НИГЕЗ ТАШЛАРЫ

Комедия өч пәрдәдә

 

КАТНАШУЧЫЛАР:

Г а р и ф у л л а.

Г ө л җ и һ а н.

Х ә н и ф.

Х ә м и т.

Х ә л и л.

Х ә л и м.

Г ү з ә л и я.

С ә р и я.

Ф ә р д и я.

Ф л о р и д.

Н у р ә х м ә т.

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

Гарифулла карт йортының ишегалды. Җыйнак кына итеп салынган шактый ук иске өй. Алга болдыры чыгып тора. Пәрдә ачылганда сәхнәдә беркем дә юк. Бераздан капка артында тавышлар ишетелә, капка ачыла. Аннан җәлт кенә Гарифулла карт керә дә капканы бикләп куя.

А р т т а   т а в ы ш. Ач, Гарифулла абзый, сабый булма.

Гарифулла дәшми-нитми рәшәткә янына куелган таш өстенә барып утыра. Тавыш дәвам итә: “Ач, диләр сиңа, яхшы чакта”.

Гарифулла селкенми дә. Менә койма өстендә бер баш пәйда була. Ул – бригадир Нурәхмәт. Нурәхмәт ишегалдына сикереп төшә, җикеренеп Гарифулла янына килә.

Г а р и ф у л л а. Сөйлә әйдә, сөйлә.

Н у р ә х м ә т. Мин сөйләп кенә калмам. Трактор китертермен дә выжт бу саескан ояңны, нигез ташларыңны да таба алмассың.

Г а р и ф у л л а (сикереп торып). Син үз атаңның нигезен җимер, энекәем. Үз нигеземне нишләтергә икәнен синнән шәбрәк беләм.

Н у р ә х м ә т (кинәт йомшап). Соң, аңла соң, Гарифулла абзый җаным, өстегезгә ишелеп төшә бит. Үзеңне кызганмасаң, Гөлҗиһан апа турында уйла. (Өй стенасына барып тибеп.) Җитмештән узган яшеңдә син шушы келдерикүштә яшәргә тиешме?

Г а р и ф у л л а. Сиңа фатир сорап барганым юк бит, нәрсә очынасың?

Н у р ә х м ә т. Чынлап әйткәндә, кире беткән абзый, минем өчен кайда яшәсәң дә барыбер. Ник шунда тагын зимләнкә казып кермисең. Миңа наряд бирелгән, председатель теңкәгә тия. Кайчан Гарифулла абзый өенә тотынасың инде, ди. Әйтерсең мин гаепле. Менә үзе килеп сөйләшеп карасын иде ул.

Г а р и ф у л л а. Сөйләшеп пычагым майтара алыр идеме?

Н у р ә х м ә т. Билгеле, майтарырсың синең белән. Кешенең яхшылыгын белә торган картмыни син?! Аның өчен тырышалар. Урак өсте җиткәнче эшләп бетерергә кирәк. Менә бит, ә, бүрәнәләре әзер килеш тора. Бөтенесе бар. Ул түбә калаен нигә урамда аунатып яткырасың? Күгәреп беткәнен көтәсеңмени?

Г а р и ф у л л а. Күгәрсә ни. Мин алып кайтмадым ич.

Н у р ә х м ә т. Шул шул. Артыннан үзең йөрсә, кадерен белер идең. Дармага килгәч, сиңа нәрсә. Крәстиян түгел син, беләсеңме, крәстиян каны юк синдә.

Г а р и ф у л л а. Бар әле, энекәем, чыгып кит әле, авырып та торам…

А р т т а   т а в ы ш. Карале, кайсы бикләп куйган бу капканы?

Нурәхмәт барып капканы ача. Гөлҗиһан керә.

Г ө л җ и һ а н. Ник бикләнешеп утырасыз?

Н у р ә х м ә т. Тагын киреләнә башлады, Гөлҗиһан апа, аягын терәп каршы тора. Салдырмыйм яңа йорт, кирәкмәс булып тора әле, ди.

Г ө л җ и һ а н. Аның шул булыр инде, тагын нәрсә булган?

Г а р и ф у л л а (Гөлҗиһанга). Син тик тор, татарга тылмач кирәкми.

Н у р ә х м ә т. Менә дигән өй салып бирәбез бит үзегезгә. Алты почмаклы, урыс капкалы.

Г а р и ф у л л а. Минем түбәтәй татар капкасыннан та бик иркен йөри.

Г ө л җ и һ а н. Киреләнмә, Гарифулла, тузган бит. Узган-барган кеше көлә.

Г а р и ф у л л а. Бар, узган-барганның көлгәнен карап йөргәнче, самавырыңны куй.

Гөлҗиһан өйгә кереп китә.

Н у р ә х м ә т. Теләсәгез нишләгез, ник тагын чукынып китмисез, болай да эшем муеннан. Бригадирлыктан алып ыргытсалар ыргытырлар, икенче аягымны атлап керәсем юк. (Тузынып чыгып китә.)

Өйдән Гөлҗиһан чыга.

Г ө л җ и һ а н. Нишләвең инде, Гарифулла?

Г а р и ф у л л а (аның каршына барып). Син нәрсә, адбакат булдыңмы әллә? Кеше көлә, имеш. Хатын-кыз башың белән ирләр сүзенә тыгыласың. Синнән башка сөйләшә алмыйлар, ди.

Г ө л җ и һ а н. Кит инде, кит, картайган көнеңдә. Салырга ризалык биргән идең ич. Инде нәрсә килеп чыкты? Тагын ние ошамый?

Г а р и ф у л л а. Күп белмә. Шул синең остаруың аркасында шушы хәлгә килеп төштек.

Г ө л җ и һ а н. Нинди хәлгә?

Г а р и ф у л л а. Такта гына ошамый, имеш, калай белән ябабыз.

Г ө л җ и һ а н. Япса ни, бар ич калаең…

Г а р и ф у л л а. Бар шул, бар. Әй, син нәрсә беләсең соң?!

Г ө л җ и һ а н. Син генә күп беләсең инде. Нәрсәгә дип телеграм суктың малайларга? Бөтен урам шаулый. Гарифулла карт малайларына, тизрәк кайтыгыз, үлем түшәгендә ятам, дип телеграм суккан, диләр. Авырткан җирең юк лабаса.

Г а р и ф у л л а. Каян беләсең, әллә тикшереп карадыңмы?

Г ө л җ и һ а н. Илле ел торабыз, эһ тә иткәнең юк.

Г а р и ф у л л а. Илле беренчегә киткәч тотармын да үлеп куярмын. Рәхәтләнеп калай түбәле өй салдырырсың да үзең генә яшәрсең.

Г ө л җ и һ а н. Тфү, тфү, авызыңнан җил алсын, синең белән әрепләшкән мин җүләр. Ул малайларны кайтарып нишләмәкче буласың?

Г а р и ф у л л а. Күп белсәң, тиз картаерсың, карчык. Әйдә, чәең кайнадымы? (Такмаклап.) “Самавырың сайрат, чәең кайнат, китер коймагың майлап”. (Кереп китә.)

Г ө л җ и һ а н. Сабый! Шыр тиле! Акылын аңламассың, керәле дә чыгалы.

Капкадан көянтә-чиләкләр күтәреп Сәрия керә.

С ә р и я. Ашыгам, Гөлҗиһан апа, кая салыйм?

Г ө л җ и һ а н. Мәшәкатьләнеп йөрисең шунда, кызым. Үз эшең муеннан. Гарифулла абзаң да рөхсәт итми.

С ә р и я. Без аның белән килештек инде.

Г ө л җ и һ а н. Нәрсә кыландырып йөри тагын?

С ә р и я. Каты авыру икәненә справка сорап килгән иде. Югыйсә, ул справка булмаса, почтада телеграмманы алмыйлар, ди.

Г ө л җ и һ а н. Бирдеңме?

С ә р и я. Бирдем.

Г ө л җ и һ а н. Әллә авыруы хакмы, кызым?

С ә р и я. Борчылырлык бернәрсә дә юк югын.

Г ө л җ и һ а н. Йөри шунда, кеше мәшәкатьләп. Ялганлаган өчен сүз әйтмәсәләр ярый инде үзеңә.

Гарифулла чыга.

Г а р и ф у л л а. Кая югалдың? (Сәрияне күреп.) Ә, кызыбыз килгән икән. (Гөлҗиһанга.) Ник өйгә чакырмыйсың?

С ә р и я. Мин ашыгам.

Г а р и ф у л л а. Туктале, алайса. (бакча ягына чыгып китә.)

Г ө л җ и һ а н. Күргән саен сорарга оялып йөрим, кызым. Язамы соң сиңа Хәлим? Нәрсә дип яза? (Сәрия дәшмәгәч.) Оялма, кызым, аның ни ояты бар. Ниләр яза?

С ә р и я. Яза инде шунда.

Г ө л җ и һ а н. Берегез анда, берегез монда, никахлашыр чагыгыз да җиткән. Шул турыда язамы?

Гарифулла чыга, түбәтәендә алмалар.

Г а р и ф у л л а. Мәле, кызым, шунда эшең югында кимерерсең.

С ә р и я. Юк, юк.

Г а р и ф у л л а. Йә, йә, биргәндә ал. (Алмаларны чиләккә бушата.)

С ә р и я. Рәхмәт. (Чыгып китә.)

Г а р и ф у л л а. Зимагур! Алма кебек кызны күрәләтә картайта бит. Бер юньсезенә башын бәйләп куяр әле, шул булыр.

Г ө л җ и һ а н. Хат яза, ди.

Г а р и ф у л л а. Хатны кочаклап ятып булмый.

Г ө л җ и һ а н. Рәтле-башлы сүзе юк… Борчуга төшкәннәрдер инде, җанкисәкләрем, телеграмны алганнардыр да кайгыга сабышканнардыр, ә аталары монда авызын ерып йөри.

Г а р и ф у л л а. Кайгырсалар – үз балаларым. Мин дә алар өчен аз нужа чикмәдем.

Г ө л җ и һ а н. Кайтып төшсәләр, ни йөзең белән күренерсең, кырык алдар?

Г а р и ф у л л а. Карап карарбыз, алар ни йөзләре белән күренерләр икән.

А р т т а   т а в ы ш. Гарифулла бабай, сезгә телеграмма!

Гарифулла атылып чыгып китә дә аннан кулына телеграмма кәгазе тотып керә.

Г а р и ф у л л а. Бар әле, күзлекне алып чык.

Г ө л җ и һ а н. Кайсысыннан?

Г а р и ф у л л а. Төпченмә инде, алып чык!

Г ө л җ и һ а н. Бир, үзем укып бирим.

Г а р и ф у л л а. Синең грамот җитәмени аңа.

Г ө л җ и һ а н. И Ходаем, прафисыр диярсең! Китер әле! (Гарифулла кулыннан телеграмманы ала.)

Г а р и ф у л л а. Кара аны, бутама.

Г ө л җ и һ а н (укый). “Дватсатого приедим. Ханиф”.

Г а р и ф у л л а. Ипләбрәк кара, Хәниф дигәнме?

Г ө л җ и һ а н. Менә ич инде… Дватсатый дигәч, бүген була түгелме соң ул, Гарифулла?

Г а р и ф у л л а. Бүген шул җегермесе. Хәниф диген, Хәниф… Симияләре белән кайтып килә. Кара син аны, малайны, вәт менә-терә.

Г ө л җ и һ а н. Җанкисәкләрем! (Елап җибәрә.) Нужа чигеп.

Г а р и ф у л л а. Йә, йә, җебемә, кайткач та өлгерерсең. Катыгың-каймагың бармы?

Г ө л җ и һ а н. Һә, көлке, нишләп булмасын. Кайсы тавыкны тотыйк икән, Гарифулла? Әллә каршы алырга барасыңмы? Нурәхмәт ерак китмәгәндер, ат сора.

Г а р и ф у л л а. Аптырама, пристендә машина бетмәгән, тыз-быз чабып кына торалар. Кая, пычакны алып чык, киштәгә кыстырган. (Гөлҗиһан кереп китә, Гарифулла телеграмманы әйләндерә-әйләндерә карый.) Кара син аны, иң беренче булып…

Г ө л җ и һ а н (тавыкларны чакырып). Ти-ти-ти-ти! Кая киткәннәр соң?

Г а р и ф у л л а. Абзар артында казыналардыр. Бар, мин алай да бригадирны тотыйм. Атка утырып йөрергә ярата торган ие Хәниф. Син тавыкны тота тор. (Чыгып китә.)

Гөлҗиһан: “Ти-ти-ти-ти!” дип көйләп бакча ягына юнәлә. Пауза. Бераздан капка төбендә машина туктаган тавыш. Капка ачыла, аннан Хәмит белән Гүзәлия керәләр.

Г ү з ә л и я. Чемоданны да алып керәсе иде, Хәмит.

Х ә м и т. Өлгерербез.

Г ү з ә л и я. Машинаның ачкычын алдыңмы? Бала-чага уйнамасын.

Х ә м и т. Үземдә (Өс-башын каккалап.) Әйдә, керик.

Өйгә таба атлыйлар. Шул чак бакча капкасында кулына пычак тоткан Гөлҗиһан күренә.

Г ө л җ и һ а н. Бәй, Хәмит балам, син түгелме соң бу? Килен дә. (Пычакны тиз генә рәшәткәгә кыстырып, улы янына килә, кочаклап ала, аннан Гүзәлия белән күрешә.) Исән-сау гына кайттыгызмы?

Х ә м и т. Әтинең хәле ничек?

Г ө л җ и һ а н. Йөри шунда. Әле ат сорарга дип бригадир артыннан чыгып чапкан иде. Хәнифтән телеграм килеп төште дә…

Г ү з ә л и я. Ничек?.. Әткәй авыру килеш?..

Г ө л җ и һ а н. Сөйләмә дә инде, киленкәем, әйтергә дә оят. Адәм көлкесенә генә калып бетәм лә инде шуның аркасында. Әйттем мин аңа, әйттем, тыңламагач тыңламый.

Г ү з ә л и я. Ул-бу булмасын, Хәмит, бар.

Г ө л җ и һ а н. Нәрсә булсын аңа, киленкәем, нәрсә булсын.  Убыр ташы кебек тәгәрәп йөри. Тфү, тфү, әстәгъфирулла. Авырмаган килеш сезгә телеграм сугып, сезне… Бик кайгырыштыгызмы?

Х ә м и т. Авырмыймыни?

Г ө л җ и һ а н. Аллага шөкер, улым, исән-сау, тик бу арада гына әллә нишләде, сөмсере коелып йөри, тукта, ерак китеп өлгермәгәндер, алып кайтыйм. Юына торыгыз, улым. Сөлге-сабын шунда. (Ашыгып чыгып китә.)

Х ә м и т. Син берәр нәрсә аңлыйсыңмы, Гуля?

Г ү з ә л и я. Юк.

Х ә м и т. Картлач чираттагы комедиясен күрсәтергә җыена, ахры.

Г ү з ә л и я. Әйттем мин сиңа, башта шылтыратып сорарга иде.

Капкадан Гарифулла белән Гөлҗиһан керәләр.

Г ө л җ и һ а н. Әйдә, әйдә, җавабын үзең бир.

Г а р и ф у л л а. Төрткәләми генә. (Хәмит янына килеп.) Нихәл, шәп кайтып җиттеңме? (Гүзәлиягә.) Исәнме, килен? (Хәмиткә.) Капка төбендә синең машинаңмы ул? Хәнифләр кайтып килә, ди, элдертеп кенә барып алыйк.

Г ө л җ и һ а н. Туктале син! Яңа кайтып керделәр. Сулыш алырга ирек бир.

Г а р и ф у л л а. Хәнифләр анда пристен саклап ятсынмы?

Х ә м и т. Әйдә…

Шул чак атылып Нурәхмәт килеп керә.

Нурәхмәт (Гарифуллага). Ат булды. Кем каршыларга бара? Саумы, Хәмит дус. (Гүзәлиягә баш иеп.) Исәнмесез.

Г ө л җ и һ а н. Нурәхмәт, ат кирәкмәс булды инде. Хәмит машина белән…

Н у р ә х м ә т. Что сез, Хәнифне ат белән каршы алмаска соң! Әйе бит, Хәмит дус. Хәзер мин бер малай табырмын алайса, җәлт иттерерләр. (Чыгып чаба.)

Г а р и ф у л л а. Кара син аны! Гайнетдин малае китәргә өч көн ат сорап йөрде. (Хәмиткә.) Телеграм буенча кайттыгызмы?

Х ә м и т. Шуның буенча шул.

Г а р и ф у л л а. Аптырап калдыңмы?

Х ә м и т. Аптыраудан бигрәк курыктык, зур киңәшмәне калдырып ашыктым.

Г а р и ф у л л а. Курыкма, киңәшмәнең берсе бетсә, икенчесе була. Син булмаганнан туктамас. Дөнья әйләнеп тора, дисең бит. (Гөлҗиһанга.) Нәрсә дөньяңны оныттың, карчык? Киленне өйгә алып кер.

Г ө л җ и һ а н. Әйдә, килен. (Кереп китәләр.)

Х ә м и т. Синең бу өеңә керергә дә куркыныч.

Г а р и ф у л л а. Шүрләсәң, машинаңда йокларсың. Каян эләктердең андый нәрсәне? Уңды Гарифулла малайлардан, дип авыл халкына тагын бер ай сөйләрлек.

Х ә м и т. Син башта аңлат инде, әти. Нәрсә уйлап чыгардың?

Г а р и ф у л л а. Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел, киңәшмәне калдырып ашыктым дисең, монда синең киңәшмәңнән битәррәк эшләр бар. Шуңа бөтенегезне җыеп сөйләшим әле, дидем. Авырмаганымны белсәң, кайтмас идеңме?

Х ә м и т. Мин бит шар тибеп йөрмим.

Г а р и ф у л л а. Әй, җаным, син дә инде эшеңнән зарлансаң. Телефоннан сөйләшеп утыру да булдымы эш? Синең өчен бүтәннәр эшли. Министр ук булдыңмы инде, әллә һаман урын басып утырасыңмы?

Х ә м и т. Сиңа көлке, әллә ниләр уйлап табасың да.

Г а р и ф у л л а. Йә, пошынма инде, икенче кайтмассың. Үлгәндә дә, Хәмитне мәшәкатьләмәгез дип, әйтеп үләрмен.

Х ә м и т. Андамыни мәсьәлә? Йә, ярар. Бу мунчаңны кайчан сүтеп ташлыйсың?

Г а р и ф у л л а. Мунча дип мыскыл итмә, агай-эне, шунда туып үстең.

Х ә м и т. Минем истәлек итеп саклыйсыңмыни?

Г а р и ф у л л а.  Минем синнән башка да өч улым бар әле. нигә сүтмисең, дисеңме? Сөйләшербез әле ул хакта, җыелышып бетегез. Әйдә, алма бакчасын карап чыгасыңмы? Байтактан кайтканың юк, алмагачлар үсеп җитте.

Нурәхмәт атылып керә.

Н у р ә х м ә т. Булды, Гарифулла абзый, чаптылар. Әй, Хәмит дус, сез кайта дигәч шатланганымны белсәң. Бергә тузан туздырып үскән бит. Тузан дигәннән, Хәмит дусның машинасы тузанга баткан, хатыннарга әйтеп юдырып алыйммы, җәлт иттерерләр.

Г а р и ф у л л а. Машина юарга машинаның иясе бар. Хатыннар утырып йөрми бит аңа.

Н у р ә х м ә т. Ну, кызык кеше син, Гарифулла абзый, мин дус итеп. (Хәмиткә.) Менә шулай инде ул, һич җаена килеп булмый. Өй салыйк дидек, башта килештек. Материалларны әзерләдек, аннан кинәт чыгымлый башлады. Нәрсә булды, дим, әйтми, үзем беләм, ди. Үзең генә яши торган заман түгел бу, Гарифулла абзый. Кеше кешегә дус һәм туган, әйе бит, Хәмит дус! Председатель районга киткән иде әле, Хәмит туган. Ул да бик кайгырта Гарифулла абзый мәсьәләсендә. Районнан сорашып кына торалар, хөрмәт итәләр Гарифулла абзыйны.

Г а р и ф у л л а. Тукта инде, энекәем, улым белән сөйләшергә ирек бир.

Н у р ә х м ә т. Сөйләшегез, сөйләш. Ул-бу кирәк булса, Гөлҗиһан апаны җибәрерсең, Гарифулла абзый, председательгә әйтеп куярмын. Ярый, сау булып торыгыз. (Капкага җиткәч, борылып.) Гарифулла абзый, кил әле. (Гарифулла килгәч.) Тавыкларыңны әрәм итмә, җырлап йомырка сала торган чаклары, әмәлләрбез. (Китә.)

Г а р и ф у л л а. Авылга ишан килгән, догасын алып калырга кирәк, диләр иде элек… Әйдә, уз. Бакча капкасына сыймый башлагансың, киңәйтергә туры килер. Туктале, тукта. (Лапас ягына китеп, көрәк алып килә.) Мәле, тот әле шуны, тик торганчы файдаң тияр.

Х ә м и т (кулында көрәкне әйләндереп). Шуның өчен чакырдыңмыни? (Бакча ягына китәләр.)

Өйдән Гүзәлия, аның артыннан Гөлҗиһан чыга.

Г ө л җ и һ а н. Ни булды, килен, төсләрең үзгәрде?

Г ү з ә л и я. Тынчу.

Г ө л җ и һ а н. Чебен кереп бимазалый, тәрәзәләрне ябып куйган идек шул. Бар, бакчага чыгып йөр, килен, анда әйбәт. Хәмитләрнең тавышы шуннан ишетелә бугай.

Гүзәлия чыгып китә. Урам капкасыннан Хәлил белән Фәрдия керәләр. Фәрдия йөгереп килеп Гөлҗиһанны кочып ала.

Ф ә р д и я. Исәнме-саумы, әнкәй? (Елап җибәреп.) Ниләр булды, әнкәй? Әткәй исәнме әле? Теле бармы? Әйбәт кенә йөри, диләр иде бит. Нәрсә булды? Телеграмманы кулга алуга, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Телеграмманы аны соңгы чиккә җиткәч кенә сугалар бит.

Х ә л и л. Больницага алып киттеләрме, өйдә генә ятамы?

Г ө л җ и һ а н. Бакчада.

Ф ә р д и я. Аяктан ук яздымыни?

Г ө л җ и һ а н. Туктале, килен. Ни… өзгәләнмә. Әткәгез сау-сәламәт.

Ф ә р д и я. Сау-сәламәт? Ә телеграмма?

Г ө л җ и һ а н (көлеп). Анысын үзеннән сораштырыгыз, килен. Бернәрсә белмим. Хәмитләр дә кайттылар, Хәнифләр дә кайтып килә, ди. Белмим инде, белмим.

Х ә л и л. Әтинең аның шул булыр инде. Кеше кебек булмас. Берәр мөгез чыгармаса, тамагыннан аш үтми башлый.

Ф ә р д и я. Менә әкәмәт. Беренче тапкыр мондый нәрсәне күрүем. Ничек инде ул алай тик торганнан? Ә мин шундый кайгырдым. Безнең яндагы йортта бер карчык тора, шуңа садака бирдем. Хәлил уйлап та карамый. Срочно, мин әйтәм, Хәмит абыйларга телеграмма бир. Әйбәт врач алып кайтсын, дим. Пошынмас җан инде. Бөтенесенә үзем чаптым, самолетка билет алдым, бераз да авырмыймыни?

Г ө л җ и һ а н. Юк ла инде, бакчада Хәмитләр белән йөри.

Ф ә р д и я. Йөри? Безне юатыр өчен генә әйтәсеңдер әле, әнкәй.

Ашыгып бакча капкасыннан кереп китә. Аңа Хәлил иярә. Гөлҗиһан нишләргә белми басып тора да җирдә яткан чемоданны алып өйгә юнәлә. Бакчадан Фәрдия чыга.

Ф ә р д и я. Тәки дөрес икән. (Кычкырып көлеп җибәрә.) Үләм, Ходаем. Ә мин тагын. Ачуланма инде, әнкәй, күчтәнәчләр алырга да өлгермәдек.

Г ө л җ и һ а н. Ниткән күчтәнәч, үзегез борчылган да җиткән, килен. Әйткәнне тыңламый шул.

Ф ә р д и я. Әй, әнкәй, әткәйнең авырмавы әйбәт булган әле, рәхәтләнеп кунак булып китәрбез. Юкса, Хәлил мине беркая алып бармый, өй кошы булып беттем. Ай-яй, Хәмит абый симергән. Зур урында эшләгәне әллә каян күренеп тора. Гүзәлия җиңги дә әйбәт күренә. Ул капка төбендәге машина Хәмит абыйның үзенеке микән?

Г ө л җ и һ а н. Сораштырырга өлгермәдем әле, килен…

Ф ә р д и я. Үзенекедер. Үзенеке булмый. Ул безнең кебек түгел ич. Нишлибез хәзер, әнкәй? Суың бармы?

Г ө л җ и һ а н. Бар, килен, бар, Аллага шөкер.

Ф ә р д и я. Кара син аны, ә? Сиңа дип алып куйган шәлем бар иде, әнкәй, шуны да алып кайтмадым, ичмасам. Ә син, әнкәй, бер генә дә картаймыйсың. Чибәрләнгәннән чибәрләнәсең. Тот та бүген кияүгә бир. Кайчан эшләтә башлыйсыз инде өегезне, әнкәй?

Г ө л җ и һ а н. Тотынырга дип тора идек тә, атагыз, сабыр итик, ди.

Ф ә р д и я. Нәрсә сабыр итәргә. Хәзерге заманда мондый өйдә яшәү… Хәмит абый шундый урында эшләгән килеш. Әнкәй, керешли күреп алдым, койма янында түбә калайлары өелеп куелган, ишегалдына ташып куярга кирәк. Яхшысы бар кешенең, яманы бар. Авыл җирендә андый нәрсәне табуы уен эш түгел.

Бакча капкасыннан Гарифулла, Хәмит, Хәлил чыгалар.

Г а р и ф у л л а. Әйдәгез, кайтып җиттеләр.

Киң итеп капканы ачып куя. Көтәләр. Капка артында машина туктаган тавыш. Хәниф, аның улы Флорид һәм Хәлим керәләр. Хәниф аптырап әтисенә карап тора, Флорид Гарифулланың кочагына килеп сарыла.

 

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

Шул ук урын. Вакыт кич. Өй тәрәзәләреннән тышка яктылык сузылган. Өй эчендә шау-шу, сөйләшәләр. Көлешәләр.

Өйдән Гарифулла чыгып таш өстенә килеп утыра. Гөлҗиһан чыга.

Г ө л җ и һ а н. Сиңа әйтәм, нигә чыгып киттең?

Г а р и ф у л л а. Аларның кыланышын адәм аңлый торган түгел. Әйдә, рәхәтләнеп тилерсеннәр. Кил әле монда.

Г ө л җ и һ а н. Вакытым юк, чәй ясап эчертергә кирәк.

Г а р и ф у л л а. Ясарлар да эчәрләр, кил утыр.

Г ө л җ и һ а н (килеп). Йә, нәрсә инде?

Г а р и ф у л л а. Бернәрсә юк. Син, ни, алар алдында бик биеп торма. Карап-карап торам да, авызың колагыңа җиткән.

Г ө л җ и һ а н. Җитсә, өй тулы малайларым. Берсеннән-берсе…

Г а р и ф у л л а. Йә, йә, беләм. Дүртесенә дүрт тиенлек акыллары юк. Җыен зимагур.

Г ө л җ и һ а н. Син генә әйбәт инде.

Г а р и ф у л л а. Әйбәт шул. Әйбәт булмасам, төн уртасында миңа ияреп атаң йортыннан качмаган булыр идең. Малайлар да сиңа охшаганнар. Аталары йортыннан качып беттеләр. Мин юкта нәрсә сөйләшәләр, ишетмәдеңме?

Г ө л җ и һ а н. Синең тилелегеңнән көләләр. Ни өчен чакыртты икән, дип аптырыйлар.

Г а р и ф у л л а. Аптырыйлардыр шул. Әллә кайлардан чабышып кайттылар. Кайтсалар – аталары үлмәгән икән. Кайтулары әрәмгә киткән. Менә әйбәтләп кереп туздырсам, аптырамаслар.

Г ө л җ и һ а н. Карале, Гарифулла, Нурәхмәт әйтә, тавыклар алып кайт, ди, нишләргә икән? Үзебезнекеләрне суйсак, бик күпкә китә.

Г а р и ф у л л а. Аягыңны атлыйсы булма. Нәчәлник күрсәләр, күзләре акая… Бар, кереп күз-колак бул. Өй ямен җибәреп аракы эчеп утырмасыннар.

Г ө л җ и һ а н. Әйдә инде, үзең дә.

Г а р и ф у л л а. Бераз хәл җыеп утырыйм әле. Әллә нигә талчыгып китем.

Гөлҗиһан кереп китә. Флорид чыга.

Ф л о р и д. Бабай, бабай!..

Г а р и ф у л л а. Нәрсә бар, улым?

Ф л о р и д. Сине чакыралар.

Г а р и ф у л л а. Чакырмаслар.

Ф л о р и д. Чакыралар ведь.

Г а р и ф у л л а. Озакламый керер, диген.

Ф л о р и д. Ә син монда утырасың, бабай, нишляп?

Г а р и ф у л л а. Менә төнне саклыйм.

Ф л о р и д. Урлыйлар, да?

Г а р и ф у л л а. Урлаулары да бар шул, улым, җәйге төн бик кадерле.

Ф л о р и д (көлеп). Чудак син, бабай, да? Бу нинди таш, бабай, который син утырасың?

Г а р и ф у л л а. Нигез ташы.

Ф л о р и д. А зачем?

Г а р и ф у л л а. Тагын телеңне оныткансың. Әле ике ел гына бит өйрәтеп җибәргәнемә.

Ф л о р и д. Сибирьда син юк.

Г а р и ф у л л а. Әтиең, әниең бар.

Ф л о р и д. Аларга все равно.

Г а р и ф у л л а. Чарауна шул. Бозып бетерәләр малайларны.

Ф л о р и д. Мин бозык, да, бабай?

Г а р и ф у л л а. Син әйбәт, алланың кашка тәкәсе.

Ф л о р и д (рәхәтләнеп көлә). Чудак! (Нигез ташына тибеп.) Бу чепуха. Вот Уралда ул ташлар! Как сезнең өй.

Г а р и ф у л л а. Алып кайталар аны.

Ф л о р и д (тагын кычкырып көлә). А мин, бабай, син әйткән җырларны белям, онытмадым.

Г а р и ф у л л а. Яле, яле.

Ф л о р и д (җырлый).

Әй, иля-ля, иля-ля,

Өйлянәсим киля ля,

Өйлянәси килгән егет

Кәҗә сатып өйляня.

Йөгереп чыктым урамга,

Тибеп ектым әтәчне.

Ник типмәскә ул әтәчне,

Урлап киткән кәпәчне.

Әни миңа җырлатмый, ярамый, ди.

Г а р и ф у л л а. Нәрсә белә ул әниең.

Ф л о р и д. Без икәү йоклыйбыз, да, бабай?

Г а р и ф у л л а. Син булганда кем белән йоклыйм ди.

Ф л о р и д. Печән өстендә, да?

Г а р и ф у л л а. Печән өстендә.

Ф л о р и д. Син тагын җырлар өйрәтерсең.

Г а р и ф у л л а. Әниең кушмый дисең ич.

Ф л о р и д. Ул монда юк ведь. Әти әйтте әнигә – үзең генә иркенләп кайтырсың, диде. Ашыгыч, диде. Мин калмадым. Бабай авырый, дигәч, разве мин кайтмыйм, әйе ведь, бабай? Син, ббай, телеграмма бирдең, мине сагынып, да? Мин потому что сиңа охшаган. Синең җырларны мин генкага да өйрәттем. Тагын яңаларны да өйрәтәм. Во! Әкият тә сөйләрсең. Знаешь, теге дию пәрие ничек Камыр батыр белән сугышкан. Камыр батыр дию пәриен во моннан җиргә сугып керткән. Бабай, әйдә, йокларга барыйк, минем йоклыйсы киля.

Г а р и ф у л л а. Хәзер, хәзер, әбиең урын җәйсен.

Ф л о р и д. Кояш бар чакта ук җәйде инде ул. Мин әйттем. Әйдә инде, бабай. А то кояш чыга да әкият тә сөйли алмый каласың. Эшкә дип ашыгасың. (Гарифулла картны бакча ягына өстери, үзе такмаклый.)

Йөгереп чыктым урамга,

Тибеп ектым үгезне…

Китәләр. Өйдән Хәлил белән Хәлим чыгалар. Хәлил рәшәткә яныннан бара да үләннәр арасыннан шешә тартып чыгара.

Х ә л и л. Әйдә әле, энекәш, кеше-кара күргәнче. Сиңа да күңелсездер. Сөйләшәләр дә чәй эчәләр, сөйләшәләр дә чәй эчәләр. Шәп нәрсә бу. Чистайда эшләнгән чистарак була.

Х ә л и м. Барыбер агу инде.

Х ә л и л. Агуын агу, тик шунсыз булмый, энекәш. Тегесенең күңелен күрергә кирәк, монысын табарга кирәк. Ә менә бу теләсә кайсы ишектән үтеп керә, теләсә кайсы йозакны ача.

Х ә л и м. Йозаклар ачарга елдан-ел остара барасың син, ә? Былтыр кибет ишеген ачкан идең, быел складка ук үрмәләгәнсең.

Х ә л и л. Шулай шул, энекәш, миндә синең белем юк. Әнә диссертация якларга җыенасың, ди. Мин дә Хәмит абый кебек замминистр булмас идеммени, белем булса? Эчмим, дисең инде, алайса?

Х ә л и м. Юк.

Х ә л и л. Мин бераз нитим инде, гаеп итмә. (Салып эчә дә шешәне урынына илтеп яшерә. Хәлим янына килеп.) Укып булмады шул, энекәш, сезнең кебек. Өч курс бетергәч бит, җүләрләнеп… Нәрсә, яшь чак, практикага барып гашыйк булдым да, Казанга кайтып булмады. Хәер, зарлана дип уйлама, сездән ким яшәмим, ашасам ашарга, кисәм кияргә бар. Менә әле әтигә ярдәм итеп алдым. Күргәнсеңдер, койма янында… Шәп, озакка чыдар. Сиңа кала инде. Авылга кайтам, дисең ич. Әйдә рәхәтен күр бездә булганда, эшли башлагач онытмассың әле. Миңа гына ярдәм итүче булмады, үз көчем белән таптым барысын да… Кара әле, сиңа әйтмәдеме әти, ни өчен бөтенебезне бергә чакыртты икән?

Х ә л и м. Күрәсе килгәндер.

Х ә л и л. Күрәсе килсә, хат язып чакырырга да була. Болай кеше куркытып… Иркенләп кайткан булыр идек. Бәлки, мин машина да юнәткән булыр идем, кирәк-мазар  төяп кайтылыр иде. Юк, нәрсәдер булган аңа, сөйләшүенең дә рәте юк, тырт-мырт. Синең ничек соң? Сәрия белән йөрисең икән, дип ишеттем, дөресме?

Х ә л и м. Дөрес булса, ни әйтәсең?

Х ә л и л. Берни әйтмим, әйбәт кыз.

Х ә л и м. Син аны беләсең инде.

Х ә л и л. Белеп бетермәгәнмен. Кызык кына бу дөнья, абыйсы йөргән кыз белән хәзер энесе… Ишеткәч, аптырадым, ышанмадым. Кызык кына килеп чыга… Мине искә төшерәме?

Х ә л и м. Юк.

Х ә л и л. Әллә онытканмы? Хәер, күптән булган хәл шул. Онытса да гаҗәп түгел.

Х ә л и м. Син һаман онытмыйсың, ахры.

Х ә л и л. Онытмый нишлисең… Кайчан өйләнешәсез?

Х ә л и м. Билгеле түгел.

Х ә л и л. Күреп торам, энекәш, минем белән сөйләшәсең килми. Ачуланма инде. Өйлән син Сәриягә, Хәлим, тыңла минем сүземне. Аңардан  яхшыракны таба алмассың. Бер дә искә төшерми, дисең инде алайса? Ялгышып та минем исемне әйтеп куймыймы?

Х ә л и м. Юк.

Пауза. Хәлил яңадан рәшәткә янына барып шешәне ала.

Эчмә, әти сизсә тавыш куптарачак.

Х ә л и л. Сизмәс. Минем кесәдә лимон кабыгы бар. (Эчеп куя.) Бер дә искә төшермиме?

Х ә л и м. Юк, дидем ич инде, нәрсә син?

Х ә л и л. Ачуланма, энекәш, көнләшеп әйтүем түгел, үткән-беткән. Күрәсең бит инде, хәзер минем хатыным бар, тату яшибез. Кешеләр кызык. Беренче тапкыр Фәрдия белән авылга кайтканда, аңа ишеттергәннәр. Фәрдиянең исе дә китмәде, булса соң, ди. Менә сезнең өйләнешергә йөрүегезне белми иде. Әйтми тор, энекәш, белми торсын. Туегызга да кайтып булмас инде. Әйдә шуның өчен бергәләп, аз гына. (Рәшәткә янына бара.)

Бакча капкасыннан Гарифулла чыга.

Г а р и ф у л л а. Өйгә сыешмый башладыгызмы әллә?

Х ә л и м. Һава алырга чыктык.

Г а р и ф у л л а (иснәнеп). Һаваны шәп алгансыз. Нәрсә, атагызның өен кабак дип белдегезме әллә?

Х ә л и м. Без түгел ул, әти. Урамнан Касыйм абый җырлап үткән иде.

Хәлил өйгә таба атлый.

Г а р и ф у л л а (аңа). Тукта! Кил! (Хәлил килгәч.) Яңак төбеңә берне утыртырмын, тәгәрәп китәрсең. Оятсыз!

Х ә л и л. Нәрсә инде, кичә бер кружка сыра эчкән идем.

Г а р и ф у л л а. Бар, күземә күренмә. Шунысы гына җитмәгән. (Хәлил кереп киткәч.) Син дә шаярасыңмы?

Х ә л и м (көлеп). Юк бит, әй. Шаярасым килсә дә, куркам. Синең тал чыбыгы ашатуыңнан.

Г а р и ф у л л а. Элек суктырмаганыма үкенеп утырам. Җүнлерәк булыр идегез. Нәрсә сөйли Хәлил?

Х ә л и м. Болай гына.

Г а р и ф у л л а. Сөйләшергә сүзегез юкмыни?

Х ә л и м. Нишләп булмасын.

Г а р и ф у л л а. Хәмит абыең ниләр сөйли?

Х ә л и м. Үзең тыңлап утырдың ич.

Г а р и ф у л л а. Тыңларлык сүзегез бармы? Җыен чүп-чар. Миннән көләләр. Тапканнар. Нигә чакырган, имеш. Юри әйтмим, беләсезме? Үзегез белегез.

Х ә л и м. Ә минем исем китми. Рәхәтләнеп кунак булам.

Г а р и ф у л л а. Син тилегә шул җиткән инде.

Х ә л и м (Гарифулланы кочаклап). Әти, ата-аналар төпчек улларын күбрәк яраталар, ди, дөресме? Син бит мине абыйларга караганда ныграк яратасың, әйеме?

Г а р и ф у л л а. Җибәр. Көчеңне сабан туена кайтып күрсәтергә кирәк ие. Нәрсә дөньяны онытып утырасың?

Х ә л и м. Аңламадым, әти.

Г а р и ф у л л а. Абыеңнарның эше күптән беткән.

Х ә л и м. Тагын аңламадым.

Г а р и ф у л л а. Кыланмый гына сөйләш. Клаун түгелсеңдер. Врач кызны күрдеңме әле?

Х ә л и м. Кайсы врач?

Г а р и ф у л л а. Бар, хәзер үк.

Х ә л и м. Врач янынамы? Мин авырмыйм, әти.

Г а р и ф у л л а. Авырттырырмын мин сиңа… Утыз яшеңә җиткәндә, бала-чага кебек маймылланасың. Ул сиңа курчакмы әллә?

Х ә л и м. Һы… Ә мин, кайчан барасын үзем беләм, дисәм?

Г а р и ф у л л а. Үзең белгәнгә чәчең коела башлаган инде. Карт буйдак! Бар.

Х ә л и м. Пиджакны киеп чыгарга рөхсәт итәсеңме?

Г а р и ф у л л а. Өшеп үлмәссең, җәй көне.

Х ә л и м. Киттем, алайса, әти. Ата хакы – тәңре хакы. (Чыгып китә.)

Г а р и ф у л л а (арттан). Кара аны, ул-бу ишетсәм…

Хәмит белән Хәниф чыгалар.

Х ә н и ф. Нәрсә, әти, үзең чакыртып кайтардың да, үзең бездән качып йөрисең?

Г а р и ф у л л а. Малайны йоклатам… Гөлҗиһан, кая әле, тагын бер мендәр чыгар.

Х ә н и ф. Тыныч йоклатмас ул, аерым салырга иде.

Г а р и ф у л л а. Үзебез карарбыз анысын.

Гөлҗиһан мендәр чыгарып бирә.

Г а р и ф у л л а (улларына). Өстегезгә киеп йөрегез, бала-чага түгел.

Х ә н и ф. Шөкер, авырмаганыңны күреп сөендек, әти. Инде телеграммаңны сорап белик.

Бакча ягыннан тавыш: “Бабай, бабай!”

Г а р и ф у л л а. Хәзер, улым! (Китә.)

Х ә н и ф. Нәрсәдер кыландырырга җыена бу картлач, хәерлегә булсын. Әйдә, энекәш, бергәләп күл буйларын урап кайтыйк. Малай чаклар искә төшеп китсен. Тагын кайчан бөтенебез бергә җыйналабыз әле.

Х ә м и т. Хәлим кая киткән икән?

Х ә н и ф. Егет кеше, кызлар янындадыр. Күптән өйләндерергә вакыт малайны. Син шунда якында, әйткәлә.

Х ә м и т. Сирәк очрашабыз без.

Х ә н и ф. Бер шәһәрдә яшәпме? Менә сиңа агай-энеләр.

Х ә м и т. Вакыт табылмый. Аннан соң ул ни өчендер миннән читләшә.

Х ә н и ф. Бәлки, үзең читләшәсеңдер? Һаман өскә-өскә… Аңлыйм сине дә. Кая барсаң да үзең кебек дәрәҗәле кешеләр. Безнең нәселдән министр урынбасары чыгу шәп нәрсә инде ул. Кем абыйсы дигәндә, шуның абыйсы дип мин дә мактана алам. Ләкин юкка җирне ташлагансың син, агай-эне. Элекке һөнәрең әйбәт иде синең. Агроном булып күпме эшләп калдың?

Х ә м и т. Ике ел.

Х ә н и ф. Азрак шул. Бик тиз күтәргәннәр үзеңне. Менә мин егерме дүрт ел эшлим, директор булып булмый. Яраталармы соң үзеңне?

Х ә м и т. Кемнәрне күз алдында тотасың?

Х ә н и ф. Кешеләрне, билгеле. Райком секретаре чагында әти әллә ни ошатып бетерми иде бугай.

Х ә м и т. Әтигә ошап буламыни? Башта мине җибәрмәскә тырышты. Авылда нигез кор, ди. Ата-бабалар каны тамган җир, ди. Хәзер Хәлимне бәйләп куярга маташа. Хәлим булачак фәннәр кандидаты, монда ни эшли ала ул? Әти аны аңламый.

Х ә н и ф. Син кандидат түгел ич.

Х ә м и т. Ни аерма? Әгәр мине куялар икән, димәк, мин анда кирәгрәк. Әти капризыннан чыгып баш тартыргамы? Минем киләчәгем өчен әти җавап бирми. Аннан соң минем кайда эшләвем минем теләккә бәйләнмәгән.

Х ә н и ф. Монысын арттырдың, энекәш. Бу дөньяда министр буласы килмәгән өчен беркемгә дә шелтә белдергәннәре юк. Шелтәне кешене күтәргәндә түгел, төшергәндә бирәләр.

Х ә м и т (көлеп). Ярый, алайса, кайткач үтенеч язармын, җибәрегез авылга, абый кушты, диярмен.

Х ә н и ф (көлеп). Хәйләкәр үзең. Җавабын таба беләсең. Ачуланма, болай гына әйтүем. Кайда гына эшләсәң дә, кеше булсаң, җирдән аерылмасаң, шул. Ә менә мин, энекәш, кайтам. Пенсиягә чыгам да кайтам. Сагындыра, димәк, картаям. Туган җир үзенә тарта. Тегеләр нигә чыкмыйлар соң әле? (Тәрәзә янына килеп.)

Хәлил, Гүзәлия, Фәрдия!

Өйдән Хәлил, Фәрдия, Гөлҗиһан чыгалар.

Г ө л җ и һ а н. Ни булды?

Х ә н и ф. Без, әни, күл буена барабыз… Гүзәлия кайда соң?

Г ө л җ и һ а н. Кәефе китебрәк тора. Чоланга урын җәеп яткырдым. Ошатырмыдыр инде…

Х ә н и ф. Син, әни, аның баш астына Хәмитнең малай чагындагы бишмәтен сал.

Г ө л җ и һ а н. Телеңә салынма. Барыгыз, үзем белермен. (Кереп китә.)

Х ә н и ф (Хәлил белән Фәрдиягә). Киттек.

Ф ә р д и я. Без бармыйбыз инде, Хәниф абый. Хәлил юлда бик арыды. Минем әнкәйгә булышасым бар.

Х ә н и ф. Тиз арый башлаган әле энекәш. Безнең яшькә җиткәч, нишләр? Әйдә, Хәмит, йә син дә кәҗәләнә башларсың. (Хәмитне култыгыннан алып чыгып китә.)

Х ә л и л. Нәрсә инде, Фәрдия? Мин бит…

Ф ә р д и я. Күл буена барасың килсә, иртәгә көндез икәү барырбыз.

Х ә л и л. Юк өчен көнләшәсең, беләсең ич…

Ф ә р д и я. Беләмме, белмимме, монда синең үзеңне генә чыгарып җибәрмим. Өйгә кайткач, төн буе йөрерсең.

Х ә л и л. Әйтерсең, мин сабый. Мин бит абыйлар белән…

Ф ә р д и я. Бар соң, бар, алайса, мин җыенам да кайтып китәм… Әйдә кер, кер… (Хәлилне алып кереп китә.)

Пауза. Капкадан Сәрияне җитәкләп Хәлим керә.

С ә р и я. Хәлим, тилермә. Мин беркая да бармыйм. Хәлим дим, җибәр, сабый булма.

Х ә л и м. Мин юкта керәсең ич.

С ә р и я. Анысы икенче нәрсә.

Х ә л и м. Әйдә инде, әтигә күренеп чыгыйк, күңеле булсын. Иртәгә туй ясыйбыз дип шатландырыйк.

С ә р и я. Мондый тилелекне син генә эзләп тапсаң табарсың.

Х ә л и м. Ә нәрсә көтәргә? Бөтен туганнар монда. Җыенабыз да – вәссәлам! Вакыттыр инде безгә, күпме йөрергә мөмкин? Синең белән минем кебекләрнең итәк тулы бала-чагалары үсә инде.

С ә р и я. Әллә нинди кешеләр сез, семьягыз белән, һич аңлый торган түгел. Кайвакыт үземне ачуланып бетә алмыйм. Кешеләр көлә, башта абыйсы белән йөрде, хәзер энесенең башын әйләндерә, диләр. Үзем аңлыйм да кебек, үзем… Нәрсәгә кирәктер бу кәмитләр сиңа да. Әйдә чыгыйк, Хәлим, ныклап уйлашыйк. Без синең белән чынлап торып сөйләшкән дә юк бугай. Һаман уен-көлке.

Х ә л и м. Ә мин нәрсә дим, уен-көлкегә нокта куеп, җитди итеп яши башлыйбыз, дим. Бүген әтигә әйтәбез, иртәгә туй.

С ә р и я. Аннан?

Х ә л и м. Анысын кем белә. Алдагысын икәү бергә күрербез. Дөресен генә әйткәндә, туйдым мин ялгыз яшәүдән, син дә туйгансыңдыр. Сыналасы мәхәббәт тә сыналып беткәндер инде. Күпме сөйләшенде. Әйдә керәбез дә туй турында әйтәбез. Күзләре дүрт булсын.

С ә р и я. Хәлим, синең сүзләреңә каршы тора алмаганымны беләсең, мин берни дә уйлый алмыйм, ашыкма, икебез өчен дә уйла.

Х ә л и м. Нидән куркасың? Әти белән әни беләләр бит инде. Киленнәре итеп саныйлар.

С ә р и я. Рәхәт миңа син булмаганда. Иркенләп керәм бу өйгә, иркенләп сөйләшәм. Син кайтсаң…

Х ә л и м. Бу фәлсәфә, Сәрия, ул хакта тагын биш ел сөйләшергә мөмкин. Өйләнешкәч сөйләшергә дә калсын инде сүзләр. Ә хәзер күзләреңне йом да, киттек.

С ә р и я. Шулай итеп барабыз да керәбезме?

Х ә л и м. Шулай итеп барабыз да керәбез.

С ә р и я. Юк, Хәлим, ачулансаң ачулан, дуслык дуслык белән. Туй икенче нәрсә.

Х ә л и м. Миңа ышанмыйсыңмы?

С ә р и я. Мәсьәлә ышануда түгел. Тәмам буталып барам бугай инде мин. Ичмасам, син ярдәмгә кил. Ярамый безгә, Сәрия, диген, нигә газаплыйсың?

Х ә л и м. Мең тапкыр сөйләштек бит инде ул турыда, Сәрия. Болай дәвам итеп булмый. Һәрнәрсәнең ахыры була.

С ә р и я. Мин ул ахырның ямьсез булуын теләмим. Әйбәт булачагына башта үзем ныклап ышанырга тиеш. Күпме ялгышырга мөмкин.

Х ә л и м. Синең ялгышканың юк, Сәрия.

Өйдән Хәлил чыгып рәшәткә янына килә. Шешәне алганда Хәлим белән Сәрияне күреп, туктап кала. Пауза. Сәрия чыгып йөгерә. Аның артыннан Хәлим китә.

Ф ә р д и я (өйдән чыгып). Качарга гына торасың, ә?

Х ә л и л. Әллә ишегалдына да чыгарга ярамыймы инде? Әйтерсең мин… Алай булмый ич… Нәрсә инде…

Ф ә р д и я. Кара аны, мине ачуландырсаң…

Х ә л и л. Дөньяда син генә ачулана беләсең. Бүтәннәрдә дә нервы бар, аны уйласаң.

Ф ә р д и я. Йә, йә, күрсәт нервыңны, күрсәт. Ярты төндә талашып ятар идеңме? Әткәй белән сөйләштеңме әле?

Х ә л и л. Юк.

Ф ә р д и я. Нәрсә инде сузасың? Бездә әндери казнасы юк.

Х ә л и л. Син өйрәтмәсәң, белмиләр ди.

Ф ә р д и я. Нәрсә, нәрсә?

Х ә л и л. Син мине әллә…

Ф ә р д и я. Булды. Йоклар чак җитте. (Хәлилне үбеп ала.) Мин булмасам, белмим, нишләп бетәр идең икән син.

Артта җыр башлана. Хәниф җырлый.

Үскән чакта үскән идек

Тал тамырлары кебек,

Үсеп җиткәч таралыштык,

Кош балалары кебек.

Х ә л и л. Абыйлар рәхәтләнеп йөри. Мин… мин алардан киммени?!

Пәрдә.

 

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Шул ук ишегалды. Көн иртә. Кояш яңа гына чыгып килә. Гөлҗиһан баскыч алларын себереп йөри. Иңбашына чалгы күтәреп Гарифулла кайтып керә.

Г а р и ф у л л а. Тормадылармыни әле?

Г ө л җ и һ а н. Йокласыннар. Өлгерерләр.

Г а р и ф у л л а. Кояш корык буе күтәрелгән. Җаны бар кешегә, шул галәмәт йокламасалар. (Чалгысын рәшәткәгә элеп куеп, таш өстенә килеп утыра.) Койма буендагы кычытканнарны чабып кердем… Уятырга кирәк, чәй эчсеннәр.

Г ө л җ и һ а н. Йа Ходаем, бәйләндең соң шуларга. Ниткән кеше соң син?

Г а р и ф у л л а. Илле ел торып белмисеңмени?

Г ө л җ и һ а н. Сине Ходай тәгалә үзе генә белә.

Г а р и ф у л л а. Белә пычагым. Карчыгым белмәгәнне ул белә ди.

Г ө л җ и һ а н. Әстәгъфирулла… Юынып аласыңмы?

Г а р и ф у л л а. Минут саен юынып торырга мин казмы әллә? Бөтен кеше эшкә барганда, йоклап яталар диген, ә… (Өйгә таба атлый.)

Г ө л җ и һ а н (аның юлына аркылы төшеп). Керәсе булма.

Г а р и ф у л л а (аптырап). Нишләвең?

Г ө л җ и һ а н. Кереп уятып кына кара, табагач белән үзеңне өтеп чыгарам.

Г а р и ф у л л а (көлеп). Менә сиңа мә. Сыер дуласа, аттан яман. Табагач белән дисеңме? Ишетмәсәң ишет. (Яңадан таш өстенә барып утыра.) Мин көн буе шушында утырыйммы? Аларга ышансаң, кичкә чаклы йокларлар.

Г ө л җ и һ а н. Бер эшләре юк.

Г а р и ф у л л а. Ничек булмасын, китәселәре бар. Утырып сөйләшергә дә кирәк. Мин бит аларны йоклап ятыр өчен чакырмадым.

Г ө л җ и һ а н. Ни өчен чакырганында эшем юк. Йокласыннар. (Кереп китә.)

Нурәхмәт керә.

Н у р ә х м ә т. Ни хәлләрдә, Гарифулла абзый? Кәефләр шәпме?

Г а р и ф у л л а. Синең хәер-фатихаң белән яшәп ятам.

Н у р ә х м ә т. Значытсы, шәп.

Г а р и ф у л л а. Шәп үк түгел. Гөлҗиһан апаң өйгә кертми.

Н у р ә х м ә т. Ни булды тагын?

Г а р и ф у л л а. Патша малайлары йоклап ята. Чебен куып торырга берәр кеше җибәр. Ни эшләр майтарып йөрисең? Ферма тавыкларын кыстыра килмәдеңмени?

Н у р ә х м ә т. Председатель кайтып җитмәде.

Г а р и ф у л л а. Ул кайтып җитсә, сыер ук бирер идеме?

Н у р ә х м ә т. Бирсә ни, гел кайтып тормыйлар ич. Карале, Гарифулла абзый, Хәлил озак торыр микән?

Г а р и ф у л л а. Нәрсә кыландырырга җыенасың?

Н у р ә х м ә т. Без әллә ни кыландыра алмабыз инде ул. Шулай да, бездә бераз утырып алырга иде.

Г а р и ф у л л а. Хәлил белән икәүме?

Н у р ә х м ә т. Соң син дә сугылырсың шунда.

Г а р и ф у л л а. Сугылып булмас инде, кем, Нурәхмәт, Хәлилнең дә вакыты юк. Син Хәнифне чакыр. Ул синең тиңдәшең дә. Бергә уйнап үстегез.

Н у р ә х м ә т. Соң аны да чакырырга була инде булуын. Бергә килсеннәр.

Г а р и ф у л л а. Ярый, әйтермен. Тик син, ни, тавыкларны онытып җибәрмә инде.

Н у р ә х м ә т. Ай-яй, мут кеше син, ә Гарифулла абзый. Төрттерә белеп төрттерәсең. Сизми дип уйлыйсың, ахры. Сизәм, картлач. Карт булсаң да белеп бетермисең шул. Юл беркайчан да туры гына булмый. Чокыр-чакыры, тавы-елгасы дигәндәй, елга өстенә күпер салалар, тауны әйләнеп үтәләр, белдеңме?

Г а р и ф у л л а. Белдем. Бер тапкыр өйрәттең бит инде. Син, энекәем, күпер сугасың килсә, Хәмитне чакыр. Ул Хәлил ише генә түгел. Ул суккан күпер синең гомереңә җитеп артыр.

Н у р ә х м ә т. Синең белән адәм рәтле сөйләшеп буламыни? Ярый, пока! Тагын кагылып китәрмен әле мин. (Чыгып китә.)

Гарифулла өйгә керергә бара да, нидер уйлап, кире борыла. Яадан таш өстенә килеп утыра. Аптырагач, янавыч алып чалгысын кайрарга тотына.

Г ө л җ и һ а н (өйдән чыгып). Әкренрәк инде.

Бакча капкасыннан күзләрен угалый-угалый Флорид чыга. Трусик-майкадан гына. Йөгереп килеп Гөлҗиһанны кочаклап үбә.

Г ө л җ и һ а н. Йокың туйдымы, улым?

Ф л о р и д. Йоклыйсым килми минем. (Гарифулла янына барып аны кочаклап үбә.)

Г а р и ф у л л а (Флоридны сөйгәч). Бар, ыштаның киеп чык. Әби алдында ыштансыз йөрмиләр.

Флорид йөгереп кереп китә.

Ике ел эчендә ничек үскән, почык борын. Бүген тотып сукага җигәрлек.

Күлмәк, чалбар киеп Флорид чыга.

Ф л о р и д. Кидем, бабай.

Г а р и ф у л л а. Маладис, инде бар, юын.

Ф л о р и д. Душта, әйеме, бабай?

Г а р и ф у л л а. Анысында су җылынгач юынырсың.

Флорид өйгә кереп китә. Гарифулла лапас эченә кереп балта алып чыга, аннан, тырма, сәнәк чыгарып, рәшәткәгә сөяп куя. Гөлҗиһан өйгә кереп-чыгып йөри. Бераздан юынган-чистарынган Флорид чыга.

Г а р и ф у л л а. Кил әле монда, Фәрит улым.

Ф л о р и д. Фәрит түгел, Флорид.

Г а р и ф у л л а. Ярый, Флорид булсын, кил әле. (Балтаны күрсәтеп.) Әйтеп бир әле, бу нәрсә?

Ф л о р и д. Әйтмим, ачуланасың.

Г а р и ф у л л а. Менә җүләр, нишләп ачуланыйм?

Ф л о р и д. Топор.

Г а р и ф у л л а. Дөрес. Тик, татарча итеп әйт, балта диген.

Ф л о р и д. Балта.

Г а р и ф у л л а (тырмага күрсәтеп). Бусы?

Ф л о р и д (уйланып торгач). Белмим.

Г а р и ф у л л а. Онытып та өлгергәнсең. Яле, исеңә төшер әле. Йә, йә… Җирне нишләтәләр аның белән?

Ф л о р и д. Копать итәләрме?

Г а р и ф у л л а. Нишләп инде копайт итсеннәр! Тырма белән җир копайт итәләрме? Копайт итәр өчен көрәк бар.

Ф л о р и д (шатланып). Белдем, белдем. Тырма!

Г а р и ф у л л а (кәефе килеп). Вәт, шулай.

Ф л о р и д (көрәккә күрсәтеп). Бу – көрәк. (Чалгыга күрсәтеп.) Монысы – чаллы.

Г а р и ф у л л а. Чалгы диген, юньсез… Әрәм итеп бетерәләр кешеләрне.

Ф л о р и д. Ә син доменный печьнең нәрсә икәнен белмисең.

Г а р и ф у л л а. Белмәсә. Һе, күп белә, имеш. Бабасын өйрәтеп утыра, чебеш. (Флоридның кулына чалгы белән янавыч тоттырып.) Яле, янап бир шуны. Карап кына, кулыңны кисмә. (Флоридның чалгы янавын күзәтеп.) Кулы килешә почык борынның. Йә, ярый, булды. (Флорид кулыннан чалгы белән янавычны алып, үзе яный.) Әйдә, киттек.

Ф л о р и д. Болын чабарга барабызмы?

Г а р и ф у л л а. Болын тагын сиңа, кычыткан ярамаган. Күтәр чалгыны… Алай түгел. Әллә син аны кашык дип белдеңме? (Флоридның иңбашына чалгы сала. Капкага таба юнәләләр.)

Г ө л җ и һ а н (өйдән кычкырып кала). Кая алып киттең инде баланы?

Г а р и ф у л л а. Хәзер кайтабыз. Чәеңне әзерли тор. Малайларыңны уят. (Чыгып китәләр.)

Гүзәлия белән Фәрдия чыга.

Ф ә р д и я. Син һаман күңелсез дә күңелсез, Гүзәлия апа. Әллә авырыйсыңмы?

Г ү з ә л и я. Юк.

Ф ә р д и я. Авырсаң да гаебе юк. Син юл йөреп күнеккән кеше түгел. Сезгә ризыкларны да өегезгә китереп бирәләрдер.

Г ү з ә л и я. Сезгә китерәләрме соң?

Ф ә р д и я. Без кем ул кадәр. Безнең кебекләр күп бит. Ә министрлар бармак белән санаулы. Китереп бирсәләр дә гаеп түгел.

Г ү з ә л и я. Шулай булмый ни.

Ф ә р д и я. Эх, синең урыныңда булсам, яши белер идем мин, Гүзәлия апа. Булып булмас инде. Нәрсә аның Хәлилнең. Кеше белән җүнләп сөйләшә дә алмый. Хәмит абыйны күреп сөйләшсәм, ничек булыр икән, Гүзәлия апа?

Г ү з ә л и я. Нәрсә турында?

Ф ә р д и я. Хәмит абый шылтыратып әйткәләсә, безнең шәһәрдә Хәлилне онытмаслар иде әле. Ни дисәләр дә, агай-энесе бит. Хәлилгә дә гел завсклад булып утырырга димәгән… Кунакка да килеп чыкмыйсыз… Без сезгә барыр идек тә, чакырмыйсыз. Адресыгызны белмибез. Кешенең туганнары бер-берсенә йөрешеп күңелле итеп яшиләр. Исеңдә тот әле шуны, Гүзәлия апа.

Г ү з ә л и я (Фәрдия сөйләгәннәрне гамьсез генә тыңлый). Нәрсәне?

Ф ә р д и я. Әйтеп торам ич, Хәлил турында.

Г ү з ә л и я. Ярый, әйтермен.

Ф ә р д и я. Хәлил дә теге, төшеп калганнардан түгел. Институтта укыган кеше. Өч курс кына бетерсә дә, берәүдән дә ким түгел.

Г ү з ә л и я. Кара, сез, суга барам, дигән идегез.

Ф ә р д и я. Онытып та торам икән, гел очрашып торып булмый шул. Бер күргәч аерылып китәсе килми. Синең өчен бик кайгырдым, Гүзәлия апа. Авырып китсәң, монда рәтле врачы да юк бит аның. Үзеңне саклап йөр.

Хәмит чыга.

Ф ә р д и я. Хәмит абый, Гүзәлия апа авырый бит, беләсеңме?

Г ү з ә л и я. Барыгыз инде, Хәмит абыегыз иртән салкын су белән юына.

Ф ә р д и я. Хәзер, хәзер. (Көянтә-чиләк алып чыгып китә.)

Г ү з ә л и я. Ой, туйдым.

Х ә м и т. Ни булды?

Г ү з ә л и я. Китик тизрәк. Үтерә мине бу хатын. Кайтканнан бирле тынычлык биргәне юк. Әгәр урыныңнан чыгарып гади эшкә күчерсәләр, мең рәхмәтләр әйтер идем. Әйтерсең кешеләрнең башка сөйләшер сүзләре юк. Һәр адымда файда эзлиләр.

Х ә м и т. Син әһәмият бирмә. Әти күренмәдеме?

Г ү з ә л и я. Юк. Нигә чакырганын белмәдеңме әле?

Х ә м и т. Әйтми бит, нәрсәгәдер суза. Хәзер күрербез дә китәрбез инде.

Г ү з ә л и я. Икесе дә бигрәк тынгысызлар.

Х ә м и т. Ничек башына килә диген. Куркуга төшерде.

Г ү з ә л и я (көлеп). Әнкәйдән дә кызыгы юк. Нишләргә белми. Ашатмаган ризыгы калмады. Янымда гына бөтерелә. Авырыйсың, дип маңгайга сулы чүпрәк каплап куйды. Авырмаган җиреңнән авырырсың. Бөтен мендәрен минем баш астына өйгән. Үзе йокламады да бугай.

Гөлҗиһан чыга.

Г ө л җ и һ а н. Килен, өстеңә шәл ябынып чык, иртән салкын була.

Г ү з ә л и я (көлеп үк җибәрә). Рәхмәт, әнкәй, борчылмагыз.

Г ө л җ и һ а н. Борчылма түгел. Салкын ул иркә кешене эзләп кенә йөри. (Көлеп.) Алай дип әйткәнгә ачуланма инде, килен. Дөресе шулай инде ул. Без ияләшкән, безгә бернәрсә дә булмый. (Кереп китә.)

Г ү з ә л и я. Күрдеңме?

Х ә м и т. Әни дә файда эзләмидер, дип уйлыйм.

Г ү з ә л и я. Ни сөйлисең, Хәмит!

Г ө л җ и һ а н (шәл алып чыгып Гүзәлиянең иңбашына каплый). Менә шулай. Барыгыз, Хәмит улым, чәй өлгергәнче бакчада утырып торыгыз. Атагыз да кайтыр. Теге малай белән буталып йөри. (Икесенең дә аркаларыннан сөеп озата.) И бәбкәччәйләрем! Олыгаеп барасыз шул инде. Йа Хода, үтә шул гомер дигәнең, күрми дә каласың.

Өйдән Хәлим белән Хәниф куышып чыгалар.

Х ә н и ф (Хәлимне эләктереп алып). Хәзер кәҗә маеңны чыгарам мин синең.

Х ә л и м. Бәйләнмә, абый дип тормам.

Х ә н и ф (Хәлимнең биленнән кысып алып). Абый, икенче тапкыр бармагым белән дә орынмам, диген.

Х ә л и м (кычкырып). Әни, тый малаеңны.

Г ө л җ и һ а н. Хәниф, бала белән бала булма.

Х ә н и ф. Мактанчык төпчегеңне карап кал, әни. (Хәлимне бөтереп сала.)

Г ө л җ и һ а н. Җибәр, имгәтәсең, җибәр дим, атагызны чакырам. (Баскычтан төшеп Хәнифкә ябыша, көрәшүчеләр белән бергә бөтерелеп йөри.)

Х ә л и л (өйдән чыгып). Җитәр инде сезгә. Йә сугышып китәрсез.

Х ә н и ф. Әһә, тагын берсе чыккан. (Хәлилне эләктереп ала.)

Шул вакыт капкадан үкереп елап Флорид керә. Көрәшүчеләр туктыйлар.

Г ө л җ и һ а н (Флорид каршысына барып). Кем тиде, балам?

Флорид тагын да катырак елый башлый.

Х ә н и ф. Нәрсә булды?

Ф л о р и д. Бернәрсә дә булмады.

Х ә н и ф. Нигә җылыйсың соң, алайса?

Ф л о р и д. Бабай кыйнады.

Г ө л җ и һ а н. Ни өчен?

Хәлим шаркылдап көлә. Флорид аңа кизәнә.

Х ә н и ф (улының кулыннан эләктереп алып). Кемгә кизәнәсең син?

Ф л о р и д. А что ул көлә?

Капкада Гарифулла, кулында сынык чалгы.

Г ө л җ и һ а н (Гарифуллага). Әллә җиңеләя үк башладыңмы, Ходаем. Нигә кыйнадың ул баланы?

Г а р и ф у л л а (Гөлҗиһан сүзен ишетми дә, үз кайгысы кайгы). Әрәм итте, чалгысы чалгы ише генә түгел ие. Әйтеп торасың аңа, алдыңа кара, дисең, читән казыгы чаба бит, кычыткан беткән диярсең. (Чалгы сыныгына карап.) Унбиш ел печән чабып чурт та булмаган ие, мондый чалгыны хәзер каян табасың?

Г ө л җ и һ а н. Үзең гаепле. Чаба белмәгән малай кулына чалгы тоттыралармыни?

Г а р и ф у л л а. Анысын синнән сорамыйлар. Әтиләре төшкә хәтле йоклап яткач, кемгә тоттырыйм мин аны. (Чалгы сыныгын рәшәткәгә кыстырып куеп, Флорид янына килә, Флоридның колагын тотып карый, Флорид мышкылдавыннан туктап, тын да алмый басып тора.)

Г ө л җ и һ а н. Җибәр баланың колагын.

Г а р и ф у л л а. Туктале, тимим. (Флоридка.) Авыртамы?

Ф л о р и д. Авырта.

Г а р и ф у л л а. Зыян юк, өзелмәгән. Әбиең каз мае сөртеп җибәрер. Чалгы сынды да әле. Әйткәнне тыңламыйсың бит. (Гөлҗиһанга.) Чәең өлгердеме?

Г ө л җ и һ а н. Өлгерми, бу вакытка чаклы.

Гарифулла өйгә таба атлый.

Х ә н и ф. Әти, чәйне бакчада эчәргә сөйләштек.

Г а р и ф у л л а. Кыланасы юк.

Х ә л и м. Әти, өйдә бөркү. Саф һавада тәмлерәк тә булыр.

Г а р и ф у л л а (туктап). Кеше кебек кенә түгел үзегез. (Таш өстенә килеп утыра.) Бакчада корт тынгылык бирмәс, ят кешеләрне яратмыйлар алар. (Гөлҗиһанга.) Монда гына чыгар.

Х ә н и ф. Әни, үзебез. Егетләр!

Хәниф, Хәлим, Хәлил өйдән өстәл, урындыклар, самовар алып чыгалар, Фәрдия су алып кайта.

Ф ә р д и я. Әллә шушындамы? Менә әйбәт. (Чиләкләрен куя да Гөлҗиһан кулыннан ашъяулыкны алып өстәлгә җәя.) Хәмит абыйлар кайда соң? (Флоридка.) Кит өстәл яныннан, олылар янында буталма.

Г а р и ф у л л а. Утырсын.

Табын әзерләнеп бетә.

Г ө л җ и һ а н. Менә гел шулай булып торса! Кулыма тимәде дә.

Г а р и ф у л л а. Нәрсә, әллә тора алмый маташамы? Хәмитне әйтәм.

Г ө л җ и һ а н. Бакчада алар.

Г а р и ф у л л а. Чакырыгыз.

Ф л о р и д. Үзем, бабай. (Йөгереп чыгып китә.)

Г а р и ф у л л а. Ягез, утырыша башлагыз.

Фәрдия түргә кереп утыра.

Килен, сез каенанагыз белән өйдә генә утырыгыз. Сезнең үз сүзегез, безнең үз сүзебез.

Фәрдия нәүмиз генә урыныннан торып өйгә кереп китә.

Х ә н и ф. Әти татарлыгын онытмый.

Г а р и ф у л л а. Сез оныткан да җиткән. (Бакчадан чыккан Хәмиткә.) Кайда йөрисез, әйдә.

Г ө л җ и һ а н (Гүзәлиягә). Килен, әткәң безне өйгә куа.

Г ү з ә л и я. Хәерле иртә, әткәй.

Г а р и ф у л л а. Саумы, килен. Син, нитмә, хәтерең калмасын тагын, без монда ирләр генә сөйләшеп алыйк. Ирләр барында төрле кирәкмәгән сүзләр ычкынгалый.

Г ү з ә л и я. Зарар юк. (Гөлҗиһан белән өйгә кереп китә.)

Г а р и ф у л л а. Хәниф, чәйне син яса. (Хәниф чәй ясаган арада Флоридка.) Син анда казык барын күрмәдеңмени?

Ф л о р и д. Күрмәдем.

Г а р и ф у л л а. Әтиеңә әйтәләр аны, чалгы алып кайтырга кушалар. Үзе белми бит. Монда читсы төяп кайтканчы бер-ике чалгы кыстырып кайтса…

Х ә л и м (көлеп). Авыру кешегә чалгы кирәк булмас, дип уйлагандыр.

Г а р и ф у л л а. Читсы кәфенлеккә кирәк булыр, дигәнме?

Х ә н и ф (көлеп). Син, әти, әллә нишләгәнсең әле. Гел сукранып, зарланып кына торасың. Мич башыннан киленнәренә кычкырып ятучы каенаналарга охшый башлагансың.

Г а р и ф у л л а (аптырап Хәнифкә карап тора). Әти дип тормыйсың, ә? Кайтып киткәндә генә түзәрсез, мин сезнең сукранганыгызны түгел, сүгенгәнегезне тыңларыем, янымда торсагыз. (Флоридка.) Шулай бит, улым?

Ф л о р и д. Шулай.

Х ә л и м. Йә, әти, башла.

Г а р и ф у л л а. Нәрсәне?

Х ә л и м. Телеграмманы син тикмәгә генә сукмагансың бит инде. Безне монда җыеп нишләмәкче булдың? Сузма, китәсе кешеләр бар.

Г а р и ф у л л а. Китсен, киткән кеше китсен, тотмыйм. Кайтып йөрисе дә юк иде. Үлгән булсам да, күмәрләр иде әле. Хәзер муллага барып ялынып йөрисе юк. (Флоридка). Яле, улым, теге, кичә өйрәткәнне.

Ф л о р и д (такмаклап).

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү

Скрипка кыллары…

Сыңар мүгезле кәҗәләр

Безнең авыл кызлары.

Гарифулла кәефе килеп көлә.

Х ә м и т. Нигә аңа шундый җырлар өйрәтәсең, әти?

Г а р и ф у л л а. Рәтлерәген сез өйрәтегез. Мин үзем белгәнне. Бозылыр дип куркасыңмыни? Шуңа күрә үзеңнекен алып кайтмадыңмыни? (Флоидка.) Балны зур кабып эч, улым, таза булырсың. Яле, тегесен.

Ф л о р и д (Хәмиткә карап). Кирәкми.

Г а р и ф у л л а. Мин булганда беркемнән дә курыкма. Әхмәдиша нәселеннән начар кеше чыкканы юк. Йә, алайса, теге әкиятне сөйлә. Нигез турында.

Ф л о р и д (Хәнифкә). Пап, рассказать?

Х ә н и ф. Сөйлә.

Ф л о р и д. Борын-борын заманда, Идел буеннан куылгач, Әхмәдиша дигән карт… оныттым, бабай… шуннан нишләгән әле?

Г а р и ф у л л а. Менә шушы безнең авыл урынына килеп нигез корган, балалары үсеп җиткәч, Болгаер атлы кешенең кызларына өйләндереп башка чыгарган. Әхмәдиша картның Хәмидулла исемле улы безнең өй урынын сайлаган. Шуннан бирле бу нигездә гел аның нәселе яшәгән. Бик акыллы булган ул нәсел.

Х ә л и м. Бер заман ул нигез шушы акыллы нәселнең иң акыллысына – Гарифуллага калган.

Г а р и ф у л л а. Остарма. Сезнең ише шыр тиле түгел идем шул мин. Яши белдем. Кайберәүләр шикелле зимагурлыкта йрмәдем. Бүтәннәрдән ким дә яшәмәдем.

Х ә л и м. Башланды, егетләр, әтинең тел төбен аңладым мин. Безгә суд ясарга җыена ул. Янәсе, без нигезне таркатучылар. Янәсе, авылга кайтыгыз.

Г а р и ф у л л а. Нәрсә син, абыеңнардан узып такы-токы утырасың! Авылга кайтарырга җыена, имеш. Кирәгең бар. Кулдан бер ычкындыргач, кая инде ул. (Пауза.) Сезне чакыруым… Күреп торасыз, мин картайдым, карт кешегә әҗәл тиз килә. Телеграм сугып та өлгерә алмыйсың. Барыгызны бергә берьюлы күреп сөйләшеп калыйм, дидем. Гарифулланың нигез ташлары ничегрәк икән, мүкләнеп, череп бетмәгәннәрме?

Х ә л и м. Бер генә сүз әйтеп калыйм әле, әти.

Г а р и ф у л л а. Нәрсә?

Х ә л и м. Син король Лир булырга җыенмыйсыңдыр ич?

Г а р и ф у л л а. Ниткән король?

Х ә л и м. Бервакыт Шекспирның король Лиры кызларын җыеп ала да, мин картайдым, корольлегемне сезгә бүлеп бирәм, ди. Тик бер шарт белән. Үзен иң күп яраткан кызына өлеш күбрәк тиячәген әйтә.

Г а р и ф у л л а. Юк-бар әкият белән башны катырма. Йә, Хәниф, сөйлә.

Х ә н и ф. Нәрсә сөйләргә, әти?

Г а р и ф у л л а. Ни хәлләрдә яшисең?

Х ә н и ф. Хатларда язам бит. Кайткалап та китәм. Үзең беләсең.

Г а р и ф у л л а. Тагын сөйлә. Энекәшләрең дә ишетсен. Син арада өлкәне.

Х ә н и ф. Кызык кына итеп сорадың, әллә чыннан да суд ясарга уйлыйсыңмы? Гаебем чыкса, нишләтәсең?.. Шәп яшим, әти. Ике бүлмәле квартирам, янымда хатыным, ике балам бар, берсен үзең күреп торасың. Беркемне рәнҗеткәнем юк. Эшлим, ашыйм, менә шул.

Г а р и ф у л л а. Ат та эшләп ашый.

Х ә н и ф. Дөрес әйттең, әти, ат белән бер мин. Кая җигәләр, шунда чабам. Малайларны кеше итеп булса, шәп булыр иде инде.

Г а р и ф у л л а. Бөтенесенә риза инде, алайса?

Х ә н и ф. Риза булмый нишлисең, син картайдым дисең, мин дә синең арттан куам бит. Монысына шөкер, әти, начаррак булса да бернишләп булмый. Буразнадан күтәреп алдылар да – фронтка.

Х ә л и м. Сине генә күтәреп алмадылар ул чакта. Мескенләнмә инде, абый.

Х ә н и ф. Кем мескенләнә? Әйтеп торам, тормышым зарланырлык түгел. Сезнең кебек укып дөньяның артына тибеп йөри алмыйм. Бар ышанычым беләкләремдә.

Г а р и ф у л л а. Безгә акчаны балалар авызыннан өзеп җибәрәсеңме?

Х ә н и ф. Биргәннең битенә бакмыйлар, әти. Төрле чак буладыр. Сезгә дә кирәк.

Г а р и ф у л л а. Бурычыңны түлисеңмени?

Х ә н и ф. Нигә, шулай дисәң дә була. Менә өй җиткерергә җыенып йөрисең икән.

Г а р и ф у л л а. Анысы бүтән нәрсә. Нәчәлникләрең яраталармы?

Х ә н и ф (көлеп). Сораганым юк. Мин алар белән бүлмим. Эшләгәнемне бирсәләр, кирәкмәгәнгә бәйләнмәсәләр – шул.

Г а р и ф у л л а. Чыннан да ат икәнсең.

Х ә л и л. Ә син үзең нишләр идең соң, әти?

Г а р и ф у л л а. Синең чиратың җитмәгән. Мин, беләсең килсә, дөньяда мәхлук булып яшәмәдем. Минем Гарифулла дигән исемем һәрчак бар ие, хәзер дә бар. Укымадым, янәсе, шуңа дөньяның артына тибеп яши алмыйм. Хатын-кыз сүзе сөйләп утырасың. Мин дә шыр надан. Ә колхоз, чәчүгә чыкканда, уракка төшкәндә, минем белән киңәшә. Сыйфат комиссиясенең башлыгы. Мин дигәнчә булмаса, талашам.

Х ә м и т. Һәрвакыт син дигәнчә буламы?

Г а р и ф у л л а. Мин дигәнчә булмаса, син дигәнчә була. Шуның өчен министр итеп куйдылар бит сине.

Х ә л и м. Министр ук түгел, әти, булачак кына.

Г а р и ф у л л а (Хәмиткә). Йә, нәрсә, кабырга астыннан гына чеметеп утырасың, син сөйлә.

Х ә л и м. Башта абыйның эшен бетер инде, әти.

Г а р и ф у л л а. Аның эше беткән инде. Типкәләнеп яшәргә өйрәнгән.

Х ә н и ф. Типкәләгәннәре юк.

Г а р и ф у л л а. Тагын нәрсә кирәк инде: эшлим, ашыйм, дөньясы шунда ник тагын мәтәлеп китми. Үзгәрмәгәнсеңме, дигән идем, һаман шул икәнсең. Менә Хәмит кебек бер нәчәльник тотып яңакласа, нишлисең инде?

Х ә н и ф. Бернишли алмыйсың, барыбер ул хаклы булып чыга. (Хәмиткә.) Дөрес бит, энекәш?

Х ә м и т. Белмим, яңаклаганым юк.

Х ә л и м. Битараф булып яшәргә ярамый.

Х ә н и ф. Башың яшь. Әтәчләнеп караган чакларым булгалады. Кикрикне тиз шиңдерделәр.

Х ә м и т. Димәк, урынсызга әтәчләнгәнсең.

Х ә н и ф. Билгеле, урынсызга. Урынлыга икәнен менә синең кебекләргә аңлатып кара. Әни әйтмешли, сезгә Ходай тәгалә тәүфыйк кына бирә күрсен инде. Без шуңа шат.

Х ә м и т. Без, сез. Булдыксызлыгыңны бүтәннәргә нигә сылтарга?

Х ә н и ф. Мин булдыксызмы?

Г а р и ф у л л а. Җитте! Кызмагыз, Хәмит дөрес әйтә, ат дидең бит инде, нигә хәзер җилкенәсең?

Х ә н и ф. Сылтарга! Әйт әле, үзең ничек яшисең? Хәер, син аны безгә сөйләп тормассың инде. Әллә кем булып алдың да абыеңа кунакка килергә дә вакыт тапмыйсың.

Х ә м и т. Син дә гел кайтып тормыйсың.

Х ә н и ф. Кайтып та күргәнем юк сине. Ярый әле, Гүзәлия килен бар иркенләп сөйләшергә.

Г а р и ф у л л а. Җитте дим, хатын-кыз сүзе сөйләшә башладыгыз. Аңлашылды бит. Йә, Хәмит улым, син ничек?

Х ә м и т. Уен ясап утырмыйк, әти. Һәрберебезнең эше бар. Сине күрергә генә көтеп тордым.

Х ә н и ф. Юк инде, агай-эне, мине эт иткәндә уен булмады, синең үзеңнең бөтенесе дөресме?

Х ә м и т. Дөресме, дөрес түгелме, аны монда хәл итеп булмый. Сиңа әйткәнгә ачуланма, сүз уңаенда гына. Менә әти башлап җибәрде. Кызганычка каршы, дәвам итәргә вакытым юк. Китәргә кирәк.

Г а р и ф у л л а. Качасыңмыни?

Х ә м и т. Мин эш кешесе, алай бик сөйләшәсең килсә, ял көне кайтырмын.

Г а р и ф у л л а. Ничаклы вакыт үтеп китте, кайтканың юк. Районда яшәгән вакытында да күрергә зарыга идек.

Х ә м и т. Эх, бөтен кайгым шул гына булса!

Х ә л и м. Тарткалашма инде, абый, сөйлә дә бир. Кызык та булыр. Министрлар тормышы белән танышсыннар. Мин бераз беләм, аларга ят.

Х ә м и т. Карап торам да, Хәлим, син үзеңне бала-чагаларча тотасың. Җитдирәк булырга вакыт. (Гарифуллага.) Күңелең булсын, әткәй, мин ат түгел.

Г а р и ф у л л а. Кучер икәнеңне беләбез, менә дилбегә белән чыбыркыңны ничегрәк тотасың икән?

Х ә л и л. Бәйләнмәгез инде, бөтен секретны сезгә ачып бирә алмый ич инде ул.

Г а р и ф у л л а. Монда шпионнар утырмый.

Х ә л и м. Дальше киттек, әти. Мин сөйләргә зарыгып утырам. Дөньяда төпчек булуы да начар. Һәрвакыт көтәргә туры килә. Абый тәнкыйтьтән югары.

Г а р и ф у л л а (Хәмиткә). Бик ашыгасыңмы?

Х ә м и т. Әйе, ашыгам.

Г а р и ф у л л а. Бар, машинаң көтеп тора. Пристенгә барып җитәр өчен ат сорап йөрисе юк. Элек укып йөргән чагында гына сине озата алмый интегә идем. Бригадир белән талаша идем. Хәзер нәрсә, үсеп җиткәч…

Х ә м и т. Әллә үпкәләдеңме?

Г а р и ф у л л а. Нишләп үпкәлим, үзегезгә үзегез хуҗа. Мин нәрсә, мин кем?

Х ә м и т. Нәрсә телисең соң миннән? Ниләр эшләгәнемне сөйлимме? Күптән түгел агрономнар киңәшмәсе булды, шунда чыгыш ясадым, шул турыдамы? Кызыкмы ул сиңа? Районнарда командировкада йөреп кайттым. Кайда нинди җитешсезлек бар, шул хакта отчет ясыйммы?

Г а р и ф у л л а. Кычкырма, улым. Кычкырып аңлатып булмый, үзең беләсең, сөйләрлек сүзең булмагач, көчләү юк.

Нурәхмәт керә.

Н у р ә х м ә т. Исәннәрме, саулармы сез?

Г а р и ф у л л а. Нурәхмәт энем, бар әле, эшләреңне кара.

Н у р ә х м ә т. Курыкма, Гарифулла абзый, безнең эш тәгәри. Гәҗит кесәдә, алда барабыз. (Хәмиткә.) Мактап язганнар, Хәмит дус. Шулай менә, Хәмит дус, Гарифулла абзый мине өйрәтеп кенә тора. Мин ачуланмыйм, аз-маз сабак укытырга кирәк безгә.

Х ә н и ф. Нурәхмәт, мине танымадың, ахры?

Н у р ә х м ә т. О-о, нихәл, Хәниф дус, асубый күрешәм синең белән, асубый. Бергә уйнап үстек без абыең белән, Хәмит дус.

Х ә м и т. Бәлки, сез чынлап та соңрак керерсез?

Н у р ә х м ә т. Мишәйт иттемени? Зинһар, гафу итегез! Сорап чыгарга дип кергән идем. Хәмит дус, председательгә шылтыратыйммы?

Х ә м и т. Нигә ул?

Н у р ә х м ә т. Син кайтканны аңа әйтергә кирәк ич инде.

Х ә л и м. Вакланма, Нурәхмәт абый, барыбер бригадирлыктан югары китәсең юк. Хәмит абыйның файдасы тимәячәк сиңа.

Н у р ә х м ә т. Ни сөйлисең, Хәлим энем? Мин үземә файда өчен йөриммени?

Г а р и ф у л л а. Безнең кайгыны кайгылап йөри ул. Бар инде, бар, энем, малайлар усал, йә кыйнап чыгарырлар.

Х ә м и т. Ишеттегезме?

Н у р ә х м ә т. Һе… әллә нинди кешеләр сез, мин нинди начарлык эшләдем?

Г а р и ф у л л а. Бер начарлыгың да тигәне юк. Миңа йорт салдырып бирергә йөрисең.

Н у р ә х м ә т. Дурак син, белдеңме? Мин кушканга йөрим. Хәмит үзе әйткән бит председательгә, әтинең йорты искергән дип. Нәрсә мине… (Чыгып китә.)

Пауза.

Х ә н и ф. Менә, әти, кушканны эшләүче бер мин генә түгел.

Г а р и ф у л л а. Тик утыр. (Хәмиткә.) Башкага вакытың булмаса да, әтиең турында кайгыртырга вакытың бар, ә? Йортлы итә, имеш. Мине яңа өйдә яшәтәсең килсә, председатель аркылы эшләтмә. Командировка, киңәшмә дип башымны бутама.

Х ә м и т (тавышын күтәреп). Белмәгәнеңне сөйләмә инде, әти.

Г а р и ф у л л а. Беләм, авылда Гайнетдин картның, Бәдриҗамал карчыкның өйләре безнекеннән начар. Аларга салып бирергә ашыкмыйлар. Син яхшы кеше булсаң, башта аларныкын күр, аннан миңа чират җитәр. Гарифулла карт нигезе йомран оясы түгел, ул үзе дә йомран булмады. Сезгә дә ризалыгын бирмәс. Хәтерең калса калыр, мин синең турыда яман сүзләр ишетәм. Влач ярата, дип сөйлиләр. Урының биектә булгач та, ишетелми, дип уйлама.

Х ә м и т. Ай-яй, никадәр нәрсәләр беләсең икән.

Г а р и ф у л л а. Аптырама, прафисыр Гарифулла дигән кушаматым бар минем.

Х ә л и л. Әкренрәк, урамда кешеләр йөри.

Г а р и ф у л л а. Кешедән яшерен эшем юк, урлашмыйм мин. (Хәмиткә.) Мине аңгыра дип уйласаң, энекәшләреңә, абыеңа сөйлә ниләр кыланганыңны. Һе, әллә кем булган, Казан урамында очраган авылдашларына сәлам бирми узып китә.

Х ә м и т (көлеп). Шулмы бөтен гаебем?

Х ә л и м. Кеше танымау зур гаеп инде ул, абый. Шуннан башлана инде җирдән аерылу.

Х ә м и т. Рәхмәт, хакыйкатьне искә төшерүеңә. Әгәр аспирантурада алган белемең шул гына булса…

Х ә л и м. Син ул хакыйкатьне онытып барасың. Димәк, исеңә төшерергә кирәк.

Г а р и ф у л л а. Төшереп торамы соң ул? Беркөн Сатлыганга баргач оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Шундагы агроном әйтә, институтта бергә укыган идек, ди, танымады, фамилиягез кем дип сорый, ди.

Х ә м и т. Сез мине… (Туктап кала, Флоридка.) Бар, туган, уйна.

Г а р и ф у л л а. Утырсын. Аннан соң, Гайнетдин абзаңның нигә дип хәтерен калдырдың?

Х ә м и т. Кайсы Гайнетдин тагын?

Г а р и ф у л л а. Онытып та өлгергән. Гозер белән янына кергән идем, ди, сөйләшмәде дә, ди. Малаең сиңа охшамаган икән, ди. Борынын бик күтәргән, ди.

Х ә м и т. Яхшы, аңлашылды. Тик әйдәгез сабыр гына, акыллы гына сөйләшик. Минем аңлавымча, мәсьәлә болай тора. Безнең әти, артык вак сүзле булуына карамастан, гадел кеше.

Г а р и ф у л л а. Җил ягына салам кыстырма.

Х ә м и т. Бүлдермә мине, күреп торасың, синең боерыгыңны үтим. Әйе, гадел кеше, балаларының да үзенә охшавын тели. Әйбәтме? Әйбәт. Безне җыеп үзенә күрә чистка үткәрә. Аның өчен ул гади нәрсә. Кешеләрнең эшендә аның катнашы юк. Кайтыгыз, вәссәлам. Ярый, шулай да булсын. Шуннан тотына. Иң беренче өлкән улын ат дип атап кеше рәтеннән төшереп ыргыта. Инде мин. Имеш, мин, әтигә өй салып бирегез, дип боерганмын. Боерганмы, боермаганмы, анысын белеп бетерми. Әйе, бер очрашканда председательнең исенә төшергән идем. Ләкин үз эш урынымнан файдаланып түгел. Синең өй салырлык рәтең, безнең вакытыбыз юк. Аннан соң, колхозчыларга йорт салып бирү хәзерге заманда проблема түгел. Икенчесе, имеш, мин җирдән аерылган. Урамда очраган авылдашларымны күрми узам, бергә укыган кешеләрне танымыйм. Буладыр. Кайчакларда үзем турында уйларга да вакытым юк. Министерствода эшләгәч тә, мин комедияләрдә сурәтләнә торган эшсез кеше түгел. Уңлап-суллап пичәт кенә сугып утырмыйм. Абый дөрес әйтә, аның җаны тыныч, сменасын эшләп кайта да ял итә.

Х ә н и ф. Алышабызмы әллә эшләрне?

Х ә м и т. Килер заман – алыштырырлар. Хәзергә иртәрәк. Менә шул. Канәгатьме? Тагын нинди җитешсезлекләрем бар?

Г а р и ф у л л а. Ал да гөл, ай-яй шома сөйлисең, оетып җибәрә яздың.

Х ә м и т. Гафу ит, әти, синең телең белән сөйли белмим. Нишләтәсең, сиңа караганда күбрәк укыган.

Г а р и ф у л л а. Укыттым шул, анысы хак. Миннән дә әйбәтрәк булсыннар, дип азапландым.

Х ә л и м. Монда оста сөйләдең дә, абый, кабинетында икенче төрлерәк. Үзеңнән түбән кешеләр белән. Хәтерлисеңме, районнан килгән бер абзыйны ничек каезладың? Этне дә алай сүкмиләр.

Х ә м и т. Син минем бүлмәгә шундыйларны тыңлап утырып, әтигә кайтып әләкләргә киләсеңмени?

Х ә л и м. Нишләп әләклим, шул чакта ук йөзеңә бәреп әйттем. Миңа да кычкырдың. Ләкин мин, бәхеткә каршы, әлегә сиңа буйсынмаган.

Х ә м и т. Булды, туйдырдыгыз.

Х ә н и ф. Кычкырма син кешеләргә, энекәш, ачуың килсә дә кычкырма. Бик авыр. Минем үземә кычкырсалар, кулымнан эш төшә. Исәнләшергә дә онытма, синең эшең шундый, сиңа зур итеп карыйлар.

Х ә л и м. Әләкче булсам булырмын, әти, катырак әйт, абый гамьсезләнә башлады.

Х ә м и т (кычкырып). Җитәр, малай актыгы!

Х ә л и м. Кычкырма миңа. Әллә дөрес түгелме? Гүзәлия апа да әйтә сиңа.

Х ә м и т. Бик күп беләсез. Утырыгыз да эшләгез. Миндә дә тимер нервлар юк.

Х ә л и м. Кызма, кызма.

Х ә м и т. Кызмам менә мин сиңа.

Г а р и ф у л л а. Туктагыз!

Х ә м и т (Гарифуллага). Син монда уен оештырып ятасың. Эшең булмаса, әнә бакчаң, алмагачларың, умарталарың. Мин ничек эшләргә икәнен үзем дә белермен.

Хәлил урыныннан торып Хәмит янына килә.

Х ә л и л. Хәмит абый, кирәкми инде, бозылма.

Х ә м и т. Кит бер якка.

Хәлил урынына барып утыра. Өйдән Гөлҗиһан чыга.

Г ө л җ и һ а н. Нишлисез, балалар? Әллә кычкырыша да башладыгыз инде?

Х ә м и т. Әни, әйт Гүзәлиягә, чыксын.

Г ө л җ и һ а н. Нәрсәгә тагын?

Х ә м и т (тәрәзәгә барып). Гүзәлия!

Гүзәлия чыга.

Киттек!

Г ү з ә л и я. Хәмит…

Х ә м и т. Җыен!

Г ү з ә л и я. Бәлки, аңлатыбрак әйтерсең?

Х ә м и т. Китәбез, дим ич, нәрсәсе аңлашылмый? Эх, өйрәтеп торырга һәрвакыт янымда сез булсагыз.

Г ө л җ и һ а н (Гарифуллага). Синең аркадамы?

Г а р и ф у л л а. Мин булмый, кем булсын. Әнә дөресен әйткәнне ошатмады. Утыр урынына. Укаң коелмас. Сиңа начарлыкка әйтмиләр.

Х ә м и т (үзен-үзе кулга алып). Әйтеп торам, вакытым юк минем, көтәләр мине, сезнең вакытыгыз күп, дәвам итегез. (Капкага бара.)

Г ү з ә л и я (аның юлына аркылы төшеп). Син хәтта саубуллашырга да оныттың.

Г ө л җ и һ а н (Хәмит янына килеп). Улым, нигә инде табынны ямьсезлисең? Әй, Ходаем: бар икән күрәселәрем. Кеше балалары кебек тату гына чәй дә эчә алмыйлар.

Г ү з ә л и я. Әнкәй, борчылма… Хәмит, күрәсеңме?

Х ә м и т. Соң бит… (Өстәл янына килеп утыра.)

Г ү з ә л и я. Әйдә, керик, әнкәй.

Г ө л җ и һ а н. Ишетсен колагың, Гарифулла, ата була бел.

Гүзәлия, Гөлҗиһан кереп китәләр.

Г а р и ф у л л а. Туры әйткән туганына ярамаган. Шушы буладыр инде ул. Мин кызасы урынга ул тузына. Миннән кирелекне өеп алган, әй, башкасы да эләккән булса! Йә, басылдымы инде нервың?

Х ә м и т. Яңабаштан башларга җыенасыңмыни?

Г а р и ф у л л а. Юк, улым, син дуладың дулавын да, Хәниф тә кайнап алды. Тик сез бернәрсә дә белмисез бит әле. Сезне мин моның өчен генә чакыртмадым. Болардан куркынычы бар. Нишләтәсең инде Хәнифне, эшли-ашый, башкасын булдыра алмагач, чараң юк. (Хәмиткә.) Сине дә эшләгән җирендә төзәтерләр. Килде-китте характер белән зур урында эшләп булмый. Сүз уңаенда гына әйтеп китүем сезгә, аңласагыз аңларсыз, эштән чыкканнар түгел. (Хәлилгә ишарәләп.) Менә безнең нәселне хурлаучы утыра монда, шуның өчен чакырттым. (Бар да Хәлилгә карыйлар.)

Х ә л и л. Мин, ни, нәрсә, нишләгән?

Х ә н и ф. Әти, нәрсә булган?

Г а р и ф у л л а. Үзе әйтсен.

Х ә л и л. Мин нәрсә әйтим?

Г а р и ф у л л а. Күзләремне яшермә.

Х ә л и л. Ник яшерим? Минем ни гаебем бар?

Г а р и ф у л л а. Ни гаебе бар, имеш. Карак син, белдеңме! Бур! Кешенең шырпысына да тимәгән Әхмәдиша нәселеннән карак килеп чыккан.

Х ә м и т. Туктале, әти, кызмыйча гына. Нинди карак? Хәлил, нәрсә сөйли ул әти?

Х ә л и л. Мин каян белим, үзеннән сорагыз. Бәйләнерлек нәрсә тапмагач… Аныңча, склад мөдире булган кешеләр бөтенесе дә урлаша.

Г а р и ф у л л а. Бөтенесе түгел, монда синең турыда. Әлегә кадәр, шигем булса да, кеше сүзенә ышанмый йөрдем, әйтеп бир әле шушында, айга күпме акча аласың?

Х ә л и л. Нишлисең соң син? Нәрсә инде…

Г а р и ф у л л а. Әйт.

Х ә л и л. Алган кадәр.

Г а р и ф у л л а. Өзеп әйт, күпме? Хәтереңнән чыккан булса, үзем әйтәм – йөз сум. Хатының бер җирдә дә эшләми. Налогын-фәләнен тоткач, шул җитәме?

Х ә л и л. Синнән сораганым юк ич.

Г а р и ф у л л а. Сораганың юк шул. Җитмәсә, карт әтиеңә ярдәм итәсең. Бер олау калай җибәргәнсең. Каян алдың аны? Нурәхмәт үзенә төяп кайтты. Аңа каян алып бирдең? Кибеттәнме? Нәрсә телеңне йоттың?

Х ә л и л. Тапкан сүз – карак. Үзең сорап җибәргәнсең, юнәтсен, дигәнсең. Юнәттем, инде ни җитми?

Г а р и ф у л л а. Бетте минем сүзем. Менә хәзер үзегез генә сөйләшегез. Бу юлы да мин җүләр булып калсам, потыгыз бер тиен. Шуны гына әйтәм. Нурәхмәт китереп бушаткач, күзләрем акайды, май кап, Гарифулла абзый, Хәлилеңә рәхмәт укы, ди. Үтереп мактый, миңа да тапты, ди.

Х ә н и ф. Орылып бәрелми тор, әти, ул кадәр нәрсәне документсыз гына… Документы бардыр ич, Хәлил?

Х ә л и л. Мин бит монда судка дип кайтмадым, документ күтәреп йөрергә.

Г а р и ф у л л а. Күтәрерләр. Үзем судка бирәм мин сине, малаем дип тормыйм, утыртып куйдырам.

Х ә м и т. Шул гына җитмәгән иде. Бернәрсә аңламыйм. Ниндидер детектив фильм.

Г а р и ф у л л а. Нәрсәсен аңламаска? Төзелешләргә китәсе калайга экономия ясаган. Шуның беразын миңа арттырган, калганын Нурәхмәткә саткан.

Х ә м и т. Ничек инде алай була?

Х ә л и м. Ничек икәнен ул үзе белә. Ә менә урлашуы…

Х ә м и т (сикереп торып Хәлил янына килә). Син!.. Мин сине…

Х ә н и ф. Хәмит!.. (Флоридка.) Бар, улым, урамга чык.

Флорид чыгып китә.

Урыныңа утыр, Хәмит, сиңа әтәчләнү килешми.

Х ә м и т. Юк, бу минем башыма сыймый!

Х ә н и ф. Сыймаган нәрсәләр күп инде ул. Дөнья бу. (Хәлилгә.) Агай-эне, сиңа нәрсәдер булган. Укуыңны ташлагансың… Инде хәзер менә монысы… Давай инде, безнең данны сатма син. Дөрес әйтәсең, монда суд түгел, җентекләп тикшермибез.

Фәрдия чыгып тыңлап тора.

Калаймы ул, башка әйберме – анысы икенче нәрсә. Ишеткән кадәресеннән аңлашыла, намусың чиста түгел синең. Җиңел акча табарга өйрәнеп барасың. Ә акчаның ничек табылганын беләм мин, учларым тулы сөял.

Х ә м и т. Нәрсә аңар вәгазь укырга…

Х ә н и ф. Яхшы чакта чык син ул эшеңнән, энекәш. Укуыңны ташлаган икәнсең, кулыңа көрәк тотып эшлә.

Г а р и ф у л л а. Көрәк тотып та этлекне эшләп була.

Х ә н и ф. Анда әллә ни кыландыра алмыйсың… Рәнҗеттең, энекәш… Нәрсә җитми сиңа? Хатының эшкә керсен. Икәүләшеп эшләсәгез…

Ф ә р д и я (болдырдан төшеп). Тыңлап-тыңлап торам да, әткәй, нишләвегез бу? Нигә дип Хәлилгә каныктыгыз?

Г а р и ф у л л а. Өйгә кер, килен.

Ф ә р д и я. Керде, ди, керми ни. Дәшми-дәшми торгач та, теге. (Хәлилгә.) Син нәрсә, авызыңны ачарга куркып торасың? Эшләмәсә, ни катнашыгыз бар? Кирәк булса, эшләрмен, сездән сорап тормам. Кешедән ким җирем юк. Хәмит абый, сез дә инде белер-белмәс көе!

Х ә м и т. Нәрсә, дөрес түгелмени?

Ф ә р д и я. Дөреснең аның мең төрлесе була. Башта сөйләшергә кирәк. Карак дип кешегә ташланганчы. Берәүнең дә әле тотканы юк Хәлилне.

Х ә н и ф. Тоткач, соң була. Ул чакта бездән башка сөйләшүчеләр табыла.

Ф ә р д и я. Аптырама, абзыкаем, сиңа җылап бармабыз.

Х ә л и л. Фәрдия, йә инде.

Ф ә р д и я. Йәлисе-мәлисе юк, күзләренә бәреп әйт. Мин сезнең эшегезгә тыкшынмыйм, сез дә тыкшынмагыз, диген. Картыгыз карт була белми, яшегез яшь була белми. Ишегалды уртасында шар яралар. Кешедән оялыгыз, ичмасам. (Хәлилгә.) Әйттем мин сиңа, кирәк булса, табарлар, дидем. Син, әти, әти, өй дигән булып… Менә хәзер күрдеңме? Рәхмәтең шушыдыр инде, әткәй. Ит изгелек, көт явызлык.

Г а р и ф у л л а. Изгелекне урлаган нәрсә белән эшләмиләр безнең нәселдә.

Ф ә р д и я. Анда синең ни эшең бар? Кирәкми икән, кирәкми диген, алучылар табылыр. Суд, имеш, бирегез соң, бирегез судка. Оятыгыз җитсә. Шунда җыелып кеше көлдерегез.

Г а р и ф у л л а. Килен, монда каенатаң утыра.

Ф ә р д и я. Хәзер элекке заман түгел, куркытма. Бик шүрләп кала торганнардан түгел. Үзегез башладыгыз. Һе, мине өйгә бикләп куеп, Хәлилне талыйлар. Орынмагыз аңа. Аның белән сез түгел, мин яшим.

Х ә л и м. Син яшәгәнең күренеп тора инде…

Ф ә р д и я. Нәрсә?! Нәрсә?! Әллә мин… сүзеңне үлчәп сөйлә, энекәем. Кит алар яныннан, Хәлил. Кадереңне белмиләр икән, нәрсә син…

Х ә л и л. Фәрдия, бар, өйгә кер.

Ф ә р д и я. Кер, кер… утыр инде алайса җебеп, җылап җибәр тагын.

Х ә н и ф. Барып чыккансың икән, Хәлил. Хатының җилкәңә менеп атланган.

Ф ә р д и я. Мине төшереп, үзегез атланмакчы буласызмыни?

Х ә м и т. Булды. Базар ясамагыз.

Ф ә р д и я. Ясыйсы юк инде, Хәмит абый. Чын базар.  Ата – улын, ана кызын белми.

Х ә м и т. Булды, дим! Барыгыз, сездән башка да хәл итәрбез.

Ф ә р д и я. Тапканнар сүз – карак. Яла яккан өчен закон бар. (Гарифуллага.) Әй, әткәй, әткәй, оялмыйча үз балаңа. Карак булса… карадан кара туа, аладан ала туа.

Г а р и ф у л л а (сикереп торып). Җитәр сиңа! (Хәлилгә.) Тый хатыныңны! Юкса…

Ф ә р д и я. Нәрсә юкса?.. Нишләрсең?!

Өйдән Гөлҗиһан чыга.

Г ө л җ и һ а н. Ни булды, килен?

Ф ә р д и я. Шәп булды. Титын-митын килеп мине өйдә утыртасың, монда…

Хәниф кинәт сикереп тора да Хәлилнең изүеннән эләктереп ала. Беразга бөтенесе сүзсез калалар.

Х ә м и т. Абый, тилермә!..

Х ә н и ф (Хәлилгә). Син… Син ир була белмәсәң!..

Фәрдия чырылдап Хәнифкә килеп асылына. Хәниф аны этеп җибәрә.

Ф ә р д и я. Каравыл, үтерәләр! Үтерәләр! Үтерәләр! (Капкага чаба, аның юлына Хәлим төшә.) Җибәр, күзеңне актарып чыгарам!

Г ө л җ и һ а н (йөрәгенә чыдый алмый кычкырып җибәрә.) Туктагыз! Тукта!..

Пәрдә.

 

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Вакыйга шунда ук бара. Вакыт кич. Сәхнәдә беркем дә юк. Өйдән Гарифулла белән Флорид чыгалар.

Ф л о р и д. Минем йоклыйсым килми, бабай. Әби янында утырам.

Г а р и ф у л л а. Анда сиңа бер эш юк.

Ф л о р и д. Нишләр инде хәзер әби?

Г а р и ф у л л а. Врач апаң әйтте бит, әллә ни куркыныч нәрсә юк, диде.

Ф л о р и д. Нишләп соң ул әби алай булды?

Г а р и ф у л л а. Була шулай, улым, йөрәк тузгач, шулай була, үзең дә сизми каласың.

Ф л о р и д. Син усал, әйеме, бабай?

Г а р и ф у л л а. Кем әйтте?

Ф л о р и д. Үзем күреп тордым. Әтине, Хәмит абый белән Хәлил абыйны ничек ачуландың.

Г а р и ф у л л а. Ә син ни өчен ачуланганны аңладыңмы соң?

Ф л о р и д. Аңладым. Әтине, ат булган өчен, дидең, ә Хәмит абыйны кучер булган өчен. Ә кучер кем ул, бабай?

Г а р и ф у л л а. Атлар шоферы.

Ф л о р и д (көлә). Син как циркта. (Җитди.) Әти дөньяда яши белми, да? Ул әйбәт ведь, бабай. Аның карточкасы доска почетада тора. Әни дә бик әйбәт.

Г а р и ф у л л а. Әйбәт була күрсеннәр.

Ф л о р и д. Хәмит абый китәм дип дулаган иде дә, курыкты, әйеме? Ә син аны дөрес ачуландың. Борынын бик күтәрмәсен, әйеме? Ул да бит, әти шикелле, сездән туган.

Г а р и ф у л л а. Ничек, ничек?

Ф л о р и д. Әтине мыскыл итә, синең рәхәт, эшлисең дә кайтасың, ди. Әтинең арып кайтканын беләмени ул. Әти урынында эшләсә, алай димәс иде. Ә мин сезнең сөйләшкәнне бөтенесен тыңлап тордым. Нишләтерләр икән инде Хәлил абыйны? Судка бирмәгез, ярыймы, бабай? Калайны, который ул урлаган, обратно бирсен. Бернәрсә дә булмый. Ай-яй, аның хатыны, ә?

Г а р и ф у л л а. Ниткән сүз ул аның хатыны? Җиңги диген.

Ф л о р и д. Әйтмим. Ул сине мыскыл итте.

Г а р и ф у л л а. Әй, туган, мыскыл иткәннең бөтенесен җиңги дип әйтми башласаң… Әйдә, йокларга вакыт сиңа.

Ф л о р и д. Сөйләшеп утырыйк инде, бабай.

Г а р и ф у л л а. Шлу, синең белән сөйләшсәң генә инде. Әйдә. (Бакча ягына китәләр.)

Урам капкасыннан Фәрдия керә. Өй тәрәзәсенә барып карый. Хәлим чыга. Аны күреп, Фәрдия тәрәзәдән китә.

Х ә л и м. Нигә кермисең?

Ф ә р д и я. Нишлим анда? Бөтенесенә мине гаепле итәсез инде. Хәле һаман да начармы?

Х ә л и м. Хәзер ярый. Хәлил абый кайда?

Ф ә р д и я. Каядыр китте. Юк өчен бит, юк өчен тавыш чыгарасыз. Әйбәт кенә җырлашып, бәйрәм итеп утырсагыз, ни җитмәгән. Үзегез тыныша белмисез дә, киленнәр начар. Мин дә инде җүләр, ник катышам? Күрәләтә мыскыл иткәч, түзеп булмый шул.

Х ә л и м. Хәлил абыйга да түзүләре авырдыр.

Ф ә р д и я. Зинһар, һаман… Көчләп тоткан кеше юк. Сез генә әйбәт инде. Әйбәт кеше абыйсының йөреп ташлаган кызына өйләнми. Җыен чыкмаган мөгез сездән чыга.

Х ә л и м. Сез аңларлык нәрсәләр түгел шул алар.

Ф ә р д и я. Аңлыйм, җаным. Сез аңгыра дип чутлагач та. Әйтәсең инде, абыегызны урлашырга мин өйрәткән дисең. Аңа өйрәтеп торасы юк. Адәм баласы туганда ук шул эшне белеп туа. Берәүләрнең урлаганы күренә, икенчеләре күрсәтми эшлиләр. Хәлилне дә тотканнары юк. Өстенә дә чыкмый. Анда минем ни катнашым бар? Мин эшкә кереп кенә дөнья төзәлсә… Эшләмим, нигә эшлим, җитә, тамагым тук, өстем бөтен. Белмибез бит әле сине дә, бик чистный гына яшисең микән? Әткәй үзе дә әллә кем булып сөйләшә, бик намуслы. Имеш, аңа калай кирәкмәгән. Әлегә хәтле җибәргән акчаларны шәпләп кенә кесәсенә салып куя иде, каян алдың дип сорамый иде.

Х ә л и м. Әтиләрнең сездән акча алганнары юк.

Ф ә р д и я. Әй җаным, син беләсеңме инде аны, мин беләмме. Әйттермә инде, йә тавыш чыгарып тагын мине гаепләрсең. Сез генә бик әйбәтләр. Бүтәннәр начар. Күңелегез булгандыр инде, әнкәйне түшәккә ектыгыз.

Х ә л и м. Син бик кайгырасың инде аңа.

Ф ә р д и я. Кайгырмасам, телеграм алуга кайтып җитмәс идем. Болай буласын белсәм…

Х ә л и м. Әрәм китмәгән ич кайтуың. Нурәхмәт абыйны күреп сөйләштеңме соң әле? Кара, төп башына утыртмасын.

Ф ә р д и я. Оятсыз ук икәнсең.

Х ә л и м. Шулай җиңги кеше. Икәүләшеп уйлагыз. Югыйсә соңга калуыгыз бар. Безнең әти ике сөйләшергә яратмый. (Бакча ягына чыгып китә.)

Ф ә р д и я. Нәрсә ди ул? Әллә чынлап торып…

Урам капкасы ачыла. Хәлил белән Нурәхмәт керәләр. Икесе дә исерекләр. Хәлил Нурәхмәтне капка төбендә туктата.

Х ә л и л. Булды, Нурәхмәт абый, син кайт, мин кереп ятыйм. Әти күрсә, тагын дулар.

Н у р ә х м ә т. Арагыздан бер сине яратам, Хәлил энекәш, валлаһи менә, шушы басып торган урынымда җир йотсын, син кешене кеше дип беләсең. Куып чыгарды бит, көпә-көндез.

Х ә л и л. Кайт инде син, Нурәхмәт абый. Сый-хөрмәтеңә рәхмәт. Исердем мин.

Н у р ә х м ә т. Чепуха. Авыр шул, брат, сиңа да. Ай, яшәүләре кыен бу дөньяда. Башымны бүген питләгә тыгар идем, үч итеп кенә яшим. Көн-төн чабасың, кадереңне белүче юк. Карале, Хәлил энекәш, юкмы синең шунда яныңда берәр эш, бүген үк китәр идем. Миннән башка гына эшләсеннәр. Председатель каклый, Хәлил энекәш, чыгарып ташларга җыена.

Х ә л и л. Мин керим инде, Нурәхмәт абый.

Н у р ә х м ә т. Ә син махы бирмә, какой вашы дила, диген.

Х ә л и л. Әни кызганыч.

Н у р ә х м ә т. Шул синең өчен генә жалкы ул. Менә минем өчен жалкы. Чит булса да, үз күрәм. Әтиең картайтып бетерде аны. Яратмый ул мине. Туры әйткәнгә яратмый. Мин кешеләрнең йөзенә бәреп әйтәм, яшереп тормыйм. Менә сиңа да дөресен әйтәм. Әйбәт кеше син.

Х ә л и л. Кит инде, Нурәхмәт абый, күрсәләр… яхшы түгел. Беләсең ич инде…

Н у р ә х м ә т. Китәм, энекәш, пака. Иртәгә баш төзәтергә әйләнеп чык, калды.

Х ә л и л. Юк, башка бер грамм да эчмим. Шушы көннән алып… үтерсеннәр, эчмим.

Н у р ә х м ә т. Йөрәк янганны басарга кирәк, Хәлил энекәш. Син нитмә инде, яме, рәнҗемә, булган кадәресе. Хәтимә апаң санап бирде. Квит. Ә моның янавыннан курыкма син. Эт өрә тора, бүре йөри тора. Вәт дурак карт, карале син аны, бушка килгән малны. Әйтәм аны бушаткач, йөзе кара көйде. Нишләтәсең инде аны хәзер? Болай нитсәң, хуҗа табарга була.

Ф ә р д и я (алар янына килеп). Табасы юк. Олы башың белән авызыңда сүз тота алмыйча, дөнья сасытып йөрисең. Бар, юлыңда бул.

Н у р ә х м ә т. Ә, ни… бирдем… булды…

Ф ә р д и я. Бар, бар!

Н у р ә х м ә т. Ачуланма, килен. Мин нәрсә. Тиешлесен түләдем. Калганын үзегез карагыз. Сүз-фәлән булса, мин күрмәдем, белмәдем.

Х ә л и л. Кит дим бит инде! Әллә ишетмисеңме? Әллә ишетмисеңме?

Н у р ә х м ә т. Ачуланыштан булмасын. Дөнья шулай бара. Ничава, чурт та булмас. Үзеңнекеләр. Пака. (Китә.)

Хәлил таш өстенә килеп утыра.

Ф ә р д и я. Шул чаклы тыгынмасаң. Нәрсә булганын белмисеңмени?

Х ә л и л. Тсс…

Ф ә р д и я. Ысылдама, каз түгелсең. Җебегән! Мин сиңа нәрсә дидем, кайтып китәбез, дидемме?

Х ә л и л. Авыру әнине ташлапмы?

Ф ә р д и я. Анда синнән башка да җитәрлек. Сине юксынып тормыйлар әле.

Х ә л и л. Юксынмасыннар. Мин барыбер китмим. Мин берәүдән дә ким түгел. Ә син абыйлар алдында, әти алдында мине мыскыл иттең.

Ф ә р д и я. Синең кебек, авызым ачып тормам шул.

Х ә л и л. Мин туганнарым белән сөйләшкәндә, син нигә катышасың?

Ф ә р д и я. Сөйләшкәндә, дигән була, ичмасам…

Х ә л и л. Җитте. Канымны кыздырма. Түзеп-түзеп торырмын да…

Ф ә р д и я. Йә, йә, узынма, айныйсың бар.

Х ә л и л. Синең аркада мин укуымны ташлап, бөтенесен ташлап… Эләктереп алдың да…

Ф ә р д и я. Нәрсә?! Мин эләктердеммени әле сине? Оятсыз. Үзең общежитиядән чыкмый яттың.. Беткән ие миңа синнән башка уҗым бозаулары. Монда кайтып батырайган. Әйдә, җыен, китәбез.

Х ә л и л. Бар, кит.

Ф ә р д и я. Хәлил дим, җүләрләнмә. Болай да бозылганың җиткән. Яшисебез бар.

Х ә л и л. Китмим. Урын җәй.

Ф ә р д и я. Исерүе җиткән. Кайдан алып җәйим? Кичә дә плащымны ябынып йокладым. Әйдә, төнге ярауда пристаньга барып җитәрбез. Ерак түгел. Бу килеш син аны…

Х ә л и л. Бер җиргә дә китмим, дидем.

Ф ә р д и я. Китмәсәң… Кайтырсың әле. Ашаган җиренә сыер да кайта. Китер Нурәхмәт абыйдан алган акчаны.

Х ә л и л. Бирмим аны сиңа.

Ф ә р д и я. Нишләтмәкче буласың?

Х ә л и л. Үзем белермен.

Ф ә р д и я. Шашма, Хәлил,  акылыңа кил. Киреләнмә, әйдә яхшы чакта. Харап буласың бит.

Х ә л и л. Буласы булган инде.

Ф ә р д и я. Әй, ник тагын шунда чукынышып бетмисез. (Хәлил кесәсеннән акчаны ала да китә.)

Бакчадан Гарифулла белән Хәлим чыгалар.

Г а р и ф у л л а. Нәрсә анда? Хәлил, синме ул? (Хәлил янына килә.) Нишләдең? Ник дәшмисең? Тукта әле, тукта, нигә җылыйсың?

Х ә л и л. Мин аракы эчтем. 

Г а р и ф у л л а. Әй малай, малай! Хатының кайда?

Х ә л и л. Китте.

Г а р и ф у л л а. Сөйләмә юкны, төнгә каршы ничек китсен?

Х ә л и л. Китте.

Г а р и ф у л л а. Хәлим, бар, куып җит.

Х ә л и л. Кирәкми! Кирәкми! Алла хакы өчен, кирәкми!

Г а р и ф у л л а. Хәлим, алачыкка алып барып яткыр.

Х ә л и л. Мин әни янына керәм.

Г а р и ф у л л а. Керә ди, шушы кыяфәтең белән. Җүләрләр. Шул зәхмәт булмаса, нишләр идегез? Кай арада өлгергән диген. Нурәхмәт сыйладымы?

Х ә л и л. Ачуланма, ярыймы, әти. Беткән инде мин. Нигез ташың була алмыйм мин синең. Өметеңне өз. Карак дидең бит син мине. Миңа ул сүзне чит кешенең әйткәне юк. Гел синнән ишетәм. Эх, әти!..

Г а р и ф у л л а. Салкын су белән юынып алмыйсыңмы?

Х ә л и л. Кайнарында коендырдың инде. Абыйлар китмәдеме?

Г а р и ф у л л а. Өйдә.

Х ә л и л. Куркам мин сездән, бөтенегездән куркам. Берничә тапкыр акча җибәрергә уйладым мин сиңа, әти. Гадәтеңне белеп курыктым. Эчеп бетердем. Һай, белмисең, алай яшәп булмый бит, әти җаным, бәгырем.

Г а р и ф у л л а. Булмый шул. Булмаганын да беләсез. Әйдә, үзем илтеп куям. Әйбәтләп йокла.

Х ә л и л. Йокла, имеш. Улым диген тагы, башымнан сыйпа. Мактап гәҗиткә язып чыгарырлар үзеңне.

Х ә л и м (кычкырып). Шамакайланма!

Г а р и ф у л л а. Хәлим, тик тор. Әйдә, Хәлил.

Х ә л и л. Кычкырсын, синең яраткан улың. Син безне сүккәндә, куштанланып утыра. Акыл иясе. Намус белән яши. Мин кем сиңа? Карак. Әйе, карак. Урлыйм, законный итеп урлыйм. Мин генә түгел. Сезнең кебек җүләр буласым килми минем. Яшәп каласым килә. Бүтәннәр яшәгәндә, нигә миңа карап торырга? Бүтәннәргә җиңел, аларның фәрештә кебек әтиләре, энеләре юк. Әхмәдиша нәселеннән түгел алар…

Г а р и ф у л л а. Йә инде, йә, ишеттек. Әй, җан көйдергеч бала!

Хәниф чыга.

Х ә н и ф (Хәлилнең ни кыяфәттә икәнен күреп). Барып чыкканмыни? Ояты бар икән әле.

Г а р и ф у л л а. Җитте.

Хәлил дәшми-тынмый Хәнифкә карап басып тора.

Әйдә, булыш.

Хәлилне алып чыгып китәләр. Өйдән Сәрия чыга.

С ә р и я. Мине озатып куясыңмы, Хәлим?

Х ә л и м. Китәсеңмени?

С ә р и я. Йоклый. Аңа тынычлык кирәк.

Х ә л и м. Бәлки, калырсың?

С ә р и я. Шаяра торган вакыт түгел. Озатып куй. Иртәгә иртән торасы бар. Кичә дә ял итеп булмады.

Х ә л и м. Вакыт бушка әрәм китте дисеңмени?

С ә р и я. Әрәмгә киткән вакытларны исәпләсәң… Кайтсаң кайт инде тизрәк…

Гарифулла чыга.

Г а р и ф у л л а. Борчыдык инде сине, кызым.

С ә р и я. Нинди борчу…

Г а р и ф у л л а. Җайсыз килеп чыкты, дөнья бит. (Хәлимгә күрсәтеп.) Бу малай ничек?

Х ә л и м. Әти…

Г а р и ф у л л а. Нык сөйләш, килен. Ул-бу булса, үземә килеп әйт.

С ә р и я. Кайтыйм инде мин.

Г а р и ф у л л а. Оялма, кызым, бер ояты да юк. Бөтен авыл белә, менә бу зимагур кайткач, туй ясарбыз. Килерсең бит безгә? Киленнәрне яратабыз без. Акыллы киленнәрне яратабыз. (Өйгә кереп китә.)

С ә р и я. Бер дә бүтән кешеләргә охшамаган синең әтиең. Әллә нинди.

Х ә л и м. Минем әти генә түгел инде хәзер… Сиңа да… Килен диде бит.

С ә р и я. Сиңа җитә калды. Әйдә. (Китәләр.)

Өйдән Гарифулла, Гүзәлия, Хәмит чыгалар.

Г а р и ф у л л а. Иртәгә иртүк чыгып китсәң, өлгермисеңмени?

Х ә м и т. Юк. Миңа бүген үк кайтып җитәргә кирәк иде. Гүзәлия монда калып торыр. Мин, бәлки, бер-ике көннән әйләнеп чыгармын.

Бакчадан Хәниф чыга.

Г а р и ф у л л а. Ничек?

Х ә н и ф. Ятып калды. (Гүзәлиягә.) Бик ямьсез нәрсә килеп чыкты бит, ә, килен? Кай арада өлгергән.

Г а р и ф у л л а. Өлгерәсең шул. Атагыз кайтарып очраштырмаса, агай-энеләрегезнең барын да белмисез.

Х ә м и т. Бала-чага түгел, үз акылы үзендә. Җинаять эшләгән икән, җавабын да бирә белсен.

Г ү з ә л и я. Нишләргә уйлыйсың, Хәмит?

Х ә м и т. Җинаять эшләүчеләргә бер генә юл. Аның өчен нигә миңа кызарырга?

Г ү з ә л и я. Нигә үз исемеңнән генә сөйлисең? Син генә түгел бит. Мәсьәләне алай гына хәл итү җиңел. Ныклап уйлашырга кирәк.

Х ә м и т. Нишләргә соң миңа?

Х ә н и ф. Билгеле, энекәш, ул-бу булса, таякның юан башы сиңа төшә. Тик син шауламый тор. Килен дөрес әйтә. Судка бирү җиңел.

Г а р и ф у л л а (Хәмиткә.) Судны без синнән башка да эшли алабыз. Син чакыртмадың аны. Син олы кеше, акыллырак киңәш бир.

Г ү з ә л и я. Суд дигәннән, миңа калса, бүгенге хөкемнән дә зуррагы юк аның өчен. Бер юлга, бәлки, җитеп торадыр?

Х ә м и т. Анысы идеализм, Гүзәлия.

Г ү з ә л и я. Беләм инде, син идеализмны яратмыйсың. Син балта белән эш итәргә яратасың. Чаптың – өздең. Бусы бик яхшы, бусы бик начар, син ялгышасың икән, нигә бүтәннәр ялгышмаска тиеш?

Х ә м и т. Мин ялгышканда син гафу итмисең. Әтине дә уздырып җибәрәсең.

Г ү з ә л и я. Ярый, бар, соңга каласың.

Х ә м и т. Туктале, мин белеп китәргә тиеш. Әгәр бу турыда мин әйтмәсәм, башкалар әйтәчәк, скандал кубачак.

Х ә н и ф. Куркасың, ә?

Х ә м и т. Эш куркуда түгел. Минем кайда эшләгәнемне беләсез.

Х ә н и ф. Кубасы булса, кубар иде инде, әтине көтеп ятмаслар иде, күрәсең, кубарлык итеп эшләмәгән.

Х ә м и т. Йә, әти, мин китәм.

Г а р и ф у л л а. Ыштансыз йөргән чагыгыздан да рәхәтрәге булмаган икән. Бар, юлыңда бул. Бер-ике көннән кайтам, дисең ич. Сөйләшербез, киңәшербез.

Х ә м и т. Алайса, әйтегез аңа, китми торсын. Әлегә хуш иттек. (Китә.)

Аны озата чыгалар. Машина кузгалып китә. Гарифулла белән Гүзәлия керәләр.

Г а р и ф у л л а. Рәхмәт инде, килен, сине борчып…

Г ү з ә л и я. Дөнья булгач, борчылмыйча гына булмый, дисез бит үзегез. Мин керим, әткәй, сез дә ял итегез. (Өйгә кереп китә.)

Г а р и ф у л л а. Ял… Ял юк инде ул. Ял итәсе көннәр алдадыр инде безнең.

Бакчадан Флорид чыга.

Нигә йокламыйсың, улым?

Ф л о р и д. Анда абый ведь, ул җылый.

Г а р и ф у л л а. Җыласын, аңа файдага ул.

Ф л о р и д. Ә нигә җылый ул, бабай?

Г а р и ф у л л а. Белмисеңмени? Чалгыны сындырган ич, шуңа колагын бордык.

Ф л о р и д. Көләсең, да, миннән?

Г а р и ф у л л а. Көлми нишлисең инде, улым?!

Ф л о р и д. Мин олы кешеләр җылаганны яратмыйм. Ә ник җыларга?

Г а р и ф у л л а. Бүген үзең дә җыладың ич.

Ф л о р и д. Мин әле олы кеше түгел. Ә син колакны борма. Миңа обидно. Сине яратам ведь мин.

Г а р и ф у л л а. Рәхмәт, улым.

Ф л о р и д. Кайчан мин үсеп җитәм, сине яратырмын. Син телеграмма бирерсең, мин кайтырмын. Син әйтерсең, алланың кашка тәкәсе, давай сөйлә, нәрсә эшләдең, дип. Мин сөйләрмен, отлично, бабай, дип. Договорились?

Г а р и ф у л л а. Дагаварились. Тик син ул чакта минем белән татарча итеп сөйләшерсең инде, ярыймы?

Ф л о р и д. Конечо. Ә, юк, ничек дип әйтергә әле, бабай?

Г а р и ф у л л а. Хәзергә шулай да ярап торыр. (Флоридның аркасыннан сөеп.) Яратырмын, дисең инде, алайса? Кем белә инде анысын. Дөнья җитмеш төрлегә әйләндереп бетерер әле.

Ф л о р и д. Дөнья куласа, бер күтәрә, бер баса, әйеме, бабай?

Г а р и ф у л л а. Шулай итә шул. Тик, туган, дөнья куласа булса да, аны адәм балалары әйләндерә бит. Басмаслык итеп әйләндерергә кирәк. Ул чакта җылаучылар да булмас. Менә сезгә инде ышаныч, дөньяның тоткасы сезнең кулда. Менә син әйт, улым, кешеләргә балалар ни өчен кирәк? Ни өчен без аларны азапланып үстерәбез? Җан талаша-талаша укытабыз. Ни өчен? Җир йөзендә әйбәт нәсел калсын өчен. Минем балам миннән әйбәтрәк булсын өчен. Миннән начар булса, нәрсә булып чыга? Мин үлгәнче үк үлә бит ул. Әгәренки, син өй салырга уйласаң, нигез ташларың таза булсын. Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй, бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә. Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була. Менә мин дә әтиеңне, абыйларыңны шуның өчен ачуланам. Алар нык, таза булса, минем нәселнең гомере озын булачак. Аңладыңмы инде?

Ф л о р и д. Аңладым.

Г а р и ф у л л а. Аңласаң, әйт, ныкмы минем нигез ташларым?

Ф л о р и д (уйлап торгач). Син әллә ничек сөйлисең ведь.

Г а р и ф у л л а (көлеп). Буең озын булса да, акылың яшь шул әле синең. Ярый, диген! Өсләренә үскән мүкләрне кыргалый торсаң, шактыйга чыдарлар, диген!

Пәрдә.

Әсәрнең тексты Туфан Миңнуллинның ун томлыгындагы нөсхәсенә нигезләнеп әзерләнде:

Миңнуллин Туфан. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 1 том, 13-60 битләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

Фикереңне язып калдыр

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

This site uses Akismet to reduce spam. Learn how your comment data is processed.