамдыр.

А н у к. Нәпесең зур икән.

Җаграп (агач артына ишарәләп). Кил әле монда.

А н у к. Бармыйм.

Җ а г р а п. Кил, диләр.

А н у к. Бармыйм, диләр.

Җ а г р а п. Нәстә, син дә җалындырасыңмы? Ачуымны китерсәгез, Пәнәчегә барырмын да Бираны алып кайтыр­мын, җөрерсез җылап ..

А н у к. Кайтмагаең.

Җ а г р а п. Килмисеңмени?

А н у к (Җаграпка ияреп). Бер тапкыр гына барам, башка бармыйм.

Агач артына посалар. Анукның чыркылдаганы ишетелә. Менә ул агач артыннан атылып чыга да җөгерә.

Җ а г р а п. Әй, кая качтың? Кил монда. (Агачка сөя­леп кала.) Әллә шул Анукка гына өйләнергә инде? Үринәсе чибәррәк шул, кахәр. (Җырлап җибәргәнен сизми дә кала.)

Әкрен кирәк, ипләп кирәк

Ишетергә сандугач сайрауларын…

Сәхнәнең икенче читендә Бәчке күренә. Өченче яктан Микуш керә.

Җ а г р а п (аларны күреп). Әй, килегез әле монда!

М и к у ш. Әгәр дә кулың белән кагылсаң, таш алам да бәрәм.

Б ә ч к е. Мин синнән курыкмыйм, Җаграп.

Җ а г р а п. Курыкмасаң, кил. Килегез кил, тимим. (Җегетләр сагаеп кына килгәч.) Никәл, җегетләр?

М и к у ш белән Б ә ч к е. Җакшы.

Җ а г р а п. Үринә җанына килдегезме?

Б ә ч к е. Син кем җанына килдең сун?

Җ а г р а п. Җәле, әйбәтләп кенә сөйләш әле. Мин әй­бәтләп сөйләшәм бит. Мин дә Үринә җанына килдем. Гөргөри дәй әллә ниләр уйлап чыгара бит. Сезне дә әллә Гөргөри дәй чакырганмы? Әйтегез инде, нәстә җәшергән була­сыз?

Б ә ч к е. Чакырган.

Җ а г р а п. Син Палый әбине җаллаган идеңмени?

Б ә ч к е. Җалласа ни булган?

Җ а г р а п. Җә инде, эрәтләп сөйләш инде. Настроениемне бозма инде. Нишләтергә җыена икән Гөргөри дәй? Өчебезне җыеп әйтә инде, мин Үринәне Җаграпка бирәм, дип әйтәчәк инде. Сез нишлисез инде? Сез миңа ачу сак­ламагыз, җарыймы? Туйга акча җыясы була инде. Җегет­ләр, әйдәгез, бригат оештырабыз. Эчтирләт тотып, киласын унар меңнән сатсак, бер КамАЗ эчтирләттән, белдеңме, күпме җыябыз?

М и к у ш. Эстирләт түгел, килкә дә тоттырмый әле сиңа.

Җ а г р а п. Нәстә-ә? Менә күрерсең. Бригат оештырып, моторлы луткы белән җәтмә сатып алабыз да… Керегез минем бригатка, җегетләр. Көймәне син сатып ал, Микуш, җәтмәне Бәчке алыр.

Б ә ч к е. Син нәстә аласың?

Җ а г р а п. Мин бригадир булам ич инде.

Б ә ч к е. Акылың котмы?..

Җ а г р а п. Хулиган син, Бәчке. Менә Микуш, ичмасам, жегет. Бар, Микуш, өеңә кайт, җөрмә бу хулиган белән. Писталит сатып алдым әле мин, җегетләр. Җегерме сигез патрон сыя көпшәсенә. Бер атканда бүрене үтереп була, белдегезме?

Үринәнең җырлаган тавышы ишетелә. Өчесе дә тораташ булып катып талалар. Гөргөри ызбасының тәрәзәсе ачыла. Анда Үринә. Җегетләр тын да алмый аның җырын тыңлыйлар.

Кара урманнарның, ай, уртасында

Карт имәннәр кистем күмергә.

Пар үрдәкләр йөзәдер әрәмәдә-күлләрдә, шул,

Җыен дуслар җыелышкач,

Чәчәк ата гөлләр дә, шул.

Узган гомерләрнең лә буйларында

Тату булсак иде лә без бергә.

Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,

Җиләктән кайтып киләм, шул,

Җир җиләге ничек тәмле —

Сезне дә шулай күрәм, шул.

Су буйларында ла йөри торгач,

Алтын тәңкә таптым — әлләли.

Җыйдым җиләк, койдым как

Бөрлегәннәре белән, шул,

Без йөрибез дус-ишләрнең

Бер дигәннәре белән, шул.

Алтын тәңкә безгә зур мал түгел,

Бер күрешүләре әллә ни.

Француз яулыклар киштәдә —

Бөклә дүрткә-бишкә дә, шул,

Сезнең белән күрешүләр

Кермәс инде төшкә дә, шул.

Үринә җырлап бетергәч, өчесе дә тәрәзә каршына барып, рәшәткәгә җабышалар. Өчесе дә бер аваз чыгаралар: «Үринә!..»

Ү р и н ә. Исәнмесез, җегетләр.

Җ а г р а п. Исәнме, Үринә.

Б ә ч к е. Никәл, Үринә.

М и к у ш. Арумы, Үринә.

Ү р и н ә. Нишләп җөрисез, ә?

Җ а г р а п. Без су буена барабыз.

Б ә ч к е. Мин синең җаныңа килдем, Үринә.

М и к у ш. Мин дә синең җаныңа килдем, Үринә.

Җ а г р а п. Алар түгел, мин синең җаныңа килдем, Үринә. Чык монда.

Ү р и н ә. Әти чыгармый шул.

Җ а г р а п. Әтиең үзе бит безне чакырткан.

Ү р и н ә. Әти чакырткач, әтине көтегез.

Б ә ч к е. Ул кайда?

Ү р и н ә. Алгы өйдә чәй эчә.

Капка артында Гөргөринең: «Җап тәрәзәне!»—дигән тавышы ишете­лә. Үринә тәрәзәне жаба. Капкадан Гөргөри чыга.

Г ө р г ө р и. Ә-ә-ә… Кияүләр. Никәлләрегез бар, кияү­ләр? Ник дәшмисез? Әрмиядэ начар өйрәткәннәр икән сез­не. Без солдат чакта генералны: «Здравие желаю, тавариш генерал!» — дип кычкырып каршы алаек.

Җ а г р а п. Син генерал түгел бит, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Генерал булмагач, ник килдегез?

Б ә ч к е. Ник чакырттың, Гөргөри дәй?

Г ө р г ө р и. Палый карчыкны син җибәрдеңме?

Б ә ч к е. Мин.

Г ө р г ө р и. Палый карчык нәстә әйтте?

Б ә ч к е. Кич белән Гөргөриләргә бар, диде.

Г ө р г ө р и. Килдеңме?

Б ә ч к е. Килдем.

Г ө р г ө р и. Нишләп мин чакыртыйм инде, шулай бул­гач? Үзең килгәнсең ич. Миңа сезнең берегез дә кирәкми. Өчегезгә дә мин кирәк.

М и к у ш. Үринә кирәк.

Г ө р г ө р и. И-и-и, Микуш та монда икән. Сиңа Үринә кирәкмени? Кәзер чакырабыз Үринәне, чакырабыз. (Кычкырып.) Кәтернә!.. Кәтернә!..

К ә т е р н ә (тәрәзәне ачып). Иске киемнәрне кимим, ди.

Г ө р г ө р и. Кидер!.. Ә сез, җегетләр, рипититсия ясый торыгыз.

Җ а г р а п. Рипититсия? Нәстә ул?

Г ө р г ө р и. Барыгызның да җаучылары килдеме? Кил­де. Мин берсенә дә атказ бирмәдем. Барысы да әүвәлегеләр җоласы белән әйбәт итеп сөйләштеләр. Инде кәзер үзегез җарышасыз.

Б ә ч к е. Ничек җарышабыз?

Г ө р г ө р и. Ничек икәнен әйтермен, Бәчке кияү. Җарыш була. Шул жарышта кем җиңә, кыз да шуңа була.

Г ө р п и н ә (әллә кайдан атылып чыгып). Андый жола җук.

Г ө р г ө р и. Син монда нишләп йөрисең? Мин сиңа ки­лергә әйттемме?

Г ө р п и н ә. Үзем килдем. Андый җола җук. Җегетләрне җарыштыра торган җола җук бездә.

Г ө р г ө р и. Сездә булмаса, бездә бар.

Г ө р п и н ә. Сез керәшен түгелмени? Андый җола җук. Интектермә Микушны.

Г ө р г ө р и. Алып кит, алайса, Микушыңны.

Г ө р п и н ә. Китмим, алып китмим. Андый җола җук.

Җ а г р а п. Җук андый җола, Гөргөри дәй. Җарыштыра торган җола җук.

Г ө р г ө р и. Син нәстә белер-белмәс кычкырасың? Көрә­шәсең килмимени Микуш белән, куркасыңмыни?

Җ а г р а п. Ә-ә… Көрәшергәмени? Алайса, бар андый җола!

Г ө р п и н ә. Кычкырма, Җабалак! Җук! Ышанмасагыз, Палый белән Әүдәкине алып килегез. Алар да әйтер, җук андый җола.

Г ө р г ө р и. Палый, дисеңме? Әүдәки, дисеңме? Бары­гыз әле, кияүләр, тиз генә алып килегез әле.

Б ә ч к е. Мин алып килмим.

Г ө р г ө р и. Үзеңә кара, Бәчке кияү, мин җалынмыйм. Җаграп, син алып киләсеңме?

Җ а г р а п. Киләм, Гөргөри дәй, киләм. Бар андый җо­ла. (Китә.)

Г ө р г ө р и. Ничек соң, Бәчке кияү? Оттырасың бит, бар тизрәк.

Бәчке теләр-теләмәс кенә чыгып китә.

Г ө р п и н ә. Киттек, Микуш, бу тиле Гөргөри белән кода булганчы…

М и к у ш. Мин китмим.

Г ө р п и н ә. Микуш!.. Кемгә әйтәм. Сине Җабалактан кыйнатыр кәлем җук. Бик исем китте Үринәләренә. Аның кебекләрне мин Пәнәчедән олавы белән төяп кайтам.

Г ө р г ө р и. Төя, Гөрпинә, төя.

Микушны җитәкләп Гөрпинә чыгып китә. Үринәне җитәкләп капкадан Кәтернә чыга.

К ә т е р н ә. Түзеп-түзеп торам да, Гөргөри…

Г ө р г ө р и. Шуннан нишлисең инде, Кәтернә ти?

К ә т е р н ә. Артыгын кыланасың.

Г ө р г ө р и. Артыгын кылансам, нишлисең инде, Кә­тернә ти?

К ә т е р н ә. Кешеләрне көлдереп…

Г ө р г ө р и. Кешеләр көлсә, нишлисең инде, Кәтернә ти?

К ә т е р н ә. Котыртма мине.

Г ө р г ө р и. Котыртсам, нишлисең инде?..

К ә т е р н ә (кинәт җомшап). Нишлисең дип… Үринә бит… Кызың…

Г ө р г ө р и. Аңа ни булган?

Ү р и н ә. Катышмыйм мин синең уеныңа.

Г ө р г ө р и. Мин уйнамыйм.

Ү р и н ә. Нигә киерттегез боларны?

Г ө р г ө р и. Алар безнең киемебез булган. Исеңә тө­шерер өчен. Шушы киемне киеп кияүгә бер чыккач, шул киемеңне сандыгыңа салып, ирең белән аерылмый яшәр өчен. Апаңнар кимәде, хәзер әтисез бала үстерәләр. Ише­теп кал, әтисез бала үстерәләр. Тагын бер тапкыр әйтәм: әтисез бала үстерәләр.

Ү р и н ә. Син тапкан кияүгә барыбер чыкмыйм.

Г ө р г ө р и. Башта киявен табыйк әле, аннары карар­быз.

Әүдәкине күтәреп Җаграп килеп керә.

Ә ү д ә к и. Нишләтәсең инде тагын, нишләтәсең, баш­сыз?

Җ а г р а п. Әүдәки әби әйтә, андый җола бар, ди. Әйдә, Гөргөри дәй, кайсысы белән көрәшим? (Җиңнәрен сызга­на.)

Г ө р г ө р и.Ашыкма, Җаграп, ашыкма.

Җ а г р а п (Үринә каршына килеп, сокланып карап тора). Үринә-ә-ә!

Ү р и н ә. Нәстә күзеңне акайттың?

Җ а г р а п. Минеке буласың. Бәчке белән Микушны мин аны икесен бер җулы…

Б ә ч к е (Палыйны җитәкләп керә). Әйдә инде, атла инде тизрәк, Палый әби.

П а л ы й. Тукта, кума. Кем син?

Б ә ч к е. Бәчке ич инде, бүген җаучыладың ич инде…

П а л ы й. Кемне җаучыладым?

Б ә ч к е. Үринәне җаучыладың ич инде.

П а л ы й. Җаучылагач, тагын кая алып барасың?

Б ә ч к е. Менә бит, Гөргөри дәй…

Г ө р п и н ә (Микушны җитәкләп керә). Ә, бездән баш­ка гынамы? Җук андый җола.

Ә ү д ә к и. Нинди җола сөйлисез?

Г ө р п и н ә. Менә Гөргөри уйлап чыгарган. Әүвәлегеләр җоласы, ди. Менә бу малайларны көрәштерергә җыена. Кайсы җыга, Үринәне шуңа бирәм, ди. Бармы андый кө­рәштерә торган җола кый өчен? Әйт, булганмы?

П а л ы й. Нәстә турысында сөйләшәсез анда?

Г ө р п и н ә (Палый җанына очып килеп). Гөргөри малайларны көрәштереп җарыш җасый. Билгеле инде, ул Җабалак Топый малае минем Микушымны җыга.

М и к у ш. Нәстә инде син, җыкмаган бит әле.

Г ө р п и н ә. Тик тор, ичмасам, ул Җабалакны җыгып буламы?

Г ө р г ө р и. Син җыктың бит әле…

П а л ы й. Нәстә сөйләшәсез анда?

Г ө р п и н ә. Андый җола җук. Кыз өчен көрәштерә торган җола җук.

Ә ү д ә к и. Күпне белмә, Гөрпинә, миннән узып… Мин әйтсәм бар дип, була. Мин кияүгә чыкканда син әле тума­ган даең. Әйт, Гөргөри, нәстә монда?..

Г ө р г ө р и. Менә, Әүдәки әби, сез бит инде өчәүләп минем кызны җаучыладыгыз. Өчегезнең дә сүзен кире какмадым. Инде нишлим? Кызым берәү генә…

П а л ы й. Нәстә сөйлисез, миңа әйтеп сөйләгез.

Г ө р г ө ри (Палый җанына килеп). Кил әле, Палый ти, менә монда утыр әле. (Палыйны утыргычка Әүдәки янына утырта.) Җакшылап тыңла, Палый ти… Сез җаучылаган кыз берәү генә, дим, җегетләр өчәү, дим. Мин хә­зер аларны җарыштырам. Кем җиңә, кыз шуңа.

Г ө р п и н ә. Андый җола җук.

Ә ү д ә к и. Булгандыр ул, кәтерлим, колакка кереп кал­ган. Әүәлеге заманда кызлар өчен сугышканнар да бугай әле.

П а л ы й. Нишләгәннәр?..

Ә ү д ә к и. Әй-ә… Картайдың, Палый. Мин кияүгә чык­канда син әле курчак кына уйнап җатаең. Булган андый җола. Әйдә, Гөргөри, җарыштыр. Җарыштырсынмы, Па­лый?..

П а л ы й. Булган андый җола, булган.

Г ө р п и н ә. Җарый инде, җарый, җыелышып Җабалакка кыз бирәсез… Кара аны, кәрәмләшмә, Җабалак. (Палый белән Әүдәки уртасына кереп утыра.) Җөрисез инде шунда.

Ә ү д ә к и. Син дә җөрисең бит әле…

П а л ы й. Син кем әле?

Г ө р г ө р и. Башлыйбыз. Нык итеп карап торыгыз сез дә, түтиләр. Җәгез, кемнәрдән башлыйбыз?

Җ а г р а п. Миннән инде, Гөргөри дәй. Җә, җегетләр, кайсыгыз чыга?

Бәчке (чыгып). Аяк чалма.

Җ а г р а п. Сиңа аяк чалып тораммы, Бәчке? (Тогынышалар. Бераз торгач, Җаграп Бәчкене җыга. Бик горур кыяфәт белән Үринә каршыннан үтә.)

Г ө р г ө р и (Жаграпка). Җал итеп аласыңмы, кәзер үк көрәшәсеңме Микуш белән?

Җ а г р а п. Кәзер үк.

Г ө р г ө р и. Син, Микуш, көрәшеп торасыңмы Җаграп белән?

М и к у ш. Әни, көрәшимме?

Г ө р п и н ә. Күтәреп бәр шул Җабалакны, улым!

М и к у ш. Җарар, әни. (Үринә каршына барып.) Үринә, көрәшимме?

Г ө р г ө р и. Үринәне катнаштырма.

М и к у ш. Җарар, алайса. (Җаграп белән тотышалар. Һәм шунда ук Җаграп үзе дә сизмәстән сырты белән ки­леп төшә. «Ах» итәләр, билгеле. Гөрпинә бөтен дөнҗаны җангырата.)

Җ а г р а п. Дөрес түгел, дөрес түгел. Мин тотып өлгер­мәдем.

Г ө р г ө р и. Булды, булды. Бүтән чакта тотып өлгерер­сең, Җаграп. Кәзер инде Микуш белән Бәчке… Әйдәгез.

Микуш белән Бәчке алышалар. Алышу Бәчкенең җиңүе белән тә­мамлана.

Г ө р г ө р и. Ничек килеп чыкты инде бу? Бөтенесе дә берәр җыкты, берәр җыгылды.

Җ а г р а п. Җаңадан Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Җук инде, бүтән төрле җарышлар да бар. Кәзер берәм-берәм җырлыйсыз инде, җегетләр.

Җ а г р а п. Андый җола җук.

Г ө р п и н ә. Бар, бар!.. Әүвәлегеләр кыз өчен җарыш­каннар. Җарышканнармы, Әүдәки әби?

Ә ү д ә к и. Палый нәстә ди?

Г ө р п и н ә. Җарышканнар бит, Палый ти?

П а л ы й. Булган, булган…

Г ө р п и н ә. Башла, Гөргөри… Чык әле, Микуш улым. Җырлат, Гөргөри.

Г ө р г ө р и. Иң әүвәлеге җырны җырлап бир әле, җегет.

М и к у ш (җырлый).

Читлеккәен ачып, һай, тутый кош

Очырдым ла сезнең тарафка;

Асыл җаннарым да тәрәзәсен

Ачып куяр әле жаратса, әле җаратса.

Әй, Иганә буе, әй, Эләке,

Җан тәрәзен ачыр җаратса,

әле җаратса.

Искә төшсә, өзә, һай, үзәкне.

Зиһенемнең бетә эрәте,

әле эрәте.

Үзе булмаса да, һай, җанымда,

Күз алдымнан китми сурәте,

әле сурәте.

Әй, Иганә буе, әй, Эләке,

Күз алдымнан китми сурәте,

әле сурәте.

Г ө р г ө р и. Җарый. Кайсыгыз тагын?..

Җ а г р а п. Бәчке чыксын. Бәчке (җырлый.)

Ай, әле бик җырактан килдек без,

Җитмеш чакрым җулны үттек без;

Ак калфакның каралган чагы,

Ак калфакның каралган чагы—

Туганнарның таралган чагы.

Җитмеш чакрым җирне, һай, үттек без,

Бер күрешер өчен килдек без;

Ак калфакның табылган чагы,

Ак калфакның табылган чагы —

Туганнарның сагынган чагы.

Г ө р п и н ә. Бу әүвәлеге җыр түгел.

Г ө р г ө р и. Кайчангы җыр?

Г ө р п и н ә. Кайчангы икәнен белмим, әүвәлеге җыр түгел.

Б ә ч к е. Ул җырны, Гөрпинә ти, беләсең килсә, Илһам Шакиров сиксән ел инде җырлый.

Г ө р п и н ә. Җарый инде, алайса, ул җырлагач, әүвәлегедер. Җә инде, җә, Җабалак, син җырла.

Г ө р г ө р и. Син, Гөрпинә, тик кенә утыр, җарыймы? Җә, Җаграп…

Җ а г р а п. Әллә җырламас дип беләсезме? (Җырлый.)

Сандугачлар килгән безгә,

Китәрләр микән көзгә?

Урманда куак кына,

Без монда кунак кына, —

Кунак булып җөрибез.

Сандугачлар китәр көзгә,

Җамансу булыр безгә.

Урманда таллык кына,

Бу безгә шатлык кына,—

Шатлык белән җәшибез.

Г ө р г ө р и. Кара, өчегез дә җарыйсы гына җырлый­сыз икән. Кәзер биисез инде, җегетләр. Китер әле гарбунны, Кәтернә. Башладык, җегетләр, «Чабата» көенә.

Җегетләр аерым-аерым да, бергә дә бииләр, арыганчы бииләр дә чи­рәмгә җал итәргә утыралар.

Г ө р г ө р и. Җә, түтиләр, ничек минем кияүләр?

Г ө р п и н ә. Җабалак бии белми.

Җ а г р а п. Җиттеме, җукмы сиңа, Гөрпинә ти?

Ә ү д ә к и. Берсенә дә сүзем җук. Җарый. Тик менә безнең замандагыча түгел. Алай биемиләр иде безнең за­манда. Безнең заманда болай бииләр иде. Гөрпинә, Кәтернә, тотыгыз әле мине. Бастырыгыз әле җиргә. (Гөрпинә белән Кәтернә Әүдәкине култыклап алып җиргә бастыра­лар. Җыгылмасын өчен тотып торалар. Әүдәки аякларын боргалап биегәндәй итә.) Менә шулай бииләр иде безнең заманда, менә шулай итәләр иде. Менә шулай, менә шу­лай. Утыртыгыз урыныма.

Гөрпинә белән Кәтернә утырталар.

П а л ы й. Җук, Әүдәки ти. Алай итмиләр иде, болай итәләр иде. (Таягын биетеп күрсәтә.)

Г ө р п и н ә. Селкенмәгез әле ачу китереп… Гөргөри, әйт сүзеңне…

Г ө р г ө р и. Бу җулы да тигезләр. Бәчке әйбәтрәк әйбәтрәген…

Г ө р п и н ә. Җаклама Бәчкене. Гел шуны җаклыйсың.

Ә ү д ә к и. Җегетләрне биеттең дә, Гөргөри, кызыңның биюен күрмәдек бит әле. Җәле, күрсәтсен әле, кемне җаучылап җөрибез икән? Шулаймы, Палый?

П а л ы й. Нәстә дисең?

Ә ү д ә к и. Әнә Палый да шулай ди.

Г ө р г ө р и.Күрсәтербез аны, Әүдәки ти. Җәле, Үринә.

Ү р и н ә. Биемим.

Г ө р г ө р и. Кемгә әйтәм?!

Ү р и н ә. Мин бии белмим.

Г ө р г ө р и. Беләсең.

Ү р и н ә. Белмим.

А н у к. Уйна, Гөргөри дәй, үзем биеп күрсәтәм. (Ул әлегә хәтле капка төбесендәге җарышны агач артыннан күзәтеп торган иде.) Уйна. (Гөргөринең уйнаганын да көтмичә үзе җырлап, үзе биеп китә.)

Агыйдел суы тирбәлә

Уртасында сал булса;

Суга салсаң калкып чыгар

Безгә насыйп җар булса.

Их, тала, тала, тала,

Тала минем беләгем;

Нигә тала, нигә җана

Икән минем җөрәгем?

Талмас иде беләккәем,

Талдыручы булмаса;

Җанмас иде җөрәккәем,

Җандыручы булмаса…

Бии-бии дә чыгып җөгерә. Аңа Җаграп иярмәкче була да, «кияү» икәнлеге исенә төшеп, туктап кала. Анукның, кыланышы Үринәнең, дә кытыгын китерә, ул да сикереп чыгып такмак әйтә-әйтә бии.

Кара урманда бөрлегән,

Чәчәкләре бер дигән;

Нишләп җөрим берәү белән,

Сынап карыйм төрледән.

Их, тала, тала, тала,

Тала минем беләгем;

Нигә тала, нигә җана

Икән минем җөрәгем?

Талмас иде беләккәем,

Талдыручы булмаса;

Җанмас иде җөрәккәем,

Җандыручы булмаса.

Үринә биеп туктап, үз урынына утыра.

Ә ү д ә к и. Туй булды бит бу, Гөргөри. Туй булды бу, Кәтернә.

Г ө р г ө р и. Туй болай гына булмаячак, Әүдәки ти.

Ә ү д ә к и. Без җәш чакта…

Г ө р п и н ә. Җәш чагыңны аннары сөйләрсең, Әүдәки ти. Гөргөри, сүзеңне әйт.

Г ө р г ө р и. Әйтәм, Гөрпинә, әйтәм. Микушны курла­мыйм. Быламык дип йөри ием дә, түгел икән. Җаграп та җарыйсы, Бәчке дә әйбәт.

Г ө р п и н ә. Тагын Бәчкене данлыйсыңмы?..

Г ө р г ө р и. Мин үземә ошаганын данныйм, Гөрпинә. Җарый, тагын да җарыштырып карамакчыем да, калып торсын. Инде болай була. Калынны кайсысы күбрәк түли, кыз шуңа була инде.

Г ө р п и н ә. Нинди калын тагын?

Г ө р г ө р и. Әүвәлегеләр җоласы.

Г ө р п и н ә. Әллә ниләр уйлап чыгарма, Гөргери. Кәтернә, син нигә бер сүз дә дәшмисен? Нишли бу синең, лилипутың?

К ә т е р н ә. Мыскыл итмә, Гөрпинә, үзеңнеке да әллә кем түгел. Безнең Гөргөри бөтенесен дә белә. Ул ни әйтсә, шул булыр.

Г ө р п и н ә. Әйт, Гөргөри, нәстә ул калын дигәнең?

Г ө р г ө р и. Әнә, Әүдәки ти белән Палый ти әйтсен.

Г ө р п и н ә. Әйт, Әүдәки ти. Нәстә сөйли ул Гөргери?

Ә ү д ә к и. Бик белеп сөйли. Әүвәлегеләр кызны калын түләп алганнар.

П а л ы й. Булган андый җола, булган.

Г ө р п и н ә. Акча түләпме?

Ә ү д ә к и. Акча гына түгел.

Г ө р п и н ә. Нәстә, кызыңны сатып бирәсезмени, Гөр­гөри?

Г ө р г ө р и. Сатып бирмибез, җола кушканча бирәбез. Әүвәлегеләр шулай эшләгән.

Г ө р п и н ә. Алар күпме түләргә кушкан инде?

Г ө р г ө р и. Күпме икәнен әйтеп калдырмаганнар. Аны­сын үзебез әйтәбез.

Г ө р п и н ә. Күпме инде?

Г ө р г ө р и. Күп, Гөрпинә.

Г ө р п и н ә. Күпнең дә чиге була, Гөргөри.

Г ө р г ө р и. Акчасын кәзер түләсәгез, җарты милиун.

Г ө р п и н ә. Җарты милиун?!.

П а л ы й. Нәстә сөйләшәсез?

Г ө р п и н ә. Җарты милиун, ди…

П а л ы й. Нәстәгә җарты лимун?

Ә ү д ә к и. Тыңлап кына утыр, Палый. Болары безнең башка сыймый.

Г ө р г ө р и. Кәзергә генә шулай. Кәзер түләмәсәгез, әрбир каклары үскән саен калын акчасы да арта барыр. Мужыт, бер милиун булыр, мужыт, ун милиун.

Җ а г р а п. Ун милиун?!

Г ө р г ө р и. Ун милиун, Җаграп. Әзрәкме әллә? Шуның өстенә миңа эче җонлы тун, Кәтернәгә тышы җонлы тун.

Г ө р п и н ә. И-и-и, и-и-и…

Г ө р г ө р и. Ашыкма, Гөрпинә. Ике баш сыер, бер баш тана, сигез баш сарык.

Б ә ч к е (көлеп). Өстә, әйдә, Гөргөри дәй, өстә.

Г ө р г ө р и. Син көлмә, Бәчке, мин бит чынлап әйтәм. Шулар өстенә өч көпчәкле мотоцикл.

Г ө р п и н ә. Ходаем! Нишләвең, Гөргөри?..

Г ө р г ө р и. Синнән күбрәк тә тиеш әле, Гөрпинә.

Г ө р п и н ә. Анысы нигә инде?

Г ө р г ө р и. Телең бик әче. Синең киленең булып җәшәүләре, ай-яй!

Г ө р п и н ә. Җәшәп караганың җук бит, нигә мыскыл итәсең?

Б ә ч к е. Алай җарамый бит, Гөргөри дәй. Калын алыр­га җарамый.

Г ө р г ө р и. Кем әйтте җарамый дип? Өйрәндегез буш­ка кыз алып. Бушка алалар да биш көннән аерып җибә­рәләр. Бушка килгән нәрсәне ыргыту җәл түгел шул. Җук инде, түләп алып карагыз. Җаратасың икән, түләп ал.

Җ а г р а п. Закон бар, Гөргөри дэй. Мин беләм, бер үз­бәк сөйләде, закон бар, диде.

Г ө р г ө р и. Син законга өйләнерсең, җарыймы, Җаграп? Син, Микуш, нигә бер сүз дәшмисең?

Г ө р п и н ә. Ник дәшсен? Дәшерлек иттеңмени? Дәш­мибез, Гөргөри. Син әйткән акчага каладан бер олау мар­җа төяп кайтабыз. Әйдә, Микуш.

М и к у ш. Гөргөри дәй, син чыннан да чынлапмы?

Г ө р г ө р и.Чынлап, Микуш, чынлап.

Г ө р п и н ә. Әйдә, Микуш…

Ә ү д ә к и. Әй, күңелле генә утыраек, әллә нишләттең, Гөргөри. Бигрәк кыйбат.

Г ө р г ө р и. Минем кызым арзан түгел. Бер тиен дә төшмим. Уйлагыз, җегетләр, уйлаганнарыгыз иртәгә килеп әйтер.

М и к у ш. Мин уйладым, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Нәрсә уйладың, Микуш?

М и к у ш. Мин риза.

Г ө р п и н ә. Микуш!..

Г ө р г ө р и. Ашыкма, Микуш. Ныклабрак уйла. Иртә­гә шушы вакытта әйтерсең. Бергәләп килегез.

Ут сүнә. Ут җанганда Җаграп керә, рәшәткә җанына килә, Анукның, җырлаганын ишетеп, агач янына барып сыена. Җырлап Анук керә.

Җ а г р а п (Анук җулына аркылы төшеп). Прибет, Анук. Нәстә, тагын исәнләшмисеңме, тагын мине күрми­сеңме?

А н у к. Син мине күрәсеңме сун?

Җ а г р а п. Күрәм.

А н у к. Син күргәч, шул җиткән.

Җ а г р а п. Кыланма инде.

А н у к. Нәстә, Үринә бик кыйбат булгач, арзан Анук җанына килдеңме?

Җ а г р а п. Мин килмәдем, син очрадың.

А н у к. Үринәгә акча алып килдеңме? Сыерың белән танаң кайда сун? Эләктеме инде Үринә? Син ул сораган әрбирләрне мәңге табасың җук.

Җ а г р а п. Көлмә. Ачуны китерсәң, балыкчылар брига­дасы төзим. Бер КамАЗ эчтирләт тотып салам да. Киласы унар меңнән… Кая барасың?

А н у к. Су буена.

Җ а г р а п. Көн дә, көн дә нишлисең анда?

А н у к. Көн дә, көн дә түгел, төн дә, төн дә…

Җ а г р а п. Төн дә, төн дә нишлисең?

А н у к. Сине көтәм.

Җ а г р а п. Мин килмимме?

А н у к. Килмисең шул.

Җ а г р а п. Сине Үринәдән артыграк җарата башлагач килермен, җәме?

А н у к. Җә. Сау бул.

Җ а г р а п. Тукта инде…

А н у к. Нишлибез?

Җ а г р а п. Син Үринәдән әйбәтрәк биисең, Анук.

А н у к. Мин аны син әйтмәсәң дә беләм.

Җ а г р а п. Су буенда нишләп утырасың, Анук?

А н у к. Аккан суга карап утырам.

Җ а г р а п. Ник?

А н у к. Кызык.

Җ а г р а п. Мин сине җарата башладым әле, Анук.

А н у к. Рәкмәт инде.

Җ а г р а п. Кил монда, Анук. (Агач артына чакыра.)

А н у к. Нишлибез анда?

Җ а г р а п. Беләсең ич инде.

А н у к. Оныттым.

Җ а г р а п. Җә инде, беләсең…

А н у к. Бер үпкәнең өчен — бер милиун. Ике үпсәң, өстәвенә ике сыер.

Җ а г р а п (рәкәтләнеп көлә.) Үтерәсең син, Анук.

А н у к. Үләсе көнең алда әле, Җаграп. Әнә, тәрәзәдән минем белән сөйләшкәнеңне катының карап тора.

Җ а г р а п. Ачуны китерсәләр, өйләнмәм дә әле. Тотармын да сиңа өйләнермен.

А н у к. Әгәр мин чыкмасам?

Җ а г р а п. Син чыгасың. Кил инде мондарак.

А н у к. Җук, Җаграп. Анда бармыйм. Үпсәң, менә шушында үп.

Җ а г р а п. Ничек инде. Үринә карап торса?..

А н у к. Торса тора инде.

Җ а г р а п. Әллә куркыр дип уйлыйсыңмы?

А н у к. Уйламыйм.

Җаграп аны кочаклап үбеп ала. Анук көлә-көлә чыгып жөгерә, Җаграп рәшәткә каршына килеп сызгыра.

Б ә ч к е (кереп). Мин монда, Җаграп.

Җ а г р а п. Ә-ә-ә, Бәчке. Прибет. Җә, алып килдеңме калын?

Б ә ч к е. Син алып килдеңме сун?

Җ а г р а п. Җә инде, җәшергән булма. (Микушны кү­реп.) Әнә бит килә. Монарда инде байлык. Әниең кайда, Микуш?

М и к у ш. Син бәйләнмә миңа. Таш белән алам да бә­рәм.

Җ а г р а п. Бәреп кара. Җыктым дигәч тә. Җалгыш кына җыгылдым мин. Әйдә, көрәшәбез. (Микушны эләк­тереп ала.)

Г ө р г ө р и (капкадан чыгып). Никәл, җегетләр?

Җ а г р а п. Прибет, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Исәнме, исәнме… Җә, ни уйладыгыз? Син ни уйладың, Җаграп?

Җ а г р а п. Уйладым мин болай: көтәргә биреп тор Үринәне.

Г ө р г ө р и. Ничек инде көтәргә?

Җ а г р а п. Әҗәткә… Бурычка.. Өйләнгәч, түләрмен. Мин балыкчылар бригадасы төзим. Бер КамАЗ эчтирләт тотып сатам да… Килосы унар меңнән…

Г ө р г ө р и. Эчтирләтеңне саткач килерсең, Җаграп, җарыймы?

Җ а г р а п. Алайса, үзеңә кара, Гөргөри дәй. Үринәне бәхетсез итәсең килсә… Ул бит миннән башка берәүне дә җаратмый. Мине үлеп җарата.

Ү р и н ә (тәрәзәне бәреп ачып). Җаратмыйм! Җаратмыйм! (Тәрәзәне җабып куя. Тагын ачып кычкыра.) Җа­ратмыйм! (Тагын җаба.)

Җ а г р а п. Җаратма, әйдә, җаратма… Җарты милиун акчам булса, өйләнеп тормас идем әле. Әнә Бәчке өйлән­сен акча түләп…

Г ө р г ө р и. Җарый, булды. Җә, Бәчке?

Б ә ч к е. Син чынлап әйттеңме, Гөргөри дәй?

Г ө р г ө р и. Чынлап, Бәчке.

Б ә ч к е. Синең белән Үринә дә килештеме?

Г ө р г ө р и. Килеште.

Б ә ч к е. Калын түләсәм, чыгамы?

Г ө р г ө р и. Чыга.

Б ә ч к е. Үзе теләпме?

Г ө р г ө р и. Үзе теләп.

Б ә ч к е. Үринә үз теле белән әйтсен.

Г ө р г ө р и. Нәстә дип әйтсен?

Б ә ч к е. Әгәр дә Бәчке әти сораган калынны түләсә, үзем теләп Бәчкегә чыгам, дисен.

Г ө р г ө р и. Әй, Үринә! Үринә, дим!

К ә т е р н ә (тәрәзәдән). Нәстә инде тагын?

Г ө р г ө р и. Үринәне чакыр. (Үринә тәрәзәдә күренгәч.) Үринә, әйт, әгәр дә Бәчке әти сораган калынны түләсә, үзем теләп Бәчкегә чыгам, диген.

Ү р и н ә. Чыкмыйм.

Г ө р г ө р и. Үринә!..

Ү р и н ә. Чыкмыйм.

Г ө р г ө р и. Син нитмә, Бәчке, курыкма. Чыгарам мин аны.

Б ә ч к е. Җук инде, Гөргөри дәй. Шул чаклы калын түләп җаратмаган катын алып булмас.

Җ а г р а п. Дөрес, Бәчке. Пәнәчегә барабыз да үзебез сайлап алабыз.

Г ө р г ө р и. Бәчке! Мужыт, уйларсың, ә?

Б ә ч к е. Җук, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Уйла әле, Бәчке, уйла әле.

Б ә ч к е. Җук.

Г ө р г ө р и. Җегет түгел икәнсең, Бәчке. (Микушка.) Җә, син нәстә?

М и к у ш. Мин — риза.

Г ө р г ө р и. Нәстәгә риза?

М и к у ш. Калын түләргә!

Г ө р г ө р и. Әниең әйтәме?

М и к у ш. Үзем.

Г ө р г ө р и. Акчаң шулай күпмени?

М и к у ш. Җук. Эшләрмен, көне-төне эшләрмен. Җыяр­мын. Көтсен генә Үринә. Ике-өч җыл көтсен генә.

Г ө р г ө р и. Әй, Үринә, ишетәсеңме?

К ә т е р н ә. Ишетә, ишетә.

Г ө р г ө р и. Нәстә ди?

К ә т е р н ә. Көтмим, ди.

М и к у ш. Көтмәсен. Мин барыбер калын алып киләм. Алып киләм дә сиңа бирәм, Гөргөри дәй, мә, дим.

Г ө р г ө р и. Шулай ук җаратасыңмыни Үринәне?

М и к у ш. Җаратам.

Г ө р г ө р и. Кәтернә!

К ә т е р н ә. Ишетә инде, ишетә.

Г ө р г ө р и. Алып чык монда.

К ә т е р н ә. Чыкмыйм, ди.

Г ө р г ө р и. Алып чык! Үзем кереп сөйрәп алып чыгам. (Бәчке белән Җаграпка.) Нәстә карап торасыз, җегетләр?

Җ а г р а п. Нишләрсең икән дип, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Син әле нишлисемне белмисеңме, Җабалак? (Капкадан чыккан Үринәне кулыннан тотып Микушка бирә.) Ал, җегет. Кыз — синеке. (Үринәгә.) Карама Топый малаена. Җегет түгел ул. Җегет түгел алар. Китегез, китегез минем ызбам җаныннан.

Җ а г р а п. Син чамалап кына, Гөргөри дәй.

Г ө р г ө р и. Китегез. Мылтыгымны алып чыгам да, икегезне дә атып үтерәм.

Җ а г р а п. Бик исебез китте. Әйдә, Бәчке су буена.

Китәләр.

Г ө р г ө р и (Микушка). Син нәрсә җебеп торасың? Тот нык кына итеп, җараткач. Нык тот, җибәрмә.

Ү р и н ә. Калыны җук бит.

Г ө р г ө р и. Булыр. Кәтернәгә бер чәчәкле җаулык алып бирсә, шул җиткән. Киттек, Кәтернә.

Кереп китәләр.

М и к у ш. Үринә… Мин җаратам бит сине.

Ү р и н ә. Беләм ич инде… Җаграпны син чынлап җыктыңмы?

М и к у ш. Синең өчен мин, Үринә, дию пәриен дә җыгам.

Ү р и н ә. Мактанма инде.

М и к у ш. Менә күрерсең, Үринә, мин… Мин… Җаратырсың син мине…

Ү р и н ә. Мин сиңа җаратмыйм дигәнем дә җук.

М и к у ш. Җук шул, Үринә, җук шул.

Ү р и н ә. Җырла әле теге җырыңны.

М и к у ш. Кайсын, Үринә?

Ү р и н ә. Минем өчен җарышканда җырлаганны.

Микуш җыр башлый.

 

Пәрдә.

 

Әсәрнең тексты Туфан Миңнуллинның ун томлыгындагы нөсхәсенә нигезләнеп әзерләнде:

Миңнуллин Туфан. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 4 том, 46-82 битләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

 

Кулъязма “Гөргөри кияүләре” пьесасының баш бите. Первая страница рукописи “Зятья Горгори”.

Фикереңне язып калдыр

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган