ДИЛӘФРҮЗГӘ ДҮРТ КИЯҮ

Тамаша, өч пәрдәдә

 

К А Т Н А Ш А Л А Р:

Д и л ә ф р ү з

Җ ә м и л

Ш ә к ү р

Г а л и м

И с м ә г ы й л ь

С а җ и д ә

А м у р

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Музыка. Пәрдә ачыла. Рәшәткә белән уратылып алынган бакча. Сәхнәдә Амур белән Саҗидә теттереп бииләр.

С а җ и д ә (кинәт биюеннән туктап). Амур!

А м у р. Нәрсә, Саҗидә.

С а җ и д ә. Нишлибез без?

А м у р. Биибез, Саҗидә.

С а җ и д ә. Бүгенге тамашага синең белән минем биюнең нигә кирәге бар? Без бит тамашада катнашучылар түгел, тамашаны алып баручылар гына.

А м у р. Шулай шул, Саҗидә.

С а җ и д ә. Шулай булгач, әйдә башлыйбыз.

А м у р. Нидән башлыйбыз.

С а җ и д ә (сәхнә алдына килеп). Иң элек тамашачыларны үзебез белән таныштырыйк.

А м у р. Исәнмесез, иптәш тамашачылар! Ишеткәнсездер, каршыгызда басып торган бу чибәр кыз — минем сөйгән кызым Саҗидә.

С а җ и д ә. Ә бу — Амур. Сабан туе батыры. Сезгә сер итеп кенә әйтәм, яратам мин аны. Тик бер гадәтен ошатып бетермим, япь-яшь башы белән яучы булып, егетләрне, кызларны таныштырып йөри.

Сәхнәгә җырлап Диләфрүз чыга.

Д и л ә ф р ү з. Чыксам бакчага,

Алмагачларга

Сөйлим серемне.

Йөрәк серемне

Сандугачлар да

Тынып тыңлыйлар —

Алар тыңлыйлар…

А м у р (тамашачыларга). Диләфрүз. Чеп-чибәр, чап-чая кыз.

С а җ и д ә. Өстәвенә эшкә дә уңган. Эшләмәгән эше юк. Читтән торып институтта да укый.

Диләфрүз китә. Галим керә.

Г а л и м. Мәкальләр дигәч тә, күңелгә бер-бер артлы шундый сораулар килә: алар нәрсә? Нинди әсәрләр? Ничек туалар һәм нәрсәгә хезмәт итәләр? (Туктап уйлый.)

С а җ и д ә. Галим. Кияүлеккә беренче кандидат. Укымышлы егет. Менә унбиш ел инде читтән торып укый. Башка нинди егетлек эшләгәндер, анысын авыл халкы хәтерләми.

Г а л и м. Татар халык мәкальләре элек-электән…

Сөйләнеп чыгып китә. Шәкүр керә.

А м у р. Кияүлеккә икенче кандидат. Таза егет. Ике потлы герне ике кулы белән ике тапкыр күтәрә ала. Сабый чагында тәрәзә ваткан өчен хулиган исемен алган булган. Хәзер шул исемне аклар өчен җай эзләп йөри.

Ш ә к ү р. Эх, дөньясы, дөньясы…

Башны кая куясы.

Чыгып китә. Җырлап Җәмил керә.

Җ ә м и л. Мин алсу таңнар булсам,

Син зифа таллар булсаң,

Таллар таңны аңлаган күк,

Серемне аңлар булсаң*.

*Җәмил җырының сүзләрен шагыйрь Рәшит Гәрәй язган.

С а җ и д ә. Җәмил. Серле егет. Шушы яшенә җитеп бер кызга да яратам дип әйтмәгән. Шулай да без аны кияүлеккә өченче кандидат итеп сайладык. Егет кеше — түзмәс, йөрәк серләрен бер чишәр дип уйладык. (Җәмил чыгып киткәч.) Менә, иптәшләр, шулар.

А м у р. Вакыйга, күргәнегезчә, авылда бара һәм, аңлавыгызча, Диләфрүз тирәсендә әйләнәчәк. Ник дигәндә, бүгенге тамашаның сәбәпчесе — Диләфрүз.

С а җ и д ә. Моннан ике ай элек “Азат хатын” журналында Диләфрүзнең рәсемен бастырып чыгардылар. Ул рәсемне күргән егетләр шунда ук Диләфрүзгә гашыйк булганнар. Бөтен эшләрен ташлап, төн утырып, Диләфрүзгә хат язганнар. Мәхәббәт аңлатканнар. Сезгә сер итеп кенә әйтәбез, Диләфрүзгә көн саен кырык-илле егетләр хаты килеп тора.

А м у р. Нәкъ шундый вакытта дөньяга шундый бер хәбәр таралган…

С а җ и д ә. Дөресрәге, ул хәбәрне Амур таратты, Диләфрүз Сабан туена ике көн калгач, кияүгә чыгарга җыена, кияүнең үзенә тиңен үзе сайлап алачак, дигән идем, Амур тирә-яктагы бөтен егетләргә сөйләгән. Менә бүген кызык хәлләр булачак. Чөнки Сабан туена ике көн калды. Амур, сәхнәдә барысы да әзерме?

А м у р. Әзер, Саҗидәкәй.

С а җ и д ә. Башладык.

Икесе ике якка китәләр. Амур кире керә.

А м у р. Җәмәгать, Саҗидә хата җибәрде. Без тамашада катнашмыйбыз, диде. Ә менә мин чүт кенә катнашам. Ник дигәндә күрше авылдан Исмәгыйль дигән егет киләчәк. Минем дус егет. Ахир. Кияүлеккә дүртенче кандидат. Әнә, ишетәсезме? Мотоцикл тавышы. Исмәгыйль үзе килә. Мондый тавышны бары тик Исмәгыйль мотоциклы гына чыгара ала. Бәхетсез егет, әллә ничә кат өйләнергә җыенган, тик өйләнәсе кызлары ямьсез булу аркасында өйләнә алмый йөри. Хәзер Диләфрүзнең рәсемен күреп гашыйк булган. Шәп егет. Мотоциклы да бар. Безнең авылга аны мин чакырдым: Диләфрүз белән таныштырам, дидем.

Таныштыра торган кич, табыштыра торган кич,

Бер йөрәкне бер йөрәккә ябыштыра торган кич…

Артта мотоцикл тавышы. Исмәгыйль керә.

И с м ә г ы й л ь. Сәлам, ахир.

А м у р. Сәлам! Әнә аларның өе.

И с м ә г ы й л ь. Шәп! Бакча да аларныкымы?

А м у р. Бакча да, мунча да. Өй артында бакчасы, бакчасында мунчасы, йөгерә-йөгерә су ташый нечкә билле марҗасы.

И с м ә г ы й л ь. Шәп!

А м у р. Шәп тә шәп дисең. Нәрсәсе шәп? Бакчасымы, мунчасымы, нечкә билле марҗасымы?

И с м ә г ы й л ь. Бакчасы да, мунчасы да. Ә Диләфрүз!.. (Кесәсеннән журнал чыгарып.) Кара син аңа. Ахир! Бер күрер өчен әллә ниләр бирерсең. (Журналдагы рәсемне үбеп.) Диләфрүз! Минем беренче йөргән кызымның исеме Зөлхәбирә иде, икенчесе Гадилә, өченчесе — Хәлимә, дүртенчесе…

А м у р. Җитте, Исмәгыйль. Без монда синең бозыклыгыңны тикшерергә килмәдек.

И с м ә г ы й л ь. Нинди бозыклык булсын, ахир. Мин алар белән нишләгән. Танышкан, ташлашкан, шул гына. Ямьсез кызга өйләнә алмыйм ич инде мин, үзең беләсең.

А м у р. Анысында эшем юк. Мин таныштырмадым, мин ташлаттырмадым. Сине дус итеп Диләфрүз белән таныштырам, әгәр ташлашсагыз, кара аны, риза-бәхил түгел!

И с м ә г ы й л ь. Журналда матур чыккан да бит…

А м у р. Җүләр син, белдеңме! Әгәр Саҗидә булмаса, мин үзем аның белән йөрер идем. Кап-кара күз, кап-кара каш, кап-кара чәч, кап-кара йөз!

И с м ә г ы й л ь. Йөзе карамыни?

А м у р. Надан син, белдеңме, җәйге кояшта ак йөзле кызларның бәяләре бер тиен.

И с м ә г ы й л ь (җыр белән).

Амур дустым, тизрәк күрсәт асылны,

Аны күрми йөрәк уты басылмый.

А м у р. Үзем беләм, ашыктырма, Исмәгыйль,

Вакыт җитми чыкмый кояш, исми җил.

И с м ә г ы й л ь. Күрми калсам, ябыгырмын, кибәрмен…

Сөйгән егете юкмыни чибәрнең?

А м у р. Кайсы кызда булмый сөйгән егетләр,

Тартып ала менә безнең кебекләр.

И с м ә г ы й л ь. Рәсемеңә гашыйк булдым, Диләфрүз,

Кара чәчле, кара кашлы, кара күз.

Ай Диләфрүз, вай Диләфрүз!

Диләфрүзнең җырын ишетеп туктап кала. Диләфрүз бакчада, алмагачлар арасында җырлый. Амур белән Исмәгыйль яшеренеп рәшәткә янына киләләр. Тыңлыйлар.

Д и л ә ф р ү з. Чыксам бакчага,

Алмагачларга

Сөйлим серемне.

Йөрәк серемне

Сандугачлар да

Тынып тыңлыйлар —

Алар аңлыйлар.

И с м ә г ы й л ь. Шулмы?

А м у р. Шул.

И с м ә г ы й л ь. Тавышы ла тавышы!.. Булды, ахир. Үлсәм үләм, бу кыз минеке булачак.

А м у р. Ашыкмый тор, ахир.

Д и л ә ф р ү з. Миңа ямансу,

Уйлыйм, уйланам —

Сине юксынам.

Кайгым юк сыман,

Үзем моңланам,

Тик син белмисең,

Ник син сизмисең?

И с м ә г ы й л ь. Кемне юксына икән ул?

А м у р. Бәлки, синедер.

И с м ә г ы й л ь. Көлмә инде, ахир, үләм бит, бетәм бит. Әйт, нишлим?

А м у р. Мин тайпылып торам, сөйләш.

И с м ә г ы й л ь. Сүзне ничегрәк итеп башлыйм икән?

А м у р. Бүтән кызларың белән ничегрәк сөйләшкән идең соң?

И с м ә г ы й л ь. Алар чепуха. Бу бит, бу бит!! Һай, куркам, ахир.

А м у р. Беләсеңме, Тукай нәрсә дигән?

И с м ә г ы й л ь. Нәрсә дигән, ахир?

А м у р. Мотоциклы булган яшь егеткә мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам, дигән. Әйдә, тәвәккәллә. Кереп китмәсен.

Иелә-бөгелә рәшәткә янына киләләр. Исмәгыйль тәвәккәлләп торып баса.

И с м ә г ы й л ь. Хәерле кич, чибәр кызый.

Д и л ә ф р ү з (куркып китә). Кем ул анда?

И с м ә г ы й л ь. Болгаер авылы шушымы, чибәр кызый?

Д и л ә ф р ү з. Әллә адаштыгызмы?

И с м ә г ы й л ь. Сезнең тавышыгыз юлымнан яздырды.

Д и л ә ф р ү з. Юлдан язган егетләргә безнең бакча янында урын юк. (Китә башлый.)

И с м ә г ы й л ь. Китәсез дәмени?

Д и л ә ф р ү з. Китәм шул.

И с м ә г ы й л ь. Бераз гына торыгыз инде, сөйләшик.

Д и л ә ф р ү з. Кирәгегез бер тиен, юлыгызда булыгыз.

И с м ә г ы й л ь. Юлым сезнең бакчага килеп төртелде. Бүтән барыр юлым юк.

Д и л ә ф р ү з. Мескен. Хәзер мин бурзайны алып киләм. Ул сезгә туры юлны күрсәтер

И с м ә г ы й л ь. Бурзаегыз хуҗасына охшаса, кешеләргә тимидер.

Д и л ә ф р ү з. Ул сезгә охшаган.

И с м ә г ы й л ь. Ә сез яны яратасызмы?

Д и л ә ф р ү з. Бик.

И с м ә г ы й л ь. Их, шул бурзай урынында булсам. Оямның ишегеннән гел сезгә генә карап ятар идем.

Д и л ә ф р ү з. Бурзай булсагыз, өреп кенә ятар идегез. (Китә башлый.)

И с м ә г ы й л ь. Китмәгез инде, Диләфрүз.

Диләфрүз (гаҗәпләнеп). Исемемне кайдан беләсез?

И с м ә г ы й л ь. Тирә-якта сезнең исемне белмәгән адәм юк. Исемегезне кушып җырлап җырлыйлар. Синең матур исемең җырларда җырлана, батыр комсомолка Диләфрүз…

Д и л ә ф р ү з. Шулай укмыни?

Исмәгыйль (җырлап җибәрә).

Зифа буең тал-тирәккә пар икән,

Талдан нәзек нечкә билең бар икән.

Зифа буең тиңнәр өчен, Диләфрүз,

Нечкә билең кемнәр өчен, Диләфрүз?

Кашың — җәя, керфекләрең ук икән,

Сүзең ялкын, елмаюың ут икән.

Ук кадалды йөрәгемә, Диләфрүз,

Ут кабынды йөрәгемә, Диләфрүз.

Ике күзең диңгезләргә тиң икән,

Ай янында Зөһрә йолдыз син икән.

Күз тимәсен күзләреңә, Диләфрүз.

Яшь коямын эзләренә, Диләфрүз.

Д и л ә ф р ү з. Җыры матур икән, тик тавышыгыз ямьсез.

И с м ә г ы й л ь. Ярый безгә, каткан тезгә, әйрән каткан шулпа да. Сезнең сөйгән егетегез дә атказанган артист түгелдер әле.

Д и л ә ф р ү з. Әйрән каткан да түгел.

И с м ә г ы й л ь. Сөйгән егетегез бармыни?

Д и л ә ф р ү з. Сез әллә прокурормы?

И с м ә г ы й л ь. Прокурор булсам, юк гаебегезне бар итеп, бүлмәмә чакыртып сорау алыр идем… Танцыга чакырсам, килерсезме?

Д и л ә ф р ү з. Сезнең авылгамы?

И с м ә г ы й л ь. Мин бүген төнне сезнең авылда үткәрәм. Килерсезме клубка?

Д и л ә ф р ү з. Җәй көнне клубка сезнең авыл егетләре генә йөридер инде.

И с м ә г ы й л ь. Ә сез кая йөрисез?

Д и л ә ф р ү з. Сез күрмәгән җиргә.

И с м ә г ы й л ь. Эзләп тапсам ни булыр?

Д и л ә ф р ү з. Ике яңагыгыз ут булыр.

И с м ә г ы й л ь. Ай җаный, вай җаный, сезнең әтиегезнең кызы бигрәк усал икән. Бу рәшәткә ни өчен?

Д и л ә ф р ү з. Бакчабызда алмагачлар, кәҗә кермәсен өчен.

И с м ә г ы й л ь.  Кызарып пешкән алмага бер кошның күзе төшкән, кәҗә өчен рәшәткә булса да, кошлар өчен киртә юк. Сезнең якка очып чыгарга рөхсәт итегез. (Рәшәткә аркылы бакча ягына сикереп төшә.)

Д и л ә ф р ү з. Нишлисез?!

И с м ә г ы й л ь. Ай Диләфрүз, вай Диләфрүз.

Диләфрүз каршына бара. Диләфрүз чыгып йөгерә. Исмәгыйль аның артыннан чаба. Кинәт дөнья яңгыратып бурзай өрә башлый. Исмәгыйль атылып чыга. Амур көлә.

Ник көләсең, ахир?

А м у р. Ай-яй, бик тиз син, ахир. Күрүең булды, рәшәткә аркылы сикереп төшүең булды.

И с м ә г ы й л ь. Мин, үзең беләсең, ахир, өзеп алырга күнеккән.

А м у р. Яле, күрсәт, ниләр өздең? Бик тиз булмый ул, ахир. Без Саҗидә белән өч ел йөрибез. Кичә генә үптерде.

И с м ә г ы й л ь. Юк, ахир, миңа булса бүген булсын, хәзер булсын. Уф, үләм!

А м у р. Бар соң алайса, булдыр, мин киттем.

И с м ә г ы й л ь. Юк, юк, синсез булмый. Нишлибез, ахир?

А м у р. Берәр план корырга кирәк. Әйдә әле, башта безгә кайтып, мотоциклны урнаштырыйк. Бәлки, Саҗидәне күрербез. Ул Диләфрүзнең дусты, җаен табар.

И с м ә г ы й л ь. Шәп була бу, ахир.

Китәләр, җырлап Җәмил керә.

Җ ә м и л. Таңнар беленә икән,

Таллар бөредә икән.

Таң нурлары бөредәге

Талга эленә икән.

(Рәшәткә аша бакчаны күзәтә, җырын дәвам итә.)

Әй мин дә таңнар булсам,

Син зифа таллар булсаң!

Таллар таңны аңлаган күк

Серемне аңлар булсаң.

(Җырны утыргычка утырып дәвам итә. Диләфрүз рәшәткә янына килеп җырны тыңлый.)

Сүнмәс-сүрелмәс идем,

Ятка сөйдермәс идем.

Бөредәге хисләреңә

Җилләр тидермәс идем.

Д и л ә ф р ү з. Исәнме, Җәмил.

Җ ә м и л (башта куркып китә, ләкин үзен тиз кулга ала). Хәерле кич.

Пауза.

Д и л ә ф р ү з. Матур җыр.

Җ ә м и л. Миңа да ошый. (Паузадан соң.) Мин  эштән кайтып килә идем.

Д и л ә ф р ү з. Безнең йорт ашамы?.. (Пауза.) Умартачы булу ошыймы соң, Җәмил?

Җ ә м и л. Ошамаган эшне ничек эшлисең. Умарта кортлары алар кеше кебек акыллы, сөйләшергә телләре генә юк. Хәер, телләре булмаса да, бер-берсен аңлыйлар. (Торып китә башлый.)

Д и л ә ф р ү з. Кая ашыгасың, Җәмил?

Җ ә м и л. Өйгә кайтырга вакыт.

Д и л ә ф р ү з (көлеп). Тыныч йокы.

Җ ә м и л. Нигә көләсең?

Д и л ә ф р ү з. Ә син нигә көлгәнемне бел.

Җ ә м и л. Сиңа, бәлки, кызыктыр.

Д и л ә ф р ү з. Сиңа кызык түгелме?

Җ ә м и л. Түгел.

Д и л ә ф р ү з. Нигә кызык түгел?

Җ ә м и л. Шулай, кызык түгел.

Д и л ә ф р ү з. Ә син кызык булмаса да көл, Җәмил. Кулыңда нинди китап ул?

Җ ә м и л. Китапханәдән алган идем. Укып чыктым, тапшырырга кирәк.

Д и л ә ф р ү з. Кызыкмы?

Җ ә м и л. Бик кызык.

Д и л ә ф р ү з. Быел Сабан туена барасыңмы?

Җ ә м и л. Ничек Сабан туеннан каласың?

Д и л ә ф р ү з. Син, Җәмил, ел саен Сабан туена ат җигеп барасың. Нигә машинага утырмыйсың?

Җ ә м и л. Ат белән бару күңелле. Председатель әйтә, быел юрганы бирәм, ди.

Д и л ә ф р ү з. Минем дә атка утырып барасым килә. Өйгә килеп алырсыңмы мине?.. Нигә дәшмисең? Әллә алып барасың килмиме?

Җ ә м и л. Миннән башка да алып баручылар табылыр әле.

Д и л ә ф р ү з. Кемнәр?

Җ ә м и л. Егетләрең буа буарлыктыр.

Д и л ә ф р ү з. Санадыңмыни?

Җ ә м и л. Бик кирәкләре бар.

Д и л ә ф р ү з. Җәмил, бер сүз әйтсәм, ачуланмыйсыңмы?

Җ ә м и л. Ни өчен ачуланыйм ди.

Д и л ә ф р ү з. Безнең авыл кызлары сөйли, син берәүгә дә яратам дип әйткәнең юк, диләр. Дөресме?

Җ ә м и л. Синең әйткәнең бармы соң?

Д и л ә ф р ү з. Әйтергә җыенам.

Җ ә м и л. Кемгә?

Д и л ә ф р ү з. Миңа яратам, дип әйткән егеткә.

Җ ә м и л. Яратам, дип әйтүчеләр күп булыр.

Д и л ә ф р ү з. Чын йөрәктән әйткән берәү булыр.

Җ ә м и л. Менә бу китапта язылган, эчемдәге серемне сөйләргә куркам, дигән. Изге күреп ничә ел саклап йөрткән серемнән аерылсам, бушап калырмын, дөньяның кызыгы бетәр кебек, диелгән. Сереңне әйтерсең берәүгә, синең сереңнән ул көләр.

Д и л ә ф р ү з. Ә син әйтеп кара, бәлки көлмәсләр.

Җ ә м и л. Мин яраткан кызның минем серемнән көләчәген мин беләм. Ә яратмаган кешегә ни өчен яратам дип алдашырга?

Д и л ә ф р ү з. Телең белән әйтмәгәч, син яраткан кыз синең яратуыңны ничек белсен?

Җ ә м и л. Белергә тиеш.

Д и л ә ф р ү з. Бәлки беләдер дә, син әйткәнне көтеп йөридер.

Җ ә м и л. Көтмәгәнен мин беләм.

Д и л ә ф р ү з. Бик күп беләсең шул син. Акыл иясе.

Җ ә м и л. Акыл иясе шул. Булса соң. Ә син иләс-миләс… (Диләфрүз көлгәч, китеп бара.)

Д и л ә ф р ү з (көлүен дәвам итә). Син үзең!

Галим керә.

Г а л и м. Исәнмесез, Диләфрүз Хафизовна.

Д и л ә ф р ү з. Исәнмесез, Галим абый.

Г а л и м. Утыргычыгызга утырып торырга рөхсәт итәсезме?

Д и л ә ф р ү з. Рәхим итегез, Галим абый. Кеше утырсын өчен ул.

Г а л и м. Юк, Диләфрүз Хафизовна, мин сүзләремнең астына мәгълүм бер мәгънә салып әйтәм.

Д и л ә ф р ү з. Ә сез мәгънә салмыйча гына утырыгыз.

Г а л и м (утырып). Гафу итегез, сез бу якка чыгарга теләмисезмени?

Д и л ә ф р ү з. Теләмирәк торам шул, Галим абый.

Г а л и м. Кызганыч. (Кесәсеннән блокнот чыгарып карый.) “Азат хатын” журналында портретыгыз басылган көннән алып мин бирегә уналтынчы тапкыр килдем. Шуның дүртесендә сезне күрү бәхетенә ирештем. Уникесе бушка китте. Ләкин, ул вакыт минем өчен кызганыч булса да, мин аны кызганмыйм. Бүген миңа, Диләфрүз Хафизовна, ниһаять, сезнең белән мөһим бер мәсьәләне хәл итәргә кирәк.

Д и л ә ф р ү з. Авыр мәсьәләме, Галим абый?

Г а л и м. Җиңел түгел. Сезнең мәхәббәткә карашыгыз ничек, Диләфрүз Хафизовна?

Д и л ә ф р ү з. Ул турыда ике тапкыр сөйләдегез ич инде, Галим абый?

Г а л и м. Бу өченчесе һәм соңгысы. Чөнки Сабан туена бары тик ике көн вакыт калды… Диләфрүз Хафизовна, сез әле үзегезнең кыска гына гомерегездә берәүне дә яратмагансыз. Бу табигый. Һәм күздә тоткан кешегез дә юк. Дөресме!

Д и л ә ф р ү з. Дөрестер инде.

Г а л и м. Димәк, сез табигать законнарына каршы барасыз. Ир җенесе һәм хатын җенесе беренче тапкыр очрашканнан алып җир йөзендә мәхәббәт яшәп килде. Без моның мисалларын легендалардан, халык әкиятләреннән ишетеп тә беләбез. Һәм, ниһаять, халык мәкальләрен ярдәмгә чакыра алабыз. Мәсәлән, “Авыру җылатыр, гыйшык саргайтыр”, “Гыйшыксыз-кыйшыксыз кеше булмый”, “Гыйшык хәлләре яман, йөрәгемне ут алган”, “Мәхәббәт мәхәббәт белән яши…” һәм башкалар. Яки халык җырларын алыйк. (Көйләрне буташтырып җырлый.)

Җаный яткан караватны

Акка буятыр идем,

Чәбәкләп йоклатыр идем,

Үбеп уятыр идем.

Сөям сине, сөям сине

Сөям сине, чәчәгем,

Сөймә мине, сөй башканы

Дигәнче сөячәгем.

Д и л ә ф р ү з. Җырның мондые да бар бит, Галим абый:

Сөям сине, сөям сине,

Сөям сине үлгәнче,

Бөдрә чәчләрем коелып,

Пеләшем күренгәнче.

Г а л и м. Бар, билгеле. Җырның андыйлары да бар. Ләкин алар шаян җырлар төркеменә керәләр.

Д и л ә ф р ү з. Галим абый, мәхәббәт турында сез шул хәтле күп беләсез, ә үзегез һаман өйләнмәгән.

Г а л и м. Бу икенче мәсьәлә һәм четерекле. Ул уйлап эшләүне таләп итә. Гаилә кору турында халыкның аерым мәкальләре бар. “Җиде кат үлчә, бер кат кис” һәм башкалар. Әгәр бер егет өйләнергә тели икән, өйләнәсе кешесе интеллектуаль яктан үзенә тиң булырга тиеш. Чөнки өйләнгәч, мәхәббәт төшенчәсе үзенең баштагы асылын югалта. Акыл гына кала.

Д и л ә ф р ү з. Сез мине үзегезгә тиң дип саныйсызмы?

Г а л и м. Туры әйтелгән сорауга туры җавап: әйе, Диләфрүз Хафизовна, сез минем кебек үк читтән торып белемегезне күтәрәсез.

Д и л ә ф р ү з. Шуннан?

Г а л и м. Безнең югары белемле гаилә корырга хакыбыз бар.

Д и л ә ф р ү з. Шуннан?

Г а л и м. Бик күпләргә үрнәк гаилә.

Д и л ә ф р ү з. Үрнәк була алмабыз шул, Галим абый. Беренчедән, сез миннән егерме биш яшькә өлкәнрәк.

Г а л и м. Гаилә тормышында еллар роль уйнамый.

Д и л ә ф р ү з. Икенчедән, сез бер җирдә дә эшләмисез.

Г а л и м. Дөрес. Минем белемемә тиң эш бирсеннәр. Ә җитәкчеләр миңа физик эш тәкъдим итәләр. Мин, әлбәттә, баш тартам.

Д и л ә ф р ү з. Белемегез чамалы, күрәсең, Галим абый.

Г а л и м. Ун еллык урта мәктәп, унбиш ел читтән торып. Клуб мөдире булыр өчен җитеп арткан. Нигә клубка мөдир итеп куймыйлар? Юк, мин сездән сорыйм, Диләфрүз Хафизовна, нигә мине клуб мөдире итеп куймыйлар? Нигә физик эш тәкъдим итәләр?

Д и л ә ф р ү з. Үз бакчагызда физик эш эшлисез ич, Галим абый.

Г а л и м. Аның мәхәббәткә кагылышы юк, Диләфрүз Хафизовна.

Д и л ә ф р ү з. Бар, Галим абый. Мин сезгә кияүгә чыгарга теләмим.

Г а л и м. Димәк, бүгенге сөйләшүебез дә нәтиҗәсез тәмамланды?

Д и л ә ф р ү з. Шулай булып чыкты.

Г а л и м (урыныннан торып). Зарар юк, аңларсыз. Иртәме-соңмы безнең сукмаклар бер юлга барып тоташачаклар. Чөнки адәм баласы мәхәббәтсез яши алмый. Миллион еллар буе формалашкан халык мәкальләре…

Гармунын аскан Шәкүр килеп керә.

Ш ә к ү р. Бу нәрсә бу, нишлисез монда?

Г а л и м. Ул мәсьәләнең сезгә кагылышы юк.

Ш ә к ү р. Вәт дөнья! Нишләп булмасын? Сине кызганам. Кызлар артыннан күп йөрсәң, быел да күчми калырсың.

Г а л и м. Хулиганланмавыгызны үтенәм. Мин сездән өлкәнрәк һәм белемлерәк. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый.

Ш ә к ү р. Бозаулар кызлар янына килгәндә, сыерлар абзарларына кайтып китә.

Г а л и м. Китәм һәм кисәтәм. Сезгә бу сүзләрегез өчен иптәшләр суды алдында җавап бирергә туры киләчәк. Ни чәчсәң, шуны урырсың. (Китә.)

Ш ә к ү р. Әй, Диләфрүз! Ничек, хурланмыйча, шуның белән сөйләшеп торасың?

Д и л ә ф р ү з. Аңа ни булган?

Ш ә к ү р. Кем икәнен бөтен авыл белә.

Д и л ә ф р ү з. Сине дә беләләр.

Ш ә к ү р. Белеп нишләгән, ә, белеп нишләгән?

Д и л ә ф р ү з. Авылның ямен бозып, сугышып йөрисең.

Ш ә к ү р. И-и-и! Шуны әйтәсеңме? Елның-ел буена җиде тапкыр сугыш чыгардым. Аның да алтысында үзем кыйналдым, берсендә милициягә алып киттеләр. Аның каравы мин любой эштә эшлим. Унбиш тәүлеккә эләккәч тә, бесплатный дип тормадым, көне-төне эшләдем.

Д и л ә ф р ү з. Милициядә эшлисең син, тик колхозда гына тырышканың күренми. Галим абыйдан артык җирең юк.

Ш ә к ү р. Мин мал җыймыйм. Табам — кабам.

Д и л ә ф р ү з. Миңа кабучылар кирәкми. (Китә башлый.)

Ш ә к ү р (артыннан барып). Тукта әле, Диләфрүз. (Туктамагач, кычкырып.) Тукта, диләр!

Д и л ә ф р ү з. Нәрсә кычкырасың?

Ш ә к ү р. Алай тупас итеп сөйләшмә, Диләфрүз, сиңа килешми.

Д и л ә ф р ү з. Сиңа килешәме?

Ш ә к ү р. Миңа килешә… Мин монда киләм, үзем әллә ниләр уйлыйм. Килсәм, ул басып тора. Ычкынып кителде. Характер кызу минем. Бу якка чык әле, Диләфрүз, сөйлисе сүзләрем бар.

Д и л ә ф р ү з. Интекмә, Шәкүр, тыңларга исәбем юк.

Ш ә к ү р. Тыңламаска хакың юк. Минем эш — сөйләү, синең эш — тыңлау. Сүзләрем ошамаса, соңыннан әйтерсең.

Д и л ә ф р ү з. Сөйлә алайса, тик тизрәк.

Ш ә к ү р. Менә болайрак ул. (Җырлый.)

Сандугач булыр идем,

Талларга кунар идем,

Яңгыр тамчылары булып,

Алдыңа тамар идем.

Диләфрүзкәй, аңлыйсыңмы,

Диләфрүзкәй, беләсеңме?

Яшерен генә янып-көеп

Сөюемне сизәсеңме?

Д и л ә ф р ү з. Сындырырсың ботакларын,

Зинһар, талларга кунма.

Якын килмә, көйдерерсең,

Сөюен ялкынына.

Ш ә к ү р. Аккошлар булыр идем,

Күлләрдә йөзәр идем,

Көт, бәгърем, мине дисәң,

Йөз ел да түзәр идем.

Диләфрүзкәй, аңлыйсыңмы,

Диләфрүзкәй, сизәсеңме,

Әллә син дә, минем кебек,

Янасыңмы, көясеңме?

Д и л ә ф р ү з. Яна-яна, көя-көя,

Янып бетте йөрәгем.

Янып беткән йөрәгемә

Юк шул синең кирәгең.

Ш ә к ү р. Диләфрүзкәй, алай итмә,

Зинһар инде, сөймим димә.

Шәкүр дигән исемем бар,

Сүзләреңне үлчәп сөйлә.

Д и л ә ф р ү з. Йә, йә, Шәкүр, җитте. Җырыңның ахыры-чире күренми.

Ш ә к ү р. Күренмәсен. Мин үземә үзем күренәм. Күктә кояш, җирдә — мин. Диләфрүз, йә син мине бәхетле итәсең, йә…

Д и л ә ф р ү з. Йә нәрсә була?

Ш ә к ү р. Йә мине шушы агач ботагында асылынып торачак баудан эзләсеннәр.

Д и л ә ф р ү з. Зинһар, Шәкүр, алай эшли күрмә. Агачның ботагы коруы бар.

Ш ә к ү р. Мин шундый кеше… Диләфрүз, әйт өзеп, миңа кияүгә чыгасыңмы?

Д и л ә ф р ү з. Сиңа кияүгә чыгып ач яшәрбезме?

Ш ә к ү р. Нигә ач. Син акчаны көрәп аласың ич.

Д и л ә ф р ү з. Ә син? Мин эшләгәнне кабып йөрерсеңме?

Ш ә к ү р. Соң хатын булгач, бераз арттырырсың инде. Ансыз булмый.

Д и л ә ф р ү з. Рәхмәт. Йә, Шәкүр, булды, сөйләштек, аңлашылды. (Китә башлый.)

Ш ә к ү р. Тукта! Туктамасаң, бакча рәшәткәгезне җимерәм. Сурәтең гәҗиткә чыкканга борыныңны күтәрмә.

Д и л ә ф р ү з. Гәҗиттә түгел, журналда.

Ш ә к ү р. Татарларга чарауна. Тукта!

Хат ташучы сумкасы асып Саҗидә керә.

С а җ и д ә. Кемгә кычкырасың? Йә, туктадым.

Ш ә к ү р. Бар, бар, элдерт моннан.

С а җ и д ә (Диләфрүзне туктатып). Диләфрүз, сиңа кычкырамы ул, нигә кычкырттырасың?

Ш ә к ү р. Элдерт дим, гәҗитләреңне тарат.

С а җ и д ә. Таратырмын менә. Җыеп бетерә алмассың.

Ш ә к ү р. Нәрсә, нәрсә?!

С а җ и д ә. Кәбестә.

Ш ә к ү р. Хатын-кыз дип тормам!

С а җ и д ә. Син Амурны беләсеңме, Шәкүр? Ул бит сабан туенда батыр калган егет.

Ш ә к ү р. Амурың белән мактанма. Кызлар өчен егет белән егет сугышмый.

С а җ и д ә. Ул сугышып тормас синең белән. Бар, элдерт моннан.

Ш ә к ү р. Мин элдертергә күнекмәгән. Элдерә торган күлмәкләрем күптән тузган. (Горур гына чыгып китә.)

С а җ и д ә. Батыр куян. (Утыргычка утырып.) Уф, үләм, арыдым. Синең рәсемең миңа бәла булды. Менә тагын бер кочак хат. Җүләр дә соң бу егетләр! Гашыйк булганнар, имеш. Диләфрүзнең исе дә китми. Йөрәгең юктыр синең, хет берсенә җавап яз. Эх, Амурым булмаса…

Д и л ә ф р ү з. Каян беләсең, бәлки минем дә Амурым бардыр.

С а җ и д ә. Мин сине белмимме? Әллә тагын миннән яшерен серең бармы?

Д и л ә ф р ү з. Бар. Ул серне хәтта мин үземә әйтергә дә куркам.

С а җ и д ә. Әйтмә дә, ышанмыйм да, егетләр белән йөрүнең кызыгын белмисең. Амур миңа Саҗидәкәй дип кенә тора. Син — Офелия, син — Джульетта, ди. Сине бер көн күрмәсәм, Робинзон Крузога әйләнәм, ди. Каян сүзләрен уйлап таба, әйеме? Кичә, беләсеңме, беренче тапкыр үбештек. Көзгә туй ясарбыз, ахрысы.

Д и л ә ф р ү з. Ә мин ике көннән кияүгә чыгам.

С а җ и д ә. Ике көннән кияүгә?

Д и л ә ф р ү з. Әллә ишеткәнең юкмы? Шундый хәбәр таралган ич. Имештер, сабан туе көнне мин кияүгә чыгам. Имеш, ике көн алдан кияү сайлый башлыйм.

С а җ и д ә (тәгәрәп көлә). Әллә таралганмы?

Д и л ә ф р ү з. Нигә көләсең?

С а җ и д ә. Әй дустым, юри генә мин әйткән идем Амурга. Кай арада таратып өлгергән. Ачуланма инде, дустым, җаным.

Д и л ә ф р ү з. Нигә ачуланыйм. Син дөресен әйткәнсең. Йөрәгең юктыр дип синнән көлдерергә исәбем юк. Сабан туе көнне кияүгә чыгуын чыкмам, ләкин сабан туена сөйгән егетем белән бер арбага утырып барырмын.

С а җ и д ә. Дустым, әллә егет табылдымы?

Д и л ә ф р ү з. Табылды шул. Берьюлы өчәү. Галим абый белән Ш ә к ү р. Өченче егетне синең Амурың алып килгән.

С а җ и д ә. Амур?

Д и л ә ф р ү з. Амур! Күрше авылда кызлар сайлаучы Исмәгыйльне беләсең бит. Шуны.

С а җ и д ә. И-и-и! Синең янга Исмәгыйльне! Үләм!

Д и л ә ф р ү з. Танымаган булып кыландым. Җырлар җырлады.

С а җ и д ә. И-и! Әй бу Амурны. Тәки шул яучылап йөрүен ташламый. Күпме әйтәм, күпме әйтәм. Нәрсә дидең инде Исмәгыйльгә?

Д и л ә ф р ү з. Башта әнә безнең бурзай белән сөйләш, дидем. Бурзай сөйләшә башлагач, ычкынды.

С а җ и д ә (кинәт бер уйга калып). Дустым, кызык итәсең киләме шул Исмәгыльне?

Д и л ә ф р ү з. Ничек?

С а җ и д ә. Ничек икәнен сөйләшик, план корыйк. Бер рәттән Амурны да төп башына утыртыйк. Яучы булып йөрмәсен. Аларга кушып Шәкүр белән Галим абыйны да. Кемгә күзләрен майландырып йөргәннәрен аңласыннар.

Д и л ә ф р ү з. Мин аларга әйттем инде.

С а җ и д ә. Алар әйткәнне аңламыйлар. Көлкегә калдырырга кирәк. Егетләрне җенем сөйми. Гел көлкегә калдырасым гына килә. Бөтенесен дә. Әле монда килгәндә теге Җәмил очрады. Бергә бер класста укыдык. Исәнләшмичә узды.

Д и л ә ф р ү з. Күрмәгәндер.

С а җ и д ә. Күрмәгәнгә түгел ул. Үзен әллә кемгә санап, борынын күтәреп йөргәнгә. Дөресме икән, дустым, бер кызны озатканы, бер кызга да яратам дип әйткәне юк, ди.

Д и л ә ф р ү з. Бүтәннәрен белмим, миңа әйткәне юк.

С а җ и д ә. Эх, Амурым булмаса, кызык итәр идем мин аны. Башларын зыр-зыр-зыр әйләндереп, каршыма тезләндереп, күзләремә каратып ялындырттырыр идем. Йөрәге юктыр аның. Ничек инде, егет була торып, сине күргәч, сиңа яратам дип әйтмәскә! Эх, егетләр булсам, кочаклап туймас идем мин сине, җаным. Шундый-шундый матур бит син.

Д и л ә ф р ү з. Йә инде, алай итеп көлмә, дустым.

С а җ и д ә. Дустым, әйдә шул Җәмилгә яратам дип әйттерик әле!

Д и л ә ф р ү з. Әйтмәс.

С а җ и д ә. Әйттерәбез. Эх, әйттереп булса, көләр идек рәхәтләнеп.

Д и л ә ф р ү з. Кызык булыр иде шул. Ничегрәк итеп телен чишәргә икән?

С а җ и д ә. Әйдә, тиз генә почтаны таратып чыгыйк. Шунда уйлашырбыз. Барыбер бер әмәлен табарбыз.

Җыр башлый, аңа Диләфрүз кушыла.

Без, без, без ул диеп,

Чәчләрен маңгайга өеп,

Борыннарын күккә чөеп,

Йөриләр бит якланып.

Килешә, имеш, аларга

Чибәр кызларны сайларга,

Авыз ерып, мактанып.

Без, без, без ул менә,

Күбәү түгел, икәү генә

Егетләрнең меңәвенә

Җитәр хәйлә беләбез!

Шәкүр белән Галимнән дә,

Күрше авылдан килгәннән дә,

Яучы булып йөргәннән дә,

Рәхәтләнеп көләрбез.

Пәрдә.

 

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Шул ук урын. Сәхнәнең ике ягыннан Амур белән Саҗидә чыга.

А м у р. Хәерле кич, Саҗидәкәй.

С а җ и д ә. Хәерле кич, Амурым.

А м у р. Эшләр ничек, Саҗидәкәй?

С а җ и д ә. Әйбәт әле, Амурым.

А м у р. Кайларда йөрдең Саҗидәкәй?

С а җ и д ә. Хат тараттым, Амурым.

А м у р. Кем белән?

С а җ и д ә. Диләфрүз белән.

А м у р. Әй киче лә киче, Саҗидәкәй. Табыштыра торган кич, таныштыра торган кич, бер йөрәкне икенчегә ябыштыра торган кич! Күктә ай, җирдә — чишмә. Саҗидәкәй, иреннәреңнең очыннан гына бер пәп итим әле.

С а җ и д ә. Ярамый, Амурым.

А м у р. Нигә?

С а җ и д ә. Бүгенге тамаша безнең мәхәббәт турында түгел, Амурым. Диләфрүз мәхәббәте турында.

А м у р. Безгә дә бераз гына яратышып алырга ярый инде, Саҗидәкәем.

С а җ и д ә. Ашыкма, Амур. Карап чыгыйк, барысы да тәртиптәме?

А м у р. Тәртиптә. Бакча шунда, сукмаклар шунда, ай үз урынында.

С а җ и д ә. Алайса, икенче пәрдәне башлыйбыз.

А м у р. Диләфрүз кемне сайлады?

С а җ и д ә. Белмим.

А м у р. Карале, Саҗидәкәй, минем бик әйбәт бер дустым бар.

С а җ и д ә. Исмәгыйльме?

А м у р. Каян беләсең?

С а җ и д ә. Үзең сөйләгән идең.

А м у р. Бик шәп егет. Бераз ниерәк. Ләкин тәүбә итте. Хәзер менә үлеп гашыйк булган. Әллә, мин әйтәм, Диләфрүз белән син таныштырасыңмы?

С а җ и д ә. Юк… Мин бу тамашада катнашмыйм.

А м у р. Алайса, мин бераз катнашып алам.

С а җ и д ә. Анысын үзең кара, Амурым. Тик үкенерлек булмасын.

А м у р. Булмый, Саҗидәкәй, булмый. Диләфрүз аны сайлаячак. Саҗидәкәй…

С а җ и д ә. Нәрсә, Амурым?

А м у р. Битеңнең уртасыннан гына чуп иттерим.

С а җ и д ә. Бер генә тапкыр. (Амур Саҗидәне үбеп ала.)

А м у р. Эх киче лә, киче! Эх, Саҗидә!

Шатлыкларым эчемә сыймый,

Саҗидәм, уф, үләм,

Бу рәхәтне, бу бәхетне.

Саҗидәм, кем күргән?

Сандугачым, карлыгачым, аккошым!

Айлы кичем, алсу таңым, балкышым!

С а җ и д ә. Йөрәгемдә чәчәк аткан,

Амурым, син — гөлем.

Бәхетлеләрдән бәхетле,

Амурым, мин бүген.

Арысланым, тау бөркетем, Амурым!

Җан сөйгәнем, күңел кошым, күз нурым!

Амур (кинәт). Саҗидә, сәгать ничә?

С а җ и д ә. Тугыз тула.

А м у р. Тугыз була!.. Исмәгыйль белән тугызынчы яртыда очрашырга сүз куештык. Ачуланма, Саҗидә, ахир хакы — тәңре хакы. Син Диләфрүзне кара инде, ярыймы? (Чыгып йөгерә.)

С а җ и д ә. Карармын, Амурым, карармын, шундый итеп карармын! Тамаша дәвам итә.

Чыгып китә дә Диләфрүз белән керәләр.

Д и л ә ф р ү з. Барып чыкмас, дустым, ышанмаслар.

С а җ и д ә. Башлары әйләнгән, күзләре тонган аларның. Ни әйтсәң дә, ышаналар. Җәмил генә куркыныч. Аның гына ышанмавы бар. (Җәмил килгәнне күреп.) Гомере озын булыр, мин сөйләшимме, үзеңме?

Д и л ә ф р ү з. Монда килми ул.

С а җ и д ә. Китерүен мин аны китерәм. Сөйләш… Җәмил, Җәмил!

Җәмил керә.

Җ ә м и л. Нәрсә бар?

С а җ и д ә. Исәнме, Җәмил?

Җ ә м и л. Исәнләшер өчен шул чаклы кычкырмасаң… Исәнме.

С а җ и д ә. Кая барасың?

Җ ә м и л. Нигә сорау аласың. Мин Амур түгел.

С а җ и д ә. Шуңа күрә сорыйм да шул. Амурны күрмәдеңме?

Җ ә м и л. Күрдем.

С а җ и д ә. Кайда ул?

Җ ә м и л. Өйләреннән чыгып килә иде.

С а җ и д ә. Кайчан?

Җ ә м и л. Кичә.

С а җ и д ә. Мин синнән чынлап сорыйм. Бик кирәк иде. Каян гына табыйм икән. (Киткән була да, кире борыла, яшеренә.)

Җәмил дә китәр якка борыла.

Д и л ә ф р ү з. Ашыгасыңмы, Җәмил?

Җ ә м и л. Ашыгам.

Д и л ә ф р ү з. Әллә миңа үпкәләдеңме?

Җ ә м и л. Юк.

Д и л ә ф р ү з. Бүтәннәр белән шаярып та, көлеп тә сөйләшәсең, минем белән генә әллә ничек. Минем сиңа начарлык эшләгәнем юк.

Җ ә м и л. Мин сине гаепләмим ич.

Д и л ә ф р ү з. Мин сине гаеплим. Син бая серләр турында сөйләдең. Менә син серләреңне бик тирәнгә яшерәсең. Аны хәтта үзең дә эзләп таба алмыйсың. Андый яшертен булырга ярамый, Җәмил.

Җ ә м и л. Сер яшермим дип, урамга чыгып кычкырыйммы?

Д и л ә ф р ү з. Сереңне сөйләрлек бер генә кеше дә юкмыни?

Җ ә м и л. Белмим.

Д и л ә ф р ү з. Минем дә бит серем бар. Тик мин әйтергә курыкмыйм. Син минем серемне белергә телисеңме?

Җ ә м и л. Кирәкми.

Д и л ә ф р ү з. Ни өчен?

Җ ә м и л. Шулай.

Д и л ә ф р ү з. Ә мин аны сиңа барыбер әйтәм. Ләкин хәзер түгел. Әгәр минем серемне бик беләсең килсә, кил бүген әрәмәлеккә уенга. Ялгыз карама янында мине көт. Теләмәсәң, ихтыярың. Сау булып тор, Җәмил. Ялгыз карама янында очрашырбыз.

Җәмил китә. Саҗидә керә.

С а җ и д ә. Ай-яй, дустым, хәйлә үзеңдә.

Д и л ә ф р ү з. Ничек уйлыйсың, килер микән?

С а җ и д ә. Тыңлап-тыңлап тордым да, ярата ул сине.

Д и л ә ф р ү з. Юк ла!..

С а җ и д ә. Мин егетләрне синнән яхшырак беләм. Яратам дип әйтәчәк. Ә без кычкырып көләчәкбез.

Д и л ә ф р ү з. Кешедән көлү — килешерме икән?

С а җ и д ә. Сиңа барысы да килешә, дустым. (Галим килгәнне күрә.) Галим абый… Уенны дәвам итәбез. Садакасына күрә савабын алсын. Тик бу карт төлке алданыр микән?

Галим керә.

Г а л и м. Хәерле кич, кызлар. Бая безнең кызыклы әңгәмәне бүлделәр, Диләфрүз Хафизовна. Ләкин мин аны яңадан башлап дәвам итү өчен килмәдем. Үтеп барышлый Саҗидәне күреп тукталдым. Саҗидә, сез ни өчендер минем почтаны регуляр китермисез. “Азат хатын” һәм “Здоровье” һаман юк. Беләсез, мин “Азат хатын”сыз һәм “Здоровье”сыз яши алмыйм.

С а җ и д ә. Утырып сөйләшегез, Галим абый.

Г а л и м. Беренчедән, ашыгам. Бүгенге почтаны карап чыгасым бар. Икенчедән, бу урындыкка утыруымны Диләфрүз Хафизовна теләми.

Д и л ә ф р ү з. Нигә алай дисез, Галим абый, иркенләп утырыгыз.

Г а л и м. Рәхмәт. (Утыра, пауза.)

С а җ и д ә. Нигә сөйләшмибез?

Г а л и м. Авылның культура учагы клуб җәен-кышын ачык булырга тиеш. Югарыдагы иптәшләр, моны яхшы беләләр. Ләкин безнең клубның хәзерге мөдиренә тиешле чара күрмиләр.

С а җ и д ә. Күңеллерәк нәрсә сөйләшик әле. Мәсәлән, мәхәббәт турында.

Г а л и м. Өч кеше булганда мәхәббәт мәсьәләсен хәл итеп булмый.

С а җ и д ә. Диләфрүз, сине әниең чакырган иде. Бар, тизрәк кер, көтәдер.

Диләфрүз китә.

Г а л и м. Өченче кеше артык дигән сүз Диләфрүз артык дигән сүз түгел.

С а җ и д ә. Мин аны юри кертеп җибәрдем, Галим абый. Сезгә әйтәсе сүзем бар.

Г а л и м. Ә минем сезгә әйтәсе сүзем юк.

С а җ и д ә. Минем әйтәсе сүзем Диләфрүз турында. Сез аны бик яратасызмы, Галим абый?

Г а л и м. Бер кешегә булган мөнәсәбәтемне мин икенче кешегә сөйләмим.

С а җ и д ә. Мин Диләфрүзнең җан дусты.

Г а л и м. Бу — мәсьәләгә һичнинди ачыклык өстәми.

С а җ и д ә. Беләсезме, ул сезне ярата бит, миңа үзе  әйтте.

Г а л и м. Кызык, мине яратуы хакында сезгә әйтә, миңа — юк.

С а җ и д ә. Димәк, ояла.

Г а л и м. Яратмавы турында әйтергә ни өчендер оялмый.

С а җ и д ә. Кызлар шулай ул, Галим абый: теле белән бер нәрсә сөйли, күңеле белән икенче нәрсә уйлый. Менә мин сезне якын күрәм. Шуның өчен сезнең үзегезгә генә әйттем дә.

Г а л и м. Диләфрүзнең миңа карата нинди мөнәсәбәттә икәненә мин, әлбәттә ышанам. Ул яшь әле, хәлбуки, аның оялуы, ялындыруы табигый. Килер вакыт, ул аны аңлар.

С а җ и д ә. Вакыт килер, тик сез һаман картаясыз бит, Галим абый.

Г а л и м. Картая дип, шуның белән ни әйтергә телисез?

С а җ и д ә. Бүген барысы да хәл ителә. Тимерне кызуында сугып калырга кирәк.

Г а л и м. Мин авантюрист түгел. Гаҗәп! Үзегез япь-яшь, ә үзегез төрле сугып калулар турында фикер йөртәсез. Ә почтаны вакытында кертмисез. Бу да бик мөһим мәсьәлә.

С а җ и д ә. Почта качмас, Галим Сабирҗанович. Әгәр сез Диләфрүзне яратсагыз, бүген әрәмәлеккә килегез, ялгыз карт карама төбенә.

Г а л и м. Әрәмәлеккә?? Әрәмәлекнең һәм карт карама төбенең безнең мәхәббәткә нинди катнашы бар?

С а җ и д ә. Шунда Диләфрүз белән очрашырсыз.

Г а л и м. Очрашу өчен нигә әрәмәлеккә барырга? Бу бик ямьсез яңгырый. Минем Диләфрүз Хафизовнага карата мөнәсәбәтем саф.

С а җ и д ә. Белмим тагын, Диләфрүз үзе сезне шунда чакырды. Сезгә шуны әйтергә кушты, үзе әйтергә ояла.

Г а л и м. Гаҗәп! Әрәмәлеккә чакырырга оялмый, әйтергә ояла. Логика кайда? Минем сезгә ышанырга хакым юк.

С а җ и д ә. Ярый алайса, ышанмасагыз, үз теленнән ишетерсез. (Китә.)

Г а л и м. Гаҗәп! (Уйга кала.) Әрәмәлеккә, карт карама төбенә. Һе… Баш килеш әрәмәлек, карама төбе. Төшем килеш әрәмәлектә, карт карама төбендә… (Җырга күчә.)

Әрәмәлек, әрәмәлек, әрәмәлек,

Таллар арасында карама.

Мәгънәсе ни карт карама дигәненең,

Кайсы китаплардан карарга?

Әрәмәлек, әрәмәлек, әрәмәлек,

Анда такыр сукмак бар микән?

Керүләре җиңел таллар арасына,

Белә алмыйм чыкмак бар микән?

Шайтан! Әрәмәлек дигәч башка әллә нинди ямьсез уйлар килә.

Диләфрүз белән Саҗидә керәләр.

Диләфрүз Хафизовна, әгәр хак булса, мин биредә ниндидер сүз ишеттем.

Д и л ә ф р ү з. Хак.

Г а л и м (Саҗидәгә). Барыгыз әле, китеп торыгыз. (Саҗидә киткәч.) Һәм ни өчен?

Д и л ә ф р ү з. Баргач, күрерсез.

Г а л и м. Сез бүген минем белән кырыс сөйләштегез. Әгәр мин барырга теләмәсәм?

Д и л ә ф р ү з. Анысы сезнең эш. Аннан соң, сезнең белән сөйләшү-сөйләшмәү минем эш.

Г а л и м. Әйе, минем эш һәм сезнең эш. Аңлыйм. Ләкин ни өчен алай? Әйтер сүзегезне биредә дә әйтеп була.

Д и л ә ф р ү з. Галим абый…

Г а л и м. Җитте, җитте, Диләфрүз Хафизовна, аңладым. Димәк, әрәмәлеккә!.. Гаҗәп! Ә анда кешеләр буламы?

Д и л ә ф р ү з. Яшьләр уенга җыела.

Г а л и м. Яшьләр? Эһе… шулай… Тик мин яшьләр янына ук бармам инде. Бер читтәрәк торырмын, ярыймы?

Д и л ә ф р ү з. Мин сезне карт карама төбендә көтәрмен, Галим абый. (Йөгереп чыгып китә.)

Г а л и м. Гаҗәп! Бу турыда татар халык иҗатында мәкаль бармы икән? “Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына”. Юк. Ул түгел. “Кызлар көе белән йөрсәң, төпсез күлгә төшәрсең”. Әллә шушымы? Юктыр. “Кызлар эт ияртеп йөрмиләр”. “Ат башында нукта, кызлар күзе чукта”. Әллә? Чыннан да бит… Шулай килеп чыга. “Тәвәккәлләгән таш йоткан”. Әрәмәлеккә!.. (Китә.)

Амур белән Исмәгыйль керәләр.

А м у р (Галимгә күрсәтеп). Әнә, ахир, синең көндәшең. Танып кал. Һәм саклан. Галим исемле.

И с м ә г ы й л ь. Көлмә әле, пләш ич ул.

А м у р. Мәхәббәт пләшкә карамый.

И с м ә г ы й л ь. Әллә чынмы?

А м у р. Курыкма, синеке инде Диләфрүз, синеке.

И с м ә г ы й л ь. Синеке, синеке, дисең, ә үзе күренми… (Җырлый.)

Яна йөрәк, яна йөрәк — утмыни!

Шул янгынга су сибүче юкмыни?

Мәңге сүнмәс утка салдың, Диләфрүз,

Ник табылдың, ник югалдың, Диләфрүз?

А м у р. Йә инде, өзгәләнмә. Була. Хәзер чакырам үзен.

И с м ә г ы й л ь. Шым! Кач. Пос! Әнә! (Рәшәткә артына посалар.) Кем белән ул?

А м у р. Минем Саҗидә.

И с м ә г ы й л ь. Чибәр.

А м у р. Син, ахир, нәфесеңне сузма.

И с м ә г ы й л ь. Юк, ахир, әллә син мине… Диләфрүз дә чибәр бит, ә? Карале син аңа, басып торуларын күр. Эх!.. Тот мине, ахир, юкса каршына йөгереп барып басам. Аягына егылам.

А м у р. Сабыр! Сабырлык сары алтын.

И с м ә г ы й л ь. Сынды сабыр канатым. Амур, үләм, нишлим?

А м у р. Тыныңны чыгарма, түз, ахир!

Саҗидә белән Диләфрүз керәләр. Амур белән Исмәгыйльне күрәләр. Әмма күрмәмешкә салышалар.

С а җ и д ә. Дустым, егет күрдем дигәч тә ул хәтле кыланма, хисләреңне йөгәнлә.

Д и л ә ф р ү з. Юк, дустым, теләсәң ни әйт, ачулан, тик минем йөрәгемдә шик уятма. Күрсәң иде син Исмәгыйльне, дустым! Синең Амурың аның янында карачкы гына. Менә шушында килеп туктады. Хәерле кич, чибәр кызый, диде Болгаер авылы шушымы, дип сорады, җырлар җырлады. Мин сиздермәгән булам, ә үземнең йөрәгемдә ут уйный. Бер күрүдә гашыйк булдым. Дустым, килер микән ул тагын? Әллә берәр сәбәп табып, авылларына үзем барыйммы икән?

С а җ и д ә. Йә, йә, син акрынрак. Ишетеп торучы булмасын. Синең турыда әллә ни уйларлар.

Д и л ә ф р ү з. Уйласыннар. Мин беркемнән дә курыкмый. Эх, Саҗидә, мин әллә чынлап та тилерәм микән? (“Елый-елый” җырлый.)

Ник очрадың минем юлыма син,

Нигә йөрәгемә ут яктың?

Ник табылдың югалырлык булгач,

Мин югалттым сине, югалттым.

С а җ и д ә. Җылама, җылама, бәгырем,

Табылыр, табылыр кадерлең.

Д и л ә ф р ү з. Матур җырың, татлы сүзең белән,

Боек күңелемне юаттың.

Тагын киләм дидең, ник килмәдең?

Мин югалттым сине, югалттым.

С а җ и д ә. Җылама, җылама, бәгырем,

Килер ул, килер ул кадерлең.

Д и л ә ф р ү з. Килмәс инде, үзем гаепле, бик дорфа сөйләшкән булып кыландым.

С а җ и д ә. Дустым, синең хәлләрең яман бит. Әйдә кереп ят, чирләп китүең бар.

Д и л ә ф р ү з. Беркая да китмим. Бәлки килеп чыгар. Йә, булмаса, үтеп китәр. Беләсеңме, дустым, мотоциклы да бар бит аның.

С а җ и д ә. Мотоциклы бар дисеңме? Син, Диләфрүз, бу сүзләрең белән минем башымны әйләндереп бетердең. Әллә мин дә гашыйк булып барам инде аңарга?..

Д и л ә ф р ү з. Дустым булып каласың килсә, арабызга кермә, Саҗидә, Амурың бар.

С а җ и д ә. Амурны карачкы дидең бит. Дөрес әйттең. Карачкы шул, карачкының карачкысы.

Д и л ә ф р ү з. Өлешеңә тигән көмешең инде. Әйдә, дустым, бакчага кереп йөрик, килми булмас. (Бакчага кереп китәләр.)

А м у р. Ишеттеңме?

И с м ә г ы й л ь. Дәшмә, ахир. Хәлләремне күреп торасың.

А м у р. Минем хәлләрне күрмисеңме? Нәрсә диде бит. Карачкы диде!

Исмәгыль. Ахир, бар, кит син моннан.

А м у р. Нәрсә, мин арттыммыни хәзер?

И с м ә г ы й л ь. Артмадың. Туебызда түремдә утырырсың. Тик хәзер китеп тор. Мин сине үзем эзләп табармын.

А м у р. Шәп! Менә сиңа ахир-махир.

И с м ә г ы й л ь. Ачуланма. Егет кеше ич син.

А м у р. Ачуланмыйм. Шулай да Саҗидәне үзем белән алып китәм. Сиңа ышаныч шуның гына чаклы. Аның да башын әйләндерүең бар. Саҗидә!

И с м ә г ы й л ь. Ахир, туктале, уйлашыйк әле.

А м у р. Уйлама инде син, ахир. Саҗидә!

Саҗидә белән Диләфрүз рәшәткә янына киләләр.

С а җ и д ә. Кем мине чакырды? (Исмәгыйльгә.) Исәнмесез!

А м у р. Ул түгел, мин чакырдым, Саҗидә.

С а җ и д ә. Нигә?

А м у р. Әйдә әле, әйтәсе сүзем бар.

С а җ и д ә. Башта таныштыр инде иптәшең белән.

И с м ә г ы й л ь (кулын суза). Күрше авыл егете.

С а җ и д ә. Саҗидә.

А м у р. Белә инде, белә. Әйдә.

С а җ и д ә. Юк, безнең Диләфрүз белән сөйләшәсе сүзебез бар.

А м у р. Киченә сиксән сигез күрешәсез, сөйләшерсез әле.

Д и л ә ф р ү з. Саҗидә, китмә.

С а җ и д ә. Чакыргач, китми булмас, дустым. (Исмәгыйльгә.) Сез дә безнең белән барасызмы, әйдәгез.

А м у р. Юк, юк, ул ашыга, китәсе бар.

С а җ и д ә. Кызганыч. (Бакчадан чыга.) Без озакламый әрәмәлеккә уенга төшәбез. Безнең авылның әрәмәлек буйларын күреп китәр идегез. Күңелле анда, килегез…

Амур аңа сөйләп бетерергә ирек бирми, күтәреп алып чыгып китә.

И с м ә г ы й л ь. Диләфрүз!

Д и л ә ф р ү з. Әү!

И с м ә г ы й л ь. Яратам.

Д и л ә ф р ү з. Кемне?

И с м ә г ы й л ь. Сезне.

Д и л ә ф р ү з. Шаяртмагыз.

И с м ә г ы й л ь. Мин һәрвакыт чынлап сөйлим.

Д и л ә ф р ү з. Бөтен кызларга дамы?

И с м ә г ы й л ь (аптырап). Каян белдегез?

Д и л ә ф р ү з. Егетләрнең бөтенесе шулай аларның.

И с м ә г ы й л ь. Мин андый сорттан түгел.

Д и л ә ф р ү з. Үзегезнең авылда кызлар беткәнмени?

И с м ә г ы й л ь. Күңелгә ошаганнары юк.

Д и л ә ф р ү з. Сайлаган сазга очраган, ди.

И с м ә г ы й л ь. Мине саз куркытмый. Сезнең өчен океан төпләренә чумар идем… Диләфрүз!

Д и л ә ф р ү з. Әү!

И с м ә г ы й л ь. Яратам.

Д и л ә ф р ү з. Ә мин нәрсә әйтергә тиеш?

И с м ә г ы й л ь. Яратам диегез.

Д и л ә ф р ү з. Беренче күрүдә үкме?

И с м ә г ы й л ь. Икенче тапкыр бит инде.

Д и л ә ф р ү з. Әйтсәм, көләр идегез бугай.

И с м ә г ы й л ь. Шатлыгымнан үләр идем.

Д и л ә ф р ү з. Мин әрәмәлеккә төшәм.

И с м ә г ы й л ь. Шунда күрешербезме?

Д и л ә ф р ү з. Анысы сезнең эш. Анда ялгыз карама бар. Шунда булырмын.

И с м ә г ы й л ь. Качмассыңмы?

Д и л ә ф р ү з. Качарлык булсам, моннан да качар идем.

И с м ә г ы й л ь. Әйдә хәзер үк.

Д и л ә ф р ү з. Иртәрәк. Киенәсем, бизәнәсем бар.

И с м ә г ы й л ь. Син болай да матур.

Д и л ә ф р ү з. Бу сүзне иң беренче мин синнән ишеттем. Хәерле булсын, ярый, сау булып тор. (Китә.)

И с м ә г ы й л ь. Шәп! (Уйланып.) Бик җиңел булды түгелме соң бу? Чыннан да матурмы соң ул? Ялгышмыйсыңмы. Исмәгыйль? Тукта, яратам дип әйтмәде ич. Нигә алай кукраясың? Ә бит Саҗидәгә нәрсә диде? Ярата, билгеле. Һе, чибәр шул каһәр, Саҗидәсе дә… күңеле дә иләс-миләс. Әллә?.. Юк, ярамый. Нәфесеңне тыя бел, Исмәгыйль. Диләфрүздән дә әйбәтен таба алмассың. Бизәнәм, ди. Шәһәр кызлары кебек, иренен буямаса ярар иде. Биттән эзе калуы бар. Әй бу кызлар, кубызлар, төче телне яраталар да соң инде!

Шәкүр керә.

Ш ә к ү р (Исмәгыйльне күреп). Кем син?

И с м ә г ы й л ь. Син кем?

Ш ә к ү р. Мин шушы авыл егете.

И с м ә г ы й л ь. Мин күрше авыл егете.

Ш ә к ү р. Монда нишләп йөрисең?

И с м ә г ы й л ь. Сине көттем.

Ш ә к ү р. Кара, кара, телең озын, ахры, бераз кыскартмый булмас. (Кизәнә.)

И с м ә г ы й л ь. Кулың азын, ахры, бераз кыскартмый булмас.

Ш ә к ү р. Үзең генә килдеңме?

И с м ә г ы й л ь. Егерме.

Ш ә к ү р. Алла Ходаем, куркыттың, котым ботыма төште. (Җырлый.)

Безнең авыл урамнары

Себермәсәң дә такыр,

Безнең авылның егете

Сабан туенда батыр.

И с м ә г ы й л ь.  Безнең авыл ак балчык,

Урамыннан атлап чык.

Кеше екканга кәпрәеп

Ник йөрисең мактанчык?

Ш ә к ү р. Сезнең авыл мәчеләре,

Яз түгел, көз мыраулый.

Егетләре ел буена

Мырауламый торалмый.

И с м ә г ы й л ь. Сезнең авыл әтәчләре

Голландский әтәчме?

Карап торам, белә алмыйм,

Егетме син, тәпәчме?

Ш ә к ү р. Безнең авыл су буенда,

Кызлар төшә уенга.

Сезнең авылда сигез баш

Сиксән сигез муенга.

Исмәгыль. Сезнең авыл урамнары

Урам түгел, тыкырык.

Түшләреңне бик киермә,

Җиңәлмәссең кычкырып.

Ш ә к ү р (туктый). Һе, һе… китмисеңмени? Миңа комачаулыйм дисеңмени? Егет кеше шулай эшлиме? Миңа бу урын кирәк, беләсеңме?

Исмәгыль. Башта ук шулай диләр аны. Куркытып маташасың. Сөйгән кызың белән очрашырга сүз куешкан идеңмени?

Ш ә к ү р. Шулай булса, ни диярсең?

И с м ә г ы й л ь. Бик шәп диярмен.

Ш ә к ү р. Монда берәр кыз-мазар күренмәдеме?

И с м ә г ы й л ь. Ниндирәк?

Ш ә к ү р. Сиңа карамый торганы.

И с м ә г ы й л ь. Андыйлары күренмәде.

Ш ә к ү р. Һәм күренмәс тә. Бар инде, бар, агай-эне, үз юлыңда бул.

И с м ә г ы й л ь. Уңышлар телим. Сүзегез тәмле булсын. (Китә.)

Ш ә к ү р. Әллә Диләфрүз янында бутала инде? Егерме дигән була. Куркыта… Ничек күрергә соң бу Диләфрүз тәрене? Ничек башын үземнең якка әйләндерергә? Эх, урларга яраса, әллә кайчан безнең чапчакка су ташый торган кыз иде бит ул! Шәкүр башың белән ялынып йөр инде, ә, вәт дөнья! Чыкмасмы дип көтеп утыр инде. Әллә өйләренә бәреп керимме икән? Беткән баш беткән. (Кузгала да туктап кала.) Йә әтисе өйдә булыр, ул дуамал белән эшең төшмәсен. (Утыргычка утыра, җырлый.)

Ялгыз үрдәк кайда дисәң,

Ялгыз үрдәк күлләрдә.

Ялгыз үрдәктән дә ялгыз

Мин бүгенге көннәрдә.

Әй дөньясы, дөньясы…

Башны кая куясы?

Кара бөдрә чәчләреңне

Камчылап үрсәм иде.

Эх, җаныем, күкрәгеңә

Баш куеп үлсәм иде.

Әй дөньясы, дөньясы…

Башны кая куясы?

Диләфрүз күренә.

Д и л ә ф р ү з. Шәкүр, шул чаклы кычкырма инде, кеше әллә ни уйлар.

Ш ә к ү р. Чыкмыйсың бит өеңнән.

Д и л ә ф р ү з. Кызларны өйләреннән чакырып чыгарыр өчен үкермиләр, әкрен генә тәрәзәгә чиртәләр.

Ш ә к ү р. Чиртеп караганнары бармыни?

Д и л ә ф р ү з. Бар шул.

Ш ә к ү р. Кем ул?

Д и л ә ф р ү з. Синең сыман бер егет.

Ш ә к ү р. Чыгып бастың инде каршына?

Д и л ә ф р ү з. Чыгып бастым каршына.

Ш ә к ү р. Яратам дигәнен тыңладыңмы?

Д и л ә ф р ү з. Яратам дигәнен тыңладым.

Ш ә к ү р. Үзең дә яратам дидеңме?

Д и л ә ф р ү з. Җенем сөйми, дидем.

Ш ә к ү р (җиңел сулап). Анысы ярый. Ә җенең сөймәгән кеше янына ник чыктың?

Д и л ә ф р ү з. Мин аның кем икәнен белмәдем. Мин көткән егет дип уйладым.

Ш ә к ү р. Кемне көткән идең?

Д и л ә ф р ү з. Эх, Шәкүр, аңламасаң да аңламассың икән. Кычкырып әйтә алмыйм бит инде. Беләсең бит инде, сизәсең бит инде… (Шәкүрнең кочагына ава.)

Ш ә к ү р. Әй, әй, нишлисең, әллә җүләрләндеңме?

Д и л ә ф р ү з. Җүләрләндем шул, тилердем. Үзең гаепле. Син мине тилертүче. Тиле бәрән орлыгы кебек бит син. Теләсә кемне тилертәсең.

Ш ә к ү р (аны аңлап). Һе, башта ук шулай дип әйтсәң ни була иде. Ялындыра. Шәкүр, син фәлән, син төгән, имеш.

Д и л ә ф р ү з. Кызлар күңелен аңламыйсың, Шәкүр.

Ш ә к ү р. Нәрсәгә миңа аңларга? Прависыр аңласын. Кайчан алып китим?

Д и л ә ф р ү з. Кая?

Ш ә к ү р. Безнең өйгә.

Д и л ә ф р ү з. Ни сөйлисең, Шәкүр?!

Ш ә к ү р. Аңлаттың ич тел төбеңне. Яратам дидең.

Д и л ә ф р ү з. Ярату ияреп китү түгел, Шәкүр.

Ш ә к ү р. Кем сиңа ияр ди, алдан барырсың.

Д и л ә ф р ү з. Башта язылышырга кирәк.

Ш ә к ү р. Бер җиргә дә качмый ул. Авыл Советы безнең өйгә якынрак, кердең — чыктың, вәссәлам.

Д и л ә ф р ү з. Юк, Шәкүр, язылышмыйча, сезнең өйгә кермим.

Ш ә к ү р. Бюрократ.

Д и л ә ф р ү з. Закон да өч ай көтәргә куша.

Ш ә к ү р. Закон, имеш. Ул законны картаеп беткән кешеләр язган. Аларның өйләнәселәре юк. Мин язсам, икенче төрле язар идем.

Д и л ә ф р ү з. Син законны язучы түгел шул, Шәкүр, бозучы гына.

Ш ә к ү р. Йә, йә, хәзергәчтән үк башлама көләргә. Ул өч айны ничек үткәрәбез соң?

Д и л ә ф р ү з. Көн саен очрашырбыз, әрәмәлеккә уенга төшәрбез.

Ш ә к ү р. Әрәмәлек чирәмен таптый-таптый ун пар ботинка туздырдым инде.

Д и л ә ф р ү з. Анысы үзең генә туздырганың, хәзер икәү туздырырбыз.

Ш ә к ү р. Вәт дөнья! Теләсәң нишлә. Селкенә дә алмыйсың. Бүген уенга төшәсеңме соң?

Д и л ә ф р ү з. Син төшсәң, төшәм.

Ш ә к ү р. Төшмәсәм?

Д и л ә ф р ү з. Өйгә керәм дә ятып йоклыйм.

Ш ә к ү р. Мин төшәм, әйдә!

Д и л ә ф р ү з. Ашыкма, Шәкүр. Урамда бергәләп йөрмик. Аерым-аерым төшик. Анда карт карама янында очрашырбыз.

Ш ә к ү р. Мин киттем. Озаклама. Яңадан килеп йөрерлек булмасын.

Китә башлый. Саҗидә керә. Шәкүр белән бәрелешәләр.

С а җ и д ә. Әллә…

Ш ә к ү р. Әллә күзең чыктымы?

С а җ и д ә. Сүзеңне үлчәп сөйлә.

Д и л ә ф р ү з. Саҗидә, нигә алай дисең? Шәкүрнең бер гаебе дә юк. Үзең килеп бәрелдең.

Ш ә к ү р. Билгеле. Вәт дөнья! Диләфрүз, мин бара торам, ярыймы?

Д и л ә ф р ү з. Бар, бар, Шәкүр.

Шәкүр китә.

С а җ и д ә (көлеп). Абау, җаным, сөйләшүләре. Пар сандугач диярсең. “Мин  бара торам, ярыймы”. Бара тор, җаным, бара тор. Әйеме, дустым? Теге  күрше авыл егете ерак китте микән?

Д и л ә ф р ү з. Әрәмәлектәдер. Син, дустым, уеннан уймак чыгара күрмә. Яратасың бит Амурыңны.

С а җ и д ә. Яратканга шулай эшлим дә. Арттан калмый йөри. Хәзер монда да килеп җитәчәк. Үлеп көнләшә. Әнә килә. Син мине күрмәдең, дустым. (Бакчага кереп кача.)

Амур керә.

А м у р. Саҗидәне күрмәдеңме, Диләфрүз.

Д и л ә ф р ү з. Бергә киттегез ләбаса.

Амур Ычкынды.

Д и л ә ф р ү з. Бәйләп куялар аны.

А м у р. Бәйләнгән иде, Диләфрүз. Үзенең әйткәне бар, хисләрем сиңа бәйләнгән, дигәне бар. Бүген ычкынды.

Д и л ә ф р ү з. Белмим тагын. Күренмәде.

А м у р. Исмәгыйль кайда?

Д и л ә ф р ү з. Китте.

А м у р. Авылынамы?

Д и л ә ф р ү з. Әрәмәлеккә.

А м у р. Ә син?

Д и л ә ф р ү з. Мин бармыйм.

А м у р. Боткагыз пешмәдемени?

Д и л ә ф р ү з. Нинди ботка?

А м у р. Синең өчен менә дигән егет ич ул.

Д и л ә ф р ү з. Нигә минем өчен? Әллә мин бүтәннәрдән кимме?

А м у р. Артык. Икегез дә пар.

Д и л ә ф р ү з. Миннән артыкларны эзли ул синең егетең.

А м у р. Кемне?

Д и л ә ф р ү з. Әйтмим. Синең ахирең ич.

А м у р. Әллә?..

Д и л ә ф р ү з. Таныштыр әле, ди.

А м у р. С а җ и д ә беләнме? Син нәрсә дидең?

Д и л ә ф р ү з. Аның сөйгән егете бар, дидем.

А м у р. Ул нәрсә ди?

Д и л ә ф р ү з. Булса соң, ди. Ахир үзе: “Кайсы кызда булмый сөйгән егетләр, тартып ала менә безнең кебекләр”, — дип җырлады, ди.

А м у р. Тәк-тәк, тә-әк… Шәп! Сәҗидә күренмәде инде алайса! Кайда икән?

Д и л ә ф р ү з. Әрәмәлектәдер.

А м у р. Ә?! Шулайдыр. Сиңа гына әйтәм, Диләфрүз, Саҗидә дә бит…

Д и л ә ф р ү з. Әкият сөйләмә.

А м у р. Чын. Сиздермәгән була, билгеле. Ә үзе генә шуны эзли. Һаман шуны мактый.

Д и л ә ф р ү з. Андый нәрсә көтмәгән идем дустымнан.

А м у р. Мин дә көтмәгән идем. Хисләрем сиңа гына бәйләнгән, дип тора иде.

Д и л ә ф р ү з. Димәк, бүген ычкынган. Син егет кеше, Амур. Нигә ялынырга, бүтәннәнр дә бетмәгән.

А м у р. Юк, Диләфрүз! Сиксән сигез фәрештә алып килеп каршыма куйсыннар. Сиксән сигезе дә Саҗидә янында сигез тиен тормый, диярмен. Саҗидәмне тартып алучыны сиксән сигезгә тураклап, сиксән сигез якка ыргытырмын. Әгәр Саҗидә үзе мине ташлап китсә, йөрәгем, сиксән сигез тапкыр шартлап, Саҗидәгә сиксән сигез нәләт укырмын.

Д и л ә ф р ү з. Шуннан Саҗидәгә ни зыян да, миңа ни файда? Әллә кайдан егет алып кайтып йөрәгемә коткы салдың, ут яктың да… Яучы, имеш…

А м у р. Дәшмә, Диләфрүз. Үзем алып килдем, үзем куып җибәрәм, дигән Тарас Бульба.

Д и л ә ф р ү з. Юк, үзем тудырдым, үзем үтерәм, дигән ул.

А м у р. Бигрәк шәп әйткән. Киттем әрәмәлеккә, Диләфрүз.

Д и л ә ф р ү з. Хәерле юл.

Саҗидә чыга.

С а җ и д ә. Миннән мең өлеш хәйләкәррәк икәнсең, дустым.

Д и л ә ф р ү з. Саклан хәзер.

С а җ и д ә.  Сиксән сигез фәрештә диме? Шулай ул минем Амурым, күз нурым. Чын кеше итәм мин аны, Диләфрүз. Егетләр белән кызларны таныштырып ике йөрәк арасында буталып йөрүен ташлатам! Киттек, дустым, әрәмәлеккә!

Д и л ә ф р ү з. Киттек!

Пәрдә.

 

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Әрәмәлектәге алан. Вак таллар һәм муртаеп беткән карама. Пәрдә ачылганда җыр ишетелә.

Матурларны, уңганнарны

Йолдызлардан эзләмә —

Кара җир йолдызларына,

Кара зәңгәр күзләргә.

Сүнмәс йөрәгебез бар,

Талмас беләгебез бар,

Маяк булып яшик дигән,

Яшен булып яшьник дигән

Якты теләгебез бар.

Җырның ахырында сәхнәгә Саҗидә йөгереп керә.

С а җ и д ә. Барысы да үз урынында. Яшьләр уенга җыела, кияүләрнең килешенә табын әзер.

А м у р (атылып керә). Әһ-һә, син монда! (Кинәт эреләнеп.) Исәнмесез, иптәш Саҗидә!

С а җ и д ә. Исәнмесез, иптәш Амур.

А м у р. Монда нишләп йөрисез, иптәш Саҗидә?

С а җ и д ә. Өченче пәрдәне башлап җибәрергә торабыз, иптәш Амур.

А м у р. Ә мин?

С а җ и д ә. Нәрсә син?

А м у р. Миңа нишләргә?

С а җ и д ә. Электә ни эшләдең, шуны эшләрсең.

А м у р. Ю-у-ук! Булмый!

С а җ и д ә. Ха-ха-ха!!

А м у р. Нәрсә ха-ха-ха?

С а җ и д ә. Булачак, диюем.

А м у р. Саҗидә, шаярма. Уйнама минем белән. Төнгә каршы чукындыңмы, Дездемона, дигән Отелло. Һәм Дездемонаны атып үтергән.

С а җ и д ә Ха-ха-ха!

А м у р. Нәрсә ха-ха-ха?

С а җ и д ә. Атып үтермәгән, буып үтергән.

А м у р. Канымны кыздырма, Саҗидә. Йөрәгемне сиксән сигезгә телгәләмә. Әйдә, элеккечә, яшь чакларны искә төшереп, черкелдәшеп бер сөйләшеп утырыйк.

С а җ и д ә. Вакытым юк.

А м у р. Кая барасың?

С а җ и д ә. Өченче пәрдәне башлыйсым бар.

А м у р. Ну, кызык итәм бит. Җимерәм бөтен планнарыгызны, ябып куям пәрдәне.

С а җ и д ә. Япсаң, синең планнарың да күккә оча.

А м у р. Ничек оча?

С а җ и д ә. Исмәгыйлең Диләфрүзне күрми кала.

А м у р. Ю-у-ук! Исмәгыльгә Диләфрүз кирәкми. Ул сине эзли, син аны эзлисең. (Пауза.) Саҗидә, бәгырем, фәрештәм, җанкисәгем, багалмам, күгәрченем, Офелиям! Аяк астында туфрак, юлларыңа маяк булырмын.

С а җ и д ә. Егетләргә яучы булырсың, Саҗидәңнән колак кагарсың. (Җәмил килгәнне күреп.) Кит, кит тизрәк моннан. Җәмил килә.

А м у р. Беркая да китмим.

С а җ и д ә. Алайса, сау бул, хуш! (Чыгып китә.)

А м у р (тамашачыларга). Җәмәгать, нигә ул алай? Әйтегез, нишләргә миңа хәзер? Кая җибәрдегез минем Саҗидәмне? Ни карап тордыгыз? Эх, Саҗидә!.. (Җырлап.)

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Саҗидә.

Агарсың агым суларда —

Туктатырмын сай җирдә.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Исмәгыйль…

(Кинәт туктап.) Ә?.. Исмәгыйль?.. Саҗидә?.. (Чыгып йөгерә.)

Җәмил керә.

Җ ә м и л. Серләремне беләсең киләме, ди. Нинди серләр саклыйсың син күңелеңдә, Диләфрүз? Ә син минем серләремне белергә телисеңме? Мин яратам сине. Менә минем серем. Мин аны сиңа әйтергә куркам. Яратмыйм дип әйтүеңне ишетәсем килми. Әллә сиздеңме соң яратуымны, Диләфрүз? Әллә минем хисләремнән көләргәме исәбең? Синең белән очрашудан күпме качып йөрдем. Бүген… Ни булыр? Ниләр әйтерсең икән? Килдем менә, көтәм хөкемеңне, Диләфрүз. (Бер куак төбенә утырып көтә.)

Көйләп Галим керә. Җәмилне күрми.

Г а л и м. Әрәмәлек, әрәмәлек, әрәмәлек.

Монда такыр сукмак бар микән?

Керүләре җиңел таллар арасына,

Белә алмыйм, чыкмак бар микән?

(Җырлаганда яшьләр киткән якка карап Диләфрүзне эзли, ләкин таба алмый.) Килмәгән. Алдаган. Ә үзе, көтәрмен, диде. Яратмыйм кешеләрнең төгәлсезлекләрен. Әйттең — килергә кирәк. Бүтәннәр дә бит уйнап йөрмиләр, укыйсы гәҗитләремне калдырып килдем.

Җ ә м и л (утырган урыннан торып). Кемне көтәсең, Галим абый?

Г а л и м. Гафу итегез. Нигә сез качып, кеше сөйләшкәнне тыңлап торасыз?

Җ ә м и л. Мин качмаган идем. Менә шушы тал төбендә утыра идем. Син кыз көтәсеңме, Галим абый?

Г а л и м. Юк, башны саф һавада ял иттерергә алып чыктым.

Җ ә м и л. Бик күп укыйсың шул, Галим абый, аңа баш чыдарга кирәк. Галим абый, менә син күп укыган кеше инде, әйт әле, нәрсә ул мәхәббәт?

Г а л и м. Четерекле нәрсә ул. Аны төрлечә аңларга һәм аңлатырга мөмкин. “Азат хатын” журналы үзенчә яза, “Здоровье” журналы үзенчә аңлата. Татар халык авыз иҗатында да мәхәббәткә зур урын бирелгән. Мисалга мәкальләрне алыйк. “Егет күңеле нигә төшсә, башы шуңа бәйләнә”, “Бетсен малың, чыксын даның унбиш яшьлек кыз белән”, “Баканың да сөйгән яры була”, “Мәхәббәт күзне сукырайта”, “Мәхәббәт үлемнән көчле” һәм башкалар, һәм башкалар.

Җ ә м и л. Бик күп беләсең шул, Галим абый, сиңа җиңелдер. Ә нигә син шул хәтле белгән килеш өйләнми йөрисең, Галим абый? Ат — тоз дип картаер, егет — кыз дип картаер, дип әйтүләре бар.

Г а л и м. Гафу итегез, сез бик яшь әле. (Китәргә җыена.) Сез әле биредә буласызмы?

Җ ә м и л. Булам, Галим абый.

Г а л и м. Әгәр мине сорасалар, мин су буенда булырмын.

Җ ә м и л (Галим киткәч). Әллә берәрсенә гашыйк булган инде? (Тал төбенә утырып көтә.)

Шәкүр керә. Як-ягына карана.

Ш ә к ү р. Әллә килмәгән иде, әллә алдаган инде.

Җ ә м и л. Кемне эзлисең, Шәкүр?

Ш ә к ү р (куркып китә). Кем ул?

Җ ә м и л. Мин, Җәмил.

Ш ә к ү р. Җәмил, Җәмил, ә?

Җ ә м и л. Җәмилә түгел, Җәмил.

Ш ә к ү р. Мәче башлы ябалак кебек, нәрсә тал төбендә утырасың?

Җ ә м и л. Мәче башлы ябалак тал төбендә утырмый.

Ш ә к ү р. Йә, йә, җитте, күп белмә. Бар элдерт моннан. Бу урын буш түгел.

Җ ә м и л. Кем килергә тиеш?

Ш ә к ү р. Сиңа аны белергә ярамый.

Җ ә м и л (көлеп). Сөйләшә беләсең үзең. Без бит синең белән бер класста укыдык, тиңдәшләр.

Ш ә к ү р. Арыш камыры белән бодай икмәге тиң була алмый, агай-эне.

Җ ә м и л. Син арыш камырымы?

Ш ә к ү р. Кара, кара, ни сөйли. Бар инде, бар, соңыннан сөйләшербез.

Җ ә м и л. Бәлки, син китәрсең? Бу урын буш түгел.

Ш ә к ү р. Әллә кызлар көтәсеңме?

Җ ә м и л. Көтәм шул.

Ш ә к ү р (кычкырып көлә). Миңа әйттең, агай-эне, бүтәнгә әйтмә. Җәмил кызлар ярата дисәң, кызлар көләр.

Җ ә м и л. Ә син яратасыңмы?

Ш ә к ү р. Яратмаска, егет ич мин.

Җ ә м и л. Мин егет түгелме?

Ш ә к ү р. Син кырагай, урман шүрәлесе. Көне-төне урманыңда, умарта кортларың янында бутал. Безнең арага кысылма.

Җ ә м и л. Анысы дөрес. Синең белән буталганчы умарта кортлары янында яхшырак. Алар бал бирә, ә син…

Ш ә к ү р. Агай-эне, кәефем шәп, бозма кәефемне, гадәтемне беләсең. Тиз кызып китәм. Синең аркада унбиш көн утырып кайтасым килми.

Җ ә м и л. Бик көчле шул син, Шәкүр. Әллә соң кеше юкта көрәшеп карыйбызмы?

Ш ә к ү р. Имгәнсәң, кортларыңны кем карар? Юкә белән тал гына, иреннәре кан гына, дип җырларлар.

Җ ә м и л. Сиңа үпкәләмәм.

Ш ә к ү р (көлеп). Куркам бит, әй. Син егасың инде, син! Үтерәсең көлдереп. (Йодрыгын алга сузып.) Башта болай эшлик, агай-эне. Әнә теге агач төбенә бар да, килеп, борының белән шушы йодрыкка бәрел. Үзем сугар идем дә үтерермен дип куркам. Йә, ни карап торасың, бәрел.

Җәмил йодрыкка таба килә дә Шәкүрнең биленнән эләктереп алып күтәрә. Шәкүр кычкырып куя.

Җибәр! Җибәр диләр. Җибәр… Билне сындырасың… Бәйләнмә. Ай-ай! Ну җибәр инде, Җәмил дус. (Җәмил җибәргәч.) Син алай хәрәмләшмә, ярыймы? Көрәшкәндә билне кысмыйлар.

Җ ә м и л. Гафу итә күр инде, Шәкүр дус. Әллә яңабаштан алышабызмы?

Ш ә к ү р. Минем вакытым юк… Син кемне көтәсең соң монда?

Җ ә м и л. Кем килә, шуны.

Ш ә к ү р. Егет егеттән сер яшерми.

Җ ә м и л. Диләфрүзне дисәм, ни әйтерсең?

Ш ә к ү р. Ә?!!

Атылып Амур керә.

А м у р. Саҗидә кайда?! Саҗидә кайда дип сорыйм мин сездән?!

Җ ә м и л. Менә кызык, без аны каян белик?

Ш ә к ү р. Күрмәдек бит, Амур дус.

А м у р. Күрмәдек, белмәдек. Аягүрә йоклап йөрисез. Авылдашыгызны кычкыртып таладылар.

Ш ә к ү р. Кемнәр талады, Амур дус?

А м у р. Ахирем, җан дустым талады. Табыгыз миңа хәзер үк Саҗидәне. Тотып китерегез йә Саҗидәне, йә Исмәгыйльне, йә икесен берьюлы.

Җ ә м и л. Амур, ни булды, аңлатыбрак сөйлә әле.

А м у р. Аңлый торган егетмени соң син, кызлар кадерен белә торган егетме? Әйдәгез минем белән. Бөтен әрәмәлекнең астын-өскә әйләндерәбез. Һәр тал төбен, һәр куак төбен карагыз. Чулт иткән һәр тавышка колак салыгыз.

Ш ә к ү р. Минем вакыт таррак иде бит, Амур дус.

А м у р. Шәкүр! Ике әйтергә яратмыйм.

Ш ә к ү р. Барам, барам.

Җ ә м и л. Мин бара алмыйм, Амур, ачуланма.

А м у р. Ни өчен?

Җ ә м и л. Бара алмыйм. Шул.

А м у р. Каян килгән Борис Годунов! Җилкә чокырымны гомерем буе күргәнем юк.

Ш ә к ү р. Ул бармаса, мин дә.

А м у р. Сез нәрсә? Авылдашыгызны адәм көлкесенә калдырырга җыенасызмы? Болгаер авылы егетләре шушындый буламыни? (Бәет көенә көйли башлый.)

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе

Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.

Кыйбла ягына кошлар очадыр,

Сөйгән ярымны дустым кочадыр.

Комач күлмәгем, һич тә кимәдем,

Дустым хәйләсен ничек белмәдем.

Җ ә м и л.

Ш ә к ү р. } Өзгәләнмә, Амур, кайгырма.

А м у р. Урман эчендә каен башлары,

Амур батырның түгелә яшьләре.

Өйгән кибәкне җилләр тарата,

Сөйгән ярларым ятны ярата.

Мамык эшләпә алып кайтыгыз,

Сөйгән ярыма сәлам әйтегез.

Кызганасызмы мине, егетләр?

Җ ә м и л.

Ш ә к ү р.  } Кызганабыз, Амур, кызганабыз.

А м у р. Алайса, киттек Саҗидәне эзләргә. (Икесенең дә кулларыннан тотып, сөйрәп алып чыгып китә.)

Пауза. Артта уен бара. Сәхнәгә Исмәгыйль белән Саҗидә керәләр. Исмәгыйльнең авызы колагында. Бертуктаусыз сөйләнә.

И с м ә г ы й л ь. Яшерен-батырын түгел, шактый кызлар белән күзгә-күз карашып сөйләшкәнем бар. Яратам дигән сүзне дә күп ишетергә туры килгәләде. Тик берсенә дә күңелем ятмады. Күңел әллә кемне эзләде. Ачуланып та карадым йөрәгемне — тыңламады.

С а җ и д ә. Инде эзләгәнен таптымы йөрәгегез?

И с м ә г ы й л ь. Минем йөрәгемә дәва сезнең авылда булган икән. (Тагын да очынып.) Әйтсәм, ышанмассыз, Саҗидә, бервакыт кулыма хат китереп тоттырдылар. Конвертны ачып җибәрсәм, эскәтер хәтле кәгазьгә ике сүз язылган: “Сөям сине”. Кем икән, дип аптырадым. Адресы Казаннан. Соңыннан беленде. Яшь кенә бер артистка икән. Безнең авылга концерт белән килгәч, мине күреп киткән. Болай үзе чибәр генә. Фигурасы — шөпшә. Алты ай хат языштык. Тик, әлеге дә баягы, йөрәк аны кабул итмәде.

С а җ и д ә. Көнләштерер өчен сөйлисезме?

И с м ә г ы й л ь. Нигә көнләштерим. Менә дөньяда нинди хәлләр дә була дип әйтүем.

С а җ и д ә. Минем сезгә әйтәсе сүзем бар иде, Исмәгыйль.

И с м ә г ы й л ь. Тыңлыйм, Саҗидә.

С а җ и д ә. Сез йөрәк турында бик дөрес әйттегез, Исмәгыйль. Шул хакта бераз сөйләшсәк, ачуланмассызмы?

И с м ә г ы й л ь. Ничек ачуланыйм инде, Саҗидә.

С а җ и д ә. Сез безнең авылга Диләфрүзне эзләп килдегезме?

И с м ә г ы й л ь. Әйе.

С а җ и д ә. Ошадымы соң Диләфрүз?

И с м ә г ы й л ь. Ярыйсы.

С а җ и д ә. Мин беләм, ул да сезгә гашыйк. Тик…

И с м ә г ы й л ь. Нәрсә тик, Саҗидә?

С а җ и д ә. Мин көнләшәм. Бу турыда үзегезгә әйтүем өчен гафу итегез. Йөрәк шулай куша. Яратам мин сезне, Исмәгыйль.

И с м ә г ы й л ь. Ә Амур?

С а җ и д ә. Йөрәгем кабул итми аны.

И с м ә г ы й л ь. Нәрсә дип әйтим инде, Саҗидә? Үзегез карагыз инде, Саҗидә, сезгә күренәрәк төшә.

С а җ и д ә. Әйе, әйе, авыр. Ачуланып та карадым йөрәгемне — тыңламады. Бер карасаң, Диләфрүз белән без дуслар, Амур белән сез ахирләр.

И с м ә г ы й л ь. Йөрәк һәркемнән аерым  шул. Шулай да Амур әйбәт егет, сабан туе батыры.

С а җ и д ә. Нишлим, Исмәгыйль?

И с м ә г ы й л ь. Ни әйтергә? Амур белән сөйләшегез.

С а җ и д ә. Ә сез Диләфрүз белән.

И с м ә г ы й л ь. Анысы кечкенә мәсьәлә. Шунысы бар, мир ахир белән ачуланышырга теләмим. Ул бераз кызу канлы.

С а җ и д ә. Аңлыйм, Исмәгыйль, тик йөрәгем аңламый. Хәерле булсын.

Тал арасыннан Шәкүр килеп чыга.

Ш ә к ү р. Селкенмә! Кузгалма! Амур! Амур! (Китәргә җыенган Саҗидәне тотып.) Беркая да китмисең. Амур! Амур!

С а җ и д ә. Җибәр!

Ш ә к ү р. Юк инде, җаным-бәгырем, эләктегез.

Исмәгыйль килеп Саҗидәне Шәкүр кочагыннан тартып ала. Саҗидә йөгереп чыгып китә.

Ш ә к ү р (Исмәгыйльгә асылынып). Эләктеңме? Шәйкәң кайда? Әнә, Амур белән сөйләшеп кара. Ул синең кебекләрнең егермесен бөтереп, итек балтырына кыстырып куя.

Амур керә.

Менә, Амур дус, берсен каптырдым. Икенчесе качып котылды. Менә шушы урында җир йотсын, икәү кочаклашып-үбешеп торалар иде.

И с м ә г ы й л ь. Син нәрсә лыгырдыйсың?

Ш ә к ү р. Ә-ә, куркасыңмы? Калтыранма!.. Без монда егерме егет килдек, авылыгыз белән кыйнап китәбез, ди. Нишләтик, Амур дус?

А м у р. Бар, китеп тор, икәү генә сөйләшик әле без аның белән.

Ш ә к ү р (чыга-чыга). Амур дус, пычагы булмасын. Ул-бу була калса, мин монда гына торам.

А м у р. Шулай диген, ә, ахир, кочаклашып-үбешеп тордык, диген.

И с м ә г ы й л ь. Ялганлый ул, ахир, ышанма.

А м у р. Саҗидә дә монда булмадымы?

И с м ә г ы й л ь. Булды.

А м у р. Нишләдегез соң алайса?

И с м ә г ы й л ь. Сөйләштек.

А м у р. Шәп! Мин сине дус санап, менә дигән кыз белән таныштырдым. Син дустыңның бакчасына кердең, дустың алмагачыннан алма өзеп маташасың, ә?

И с м ә г ы й л ь. Туктале, ахир, әйбәтләп сөйләшик әле. Без бит синең белән аерылмас дуслар. Бер кәҗә җиленендәге ике имчәк кебек. Аннан соң без егетләр ич.

А м у р. Сөйлә әйдә, сөйлә. Син егет, мин егет, диген, егет кешедән егет кеше кыз тартып ала инде, диген.

И с м ә г ы й л ь.  Үз Саҗидәң үзеңә булсын. Әй, ахир, белмисең икән син аны. Үзе сагыз кебек миңа ябышырга чамалый. Ничек качып котылырга белмәдем. Ахиргә әйтәм, дип куркыттым. Кирәге бер тиен, ди, ахиреңнең, ди, җенем сөйми, ди.

А м у р. Нигә миңа кычкырмадың?

И с м ә г ы й л ь. Монда икәнеңне каян белим. Менә шулай, ахир. Миңа Саҗидәң кирәкми, миңа Диләфрүз дә җиткән.

А м у р. Чынлап үзе ябыштымы, ахир?

И с м ә г ы й л ь. Бердәнбер мотоциклым белән ант итәм.

А м у р (Исмәгыйльнең иңенә кулын салып). Ышанам, ахир, тик барыбер, кит син безнең авылдан. Яхшылык белән аерылышыйк.

И с м ә г ы й л ь. Диләфрүз кемгә кала?

А м у р. Аты булгач, камыты табылыр.

И с м ә г ы й л ь. Ахирлегең шуның гына хәтле икән.

А м у р. Нишлим, ахир, башка чарам юк.

И с м ә г ы й л ь. Саҗидәңне кысып тот, мин булмасам, бүтәннәр табылыр. Ә мин Диләфрүзне күрми китә алмыйм. Без аның белән монда очрашырга сөйләштек.

А м у р. Үз башыма үзем бәла алдым. Син Саҗидәгә яратам дип әйтмәдеңме, ахир?

И с м ә г ы й л ь. Диләфрүзнең кара күзе белән ант итәм.

А м у р. Үзе кайда соң Диләфрүз?

И с м ә г ы й л ь. Каян белим, көтәм менә.

А м у р. Сине беркая да китмә, тайпылма, ахир. Мин Диләфрүзне монда җибәрәм. Әгәр тайпылсаң, үпкәләштән булмасын. Юк, булмый, ахир, мин сине үземнән калдырмыйм. Теләсәң ни әйт. Диләфрүз белән очрашканыгызны үз күзем белән күреп, Саҗидәне үз кулым белән җитәкләп алып киткәнчегә хәтле.

Китәләр. Галим керә.

Г а л и м. Булмады. Туңдыра башлады. Китим, кирәк булса, хәбәр итәр. Көткән-көткән бераз көтимме икән әллә?

Саҗидә күренә.

С а җ и д ә. Хәерле кич, Галим абый.

Г а л и м. Минем сезгә хәерле кич дип әйтергә теләгем юк.

С а җ и д ә. Нигә, Галим абый?

Г а л и м. Чөнки сез һәрвакытта кирәкмәгән чакта килеп чыгасыз.

С а җ и д ә. Мине Диләфрүз җибәрде, карап кил әле, Галим абый көтәме икән, диде. Көтүләре хак булса, тагын бераз гына көтсен, килеп җитәрмен, диде.

Г а л и м. Барыгыз, әйтәгез, көтә, дигез. Ләкин өстәгез, мин озак көтә алмыйм, миндә рәдикулит, ә монда салкын һава. Кисәтергә кирәк иде, демисезонный пальто киеп килгән булыр идем.

С а җ и д ә. Хәзер, хәзер, Галим абый, Диләфрүз килеп җитәр. Ул сезне җылытыр. Ә хәзер таллар арасына кереп торыгыз.

Г а л и м (таллар арасына керә-керә). Өч минут көтәм.

С а җ и д ә. Биш минут. Диләфрүз килгәч чыгарсыз.

Г а л и м. Дүрт минут ярым. (Китә.)

Җәмил керә. Текәлеп Саҗидәгә карап тора.

С а җ и д ә. Ник алай карап торасың, Җәмил?

Җ ә м и л. Нәрсәдер кыландырырга җыенасыз, ахры?

С а җ и д ә. Син нәрсә?

Җ ә м и л. Күзләрең уйный.

С а җ и д ә. Абау, җаным, кызлар күзе уйнаганны күрә башлаган берәү. Амурымны эзлим.

Җәлил. Амур сине эзли.

С а җ и д ә. Бер-беребезне гомер буе эзлибез, Сак белән Сок кебек.

Амур йөгереп керә, Саҗидә чыгып йөгерә.

А м у р. Кочаклаштыгызмы?

Җ ә м и л. Юк.

А м у р. Валлаһимы?

Җ ә м и л. Валлаһи.

Амур Саҗидә артыннан чаба.

Шулай була микәнни ул мәхәббәт? Бер-береңне гомер буе эзлисең микәнни? Табып булмаса, нишләрсең. Табармынмы мин сине, Диләфрүз? Яратам бит мин сине, Диләфрүз!

Г а л и м (тал арасыннан чыгып). Син, энем, яшь кеше, ялганларга, алдашырга өйрәнмә. Алдап алты адым да китмәссең. Ялганчылык — угрылык сыйфаты.

Җ ә м и л. Нигә алай дисең, Галим абый?

Г а л и м. Диләфрүзне яратуыгыз ялган, дип әйтергә телим.

Җ ә м и л. Дөрес, Галим абый, яратам. Бәлки, ул да яратадыр. Хәзер барысы да ачыкланыр. Ул монда киләчәк.

Г а л и м. Ә мин?

Җ ә м и л. Сез китеп торыгыз инде, Галим абый. Өченче кеше артык, диләр бит.

Г а л и м. Бәлки сиңа китәргәдер, энем. Диләфрүз белән монда мин очрашам.

Җ ә м и л. Ни өчен, Галим абый?

Г а л и м. Урынсыз һәм мәгънәсез сорау.

Җ ә м и л. Менә кызык. Алай булмый ич ул. Диләфрүз мине чакырды, ә сез, очрашам, дисез.

Г а л и м. Мин дә Диләфрүз чакыруы буенча килдем.

Җ ә м и л. Ялгыш ишеткәнсездер, Галим абый.

Шәкүр керә.

Ш ә к ү р. Вәт дөнья, әллә сезгә бүтән урын беткәнме? Барыгыз, элдертегез!

Җ ә м и л. Без сөйләштек ич инде, Шәкүр.

Ш ә к ү р. Мин дә сиңа әйтмәкче идем, Амур мишәйт итте. (Галимгә.) Менә син укымышлы кеше, алып кит шуны. Алып кит тә аңлат, дөньяда Шәкүр булганда Диләфрүз беркемгә дә карамас, диген.

Җ ә м и л. Диләфрүз исеменнән сөйләмә.

Ш ә к ү р. Әйттерерсең инде, Алла бәндәсе. Үзе чакырды ул мине. Менә шушында, син басып торган урынга.

Җ ә м и л. Кемне чакырганын Диләфрүз үзе белә.

Г а л и м. Гафу итегез. Мин монда һич ни аңламыйм. Чакырылучы мин, ә сез дәгъвалашасыз.

Ш ә к ү р (Җәмилгә). Ни сөйли ул?

Җ ә м и л. Син сөйләгәнне сөйли.

Ш ә к ү р. Сез нәрсә, миңа мишәйт итәргә план кордыгызмы?

Исмәгыйль керә, туктый.

Юлыңны дәвам ит, агай-эне. Авылыңа кайтырга соңга каласың.

И с м ә г ы й л ь. Мин ашыкмыйм, куна килдем.

Ш ә к ү р. Амур сыйлаган аз булса, өсти алам.

И с м ә г ы й л ь. Син Амур белән минем арага кермә, дус, кысылырсың. Ул минем ахир. Баягы кыланышың өчен җавап бирәсең дә бар. Мин вакланып тормыйм. Амур сөйләшер синең белән.

Ш ә к ү р. Мин аның Саҗидәсен тартып алырга җыенмадым. Ахир дигән була. Амур сиңа нишләп ахир булсын!

И с м ә г ы й л ь. Тракторчылар курсында бергә укыдык. Менә шул. Һе, иптәшләреңне җыеп килдеңмени?

Ш ә к ү р. Бик исем китте. Шайка ияртеп йөрергә мин кунак түгел. Бар, рәхәтләнеп кайтып кит.

И с м ә г ы й л ь. Миңа бу урын кирәк.

Ш ә к ү р. Тагын кем белән очрашасың?

И с м ә г ы й л ь. Сезнең авыл кызы белән.

Ш ә к ү р. Безнең авыл кызларының исемнәре бар.

И с м ә г ы й л ь. Иң чибәр кызыгыз ни исемле соң?

Ш ә к ү р. Карагыз әле, егетләр, нәрсә сөйләгән була! Без сезнең авылга кыз эзләп бармыйбыз, агай-эне, син дә йөрмә.

И с м ә г ы й л ь. Анысы минем эш.

Ш ә к ү р. Алайса, бу урын буш түгел, су тутырып куйган.

И с м ә г ы й л ь. Курыкма, киптерербез.

Җ ә м и л (Исмәгыйльгә). Дус кеше, сөйләшсәң, әйбәтләп сөйләш.

И с м ә г ы й л ь (Шәкүргә күрсәтеп). Ә ул ничек сөйләшә?

Җ ә м и л. Бөтен кеше дә Шәкүр түгел бит.

И с м ә г ы й л ь. Ачуланышмыйк, егетләр. Дөнья булгач, сез дә безнең авылга барырсыз. Менә дигән кызлар табып бирермен. (Ачылып китеп.) Авылыгызның кызына үлеп гашыйк булдым. Шәкүр юкка көнләшә. Беркемнең дә йөргән кызы түгел ул. Сезне дә әйтер идем инде, егетләр, шундый кызны ялгызын гына йөрткәнсез. Рәхмәт инде сезгә, минем бәхеткә калган. Менә шушы урында очрашабыз, диде. Килмәсәң, үпкәлим, диде. Кызлар белән сөйләшергә миннән өйрәнегез сез. Диләфрүз, Диләфрүз, дип, исемен кушып җырлап җибәргән идем…

Г а л и м. Гафу итегез, кем дисез?

И с м ә г ы й л ь. Диләфрүз!

Өч егетнең колаклары үрә тора.

Ш ә к ү р. Син нәрсә бутыйсың?

И с м ә г ы й л ь. Бутарлыкмы соң Диләфрүзне, егетләр! Эх!

Ук кадалды йөрәгемә, Диләфрүз!

Ут кабынды йөрәгемә, Диләфрүз!

Г а л и м. Гафу итегез, аңламыйм.

Җ ә м и л (авыр сулап). Мин аңладым бугай.

Ш ә к ү р. Нәрсә аңладың?

Җ ә м и л. Диләфрүз монда безне көләр өчен чакырган. Сине дә, Галим абыйны да, бу егетне дә, мине дә.

И с м ә г ы й л ь. Туктагыз әле, егетләр, миңа да аңлатыгыз.

Ш ә к ү р. Менә без, агай-эне, дүртебез дә шыр чыккан җүләр дигән сүз. Диләфрүз дүртебезне дә төп башына утырткан булып чыга.

И с м ә г ы й л ь. Алай булмый торгандыр ул. Миңа әйтте, әрәмәлектә, шушы урында очрашабыз, диде, мин сезне көтәрмен, диде.

Ш ә к ү р. Җәмил дус, сиңа да шулай дидеме?

Җ ә м и л. Әйттем ич инде.

Ш ә к ү р (Галимгә). Сиңа дамы?

Г а л и м. Гафу итегез, миңа китәргә вакыт.

Ш ә к ү р. Ашыкма, әйттеме?

Җ ә м и л. Әйткән.

Ш ә к ү р. Миңа да шулай диде. (Паузадан соң.) Нәрсә булып чыга инде бу? Нәрсә авызларыгызны йомдыгыз? Нәрсә булып чыга бу?!

Г а л и м. Кызларга ышанма, язгы бозга таянма.

И с м ә г ы й л ь. Ә сез алдашмыйсызмы?

Ш ә к ү р. Алдашмыйбыз, агай-эне, адаштык. Әйдәгез әле, тәмәке тарта-тарта урысча сөйләшеп, бер уйлашып алыйк. Утырыгыз.

Г а л и м. Гафу итегез, мин тартмыйм.

Ш ә к ү р. Болай булса, өйрәнерсең. Утыр.

Дүртесе дүрт читкә барып утыралар.

Ш ә к ү р. Болай эшлибез, әгәр дә мәгәр Диләфрүз тәре килсә, беребез дә алданмыйбыз. Ул күренү белән берьюлы кычкырып көләбез.

И с м ә г ы й л ь. Кызык булырмы икән?

Ш ә к ү р. Син нишләргә кушасың соң?

И с м ә г ы й л ь. Белмим, белмим, харап итте башымны ахир. (Җыр суза.)

Сандугачкайның канаты

Сары микән, ак микән?

Кирәгең бер тиен, диеп

Әйткән иде — хак икән.

Д ү р т ә ү. Ах безнең исәрлек —

Егып салып кисәрлек.

Ш ә к ү р. Ала карга оялаган

Сандугач оясына.

Йөгереп килеп тибәр идем

Бу фани дөньясына.

Д ү р т ә ү. Ах безнең тинтәклек —

Билдән түбән типмәклек.

Г а л и м. Сандугач җырын җырлыйм дип

Үз җырымны оныттым.

Кызлар көе белән йөреп

Төпсез күлгә юлыктым.

Д ү р т ә ү. Ах безнең ахмаклык —

Башны бәреп ватмаклык.

Җ ә м и л. Сандугачым талга түгел,

Әремгә кунган икән.

Януларым-көюләрем

Әрәмгә булган икән.

Д ү р т ә ү. Ах безнең җүләрлек —

Исәпләсәң, үләрлек.

Ш ә к ү р. Нәрсә, шулай ач бүреләр кебек улап утырыргамы? Җәмил дус, Диләфрүзне чакырып китерергә кирәк.

Җ ә м и л. Кем бара?

И с м ә г ы й л ь. Үзем.

Амур йөгереп керә.

А м у р. Егетләр, Саҗидә белән Диләфрүз сезне көлкегә калдырырга җыеналар, сызыгыз моннан.

И с м ә г ы й л ь. Рәхмәт, ахир, мәңге онытмам.

А м у р. Мин нәрсә. Таныштыр дидең, таныштырдым. Диләфрүз генә җитмәгән…

И с м ә г ы й л ь. Йә инде, йә, болай гына. Үзем тиле.

Ш ә к ү р. Амур дус, нишләтергә уйлыйлар без дуракларны?

А м у р. Белмим. Кызык итәргә җыенулары хак. Сызыгыз.

И с м ә г ы й л ь. Юк, егетләр, болай булгач, сызмыйбыз. Шәкүр әйткәнчә, егетлек эшләп, кычкырып көлеп китәбез.

А м у р. Үзегезгә карагыз алайса. Минем эшем кисәтү. Саҗидә миңа әйтте: дүртесе бергә җыелгач, безгә килеп әйтерсең, диде.

И с м ә г ы й л ь. Син хатын-кызга буйсынып күзәтергә килдеңме, ахир?

А м у р. Яратсаң киләсең, ахир. Сез дә килгәнсез бит.

Ш ә к ү р. Вәт дөнья! Әйтегез, нишлибез? Көләбезме? Кайтып китәбезме?

И с м ә г ы й л ь. Көләбез, дидем ич. Бар алайса, ахир, барып әйт, җыелдылар, диген.

Амур китә.

Ш ә к ү р. Ә без качып торабыз. Диләфрүз килеп керүгә, өеребез белән чыгабыз да ха-ха-ха-ха-ха дип берьюлы кычкырып көләбез.

Г а л и м. Гафу итегез, мин ха-ха-ха-ха-ха дип көлә белмим.

Ш ә к ү р. Хи-хи-хи дип көләрсең. Качыгыз!

Дүртесе дүрт тал артына кача.

И с м ә г ы й л ь (тал артыннан чыгып). Чыгыгыз әле егетләр, минем башка бер уй килде. Бәлки, ул безнең беребезне чынлап торып яратадыр?

Ш ә к ү р. Өметеңне сузма, агай-эне. Кач! Качыгыз! Җәмил дус, кач.

Җ ә м и л. Үзегез генә көлегез, егетләр, мин китәм. Кешедән көлү яхшы эш түгел.

Ш ә к ү р. Синнән көлгәндә ярыймы?

Җ ә м и л. Бәлки, шулай кирәктер.

Ш ә к ү р. Кирәктер, кирәктер, каен түгел, тирәктер, синдәй тиле сирәктер. Тал артында башыңны ныклабрак эшләт, Җәмил дус, аңларсың. Кач! Качыгыз!

Качалар. Саҗидә белән Диләфрүз керәләр. Аларга Амур ияргән. Качкан урыныннан Шәкүр чыга да, хахылдап көләргә тотына. Үзенә кушылучы булмагач, туктый. Егетләр качкан талларга карап кычкыра.

Сатлык җаннар! Куркаклар! Куян йөрәкләр!

Д и л ә ф р ү з. Шәкүр, нишләвең, ни булды?

Ш ә к ү р. Ни булдымы? (Тал артыннан егетләрне берәм-берәм тартып чыгара.) Менә ни булды! Эх сез, предательләр!

Җ ә м и л. Үкермә әле, Ш ә к ү р.

Ш ә к ү р. Үкермәм менә мин сиңа! Вәт дөнья! Берәүгә дә ышанырга ярамый бу дөньяда. Бөтенесе алдакчы. (Егетләргә Диләфрүзне күрсәтеп.) Күңелегез булсын, карагыз, әнә ул. Тәртипле булып кыланыгыз.

Д и л ә ф р ү з. Нигә тузынасың, Шәкүр, миңа ни булган?

Ш ә к ү р. Юк, мин дәшмим, әнә алар сөйләсен.

Д и л ә ф р ү з. Егетләр, Шәкүр нәрсә сөйли ул?

Г а л и м (Кызып китеп). Гафу итегез, Диләфрүз Хафизовна, кешенең хисләре белән шаяру халык телендә этлек дип атала. Тупас сүзем өчен гафу итегез.

И с м ә г ы й л ь. Күп кызлар белән күзгә-күз карап сөйләштем. Ләкин синең кебекне… Яхшы, көлке көлә килә, артыннан куа килә, диләр.

Д и л ә ф р ү з. Туктагыз әле, егетләр, сезнең миңа үпкәләргә ни хакыгыз бар? Сүземдә тордым, килдем.

Ш ә к ү р. Ха-ха! Килгән, имеш. Ә без?!

Д и л ә ф р ү з. Сез дә сүзегездә торгансыз, рәхмәт.

Ш ә к ү р. Карагыз әле, егетләр, нигә һаман көлә ул?

С а җ и д ә. Егетләр, егетләр, әйдәгез, яхшылап кына сөйләшик әле.

Ш ә к ү р. Ә син кысылма!

С а җ и д ә. Амур, нигә миңа кычкырттырасың?

А м у р. Шәкүр, телеңне тый.

Ш ә к ү р. Соң, Амур дус, үзең күреп торасың. Син булсаң нишләр идең? Сиңа рәхәт.

С а җ и д ә. Сөйләп бетергәнне көт. Болай, егетләр. Сез дүртәү, ә Диләфрүз берүзе. Менә ул минем белән киңәшләште дә, дүртегезне дә чакырып, арадан күңеленә ошаганрагын сайлап алырга булды.

Г а л и м. Гафу итегез, минем ул мәсьәләдә ишеткәнем һәм укыганым бар. Кайчандыр кызлар кияүләрен сайлап алганнар. Ләкин ул кызлар хан кызлары булган.

С а җ и д ә. Хан кызына яраганны Хафиз кызына ярамыймы?

Ш ә к ү р. Вәт дөнья! (Диләфрүзгә.) Йә, сайла инде, сайла.

Д и л ә ф р ү з. Мин һөнәрле егетләрне яратам. Шәп итеп җырласын да ул, өздереп биесен дә. Һөнәреңне күрсәт, Шәкүр.

Ш ә к ү р. Әбиеңә сәлам әйт, бабаң утырмага килсен.

Д и л ә ф р ү з. Бар алайса, мәхәббәтеңне бабаңа аңлат.

Ш ә к ү р. Вәт дөнья!.. Аңлатырмын әле мин сиңа, Диләфрүз.

Әйләнерсең, тулганырсың,

Кайтырсың кулларыма,

Кара урман үскән булыр

Кайтасы юлларыңа.

Менә шулай аңлатырмын.

Д и л ә ф р ү з. Рәхмәт, Шәкүр. Галим абый, сез дә һөнәрегезне күрсәтергә теләмисезме?

Г а л и м. Шаяртмагыз, Диләфрүз Хафизовна, мин ул яшьтән узган.

Д и л ә ф р ү з. Соң алай булгач, нигә дип сез ниндидер мәхәббәт турында сөйлисез? Юк ич ул сездә.

Ш ә к ү р (кычкырып көлә). Во, монысы дөрес, и карт тәре!

Г а л и м. Әйе, әйе, гафу итегез. Ат азгыны тайга иярер. (Китәргә борыла.)

Д и л ә ф р ү з. Азрак сабыр итегез, Галим абый.

Г а л и м. Минем имтиханга әзерләнәсем бар. (Китә.)

Д и л ә ф р ү з. Сез, Исмәгыйль?

И с м ә г ы й л ь. Миңа кызык булып китте әле бу, Диләфрүз. Күп кызлар белән күзгә-күз карашып сөйләшкәнем бар. Валлаһи менә, Диләфрүз, әгәр мине яратканыңа чын күңелемнән ышансам, җырлар идем, тәгәри-тәгәри җырлар идем, мәтәлчек ата-ата биер идем. Тик син мине яратмыйсың шул.

Д и л ә ф р ү з. Бәлки…

И с м ә г ы й л ь. Юк шул, юк, Диләфрүз, кара күз. Шулай итеп, ялгызым гына моңаерга кала инде.

Д и л ә ф р ү з. Күп кызлар белән күзгә-күз карашып яшәрсез әле.

И с м ә г ы й л ь. Син булмаслар инде алар. Амур, Саҗидә, Диләфрүзгә охшаган кызлар бармы тагын авылыгызда?

Д и л ә ф р ү з (бер читтә торган Җәмил янына килер). Җәмил, синең миңа әйтер сүзең юкмыни?

Җ ә м и л. Юк.

Д и л ә ф р ү з. Әйт инде берәр сүз, Җәмил, күрсәт егетлегеңне.

Җ ә м и л. Гафу ит, Диләфрүз, мин тиле түгел.

Д и л ә ф р ү з. Бер секундка гына тиле бул инде. Син һәрвакыт акыллы. Синең тиле вакытыңны күрәсем килә. Бүтәннәр тилергәндә нигә син?.. (Җәмил китә башлагач.) Китмә, Җәмил… Син әле минем серемне ишетмәдең.

Җ ә м и л. Ишеткәннәрем өчен зур рәхмәт.

Д и л ә ф р ү з. Юк, юк, ул түгел… Минем серем, Җәмил… Күрмисеңмени, сизмисеңмени? Яратам мин сине, Җәмил!..

Җ ә м и л. Диләфрүз!..

Д и л ә ф р ү з. Яратам.

Җ ә м и л. Чынлапмы, әллә уеныңның дәвамымы?

Д и л ә ф р ү з. Дәвамы, Җәмил. Күрсәт һөнәреңне. Күпме көттем, мине яратканыңны сизеп көттем. Күземә карап, яратам дип әйтмәдең. Ятлар аны кат-кат кабатладылар, бүген әйт ичмасам. (Җырга күчеп.)

Мин алсу таңнар булсам,

Син зифа таллар булсаң,

Таллар таңны аңлаган күк,

Серемне аңлар булсаң.

Җырга Җәмил кушыла.

Сүнмәс, сүрелмәс идем,

Ятка сөйдермәс идем,

Бөредәге хисләреңә

Җилләр тидермәс идем.

Музыка дәвам итә, Саҗидә белән Амур пәрдәне ябалар. Пәрдәнең ике ягы тоташканда аларның да иреннәре кушыла.

Пәрдә.

 

Әсәрнең тексты Туфан Миңнуллинның ун томлыгындагы нөсхәсенә нигезләнеп әзерләнде:

Миңнуллин Туфан. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 1 том, 61-107 битләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

Фикереңне язып калдыр

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган