ӘНИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР

Ике пәрдәдә драматик хикәя

 

Ана –

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга…

Һади Такташ

 

Консультант врачлар: Миңгалеева Ләйсән Миңлеәхмәтовна, Җәләева Лениза Шакировна.

 

КАТНАШУЧЫЛАР:

Г ө л ф и н ә – 45 яшьтә

В а л е н т и н а – 30 яшьтә

А л т ы н ч ә ч – 32 яшьтә

Д и л е м м а – 20 яшендә

– бала тапкан хатыннар.

Б а ш   в р а ч – өлкән яшьтәге ханым.

А й з а р ә   Ә х ә т о в н а – палата врачы, 50 яшьләрендә.

Н и н а – сестра, 19 яшьтә.

И с е м с е з   х а т ы н – 30 тирәләрендә.

В а з ы й ф а – Дилемманың каенанасы

Р и м м а – Дилемманың әнисе

– икесе дә 45 белән 50 яшь арасында.

Б а л а   т и р б ә т ү ч е ике А н а. (Мөмкинлек булса, аларның санын арттыру отышлырак булмасмы?)

Вакыйга безнең заманда шәһәрдәге бала тудыру йортларының берсендә бара.

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Бала тудыру йортында бала тапкан аналар палатасы. Коридорның да бер өлеше һәм врач кабинеты күренә. Тирә-як ап-ак. Аклык бу очракта медицина фәнендә кабул ителгән гигиена билгесе булу белән бергә яктылык символы да. Якты дөньяга гөнаһсыз нарасыйлар килгән урын. Кеше туган җир. Сәхнәнең ике ягында ике бишек эленгән. Ак төс фонында алар төрле төсләргә буялган, бизәкле булулары белән игътибарны җәлеп итеп торалар. Ике бишек янында ике Ана утыра. Вакыйгада катнашучылардан аермалы буларак, аларның киемнәре бишекләр шикелле үк бизәкле, чәчәкле. Бүтәннәрнең киемнәре, әлбәттә, ак төстә. Пәрдә ачылганда бишекләр янындагы ике Ана, бишек җырын җырлап, бишекләрне тирбәтәләр.

Әлли-бәлли-бәллием,

Йокла, балам, нәнием,

Тәмләп йокла, бәбием,

Сакта тора әниең.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

1-А н а.

2-А н а.

И к ә ү  б е р г ә.

Йокла, улым, батырым.

Йокла, кызым, матурым.

Йокла, минем бер генәм.

Чәчәк кенәм, гөл генәм.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Йөрәгемнең парәсе,

Ике күзем карасы,

Мәхәббәтем чаткысы,

Күңелемнең яктысы.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Җырны ике Ана сүзсез генә дәвам итәләр. Шул җыр белән бала тапкан аналар палатасы яктыра. Вакыт иртә. Аналар йокыдан уянып, юынып, ясанып балаларын имезергә китергәнне көтәләр. Алтынчәч белән Валентина караватларында утырып торалар. Дилемма яткан. Гөлфинә аяк өстендә.

Г ө л ф и н ә (Дилемма караваты янына килеп). Тор әйдә, кызым, тор. Синең яшьтә озак яту килешми. (Дилемма борылып яткач.) Бигрәк иркә семьяда үскәнсең ахрысы, авыр булыр яшәве. (Алтынчәч янына килә.) Нихәл соң, Алтынчәч?

А л т ы н ч ә ч. Яхшы.

Г ө л ф и н ә. Исемең бигрәк матур инде.

А л т ы н ч ә ч. Үзем ямьсез, әйеме?

Г ө л ф и н ә. Ямьсез дип инде… Бер дә ул хәтле ямьсез түгел. Матурлык ул туйда гына кирәк. Үзеңә ишең табылган бит әле. Балагыз бар. Ямь шул була инде, Алтынчәч айналаем.

А л т ы н ч ә ч. Безнеңчә каян беләсез?

Г ө л ф и н ә. Казахчамы? Белмим, Чимкентка кунакка барган идек тә шунда бер казах апасыннан ишеттем. Бигрәк матур сүз – айналаем. Матур сүзләрне яратам мин. Алтынчәч… Бер киңәш биримме, Алтынчәч? Син һәрвакыт елмаеп йөр, елмайганда син бик чибәрләнәсең. Ямьсез дип әйткәннәренә ышанма, бик ямьле, бик матур син, айналаем.

А л т ы н ч ә ч (елмаеп). Рәхмәт.

Г ө л ф и н ә (караватында мышык-мышык елап утыручы Валентина янына килә). Ни булды, Валентина, нигә җылыйсың?

В а л е н т и н а. Куркам.

Г ө л ф и н ә. Нидән?

В а л е н т и н а. Әгәр дә минем сөтем җитмәсә? Ул ачтан үлсә? Юк, ул үлсә, мин дә яшәмәячәкмен. Ул минем соңгы өметем.

Г ө л ф и н ә (көлеп). Тукта, тиле. Тапкансың җылар нәрсә. Җиңел котылганыңа сөенеп, көлеп кенә йөрергә кирәк сиңа. Җылап бала үстереп булмый ул, җаным. Көлеп йөр, балаң да синнән көләргә өйрәнсең.

В а л е н т и н а. Карагыз әле минем күкрәкләргә. Бик бәләкәйләр бит. Ничек аның сөте җитсен.

Г ө л ф и н ә. Алай димә, Валентина. Тфү, тфү, күз тимәсен, бу имиләрдән колын имезергә була. Мин беренчемне тапканда бөтенләй юк иде әле имием. Эзләре генә бар иде. Әле дә хәтеремдә, өйләнешеп беренче йоклаган төнне Зарифулла, минем ирем инде, тотмакчы була имиемне, кулы шуа да китә тегенең, шуа да китә. Менә шул имиләрне, Валентина җаным, унбер бала имеп үстеләр. Уникенчесе монда керергә көтеп тора. Улларым Газинур Гафиятуллин кебек, кызларым Галиябанудан ким түгел. Әле район больницасында табып шундыйлар. Казан больницасында тапсам,  нинди булмаслар иде. Менә шуңарга күрә, уникенчесе тагын да шәбрәк булсын дип, Казан роддомына килдем. Зарифулла әйтә алмыйлар сине, син анда учетта түгел, ди. Ашыкма, мин әйтәм. Табар чагым җиткәнне чамаладым да сеңелләремә килдем. Тулгак тота башлагач, скорый помощька шылтыраттылар да… алмый нишләсеннәр. Туам дигән баланы кире кертеп булмый ич.

Д и л е м м а. Туктап торыгыз әле әзрәк кенә.

Г ө л ф и н ә. Ни дидең, сеңелем?

Д и л е м м а. Бик күп сөйлисез!

Г ө л ф и н ә (Дилемма янына килеп). Балтун инде мин шулай, тел бистәсе. Зарифулла да шуның өчен әрли үземне. Нишлисең, синең сыман, бер-беребезгә сырт куеп ятсак та, күңелле булмас иде. (Алтынчәчкә.) Шулай бит, айналаем?

А л т ы н ч ә ч. Шулай.

Г ө л ф и н ә (Алтынчәч янына килеп). Син үзең Казанда торасыңмы соң, Алтынчәч?

А л т ы н ч ә ч. Юк, Ульбада.

Г ө л ф и н ә. Ульба? Кайда соң ул?

А л т ы н ч ә ч. Казахстанда.

Г ө л ф и н ә. И-и-и! Монда ничек килеп эләктең?

А л т ы н ч ә ч. Шулай туры килде инде. Мәскәүгә бара идем, апаларга.

Г ө л ф и н ә. Ирең беләме соң монда тапканыңны?

А л т ы н ч ә ч. Юк.

Г ө л ф и н ә. Хәбәр иттер, ятмасын дөньясын онытып. Туганнарың бармы соң Казанда?

А л т ы н ч ә ч. Юк.

Г ө л ф и н ә. Пәрәмәч! Ничәнче балаң?

А л т ы н ч ә ч. Беренче.

Г ө л ф и н ә. Ничә яшь соң үзеңә?

А л т ы н ч ә ч. Утыз ике.

Г ө л ф и н ә. Кияүгә соң чыктыңмыни?

А л т ы н ч ә ч. Әйе, соң. Ямьсез бит мин – алучы булмады.

Г ө л ф и н ә. Алай димә. Әйтмә алай дип. Бала тапкан хатын ямьсез булмый. Юкны сөйләмә икенче тапкыр, Алтынчәч, риза-бәхил түгел.

А л т ы н ч ә ч. Кызым да ямьсез булыр микән? Малай булуын теләгән идем.

Г ө л ф и н ә. Хәзер малайның, кызның аермасы юк. Хәзер барысы да үз бәхетләре белән туалар. Әнә минекеләр тупырдап торалар. Унике булдылар бит, малай җаным, унике. Бик күп инде, әйеме?

В а л е н т и н а. Күп түгел, Гуля апа. Мин егермене табар идем.

Г ө л ф и н ә. Егермегә хатын-кызның чыдамы җитсә дә, гомере җитмидер ул, Валентина. Хатын-кызның гомере кыска бит ул.

В а л е н т и н а. Без җиде ел көттек. Ой, белсәгез… Саша, мин, Сашаның әтиләре, минекеләр – барыбыз да көттек. Бармаган больница, күренмәгән доктор калмады. Җиде ел! Саша белән икәүләп сүзләрнең ниндиләрен генә ишетмәдек. Ой-ой!.. Буйга узгач ничек сакладык без аны, Гуля апа!..

Г ө л ф и н ә. Шуңа күрә зур булып туган да инде ул.

В а л е н т и н а. Өч кило да алты йөз илле грамм.

Г ө л ф и н ә. Артык зур булып туганны врачлар яратып бетерми шул.

В а л е н т и н а. Яшәр микән? Ой, куркам… Белсәгез курыкканымны. Яшәр микән, Гуля апа?

Г ө л ф и н ә. Мондагылар җыелып туена барабыз әле малаеңның, чакырсаң.

В а л е н т и н а. Чакырам, Гуля апа, барыгызны да чакырам. Шундый туй булыр, шундый туй булыр!.. Ой, кызлар!. Кызлар! Белмисез шатлыгымны, белмисез куанганымны! Аны бары тик  җиде ел бала көткән хатын-кыз гына аңлый. Балам бар бит минем, улым бар! Исеме Саша булачак. Әтисе дә Саша, улым да Саша! Александр Александрович. Ой, ничек яратам мин аның әтисен, кызлар! Сез күз алдына да китерә алмыйсыз, ничек мин аны яратам.

Г ө л ф и н ә. Безнең дә иребез бар. Яратмасак, шул ирдән унике бала тапмас идек.

Ишек төбенә Исемсез хатын килеп, сөйләшкәнне посыбрак тыңлап тора.

В а л е н т и н а. Сез бәхетле, Гуля апа. Унике балагыз бар.

Г ө л ф и н ә. Нәселебез шундый инде. Мин үзем, Зарифулланың җиле тиеп китсә дә, балага узам. Тик менә сеңелебез генә, Казанга китте дә ире белән икәүләп бер баланың күзенә карап торалар.

В а л е н т и н а. Юк, юк! Мин!.. Менә күрерсез!..

Г ө л ф и н ә. Була, була… Бер юлы ачылгач, була инде ул, Валентина. Бигрәк матур исем инде Валентина. Марҗа булган булсам, мин үземә Валентина куштырган булыр идем. Син, Валентина, миңа Гуля димә инде, ярыймы. Үз исемем белән әйт, ярыймы.

В а л е н т и н а. Әйтүе читен бит.

Г ө л ф и н ә. Бер дә кыен түгел. Гөл-фи-нә. Гөл, гөл, гөл… цветок, цветок… Беләсеңме цветокны? Менә шул инде. Финәсен үзем дә белмим. Гөлфинә.

В а л е н т и н а. Гульфина. Гульфина апа.

Г ө л ф и н ә. Менә. Менә бит, менә. Онытма гына инде хәзер. Гөлфинә нәрсә ул, менә авыр исемнәр була ул. Әйткәндә телең сынарлык. Сугыш вакытында безнең авылга эвакунрынныйлар килгән иде. Безгә дә бер семья урнашкан. Мин аларны бик аз гына хәтерлим. Әни сөйли: бик тиз бер-беребезгә ияләштек, ди. Сөйләшергә дә өйрәндем, ди. Тик менә бабайларының гына исемен әйтә алмый изаландым, ди. Үзебезчә Самат бабай дип әйткән идем дә, пажалысты үз исемем белән әйтегез инде, дип әйтә ди бабай. Язып алып ике ай ятладым, ди, әни әйтә, көчкә өйрәндем, ди. Миңа әйткән иде, мин дә әйтә алмадым. Әкрен генә иҗекләп кенә әйтеп була, бергә җыеп тиз генә әйтеп булмый. Яле, син әйтә алырсың микән, Валентина? Са-му-ил Со-ло-мо-но-вич.

В а л е н т и н а. Самуил Соломонович.

Г ө л ф и н ә. Синең телең килешеп тора шул андый исемнәргә. Һәр халыкның үз теле шул. Шуңа күрә әйбәт тә. Бөтенесе дә матур. Валентина, милый мой дорогой. Кара нинди матур сүзләр. Валентина җаным дисәң дә рәхәт бит.

Д и л е м м а. Ой! Перестаньте, ради бога.

Г ө л ф и н ә. Дәшмим, дәшмим, сеңелем, ачуланма, зинһар… Ә синең исемең ничек, сеңелем?.. (Дилемма эндәшмәгәч.) Казан роддомының шул инде аның, районда булса… Өченче баламны тапканда Малаевка авылының бер хатыны белән бер караватта яттык. Рәхәтләндек кенә сөйләшеп. (Ишек төбендәге Исемсез хатынны күреп, янына килә.) Карап-карап торам да, ни кермисез, ни китмисез. Йә кереп утырыгыз, йә…

Х а т ы н. Миңа анда керергә ярамый.

Г ө л ф и н ә. Нишләп ярамасын ди! Монда барыбыз да бертигез.

Х а т ы н. Мин бүтән отделениедән.

Г ө л ф и н ә. Булсагыз ни. Бездә йогышлы авырулар ятмый. Сезнең палатагыз кайда соң?

Х а т ы н. Аста.

Г ө л ф и н ә. Анда ниндиләр ята?

Х а т ы н. Минем кебекләр.

Г ө л ф и н ә. Сез нинди соң?

Х а т ы н. Баласыз хатын.

Г ө л ф и н ә. Балагыз булмыймыни? Әйтәм аны… Ә сез бер дә кайгырмагыз. Балалардан кем рәхәт күргән. Интегеп, азапланып үстерәсең, үстерәсең дә… Әнә безнең күрше Хәдичә апа малайлары кайсы кая таралышып бетте, адреслары да билгесез.

Коридордан Айзарә Әхәтовна килә.

А й з а р ә (Исемсез хатынга). Сез тагын биредә? Соңгы тапкыр кисәтәм, әгәр тагын бу отделениега керсәгез…

Х а т ы н. Китәм, китәм… (Югала.)

А й з а р ә (Гөлфинәгә.) Ә сез монда нишләп торасыз? Керегез палатагызга.

Г ө л ф и н ә. Балам булмый, ди.

А й з а р ә. Булмаса, сез табып бирмәкче буласызмы?

Г ө л ф и н ә. Юатырга кирәк бит кешене.

А й з а р ә. Юатырга… Ятыгыз урыныгызга. (Палатага керә.)

Г ө л ф и н ә (аңа иярә). Сез врач кеше, алай дип әйтү сезгә килешми.

А й з а р ә. Аларга монда кереп йөрергә рөхсәт ителми, аңлыйсызмы? Сезгә дә теләсә кайда йөрергә ярамый.

Г ө л ф и н ә. Харап икән. Тегеләй ярамый, болай ярамый. Кешенең авыр хәсрәте бар. Җаны үрсәләнәдер, аңа сөйләшеп җиңеләергә кирәк.

А й з а р ә. Биредән чыккач иркенләп сөйләшерсез.

Г ө л ф и н ә. Аны кайчан күрәм мин.

А й з а р ә. Йә, йә, булды, тынычланыгыз. Ул хатынга сез дә, без дә ярдәм итә алмыйбыз. Моннан ун ел элек аборт ясаткан ул. Беренче баласына. Шуннан бүтән балага узмаган. Ул вакытта врачларны тыңламаган. Хәзер йөри. Без нишли алабыз, йә? Бирегез әле кулыгызны. (Гөлфинәнең пульсын тыңлаганнан соң.) Яхшы. Тик шулай да бик күп йөрмәгез. (Валентина янына килеп.) Йә, сезнең хәлләр ничек?

Г ө л ф и н ә. Курка ул.

А й з а р ә (Валентинага). Нидән?

В а л е н т и н а. Сөтем җитә микән?

А й з а р ә. Җитмәсә, әйтерләр. Борчылмагыз. Барысы да яхшы булыр. (Дилемма янына килеп.) Бүген тордыгызмы әле?

Д и л е м м а. Юк.

А й з а р ә. Бераз йөрергә кирәк.

Д и л е м м а. Йөрергә ярамый миңа.

А й з а р ә. Нигә?

Д и л е м м а. Шулай. Сез врач – сез белергә тиеш. Олы корсаклы булып каласым килми.

А й з а р ә. Ай-яй, күп беләсез! (Гөлфинәне күрсәтеп.) Әнә бу апага карагыз, унике бала анасы – тал чыбыгы кебек зифа.

Г ө л ф и н ә. Безнең бит май җыеп ятарга вакыт юк.

Д и л е м м а. Гомумән, әйтегез аларга. Миңа дәваланырга, ял итәргә кирәк, ә биредә базар.

А й з а р ә (хатыннарга). Нигә шул чаклы тавышланасыз?

В а л е н т и н а. Кем тавышлана? Безме? Без сөйләшәбез генә. Айзарә Әхәтовна.

А й з а р ә. Әкренрәк сөйләшергә кирәк.

Г ө л ф и н ә (Валентинага әкрен генә). Чебен тимәс чер итәрләр командасыннан икән теге.

А й з а р ә (Алтынчәч янына килеп). Ә сез ничек?

А л т ы н ч ә ч. Яхшы.

А й з а р ә. Молодец. Йөрергә ашыкмагыз, сезгә иртәрәк әле.

А л т ы н ч ә ч. Әйтегез әле, кызлар әтиләренә охшыйлармы, әниләренәме?

А й з а р ә. Ә сез кемгә охшавын теләр идегез?

А л т ы н ч ә ч. Минем яныма бер егет тә якын килмәде.

А й з а р ә. Димәк, җүләрләр.

Г ө л ф и н ә. Мин дә шулай дидем. Нәрсәгә сиңа егетләр, ирең булгач…

А й з а р ә (Гөлфинәгә). Утырыгыз урыныгызга. Бөтен җиргә өлгерәсез, бөтенесен күрәсез, бөтенесен ишетәсез сез.

Г ө л ф и н ә. И күңелсез сезнең Казаныгызда, район больницасында рәхәтләнеп йөри идем.

Тышта ирләр тавышы ишетелә.

В а л е н т и н а (тәрәзә төбенә менеп баса да форточкадан кычкыра). Саша!.. Сашенька!.. Мин бу! Бу мин! Таныйсыңмы мине?! Ә?.. Яхшы! Борчылма, Сашенька!

А й з а р ә (Валентина янына килеп). Төшегез хәзер үк.

В а л е н т и н а. Доктор… Айзарә Әхәтовна… Зинһар өчен, пожалуйста… Саша килгән бит, Сашенька… Бер генә сүз әйтәм… (Форточкага башын тыгып.) Са-ша-а!.. Син мине яратасыңмы, Са-ша-а?

А й з а р ә. Әйткәнне аңлыйсызмы, юкмы?

В а л е н т и н а (тәрәзә төбеннән төшә-төшә). Аңлыйм, доктор, аңлыйм. (Айзарә Әхәтовнаны кочаклап.) Ой, белсәгез иде, доктор, белсәгез иде!.. Безнең бакчабыз бар, Айзарә Әхәтовна, чәчәкләр күп. Мин сезгә чәчәкләр китерәм әле. Барыгызга да, барыгызга да…

А й з а р ә. Яхшы, яхшы… Китерерсез. Тик тынычланыгыз. Тынычрак булырга кирәк, бала ашатасыгыз бар.

В а л е н т и н а. Булды, булды, доктор. Ни әйтсәгез дә тыңлыйм. (Караватына барып утыра.)

А й з а р ә. Менә нәрсә, кадерле әниләр, форточка ирләр белән сөйләшү өчен уелмаган. Әгәр дә тагын шулай кылансагыз, кадаклап куячакбыз. Өйләрегезгә кайткач сөйләшерсез. Аңлашыламы?

В а л е н т и н а. Аңлашыла, доктор, аңлашыла.

Г ө л ф и н ә. Өйгә кайткач ирләр белән сөйләшергә вакыт буламыни ул… Кешенең ирләре ир төсле. Безнеке йөридер чабып.

А й з ә р ә. Ай, ярый… Тик, зинһар, әкренрәк… (Чыгып китә.)

Балаларның елаганы ишетелә. Арбага шул елакларны төяп сестра Нина керә.

Н и н а.  Ягез әле, апалар, алыгыз әле елакларыгызны. Тик сабыр, сабыр… Кабаланмыйча гына. (Балаларны аналарыа өләшә, Валентинага.) Баланы алай кысып тотмыйлар, күрсәттем бит мин сезгә.

В а л е н т и н а. Йә төшеп китәр.

Н и н а.  Китми. Әнә апага карагыз. (Алтынчәчкә.) Башта ашатыгыз, нәрсә эзлисез аның битендә? Алар әлегә барысы да бер төсле.

В а л е н т и н а. Түгел… Минеке…

Н и н а.  Сөйләшмәгез. (Дилеммага.) Ә сез нигә ашатмыйсыз?

Д и л е м м а. Ашатырмын, борчылмагыз.

Н и н а.  Мине борчылыр өчен укыттылар. (Арбаны алып чыгып китә.)

Бала имезгәндә генә була торган илаһи тынлык урнаша. Ул тынлыкны балаларның дәррәү елап алуы гына бозгалый. Ут бишек тирбәтүче ике Ананы гына яктырта. Алар үз җырларын дәвам итәләр.

1-А н а. Сайрар кошлар тынып калган,

Исәр җилләр ялга талган:

Изге тынлык бу дөньяда –

Бала имезә Ана,

Бала имезә Ана.

2-А н а. Ага сулар тып-тын гына,

Тып-тын урман тыңлап тора:

Изге мизгел бу дөньяда –

Бала имезә Ана,

Бала имезә Ана.

Бергә. Атмый торсын атар туплар –

Дөрләмәсен хәтәр утлар,

Тынлык кирәк бу дөньяга –

Бала имезә Ана,

Бала имезә Ана.

Җырның соңгы юлларында сестра Нина тамаклары туеп, тынып калган балаларны төяп чыгып китә. Палата эче, коридор яктыра.

Г ө л ф и н ә. Бик үзсүзле булыр, ахры…

В а л е н т и н а. Каян беләсез аны, Гульфина апа?

Г ө л ф и н ә. Белмәскә… Мин аларның кайсы нинди буласын карынымда ятканда ук беләм. Нурисламым селкенеп тә карамады, хәзер дә йокы ярата. Әлфиям гел тибенеп торды, хәзер дә өстендә юрганын тотмый, Фәритем кыбырсына да кыбырсына иде, һаман утырган урынында тик кенә утыра алмый – боргалана…

А л т ы н ч ә ч. Ә минем кызым үземә охшамаган. Аның сеңлесенә охшаган. Ә ул чибәр. Аңарга сокланмаган егет юк.

В а л е н т и н а. Минеке нәкъ минем каенанам. (Тавыш ишетеп, кинәт тәрәзәгә ташлана.) Ой, кызлар, килегез әле, килегез. Бер көтү. Минекеләр. (Тәрәзә төбенә менеп, форточкадан кычкыра.) Әни-и!.. Исәнме, әнием. Исәнмесез, Антонина Сергеевна. (Хатыннарга карап.) Минем каенанам. (Урамга.) Борчылмагыз… Искиткеч!.. Алдым, барысын да алдым… Антонина Сергеевна, оныгыгыз сезгә охшаган. Честное слово. Ә?.. Юк, юк, нормально… Сашаны ач йөртмәгез. Саша, тәмле ашаталармы сине? Кара аны, ач ййөрмә.

Г ө л ф и н ә (Валентинаның итәгеннән тартып). Валентина, сора әле, безнеке күренми микән шунда. Зарифулла күренми микән?

В а л е н т и н а. Хәзер, хәзер, Гуля апа… Әйе, Саша, Зарифулла күренмиме анда? Ә?.. Гуля апаның ире.

Г ө л ф и н ә. Гөлфинә диген, Валентина, Гуля дигәнне аңламый бит инде ул Зарифулла.

В а л е н т и н а. Әйе, Саша! Гульфина апаның ире анда булса, әйт, Гульфина апа сине эзли диген. Ә?.. (Гөлфинәгә.) Ниндирәк соң ул, Гульфина апа?

Г ө л ф и н ә. Авыл кешесе әллә каян танылып тора инде. Кара чәчле булыр. Мыегы бар. Борынының сул канатында бәләкәй генә мине дә бар. Уң кулын болгап йөрер. Керфекләре озын. Уртача буйлы. Өстенә ни кигәндер – белмим инде.

В а л е н т и н а. Әй, Саша, әйбәтләп тыңла. Кара чәчле, борынында миңе бар, озын керфекле, уртача буйлы, уң кулын болгап йөри. Аңладыңмы? Аңладыңмы, Сашенька? Тапсаң, шушы тәрәзәгә килсен. Әнә, әнә шул син басып торган җиргә килсен. (Кинәт Гөлфинәгә таба борылып.) Гульфина апа! Карале, теге түгелме?

Г ө л ф и н ә (тәрәзәдән карап). Шул үзе, алабай. (Валентина янына менеп баса. Алар хәзер икәүләп бер-берсен бүлешә-бүлешә сөйләшәләр.)

В а л е н т и н а. Саша! Саша! Кирәкми. Әнә ул үзе.

Г ө л ф и н ә. Зариф, чукынчык, нишләп йөрисең? Ә? Авылда әллә эшең беткәнме монда йөрмәсен. Ә?.. Ни булсын да миңа. Ничек эзләп таптың?.. Передача алып килдеңме?.. Балалар ни хәлдә?..

В а л е н т и н а. Саша!.. Әни!.. Чәчәкләр алып килегез!.. Күп итеп чәчәкләр алып килегез. Ә?.. Озакламыйм… Әйтәм бит, барысы да нормально.

Г ө л ф и н ә. Зарифулла, мине ишетәсеңме? Гөлсинә сыерны сауганда үзең дә карап тор, сыерның гадәтен беләсең. Айраттан хат юкмы? Айдарны кара, су буена төшмәсен. Казларны алып кайтып ябарга онытмагыз.

В а л е н т и н а. Саша, ак күлмәгең гардеробның антресоленда. Безне алырга килгәндә галстук тагып кил.

Г ө л ф и н ә. Зарифулла… Бар кайт, монда болганып йөрмә, сүз әйтмәсеннәр. Уракка төшмәдегезме әле? Карап йөрт комбаеныңны. Былтыр да өч көн ремонтлап яттың.

В а л е н т и н а. Антонина Сергеевна…

Г ө л ф и н ә. Зарифулла, дүрт көннән чыгам. Килеп йөрмә, үзем кайтырмын.

В а л е н т и н а. Әни!..

Г ө л ф и н ә. Зарифулла, чукынчык, тукта, кая чабасың?

В а л е н т и н а. Әни!..

Г ө л ф и н ә. Зарифулла…

Сестра Нина керә.

Н и н а.  Әй, сез, төшегез әле аннан тизрәк.

Г ө л ф и н ә. Ярый, бар инде, бар, Зарифулла. (Тәрәзә төбеннән төшеп, тәрәзәдән карап тора.)

Н и н а.  Кемгә әйтәләр. (Валентинаның итәгеннән тарта.)

В а л е н т и н а. Саша!.. Әни!.. Антонина Сергеевна! Сау булыгыз. (Төшә.)

Н и н а.  Әгәр дә ачык форточка янында торып күкрәкләрегезгә салкын тидерсәгез… Бала-чага түгел бит инде сез, әйткәнне тыңларга кирәк. Врачка әйтәм.

Г ө л ф и н ә. Врач үзе дә белә инде. Миңа салкын тими ул, сеңелем.

Н и н а.  Соңгы тапкыр кисәтәм.

В а л е н т и н а. Зинһар, гафу итегез.

Н и н а (Дилемма янына килеп). Сез нигә балагызны ашатмадыгыз?

Д и л е м м а. Каян беләсез?

Н и н а.  Белмәсәм, мин биредә эшләмәс идем. Нигә ашатмадыгыз?

Д и л е м м а. Нигә әле сез минем белән андый тонда сөйләшәсез?

Н и н а.  Мин нормаль тонда сөйләшәм. Сез балагызны ашатмагансыз. Мин сәбәбен белергә тиеш.

Д и л е м м а. Минем күкрәкләрем авырта.

Н и н а.  Врач беләме бу турыда?.. Нигә эндәшмисез?.. (Дилемма эндәшмәгәч.) Яхшы. Мин хәзер үк врачка әйтәм. (Чыгып китә.)

Г ө л ф и н ә. Син, сеңелем, алар белән матуррак сөйләш. Алар синең балаңны караучылар ич. Нәрсә, әллә имиләреңнең башы ярылганмы? Бала тапканчы белмисең шул ул нишләргә кирәген. Аны угалап, массаж ясап торырга кирәк. Әллә нинди әле син, сеңелем. Әллә бер зур начальникның баласымы? Безне санга сукмавыңмы?

В а л е н т и н а. Без биредә барыбыз да аналар.

Г ө л ф и н ә. Дөрес әйтә Валентина, монда бөтенебез бертигез. Ачылып китеп сөйләшсәң, без дә каршыңда көлеп торыр идек. Алай ярамый.

Д и л е м м а. Сөйләп бетердеңме?

Г ө л ф и н ә. Юк әле.

Айзарә Әхәтовна белән Нина керәләр.

Н и н а.  Мин үлчәп карадым, Айзарә Әхәтовна, бала ашатылмаган.

А й з а р ә (Дилеммага). Күрсәтегез әле күкрәкләрегезне. (Караватка иелеп Дилемманың күкрәкләрен карый.) Икесе дә нормаль. Ничек авырталар? Имезгәндәме? Һәрвакытмы?

Д и л е м м а. Һәрвакыт.

А й з а р ә. Ягез әле, карыйк тагын бер мәртәбә.

Д и л е м м а. Карадыгыз – җитәр.

А й з а р ә. Гафу итегез, мин белергә тиеш.

Д и л е м м а. Белегез алайса, авыртмыйлар.

А й з а р ә. Авыртмыйлар? Нигә, алай булгач?..

Д и л е м м а. Кирәкми.

А й з а р ә. Ничек кирәкми?

Д и л е м м а. Теләмим.

А й з а р ә. Ачыграк итеп әйтегез.

Д и л е м м а. Теләмим имезергә.

А й з а р ә. Ни өчен?

Д и л е м м а. Теләмим – бетте китте. Нигә бәйләнәсез?

А й з а р ә. Сабыррак, сабыррак. Әйдәгез җайлап кына сөйләшик. Мин бит сезнең палатагызның врачы, шуңа күрә мин белергә тиеш. Тиешме? Ни өчен балагызны имезергә теләмисез?..

Пауза.

Д и л е м м а. Миңа ул кирәкми.

Әлегә хәтле сөйләшкәнне дикъкать белән тыңлап утырган өч хатын – Гөлфинә, Валентина, Алтынчәч – аягүрә басалар.

А й з а р ә (хатыннарга). Утырыгыз, ханымнар. Сабыр. (Дилеммага.) Сәбәбе җитдиме?

Д и л е м м а. Җитди.

А й з а р ә. Ирегез бармы?

Д и л е м м а. (паузадан соң). Юк. Юк минем ирем.

Бишек тирбәтүче Аналар бишек җырын башлыйлар.

Әллә-бәлли бәбкәсе,

Көйләр көйли әнкәсе,

Әнкәсенең янында

Бәбкәсенең әттәсе.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Палата яктырганда Айзарә Әхәтовна да, Нина да юк. Алтынчәч караватында елап утыра. Аның ике ягына Гөлфинә белән Валентина утырганнар.

Г ө л ф и н ә. Алтынчәч, айналаем, бәгырь кисәгем, тукта. Йә, нигә, нигә инде җылыйсың?

В а л е н т и н а. Алтынчәч, милая, хорошая…

Г ө л ф и н ә. Ул бала безгә дә кызганыч. Нишләтик соң инде? Алданалар шул. Хатын-кыз алданыр өчен яратылгандыр инде.

В а л е н т и н а. Җылама. Алтынчәч, күрерсең, барысы да яхшы булыр. Кызып китеп кенә ул. Тынычланыр, уйланыр, барысы да яхшы булыр. Җылама инде, югыйсә, мин дә җылый башлыйм. Бөтен кеше өчен дә җылап бетереп булмый ич инде. Без үзебез дә аның белән сөйләшербез.

Г ө л ф и н ә (Алтынчәч елаудан туктагач). Менә шулай. Сабырлык – сары алтын. Сездә дә шулай диләрме?

А л т ы н ч ә ч. Әйе…

В а л е н т и н а. Ә балаларга сездә ничек иркәләп дәшәләр, Алтынчәч?

А л т ы н ч ә ч. Колынчагым… Чырагым… Балапаным… Кымбатым…

Г ө л ф и н ә. И-и-и, кара ничаклы матур сүзләр…

А л т ы н ч ә ч. Күп алар.

В а л е н т и н а. Ә бездә соколик ты мой, золотце мое, солнышко мое, сынуля, дочурка, лапочка, ненаглядный, ненаглядная…

Г ө л ф и н ә. Бигрәк тә күп инде матур сүзләр. Матур сүзләрне яратам шул мин. Бәгырь кисәгем, багалмам, йөрәк маем, матурым, тәтием, күземнең карасы, алтыным, көмешем, сандугачым, карлыгачым, гөлкәем… Шундый сүзләрне әйтергә тилмерүчеләр дә бар бит дөньяда. Әйтергә теләмәгәннәр дә бар.

А л т ы н ч ә ч. Барыбер ул хаклы түгел. Хаклы түгел. Кемдер теләмәгән дип кенә ана үз баласыннан баш тартырга тиеш түгел. Бала өчен ата җаваплы түгел, аңа җаваплы. Ананың хакы юк. (Караватында яткан Дилеммага карап.) Хакың юк. Кемнеңдер үчен баладан алырга хакың юк.

Г ө л ф и н ә. Алтынчәч…

А л т ы н ч ә ч. Тыймагыз мине, юатмагыз. Мин барыбер аңа әйтәсемне әйтәм. Ул аңларга тиеш. (Дилеммага.) Хакың юк синең. Табигать сиңа олы бәхет биргән. Бала табу бәхетен биргән. Син рәхмәт әйтәсе урынга…

Г ө л ф и н ә. Йә инде, йә. Шаярта гына бит ул. (Дилеммага.) Юри генә бит син, сеңелем, әйеме?

Дилемма эндәшми. Дөресрәге, хатыннарның сүзләрен ишетми дә ул, ишетергә дә теләми… Ул күптән инде мондый карарга килгән, теләсә нинди гаепләү сүзләрен ишетергә әзер.

А л т ы н ч ә ч. Шаяртмасын да. Бала шаяра торган нәрсә түгел. Уенчык түгел ул. Уенчыкны да ташлап калдырмыйлар юньле кеше балалары. Ире юк, имеш. Минем дә ирем юк. Ләкин баламның атасы бар. Егетләр карамады миңа, кулымнан тотып сөям дип әйткән кешем булмады. Кияүгә алырга да теләмәделәр. Картаеп барганымны аңлагач, берәвесенә үзем ялындым. Бала анасы ит мине, дидем. Бу дөньядан бала анасы булып китәсем килде. Көлде генә ул берәү миннән, ышанмады чынлап әйткән сүзләремә, бәлки курыккандыр да. Икенчесенә ялындым. Йөземә карарга курыксаң, төнлә кил, караңгыда йөземне күрмәссең, дидем. Бала табасым килә, дидем. Синең балаң икәнен берәүгә дә әйтмәм, дип ант иттем, еладым. Көлмәде ул миннән, аңлады мине. Мең-мең рәхмәтләр яусын аңа, ул мине бәхетле итте. Мин – ана, минем балам бар. Миннән соң да минем каным аңарда калачак, җанымның бер өлеше аңарда булачак. Минем балам минем күкрәк сөтемне имгәндә миннән дә бәхетле кем бар дөньяда! Ничек син?.. Җаның ничек чыдый?..

В а л е н т и н а (елап җибәреп). Юк, мин ышанмыйм моңа. Теләсәгез нишләтегез, мин ышанмыйм. Ышанырга да теләмим.

Г ө л ф и н ә. Ягез, булды. Дөнья күрмәгәнсез әле сез. Бер дә ишеткәнегез юк мәллә? Ятыгыз урыннарыгызга. Ятасыгыз килмәсә, коридорда йөрегез. Нәрсә икәүләп ташландыгыз кешегә? Кешене сүгү җиңел ул. (Дилемма караваты янына утырып.) Нәрсә, алдандыңмыни, сеңелем? Син бик бетеренмә. Нишләтәсең инде хәзер. Боларга ачуланма да. Алар сине якын итеп кенә ачуланалар. Йә, торып утыр. Сеңелем тәмле күчтәнәчләр керткән, әйбәтләп сөйләшә-сөйләшә ашыйк. Җиңеләеп китәрсең. Сөйләш син, хәсрәтеңне эчеңә җыеп барма. Имез син балаңны. Алырсыңмы, алмассыңмы, башта имез. Аннан соң үзең дә тагын бер кат уйларсың. Иргә исең китмәсен. Ир-ат ир-ат инде ул. Ишегалдындагы әтәч кебек. Балаңны күргәч, ул да әле икенчерәк уйлар. Нәрсә, өйләнгән нәрсә идемени? Әтиең-әниең бармы соң?

Д и л е м м а. Китегез.

Г ө л ф и н ә. Кит дигәч… Китәрмен. Без монда гомер буе ятмыйбыз, күп булса атна-ун көн. Яныңа килгәннәрне куарга ашыкма. Юкса, килүче дә булмас. Ялгыз башың нишләрсең? Тор әйдә, тор, киреләнмә. Әдрисен әйт сине алдаган мәлгуньнең, без аңа хат язып салыйк… Яшь әле син, күп нәрсәне белмисең. Менә мин төннәрен уянып китәм дә балаларымның барысының да башларыннан сыйпап чыгам. Ә сыйпарлык кешең булмаса…

Д и л е м м а. Китегез, дидем.

Г ө л ф и н ә. Бәгырең каткан синең, җанкисәгем. Авыр булачак. Үзеңә дә, бүтәннәргә дә. Бәгыре каткан кеше куркыныч бит ул, сеңелкәем. Изгелек тә эшли алмый ул, эшләгән изгелекнең дә кадерен белми. Балаңның рәнҗүеннән курык, ичмасам. Ананың рәнҗүе балага, баланың рәнҗүе анага төшә ул, дип әйтә минем әни. (Айзарә Әхәтовнаның кергәнен күреп.) Менә әле сөйләшәбез, иптәш врач, бик матур гына сөйләшәбез.

А й з а р ә (Дилеммага). Нигә алдашасыз, Менгличева? Ирегез бар бит сезнең… Нигә эндәшмисез?

Д и л е м м а. Нигә сез миннән сорау аласыз?

А й з а р ә. Мин сезнең врачыгыз.

Д и л е м м а. Врач булсагыз, үз эшегез белән шөгыльләнегез. Сорау алу сезнең эш түгел.

А й з а р ә. Сез, ирем юк, дидегез. Сезнең ирегез бар. Законлы ирегез бар… Нигә эндәшмисез? (Кызыксынып тыңлап торган хатыннарга.) Мөмкин булса, беразга гына чыгып торыгыз әле, ханымнар. (Хатыннар чыгып киткәч.) Сезнең законлы ирегез бар, Менгличева.

Д и л е м м а. Әйе, бар. Шуннан?

А й з а р ә. Сез аның белән бергә торасыз.

Д и л е м м а. Әйе, торабыз.

А й з а р ә. Нигә алдашырга?

Д и л е м м а. Анысы минем эш.

А й з а р ә. Сезнең баланы алырга теләмәвегезне ирегез беләме?

Д и л е м м а. Үзеннән сорагыз.

А й з а р ә. Ул командировкада.

Д и л е м м а. Ул студотрядта. Сезгә бездән ни кирәк?

А й з а р ә. Миңа сездән берни дә кирәкми, иптәш Менгличева. Мине сезнең балагызның язмышы борчый.

Д и л е м м а. Нигә сез аңа борчыласыз?

А й з а р ә. Баланың әнисе борчылмый икән, кемдер борчылырга тиеш ич инде. Мин аңламыйм сезне, Менгличева.

Д и л е м м а. Аңлашылмаслык ни бар? Баланы алмаячакмын. Һәм минем ирем дә, законлы ирем дә, шул ук фикердә.

А й з а р ә. Ни өчен?

Д и л е м м а. Әлегә безгә бала кирәкми. Ул безгә комачаулый.

А й з а р ә. Ничек?

Д и л е м м а. Бала карарга безнең вакытыбыз юк. Безгә икебезгә дә укып бетерергә кирәк.

А й з а р ә. Әниләрегез бармы?

Д и л е м м а. Без аларга бурычлы булырга теләмибез. Икебез дә.

А й з а р ә. Алайса нигә балага узарга иде?

Д и л е м м а. Ул безнең ялгышыбыз.

А й з а р ә. Нигә абортка кермәдегез?

Д и л е м м а. Беренче баланы төшерткәннән соң икенче балага узмавыгыз ихтимал, диделәр. Кем белә, бәлки безгә киләчәктә бала кирәк булыр.

А й з а р ә. Шундый тыныч сөйләшәсез!..

Д и л е м м а. Ә нигә ахылдарга?.. Артык эмоция сәламәтлеккә зарарлы.

А й з а р ә. Сүз сезнең балагыз турында бара.

Д и л е м м а. Аңлыйм. Беләм.

А й з а р ә. Аңлап бетермисез, сеңелем.

Д и л е м м а. Сез нәрсә?.. Сеңелем дә сеңелем. Әйттеләр бит сезгә – бала безгә кирәкми. Кемгә кирәк – шул алсын. Минем… Безнең бернинди дә претензиябез юк һәм булмаячак та.

А й з а р ә. Ирегезне чакырып кайтарырга туры килер.

Д и л е м м а. Файдасы булмаячак. Без икебез дә принципиаль кешеләр.

А й з а р ә. Әниләрегез белән сөйләшәчәкбез.

Д и л е м м а. Сөйләшегез. Телиләр икән – алсыннар. Тик безгә претензияләре булмасын.

А й з а р ә. Коточкыч! Мондый хәлне беренче тапкыр очратам.

Д и л е м м а. Тагын очратырсыз да икенче булыр… Нигә карап торасыз? Оялтырга теләпме? Юкка тырышасыз.

А й з а р ә. Сез укыган институтка хәбәр итәчәкбез.

Д и л е м м а. Без ул вариантны да уйладык. Без җинаять эшләмибез. Аборт ясатып үтергәнгә хөкем итмиләр, ә моның өчен нигә хөкем итәргә тиешләр? Ни аермасы бар?

А й з а р ә (кыза төшеп). Кем карарга тиеш сезнең балагызны? Уйладыгызмы шул хакта? Кем карарга тиеш?

Д и л е м м а. Кабатлап әйтәм: кемгә кирәк шул карар. Андыйларны карый торган махсус урыннар бар.

А й з а р ә. Дәүләт җилкәсенә?

Д и л е м м а. Дәүләтнең җилкәсе юк. Дәүләт үзе кешеләр җилкәсендә утыра. Дәүләткә хезмәт итәргә кешеләр кирәк. Кирәк икән – үстерсен.

А й з а р ә. Иманыгыз бармы сезнең?

Д и л е м м а. Мин ул сүзне аңламыйм.

А й з а р ә. Бишек җыры беләсезме сез?

Д и л е м м а. Безгә аны өйрәтмәделәр.

А й з а р ә. Сез бит ана!

Д и л е м м а. Мин хатын-кыз гына. Ул миңа корсакта чакта ук ят иде.

А й з а р ә. Кеше исемен йөртәсез бит сез!

Д и л е м м а. Кеше исемен йөртүчеләр миллиард белән исәпләнә. Барысы да сез күз алдына китергәнчә түгелдер. Сез тормышны үзегезчә күрәсез, мин – үземчә. Мин бит, нигә минемчә уйламыйсыз, дип бәйләнмим, нигә сез үз рецептыгыз белән миңа бәйләнәсез?

А й з а р ә. Туктагыз әле, бәлки сез чынлап түгелдер, ә? Болай гынадыр, безне сынап карау өчен генәдер?

Д и л е м м а. Ә нигә сезне сынарга? Ул минем вазифама керми. Шулай ук мине сынау да сезнең эш түгел. Мин ничек телим, шулай яшим.

А й з а р ә. Әгәр мин үзем теләгәнчә эшләсәм, сезне моннан типкәләп чыгарыр идем.

Д и л е м м а. Чыгарыгыз. Булдыра алсагыз.

А й з а р ә. Кызганычка каршы, гуманность дигән нәрсә бар дөньяда. Кешелеклелек бар.

Д и л е м м а. Әйе, бар. Кызганычка каршы…

А й з а р ә. Ичмасам, имезә торыгыз. Чыкканда алмассыз.

Д и л е м м а. Сез врачлар телендә сөйләшмисез, авыл апасы кебек сөйләшәсез. Нигә миңа аны имезергә? Ярамый миңа аны имезергә. Ияләшмәсен… мин арыдым, миңа ял итәргә кирәк. Мәсьәлә  ачык. Калганын үзегез хәл итәрсез.

А й з а р ә. Бәлки уйларсыз, ә, сеңелкәем, бәгырькәем. Карале, күзләремә карале. Күңелеңнең бер почмагында, бәлки, миһербан очкыны калгандыр? Карале күзләремә. (Дилемма эндәшмәгәч, әкрен генә урыныннан тора да ишеккә юнәлә.)

Аны коридорда хатыннар каршы алалар.

В а л е н т и н а. Доктор…

А й з а р ә. Барыгыз керегез. (Кабинетына уза. Хәле бетеп урындыкка утыра.)

Сестра Нина керә.

Н и н а.  Айзарә Әхәтовна… Сезгә ни булды, Айзарә Әхәтовна? Нигә шулай карап торасыз, Айзарә Әхәтовна?

А й з а р ә. Йөргән егетең бармы синең, Ниночка?

Н и н а.  Нигә сорыйсыз, Айзарә Әхәтовна?.. Бар.

А й з а р ә. Әйбәтме?

Н и н а.  Кайсы мәгънәдә?

А й з а р ә. Ниночка, әйтмә шул кайсы мәгънәдә дигән мәгънәсез сүзне.

Н и н а.  Гафу итегез, яратамы дип сорыйсызмы? Кем белә инде аны.

А й з а р ә. Ә кем белергә тиеш?

Н и н а.  Сез әллә нинди, Айзарә Әхәтовна.

А й з а р ә. Мин ул хатын белән сөйләштем…

Н и н а.  Ә нигә аның белән сөйләшеп торырга.

А й з а р ә. Кеше ич ул.

Н и н а.  Кеше? Кеше андый булмый, Айзарә Әхәтовна.

А й з а р ә. Нинди була?

Н и н а.  Кеше төсле була.

А й з а р ә. Әнисен чакыртыгыз әле аның. Иренең әнисен дә.

Н и н а.  Яхшы, Айзарә Әхәтовна.

А й з а р ә. Син бишек җыры беләсеңме, Ниночка?

Н и н а.  Кайсы мәгънәдә?.. Гафу итегез…

А й з а р ә. Ярый, калдыр мине үземне генә. Әз генә ял итим.

Нина чыгып китә. Ишектә Гөлфирә күренә.

Г ө л ф и н ә. Керергә ярыймы соң?

А й з а р ә. Ни бар?

Г ө л ф и н ә. Болай гына иде…

А й з а р ә. Керегез соң алайса, болай гына.

Г ө л ф и н ә (кереп, утырып). Эчем пошып китте әле менә.

А й з а р ә. Нидән?

Г ө л ф и н ә. Нидән дип… Әллә ничек бит.

А й з а р ә. Нәрсә әллә ничек?

Г ө л ф и н ә. Бөтен җирдә дә шулай микән?

А й з а р ә. Ничек?

Г ө л ф и н ә. Беләсез ич инде.

А й з а р ә. Барыгыз, кереп ятыгыз. Сез һәрвакыт аяк өстендә. Өзлегеп китсәгез…

Г ө л ф и н ә. Өзлексә тагы. Кызык та түгел.

А й з а р ә. Биредә кәмит күрсәтмиләр бит.

Г ө л ф и н ә. Күрсәтәләр икән шул менә. Авылга кайтып сөйләсәм, ышанмыйлар инде.

А й з а р ә. Авылда бөтенесе әйбәтмени?

Г ө л ф и н ә. Төрлесе бар да, болай ук түгел инде барыбер. Ирләр кайда да азгын инде, хатын-кызның болай булганы юктыр.

А й з а р ә. Яхшылары күбрәк кенә түгел, бик күп. Шуңарга күрә мондый хәл куркыныч булып тоела да. Ияләшмәсәк иде. Ирсез бала үстерүгә инде ияләштек, күнектек; ирсез бала тапканнарның балаларын алмавына ияләшеп барабыз. Ә монда… Ирле-хатынлы икесе дә салкын акыл белән… Монысына да ияләштек, кем булабыз инде без, балаларыбыз кем була?..

Г ө л ф и н ә. Шулай шул.

А й з а р ә. Бишек җырларын онытып барабыз.

Г ө л ф и н ә. Шулай шул… Онытып барабыз икән шул… Авыр инде сезгә дә монда эшләве, әйеме? Үзегезнең балаларыгыз бармы соң?

А й з а р ә. Бар.

Г ө л ф и н ә. Берәү генәме?

А й з а р ә. Өчәү.

Г ө л ф и н ә. Анысы яхшы икән әле.

А й з а р ә. Кем белә инде. Улым, кызым дип башларыннан сыйпарга вакыт та юк. Чабабыз да чабабыз.

Г ө л ф и н ә. Баштан сыйпар өчен күп вакыт кирәкми анысы. Гел сыйпап торганны да яратмый бала-чага. Күңелең изгедә булса, тоя ул бала-чага әнисенең күңелен. Әтисен дә шулай.

А й з а р ә. Шулайдыр. Сезнең тәҗрибә зуррак.

Г ө л ф и н ә. Кеше булсыннар иде инде, ил алдында оятка калдырмасыннар иде. Үзең генә белсәң ул, авыр булса да түзәсең, менә ил сөйләсә балаңны хурлап, анысын күтәреп булмыйдыр. Олы малайга әтисе Зарифулла әйтә әле беркөн, кара аны, әгәр кешеләр алдында яманатың чыкса, сиңа бер сүз әйтмим, үзем басу капкасына чыгып асылынам, ди… Көлеп кенә йөрисе урынга, әллә нинди күңелсез нәрсәләр сөйләшеп утырабыз, әйеме?.. Карагыз әле, аны бездән чыгарсагыз яхшы булыр иде.

А й з а р ә. Кая чыгарыйк? Бөтен палаталарда да сезнең кебек кешеләр.

Г ө л ф и н ә. Шулаен шулай да. Мин үзем болай түзем халык та, икебез бик ни бит. Бала дигән нәрсә аларга бигрәк кадерле. Ул-бу булып куймагае дип куркам.

Ашыгып Валентина килеп керә.

В а л е н т и н а. Доктор!.. Әйдәгез тизрәк… Алтынчәч!.. Алтынчәч!..

Барысы да ашыгып палатага юнәләләр. Бишек җыры дәвам итә:

Әлли-бәлли, бәбием,

Кая киткән әниең?

Мәми алырга киткән,

Әз генә көт, нәнием.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Палата эче яктырганда палатада Гөлфинә, Валентина, Алтынчәч һәм сестра Нина.  Дилемма юк. Караватында яткан Алтынчәчкә Нина яңа гына укол кадаган.

Н и н а (Гөлфинә белән Валентинага). Әкренрәк йөрегез, йокласын.

Г ө л ф и н ә. Баласын үзем имезим, сеңелем, сөтем җитәрлек минем.

Н и н а.  Ятыгыз урыныгызга, ач булмас.

Г ө л ф и н ә. Ятам, сеңелем, ятам. (Караватына барып ята. Нина чыгып киткәч.) Менә, күрдеңме инде, Валентина. Бик артык нитәргә ярамый. Үз нервыңа үзең баш булырга кирәк.

В а л е н т и н а. Алтынчәчнең баласы кызганыч.

Г ө л ф и н ә. Яле, син юкны сөйләмә. Монда баланы ачтан үтерәләр димени. Үзе дә бик әйбәт булыр. Үтә, диде бит врач.

В а л е н т и н а. Барысы да шул кабахәт аркасында…

Г ө л ф и н ә. Булды дим, җитте.

Пауза. Тышта ир-атның кычкырган тавышы ишетелә.

В а л е н т и н а. Саша… (Торып тәрәзә янына бара. Тавышланырга ярамый дигәнне кулы белән ишарәләп аңлата. Саша аңламагач, тәрәзә төбенә менеп, форточкадан башын тыгып аңлата.) Сашуля! Бездә йоклыйлар… Бар, җаным, кайт. Яхшы. Бөтенесе дә яхшы. (Тәрәзә төбеннән төшеп.) Ачуланмагыз инде, Гульфина апа. Килгән бит.

Г ө л ф и н ә. Менә кызык, нигә ачуланыйм.

Валентина урынына барып ята. Дилемма керә. Форточканы ябып куя да ята. Валентина торып форточканы ача.

Д и л е м м а. Ябыгыз. Сквозняк.

Г ө л ф и н ә. Нинди сквозняк булсын. Алтынчәчкә һава кирәк.

Д и л е м м а. Ябыгыз, диләр. (Тора башлый.)

В а л е н т и н а. Килеп кенә кара. Хәзер форточкадан тотып ыргытам. Синең сасыңны иснәп ятарга монда, поганая!

Д и л е м м а. Замолчи!

В а л е н т и н а. Вот я замолчу тебе, стерва!

Г ө л ф и н ә. Валентина, кемгә әйтәләр!.. (Дилеммага.) Әйтеп торалар бит сиңа. Күреп торасың Алтынчәчнең хәлен.

Дилемма җәймәсенә бөркәнеп ята. Гөлфинә торып Валентина янына килә, караватының читенә утыра.

Син сүгенмә, Валентина, ямьсез сүзләр әйтмә.

В а л е н т и н а. Ул гына аз әле аңа.

Г ө л ф и н ә. Барыбер кирәкми. Кешене ямьсез сүз әйтеп төзәтеп булмый. Аннары синең ул сүзләреңне улың ишетеп ята… Әйе, әйе, ишетми димә, күңеле белән ишетә ул. Бала ул синең ни уйлаганыңа хәтле ишетеп ята. Тәмсез телле хатыннарның балалары да тәмсез телле була.

В а л е н т и н а. Сезнең бер дә сүгенгәнегез юкмы?

Г ө л ф и н ә. Юк.

В а л е н т и н а. Эштә дәме?

Г ө л ф и н ә. Барыбер инде ул. Эштә ни, өйдә ни.

В а л е н т и н а. Әй, безнең эштә! Ике сүзнең берендә…

Г ө л ф и н ә. Бездә дә инде анысы. Сыер саудым мин унике ел. Сүгенәләр. Хатын-кызлар сүгенә, Валентина җаным. Тик торганнан сүгенә. Сыерны да сүгә, сөт алырга килгән шоферны да сүгә. Өенә кайткач та сүгенә. Әллә нинди сүгенү сүзләре беләләр, матур сүз белмиләр. Әнә врач әйтеп торды: бишек җырларын онытып барабыз, ди. Шунда эчемнән генә оялып куйдым. Мин дә байтактан җырлаганым юк икән бишек җырын. Гел җырлап тормасаң, онытыла шул ул. Син бишек җыры беләсеңме, Валентина?

В а л е н т и н а. Бишек җыры?.. Бишек җыры… Белмим бит, Гульфина апа.

А л т ы н ч ә ч. Ә мин беләм…

Г ө л ф и н ә. Менә уяттык та… (Алтынчәч янына килеп.) Син йокла, Алтынчәч айналаем, йокла… Телемне тыя алмыйм шул, телемне.

