Драма өч пәрдәдә, алты күренештә
Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта.
Һ.Такташ
КАТНАШУЧЫЛАР:
Ф ә н и я – урта мәктәпне тәмамлап, тормышка яңа гына аяк баскан 18 яшьлек кыз.
Х ә л и м – инженер-механик. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, туган авылына кайткан, 26 яшьтә.
Ә м и н ә – зоотехник дипломының хуҗасы, 25 яшьтә.
В а х и т – Фәниянең классташы.
Н у р л и д ә – Фәниянең әнисе, 45 яшьтә.
Х ә й р е т д и н – авыл карты, 75 яшьтә.
Х ә й д ә р – комбайнчы егет. Хәлимнең тиңдәше.
М а л а й.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Өй арты. Канәфер куаклары. Куаклар эченәрәк кертеп эшләнгән утыргыч. Утыргыч өстендә, аякларын картларча бөкләп, Фәния утыра. Кич. Кайдадыр “Фазыл чишмәсе” көенә гармун моңлана. Фәния ул көйне йотылып-йотылып тыңлый. Аннан кушылып әкрен генә җырлый башлый.
Ф ә н и я. Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем,
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.
Җыр артта дәвам итә.
Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән,
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.
Җыр әкренәя.
Нинди матур җыр!
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән…
(Шул сүзләрне кабатлый-кабатлый утыргычтан сикереп төшә, сабыйларча тилелек белән сикеренгәли, аннан бармакларын бөгеп саный башлый.) Егерме бише, егерме алтысы, егерме җидесе!! Ә-әни!.. Әнием! (Сикереп тора, коймага тотына.) Әни!..
Тәрәзә ачыла. Нурлидә күренә.
Н у р л и д ә. Нигә шулкадәр кычкырасың?
Ф ә н и я (бармакларын бөгеп санап). Әнием, карап тор, егерме бише, егерме алтысы, егерме җидесе! Аннан ул кайтып та җитә.
Н у р л и д ә. Кем?
Ф ә н и я. Әйтмим, әнием. Ялынып сорасаң да, әйтмим.
Н у р л и д ә. Кыланмыйча гына сөйләш.
Ф ә н и я. Бүген йә иртәгә кайтып җитә.
Н у р л и д ә. Әй тиле! Кер өйгә. Кайдан чыккан ул көн саен төн саклау? Кер!
Ф ә н и я. Кермим, әнием, мондый кичтә өйдә утырырга ярамый. (Кире урынына утыра.) Әни, ишетәсеңме, уйныйлар? Күрәсеңме, ай чыгып килә. Әнием, чык монда! Чык!
Н у р л и д ә. Унсигез яшькә җиттең, һаман акыл кереп бетми үзеңә.
Ф ә н и я. Мин җүләр, әйеме, әнием? (Такмаклап.) Мин җүләр, мин җүләр! Әнием, чык әйдә, кил, икәүләп җүләрләнәбез!
Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, кил инде!
Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, кил инде!
Кид, иркәм, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине!
Тәрәзә ябыла.
Һәй, үпкәләде дә.
Кил, иркәм, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине!
Яңадан утыргыч өстенә менеп чүгәли.Гармун уйнап Вахит үтеп бара. Фәния куаклар артына яшеренә. Вахит, Фәнияләр өе каршына килеп, тәрәзәгә карап тора. Аннан авыр сулап утыргычка утыра. Фәния, куаклар арасыннан чыгып, Вахитны утыргычтан этеп төшерә.
Ф ә н и я. Вахит килеп утырсын дип ясап куйган урындык юк монда.
В а х и т. Фәния?!
Ф ә н и я. Ә мин синең нишләп йөргәнеңне беләм, әйтимме?
В а х и т. Фәния…
Ф ә н и я. Өегездән гармуныңны күтәреп чыктың да урамның теге башында сыздырып җибәрдең. Янәсе, Фәния ишетсен дә йөгереп килсен. Мин бармагач, үзең килдең. Ә ник килгәнеңне әйтимме? Миңа мәхәббәтеңне аңлатырга. Йә, әйт, дөрес түгелме?
В а х и т (уңайсызланып). Дөрес.
Ф ә н и я. Менә күрдеңме? Сөйкемле сөягем бар минем. Йә, аңлат инде мәхәббәтеңне?
В а х и т. Син һәрвакыт шаяртасың. Гел уенга гына борып алып китәсең.
Ф ә н и я. Сөйләшсәң, Вахит, үпкәләмичә генә сөйләш. Һай, тәрәзә янында нинди сүзләр сөйләшеп торабыз. Әни ишетсә, икебезнең дә кирәкне бирер. Әйдә тегендәрәк. Алып бар утыргычны.
Вахит утыргычны ала. Читкәрәк илтеп куя. Фәния утыра.
Вахит, теге көйне уйна әле. Тик әкрен генә. Йә инде…
Вахит уйный. Фәния җырлый.
Инешкә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.
Матур көй, әйеме, Вахит? Яратам мин бу көйне. Си дә яратасың, әйеме? Кил, Вахит, син дә утыр. Күңел иркен булса, урын табыла, әйеме, Вахит? Гармунчы кешедән дә бәхетле кеше юктыр бу дөньяда. Вахит, мине дә өйрәт әле. Мең-мең рәхмәтләр укыр идем. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр бит.
В а х и т. Хәзер соң инде. Аны кечкенәдән өйрәнергә кирәк.
Ф ә н и я. Өйрәнмәс дисеңме? Бир әле гармуныңны! (Вахиттан гармунын ала да уйнап карый; көй чыгара алмагач, туктый.) Булмый икән. (Вахитның сокланып каравын сизеп.) Вахит, нигә алай карыйсың?
В а х и т. Син, Фәния, дөрес әйттең. Мин сине эзләп йөрим. Көндезләрен дә, кичләрен дә – һәрвакыт сине эзлим. Син үзең якында гына, үзең еракта.
Ф ә н и я. Кызык итеп сөйлисең син, әйеме, Вахит? Үзе якында, үзе еракта… Дөнья күргән кешеләр кебек.
В а х и т. Нигә, күрмәгәнмени? Безгә унсигез яшь. Унсигез яшендә минем әти кулакларга каршы сугышкан.
Ф ә н и я. Әтиең бит ул, син түгел…
В а х и т. Безгә дә җитдирәк булырга вакыт инде.
Ф ә н и я. Ә-ә-ә, онытып җибәргәнмен. Син һәрвакыт җитди булырга яратасың бит. Әле дә хәтеремдә, бишенче класста микән, алтынчыда бугай, син, Павел Корчагин кебек буласы килә, дигән идең. Тәки була алмадың бит, ә? Унбер классны бетердең дә комбайнчы ярдәмчесе булдың да куйдың. Һе, шул да булдымы егет эше?! Менә апаңнан өйрән син. Чебиләр үстерәм.
В а х и т (елмаеп). Әкәмәт син, Фәния!
Ф ә н и я. Нигә, мактанырга хакым юкмы әллә? Инкубатор чебиен үстереп кара әле син. Алар синең белән минем кебек кенә түгел. Син аннан хәзер елап качасың.
В а х и т (елмаеп). Мин аны әйтмим.
Ф ә н и я. Ә нәрсәне әйтәсең?
В а х и т. Болай гына.
Ф ә н и я. Хәйретдин бабай әйтә, сүзләрен өзеп сөйләгән кешеләрне яратам, ди.
В а х и т. Ни әйтергә теләгәнемне беләсең ич инде…
Ф ә н и я (кинәт җитдиләнеп). Вахит, син, безгә унсигез яшь, дидең. Бу чыннан да күп бит, ә? Без синең белән картаябыз икән бит инде. Егерме, егерме биш булыр, аннан нишләрбез? Беләсеңме, Вахит, мин үземнең илле яшьлек вакытымны күрәсем килә. Ул вакытта безнең авыл нинди булыр икән? Мин һаман да чебиләр үстерермен микән? Юк, мин югары белемле инженер булырмын. Сиңа көлкеме, Вахит?
В а х и т. Нигә көлке булсын?
Ф ә н и я. Әллә нәрсәләр сөйлим ич. Син башка сүз көтеп утырасың. Көтмә, Вахит. Әйтмим мин аны сиңа. Чынлап.
В а х и т. Мин барыбер ышанмыйм.
Ф ә н и я. Анысы синең эш. Вахит, син акыллы, җитди кеше. Ләкин мин башка кешене яратам.
Пауза.
В а х и т. Кемне?
Ф ә н и я. Хәлим абыйны.
В а х и т. Бу шаяртуың, Фәния, бөтенләй урынсыз.
Ф ә н и я. Әгәр шаяртмасам?
В а х и т. Соң… соң, Хәлим абый бит… Ә Әминә апа?
Ф ә н и я. Нәрсә Әминә апа?
В а х и т. Әминә апа белән алар хат алышып торалар бит. Мин беләм.
Ф ә н и я. Ялганлама.
В а х и т. Алар Казанда танышканнар.
Ф ә н и я. Ничек танышканнар?
В а х и т. Ничек икәнен белмим. Беркөн Әминә апаның авылдаш егете әйтте. Хәлим абый аңа хатлар язып тора икән.
Ф ә н и я. Көнләштерергә уйлама. Барыбер булдыра алмыйсың. Хәлим абый үзе дә мин яратканны белә. Мин булганда, нишләп Әминә апа белән танышсын ди ул.
Пауза.
В а х и т. Нишләп соң, алайса, монда утырасың? Хәлим абый кайтты ич.
Ф ә н и я. Кайтты? Кайчан?
В а х и т. Мин килгәндә, өйләренә кереп бара иде. (Гармунын каты итеп тартып уйнап чыгып китә.)
Ф ә н и я. Вахит, Вахит, тукта әле… Хәлим абый кайткан! (Кинәт исенә килеп.) Ай, нишләвем бу? (Уйланып тора.)
Нурлидә чыга. Кулында Фәниянең пальтосы.
Н у р л и д ә. Фәния!
Фәния куркып китә.
Туңып үләсең бит, төн сакчысы. Мә, өстеңә ки.
Ф ә н и я (йөгереп килеп, әнисен кочып әйләндерә). Әнием, әнием!
Н у р л и д ә. Тукта, нишләвең бу?
Ф ә н и я. Әнием, Хәлим абый кайткан!
Н у р л и д ә. Кайтса ни?
Ф ә н и я. Эх, әнием, мин сиңа әйттем ич. Кайткан бит! Яңа гына кайтып төшкән. Әнием, мин хәзер кайтам.
Н у р л и д ә. Кая барасың?
Ф ә н и я. Хәлим абыйларга.
Н у р л и д ә. Нишлисең анда?
Ф ә н и я. Күрешергә, хәлең белергә.
Н у р л и д ә. Кеше юлдан арып кайткандыр. Күрешер өчен иртәгә дә көн бетмәгән.
Ф ә н и я. Тәрәзәдән генә карап киләм. (Йөгереп чыгып китә.)
Хәйретдин керә.
Х ә й р е т д и н (Нурлидәгә). Кая чаба тагын?
Н у р л и д ә. Хәтимә малае кайткан. Шуларга китте. Үлеп тора шул Хәлим абый дип. Бертуган абыйсы диярсең.
Х ә й р е т д и н. Һе… Ай-һай, әтчәйни кыз үстерәбез, Нурлидә килен. Хәерлегә генә булсын. Тәүфыйгы булсын инде.
Н у р л и д ә. Тәүфыйклы булмый нишләсен ул, минем сүземнән чыкмый…
Х ә й р е т д и н. Кем белә бит. Бишектә чагында шулай булгандыр да, хәзер синең сүзең белән генә яши алмый шул инде ул. Үзендә тәүфыйк булсын. Без аның белән кайчак серләшеп утырабыз. Күрсәң, көнләшеп туймассың. Су алып кайта да чәй куеп җибәрә. Мең төрле сораулар биреп аптырата. Нигә, Хәйретдин бабай, болай? Нигә тегеләй? Җавап биреп кенә өлгер. Үсә торган чагы шул. Канат кагынып очарга әзерләнгән чагы.
Н у р л и д ә. Очар, Хәйретдин абзый, очар, күрми дә калырбыз әле.
Х ә й р е т д и н. Ничек очар бит, Нурлидә килен, кай якка очар.
Н у р л и д ә. Башка кайгың булмаса, борчылма, Хәйретдин абзый.
Х ә й р е т д и н. Борчылма, дисеңме? Әле менә Минһаҗ янына кергән идем дә, бераз телгә килеп алдык. Хәзерге яшьләрне яманлый. Ә мин мактыйм. Эшли дә беләләр, яратыша да беләләр, дим. Минһаҗ әйтә, ашыкма әле, кордаш, ди. Эшли белүләренә сүзем юк, җир җимерәләр. Ә тормыш итүләренең рәте-чираты юк, ди. Бәхәсләштек, бәхәсләштек, тәки очына чыга алмадык.
Н у р л и д ә. Картлык көнегездә башка сөйләшер сүз тапмагансыз икән.
Х ә й р е т д и н. Тукта әле син, Нурлидә килен. Көләргә ашыкма. Үзең беләсең, Минһаҗ кордашның сүзе дә, бер уйласаң, ниерәк шул. Ике малай үстерде. Хәкимҗанына сүз әйтеп булмый. Җәмәгате белән матур яшиләр. Сәлихҗаны эчне пошыра. Кичә хат килгән, икенче хатынын да аерган. Менә бит. Үзе болай азган-тузган да түгел кебек иде. Минһаҗга аны ишетү җиңелме? Менә нигә алай ул? Ярый инде, безнең заманда көчләп өйләндерәләр, көчләп кияүгә бирәләр иде. Хәзер бит алай түгел. Хәзер бит әйтәләр, сөйгәнеңне ал, сөйгәнеңә бар, диләр. Рәхәтләнеп яшәгез, диләр. Минһаҗ әйтә, заманасы бик әйбәткә китте, яшьләрне шул боза, ди.
Н у р л и д ә. Әйбәтлектән кеше бозыламыни?
Х ә й р е т д и н. Мин дә шулай дидем диюен. Тик барыбер эч пошып китте. Минһаҗ яныннан чыккач, чишмә буйларын урап уйланып йөрдем. Шунда бер егет белән кызның сөйләшкәннәре колагыма чалынды. Сүзләренең мәгънәсе юк, Нурлидә килен. