МИЛӘҮШӘНЕҢ ТУГАН КӨНЕ

1967 елда язылган “Миләүшәнең туган көне” – яшь автор Туфан Миңнуллин исемен тамашачыга ныклап таныта башлаган беренче драма әсәрләреннән. Алдагы иҗатында драматург бу әсәрдәге геройларына тагын ике мәртәбә мөрәҗәгать итә: “Дуслар җыелган җирдә” һәм “Хушыгыз” пьесалары языла. Әлеге трилогия Туфан Миңнуллин буыны татар зыялыларының тормыш һәм иҗат юлын чагылдыра, аларга анализ-нәтиҗә ясый. “Миләүшәнең туган көне” Г.Камал театры сәхнәсендә режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куела һәм узган гасырның 60нчы еллар ахырында уйнала.… Күбрәк укырга

КҮРШЕ КЫЗЫ

“Күрше кызы” әсәре 1967 елда язылган. Бу пьеса заманында бик популяр була, авыл яшьләре аны үз тормыш-көнкүрешләренә аваздаш итеп тоеп, еш кына үз көчләре белән сәхнәләштерә. Авторның тәүге драма әсәрләреннән берсе булуына карамастан, “Күрше кызы”нда Туфан Миңнуллин иҗатында “кызыл җеп” булып барган темалар – авыл кешеләре һәм, гомумән, авыл язмышы төп урынны биләп тора. … Күбрәк укырга

НИГЕЗ ТАШЛАРЫ

Туфан Миңнуллин “Нигез ташлары” пьесасын 1967 елда яза. Бу әсәрендә алдагы иҗатында “кызыл җеп” булып барачак туган нигез, авыл язмышы темалары аермачык билгеләнә. Пьеса беренче мәртәбә Күчмә театр (хәзерге – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә куела. Режиссеры – Равил Тумашев.… Күбрәк укырга

ИЛГИЗӘР + ВЕРА

“Илгизәр + Вера” әсәре 1992 елда иҗат ителгән. Язылу вакыты – Советлар Союзы таркалган чор. Күпмилләтле, интернациональ дәүләт дип тәкърарланган ил үз эченә сыйдырган халыклар арасында әллә ни дуслык булмавын бөтен дөньяга ачып тарала. Бу темага ачыктан-ачык сөйләргә, катнаш никах – “бары тик ике кеше арасындагы эш” дип карау, аз санлы халыклар өчен нинди зур фаҗига икәнлеген әйтергә дә мөмкинлек барлыкка килә. Сәхнәгә әсәр беренче мәртәбә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.… Күбрәк укырга

ҮЗЕБЕЗ САЙЛАГАН ЯЗМЫШ

Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы үзешчән коллективлар һәм профессиональ театрлар иң еш мөрәҗәгать иткән әсәрләреннән берсе. Драматургның мәктәп темасына мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. Мәктәптә бала белем алып кына калмый, шәхес булып та формалаша. Шуңа күрә пьесаның исеме укытучының сайлаган тормыш юлына, һөнәренә генә түгел, гомумән алганда, мәктәпнең бала язмышын билгеләүче урын икәненә ишарәли. Әсәр узган гасырның 1970-1972 елларында языла. Мәктәп, укытучы эшенең үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен яхшырак аңлау нияте белән Туфан Миңнуллин бер уку елын Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуга багышлый. Пьеса язылып бетүгә Күчмә театрның (хәзерге – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссеры Равил Тумашев аны сәхнәгә кую эшенә тотына. 1973 елда сәхнәләштерелгән спектакль тамашачы һәм театр белгечләре тарафыннан бик җылы кабул ителә, озак еллар уйналып килә. 1974 елда автор әлеге “Үзебез сайлаган язмыш” һәм “Нигез ташлары” пьесалары өчен яшьләрнең Муса Җәлил исемендәге республика премиясе белән бүләкләнә.… Күбрәк укырга

ӘНИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР

“Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын Туфан Миңнуллин 1984 елда яза. Автор бу әсәре хакында сөйләгәндә, аңарда “бары тик хатын-кызлар яки бары тик ир-ат персонажлар гына катнашкан пьеса” язып карау теләге туган. Әлеге уен ул элегрәк язылган әсәрләрендә тормышка ашырырга теләсә дә, төрле сәбәпләр аркасында башкара алмаган. Бары тик хатын-кыз персонажлар тупланырлык урын турында уйлана торгач, бала тудыру йорты шундый җир дигән фикергә килгән. Һәм ныклап шушы теманы өйрәнә башлый. Казанда Габдулла Тукай вафат булган “Клячкин больницасы” бинасында ул чорда табиблар белемен күтәрү институтының 2нче номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасы эшчәнлек алып бара. Драматург аларның хезмәткәрләре ярдәменә таянып, бала тудыру йорты дөньясы белән якыннан таныша. Әлеге тәҗрибә булачак әсәргә нигез сала. “Әниләр һәм бәбиләр” – Туфан Миңнуллинның иң популяр әсәрләреннән берсе. Ул профессиональ һәм үзешчән театрлар тарафыннан даими рәвештә куелып тора. Г.Камал театры сәхнәсендә режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган спектакльне CCCРның Үзәк телевидениесе төшереп, бөтен илгә танытты. Композитор Рәшит Абдуллин иҗат иткән көйләр әле дә яңгырап тора. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова башкаруындагы “Бишек җыры” – берничә буын тыңлаучыларның күңеленә кереп калган музыкаль әсәр.… Күбрәк укырга

ДИЛӘФРҮЗГӘ ДҮРТ КИЯҮ

Пьеса 1968 елда язылган. Автор бу әсәрен туган ягы – Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында әти-әнисе янында язуын әйтеп калдырган. Әсәр геройларының холык-фигылендә дә авылдашлары үзләренең кайбер якларын таныган булган. Диләфрүз исемле кыз артыннан бөтен авыл егетләре “көтүләре белән” йөргән дип искә төшерә Туфан Миңнуллиның дус-яшьтәшләре. Пьесаның беренче вариантында персонажлар саны күбрәк. Мәсәлән, Диләфрүзнең әтисе-әнисе дә була. Ләкин автор соңыннан алардан баш тарта. Әсәр театр сәхнәләрендә уңышлы бара. Аңа Хөснул Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов кебек танылган композиторлар музыка язган. Ул җырлар әле дә яңгырый. Г.Камал театрында режиссер Марсель Сәлимҗанов куйган спектакль 500дән артык мәртәбә күрсәтелде, аны уйнаганда ике буын артистлар алмашынды. 2000нче елларда автор әсәрне заманчалаштырып үзгәртеп яза. Ул “Диләфрүз Ремейк” исеме белән Г.Камал театры сәхнәсендә бара.… Күбрәк укырга

ГӨРГӨРИ КИЯҮЛӘРЕ

Бу әсәрен Туфан Миңнуллин 1993-1994 елларда иҗат итә. Автор биргән беренче исеме: “Үринәнең әтисе”. Пьеса – этнографик музыкаль комедия жанрында язылган әсәрләрнең беренчесе. Икенчесе – Сергач мишәрләре сөйләмендә язылган “Йөрәк маем”. Өченчесе – Себер татарлары фольклорына таянып язылырга тиеш була, ләкин тәмамланмый кала. Шулай ук авторның планында – Әстерхан татарлары турында да әсәр язу бар иде. “Гөргөри кияүләре”н язу өчен Туфан Миңнуллин ныклап керәшен җыруларын, гореф-гадәтләрен өйрәнә, Ташкирмән (Татарстанның Лаеш районы) авылында керәшеннәр арасында яшәп ала. Пьеса татар, башкорт театрларында даими куела. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ул 1995 елдан бирле бара, әле дә тамашачылар бу спектакльне яратып карый.… Күбрәк укырга

ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР

Туфан Миңнуллин иҗат иткән пьесалар арасында “Әлдермештән Әлмәндәр” – иң танылганыдыр, мөгаен. Аны автор 1975 елда иҗат итә. Язылу тарихы да үзенә күрә кызыклы. Туган якларына кайтканда, драматургка бер авылдаш бабай очрый. Күрешеп хәл-әхвәл сорашкач, ул: “Менә Әҗәл белән сөйләшеп, тарткалашып барам әле”, – дип җавап бирә. Шушы очрашу пьесаның төп темасын билгели. Озак кына уйланып йөргәннән соң, әсәр авторның башында тулысынча туплангач, ул аны бик тиз, 20 көн эчендә язып бетерә. Баш герой Әлмәндәр карт холкында күп кенә авылдашларының холкын-гадәтен танып була. Әлмәндәр, Әлдермеш исемнәре дә очраклы сайланмаган. Татарстандагы ике матур татар авылының атамалары алар. Пьеса буенча куелган спектакльнең язмышы бик бәхетле. Беренчедән, аны тамашачы яратып кабул итте, 30 елга якын уйналган әсәр һәрчак тулы залларда барды. 1979 елда пьеса авторы, режиссер Марсель Cәлимҗанов һәм баш рольне башкарган Шәүкәт Биктимеров К.Станиславский исемендәге дәүләт премиясенә лаек дип табыла. Спектакль Алмаз Монасыйповның искиткеч музыкасы белән бизәлә. Бу спектакльдә уйнаган актерларга “Әлдермештән Әлмәндәр” аерым бер популярлык өсти. Аларның күпләрен тамашачы беренче чиратта шул рольләре аша искә төшерә.… Күбрәк укырга