Драматик хикәя, 2 пәрдәдә, 8 күренештә
КАТНАШУЧЫЛАР:
Т у к т а р о в И л г и з К ә р и м о в и ч — мәктәп директоры, 25 яшьтә.
Н а р и м а н — укытучы, 62 яшьтә.
Ш ә м с е н у р — укытучы, 54 яшьтә.
Н у р и я — укытучы.
Д и н ә — унынчы класс укучысы.
Ш ә й х а т т а р о в Р ә ш и т Т а л и п о в и ч — районда җитәкче.
Р а м и л — укучы.
М ө н и р ә — мәктәптә укыту эшләре мөдире.
Д и л б ә р С а м а т о в н а — укытучы.
Ф а с и л — укытучы.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
I КҮРЕНЕШ
Район үзәгендәге мәктәпнең бер классында укытучылар җыелышы башланырга тора.
Т у к т а р о в. Барыбыз да җыелып беттеме? Шәйхаттарова кайда?
М ө н и р ә. Ул миннән сорап китте, Илгиз Кәримович.
Т у к т а р о в. Мин бит әйттем, бөтен коллектив катнашырга тиеш, дидем.
М ө н и р ә. Аның бик тә мөһим эше килеп чыккан.
Н у р и я. Ул бит нәчәльство хатыны. Безнең ише эшлексезләр арасында нишләп утырсын.
М ө н и р ә. Нурия, остарма.
Ф а с и л (көйләп). Кичә дә кич килми калдың, Нурия, килми калма иртәгә.
М ө н и р ә. Фасил, кыланма.
Т у к т а р о в. Йә, ярый, башлыйбыз. Хөрмәтле вә гыйззәтле укытучылар. Кайсыбыз белә, бөек рус язучысы Александр Сергеевич Гогольнең “Ревизор” дип аталган комедиясе… (Паузадан соң.) Нигә берегез дә мине туктатмый?
М ө н и р ә. Ә ни булды, Илгиз Кәримович?
Т у к т а р о в. Берни дә булмады… Бөек рус язучысы Александр Сергеевич Гогольнең…
Н у р и я. Илгиз Кәримович, нигә сез безне мыскыл итәсез?
Т у к т а р о в. Әллә? Алайса, гафу итегез, Александр Сергевич түгел, Николай Васильевич Гогольнең “Ревизор” комедиясе ничек башланып китә, кем белә? Нурия, син дәшмә.
М ө н и р ә. Мин рус теле укытмыйм.
Н у р и я. Мин дә татар теле укытмыйм, ләкин Тукайның “Шүрәле”се ничек башланганны беләм.
Ф а с и л. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр…”
Т у к т а р о в. Әйт, Нурия, “Ревизор” ничек башланып китә.
Н у р и я. Юк инде, үзегез башладыгыз, үзегез әйтегез.
Т у к т а р о в. Әйтәм. Хөрмәтле вә гыйззәтле коллегалар, мин сезне бик тә күңелсез бер хәбәр әйтер өчен чакырдым.
Н у р и я. Булмас. Без бит һәрвакыт мактанышыр өчен генә җыелабыз.
Ф а с и л. Золотой радиатор,
Золотой карбюратор,
Золотой магнито.
М ө н и р ә. Фасил, кемгә әйтәләр?
Т у к т а р о в. Хәзер мин сезгә бер хат укыйм, хөрмәтле коллегалар. Игътибар белән тыңлавыгызны үтенәм. Менә ул хат. (Укый) “Туктаров абый, миңа биргән аттестатыгызны үзегезгә җибәрәм. Миңа аның кирәге юк. Чөнки ул ялган аттестат. Мин ул аттестатка ышанып институтка кермәкче идем. Хыялым инженер булу иде. Бер генә имтихан тапшырып җиңел генә үтмәкче идем. Алтын медалле укучы бит. Ләкин беренче имтиханда ук икеле алдым. Мин берни дә белмим икән. Нигә сез берни дә белмәгән надан укучыга еллар буе бишле куеп килдегез? Нигә сез мине алдадыгыз? Алыгыз аттестатыгызны, миңа ул кәгазь кирәкми. Медальне бирмим, алдануымның истәлеге булып калсын. Мин инде эшкә урнаштым. Анда аттестат кирәкми: мактаулы укучыгыз, Хәлил Саттаров”. Менә аның аттестаты, йә, ничек?
М ө н и р ә (паузадан соң). Кайсы институтка үтә алмаган?
Т у к т а р о в. Барыбер түгелмени?
М ө н и р ә. Кайсы фәннән икеле алган?
Ф а с и л. Япон теленнән. Хыялым инженер, дигән ич, күренеп тора.
М ө н и р ә. Димәк, математикадан. Мин математика укытмыйм.
Т у к т а р о в. Сезне гаепләгән кеше юк әле. Йә, нишлибез, хөрмәтле коллегалар?
Н у р и я (сикереп торып). Ниһаять!.. Рәхмәт Хәлил Саттаровка. Югыйсә, мактанышабыз да, мактанышабыз. Без — алдынгы! Без — беренче! Күрдегезме инде.
М ө н и р ә. Нурия, узынма.
Н у р и я. Узынам, Мөнирә Шакировна. Ниһаять, дөреслеккә юл ачылды. Безнең чын йөзебезне ачтылар. Без җинаять эшләп ятабыз икән.
М ө н и р ә. Ни сөйлисең син, Нурия?
Н у р и я. Әйе, җинаятьчеләр. Дөресме, Илгиз Кәримович? Шуны әйтер өчен безне җыйдыгызмы?
Т у к т а р о в. Бергәләп уйлашыйк.
М ө н и р ә. Бик күңелсез хәл, әлбәттә. Ләкин җинаять диешергә ашыкмыйк, Илгиз Кәримович. Очраклы хәл булуы да бар. Имтихан бит.
Т у к т а р о в. Әгәр дә Саттаров дүртле алган булса, очраклы дияр идек, монда — икеле.
М ө н и р ә. Авыл укучысына бәйләнәләр дә инде ул. Шәһәр байлары акча төртеп үзләренекен кертеп тутыралар да авыл укучыларына урын калмый.
Т у к т а р о в. Димәк, безнең бер гаебебез дә юк, Мөнирә Шакировна?
М ө н и р ә. Мин математика укытмыйм.
Т у к т а р о в. Нариман ага, сез ни дисез?
Н а р и м а н. Хәлил Саттаровка математиканы мин укыттым. Димәк, мин —җинаятьче.
Т у к т а р о в. Нариман ага…
Н а р и м а н. Хәлил Саттаровны мин укыттым математикадан.
Ш ә м с е н у р. Туктагыз әле, ул бит математикадан дип әйтмәгән. Бәлки бүтән фәннәндер.
Н а р и м а н. Математикадан. Миңа китәргә рөхсәт итегез, Илгиз Кәримович.
Т у к т а р о в. Нариман ага… (Нариман торып чыгып китә. Аңа Шәмсенур иярә.)
(Дилбәр кинәт кычкырып көлә башлый.)
Т у к т а р о в. Дилбәр Саматовна, Сезгә ни булды?
Д и л б ә р (көлүеннән көчкә туктап). Комедия!!!
Т у к т а р о в. Комедия түгел бу, фаҗига, Дилбәр Саматовна.
(Дилбәр көлүен дәвам итә.)
М ө н и р ә. Дилбәр Саматовна, туктагыз хәзер үк.
Д и л б ә р. Туктамыйм! Комедиядә көләргә тиешләр. Безнең бөтен тормышыбыз комедия. Нигә әле без монда әллә ни булган кебек мәж киләбез. Бездә генә мени мондый кәмит. Бөтен ил ничәме ничә еллар буе бер үк комедия уйный, күз буяу комедиясе. Ә без монда… (истерикага бирелеп көлүен дәвам итә, аннан җылый башлый. Җылый-җылый чыгып китә.)
М ө н и р ә. Нәрсә инде бу, Илгиз Кәримович?
Т у к т а р о в. Барыгызга да китәргә мөмкин. Кайтыйк, уйлашыйк, аннан җыелып киңәшербез. (Укытучылар берәм-берәм тарала. Мөнирә белән Туктаров кына кала.)
М ө н и р ә. Нишләвегез бу, Илгиз Кәримович? Нигә кирәк? Яхшы гына эшләп килгәндә нигә сез? Нигә ул хатны тартып чыгарырга иде. Коллектив алдында, хәзер беләсезме ни буласын мәктәптә? Тыныч кына эшләп ятканда…
Т у к т а р о в. Әйе, тыныч кына эшләп ятканда. Сезгә дә китәргә мөмкин, Мөнирә Шакировна.
М ө н и р ә. Бер малайның хаты аркасында.
Т у к т а р о в. Малай түгел ул, кеше. Нурия дөрес әйтә, без —җинаятьчеләр. Сез беләсезме, без ике ел инде югары уку йортына бер генә укучы да биргәнебез юк икән ич.
М ө н и р ә. Бөтен кешегә дә академик булырга димәгән.
Т у к т а р о в. Барыгыз, өегезгә кайтып уйлагыз әле, Мөнирә Шакировна.
М ө н и р ә. Уйлыйсы-нитәсе юк. Мин математика укытмыйм.
Т у к т а р о в. Сез — завуч.
М ө н и р ә. Булса ни. Сез — директор. (Чыгып китә.)
Нурия керә.
Н у р и я. Мөмкинме?
Т у к т а р о в. Нигә китмәдең?
Н у р и я. Башта әйт, керергә мөмкинме?
Т у к т а р о в. Кергәнсең ич.
Н у р и я. Түргә узарга рөхсәтме?
Т у к т а р о в. Нәрсә кыланасың7 (Нурия өстәл янына килеп утыргач.) Йә, ни әйтәсең?
Н у р и я (паузадан соң). Рәхмәт сиңа, Илгиз.
Т у к т а р о в. Ни өчен?
Н у р и я. Бүген син миңа бигрәк тә ошадың! Димәк, мин ялгышмаганмын. Әллә ниләр уйлама, бары тик сиңа рәхмәт әйтү өчен генә кердем. Болай булгач, ниһаять, чынлап торып укыта башлыйбыз. Өлгереш планын үтәү өчен генә көрәшмибез.
Т у к т а р о в. Аны да үтәргә кирәк.
Н у р и я. Хәер, анысы шулай. Мин иртәрәк куанам бугай. Ни булса да, син миңа бүген бик ошадың, шуңа күрә моннан тизрәк качарга кирәк.
Т у к т а р о в. Ничек качарга? Кая?
Н у р и я. Казанга. Кияүгә чыгам. Ирем буласы кешедән хат алдым. Ашыктыра. Квартира бирергә җыеналар икән. Өйләнсә, ике бүлмәлене ала.
Т у к т а р о в. Ә мәктәп?
Н у р и я. Казанда да мәктәпләр бар. Мондагы кебек иске-москылардан оештырылган мәктәп түгел, зур, якты биналар, җиһазландырылган кабинетлар. Яшәр өчен дә интегәсе юк. Шәһәр-шәһәр инде.
Т у к т а р о в. Сабый булма, Нурия.
Н у р и я. Эх, сабый булсам иде мин, Илгиз. Әйт әле, Илгиз, чыгыйммы мин яратмаган кешемә кияүгә?
Т у к т а р о в. Нурия, әйдә ул хакта сөйләшмик. Җитдирәк сүзләр көне бүген.
Н у р и я. Минем өчен бу җитди. Синең янда булып, сине көн саен, сәгать саен күреп тору авыр миңа.
Т у к т а р о в. Ярый, бар, кайт!
Н у р и я. Беркая да китмим. Әгәр хәзер китсәм, мин җүләрлек эшләп ташлаячакмын. Гомерем буе үкенәчәкмен. Син дә үкенәчәксең, Илгиз. Эзләрсең мине, таба алмассың. Минем кебек җүләрләр сирәк була.
Т у к т а р о в. Тилереп йөрмә, Нурия. Бернинди ярату юк синдә. Саташып, үз күңелеңне үзең аздырып йөрисең. Күпме сөйләштек ул турыда. Нигә кирәк? Үз хисләреңә үзең хуҗа бул.
Н у р и я. Эчтән янып, сүземне әйтергә оялып, күз сирпеп кенә йөрер чакларым узган. Яраткан кешемә җаным-тәнем белән биреләсем, аның канаты астында яшисем, иркәләнәсем, иркәлисем килә.
Т у к т а р о в. Вакыты җиткәч, барысы да булыр.
Н у р и я. Чынмы, Илгиз, көтәргәме?
Т у к т а р о в. Күңелең эзләгәне табылыр. Син ашыкма гына.
Н у р и я. Миңа егерме дүрт яшь. Алтмышка җиткәч, ни шайтаныма миңа дөнья рәхәте… Сөенмә, Туктаров, мин беркая китмим. Кирәкми миңа Казаны, ике бүлмәне алмый торсыннар. Синең күз алдыңда йөриячәкмен. Боз йөрәгең эреми булмас, бер эрер, ләкин минем йөрәк бозга әйләнгән булыр. Менә шул вакытта аңларсың мине. Мәхәббәт тегеләй була, мәхәббәт болай була дип, акыл сатмассың.
Т у к т а р о в. Шулай итик, Нурия.
Н у р и я. Ярый, мәтәлеп китсен мәхәббәте. Иң яхшысы, син миңа бүген бик-бик ошадың. Болай булгач, яшәп була. Беләсеңме нишләргә кирәк, Илгиз? Бөтен укытучылар бергә җыелып сөйләшергә кирәк. Сабыр гына, акыллы гына, кызмыйча гына.
Т у к т а р о в. Син булган җирдә сабыр гына сөйләшеп буламыни?
Н у р и я. Әйе шул. Псих шул мин. Шулай да бүген син миңа бик тә ошадың.
Т у к т а р о в. Кайтыйкмы, Нурия?
Н у р и я. Кая барасың кайтмыйча… Урамда бераз йөрик. Мине озатып куй. Тыкрык башына хәтле генә.
Т у к т а р о в. Анда чаклы була.
Н у р и я. Юк, кирәкми. Алай ялындырып. Үзем генә йөрергә өйрәнгән. Динәгә сәлам әйт, Илгиз.
Т у к т а р о в. Динә?
Н у р и я. Әйе. Унынчы класс укучысы Динә Газизовага. (Тиз генә чыгып китә.)
II КҮРЕНЕШ
Урам. Вакыт кич. Урамда Мөнирә таптана. Ике кулын кесәләренә тыгып Рамил үтеп бара. Шәһәрчә киенгән, сызгыруы — авылча. Мөнирә апасына сәлам дә бирми үтеп китә.
М ө н и р ә. Закиров.
Р а м и л (туктап). Нәрсә?
М ө н и р ә. Нәрсә түгел, күргәч исәнләшәләр. Тәрбиясез.
Р а м и л. Көндез әллә ничә исәнләшкән инде.
М ө н и р ә. Тагын исәнләшергә кирәк.
Р а м и л. Исәнмесез!
М ө н и р ә. Исәнме, Закиров. Укытучың белән сөйләшкәндә кулларны кесәдә тотмыйлар.
Р а м и л. Салкын ич.
М ө н и р ә. Дәресләреңне әзерләдеңме?
Р а м и л. Иртәгә ял.
М ө н и р ә. Сиңа көне-төне утырсаң да чакка килә. Ярый, бар.