А л т ы н ч ә ч. Мин йокламый идем. Сөйләшегез, мин сезне тыңлап ятыйм.

Г ө л ф и н ә. Юк инде, юк, сестра сөйләшмәскә кушты.

А л т ы н ч ә ч. Минем сезне тыңлыйсым килә

В а л е н т и н а (Алтынчәч янына килеп). Куркыттың бит, Алтынчәч. Яхшымы инде хәзер?

А л т ы н ч ә ч. Сөйләшегез.

Г ө л ф и н ә. Сөйләш дигәндә сүзен дә табып булмый бит ул. Менә әле хәлең яхшыргач, синнән бишек җырыгызны җырлатабыз. Авылга отып алып кайтам. Аптырасыннар әле балалар.

В а л е н т и н а. Мин дә Сашага әйтәм, язып алып килсен.

Дилемма урыныннан торып чыгып китә.

Г ө л ф и н ә. Түзмәде. Башына уй керә башлады, ахрысы. Борсалана. Без әле бергәләп юри ул барында өчәүләп бишек җыры җырларбыз. Әйтте диярсең, үкереп җылаячак. Аннары, китерегез минем баламны, диячәк. Җырның шунысы яхшы – үзәккә  барып кадала. Бервакыт безнең авылда мондый хәл булган. Бер кыз төбәлеп әнисенә карап тора икән. Нигә шулай карап торасың, кызым, дип сораган әнисе. Синнән туганыма хурланып карап торам, дигән кыз. Шул көнне авылга концерт килгән икән. Шунда бер җырчы бик моңлы итеп “Әнием, күз нурым” дигән җырны җырлаган. Шул җырны тыңлаганнан соң теге кыз клубта җылап җибәргән. Өйләренә кайткач, әнисен кочаклап, әнием – күз нурым, гафу ит мине, дип җылаган. Аннары соң, күрше авылда – Салтыкта болай булган…

Гөлфинә сөйли, безгә аның ни сөйләгәне ишетелми. Коридорда Исемсез хатын пәйда була. Палатада сөйләшкән сүзне тыңлап тора. Сестра Нина килгәнне күргәч, качмакчы була да, кире уйлап, Нинаның каршына килә.

Н и н а.  Тагын сез?! Бүген үк бездән чыгып китәсез. Кисәтеп арыдым.

Х а т ы н. Зинһар, тавышланмагыз инде. Бер генә нәрсә сорыйм.

Н и н а.  Сорамагыз да, тыңламыйм да. Хәзер үк чыгып китегез.

Х а т ы н. Сестра…

Н и н а.  Чыгып китегез! (Коридордан килүче Айзарә Әхәтовнага.) Айзарә Әхәтовна, мин берни эшли алмыйм. Милиция чакыра алмыйм бит инде.

А й з а р ә. Кем җибәрә соң аны монда?

Н и н а.  Кем белә. Ничә тапкыр әйттем. Без белмибез, диләр.

Х а т ы н. Иптәш врач… Зинһар өчен.

А й з а р ә. Әйткәнне аңлыйсызмы сез, юкмы?

Х а т ы н. Аңлыйм. Зинһар өчен, тыңлагыз мине. Әз генә.

А й з а р ә. Йә, тыңлыйм, тыңлыйм. (Кабинетка уза. Исемсез хатын аңа ияреп керә.) Йә, тыңлыйм. Нинди кеше соң сез, әйтеп торалар лабаса. Йә, сөйләгез.

Х а т ы н. Гинекология бүлегеннән мин.

А й з а р ә. Беләм.

Х а т ы н. Балам юк минем. Дәваланам.

А й з а р ә. Беләм.

Х а т ы н. Мин белмәдем. Яшь идем әле. Аборт ясатырга куштылар. Шулай туры килде. Врачлар әйтте – тыңламадым. Ышанмадым. Яшь идем әле мин. Бүтән булмады. Балам юк минем.

А й з а р ә. Ә мин нишли алам?

Х а тын. Бала кирәк миңа. Ярдәм итегез.

А й з а р ә. Ярдәм?.. Нинди ярдәм?

Х а т ы н. Бала кирәк миңа.

А й з а р ә. Әйттегез.

Х а т ы н. Аерылышабыз, ди. Ирем. Мин аны яратам. Мин ансыз тора алмыйм. Башта аборт ясатырга үзе кушты, хәзер, аерылышабыз, ди. Бала кирәк миңа, ди. Бала кирәк миңа.

А й з а р ә. Аңладым бит инде, җан кисәгем. Берни дә эшли алмыйм бит мин сезгә.

Х а т ы н. Эшли аласыз. Мин ишеттем.

А й з а р ә. Нәрсә ишеттегез?

Х а т ы н. Теләсәгез, эшли аласыз.

А й з а р ә. Әйтегез соң ничек эшли алам?

Х а т ы н (колагыннан алтын алкаларын, бармакларыннан йөзекләрен салып өстәлгә, Айзарә алдына куя). Мәгез, алыгыз.

А й з а р ә. Нәрсә болар?

Хатын. Алыгыз, сезгә. Тик, зинһар, ярдәм итегез.

А й з а р ә. Җыеп алыгыз әле боларны. Һәм барыгыз чыгып китегез. Барыгыз, күземә күренмәгез.

Х а т ы н. Туктагыз әле.

А й з а р ә (урыныннан торып). Мин сезгә әйттем.

Х а т ы н (алка, йөзекләрне алып). Ярый, ярый, ачуланмагыз. Тик ярдәм генә итегез. (Айзарәнең каршына тезләнеп.) Ярдәм итегез миңа. Миңа әйттеләр. Өйрәттеләр. Роддомнан бала алып чыгып була, диделәр. Мин иремне алдадым. Балага уздым, дидем. Роддомга бала табарга керәм, дидем. Ул әлегә командировкада. Ул командировкада чакта кердем. Ярдәм итегез миңа!

А й з а р ә. Кызганычка каршы, мин сезгә берничек тә яр-дәм и-тә ал-мыйм.

Х а т ы н. Аласыз. Мин барысын да беләм. Баласын алмый, диделәр. Бирегез миңа шул баланы.

А й з а р ә. Торыгыз. Яле, торыгыз, тор. Утырыгыз. Тынычланыгыз. Хәзер инде мине тыңлагыз. Тыңлый аласызмы мине?

Х а т ы н. Тыңлыйм.

А й з а р ә. Алкаларыгызны, йөзекләрегезне киегез.

Х а т ы н. Киям, киям…

А й з а р ә. Менә шулай. Инде менә болай: кем сезгә әйткәндер  артык бала бар дип, белмим. Әмма булган очракта да болай гына җиңел генә эшләнми ул. Бала бит, адәм баласы! Монда итәк астыннан гына алыш-биреш итәргә сорочи базары түгел.

Хатын. Әйттеләр, мөмкин, диделәр.

А й з а р ә. Кем әйткән, шул килеп безне өйрәтсен, ничек эшлиләр икән. Менә мин сезгә әйтәм: сезгә бала биргән очракта да сезнең бала түгеллеген ирегез белергә тиеш.

Х а т ы н. Ул белергә тиеш түгел. Ул риза булмаячак. Мин аңарга әйттем, бала алыйк, дидем, риза булмады.

А й з а р ә. Башкача мөмкин түгел. Закон бар.

Х а т ы н. Ярдәм итегез.

А й з а р ә. Нинди кеше соң сез?.. Мин сезгә әйтеп торам.

Х а т ы н. Ярдәм итегез. (Җан ачысы белән кычкырып.) Бала кирәк миңа! Миңа бала кирәк!.. Бала кирәк!..

Ике Ана бишек җырын дәвам итәләр:

Йөрәгемнең парәсе,

Ике күзем карасы,

Мәхәббәтем чаткысы,

Күңелемнең яктысы.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү…

Шушы көй белән беренче пәрдә тәмамлана. Шушы ритмда залдагы утлар кабына.

 

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Беренче пәрдәдәге күренеш. Сәхнәнең ике ягындагы ике бишек кенә өскәрәк күтәрелгән. Хәер, алар, адәм баласының күренми, сизелми генә үсеп әниләреннән аерылганын хәтерләтеп, спектакль дәвамында әз-әзләп кенә күтәреләләрдер. Бишек тирбәтүче ике Ана бишек җырын дәвам итәләр:

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам-багалмам,

Үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры,

Күчәрсеңме син?

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем,

Яшәрсеңме син?

Әнием, диеп, кадерлем, диеп,

Сандугачкаем,

Дәшәрсеңме син?

Гомрең сукмагын зур юллар буйлап,

Өмет йолдызым,

Үтәрсеңме син?

Илеңнең данын Намус, Вөҗданың,

Балам, әй, балам,

Итәрсеңме син?

Коридор әкренләп яктыра. Сестра Нина тамаклары тук балаларны палатадан төяп алып чыга. Аңа Валентина иярә.

Н и н а.  Сез кая?

В а л е н т и н а. Озатып куям.

Н и н а.  Ни өчен?

В а л е н т и н а. Ул-бу булмагае.

Н и н а.  Ни булсын ди аларга? Мин алар өчен сездән күбрәк җавап бирәм.

В а л е н т и н а. Сашенькага карап кына калыйм инде.

Н и н а.  Имезгәндә карамадыгызмыни?

В а л е н т и н а. Эх, Ниночка, аңа карап туеп буламыни. Сезнең әле балагыз юк… белмисез.

Н и н а.  Бала уенчык түгел. (Арбасын этеп китә.)

В а л е н т и н а (палатага кереп). Бигрәк кырыс бу Нина.

Г ө л ф и н ә. Шулай тиештер аңа. Роддомдагы бөтен хатыннар белән кочаклашып йөри алмый ич. Аңа эш эшләргә кирәк. Син, Валентина, аның кырыслыгын әйтмә, балаларны ничек итеп тотуын кара. Мин үз баламны да алай матур итеп тота алмыйм.

А л т ы н ч ә ч. Рәхә-әт.

В а л е н т и н а. Нәрсә рәхәт, Алтынчәч?

А л т ы н ч ә ч. Сезгә дә шуламый, бала имгәч, җанга рәхәт.

В а л е н т и н а. Сиңа да шулай, да? Минем тәннәрем рәхәтләнеп, җиңеләеп китәм. Менә хәзер мин җип-җиңел. Әйдәгез, кызлар, хәзер утырып ашыйбыз. Сезнең дә ашыйсыгыз киләме, ә, минем һаман тамак туймый.

А л т ы н ч ә ч. Минем ашыйсым килми.

В а л е н т и н а. Алдашма, Алтынчәч. Син, беләм, юри генә. Нигә ояласың? Минем мондагы передачаны ашап бетерерлек түгел. Килегез, Гульфина апа. Графиня Гульфина, кушать подано.

Г ө л ф и н ә. Графиня ничек дип әйтә инде?

В а л е н т и н а (графиня булып). Мерси.

Г ө л ф и н ә (графиня булып). Мирси. Алтынчәч, подходи.

А л т ы н ч ә ч. Мин графиня түгелмени?

В а л е н т и н а. Син княгиня, Алтынчәч.

Г ө л ф и н ә. Кайсысы зур соң аларның?

В а л е н т и н а. Кем белә инде анысын. Эх, рәхәте, кызлар!.. Эшлисе юк, ашап кына ят, ә? Шулай да эшемне сагынам.

А л т ы н ч ә ч. Кем булып эшлисең, Валентина?

В а л е н т и н а. Штукатур-маляр.

Г ө л ф и н ә. Сагынырлык эш икән шул.

В а л е н т и н а. Алай димәгез, Гульфина апа, һәр эшнең үз матурлыгы бар. Эшемнән дә бигрәк бригададагы иптәш кызларымны сагындым. Менә бусы алар күчтәнәче. Нигә туктадың, Алтынчәч? Оялма инде, аша.

Г ө л ф и н ә. Казахларда аша димиләр, җиең, җиең, диләр.

В а л е н т и н а. Җиең, җиең, Алтынчәч.

А л т ы н ч ә ч. Миңа чыннан да җитте. Рәхмәт.

Ашаганда хатыннар караватында китап укып яткан Дилеммага карап-карап алалар. Гомумән, Дилеммага аларның берсе дә битараф түгел. Бу юлы Гөлфинә Дилемма ягына карый да Валентинага пышылдый.

Г ө л ф и н ә. Чакырмыйбызмы?

В а л е н т и н а. Китабын укысын.

Г ө л ф и н ә. Аңламыйдыр ул, мондый чакны укып була димени?

В а л е н т и н а. Ничек кенә аңлый әле… Булды. Безнең бригадир Соня апа әйтмешли, алла акбар. Хәзер нишлибез? Ятып йоклыйбызмы?

Г ө л ф и н ә. Ашагач ук йокларга ярамый, диләр. Алтынчәчнең бишек җырын өйрәнәсебез бар. Таралыр вакыт җитә.

В а л е н т и н а. Ну, Сашага эләгәчәк, һаман алып килми. Алтынчәч, давай.

А л т ы н ч ә ч. Ярый микән соң монда?

Г ө л ф и н ә. Монда да бишек җыры җырларга ярамагач… Әйдә.

Алтынчәч (казах халкының бишек җырларыннан берсен әкрен генә көйли).

Көзимнең агы, карасы,

Җүрегимниң парасы.

Дуние камды ойлатпас,

Көңилимниң данасы.

Әлди, балам, әлди.

Айналаен, шырагым,

Көлге биткен корагым,

Җагамдагы кондызым,

Әйдеги жолдызым.

Әлди, балам, әлди.

Айналайын балам-ай,

Айналсын сенен анаң-ай,

Әлдилеп сени сүйгендә

Ананың болар күңили җай.

Әлди, балам, әлди.

Г ө л ф и н ә. Үзәкләрне өзеп ала шул.

В а л е н т и н а. Кем булып эшлисең син, Алтынчәч?

А л т ы н ч ә ч. Балалар бакчасында тәрбияче идем.

Г ө л ф и н ә. Күренеп тора шул.

В а л е н т и н а. Нигә идем дисең, Алтынчәч?

А л т ы н ч ә ч. Хәзер эшләмим. Дүрт ай. Беленә башлагач, киттем.

В а л е н т и н а. Беленсә ни…

Г ө л ф и н ә. Алай димә, Валентина. Кеше бит ул, беләсең, бигрәк тә хатын-кыз, аны-моны уйлап тормый, әйтә дә сала. Син берәүдән дә курыкма да, оялма да, Алтынчәч. Син бит аны зина кылып тапмаган.

А л т ы н ч ә ч. Әни җылады.

Г ө л ф и н ә. Әниләр җылый инде ул, нишләтәсең. Аңлагач, җыламас әле. Син бит инде уналты-унҗиде яшьлек кыз түгел.

В а л е н т и н а. Кызык бу тормыш дигәнең, әйеме? Ишетеп, тыңлап, күреп торасың… Безнең бригадада гел хатын-кызлар. Утырып сөйләшәбез дә кайвакыт, үзебез шаккатабыз. Барысына да ирләр гаепле!

Г ө л ф и н ә. Ничек ирләр гаепле?

В а л е н т и н а. Ир кешеләр бетеп бара бит, Гульфина апа. “Мурзилка” журналына бесплатное приложение булып кына яшиләр. Кемне генә тыңласаң да, шуны әйтә. Безнең Соня апа да әйтә, ирләргә ышаныч юк, ди. Ертыгыма ямау булыр дип чыккан буласың кияүгә, аннары гомер буе интегәсең исерек ир тәрбияләп, ди.

Г ө л ф и н ә. Кем соң инде ул Соня апа дигәнең?

В а л е н т и н а. Безнең бригадир.

Г ө л ф и н ә. Шулай бик күп беләмени?

В а л е н т и н а. Аның инде пенсиягә чыгарга вакыты җитә. Күргән инде дөньяны. Ире бик эчә.

Г ө л ф и н ә. Эчерткәч эчә инде.

В а л е н т и н а. Әле җитмәсә балаларны ятим итеп ташлап чыгып китәләр, ди.

Г ө л ф и н ә. Чуртым да белми синең Соня апаң, Валентина, милый мой, дорогой, әйбәт хатынны ире ташлап китми.

В а л е н т и н а. Ничек кенә китә әле. Минем иптәш кызым бар иде, искиткеч иде. Аны ташлап бер юньсезгә өйләнде ире.

Г ө л ф и н ә. Синең Сашаң сине ташламаган бит. Ничә ел балагыз булмаган, алай да ташлап китмәгән. Эчми дә дисең үзен.

В а л е н т и н а. Саша кебекләр сирәк. Саша ул минем бәхетемә туры килгән.

Г ө л ф и н ә. Әй, Валентина, милый мой, дорогой! Син Саша бәхетенә туры килгәнсең. Синең иптәш кызың синең өчен искиткеч булгандыр да, ире өчен искиткеч булмагандыр. Ирләр алар, Валентина, хайван терлеге белән бер. Вакытында ашатып-эчертеп, тамак астын кашып торсаң, артыңнан ияреп йөри. Менә сыерны гына ал син, тпри-тпри-тпри дип сыйпап, алдына печән салсаң, он болгатып җылы су эчерсәң, күзләрен мөлдерәтеп мөгрәп кенә тора. Җиленен җылы су белән юып, йомшак чиста сөлге белән сөртсәң, сауганда тибенми, сөтне дә күп бирә. Әгәр дә инде, башың беткере, муеның астына килеп сынгыры, дип чыбык белән кыйнасаң, көтүдән кайтып капкадан чабып керми инде ул. Куып кайтарырга туры килә. Эт булып эт тә ашатмыйча, пшул, дип кычкырсаң, капка астыннан күршеләр ишегалдына кереп тавыкларга изгәнне ашап йөри.

В а л е н т и н а (рәхәтләнеп көлеп). Саша, Сашуля, тпри-тпри-тпри!

А л т ы н ч ә ч. Ирләр матурларны эзлиләр, Гөлфинә апа.

Г ө л ф и н ә. Юк, айналаем Алтынчәч… Беләсең килсә, ирләр эзләми хатын-кызны, без эзлибез аларны.

В а л е н т и н а. Дөрес түгел, Гульфина апа. Мин, мәсәлән, үзем эзләмәдем.

Г ө л ф и н ә. Шулай тоела гына ул. Мин дә менә, Зарифулла, Зарифулла дип кычкырып Зарифулланы эзләп йөрмәдем. Зарифуллага бер карагач, күңелем Зарифулланы эзләгәнен сизеп алдым да әйләндердем дә куйдым Зарифулланың башын үземнең якка.

В а л е н т и н а. Ничек, Гульфина апа, ничек?

Г ө л ф и н ә. Зарифулла Мөршидә исемле кыз артыннан йөри иде, миңа борылып та карамый. Ә Мөршидә бүтәнне эзли. Шуннан мин Зарифулланың йомшак ягын сизеп алдым да… Бии белми ул, җырлый да белми. Үзенең биисе дә килә, җырлыйсы да килә. Клубта вечерларда Зарифулла бии башласа да, җырлый башласа да, кызлар моңардан көләләр. Мөршидә кушылып көлә. Шуннан мин Зарифулла үгез кебек үкереп җырлый башласа, кушылам да китәм, Зарифулланың җырлый белмәгәне сизелми дә – минем тавыш матур да, көчле дә. Биергә дә Зарифулланы чакырам, ул аю кебек әйләнгәндә мин моның тирәсендә күбәләк шикелле бөтереләм. Менә без ничә ел инде Зарифулла белән авызга авыз куеп яшибез, Мөршидә ирдән иргә йөри.

А л т ы н ч ә ч. Сез бит чибәр дә, Гөлфинә апа.

Г ө л ф и н ә. И, Алтынчәч. Нинди чибәр булыйм?! Кылыч борын, иләк авыз, акай күз – нинди чибәр булыйм. Менә син үзеңне үзең ким санап юкка йөрисең, хатын-кызның чибәрлеге йөзендә түгел, айналаем, хәйләсендә. Мин чибәр дип көзгегә карап тор. Чибәр икәнлегеңә ышанасың, бүтәннәр дә ышана. Үзең ышанмагач, бүтәннәр ничек ышанасың?! Менә мин авызымны бәләкәй итеп күрсәтер өчен бөреп йөрмим. Күзләремне акайтып, авызны җырып елмаеп җибәрәм, Зарифулла авызга кереп китәрдәй булып сокланып карап тора.

В а л е н т и н а. Ә минем  Саша мороженое ярата. Яратканың сиздермәскә тырыша. Мин юри мороженое саткан җирдән үткәндә, Саша, мороженое алыйк әле, дип ялынам. Миңа ала бу, үзенә алмый. Үзеңә дә ал, дип бәйләнәм, аңа да алдыртам. Мыекларын ялый-ялый кимерә Саша мороженоены. Ә мин мороженое яратмыйм, шулай да яраткан булып кыланам.

Г ө л ф и н ә. Менә, менә, менә… Хәйләкәр төлке. Саша мине ярата, дигән була. Ничек яратмасын мондый хатынны! Әйтәм бит, ирләр алар сабый бала белән бер. Без яхшы булсак, алар яхшы, без начар булсак, алар начар. Дөньяның тоткасы – хатын-кызда. Патшалар да хатыннары сүзеннән чыкмаган. Хатыны әйткән икән мондый закон чыгар дип, икенче көнне үк патша шундый закон чыгарган. Без, дип ирләр түш кенә киереп йөри, эшләүчеләре без аның.

В а л е н т и н а (патша хатыны булып уйнап күрсәтә). Саша, Александр Борисович, шундый закон чыгар!..

Г ө л ф и н ә. Алай түгел, Валентина, кычкырып түгел, кычкырганны яратмый ир-ат. Җайлап кына, йокларга яткач, ул сине кочакларга үрелгәндә…

Валентина, Алтынчәч көләләр.

А л т ы н ч ә ч. Шундый итеп сөйлисез, Гөлфинә апа…

Г ө л ф и н ә. Ышанмыйсызмы? Әйт әле, синең кызыңның атасы өйләнгән кешеме? Әйт инде, әйт, нәрсәсе оят аның.

А л т ы н ч ә ч. Юк.

В а л е н т и н а. Алай булгач, нигә сиңа өйләнмәде?

А л т ы н ч ә ч. Ничек инде өйләнсен, ул чибәр, яшь. Мин үзем дә аңа чыкмас идем.

Г ө л ф и н ә. Нишләп?

А л т ы н ч ә ч. Монысы өчен дә рәхмәт.

Г ө л ф и н ә. Әй син, тиле, тиле, тиле… Бигрәк тәртипле шул сезнең халык. Давай, чык син аңа кияүгә!

А л т ы н ч ә ч. Сез нәрсә?..

Г ө л ф и н ә. Валентина белән тотынсак, каршыңа килеп тезләнәчәк.

В а л е н т и н а. Гульфина апа, чыннан да, әйдәле…

Г ө л ф и н ә. Эшлибез, Валентина, эшлибез. Безгә ул нипочем. Әйбәт кешеме үзе болай?

А л т ы н ч ә ч. Ничек дип әйтергә…

Г ө л ф и н ә. Аракы эчәме?

А л т ы н ч ә ч. Эчә бугай…

Г ө л ф и н ә. Күп эчәме?

А л т ы н ч ә ч. Исерек чагын еш күрәм.

В а л е н т и н а. Алайса, кирәкми… Син балага узганда исерек түгел идеме?

А л т ы н ч ә ч. Юк. Анысын мин беләм. Миңа сәламәт бала кирәк.

Г ө л ф и н ә. Эчүен дә ташлатабыз без аның. Конфет суырып йөри торган итәбез. Ирләрне төзәтүе җиңел ул. Ирләрнең азгынын да төзәтеп була. Менә хатын-кыз азса, син әйтмешли, Валентина, алла әкбәр, бетте дөнья, атом бомбасы да кирәкми. Ник дигәндә, ир кеше нишләгәнен белмичә аза, хатын-кыз белеп яза, акыл белән, усаллык белән. (Дилемма ягына.) Менә аның урынында ир кеше булсамы? Җил ягына салам кыстырыбрак сөйләшсәң, үз баласын гына түгел, бүтәннәрнекен дә җыеп алып чыгып китәчәк. Бу – юк.

В а л е н т и н а. Ире белән сөйләшеп ич алар.

Г ө л ф и н ә. Ире белән бу сөйләшкән, бу котырткан.

Д и л е м м а (сикереп торып). Туктыйсыңмы син, юкмы? (Гөлфинә каршына килеп.) Син!..

В а л е н т и н а (аның юлына аркылы төшеп). Якын килмә.

Д и л е м м а (Валентина аша Гөлфинәгә). Ты!.. Свинья!.. Рожай своих поросят и копайся в навозе, меня не трогай!

В а л е н т и н а (Дилемманы ишеккә таба кысрыклап). Нәрсә дидең син аңа, ә, нәрсә әйттең?..

Г ө л ф и н ә. Валентина, кирәкми. Кирәкми, Валентина…

Айзарә Әхәтовна кереп Валентина белән Дилемма арасына баса.

А й з а р ә. Нишлисез сез, туктагыз хәзер үк!

В а л е н т и н а. Чыгарыгыз аны моннан. Соңгы тапкыр әйтәбез, чыгарыгыз. Югыйсә, үзегезгә начар булачак. Министрны чакыртабыз.

А й з а р ә. Тынычланыгыз.

В а л е н т и н а. Юк, без тынычланмыйбыз. Һаман бер сүз – тынычланыгыз.

А й з а р ә. Сабыр. Зинһар өчен, сабыр булыгыз. (Валентина култыклап караваты янына алып килеп утырта.) Сез бит өлкән кешеләр. Аңлагыз безне дә. Без бит сезне аңларга тырышабыз.

В а л е н т и н а. Юк, сез аңламыйсыз. Ул безнең барыбызны да неврастеник итеп бетерә.

А й з а р ә. Йә, йә, булды, булды. (Гөлфинәгә ишарәләп.) Менә бу апагыздан үрнәк алыгыз.

Г ө л ф и н ә. Минем аркада килеп чыкты ла. Ялгыш ычкынып китте.

В а л е н т и н а. Гаепләмәгез үзегезне, Гульфина апа.

А й з а р ә. Булды, дидем. Валямы әле исемегез?

В а л е н т и н а. Валя.

А й з а р ә. Сезнең бала имезәсегез бар, Валечка. (Алтынчәч янына килеп.) Йә, сезнең хәлләр ничек?

А л т ы н ч ә ч. Яхшы.

А й з а р ә. Молодец. Барысы да яхшы булыр.

Д и л е м м а (ишек төбеннән). Выпишите меня. Мин – сәламәт.

А й з а р ә. Сез сәламәт, анысына шигем юк… Бүген баш врач кайтты – хәл итәр.

Ике Ана бишек җырын дәвам итәләр.

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем,

Яшәрсеңме син?

Әнием диеп, кадерлем диеп,

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

Врач кабинеты яктыра. Анда баш врач Зәйтүнә Закировна һәм Айзарә Әхәтовна.

Б а ш   в р а ч. Сез беләсез. Айзарә Әхәтовна, без андый эшне эшли алмыйбыз.

А й з а р ә. Аңлыйм.

Б а ш   в р а ч. Аңлагач, шул. Бала үз анасы белән чыгарга тиеш. Яхшылап сөйләштегезме?

А й з а р ә. Сөйләшмәгән кая. Бераз гына да йомшамый.

Б а ш   в р а ч. Сәбәбе дә җитди түгел, югыйсә.

А й з а р ә. Бөтен куркынычы да шунда шул. Иренә хәбәр иттергән идек, студотрядта ди, кайтып тормаган. Телеграмма җибәргән, Дилемма ничек тели, шулай булсын, дигән.

Б а ш   в р а ч. Исеме Дилеммамыни?

А й з а р ә. Әйе.

Б а ш   в р а ч. Һе. Тапканнар исемне дә. Баланың әби-бабалары ничек?

А й з а р ә. Сез кайтканны көттек, Зәйтүнә Закировна. Бүген чакырттык, килерләрме, юкмы?…

Б а ш   в р а ч. Көтелмәгән хәлләр белән очраша башладык бит әле, Айзарә Әхәтовна… Бер балага урын табылыр. Табылып тора. Тәрбияләнер дә. Тик, ничек кенә тәрбияләнсә дә, ятимлек ятимлек инде. Ничек кенә булса да, ятим балада психологик дефект була. Чөнки тәрбиячеләр дә, бүтәннәр дә аларга ятим итеп кызганып карыйлар. Кеше шуңарга өйрәнә, гомер буе үзен кызганганнарын таләп итә. Яисә, киресенчә, кызганган кешеләрне күралмый, рәхимсез, миһербансыз була. Ата-анасы үлгән ятимнәр бер хәл, бүгенге көндә күпме ата-аналы ятимнәр. Һәм без шулардан шәфкать көтәргә тиеш. Каян килеп чыкты бу кешеләрдә шундый җавапсызлык? Юк, нәрсәдер эшләргә кирәк. Ничек инде ул сау-сәламәт ир белән хатын балаларын алмыйлар? Ни өчен алмаска тиеш? Алмасалар, нигә закон алдында җавап бирмиләр?

Сестра Нина керә.

Н и н а.  Гафу итегез, Менгличеваның каенанасы килде.

Б а ш   в р а ч. Керсен.

Нина чыгып китә, Вазыйфа керә.

В а з ы й ф а. Исәнмесез.

Б а ш   в р а ч. Исәнмесез. Утырыгыз… Сез Менгличева Дилемманың каенанасымы?

В а з ы й ф а. Шулайдыр.

Б а ш   в р а ч. Ничек шулайдыр?

В а з ы й ф а. Ну, каенанасы.

Б а ш   в р а ч. Менгличевамы фамилиягез?

В а з ы й ф а. Юк, Садриева Вазыйфа. Фамилиясен үзгәртмәгән ул.

Б а ш   в р а ч. Киленегезме?

В а з ы й ф а. Килен түгел ул миңа. Мин аны признавать итмим.

Б а ш   в р а ч. Ничек итмисез? Улыгызны балагыз дип таныйсыздыр ич?

В а з ы й ф а. Анысын таныйм да…

Б а ш   в р а ч. Менгличева Дилемма сезнең улыгызның законлы хатыны.

В а з ы й ф а. Булмагае…

Б а ш   в р а ч. Алай икән… Ә соң сез киленегезнең бала тапканын беләсезме?

В а з ы й ф а. Ишеткән идем.

Б а ш   в р а ч. Нигә, бергә яшәмисезмени?

В а з ы й ф а. Юк. Квартирага чыктылар.

Б а ш   в р а ч. Ярый. Ә киленегезнең үз баласын алырга теләмәгәнен беләсезме?

В а з ы й ф а. Ничек инде алырга теләмәгәнен?

Б а ш   в р а ч. Шулай. Сезнең улыгызның хатыны үзенең һәм сезнең улыгызның баласын, ягъни сезнең оныгыгызны үзенә алырга теләми. Миңа бала кирәкми, ди.

В а з ы й ф а. Кирәк булмагач, нигә тапкан соң?

Б а ш   в р а ч. Анысы икенче мәсьәлә. Киленегез баласын имезми.

В а з ы й ф а. Ничек имезсен – змия ич ул.

Б а ш   в р а ч. Туктагыз әле. Ярый, киленегез змея, ягъни елан ди, ә улыгыз? Ул да ризалык биргән бит.

В а з ы й ф а. Баланы алмаскамы?

Б а ш   в р а ч. Әйе.

В а з ы й ф а. Өйдә юк диләр ич аны.

Б а ш   в р а ч. Элегрәк килешкәннәр, һәм улыгыз телеграмма да җибәргән.

В а з ы й ф а. Чүпрәк ич ул.

Б а ш   в р а ч. Улыгызмы? (Вазыйфа эндәшмәгәч.) Инде нишлибез, Вазыйфа ханым?

В а з ы й ф а (паузадан соң). Мин нишлим? Бездә эшең юк, кысылма, диделәр, теләсәләр нишләсеннәр.

Б а ш   в р а ч. Ләкин бала бит сезнең оныгыгыз!

В а з ы й ф а. Булмагае…

Б а ш   в р а ч. Бәлки, сез баланы алырсыз?

В а з ы й ф а. Нишлим ди мин аның белән?

Б а ш   в р а ч. Ирегез бармы сезнең?

В а з ы й ф а. Булса ни. Ул җебегәннең ирлеге. Бала белән ул түгел бит, мин мучиться ителәсе.

Б а ш   в р а ч. Тагын балаларыгыз бармы сезнең?

В а з ы й ф а. Монысыннан да гарык.

Б а ш   в р а ч. Вазыйфа ханым, әгәр дә сезгә шушы хәлне сөйләсәләр, сез ышаныр идегезме?

В а з ы й ф а. Кайсы хәлне?

Б а ш   в р а ч. Бер ир хатынының үз баласын алырга теләмәвен, иренең шуңа ризалык бирүен, ир анасының шулай сөйләшеп утыруын…

В а з ы й ф а. Ә мин нәрсә сөйләшкән ул хәтле? Өйләнмә аңа, дидем.

Б а ш   в р а ч. Сез киленегезне күптән белә идегезмени?

В а з ы й ф а. Белмәскә! Әнисе – ата спекулянт. Ирен куып чыгарып, типтереп яшәде.

Б а ш   в р а ч. Үзегез кайда эшлисез?

В а з ы й ф а. Нәрсәгә кирәк ул сезгә? Кайда эшләсәм дә эшлим.

Б а ш   в р а ч. Бала кызганыч бит, Вазыйфа ханым.

В а з ы й ф а. Алар кызганмаганны нигә мин кызганыйм.

Б а ш   в р а ч. Соңыннан үкенәчәксез бит.

В а з ы й ф а. Үкенәсен үкенгән инде. Бу бозауны тапканга да үкенеп бетә алмыйм.

Б а ш   в р а ч. Алар әле яшьләр, күп нәрсәне аңлап бетермиләр.

В а з ы й ф а. Аңламасалар… Үзләренә кирәкне бик аңлыйлар. Беләм мин ул юха җыланны, алмыйм дигән булып баланы юри безгә ыргытмакчылар. Без карап үстерсен, янәмәсе. Ыргытмый гына торсыннар әле. (Кәҗә тоягы күрсәтеп.) Менә аларга. Тапкан готовый нәнкә. Белә ул безнекенең җебеп төшәсен.

Б а ш   в р а ч. Кем инде ул сезнеке?

В а з ы й ф а. Кем булсын – ирем. Монда да ризык төяп килмәкче. Җибәрдем ди! Ашамый гына торсын әле. Әнә спекулянт әнисе ашатсын.

Б а ш   в р а ч. Киленегезне күреп сөйләшергә теләмисезме?

В а з ы й ф а. Минме?.. Анымы?!. Мин аны оҗмахта очратсам да, аңардан качып, тәмугка керәчәкмен.

А й з а р ә. Сезнең кайчан да булса җылаганыгыз бармы?

В а з ы й ф а. Ничек инде ул җылаганым бармы?

А й з а р ә. Кешеләрнең берәр кайгысын, фаҗигасен ишетеп, йөрәгегез әрнеп.

В а з ы й ф а. Кеше кайгысымыни монда! Үземнеке җитәрлек. Малаем шуңа өйләнгәч, җылый-җылый күз яшьләрем кипте, күңелем катты.

Б а ш   в р а ч. Анысы бит аның фаҗига түгел, Вазыйфа ханым.

В а з ы й ф а. Сезгә әйтүе җиңел. Сезгә моннан тизрәк куып чыгарырга гына кирәк, котылырга гына кирәк.

Б а ш   в р а ч. Безнең урында сез нишләр идегез?

В а з ы й ф а. Милиция чакырып, сөйрәп чыгарып аттырыр идем. Баласы белән бергә.

Б а ш   в р а ч. Димәк, бала сезгә дә кирәкми?

В а з ы й ф а. Юк, кирәкми.

Б а ш   в р а ч. Бәлки, яхшылабрак уйларсыз?

В а з ы й ф а. Уйлыйсы-нитәсе юк. Ул бит мәче баласы түгел. Үлеп-нитеп китсә, булыр аннары. Юри үтергәннәр дип судтан судка йөртерләр. Әнисе алсын да карасын, акчасы күп.

А й з а р ә. Сезнең юкмы?

В а з ы й ф а. Ниемә дип сез миңа каныктыгыз әле? Юк дигәч, юк. Әйткән сүземнән кире кайтканым да юк, кайтмыйм да, кайтачак та түгел. Хет асыгыз, хет кисегез. Синсез яшибез, диделәр, минсез яшәсеннәр.

Балалар елаган тавыш ишетелә.

Б а ш   в р а ч. Ишетәсезме?

В а з ы й ф а. Чукрак түгел.

Б а ш   в р а ч. Ашыйсы килгән нарасыйлар җылый. Аларны әниләре янына алып баралар. Тиздән алар тамаклары туеп тынып калырлар, рәхәтләнеп йокларлар. Ә сезнең оныгыгыз…

В а з ы й ф а. Нәрсә дип әле сез… (Урыныннан тора.)

Б а ш   в р а ч. Юк. Сез утырыгыз Тыңлагыз әз генә. Тыңлагыз, тыңлагыз.

Вазыйфа утыра. Тыңларга мәҗбүр. Ике Ананың җыры.

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам-багалмам,

Үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры,

Күчәрсеңме, син?

Палатада Валентина тәрәзә төбенә басып форточка аша Саша белән сөйләшә.

В а л е н т и н а. Саша!.. Такси белән килдеңме? Автобус белән?.. Молодчина. Хәзер җыена башлыйм. Ә?.. Алай тиз генә булмый әле ул. Көт. Китмә. Нәрсә-ә?.. Ничек икәнен астагы дежурныйдан сора. Ә?.. Әйтәм. Әйтәм. (Борылып.) Гульфина апа, Алтынчәч, Саша сезгә сәлам әйтә.

Г ө л ф и н ә. Сора әле, Зарифулла күренмиме?

В а л е н т и н а. Зарифулла абый күренмиме? Ә?.. Ничек инде кайсы Зарифулла?! Белмисеңмени? Гульфина апаның ире. Юк?.. (Борылып.) Юк, ди, Гульфина апа.

Г ө л ф и н ә. Нишләп йөри икән инде, әйтеп җибәрдем ич сеңелгә. Күрсен дә торсын, килеп алмыйча чыкмыйм.

В а л е н т и н а. Сашенька, яратасыңмы мине? Мин дә сине яратам, Сашенька. Ә?.. Юк, менә алмыйсың. Не дури, егылып төшәрсең. Бар, кит тизрәк, миңа җыенырга кирәк. Кит дим… Ну, Саша, миленький… (Сашага кул болгап, тәрәзә төбеннән төшә. Бишек җырын көйләп палата буенча йөри.)

Баю-баюшки, баю,

Не ложися на краю,

Придет серенький волчок

И утащит за бочок…

(Туктап караватка утыра да.) Йә, кызлар, утырышыгыз. Присядем, друзья, перед дальнең дорогой, пусть легким окажется путь… Эчемдә шатлыгым да чиксез, сездән аерылганда җылыйсым да килә. Очрашырбыз микән без тагын?

Г ө л ф и н ә. Унөченчесен табарга килсәм генә инде…

В а л е н т и н а. Килегез, Гульфина апа. Шушы палатада очрашабыз. (Алтынчәчкә.) Син… Син күңелсезләнмә, боекма, Алтынчәч, менә күрерсең, барысы да яхшы булыр. Минем адрес синдә бар. Хат язышыйк.

Айналайын балам-ай,

Айналсын сенен анаң-ай…

Менә күрерсең!.. Мин сиңа иң-иң ихге теләкләр телим!

А л т ы н ч ә ч. Сиңа да, Валентина. Рәхмәт сиңа!

Г ө л ф и н ә. Алтынчәчкә бер дога өйрәттем әле, Валентина. Шул доганы эчтән генә укып Оралбаена карап торса…

А л т ы н ч ә ч. Гөлфинә апа…

В а л е н т и н а. Яле, яле, Гульфина апа… Карале боларга, миннән качып дога өйрәнеп яталар. Хәзер үк миңа да өйрәтегез.

Г ө л ф и н ә. Синең каратасы егетең юк, Валентина, синеке мәңгелеккә караган.

В а л е н т и н а. Тфү, тфү диегез, Гульфина апа.

Г ө л ф и н ә. Тфү, тфү…

В а л е н т и н а. Әйтегез инде доганы.

Г ө л ф и н ә. Күзең төшкән егеткә карап торасың да эчеңнән генә болай дисең:

Талкыга салып Талкырмын,

Кояшың булып балкырмын,

Килегә салып төярмен,

Сагышка салып сөярмен,

дисең. Ябыша да кала егетең. Зарифуллага шулай әйттем мин… Килми әле чукынчык.

Н и н а (ишектән карап). Васильева, җыеныгыз.

В а л е н т и н а. Ой, кызлар, елыйсым килә… Гульфина апа, милый мой, дорогой. Яратам мин сезне, Гульфина апа!

Г ө л ф и н ә. Йә, ярый. Өчәүләп тезелешеп бераз тын гына утырыйк та…

Тезелешеп тын гына утыралар. Ике Ананың җыры аларның тынлыгын саклый.

Ике кулын куеп алар тезләренә,

Утырышып бер ял итеп алалар да,

Тагын эштә, тагын шөгыль, мең мәшәкать…

Исән-саулык телик әле аналарга,

Озын гомер телик без аларга.

Баласының йөргән юлы йөзләрендә,

Алар гаме яллар иткән арада да.

Һаман сагыш, һаман борчу, мең төрле уй…

Сабырлыклар телик әле аналарга.

Түземлекләр телик без аларга.

Җырның соңгы юлларында урыннарыннан торып палатадан чыгалар, коридордан үтәләр. Врач кабинеты яктыра. Анда Дилемманың әнисе Римма һәм Баш врач Зәйтүнә Закировна.

Б а ш   в р а ч. Рәхим итегез, утырыгыз.

Р и м м а. Римма Әүхәдиевна мин.

Б а ш   в р а ч. Бик яхшы. Римма, Дилемма – кызыклы исемнәр.

Р и м м а. Миңа әти кушкан, кызыма үзем. Сез Зәйтүнә Закировна бит, әйеме?

Б а ш   в р а ч. Әйе.

Р и м м а. Сезнең исем Казанда данлыклы, Зәйтүнә Закировна. Әле үзем киләм, үзем уйлыйм, андый зур кеше белән ничек сөйләшермен инде, дим. Ялгыш сүз ычкындырсам, ачуланмассыз инде, Зәйтүнә Закировна.

Б а ш   в р а ч. Ә сез ычкындырмаска тырышыгыз.

Р и м м а. Шулаймы?.. Сез минем кызым Дилемма турындадыр инде, әйеме?

Б а ш   в р а ч. Әйе. Сез-нең кы-зы-гыз Дилемма турында.

Р и м м а. Бәгырь кисәгем. (Елап җибәрә.)

Б а ш   в р а ч. Сез нигә җылыйсыз?

Р и м м а. Ничек инде җыламаска, Зәйтүнә Закировна. Бердәнбер кызым бит ул минем. Ике яшеннән алып бер ялгызым үстердем.

Б а ш   в р а ч. Әтисе нишләде?

Р и м м а. Юньсез булып чыкты кабәхәт. Куып чыгардым. Николай Павлович, Николай Павлович дип кенә тордым үзенә, барыбер кадеремне белмәде. Мин аңа Николай Павлович дидем, ул миңа химера диде. Түздем, түздем дә, эзең булмасын, сатана, дидем.

Б а ш   в р а ч. Кызыгызның бала тапканын белдегезме?

Р и м м а. Ничек инде белмәскә, ничек инде белмәскә, Зәйтүнә Закировна…

Б а ш   в р а ч. Кызыгызның хәлен белергә килдегезме?

Р и м м а. Бик килер идем дә, кертмиләр бит аның янына, Зәйтүнә Закировна.

Б а ш   в р а ч. Котлап язу җибәрмәдегезме? Күчтәнәч тә китермәдегезме?

Р и м м а. Монда ашатырга тиешләрдер ич.

Б а ш   в р а ч. Кызыгыз баласын алырга теләми, беләсезме? (Римма тагын елап җибәргәч.) Туктагыз. Беләсезме, дип сорыйм мин сездән.

Р и м м а. Аның белән сөйләштем инде мин монда кергәнче үк. Тыңлыймыни алар безне. Үзсүзле ул. Башына бер уй керсә…

Б а ш   в р а ч. Тагын сөйләшеп карагыз… Нигә эндәшмисез?

Р и м м а. Тагынмы?

Б а ш   в р а ч. Тагын.

Р и м м а. Шушындамы? Чакырып китерәсезме?

Б а ш   в р а ч. Ерак түгел бит.

Р и м м а. Тик үзегез чыгып китмәгез, ярыймы?

Б а ш   в р а ч. Нигә?

Р и м м а (паузадан соң). Куркам мин аңардан.

Б а ш   в р а ч (ишек артына). Бишенче палатадан Менгличеваны чакырыгыз.

Р и м м а. Сез миңа ничек сөйләшергә икәнен өйрәтеп куегыз, Зәйтүнә Закировна.

Б а ш   в р а ч. Кызыгыз белән сөйләшерлек тә сүзегез юкмыни?

Р и м м а. Ул ике сүз әйтә дә, мин утырып җылыйм. Ә ул җылый да белми, көлә дә белми.

Б а ш   в р а ч. Нигә өйрәтмәдегез соң көләргә?

Р и м м а. Көлеп тумаган баланы ничек өйрәтәсең.

Б а ш   в р а ч. Туганда җылагандыр ич, нигә оныткан?

Р и м м а. Шундый бала инде.

Б а ш   в р а ч. Шундый бала булмый, андыйларны үстерәләр.

Р и м м а. Мине гаеплисезмени? (Дилемма кергәч, аның каршына барып.) Дилемма, кызым…

Д и л е м м а. Чего тебе?

Р и м м а. Әнә Зәйтүнә Закировна сөйләшергә куша.

Д и л е м м а. Ну и сөйләшегез.

Б а ш   в р а ч. Утырыгыз, Менгличева.

Д и л е м м а. Нигә миңа утырырга. Минем аның белән сөйләшерлек сүзем юк.

Б а ш   в р а ч. Әниең бит…

Д и л е м м а. Ну и что!

Р и м м а. Менә шундый инде ул, Зәйтүнә Закировна.

Д и л е м м а. Ничек шундый? А сама какая? (Баш врачка.) Выпишите меня. А что үзем китәм. (Чыгарга борыла.)

Б а ш   в р а ч. Ашыкмагыз, утырыгыз.

Д и л е м м а. Мин әйттем.

Б а ш   в р а ч. Ни әйтим сезгә? Сеңелем дияргә телем бармый. Гражданка Менгличева, сезнең каршыгызда сезне унсигез ел буе тәрбияләгән әниегез…

Д и л е м м а. Тәрбияләгән?!

Б а ш   в р а ч. Ашатып, эчертеп, киендереп үстергән…

Д и л е м м а. Ну и что?!

Б а ш   в р а ч (паузадан соң). Барыгыз, гражданка Менгличева. Ана белән кыз. Шуның өчен, менә шуның өчен яшәдегезме инде сез? Күңеллеме сезгә?

Р и м м а. Әйттем бит мин.

Б а ш   в р а ч. Китәргә мөмкин сезгә, Римма Әүхәдиевна. (Римма китмәгәч.) Китәргә мөмкин, дидем.

Р и м м а. Мине гаепләп каласызмы, Зәйтүнә Закировна?

Б а ш   в р а ч. Ә сез кемне гаепләр идегез? Китәргә мөмкин.

Р и м м а. Баланы нишләтәсез инде?

Б а ш   в р а ч. Анысы сезнең кайгы түгел. Кызганычка каршы, сез дә, сезнең кызыгыз да безнең җәмгыятьнең членнары. Үз ялгышын җәмгыять үзе төзәтергә мәҗбүр.

Р и м м а. Баланы миңа алырга ярыймы? Закон кушамы?

Б а ш   в р а ч. Закон рөхсәт итә. Ләкин без аны сезгә бирмибез.

Р и м м а. Нигә?

Б а ш   в р а ч. Кешеләр арасына бер имгәк үстереп җибәргәнегез дә бик җиткән. (Римма елый башлагач.) Кыланмагыз, гражданка. Чынлап елаган аналарның күз яшьләрен пычратмагыз. Сугыш вакытында Ил, Ватан өчен башларын салган балалары өчен елаган аналар рухын рәнҗетмәгез.

Римма, төзәтенеп, чыгып китә. Кертмәскә тырышкан Айзарә Әхәтовнаны этеп җибәреп Исемсез хатын атылып керә.

Х а т ы н. Мин риза. Риза мин. Ирем дә алырга риза. Бирегез безгә аны!

Ике Ана җыры:

Гомерең сукмагын зур юллар буйлап,

Өмет йолдызым,

Үтәрсеңме син?

Илеңнең данын Намус, Вөҗданың,

Балам, әй, балам,

Итәрсеңме син?

Палатада Гөлфинә белән Алтынчәч. Гөлфинә тәрәзәдән карап тора.

Г ө л ф и н ә. Бу ниткән эш инде? Зарифулланың вакыты булмаса, сеңелем килергә тиеш ич инде. Врачлардан оят. Бүген киләм, дип язган иде ич сеңелем. Менә шулай инде ул, Алтынчәч айналаем, башны ташка орсаң да баш ярыла, ташны башка орсаң да баш ярыла. Кайтып кына җитим, күрсәтәм бу Зарифуллага. Тагын шул комбаенын ремонтлап ятадыр. Урак өсте җитсә, комбайн ремонтлаудан арынмый. Председателе дә бирми бит шуңа яңа комбайн.

Айзарә Әхәтовна керә.

А й з а р ә. Йә, ничек, матурларым?

Г ө л ф и н ә. Килмиләр, Айзарә җаным. Сеңелем килергә тиеш иде. Ишек төбендә күренмиме шунда?

А й з а р ә. Күренсә хәбәр итәр иде. Сез борчылмагыз. Килерләр.

Г ө л ф и н ә. Зарифулла килә алмый инде ул – эше тыгыз. Урак өсте бит. Сеңелем менә нишләп килми икән?

А й з а р ә (Алтынчәч янына килеп). Сез?

Г ө л ф и н ә. Без аның белән сөйләштек, Айзарә Әхәтовна, бер дә борчылмагыз. Аларда бит тәртип хатын-кыз мәсьәләсендә бездәгедән катырак. Әнисенә хат та язып салган идек – җавап юк. Үпкәләве бетеп җитми торгандыр. Әлегә безгә кайтып торабыз. Колхозда какраз кеше җитешмәгән чак. Бездә ясле дә, бакча да бар. Эшли торыр. Өй иркен. Аннан, әнисеннән хат килгәчтенме, болаймы, баласы үсә төшкәч, үзе карар. Бала әйберләрен башта ук монда бирдем, ди, торалардыр ич?

А й з а р ә. Кая китсеннәр, әлбәттә, тора.

Г ө л ф и н ә. Ну, бу сеңелне! Бала кадерен беләмени ул. Көлеп ятадыр әле, үзе дә чыгар, дип уйлыйдыр.

А й з а р ә. Борчылмагыз, зинһар, уынмагыз. Вакыт иртә.

Г ө л ф и н ә. Чыннан да, әйеме, Айзарә? Килерләр әле. Бу караватларга нигә кертмисез соң әле?

А й з а р ә. Сез чыкканны көтик инде.

Г ө л ф и н ә. Менә әйтәм бит. Ачуланмагыз инде, хәзер килеп җитәрләр… Менә шулай булсын иде ул, әйеме! Мин көтеп торыйм-торыйм иде дә, минекеләр килгәнне. Алтынчәчнең Оралбае килсен дә чыксын иде! Мин килде-ем. Алтынчәч, дип тәрәзәгә кычкырсын иде. Оралбай исемле Алтынчәч кызының әтисе. Бик әйбәт егет, ди, Алтынчәч әйтә. Әкиятләр нигә чын булмый икән ул, Айзарә Әхәтовна?

А й з а р ә (Алтынчәчнең башыннан сыйпап). Кем белә, бәлки, булган хәлләрне әкият итеп сөйлиләрдер кешеләр. (Алтынчәчкә.) Бер дә борчылмагыз, барысы да сез уйлаганча булыр.

Сестра Нина керә.

Н и н а.  Калаубекова, сезгә килгәннәр. (Алтынчәчкә язу бирә.)

Г ө л ф и н ә. Әстәгъфирулла дип әйтер иде. Валентина булса. Укы, укы тизрәк, Алтынчәч айналаем.

Алтынчәч нишләргә белми язуны кулында тотып тик тора.

А й з а р ә. Сабыр, сабыр. Тынычланыгыз, Алтынчәч. Менә шулай, шулай.

Г ө л ф и н ә. Бир, Алтынчәч, үзем укыйм.

А л т ы н ч ә ч. Үзем. (Язуны сакланып кына ача, укый.)

Г ө л ф и н ә. Оралбаймы, Алтынчәч бәгырь кисәгем?

А л т ы н ч ә ч (паузадан соң). Ана белән җизни.

Г ө л ф и н ә. Җыен инде тизрәк. (Айзарә Әхәтовна белән Нинага.) Җыештырыгыз инде аны, нәрсә карап торасыз.

А й з а р ә. Кабаланмагыз, диләр сезгә.

Г ө л ф и н ә. Кабаланмасам, унике баланы табып бетерергә ничек вакыт җиткерим ди мин. Күреп торасыз лабаса, Алтынчәч үзе бернишли алмый. Алтынчәч, борчылма. Борчылма, Алтынчәч.

Н и н а. Шактый ук үзәккә үттегез сез минем, апа. Бераз гына утырып торырга буладыр бит.

Г ө л ф и н ә. Сагынырсыз әле, Нина, сагынырсыз. Әнә теге караваттагы кебекләр күбрәк кергәләсә, сагынырсыз. Киләле, кочаклыйм әле бер үзеңне. (Нинаны кочаклап.) Икенче малаема хатын булып киләсеңме безгә?

Н и н а.  Берсекөнгә көтегез.

Г ө л ф и н ә (көлеп Нинаның аркасыннан сөя дә тәрәзә янына килә). Күренмиләр чукынчыклар. (Кинәт кычкырып җибәрә.) Киләләр!.. Берәү, икәү, өчәү, дәртәү, бишәү, алтау. Алтысы үземнеке. Җиденчесе үземнең Зарифулла, сигезенчесе сеңелем, тугызынчысы кияү. Барысының да кулында чәчәк. (Айзарә Әхәтовна белән Нинага.) Чәчәкләре сезгәдер инде ул. (Караватка утыра да кинәт елап җибәрә.)

А й з а р ә. Менә инде тагын! Көлеп йөрдегез, йөрдегез дә…

А л т ы н ч ә ч. Гөлфинә апа…

Н и н а.  Комедия…

Г ө л ф и н ә. Карагыз әле, китмәделәр микән?

Н и н а (тәрәзәдән карап). Торалар тезелешеп.

Г ө л ф и н ә. Кыр казлары кебекме?

Н и н а.  Юк, солдатлар кебек.

Г ө л ф и н ә. Айзарә җаным, әйтим инде шуларга бер сүз.

А й з а р ә. Ярый, әйтегез.

Г ө л ф и н ә (тәрәзә төбенә менеп, форточкадан кычкыра). Зарифулла! Ишеккә барыгыз, ишеккә… (Күз яшьләрен сөртә-сөртә тәрәзә төбеннән төшә.) Айдарның борынын да сөртмәгәннәр.

Н и н а.  Булдымы? Әйдәгез.

Палатадан чыгалар. Коридордан үткәндә Баш врач очрый.

Б а ш   в р а ч. Киттегезме, гүзәлкәйләр? Хәерле юл!

Г ө л ф и н ә. А л т ы н ч ә ч. Бик зур рәхмәт сезгә! (Китәләр.)

Б а ш   в р а ч. Айзарә Әхәтовна, килгәннәр бит.

А й з а р ә. Кемнәр, Зәйтүнә Закировна?

Б а ш   в р а ч. Менгличеваның каенанасы, улы белән…

Аларның сөйләшкәнен ашыйсылары килгән балаларның елау тавышы баса. Ике бишек яңадан аска төшә. Ике Ана аларны тирбәтеп бишек җырын дәвам итәләр:

Әлли-бәлли-бәллием,

Йокла, балам, нәнием,

Тәмләп йокла, бәбием,

Сакта тора әниең.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Пәрдә.

1984

 

Әсәрнең тексты Туфан Миңнуллинның ун томлыгындагы нөсхәсенә нигезләнеп әзерләнде:

Миңнуллин Туфан. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 1 том, 358-400 битләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

Фикереңне язып калдыр

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган