Бөек дигән сүзне белеп кулландым. Әтине мин чыннан да бөек дип саныйм. Ул танылган язучы, бәхетле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, үзе исән чакта күп кенә премияләр лауреаты булган, бихисап мактаулы исемнәр алган шәхес кенә түгел. Аның бөеклеге бу чыннан да горурланырлык исемнәренә генә нигезләнми.
Яңалыклар
Әтинең тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, карашлары, фикерләре беркемне дә битараф калдырмый иде. Бүген дә, инде үзе булмагач та бәхәсләр уята, уйландыра. Милләт турында бераз булса да уйланган татар кешесен Туфан Миңнуллиның теге яки бу хәл, вакыйга турында ни әйтәчәге кызыксындыра иде, хәтта хәзер миннән: “Туфан абый бүгенге хәлләргә ни әйтер иде икән?” – дип сораучылар табыла. Әтинең төрле мөнбәрләрдән әйтелгән, газет-журналларда басылып чыккан һәр сүзе халык күңеленә барып җитә иде дип уйлыйм, фикердәшләре, каршы чыгучылары гел табылып торды. Туфан Миңнуллинның бөеклеге – нәкъ менә шушындадыр дип уйлыйм.
Тормыш
хәтта хәзер миннән: “Туфан абый бүгенге хәлләргә ни әйтер иде икән?” – дип сораучылар табыла. Әтинең төрле мөнбәрләрдән әйтелгән, газет-журналларда басылып чыккан һәр сүзе халык күңеленә барып җитә иде дип уйлыйм, фикердәшләре, каршы чыгучылары гел табылып торды. Туфан Миңнуллинның бөеклеге – нәкъ менә шушындадыр дип уйлыйм.