Ничек кергән булса, Рамил шулай китеп бара. Мөнирә таптануын дәвам итә. Динә керә.
Д и н ә. Хәерле кич, апа!
М ө н и р ә. Исәнме, Динә. Кая бардың?
Д и н ә. Розаларга.
М ө н и р ә. Нишләдегез инде?
Д и н ә. Болай гына…
М ө н и р ә. Нигә алдашасың, анда түгел идең бит.
Д и н ә. Әллә минем арттан күзәтеп йөрисезме?
М ө н и р ә. Сиңа әзерләнергә кирәк. Син мәктәпне алтын медаль белән тәмамларга тиеш. Кирәкмәгән уйларны башыңнан чыгарып ташла. Егетләр укып бетергәч тә качмас…
Д и н ә. Нигә инде алай дисез, апа?
М ө н и р ә. Белеп сөйлим. Әти-әниең укытучылар, сиңа сынатырга ярамый. Аңладыңмы?
Д и н ә. Аңладым. Китәргә мөмкинме, апа? Мине әниләр көтәдер.
М ө н и р ә. Көтәләрдер, билгеле. Ә син әллә кайда йөрисең. Ярый, ярый, ачуланма, яратып әйтәм. Син мине яратасыңмы, Динә?
Д и н ә. Укытучыны укучылар хөрмәт итәргә тиеш.
М ө н и р ә. Мин бит синнән, хөрмәт итәсеңме дип сорамадым. Яратасыңмы дип сорыйм.
Д и н ә. Алайса, яратамдыр…
М ө н и р ә. Ничек инде яратамдыр?
Д и н ә (кырыс). Алайса, яратмыймдыр.
М ө н и р ә. Укытучы белән шулай сөйләшмиләр.
Д и н ә. Нигә соң аптыратасыз…
М ө н и р ә. Бөтен укытучылар сине мактап туя алмыйлар, ә минем дәресләргә әзерләнми киләсең.
Д и н ә. Барыбер бишле куясыз ич.
М ө н и р ә. Китәргә мөмкин.
Д и н ә. Сау булыгыз. (Китә.)
М ө н и р ә (таптануын дәвам итә. Фасилнең үтеп барганын күреп ала). Фасил!
Ф а с и л (керә). Әү, Мөнирә.
М ө н и р ә. Кая болай чабасың?
Ф а с и л. Чапкан атлар гына ярсый,
Ярсыма йөрәккәем.
Ә син монда урам чатында кемне көтеп торасың? Әллә егетләрнеме?
М ө н и р ә. Җыелыштан соң да синең болай җилбәзәк булуың гаҗәп.
Ф а с и л. Ә ни булган?
М ө н и р ә. Бөтен коллектив өстенә нинди гаеп ташланды.
Ф а с и л. Мин дә бит сезнең кебек, математика укытмыйм. Биология укытам. Амеба, бака, маймыл һәм кеше. Эволюция…
М ө н и р ә. Эволюцияңне күрсәтер әле.
Ф а с и л. Кем?
М ө н и р ә. Т у к т а р о в. Тотынды.
Ф а с и л. Минекеләрнең икеле алганы юк. Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, теләсә нинди тараканның кан әйләнешен сөйләп бирә алалар. Үзем дә бүген аспирантурага имтихан тота алам. Хатынымны яратканга гына китәсем килми.
М ө н и р ә. Синеңчә, Туктаров хаклы, алайса?
Ф а с и л. Җырламыйм мин җырларымны
Юлда югалсын өчен…
М ө н и р ә. Шулай инде, Туктаровны яратасың шул син.
Ф а с и л. Хатынымнан башка берәүне дә ярата алмыйм мин, Мөнирә.
М ө н и р ә. Минем сиңа начарлык эшләгәнем юк.
Ф а с и л. Яраттыру өчен ул гына җитми, Мөнирә. Минем хатын миңа гел начарлык кына эшләп тора, шулай да үзен яратам. Менә әле аның боерыгын үтәп чабам. Өйдә ипи беткән.
М ө н и р ә. Ярый соң, бар, чап, чаптырыр әле Туктаров.
Ф а с и л. Безнең башлар балык түгел,
Куырып ашамаслар.
Җырлап яшәргә өйрәнегез, Мөнирә. Сау булыгыз, дуслар, инде мин китәм. (Китәргә җыенганда Шәйхаттаровны күреп туктап кала).
Ш ә й х а т т а р о в. Исәнмесез, Мөнирә Шакировна.
М ө н и р ә. Ой… Исәнмесез Рәшит Талипович. Исәнмесез. Ачуланмагыз инде, уйланып бара идем, күрмәдем, ачуланмагыз инде.
Ш ә й х а т т а р о в. Нигә мин сезне ачуланырга тиеш. Укучының укытучыны ачуланырга хакы юк.
М ө н и р ә. Нинди укучы инде хәзер сез? Зур кеше булдыгыз. Район хәтле районны җитәклисез, Рәшит Талипович.
Ш ә й х а т т а р о в. Укыганда сез миңа Рәшит диеп кенә әйтә идегез. Сез дип тә эндәшми идегез.
М ө н и р ә. Дөнья үзгәрә бит инде, нишләтәсең. Рәхмәт инде онытмавыгызга. Мәктәпнең дә рәте-чираты юк. Кадерсезгә әйләнеп барабыз. Директорыбыз әллә ниләр казып чыгара. Бәйләнә. Хәдичә Галиевна әйтәдер инде. Аңардан да кер эзли. Начальство хатыны булып өйдә генә утырырга кирәк аңа ди. Бүген җыелыш булды, Хәдичә Галеевна миннән сорап киткән иде, нигә җибәрдегез, ди. Хәерле булсын инде. Яныгызга кермәкче идем дә үзегез очрадыгыз.
Ш ә й х а т т а р о в. Керегез, Мөнирә Шакировна. Сезнең өчен ишек ачык.
М ө н и р ә. Рәхмәт, Рәшит Талипович. Бу Туктаровны чакырып сөйләшегез әле бер. Мәктәпне таратачак болай булса. Сез укыган мәктәп бит ул, Рәшит Талипович.
Ш ә й х а т т а р о в. Исән булыгыз.
М ө н и р ә. Сау булыгыз, Рәшит Талипович. Туктаров турында уйлагыз әле, Рәшит Талипович.
III КҮРЕНЕШ
Нариманнар өе. Пәрдә ачылганда өйдә Шәмсенур белән Нариман. Нариман чишенмәгән дә, педсоветтан кайтып кергән килеш, ишек янындагы урындыкта утыра.
Ш ә м с е н у р. Өстеңне сал, чыгып китәргә җыенмыйсыңдыр ич? (Нариман эндәшмәгәч.) Сиңа әйтәм, чишен.
Н а р и м а н (уйларыннан айный алмый). Ни дидең?
Ш ә м с е н у р. Чишен дим. Арбадан төшеп калгандай утырасың.
Н а р и м а н. Төшеп калдым бугай шул.
Ш ә м с е н у р. Сиңа төбәп әйткән кеше булмады.
Н а р и м а н. Саттаровны математикадан мин укыттым.
Ш ә м с е н у р. Укытсаң ни?
Н а р и м а н. Бишлеге укыды… Икеле алган.
Ш ә м с е н у р. Киләсе елга бишле алыр. Башы яшь.
Н а р и м а н. Башлы малай иде, акыллы. Юкка-барга андый хат язмас.
Ш ә м с е н у р. Институтта алтын медальләргә каныгалар ди инде ул. Күпне таләп итәләр.
Н а р и м а н. Чөнки ул күбрәк белергә тиеш.
Ш ә м с е н у р. Нурия дә сүзен үлчәп сөйләми. Математиканы рус теле дип кенә белә микәнни? Казаннан русча өйрәнеп кайткан, имеш.
Н а р и м а н. Барысы да синең аркада. Синең сүзне тыңлап шундый көнгә калдым, шундый сүзләрне ишетәм. Алтмыштан узгач, пенсия алып тыныч кына ял итәсе урынга, балаларны бозып ятам. Дәүләт алтмыштан узганнарга пенсияне юкка гына бирәмени? Куәтең барда эшләдең, рәхмәт, менә сиңа пенсия, эшлим дигән булып бүтәннәргә комачаулап йөрмә, дип бирә ләбаса. Алтмыш яшь әйбәт булса, аны егет чак дип йөртерләр иде. Көпчәкләре чалышайган калтырча арбага кыйммәтле йөк төямиләр. Төямиләр! Төямиләр!!.
Ш ә м с е н у р. Нигә кызасың, минем ни гаебем бар?
Н а р и м а н. Син минем гомер иткән хатыным, үзең дә укытучы кеше. Әйтергә иде мин карт җүләргә, йөрмә дияргә иде, өеңдә мич башында ят, дип әйтергә иде.
Ш ә м с е н у р. Гомереңдә мин әйткәнне үтәгәнең бармы соң?
Н а р и м а н. Җибәрмәскә иде шул мәктәпкә. Ишеккә богау йозагы элеп өстемнән бикләп китәргә иде. Ә син мине култыклаган булып урам уртасыннан алып бардың. Ә мин, ахмак, сәлам биреп үтүчеләргә баш иеп кенә кыланып бардым. Ахмак, клоун, тиле…
Ш ә м с е н у р. Җитте инде, Нариман, тилермә.
Н а р и м а н. Укытучы булырга син котырттың. Беткән идемени башка эш, әллә кайчан пенсия алып ятучы кеше идем мин, мондый сүзләрне ишетми идем.
Ш ә м с е н у р. Кайчан әйттем мин сиңа укытучы бул дип?
Н а р и м а н. Син әйтмичә, кем әйтсен? Мин гомерем буе синең сүз белән генә йөрдем. Гомеремдә ир була белмәдем. Пешмәгән, мәми авыз, җебегән. Укытучы булудан да изге эш юк, имеш. Янәсе, ул мәңге оҗмахлы, гөнаһсыз кеше. Күрдеңме инде, ни әйтәләр.
Ш ә м с е н у р. Сиңа гына әйтмәделәр.
Н а р и м а н. Иң карт җинаятьче мин идем анда. Рецидивист. Бүген тотып асарлык бәндә.
Ш ә м с е н у р. Илгиз дә инде, шул хатны тартып чыгармаса…
Н а р и м а н. Тимә син аңа, кагылма Илгизгә.
Ш ә м с е н у р. Тегесенә кагылма, монысына тимә.
Н а р и м а н. Мине кыйна син, мине тукма.
Ш ә м с е н у р. Кыйнал инде алайса, мине борчыма. Үз мәшәкатьләрем дә муеннан. (Сумкасыннан дәфтәрләр алып, тикшерергә утыра.)
Н а р и м а н. Динә кайда?
Ш ә м с е н у р. Каян белим. Үзең белән бергә кайттык.
Н а р и м а н. Кайда, нишләп йөри ул?
Динә кайта.
Кайда йөрисең син?
Д и н ә. Кайда дип әйтсәм, яхшырак булыр? (Нариманга килеп сыена.)
Н а р и м а н. Кыланма!
Д и н ә. Әни, әтигә ни булган?
Ш ә м с е н у р. Бүген кәефе юк аның, кызым.
Д и н ә. Ярамый алай, әти. Яле, кавалер бул, минем тунны салдырып элеп куй.
Ш ә м с е н у р. Шаярма, чыннан да кәефе начар әтиеңнең.
Д и н ә (өстен салып, әтисе янына килә). Әти, ни булды?
Н а р и м а н. Утыр әле өстәл янына.
Д и н ә. Нигә?
Н а р и м а н. Утыр, диләр.
Д и н ә (өстәл янына барып утыра). Утырдым.
Н а р и м а н. Көндәлегеңдә барысы да бишлеме?
Д и н ә. Әни, әти нишли соң ул?
Н а р и м а н. Җавап бир.
Д и н ә. Үзең беләсең ич.
Н а р и м а н. Ялган! Бишледер түгел, икеледер! Хәзер сынау алам мин синнән.
Ш ә м с е н у р (ниһаять чыгырыннан чыгып). Түзеп-түзеп тордым, Нариман. Инде булды. Минем дә нервларым таушалган. Мин дә утыз ел балалар укытам. Булды! Җитте! Туйдым тавышыңнан, ишетәсем килми!
Д и н ә. Әни, нигә кычкырасың әтигә?
Ш ә м с е н у р. Баядан бирле нервларымны талкый. Әйтерсең миңа җиңел. Әйтерсең минем колакларым саңгырау. Җитте! (Елап җибәрә. Пауза.)
Д и н ә. Әти, нәрсә булды?
Ш ә м с е н у р. Бар, кызым, дәресләреңне кара.
Д и н ә. Юк, сез башта әйтегез: нигә бер-берегезгә кычкырасыз?
Ш ә м с е н у р. Болай гына…
Д и н ә. Болай гына кычкырмыйлар, болай гына еламыйлар. Әти, нигә елый әни?
Н а р и м а н. Син нәрсә әле сорау алырга тотындың?
Д и н ә. Минем беләсем килә.
Н а р и м а н. Белерсең, башың яшь.
Д и н ә. Мин быел өлгергәнлек аттестаты алам.
Н а р и м а н. Бар! Әниең нәрсә әйтте.
Д и н ә. Мин китмим. Башта әйтегез.
Н а р и м а н. Нәрсә инде тагын. Мин гаепле, мин!
Д и н ә. Гафу үтен.
Н а р и м а н. Кемнән? Синнәнме?
Д и н ә. Әнидән.
Н а р и м а н. Бар. Анысы әниең белән безнең эш.
Д и н ә. Ярый. Алайса мин дә сезне елатырмын да гафу үтенмәм. (Китә башлый.)
Н а р и м а н. Тукта!
Ш ә м с е н у р. Кызым, алай ярамый.
Д и н ә. Ә сезгә ярыймы? Мин әз генә ялгышсам да гафу үтенергә тиеш, ә сезгә бер-берегезне елатырга да ярый. (Китә.)
Н а р и м а н (тыныч). Берни булса, җебисең дә төшәсең!
Ш ә м с е н у р. Үзең ич…
Н а р и м а н. Мин нәрсә! Мин — карт ахмак. Кара син аны, ни сөйли. Шуларны укытып кара. Җитмешендә — җитмеш характер. Төпчек дип үзем иркәләп узындырдым. Самовар куйыйммы?
Ш ә м с е н у р. Куярга кирәк, Илгизнең дә кайтасы бар.
Н а р и м а н. Әйтмә шуның исемен.
Ш ә м с е н у р. Үзең, тимә Илгизгә, дидең.
Н а р и м а н. Тиле ни әйтмәс. Күмер чоландамы?
Ш ә м с е н у р. Шунда.
Н а р и м а н. Җинаятьче, имеш. Кырык ел эшлә дә җинаятьче… Нәрсә, ул кызны шулай аксөяк итеп үстерәбезмени? Самовар куярга да ярамыймыни, кулы караламыни?
Ш ә м с е н у р. Үтерәсең син мине бүген. Утыр, зинһар, дәшмә генә, бөтенесен үзем эшлим.
Н а р и м а н. Син эшләдең ни, мин эшләдем ни. Без инде синең белән кырык ел эшлибез.
Ш ә м с е н у р. Динә!
Динә керә.
Кызым, әтиеңнең чәй эчәсе килгән. Самовар куярга кирәк.
Д и н ә. Хәзер. (Самовар күтәреп чыгып китә.)
Н а р и м а н. Әтиеңнең чәй эчәсе килгән, имеш. Синең килмимени?
Ш ә м с е н у р. Килә.
Н а р и м а н. Нигә алай булгач мине генә начар итеп күрсәтәсең? Әйтерсең мин чәйсез тора алмыйм.
Ш ә м с е н у р. Уф Алла, кил әле, менә шушында утыр әле. (Нариманның кулыннан җитәкләп алып килеп утырта.) Тынычлан. (Башыннан сыйпый. Пауза.)
Н а р и м а н. Үләрмен ахры мин, Шәмсенур.
Ш ә м с е н у р. Ярый, ярый, үләрсең, тынычлан гына.
Н а р и м а н. Тотып кара әле, сикерәме?
Ш ә м с е н у р. Сикерми соң, болай бәргәләнүеңә. Ятып тор.
Динә керә.
Д и н ә. Менә монысы миңа ошый.
Ш ә м с е н у р. Кызым, әтиеңә урын әзерлә.
Н а р и м а н. Кирәкми. Диванга гына таянып торам. Бар, кызым, эшеңдә бул.
Д и н ә. Тагын йөрәгеңме, әти?
Н а р и м а н. Юк ла. Кызым, син былтыр бетергән Саттаровны беләсең бит. Алтын медальгә. Шул икеле алган.
Д и н ә. Ишеттем.
Н а р и м а н. Кемнән?
Д и н ә. Розага хат язган.
Н а р и м а н. Йә, ни дисең инде?
Д и н ә. Ул синдә укыды.
Н а р и м а н (Шәмсенурга). Менә күрдеңме?
(Мөнирә керә.)
М ө н и р ә. Керергә ярыйдыр бит?
Ш ә м с е н у р. Әйдә. Мөнирә, чишен, уз.
М ө н и р ә. Чишенеп тормыйм. Эчем пошкач, кереп чыгыйм дидем. Илгиз Кәримович кайтмадымы әле?
Ш ә м с е н у р. Юк.
М ө н и р ә (пальтосын салып). Нәрсә, Нариман абыйның кәефе юкмы әллә?
Н а р и м а н. Бишле. Уз. (Үзе диванга барып утыра.)
М ө н и р ә (түргә узып утыра). Йә, ничек соң?
Ш ә м с е н у р. Ничек дип инде, Мөнирә…
М ө н и р ә (Динәгә). Динә, дәресләрең әзерләнгәнме?
Динә китә.
Шулай диген ә, Нариман абый, ишетмәсәң ишет.
Ш ә м с е н у р. Син аны борчыма инде, Мөнирә. Яңа гына бәргәләнүеннән туктады. Үзен-үзе битәрли дә битәрли.
М ө н и р ә. Андый сүзләр ишетүе җиңел түгел шул.
Ш ә м с е н у р. Түгел дә…
М ө н и р ә. Мин Нариман абыйның директор чакларын хәтерлим. Рәхәт иде, тыныч иде. Шундый тату яшәдек. Һәркем үз эшен белә иде. Бүген шул чакларны сагынып куйдым.
Н а р и м а н. Минем өстән жалоба язганың да исеңә төштеме?
М ө н и р ә. Анысы яшьлек җүләрлеге, Нариман абый. Уйланып эшләнмәгән эш. Син гафу иттең бит. Син гафу итә белә идең.
Н а р и м а н. Нәрсә “идең дә идең” дип үлгән кеше турында сөйләгәндәй сөйлисең?
М ө н и р ә. Ни әйтсәң дә, үткән заман, Нариман абый. Мәктәп әллә нишләде. Болай укытып булмый. Өлкәннәргә хөрмәт юк. Яшь укытучылар тәрбиясез. Чеметергә генә торалар. Ул Нурияне алыгыз: сөйләшеп булмый аның белән, бер сүзеңә ун белән җавап кайтара. Йә, теге физкультура укытучысын. Аның өчен бернинди авторитет юк. Бу нидән килә? Җитәкчедән. Бүгенге хәл ул бит очраклы хәл түгел, уйлап эшләнгән. Коллективны бер-берсенә каршы кую өчен. Бер-беребезгә шик уяту өчен. Сез теләсәгез ни әйтегез, миңа бүген бик авыр булды. Бу нәрсә чиргә әверелгәнче, нидер эшләргә кирәк!
Ш ә м с е н у р. Сиңа тел тидермәде ич Илгиз.
М ө н и р ә. Мин үзем өчен генә яшәмим дөньяда. Коллектив.
Н а р и м а н. Шәмсенур, самовар нишли икән?
Шәмсенур чыгып китә.
М ө н и р ә. Ни уйлыйсың, Нариман абый?
Н а р и м а н. Берни уйламыйм.
М ө н и р ә. Синеңчә бу вак нәрсәмени?
Н а р и м а н. Эре нәрсә.
М ө н и р ә. Гомерең буе йомшак кеше булдың. Сине коллектив каршында мыскыл итәләр, синнән көләләр.
Н а р и м а н. Син шуңа сөендеңме?
М ө н и р ә. Ни сөйлисең, Нариман абый?!
Н а р и м а н. Сөендең. Син кеше башына бәла килгәнне көтеп йөрисең. Сиңа рәхәт була. Директорга каршы компания җыярга чыккансың. Сиңа шатлык, ә мин җылыйм. Беләсеңме син, Нариман җылый. Җылый!
Шәмсенур керә.
Ш ә м с е н у р. Нариман.
Н а р и м а н. Чәй эчерт Мөнирәгә. Ул ашыга. Тагын унлап өйгә керәсе бар.
М ө н и р ә. Керәм Нариман абый. Мин синең кебек җылак түгел. Мин үзем өчен көрәшә алам! Мин хакыйкатьнең тапталуын теләмим. Мин — укытучы. Минем хакым бар! Мин — утыз ел гомеремне мәктәпкә биргән кеше. Ә ул — тулар-тулмас дүрт ел. Үземә җинаятьче дип әйткәннәрен тыныч кына тыңлап тора алмыйм.
Ш ә м с е н у р. И дөнья!.. Шул чаклы кызмасагыз… Сиңа сүз әйтүче булмады ич.
М ө н и р ә. Беләм мин аның кемнәргә төрттергәнен. Безне пенсиягә кумакчы була. Сине, мине, Нариман абыйны.
Ш ә м с е н у р. И, Алла, куса, китәрбез.
М ө н и р ә (урыныннан торып, элгечтән пальтосын ала). Мин педсовет җыюларын таләп итәчәкмен, Нариман абый. Болай калдырырга ярамый. Син, билгеле, гадәттәгечә эндәшми утырырсың. Син, билгеле, сүз әйтә алмыйсың, ул синдә фатирда тора. Бәлки, файдасы да тиеп куяр. Киләсе елга да дәресләр бирер.
Ш ә м с е н у р. Мөнирә, юкны сөйләмә, син олы кеше.
Н а р и м а н (үзен көчкә тыеп). Мөнирә, бар чыгып кит. Тизрәк чыгып кит.
Ш ә м с е н у р. Нинди көн булды соң бу!..
М ө н и р ә. Ярый, сау булыгыз.
Ш ә м с е н у р. Мөнирә, нигә инде… (Мөнирәне озатып керә.)
Н а р и м а н. Киттеме?
Ш ә м с е н у р. Китте лә… Йөрәгең ничек?
Н а р и м а н. Җанга тиярсең инде шул йөрәк белән. Ни булсын аңа, эшли. Һәр ахмакның тиле сүзе саен йөрәк авыртса…
Ш ә м с е н у р. Әллә ниләр әйтеп ташлады. Әйттем мин сиңа теге чакта… Бүлмә буш тора дип Илгизне фатирга керттең. Ишетә башладыңмы?
Н а р и м а н. Ват ахмак, ват җүләр!.. Кара, ни сөйли.
Ш ә м с е н у р. Монысы нәрсә. Динә турында әйткәне бигрәк эчне пошырды әле.
Н а р и м а н. Нәрсә Динә турында?
Ш ә м с е н у р. Илгиз белән үбешеп торганнарын күрдем, ди.
Н а р и м а н. Әгәр гайбәтенә минем кызымны кыстырса…
Ш ә м с е н у р. Шиккә төштем ул әйткәч. Чыннан да нидер бар. Динәнең күзе гел Илгиздә.
Н а р и м а н. Чакыр әле!
Ш ә м с е н у р. Әллә соң?..
Н а р и м а н. Чакыр!
Ш ә м с е н у р. Тик холыксызланма. Җиткән кыз, гашыйк та булыр.
Н а р и м а н. Карт дигәч тә, син мине кем дип беләсең?
Ш ә м с е н у р. Динә, кызым, чәй эчәргә чык!
Динә чыга, Шәмсенурга өстәл әзерләшә. Нариман Динәне күзәтә.
Д и н ә. Нигә сез бер-берегезгә карашасыз? Миннән нәрсәнедер яшергән төсле. Әллә миңа әйтер сүзегез бармы?
Н а р и м а н. Бар шул.
Д и н ә. Тыңлыйм сезне.
Ш ә м с е н у р. Син инде Динә, олы кыз, унсигезенче яшь…
Д и н ә. Аңладым, әни.
Н а р и м а н. Сабыр ит, бүлдермә.
Д и н ә. Мин аңлагач, нигә сүз әрәм итеп торырга? Хәзер икегез ике яктан үгетләргә тотынасыз. Син, Динә, олы кыз, алай булма, болай бул… Унсигезенче яшь икән, миңа бераз ышанырга да кирәк. Яратмыйм мин аны, ярата алмыйм.
Ш ә м с е н у р. Кемне?
Д и н ә. Монда килеп сезгә зарланып китте бит. Юлда туктатып сорау ала. Мин аның дәресләрендә юри җавап бирмим, ә ул һаман саен бишле куя.
Н а р и м а н. Кем җавап бирмәгән өчен, кем бишле куя?
Д и н ә. Миңа аның бишлесе кирәкми. Яратмыйм мин аны.
Н а р и м а н. Тукта әле, тукта… Кемне яратмыйсың?
Д и н ә. Мөнирә апаны.
Н а р и м а н. Бутама. Ничек инде ул бишле куя? Бу турыда нигә элегрәк әйтмәдең?
Д и н ә. Әйтсәм, ишетмисез. Тукайның кем икәнен мин аңардан башка да беләм. Ни өчен язганын сөйләсен. Ә ул шигырьләрен дә ялгышмыйча укый алмый.
Н а р и м а н. Җитте!
Д и н ә. Берни булса, җитте дип туктатасыз. Миңа җитми, минем беләсем килә.
Ш ә м с е н у р. Беләсең килсә, укы.
Д и н ә. Мин үзем генә укысам, үзем генә бөтенесен аңласам, укытучылар нәрсәгә?
Н а р и м а н. Йә, дөнья! Бу ни хәл? Шәмсенур, бу ни хәл? Кем өйрәтте сине шулай сөйләшергә?
Д и н ә. Үзең, әти.
Н а р и м а н. Минем сиңа андый сүзләр өйрәткәнем юк.
Д и н ә. Син дөресен сөйләргә, туры булырга өйрәтәсең.
Ш ә м с е н у р. Әллә нинди булдың. Абыйларың, апаларың мондый булмадылар.
Д и н ә. Мин аларга караганда акыллырак булырга тиеш. Тормыш законы. Диалектика!
Н а р и м а н. Безгә синең диалетикаң кирәкми. Син миңа, менә әниеңә шуны әйт, акыллы баш…
(Туктаров кайтып керә.)
Ш ә м с е н у р. Кайттыңмы? Чәй өлгергән, әйдә чишен.
Т у к т а р о в. Хәзер, Шәмсенур апа.
(Үз бүлмәсенә уза. Динә дә өстәл яныннан тора.)
Ш ә м с е н у р. Кая кузгалдың? Чәеңне эчеп бетер.
Д и н ә. Булды. (Китә.)
Ш ә м с е н у р. Сиздеңме?
Н а р и м а н. Юк, сизмәдем.
Туктаров чыгып өстәл янына утыра. Шәмсенур аңа чәй ясап бирә. Пауза
Т у к т а р о в. Ничек, Нариман ага?
Н а р и м а н. Ал да гөл, иптәш директор.
Т у к т а р о в. Җыелышны дәвам итебезне соң?
Н а р и м а н. Сезгә җыелыш тансыктыр да, мин аларны күп күрдем, туеп беткән.
Т у к т а р о в. Шуңа күрә бер сүз дә дәшми утырасызмы?
Н а р и м а н. Үземә кирәккәндә дәшәм мин.
Ш ә м с е н у р. Дәшәм дигән була. Директор чагыңда да синең өчен бүтәннәр сөйли иде. Син әйе, әйе дип кенә тора идең.
Н а р и м а н. Мин калай әтәч түгел. Телемә ни килсә, шуны кычкырмыйм.
Т у к т а р о в. Кычкырмыйча ярамый иде бит.
Н а р и м а н. Кычкырыгыз, әйдә. Сез — яшьләр. Без, картлар, тыңларбыз.
Т у к т а р о в. Яшьлекнең, картлыкның ни катнашы бар, Нариман ага, укытырга кирәк. Сиксәндәме без, егермедәме — биргән белемебез бүгенге көн югарылыгында булсын. Бүген ун ел элек укыткан кебек укытырга ярамый.
Н а р и м а н. Без укытмаган шул, кырык ел буе урамда ат тизәге тибеп йөргән.
Т у к т а р о в. Шулай дип әйтерсез дип уйлаган идем. Нишләргә тиеш идем соң мин? Макталганга куанып утырыргамы? Дөрес түгел бит. Начар укытабыз. Бүген әйтелгәннәр сезгә генә төбәп әйтелмәде. Бүген бүтән заман. Ул көн саен, сәгать саен үзгәрә. Ат арбасына утырып аны куып тотып булмый. Без бит милләтнең киләчәге өчен җавап бирүчеләр. Бу рәхимсез заманда надан да калсаң ни булыр? Ә без авылга болай да ярар әле дип, тыныч кына, канәгать булып йөргәнбез. Безнең медальле укучыбыз да хәтта укуын дәвам иттерергә сәләтсез булып чыккан.
Н а р и м а н. Математикадан икеле алган.
Т у к т а р о в. Математикадан булмаса, бүтәннән алыр иде. Үпкәләшүдән мәгънә юк, уйлашырга кирәк. Без үзебезгә үзебез ревизия ясарга тиешбез. Сез дә, мин дә, башкалар да.
Н а р и м а н. Башкаларда эшем юк. Иртәгә мине эштән азат итү турында приказ яздырыгыз. Ревизияне калганнар белән ясарсыз. Эшләрегез яхшырыр. Бөтен укучыларыгыз академик булып бетәр. Сез гаепле, Илгиз Кәримович! Нигә сез карт җүләрнең сүзен тыңлап миңа дәресләр бирдегез? Куып чыгарырга иде мәктәптән!
Т у к т а р о в. Болай сөйләшеп булмый, Нариман ага. Бу бала-чага сүзе, сезгә килешми.
Н а р и м а н. Килешә! (Такмаклап.) Ни кыланса, шул килешә өйләнмәгән егеткә. Трәллә-илә-ләм, трә-ил-лә-илә-ләм. Рәхмәт! Син рәхәт көннәргә чыгасың, Шәмсенур! Пенсионер картың өйдә генә утырачак. Тик бер үтенечем бар, Илгиз Кәримович, мәктәп, укучылар турында безнең өйдә сүз булмасын. Өйгә кайткан саен бер генә сорау бир син миңа: “Нариман ага, диген, бүген сыер ничә литр сөт саудырды?” — диген. Ярый, монысы бетте. Нокта! Инде килеп бер мәгънәсез сорау, Илгиз Кәримович! Динә белән сезнең ара ничек? Шәмсенур, син дәшми генә утыр, монда ир кеше белән ир кеше сөйләшә. Илгиз Кәримович, сез туры сорауга туры җавап бирергә тиеш.
Т у к т а р о в. Ни өчен ул сорауны бирдегез?
Н а р и м а н. Динә минем кызым. Оялмагыз.
Ш ә м с е н у р. Нариман…
Н а р и м а н. Дәшмә.
Т у к т а р о в. Бу хакта сөйләшү ничектер уңайсыз.
Н а р и м а н. Ә нигә уңайсызланасыз? Сез өйләнмәгән кеше, егет кеше, Динә җитеп килә торган кыз. Мин монда уңайсызланырлык нәрсә тапмыйм.
Ш ә м с е н у р. Әкренрәк инде, Нариман.
Н а р и м а н. Бәлки, безгә туйга әзерләнергәдер?
Т у к т а р о в. Нәрсә инде сез, Нариман ага…
Н а р и м а н. Нәрсә түгел, мин унҗиде яшьлек укучы кызның атасы, Илгиз Кәримович. Сез егерме биш яшьлек мәктәп директоры, минем кызымның укытучысы. Ничек уйлыйсыз, кызыксынырга хакым бармы минем, юкмы?
Т у к т а р о в. Бар, әлбәттә. Ләкин минем сезгә үтенечем, Нариман ага, зинһар өчен, Динәдән мондый әдәпсез формада сорау ала күрмәгез. Онытмагыз, сез — укытучылар.
Н а р и м а н (югалып калган). Ничек? Нәрсә? Ничек була бу? Мин үз кызымның атасымы, юкмы?
Т у к т а р о в. Шуңа күрә акыллырак булырга киңәш итәм, Нариман ага. (Чынаягын каплап куеп). Рәхмәт, Шәмсенур апа. Тыныч йокы. (Бүлмәсенә кереп китә.)
(Пауза.)
Н а р и м а н. Нәрсә бу, Шәмсенур? Димәк, мәктәптә дә мин ноль, өйдә дә мин ноль. (Кинәт кычкырып.) Шәмсену-ур! Җавап бир. Шәмсенур!!.
Тавышка Динә белән Туктаров чыгалар.
Д и н ә. Әти!..
Н а р и м а н. Китегез, кит! (Туктаровны күреп, кинәт тынып кала.) Иптәш Туктаров, гафу итегез, безгә бер түбә астында урын юк. (Сыгылып төшә).
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
IV КҮРЕНЕШ
Директор кабинеты. Пәрдә ачылганда Туктаров ялгызы телефоннан сөйләшә. Артта тәнәфестәге шау-шу.
Т у к т а р о в. Әйе, бик яхшы беләм, сез җитәкче, мин мәктәп директоры. Шуннан ни? Туктагыз әле, Рәшит Талипович, сез Шәйхаттаров булсагыз, мин дә бит Туктаров. Сезнең миндә йомышыгыз булганга нигә мин сезнең янга барырга тиеш? Мәктәп директорының да кабинеты бар. (Трубканы куя.)
Д и л б ә р (ишектә күренеп). Мөмкинме?
Т у к т а р о в. Керегез, Дилбәр Саматовна.
Д и л б ә р. Сез әйткән сүзләрне моннан кырык ел элек мин әйткән идем. Ни әйтергә теләгәнемне төшендегезме? (Чыгып китә).
(Ишектә Мөнирә.)
М ө н и р ә. Мөмкинме, Илгиз Кәримович?
Т у к т а р о в. Керегез.
М ө н и р ә (түргә узып). Нишлибез, Илгиз Кәримович?..
Т у к т а р о в. Утырып сөйләгез, Мөнирә Шакировна.
М ө н и р ә (утырып). Тугызынчы “А” да математика дәресен нишләтәбез? Нариман абый авырый.
Т у к т а р о в. Беләм, Шәйхаттарова мондамы?
М ө н и р ә. Килмәгән, аның дәресләре юк.
Т у к т а р о в. Чакыртырга кирәк.
М ө н и р ә. Сөйләштем. Баш тарта. Хезмәткә бирикме?
Т у к т а р о в. Математиканы алырга ярамый. Математика дәресендә математика укытылырга тиеш.
М ө н и р ә. Нариман ага авырый ич. Шәйхаттарова килмәячәк.
Т у к т а р о в. Килергә тиеш.
М ө н и р ә. Килмәячәк.
Т у к т а р о в. Ни өчен?
М ө н и р ә. Белмим.
Т у к т а р о в. Сез белмәгәч, кем белсен, Мөнирә Шакировна? Сез — завуч.
М ө н и р ә. Сез — директор. Сез сөйләшегез.
Т у к т а р о в (телефон трубкасын алып). Шәйхаттаровлар өеме? Сезме, Хәдичә Галиевна?.. Мөнирә Шакировна сезнең белән сөйләштеме?.. Ни өчен?.. Сез — математика укытучысы… Әй-йе… Кызганычка каршы, сез формаль яктан хаклы. (Трубканы куеп, раписание янына килә.) Нурия мондамы?
М ө н и р ә. Монда.
Т у к т а р о в. Нариман ага сәгатен аңа бирик.
М ө н и р ә. Нурия математика укытмый бит.
Т у к т а р о в. Шуның белән ни әйтмәкче буласыз, Мөнирә Шакировна?
М ө н и р ә. Математика дәресендә математика укытылырга тиеш, дип үзегез әйттегез.
Т у к т а р о в. Мин ялгыш әйткәнмен. Математика дәресендә рус теле укытылырга тиеш. Аңлашыламы?
М ө н и р ә. Аңлашыла. (Чыгып китә.)
Нурия керә.
Н у р и я. Нәрсә, мин бөкегә әйләндеммени? Таптылар йомшак икмәк. Ял итеп алырга да вакыт юк.
Т у к т а р о в. Нариман ага авырый.
Н у р и я. Мин гаеплеме?
Т у к т а р о в. Мин гаепле.
Н у р и я (Туктаровка карап торганнан соң,). Гафу ит, ләкин мин барыбер ул дәрескә кермим.
Т у к т а р о в. Кермә. Коридорда чабып йөрсеннәр укучылар.
Н у р и я. Чапсыннар. Миңа димәгәе…
Т у к т а р о в. Ярый, сиңа димәгәе, миңа димәгәе. Бар, ял ит, йокла!
Н у р и я. Тик, зинһар, кызма, Илгиз. Мин каушап кала торганнардан түгел. Чистай кызы. Бу юлы керәм. Икенчесендә — юк. Әйтте диярсең. Шәйхаттарова математика укытучысы, өендә ята, мин дәрескә керергә тиеш. Начальство хатынына ни кыланса да килешә. (Чыгып китә.)
(Шәйхаттаров килеп керә.)
Ш ә й х а т т а р о в. Йә, күрик директорның кабинетын. Хуҗасы белән күрешик. (Туктаровка кулын сузып). Сезме инде директор? Бик шәп, бик шәп! Район җитәкчесен кабинетына чакырган беренче директордыр әле сез.
Т у к т а р о в. Исәнмесез. Утырыгыз, Рәшит Талипович.
Ш ә й х а т т а р о в. Утырмый булмас. (Утырып). Минем янга килмәдегез инде, ваксынмадыгыз. Яхшы. Мөхәммәт тау янына килмәсә, тау Мөхәммәт янына килер, дигән. Димәк, сезнең кабинетыгыз бар? Яхшы.
Т у к т а р о в. Нишләп, Рәшит Талипович, кабинет нәрсә ул, укучылар өстенә ишелергә торган мәктәп бар, ике ай буе хезмәт хакы алмаган укытучылар бар. Казаннан теләнеп алып кайткан иске компьютер бар. Күп районнарның авылында юк мондый мәктәп бинасы, ә без — район үзәгендә.
Ш ә й х а т т а р о в. Шулай ук мыни? Нигә соң аны элегрәк әйтмәдең? Мин мәктәбегезгә килгәнне көтеп тордыңмы?
Т у к т а р о в. Әллә үзегез укып чыккан мәктәпнең кайда икәнлеген белмисезме?
Ш ә й х а т т а р о в (көлеп). Ничево, ничево! Яратам характерлы егетләрне. Үземә зам итеп алмыйча булмас. Мәктәп тә салдырырсыз. Зарплатаны да вакытында бирерсез.
Т у к т а р о в. Миңа үз урыным да бик җиткән, Рәшит Талипович.
Ш ә й х а т т а р о в. Сезнең урынны да карап карарга була. Әгәр ошамаса, бүтән урын эзләрсез.
Т у к т а р о в. Куркытмагыз, Рәшит Талипович. Дөньяда эш бетмәгән, ләкин мин тиз генә китәргә җыенмыйм әле.
Ш ә й х а т т а р о в. Йә, җитте, шаярдык. Әлеге, егет, районга мин хуҗа. Төшендегезме? Барысы өчен дә мин җаваплы. Мине алсалар, син командовать итәрсең. Ә син мәктәптә буза куптарма. Татар, татар, милләт, милләт дип кеше котыртма. Милләт турында синнән башка да уйлаучылар бар. Син укыт. Алтын медальле укучың икеле алган, ди. Сине кудыртырга минем бер сүзем җитә, шуны онытма. Кисәтеп әйтмим, киңәш кенә бирәм. Демократия уйнарга остардыгыз. Синең әле демократиянең ни икәнен күргәнең юктыр. Күрсәтерләр. Кабинеты бар имеш. Демократия уйнаганчы, киләчәктә ничек эшләү турында уйлагыз.
Т у к т а р о в. Уйлыйбыз, Рәшит Талипович. Беренче чиратта мәктәпне сезнең хатыныгыз Шәйхаттарова Хәдичә Галиевна кебекләрдән арындырабыз. Хатыныгыз сезнең бик начар укытучы. Мәктәптә эшлисе килеп эшләми. Аңа җитәкче хатыны булу күбрәк ошый. Тормышның бөтен ямен шуннан таба. Мәхрүм итмәгез кешене бәхетеннән, җибәрмәгез аны мәктәпкә.
Ш ә й х а т т а р о в. Шәйхаттарованың нинди укытучы икәнлеген сездән башка да бәяләрләр.
Т у к т а р о в. Бәлки без дә бәяли алырбыз.
Ш ә й х а т т а р о в. Сезгә ничә яшь?
Т у к т а р о в. Директор итеп билгеләнгәндә анкета тутырдым, яшь димәделәр.
Ш ә й х а т т а р о в. Кызганыч. Сабан туен күргәнегез бардыр инде, әйеме? Анда һәрбер весовой категория үзе кебекләр белән көрәшә. Сез шул хакыйкатьне белмисез икән. Сине хәтта, егуы кызык түгел, егет. Әтәч? Ярый, тәрбияләрләр, сау бул. Йомышың төшсә, тагын чакыртып ал, чабып килеп җитәрмен.
Т у к т а р о в. Исән булыгыз, Рәшит Талипович. Мин яңа мәктәп бинасының проектын алып кайттым, ул урынбасарыгызда. Килүегез өчен рәхмәт. Миңа ачуланмагыз, килмәсәгез мәктәпне ничек күрер идегез әле.
Ш ә й х а т т а р о в. Дурак. (Чыгып китә.)
(Ишектә Рамил күренә.)
Р а м и л. Керергә ярыймы?
Т у к т а р о в. Кереп кара, Рамил. Рамил бит әле?
Р а м и л. Рамил.
Т у к т а р о в. Син нигә дәрестә түгел?
Р а м и л. Укытучы куып чыгарды.
Т у к т а р о в. Кайсы укытучы?
Р а м и л. Мөнирә.
Т у к т а р о в. Мөнирә түгел, Мөнирә апа. Ни өчен куды.
Р а м и л. Тәртип бозган өчен.
Т у к т а р о в. Нишләдең соң?
Р а м и л. Бернишләмәдем.
Т у к т а р о в. Кил әле, якынрак килеп утыр. (Рамил өстәл янына килгәч). Утыр, утыр. Йә, аңлатыбрак сөйлә, алайса. Минем янга керергә Мөнирә апаң куштымы?
Р а м и л. Юк, үзем кердем.
Т у к т а р о в. Тыңлыйм, Рамил дус… Йә инде, кызлар кебек оялып утырма, син егет кеше. Үзең минем янга кергәнсең, димәк, әйтер сүзең бар, яхшылап сөйләп бир.
Р а м и л. Нигә миңа каныгалар?
Т у к т а р о в. Кемнәр каныга?
Р а м и л. Бөтенесе дә.
Т у к т а р о в. Ничек инде бөтенесе дә? Әйбәтләп сөйлә әле син. Сөзәргә җыенган үгез кебек, астан карама. Мин барыбер курыкмыйм.
Р а м и л. Мин куркытырга җыенмыйм да.
Т у к т а р о в. Шулай булгач?
Р а м и л. Мин укып килмәгәндә, юри сорыйлар. Укып килгәндә, кул күтәрсәм дә, сорамыйлар.
Т у к т а р о в. Димәк, һәрвакыт укып килергә кирәк.
Р а м и л. Бүтәннәр дә гел укып килмиләр. Алар белмәсәләр, отметка куймыйлар. Мин белмәсәм, икеле куялар. Мин яхшы сөйләсәм дә, өчледән зурны куймыйлар. Нәрсә каныгалар?
Т у к т а р о в. Бусы начар. Алай эшләргә ярамый. Әгәр сөйләгәннәрең дөрес булса, билгеле.
Р а м и л. Минем беркайчан да ялганлаганым юк.
Т у к т а р о в. Анысы яхшы. Шулай да дәрестән ни өчен куып чыгардылар?
Р а м и л. Күзеңне ачып кара дигән өчен.
Т у к т а р о в. Кемгә шулай дидең?
Р а м и л. Мөнирәгә… Мөнирә апага. Ә нәрсә ул? Белсен башта рогатка белән кем атканын, нигә миңа бәйләнә?
Т у к т а р о в. Нинди рогатка?
Р а м и л. Авыз рогаткасы. Резинканы ике кулың белән тотасың да бөтергән кәгазьне теш белән тешләп атасың.
Т у к т а р о в. Болаймы? (Рогаткадан атып күрсәтә).
Р а м и л. Шулай… Мин атмадым.
Т у к т а р о в. Кем атты соң?
Р а м и л. Мин әләкче түгел.
Т у к т а р о в. Аткан кеше мин аттым дип әйтмәдеме?
Р а м и л. Куркак ул.
Т у к т а р о в (тагын бер кат рогаткадан атып). Шәп нәрсә. Туры тидердеме соң?
Р а м и л. Мин аның кемгә төзәгәнен күрмәдем.
Т у к т а р о в. Кемгә тиде?
Р а м и л. Мөнирә апага. Шуннан кызып китте дә миңа бәйләнде. Мин әйттем, ул куып чыгарды.
Т у к т а р о в. Унбиш яшьлек егетнең дәрестә авыз рогаткасы белән уйнап утыруы ничек, синеңчә, егетлекме?
Р а м и л. Мин атмадым.
Т у к т а р о в. Сине әйтмим мин, атучыны әйтәм, ярый, мин Мөнирә апаң белән сөйләшермен. Хәзер бар, гафу үтен дә дәрескә кереп утыр.
Р а м и л. Ник мин гафу үтеним ди? Мин гаепле түгел.
Т у к т а р о в. Укытучыңа ямьсез сүз әйткәнсең. Егет була бел.
Р а м и л. Үзе бәйләнде…
Т у к т а р о в. Каныгалар дисең инде. Бер укытучы да яратмыймыни үзеңне?
Р а м и л. Фасил абый ярата. Әхмәт абый ярата.
Т у к т а р о в. Биология белән хезмәттән бишлеме?
Р а м и л. Биологиядән дүртле.
Т у к т а р о в. Нәрсә әйтим сиңа, Рамил дус! Без икебез дә олы кешеләр. Нинди киңәш бирим? Болай сөйләшик. Син һәрвакыт хәзерләнеп кил, мин укытучыларга әйтермен, каныкмаслар. Килештекме? Ә Мөнирә апаңнан гафу үтен син. Каян килеп, кая китмәгән. Егет кешегә вакланырга ярамый.
Р а м и л. Егет булгач, нигә кызлар алдында куып чыгара?
Т у к т а р о в. Ялгышкан. Укытучы да ялгыша бит.
Р а м и л. Ялгышса, үзе башта гафу үтенсен.
(Мөнирә керә.)
М ө н и р ә (Рамилгә). Ә-ә, син мондамыни?
Т у к т а р о в. Рамил, китәргә мөмкин.
Рамил чыгып китә.
Рогаткадан кем атканын ачыкладыгызмы, Мөнирә Шакировна? Атучы Рамил түгел, анысы хак.
М ө н и р ә. Беләм.
Т у к т а р о в. Нигә алайса?..
М ө н и р ә. Илгиз Кәримович, мин үз дәресемә үзем хуҗа.
Т у к т а р о в. Әлбәттә. Ләкин сезгә гафу үтенергә туры киләчәк Рамилдән.
М ө н и р ә. Башка әйтер сүзегез юкмы?
Т у к т а р о в. Аңлагыз, Мөнирә Шакировна, дөньяда иң явыз җан иясе — укучы. Син аңа яхшылык эшләсәң, рәхмәт әйтми, шулай тиеш дип кабул итә. Әгәр урынсызга рәнҗетсәң, беркайчан да гафу итми һәм беркайчан да онытмый.
М ө н и р ә. Гафу итегез, Илгиз Кәримович, укучының кем икәнен мин сездән яхшырак беләм. Алар арасында чәчем агарган. Миңа әле илле генә яшь.
Т у к т а р о в. Рамилдән гафу үтенергә кирәк. Аны сез эшләмәсәгез, ул класс ишеге сезгә ябык булачак.
М ө н и р ә. Сез кертмисезме?
Т у к т а р о в. Үзегез үк кермәячәксез.
М ө н и р ә. Менә ничек! Сез, Илгиз Кәримович, нигә миңа каныгасыз?
Т у к т а р о в. Рамил дә шулай диде.
М ө н и р ә. Түздем, түздем. Инде чыдарлыгым калмады. Җитте. Уйнамагыз минем белән. Мин дә кеше. Әйтсәгез, туры әйтегез. Нишләргә җыенасыз сез, максатыгыз ни?
Т у к т а р о в. Безнең максат барыбызның да бер — укыту.
М ө н и р ә. Юк. Сезгә кемнәрдер ошамый. Сезгә алардан котылырга кирәк. Сезгә алар комачаулыйлар. Сез монда үзегезнең тәртибегезне урнаштырырга телисез. Укытучыларның авторитетын бетереп, укучыларны аларга буйсынмаска өндисез.
Т у к т а р о в. Бу төрмә түгел, мәктәп, Мөнирә Шакировна. Укучылар буйсынырга түгел, укытучыларны хөрмәт итәргә тиеш. Аңлап. Ә без аларга белем бирәсе урынга үз авторитетыбыз турында күбрәк кайгыртабыз. “Алты еллык образованиебезне селкетеп”, балаларны өркетәбез. Хәзерге укучы карачкыдан курыкмый.
М ө н и р ә. Минем дипломым бар.
Т у к т а р о в. Моннан утыз ел элек алган диплом һәм белем. Утыз ел буе шул килеш торган. Сез татар әдәбияты укытучысы, хәтта “Казан утлары” журналын укымыйсыз бит. Каныгумы бу? Хәтта бүген алган диплом да, яңартып тормасаң, иртәгә искерә. Тормыш хакыйкате.
М ө н и р ә. Хакыйкатегез белән Нариман абыйны ектыгыз инде. Хакыйкать дип сөйләгәнче, кешелекле булырга кирәк.
Т у к т а р о в. Мин — кешелексез кеше, Нариман аганы ектым, ә сез, кешелекле кешеләр, аның хәлен дә барып белгәнегез юк. Нариман ага икенче көн инде урын өстендә.
М ө н и р ә. Озакламый барыбыз да егылабыз.
Т у к т а р о в. Бүтәннәр нишләр, әмма сез егыла торган түгел, сез нык торасыз. Мин укытучы буларак кызганмыйм сезне, мин сез укыткан укучыларны кызганам. Алар күп, алар киләчәкне төзүчеләр.
М ө н и р ә. Әйтегез, әйт. Килерләр, тикшерерләр. Кемнең кем икәнен белерләр. Кем үзенең укучысы белән типтергәнен дә белерләр.
Т у к т а р о в. Кем ул минем укучым? Динәме? Димәк ул гайбәтне сез таратып йөрисез?
М ө н и р ә. Гайбәтне йөзгә бәреп әйтмиләр.
Т у к т а р о в. Сез татар теле укытучысы, типтерү дигән сүзнең мәгънәсен беләсезме?
М ө н и р ә. Минем мораль йөзем чиста.
Т у к т а р о в. Сез карта уйный беләсезме?
М ө н и р ә. Минем карта уйнап йөргәнем юк.
Т у к т а р о в. Уйный белмәсәгез, козырь тузга буби алты белән кизәнмәгез. Теләсәгез ни сөйләгез, ләкин мәктәптә укыту мин теләгәнчә булыр. Ишеттегезме, мин теләгәнчә, сез укытканча түгел. Бөтен көч, бөтен ихтыяр, бөтен вакыт, гомеребез, иманыбыз балаларга багышланган булырга тиеш. Безнең теләсә кайсы укучы теләсә кайсы вузга кереп укый алырлык булсын. Без аларны шуңа әзерләргә тиешбез. Әгәр кем дә кем шулай укытырга сәләтсез икән, мәктәпкә якын килмәсен! Монда сезгә дә, миңа да ташлама юк. Үзебез сайлаган язмыш, түзәргә туры килә. Инде минем укучым белән типтерүемә килгәндә, бәхетегез, сез хатын-кыз… Һәм, Мөнирә апа, сезне рәнҗетәсем килми. Күңелегезнең яралы икәнен беләм. Мәхәббәт берсен-берсе яраткан ике кешенең шәхси эше. Сез миннән өлкән кеше буларак киңәш бирегез, сезнең ялгыш бездә кабатланмасын. Мәхәббәттә бәхетең булмаса, мораль йөзең чиста булуыннан ни мәгънә, Мөнирә апа? Бу, билгеле, зарарлы фикер, минем өстән берәр нәрсә язсагыз, ул җөмлә сезнең файдага. Ә хәзер барыгыз Рамилдән гафу үтенегез.
V КҮРЕНЕШ
Авыл чиге. Юл буйлап әкрен генә уйларына чумган Туктаров атлый. Бераздан кулына сумкасын тоткан Динә күренә.
Д и н ә. Илгиз абый!
Т у к т а р о в (борылып карап). Динә, нишләп йөрисең?
Д и н ә. Сезнең арттан килдем. Сезнең кайтканыгызны көтеп капка төбендә торган идем, сез өйгә кермичә авылдан чыгып киттегез. Нигә өйгә кермәдегез?
Т у к т а р о в. Хәзер кайтам. Аз гына йөрим дә кайтам.
Д и н ә. Мин дә сезнең белән.
Т у к т а р о в. Ничек инде ул минем белән?
Д и н ә. Шулай. Сездән башка кайтмыйм.
Т у к т а р о в. Алай булмый.
Д и н ә. Була. Мин куркам.
Т у к т а р о в. Нидән?
Д и н ә. Ни өчендер сез китәрсез кебек тоела.
Т у к т а р о в. Кая?
Д и н ә. Белмим. Китәрсез дә югалырсыз сыман. Мин сезне мәңге-мәңге очрата алмам кебек. Мин бик куркам. Сез әтигә ачуланмагыз, ярата ул сезне. Әйткән сүзләре өчен үкенәдер. Хәтере генә калган аның, бетә ул, аңлаячак ул. Мин барысын дә беләм.
Т у к т а р о в. Ни беләсең?
Д и н ә. Беләм. Сез гайбәтләрдән өстен булыгыз. Минем исем дә китми. Толстойның Наташасы минем яшьтә гашыйк булган. Галиябануга ничә яшь, ә ни өчен миңа ярамый?
Т у к т а р о в. Син, бәлки, Наташага охшарга тырышып кына…
Д и н ә. Тырышса ни булган? Ярамыймы?
Т у к т а р о в. Ярый да. Ләкин ничек дип әйтергә… Кемнәрдер гашыйк булган дип кенә аларга охшарга тырышу — тилелек.
Д и н ә. Сез һаман мине үзегездән биздерергә азапланасыз.
Т у к т а р о в. Азапланам? Кызык сүз.
Д и н ә. Миңа акыл өйрәтәсез. Беренче класс укучысына “А” хәрефен өйрәткән кебек. Мин, бәлки, чыннан да берни дә белмимдер. Тиледер. Ләкин яратам мин сезне, Илгиз абый. Ни өчен яратасың дип, нигә сорамыйсыз? Сезгә аны белергә кирәк бит.
Т у к т а р о в. Минем бер тәкъдимем бар, Динә. Әйдә болай эшлибез. Син Наташа бул, Галиябану, Джульетта, Зөһрә бул. Мин Ромео, Таһир булыйм. Тик без ул турыда әлегә сөйләшми торыйк. Күпмедер вакыт үтәр, бер елмы, өч елмы, шул чакта да кемнәр икәнебезне онытмаган булсак… Беләсеңме, үзем өчен дә, синең өчен дә мин җаваплы.
Д и н ә (ачынып). Мин сабый түгел. Нигә барысы да мине сабый балага тиңлиләр? Нигә сез дә?..
Т у к т а р о в. Тормышның үз законы бар.
Д и н ә. Үзегезгә булсын ул закон. Анда закон, монда закон, ә мин нишләргә тиеш? Әгәр минем йөрәк законга буйсынырга теләмәсә?
Т у к т а р о в. Йөрәк кенә түгел, баш та бар кешедә.
Д и н ә. Минем баш алтын медаль алырга җыена, аңа шул җитеп арткан. (Җиргә утырып үксеп елап җибәрә).
Т у к т а р о в. Менә монысы бөтенләй килешми, Динә.
Д и н ә. Юатмагыз мине.
Т у к т а р о в (Динә каршына тезләнеп). Тукта хәзер үк. Тукта дим. (Динә үксүеннән туктагач.) Менә кызык! Әкәмәт! Ярыймыни шулай?
Д и н ә. Ярамый, Илгиз абый.
Т у к т а р о в. Шулай булгач, нигә җылыйсың?
(Пауза.)
Кая шулай ашыгасың, йөрәк?
Юлны күбрәк үтәр өченме?
Киләчәккә җитәр өченме?
Алгы көннәр ягына күз төбәп,
Кая шулай ашыга соң йөрәк?
Кем язган?
Д и н ә. Белмим.
Т у к т а р о в. Хәсән Туфан. Беләсеңме ул шагыйрьне?
Д и н ә. Беләм.
Т у к т а р о в. Урамнар бүген сөенгән,
Ап-ак карга киенгән;
Ләйлә чанасын өстерәп
Чыгып китте өеннән.
Монысы кем инде?
Д и н ә. Такташ.
Т у к т а р о в. Вәт молодец, вәт үскән кыз! (Аякларын бөкләп Динә янына утыра). Кызык булсын әле. Карлы басуны чәчәкле болын дип уйлыйк та утырыйк. Салкын тисә, форточканы гаепләрбез. Гаҗәп матур, гаҗәп серле бу дөнья, әйеме Динә?
Д и н ә. Әйе.
Т у к т а р о в. Син җыламыйсыңмы инде?
Д и н ә. Юк.
Т у к т а р о в. Җылама. Нигә җыларга, дөнья матур бит. Бәхетең ташып торган чак. Саф күңелең, саф йөрәгең бар. Нигә җыларга?
Д и н ә. Андый сүзләр сөйләмәгез миңа.
Т у к т а р о в. Ниндиләрен сөйлим соң? Башка сүзләр сөйли алмыйм, Динә, гафу ит. Килер вакыт, мин сиңа озын-озын хатлар язармын. Шунда бөтенесен әйтермен.
Д и н ә. Кайчан?
Т у к т а р о в. Син Казанга киткәч. Студентка булырсың. Үзебезнең мәктәпне бетергән укучыбыз укытучы булып кайта дип без көтеп торырбыз…
Д и н ә. Аңа чаклы әле…
Т у к т а р о в. Үтә дә китә ул. Хатны күпме языйм? Атнага берне язсам җитәме?
Д и н ә. Озын итеп язмассыз да әле…
Т у к т а р о в. Язармын.
Д и н ә. Каникулларга да кайтасы була.
Т у к т а р о в. Каршы алырмын. Унынчы ноябрьдә Казанга барырмын.
Д и н ә. Нигә унынчы ноябрьдә?
Т у к т а р о в. Синең туган көнең.
Д и н ә. Ә сез мине онытмассызмы, Илгиз абый?
Т у к т а р о в. Тор әйдә, киттек.
(Динәнең сумкасын ала, кулыннан тотып торгыза. Кулларны кулга тотышкан килеш, сүзсез басып торалар.)
Д и н ә. Әйдәгез, Илгиз абый, бергәләп.
Урамнар бүген сөенгән,
Ап-ак карга киенгән;
Икәү бергә. Ләйлә чанасын өстерәп
Чыгып китте өеннән.
Динә, Туктаровның кулыннан кулын тартып алып, чыгып йөгерә. Туктаров Динәнең, сумкасын тотып басып кала.
VI КҮРЕНЕШ
Нариманнар өе. Вакыт кич. Диванда Нариман ята. Шәмсенур өстәл янында дәфтәрләр тикшереп утыра. Нариман мөнәҗәт көен көйли башлый. Шәмсенур, эшеннән бүленеп, аптырап аңа карап тора.
Н а р и м а н. Агыйдельнең аръягыннан салы килә,
Сал өстендә сары чыпчык сайрый килә;
Чыпчык тавышын басар өчен былбыл кирәк,
Бу дөньяда яшәр өчен дуслар кирәк.
Ш ә м с е н у р. Авырыйм дип хәйләләп ятасыңмы соң син?
Н а р и м а н. Врач кушканга ятам, кузгалма диде.
Ш ә м с е н у р. Җырлап ят димәде бит.
Н а р и м а н. Фасил өйрәткән һөнәр. Кайгырса да, шатланса да, һәрвакыт җырлап йөри. Йөрәк авыруы шулай ул, Шәмсенур. Синең әле башың яшь, белмисең. Җырлап ятасың-ятасың да шып, үләсең дә куясың. И шуннан мактап сөйли башлыйлар: Нариман абый мәгариф йолдызы иде, диләр. Сүнгән йолдыз дип берәү дә әйтмәс. Аның укучылары фәлән булды, төгән булды, диячәкләр. Теге Саттаровны искә алмаячаклар. Кайчан үләрмен икән мин, Шәмсенур?
Ш ә м с е н у р. Матур гына ят әле.
Н а р и м а н. Агыйдельнең аръягында кояш бата,
Агыйделнең бу ягында йолдыз калка.
Ирләренә каршы әйткән хатыннарның
Кыямәт көн колагына чуен алка.
Мәктәптә ниләр бар, Шәмсенур? Мине юксыналармы?
Ш ә м с е н у р. Сөйләттең ич инде.
Н а р и м а н. Укучылар ничек? Нариман абый ник килми дип әйтмиләрме?
Ш ә м с е н у р. Сорашып йөрмәдем.
Н а р и м а н. Сагынырлар әле. Юри бармыйм. Яңа укытучы чакырырга җыенмыйлармы?
Ш ә м с е н у р. Белмәдем.
Н а р и м а н. Чакырсыннар. Миннән әйбәтрәге килер. Күптән шулай рәхәтләнеп аякны диванга сузып ятасы калган.
Агыйделнең аръягында болыт тора,
Яңа ярлар иске ярны оныттыра.
Яңа ярлар табак белән аш китерә,
Иске ярлар ике күздән яшь китерә.
Җыларлар яле, берәүнең дә йөрәге таштан яралмаган. (Тынып кала.)
Ш ә м с е н у р (кинәт торып Нариман янына бара). Нишләвең, Нариман? (Нариман эндәшми).
Нариман дим. Йә инде, сабый бала кебек җылап ятма. Нариман, җаным, булды, йә кирәкми. Йә дим, врач сиңа нәрсә әйтте? Тынычлык кирәк дидеме?
Н а р и м а н. Төкерим мин аның тынычлыгына. Миңа балалар кирәк. Миңа аларның шаулашулары кирәк. Котырсыннар, башымнан йөрсеннәр. Дару исе кирәкми миңа, балалар исен иснәсәм — миңа шул дәва. Ә алар килеп хәлемне дә белмиләр. Тәрәзәм төбеннән шаулап мәктәпкә үтәләр. Монда кагылып китәргә берсенең дә башына килми.
Ш ә м с е н у р. Яшьләр — аңлап бетермиләр.
Н а р и м а н. Үзем гаепле, аңлатмаганмын. Ишетмәдеңме, Илгиз фатир эзләми микән?
Ш ә м с е н у р. Беркая да китмим диде бит.
Н а р и м а н. Әйт, китмәсен. Кеше көлдереп йөрмик. Нигә кайтмый ул?
Ш ә м с е н у р. Кайтса стенага борылып ятасың?
Н а р и м а н. Ә син күпне күрмә. Бар, эшеңдә бул. Кирәк булсаң чакырырмын. Кулъяулык бир.
Шәмсенур кулъяулык алып килеп Нариманның, күз яшьләрен сөртә.
Кит. Әллә минем кулым юкмы? Исән чакта шулай иркәләргә иде, үлгәч нигә ялагайланасың? Үз эшең дә җитәрлек…
Ш ә м с е н у р (өстәл янына барып утыра. Үзе дә сизмәстән көйли башлый).
Агыйделнең аръягыннан салы килә,
Киләлмаса, аны буксир тарта килә.
Шәйхаттаров керә.
Ш ә й х а т т а р о в. Куып чыгармассыз дип уйлап, керергә рөхсәт сорап тормыйм. Исәнмесез, Шәмсенур апа. (Нариман янына үтә.) Картлачка сәлам бирдек. Авырып буламы?
Н а р и м а н. Исәнме, Рәшит. Талиповичын әйтеп тормыйм. Үпкәләмәссең, үземнең укучым. Нишләп әле керәсе иттең?
Ш ә й х а т т а р о в. Ишеттем дә менә…
Н а р и м а н. Рәхмәт инде искә төшергәнеңә. Син бит инде хәзер бик зур кеше.
Шәйхатаров. Нәрсә, йөрәк сынаттымыни?
Н а р и м а н. Юк ла.
Ш ә й х а т т а р о в. Юк, димәгез инде, күренеп тора. Бәлки больницага илтергәдер? Машина капка төбендә.
Н а р и м а н. Күз алдында ятмасын дисеңмени?
Ш ә й х а т т а р о в. Хәлегез шаярырлык түгел. Санаторийга барырга кирәк.
Н а р и м а н. Чират җиткәне юк бит әле.
Ш ә й х а т т а р о в. Эшләрбез, ярамый болай.
Ш ә м с е н у р. Рәхмәт инде, Рәшит.
Ш ә й х а т т а р о в. Нәрсә ул сезнең теге егетегез? Кылана башладымыни? Мәктәп директоры булган имеш, бик зур дәрәҗә.
Н а р и м а н. Мәктәп директоры бик зур дәрәҗә, Рәшит.
Ш ә й х а т т а р о в. Акылга утыртамыни? Менә минем белән эшләп карасын әле ул. Минем укытучыларыма кагылып карасын. Бер сезнең өчен генә дә мин аны! Хәдичәгә нәрсә дигән, мәктәпкә өйдән бушаганда гына киләсез, имеш.
Ш ә м с е н у р. Хәдичәгә дөрес әйтте Илгиз.
Н а р и м а н. Хәдичәң укытучы түгел, Рәшит Талипович.
Ш ә й х а т т а р о в. Сез һәрвакыт принципсыз булдыгыз, Нариман абый.
Н а р и м а н. Якынрак кил әле, Рәшит… Хатын-кызга аз гына кыек сүз әйтсәләр дә, кайтып иренә зарлана. Арттырып сөйли, җылап та җибәрә. Хатын сүзе буенча бүтәннәрдән гаеп эзләп йөргән ирдән дә юньсез ир юк дөньяда. Син зур кеше. Акылсыз да малай түгел. Үз эшеңне яхшы беләсең. Белмәгән эшеңә тыгылма. Вакланма.
Ш ә й х а т т а р о в. Ярый, ярый, терелегез әйдә. Сөйләшербез. Хуш иттек! (Китә.)
Ш ә м с е н у р. Сау бул, Рәшит! Керүеңә рәхмәт.
Н а р и м а н. Шәп егет. Хатыны гына үзенә ошамаган.
Ш ә м с е н у р. Бөтен кеше минем кебек түгел шул.
Н а р и м а н. Син шулай инде, беренче сорт. (Торып утыра.)
Ш ә м с е н у р. Ят!
Н а р и м а н. Хәзер синең чират. Алмаш-тилмәш ятсак тизрәк төзәлер.
Мөнирә керә.
М ө н и р ә. Исәннәрдәме сез!
Н а р и м а н. Хәл белергә генә килдеңме, Мөнирә? Уз. Зарланырга уйлама. Врачлар миңа дулкынламаска куштылар. Аз гына дулканласам да йөрәк шартлый.
М ө н и р ә. Авыр хәлдә ята дигәннәр иде.
Н а р и м а н. Авызга су салырга янда Шәмсенур утыра.
Пауза. Мөнирә кинәт елап җибәрә.
Йә инде мин, авыру дигәч тә, ул хәтле түгел. Сине куркытыр өчен генә әйттем. Минем дәресләр нишли?
М ө н и р ә. Кем буш, шул керә. Туктаров ронодан укытучы сорый… Кыен миңа, Нариман абый. Теләсәң ни әйт, мин аның белән эшли алмыйм. Ул мине адым саен мәсхәрә итә. Коллектив таркалды. Мәктәп мәет чыккан йорт кебек…
Ш ә м с е н у р. Арттырмасана, Мөнирә.
М ө н и р ә. Белмим тагын, миңа шулай тоела. Бу болай дәвам итә алмый, Нариман абый. Ачулансагыз ачуланырсыз, мин яздым.
Н а р и м а н. Кая?
М ө н и р ә. Министерствога. Роно бернинди дә чара күрми.
Н а р и м а н. Язганыңны миңа укытасыңмы соң?
М ө н и р ә. Шуның өчен килдем. (Сумкасыннан кәгазь алып Нариманга бирә.)
Н а р и м а н. Һи, монда-а! Шәмсенур күзлекне бирәсеңме?
Ш ә м с е н у р. Өзлегәсең бит инде.
Күзлекне алып бирә. Нариман укырга керешә. Мөнирә Шәмсенур янына килеп утыра.
М ө н и р ә. Салихтан тагын хат килде. Хатыны белән тагын аерылышкан. Синнән башка беркем белән дә тора алмыйм, дигән.
Ш ә м с е н у р. Нишләргә уйлыйсың соң?
М ө н и р ә. Нәрсә уйлыйм… Миңа хәзер илле яшь. Хатын аерган кешегә ничек кияүгә чыгыйм?
Ш ә м с е н у р. Башта ялгыштың шул. Салихны тиң күрмәдең. Янәсе, ул гади колхозчы. Синең аркада авылдан чыгып китте. Яратмаган кешесенә дә сиңа ачу итеп өйләнгән. Әллә кемне эзләдең шул.
М ө н и р ә (ачу белән). Мин беркемне дә эзләмәдем. Миңа берәү дә кирәкми. Берүзем рәхәтләнеп яшим.
Ш ә м с е н у р. Нигә ачуланасың? Салихтан хат килде, дип үзең әйттең ләбаса. Көчләп әйттермәдем.
Пауза.
Н а р и м а н (кәгазьләрне карап бетереп). Булган бу. Кыямәт көн колагына чуен алка булган. Шәйхаттарова кул куйган. Сафина, Искәндәрова, Вәлиуллина. Вәлиуллина укып кул куйдымы?
М ө н и р ә. Укыды.
Н а р и м а н. Кара син аны. Мыштым гына кыз. Унынчыны гына бетергән башы белән укытып ята, кул куйган. Нәрсә, минем дә имзам кирәкме?
М ө н и р ә. Теләсәң нишлә.
Н а р и м а н. Куям бит, әй. Честно пионерски, куям. Шәмсенур, ручканы биреп тор. Үз гомеремдә беренче тапкыр жалобага кул куям. Әйдә, бүтән эшкә яраксыз булсак та, монысын эшлик.
Ш ә м с е н у р (ручка биреп). Нариман…
Н а р и м а н. Нәрсә? Кирәкми дисеңме? Син, Шәмсенур, һәрвакыт дөресен сөйлисең. Пычранмыйк, әйе бит? Ал, Мөнирә, бу нәмәрсәңне, йә ертып ташлармын.
Атылып Динә килеп керә, турыдан-туры Нариман янына уза.
Д и н ә. Әти, хәлең ничек? (Нариманны үбеп ала.)
Ш ә м с е н у р. Әкренрәк инде.
Н а р и м а н. Син исәнләшә белүне оныттыңмыни?
Д и н ә (як-ягына карана, Мөнирәне күреп ала). Ә-ә… Хәерле кич! (Мөнирә янына килеп.)
Урамнар бүген сөенгән,
Ап-ак карга киенгән;
Ләйлә чанасын өстерәп
Чыгып китте өеннән.
Кем язган, беләсезме? (Бүлмәсенә кереп китә.)
М ө н и р ә. Аның сүзләре.
Н а р и м а н. Кемнең?
М ө н и р ә. Исән булыгыз! (Чыгып китә.)
Д и н ә (үз бүлмәсеннән чыга, чишенгән). Син шундый кайнар, әти. Рәхәт. Мин шундый туңдым.
Ш ә м с е н у р. Динә, син әтиеңнең хәлен беләсеңме?
Д и н ә. Сорадым ич. Әти, сорадыммы?
Н а р и м а н. Сорадың. Тик әкренрәк: сытасың. Кайда болай озак йөрдең?
Д и н ә. Әйтмим.
Н а р и м а н. Төш алайса диваннан.
Д и н ә. Барыбер әйтмим.
Ш ә м с е н у р. Сумкаң кайда?
Д и н ә. Сумка? Ничек инде кайда? (Бүлмәсенә күрсәтеп?) Шунда.
Ш ә м с е н у р. Анда юк. Сумкасыз кайттың.
Д и н ә (искә төшереп). Калган.
Ш ә м с е н у р. Кайда?
Д и н ә. Юк, калмаган. Ул Илгиз абыйда. Тик ни өчен аңарда, дип сорамагыз. Ялганларга өйрәтмәдегез.
Н а р и м а н. Син дөресен әйт!
Д и н ә. Дөресенме? Синең колагыңа гына әйтәм. (Нариманның, колагына пышылдый.)
Ш ә м с е н у р. Нәрсә?
Д и н ә (диваннан төшеп). Яратам мин Илгиз абыйны, менә шул. (Өстәл янына килеп утыра.) Йә, инде ачуланыгыз.
Ш ә м с е н у р. Илгиз абыең кайда?
Д и н ә. Хәзер кайта. Мин алдан чаптым.
Ш ә м с е н у р. Кайда идегез?
Н а р и м а н. Анысы нәрсәгә? Кайтам диде.
Д и н ә. Без аның белән басуда йөрдек.
Н а р и м а н. Бөтенесен сөйләп бирмәсәң дә ярый. Синең яшьтәге кызларның серләре дә булырга тиеш.
Д и н ә. Рәхмәт, әти. Менә, ичмасам, әти дисәң дә әти!
Н а р и м а н. Әмма ләкин дөньяда бер нәрсә бар, кызым…
Д и н ә. Башны югалтмаскамы? Эх, әти, башны югалтырлык булмагач, мәхәббәт буламыни ул!
Ш ә м с е н у р. Йә! Артыгын сөйли башладың. Әтиең дигәч тә, ул бит сиңа иптәш кызың түгел, чамадан чыкма. Әтиең әйтеп бетергәнне тыңла. Алай бул, болай бул, дип боермасак та, киңәш бирергә безнең хакыбыз бар.
Д и н ә. Мин сезне аңлыйм, әни. Курыкмагыз, минем өчен сезгә оялырга туры килмәс. Нариман белән Шәмсенур үстерделәр кызның әйбәтен, диярләр. Сезгә шул җитәме? Әллә инде Илгиз абыйга якын бармаска боерасызмы?
Н а р и м а н. Эш боеруда түгел. Әниең борчыла.
Д и н ә. Кызы өчен борчылмаган ана анамыни ул! (Шәмсенурны кочаклап.) Борчылма, әнием. Мин ялгышсам да, Илгиз абый ялгышмас. Ул ялгыша белми. (Бүлмәсенә кереп югала.)
Н а р и м а н (торып урынын рәтли). Булды, Шәмсенур, безнең кирәк калмаган, инде тынычлап үләргә дә була.
Ш ә м с е н у р (тавышын күтәреп). Туктыйсыңмы инде син, юкмы һаман бер сүзне сөйләүдән?
Н а р и м а н. Ирем, сиңа кычкырам, кызым, син тыңла.
Ш ә м с е н у р. Сиңа көлке.
Н а р и м а н. Көләм, Шәмсенур. Укытучы була алмасам да, менә дигән балалар үстергәнмен. Һәрберсе алтын казык. Кара син бу төпчекне! Яратсын, Шәмсенур, күңеленә кем ошый, шуны яратсын. Күңеле туры минем кызымның!
Туктаров кайтып керә. Нариман шып туктап кала.
Т у к т а р о в. Аһа, яңалык, безнең ага сәламәтләнгән ахрысы.
Н а р и м а н. Мәктәпкә барыр дип куркасызмы?
Т у к т а р о в. Йә инде, Нариман ага, ирләр булыйк. Нихәтле төкселәнсәгез дә өегездән китмим.
Н а р и м а н. Минем сезне куганым да юк.
Т у к т а р о в. Безгә бер түбә астында урын юк, дидегез.
Н а р и м а н. Мин мәктәп түбәсен әйттем.
Ш ә м с е н у р (Нариманга). Ят дип, бүтән әйтмим мин сиңа. Шаярма, Нариман. Кыяфәтеңне көзгедән кара.
Т у к т а р о в. Чыннан да. Нариман ага, иртәрәк торгансыз.
Н а р и м а н. Әй, аптырыйлар да соң. Кулларыннан килсә, мәңге торгызмаслар иде. Күңелегез булсын ятам. Аз гына утырып торам да ятам. Сумканы кайда калдырдыгыз, Илгиз?
Т у к т а р о в. Нинди сумка?
Н а р и м а н. Динәнең дәфтәрләре тутырылган сумка.
Т у к т а р о в. Белмим…
Н а р и м а н. Бу өйдә алдашмыйлар, Илгиз Кәримович, беләсездер. Алып кереп бирегез. Динәнең дәрескә әзерләнәсе бар.
Туктаров чыга да сумканы алып керә.
Шәмсенур, кертеп бир.
Шәмсенур сумканы Динә бүлмәсенә алып кереп китә. Туктаров үз бүлмәсенә юнәлә.
Ашыкмагыз әле, Илгиз. Утырыгыз. Әйтеп калдырасы сүзләр бар.
Т у к т а р о в. Ничек калдырасы?
Н а р и м а н. Дөньяның ни эше юк, Дәүли хатыны Мәүлиянең өч теше юк. (Шәмсенур чыкканны күреп.) Бар әле, Шәмсенур, кызың янында утырып тор. (Шәмсенур киткәч.) Беренчедән сиңа рәнҗүем бетте. Син дип әйтсәң, ярый торгандыр бит?
Т у к т а р о в. Туктагыз әле, Нариман ага…
Н а р и м а н. Тыңла. Әгәр бездән күчеп киткән булсаң, гафу итмәгән булыр идем. Егет кеше булып чыктың. Аннан соң, Динә сине ярата. Ә минем балалар теләсә кемне яратмыйлар. Күрәсең, мин аңлап бетермәгән яхшы якларың бар. Шулай да син тупасрак. Дөреслекне дә кешене рәнҗетмичә әйтеп була.
Т у к т а р о в. Мин сезне рәнҗетер өчен әйтмәдем.
Н а р и м а н. Ләкин мин рәнҗегән идем. Әлбәттә, син хаклы идең. Без мүкләнә башлаганбыз. Дөньяның чаптар ат икәнен онытканмын. Син хаклы. Мөнирәләр, Хәдичәләр, минем кебекләр белән бүген укытып булмый. Үтенечем шул, Илгиз. Динәнең канаты каерылмасын. Бик акыллы кыз булса да, кай якка очканын белеп бетермәве бар. Көләсеңме миннән?
Т у к т а р о в. Нигә?
Н а р и м а н. Үләргә җыенган кеше кебек васыять әйтеп утырам. Шулай да хәлләр мөшкел, Илгиз. Синнән яшермим.
Т у к т а р о в. Сез ятыгыз.
Н а р и м а н. Ятам.
Т у к т а р о в. Врач чакырыйк.
Н а р и м а н. Җиңеләймәсә, чакырырсыз. Яшь бит әле мин, Илгиз, бары тик алтмыш ике генә яшь.
Т у к т а р о в. Үтәр, Нариман ага. Больницага ятарга кирәк.
Н а р и м а н. Мөнирә синең өстән министерствога жалоба язган. Бәлки, комиссия җибәрерләр.
Т у к т а р о в. Килсеннәр. Мин курыкмыйм.
Н а р и м а н. Килсеннәр, карасыннар, тикшерсеннәр. Ярдәмнәре тияр. Киңәшләр бирерләр. Юкса син, алай ярамый, дип кычкырасың да, ничек кирәклеген үзең дә белеп бетермисең. Сөзәр өчен мөгез, тибәр өчен тояк кирәк. Тагын менә нәрсә, Илгиз… (Кинәт тынып кала.)
Т у к т а р о в. Нариман ага, Нариман ага…
Н а р и м а н. Шәмсенур… Динә… чакыр…
Т у к т а р о в (Динә бүлмәсе янына атылып барып). Шәмсенур апа! Динә! (Шәмсенур белән Динә чыккач.) Нариман ага…
Шәмсенур белән Динә ашыгып диван янына киләләр.
Ш ә м с е н у р. Нариман, Нариман дим, шаярма!
Д и н ә. Әти!..
Ш ә м с е н у р. Нариман, сиңа әйтәм. (Кинәт ни булганын ацлап.) Нари-ма-а-ан!
VII КҮРЕНЕШ
Мәктәп директоры кабинеты. Сәхнәдә Туктаров белән Фасил.
Т у к т а р о в. Без мәктәптә дүрт ир кеше идек, Фасил абый. Нариман агай бер ай юк инде. Без өчәү калдык. Сөйләшик әле ачыктан-ачык. Чын кешеләрчә. Нәрсә бу?
Ф а с и л. Нәрсә нәрсә бу, Илгиз Кәримович?
Т у к т а р о в. Мин ронода булдым. Чакырып алдылар. Минием өстән министрга хат язганнар. Укытучылар. Янәсе, мин үземне коллективка каршы куйган, имештер, мин мораль яктан тотнаксыз. Үземнең укучым белән… Нәрсә бу? Сез моңа ничек карыйсыз?
Ф а с и л. Ничек карыйм дип… Минем имзам юктыр бит ул хатта?
Т у к т а р о в. Югын юк та бит…
Пауза.
Ф а с и л. Нәрсә, Илгиз Кәримович? Әллә шикләнәсезме?
Т у к т а р о в. Шикләнмим. Андый хатка кул куяр өчен дә үзенә күрә егетлек кирәк.
Ф а с и л. Алай икән…
Т у к т а р о в. Нәрсә алай икән?
Ф а с и л. Болай гына… Ачыктан-ачык сөйләшик дип, мине мыскыл итәргә җыенасыз түгелме соң?
Т у к т а р о в. Әгәр мин сезне урынсызга мыскыл итәм икән, үз-үзегезне яклагыз.
Ф а с и л. Мыскыл итүче урынсызга икәнен үзе аңласын.
Т у к т а р о в. Әгәр аңламаса, аңларга теләмәсә?
Ф а с и л. Маңгайга бәреп сөйләшкәнне яратмыйм, мин, Илгиз Кәримович.
Т у к т а р о в. Әүлия кеше шул сез. Эх, алмагачлары, сайрый сандугачлары. Менә сез ничек уйлыйсыз, хат язучылар хаклымы?
Ф а с и л. Әйттем, ләбаса, Илгиз Кәримович.
Т у к т а р о в. Сез берни дә әйтмәдегез. Сез җырлап кына йөрисез.
Ф а с и л. Башкача нишлисең инде.
Т у к т а р о в. Үзегезне үзегез якларга теләмисез икән, бәлки, кемдер сезнең яклавыгызга мохтаҗдыр. Бу дөньяда кемне дә булса якларга кирәктер бит.
Ф а с и л. Малай чакта без, Илгиз Кәримович, фашистларга, безнекеләргә бүленеп сугыш уены уйный идек. Хәзер зураелды.
Т у к т а р о в. Юк, уен түгел, монда принциплар көрәше.
Ф а с и л. Ике читән арасы —
Кара мәче баласы;
Принципны принциптан
Ничек аерып аласы?
Сез көчле кеше, сез акыллы кеше, Илгиз Кәримович. Сез минем яклавыма мохтаҗ түгел. Үз эшегезне эшләгез, мине бутамагыз. Минем эшем — укыту. Укытуым ошамаса, әйтегез, үпкәләмәм. Хатлар да язып йөрмәм. Егетлек тә эшли алмыйм, этлек эшләү дә кулымнан килми.
Т у к т а р о в. Их, егет, золотой карбюратор!.. Мине эштән куачаклар.
Ф а с и л. Ә мин нишли алам?
Т у к т а р о в. Яклагыз мине.
Ф а с и л. Ничек?
Т у к т а р о в. Бүгенге җыелышта әйтегез берәр сүз.
Ф а с и л. Сүз? Уф алла дип әйтерсең, ди, үлгәч,
Алдыңа китереп куярлар, ди, күмәч…
Чыгып китә. Телефон шылтырый. Туктаров трубканы ала.
Т у к т а р о в. Әйе. Чишмәбашмы? Мин мәктәпне сораган идем. Яхшы, көтәм… Мәктәп? Җиһан апа кирәк иде. Ерактан бу, бик ерактан… Җиһан апа, сезме? Мин бу — Илгиз. Сезнең укучыгыз Илгиз Туктаров. Сәламәтлелегез ничек, Җиһан апа?.. Әйе, кызганычка каршы, директор. Менә эч пошып китте дә, сезгә шылтыраттым.
Нурия кереп урындыкка утыра. Туктаров аңа әһәмият бирми, сөйләшүен дәвам итә.
Хат язган идем, алдыгызмы? Сез дә яздыгыз? Рәхмәт, Җиһан апа. Сагынам шул. Юк, Җиһан апа, боегырга исәп юк. Барысына да миннән сәлам. Исән булыгыз, Җиһан апа. (Трубканы куя. Нуриягә карап тора.)
Н у р и я. Нигә алай карап торасың? Рөхсәтсез кергәнгәме? Хәлеңне белергә кердем. Исәнме?
Т у к т а р о в. Исәнен исән. Куарлар ахры. Шулайрак сизелә.
Н у р и я. Сине әллә кайчан куарга иде инде.
Т у к т а р о в. Көлмә, Нурия. Авыр миңа.
Н у р и я. Әллә бик каты кыздырдылармы? Ул хатка мин дә кул куймакчы идем. Тукта әле, мин әйтәм, мине яратмавы өчен үч алыйм әле, дим. Бәхетең, тыелып калдым.
Т у к т а р о в. Шаярма, Нурия… Әллә мин ялгышам микән? Әллә мин хаклы түгелме? Шәмсенур апа минем белән сөйләшми, Нариман аганың үлемен миннән күрә. Үзем дә Нариман ага үлгәннән бирле җаныма урын таба алмыйм. Гаебем бар төсле.
Н у р и я. Нигә әле бу турыда миңа сөйлисең?
Т у к т а р о в. Син мине аңлыйсың.
Н у р и я. Аңлап нишләтим? Кызганыйммы сине, юатыйммы?
Т у к т а р о в. Өстәвенә бу хат? Сигез имза. Син тупас дигән иде Нариман ага. Бәлки чыннан да мин кирәгеннән артык кырыстыр, кешеләрнең күңелен рәнҗетәмдер. Ләкин мин хаклы бит. Нариман ага да шулай диде.
Н у р и я. Бер киңәш биримме, Илгиз? Син җылап җибәр. Мин сине юатырмын, ата мәче койрыгыннан курчак ясап бирермен.
Т у к т а р о в. Аңламадың.
Н у р и я. Әле генә аңлыйсың дидең, инде — аңламадың. Аңладым, җаным. Син шактый ук җебегән кеше икәнсең. Көзгедән кыяфәтеңне кара. Шундый кызганыч! Килешми алай. Мин сине горур, тәвәккәл итеп күрергә күнеккән. Бәлки әле, яратуым да шуның өчендер. Бәлки, Динә дә сиңа шуның өчен гашыйктыр. Кызлар егетләрнең җебегәннәрен яратмыйлар. Динә дигәннән, Мөнирә апа икеле куйган, председатель хатыны өчле куйган. Бу сиңа үч итеп эшләнгән эш. Янәсе, таләпне көчәйтәләр. Мондый кешеләргә тупас булмый, нишлисең. Борчылма, алар рәнҗи белмиләр, алар үч алу турында гына уйлыйлар. Шәмсенур апа аңлар. Ул акыллы кеше. Нариман агай да сиңа рәнҗеп үлмәгәндер. Мин аңа синнән катырак әйттем. Мин гафу үтенәсе урынга, чакырып алып үзе гафу үтенде. Син миңа шуны әйт, нигә син Динәдән качып йөрисең?
Т у к т а р о в. Ничек качып?
Н у р и я. Аны очратканда да күрмәмешкә салынасың?
Т у к т а р о в. Каян беләсең?
Н у р и я. Мин сине яратам дип әйтәм икән, синең нишләгәнеңне дә белергә тиеш. Мин Динә белән сөйләштем. Ул сиңа гашыйк, дип әйтү генә аз, ул табына сиңа. Кара аны, егет, мин түзәрмен, әгәр инде үзеңә-үзең төрле гаепләр таккан булып Динәдән читләшсәң, ул кызның күңелен яраласаң, саклан. Мәхәббәтем белән яндыра алмасам да, нәфрәтем белән көйдеремен.
Мөнирә керә. Нурия аның, каршына барып баса.
Директор мине кочакламады, мораль яктан тотнаксыз, дип хат языгыз, Мөнирә туташ. (Чыгып китә.)
М ө н и р ә. Чакырттыгызмы?
Т у к т а р о в. Чакырткан идем. Үзегез килеп җитәрсез дип уйлаган идем дә, ни өчендер күренмәдегез.
М ө н и р ә. Йомышым юк иде.
Т у к т а р о в. Нишләп? Мин ронода булдым. Минем нинди кыяфәттә кайтканым сезне кызыксындырырга тиеш.
Мөнирә урыныннан тора башлый.
М ө н и р ә. Әгәр министерствога язылган хат буенча булса, минем сөйләшерлек сүзем юк. Анда барысы да ачык, имзам куелган. Бөтенесе билгеле.
Т у к т а р о в. Сезнең имза гына түгел ул хатта.
М ө н и р ә. Шулай булгач, нәрсә сөйләшергә?
Т у к т а р о в. Минем сезне аңлыйсым килә.
М ө н и р ә. Минем килми.
Т у к т а р о в. Кызганыч.
М ө н и р ә. Өч ел аңларга тырыштым. Арыдым. Хәзер бүтәннәр аңласын. Нариман абый кебек кабергә керәсем килми.
Т у к т а р о в. Ул хатта Нариман абыйның имзасы юк… Козырь тузы сездә инде, алайса? (Мөнирә кузгалгач). Утырыгыз! Кузгалмагыз.
М ө н и р ә. Мин сезнең белән сөйләшергә теләмим.
Т у к т а р о в. Мин сөйләячәкмен, сез тыңларсыз. Тыңлыйсыгыз килмәсә, кыйныйлар дип, каравыл кычкырырсыз. Сезгә ул килешә. Күңелегез булсын, әйтеп куям, минем белән каты сөйләштеләр. Мораль яктан бозык кеше булганым өчен түгел. Җитәкчелек итә алмавым өчен һәм шундый хатлар язылуга сәбәпче булганым өчен. Мине, бәлки, директорлыктан алырлар. Сез булырсыз директор.
М ө н и р ә. Минем аңа омтылганым юк.
Т у к т а р о в. Алайса нигә интегәсез? Нигә имзалар җыеп йөрисез? Минем өчен борчылыпмы? Әллә укучылар язмышы сезне борчыймы? Газизова Динәгә ни өчен икеле куйдыгыз?
М ө н и р ә. Дәресен белмәгән өчен.
Т у к т а р о в. Ел буе белгән бит.
М ө н и р ә. Үзегез таләпне арттырырга куштыгыз.
Т у к т а р о в. Шәйхаттарова да өчлене шуңа куйганмы?
М ө н и р ә. Үзеннән сорагыз.
Т у к т а р о в. Газизова Динәнең мин әйләндергән башы бәлки эшләми башлагандыр. Шуны исбатларга теләдегезме? Газизова Динәнең әтисе үлде. Ул аны бик авыр кичерә. Аның әтисе, онытмаган булсагыз, Нариман ага иде. Эх, сез, кешеләр! Ярый… Бүген җыелыш. Шунда сөйләргә әзерләнегез. Бөтенесен дә чакырыгыз. Шәйхаттарова да килсен. Китәргә мөмкин.
Д и н ә (ишекне ачып). Илгиз абый, керергә ярыймы?
Т у к т а р о в. Ни бар?
Д и н ә (кереп). Илгиз абый, миңа сезнең белән сөйләшергә иде.
Т у к т а р о в. Аз гына сабыр ит.
М ө н и р ә. Сөйләшегез. Мин комачауламыйм.
Д и н ә. Юк, китмәгез, Мөнирә Шакировна.
М ө н и р ә. Мин укучылар белән дәрестә генә сөйләшәм. (Чыгып китә.)
Д и н ә. Миңа сезнең киңәшегез кирәк, Илгиз абый.
Т у к т а р о в. Динә… Бүтән вакытта.
Д и н ә. Кайчан?
Т у к т а р о в. Кайчан дип… Һәрхәлдә хәзер түгел.
Д и н ә. Миңа сөйләшергә кирәк. Бик кирәк, Илгиз абый.
Т у к т а р о в. Тыңлыйм, Динә.
Д и н ә. Нигә сез миннән качасыз, күргәндә дә күрмәгәнгә салышасыз?
Т у к т а р о в. Качмыйм мин, Динә. Үзеннән үзе шулай килеп чыга.
Д и н ә. Үзеннән-үзе түгел, Илгиз абый. Сез куркасыз.
Т у к т а р о в. Әйе, Динә, куркам.
Д и н ә. Нидән?
Т у к т а р о в. Синең хисләреңнең тапталуыннан.
Д и н ә. Үз хисләремне үзем саклый алам мин, Илгиз абый. Аны беркем дә таптый алмаячак. Хәтта сез дә.
Т у к т а р о в. Әй, Динә, акыллы сандугачым минем!
Д и н ә. Илгиз абый, мин ниндидер хат турында ишеттем. Дөресме ул? Дөресме, әйтегез, яшермәгез.
Т у к т а р о в. Дөрес.
Д и н ә. Миңа, Илгиз абый, бу мәктәптән китәргә кирәк.
Т у к т а р о в. Кая!
Д и н ә. Башка мәктәпкә күчәм.
Т у к т а р о в. Ни өчен?
Д и н ә. Ни өчен икәнен сез беләсез. Миңа бер икеле, бер өчле куйдылар. Мин аларны хаксызга куелган билгеләр дип саныйм. Хаксыз билгеләр икәнен исбатлау миңа бу мәктәптә мөмкин булмаячак. Сезгә дә исбатлау авыр булачак. Шуңа күрә сынауларны мин башка мәктәптә бирергә тиеш. Ронога барып сөйләшмәкче идем, сезнең киңәшне көттем.
Т у к т а р о в. Әллә ничек килеп чыга түгелме соң бу?
Д и н ә. Мин үземә ышанам.
Т у к т а р о в. Эш ышануда түгел.
Д и н ә. Үгетләргә уйламагыз, Илгиз абый, мин моны үземнең кеше икәнемне исбатлар өчен эшлим. Сезне яратырга хакым бар икәнен исбатлар өчен эшлим. Ә әнигә сез үпкәләмәгез, аңа бик авыр. Әтине бик ярата иде ул. Әтинең үлемендә сезнең гаебегез юк, аны әни аңлый. Мин дә аңлыйм.
Т у к т а р о в. Рәхмәт, Динә.
Д и н ә. Мин барысын да беләм, Илгиз абый. Сез бирешмәгез. Бик авыр булса минем турыда уйлагыз да, җиңел булыр.
Т у к т а р о в. Иң авыры синең турыда уйлау инде ул, акыллы сандугачым.
Д и н ә. Ю-у-ук, мин бит инде мәңгелеккә сезнеке. Ышанасызмы миңа.
Т у к т а р о в. Сиңа ышанмый, кемгә ышаныйм.
VIII КҮРЕНЕШ
Урамнан барган Фасилны Нурия куып тота.
Н у р и я. Нигә шул чаклы чабасыз, Фасил абый?
Ф а с и л (кәефсез). Хатын көтә, балалар көтә.
Н у р и я. Хатыныгыз сезне бик яратадыр.
Ф а с и л. Сыгыладыр, бөгеләдер беләге, өзеләдер минем өчен үзәге.
Н у р и я. Әүлия кеше шул сез. Җыелышта бер сүз дә әйтмәдегез.
Ф а с и л. Сезнең көн саен җыелышып талашуыгызда минем ни эшем бар. Җыелыш та җыелыш, җыелыш та җыелыш.
Н у р и я. Сез дә бит шул мәктәптә укытасыз.
Ф а с и л. Укытса ни. Мин үз эшемне беләм. Хатын-кыз арасына кысылып йөрергә вакытым юк. Бөтен мәктәпне җыен хатын-кыз басып алды да базар ясадылар.
Н у р и я. Ирләр булмагач шулай була инде ул. Әнә бит ир кешене якламадыгыз. Аның өстенә очып кунсалар да, сез дәшмисез.
Ф а с и л. Бәйләнмәле син миңа, Нурия.
Н у р и я. Илгиз Кәримовичны куалар бит.
Ф а с и л. Кумаганнар ич әле.
Н у р и я. Кугач соң була. Коллективның яртысы аңа каршы. Сез дәшмисез.
Ф а с и л. И Алла… Укытучылар бетте, талашучылар калды. Мәктәпмени бу?!
Н у р и я. Аңа Илгиз Кәримович гаеплеме?
Ф а с и л. Кырмыска оясына таяк тыгып болгамасаң иде.
Н у р и я. РОНО мөдире дә дәшми.
Ф а с и л. Нигә дәшсен, тыныч кына пенсиягә китәсе килә.
Н у р и я. Сезнең кебекме?
Ф а с и л. Нигә син миңа бәйләнәсең? Йә, әйт, нишлим?
Н у р и я. Керик бергәләп башлык янына.
Ф а с и л. Беткән ди аның бездән башка эше.
Н у р и я. Хатыны бөресеннән узып чәрелди. Ичмасам, бер хатынына баш булсын.
Ф а с и л. Сезгә баш булып буламыни? Менә минеке дә кайда йөри дип тузынырга торадыр. Ә син мине җибәрмисең.
Н у р и я. Барыгыз инде, китегез алайса. Хатыныгызга сәлам әйтегез.
Ф а с и л. Әй акылыгыз да телегез хәтле булса… (Китеп бара. Динә керә,)
Д и н ә. Нурия апа… Дөресме?
Н у р и я. Нәрсә инде син дә…
Д и н ә. Мин яратам аны…
Н у р и я. Әкрен. Ул сүзне кычкырып әйтмиләр. Бар, кайт.
Д и н ә. Мин әнине көтәм. Җыелыш бетте диләр. Нигә ул чыкмый?
Н у р и я. Кем?
Д и н ә. Әни. Илгиз абый да… Дөресме, куалармы аны?
Н у р и я. Бар кайт.
Д и н ә. Дөресме?
Н у р и я. Нәрсә әйтим мин сиңа, җүләр кызый? Мин сине кочаклап җылый гына алам. Әйдә, кайтабыз.
Д и н ә. Юк, мин әнине көтәм. (Нурия киткәч таптанып тора. Үз-үзенә көйли.)
Урамнар бүген сөенгән —
Ап-ак карга киенгән…
Урамнар бүген сөенгән —
Ап-ак карга киенгән.
(Үтеп баручы. Шәйхаттаров каршына чыга.)
Исәнмесез.
Ш ә й х а т т а р о в. Исәнмесез.
Д и н ә. Мин — Нариман кызы. Минем әти сезне укыткан.
Ш ә й х а т т а р о в. Исәнме, Нариман абый кызы.
Д и н ә. Сез тимәгез аңа.
Ш ә й х а т т а р о в. Кемгә?
Д и н ә. Туктаровка. Илгиз Кәримовичка. Илгиз абыйга. Тимәгез аңа! (Йөгереп чыгып китә. Мөнирә керә.)
М ө н и р ә. Хәерле кич, Рәшит Талипович.
Ш ә й х а т т а р о в. Исәнмесез, Мөнирә Шакировна.
М ө н и р ә. Менә, җыелыштан таралабыз.
Ш ә й х а т т а р о в. Нәрсә соң анда сезнең? Нәрсә болгатасыз?
М ө н и р ә. Беләсез инде, шул — Туктаров. Бүген әйтәсе сүзебезне әйттек — ояты булса, китәргә тиеш. Ояты булмаса, соңгы сүзне сез әйтерсез, Рәшит Талипович.
Ш ә й х а т т а р о в. Нинди сүзне?
М ө н и р ә. Мәктәпне болай яшәтеп булмый ич инде. Мине куегыз димим, Рәшит Талипович. Ләкин өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк кеше кирәк. Бала-чаганы директор итеп…
Ш ә й х а т т а р о в. Мөнирә Шакировна, зинһар өчен минем башымны әйләндермәгез. Мәктәп директорларын алыштырып йөрергә вакытым юк минем. Бер-ике көннән районда фураж бетә. Сезнең кайгымы миндә? Нәрсә мине урамда сагалап торасыз? Урамда йөреп керим дип чыксам, монда да…
М ө н и р ә. Гафу итегез, Рәшит Талипович.
Ш ә й х а т т а р о в. РОНО мөдирегез бар…
М ө н и р ә. Ул җебегән кеше.
Ш ә й х а т т а р о в. Нинди кеше булды соң бу Туктаровыгыз? Кыз балалар килеп, тимәгез аңа, дип, приказ биреп китәләр. Сез туктатып…
М ө н и р ә. Нариман абый кызы ул. Туктаров аның башын әйләндергән. Гомумән ул бозык кеше. Студент чагында ук, Казан урамында “Азатлык” дип кычкырып йөргән ул. һаман шул гадәтен куа.
Ш ә й х а т т а р о в. Анысын да кычкырырга кирәк булгандыр заманында.
М ө н и р ә. Кыскасы, әгәр дә ул калса, миңа һәм Хәдичә Галиевнага мәктәптән китәргә туры килә.
Ш ә й х а т т а р о в. Юк инде, Мөнирә Шакировна… Сез китсәгез мин дә китәм.
М ө н и р ә. Көлке түгел бу Рәшит Талипович. Миннистерствода бу турыда беләләр.
Ш ә й х а т т а р о в. Министерство Казанда ул… Безгә монда эшлисе.
М ө н и р ә (җылый башлый). Нариман абый да юк ичмасам.
Ш ә й х а т т а р о в. Тынычланыгыз, Мөнирә апа. (Туктаров белән Шәмсенур керәләр.)
Ш ә м с е н у р. Исәнме, Рәшит.
Ш ә й х а т т а р о в. Исәнмесез, Шәмсенур апа. (Туктаровка күрешергә кул сузып.) Исәнме… Мөнирә Шакировна, Шәмсенур апа, барыгыз әле, чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә кайта торыгыз. (Туктаровка.) Ә син ашыкма. (Мөнирә белән Шәмсенур чыгып киткәч.) Йә, эшләр ничек.
Т у к т а р о в. Үзегез беләсездер инде.
Ш ә й х а т т а р о в. Кил әле, утыр әле шунда… (утыргычка утырышкач). Әйдә, җитди итеп сөйләшик әле.
Т у к т а р о в. Мин һәрвакыт җитди.
Ш ә й х а т т а р о в. Тукта. Әтәчләнмә. Сезнең анда болгануыгызны минем беләсем килми. Вакытым юк минем, аңлыйсызмы? Кит син аннан.
Т у к т а р о в. Нигә мин китәргә тиеш? Мин хаклы.
Ш ә й х а т т а р о в. Минем анда эшем юк. Беләсеңме, син миңа ошыйсың. Принципиаль кешеләрне хөрмәт итәм мин. Вакланма. Бетерәләр алар сине. Хатын-кызлар җыелышып үзара мөнәсәбәт ачыклый башласа, бер генә директор да аларны туктата алмый. Кач син аннан.
Т у к т а р о в. Мин хатын-кызлар турында уйламыйм, киләчәк буын өчен уйлыйм. Милләтемнең киләчәге турында уйлыйм.
Ш ә й х а т т а р о в. Дөрес, барысы да дөрес. Ләкин тормышның үз дөреслеге бар. Кил миңа урынбасар булып. Шаярмый әйтәм.
Т у к т а р о в. Мәктәпне мин Мөнирә Шакировналарга калдыра алмыйм. Мәктәп бүгенге заман таләп иткәнчә белем бирергә тиеш.
Ш ә й х а т т а р о в. Тиеш, тиеш… Ә минем фураж юк. Ә балаларыгызга сөт кирәк. Мин нишләргә тиеш? Вакытым юк минем сезнең арада болганырга. Коткар син мине ул эштән. Кит. Күч бүтән мәктәпкә. Беләсеңме, Шәйхаттаров куды дигән исем күтәрәсем килми. Ошыйсың син миңа. Хәтта мин сиңа бераз көнләшеп тә карыйм. Үзем дә синең кебек әтәч идем яшь чакта. (Паузадан соң.) Ник дәшмисең?
Т у к т а р о в. Сез сөйлисез ич.
Ш ә й х а т т а р о в. Әйе, шулай… Шулай шул…. Яз җиттте. Чәчүгә төшәсе бар… Техника юк. Ә син мәктәп дисең, киләчәк дисең. Яңа мәктәпне төзеп бетерергә акча юк. Син дә хаклы, мин дә хаклы. Йә, нишлибез?
Пәрдә.
Әсәрнең тексты Туфан Миңнуллинның ун томлыгындагы нөсхәсенә нигезләнеп әзерләнде:
Миңнуллин Туфан. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 3 том, 269-314 битләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.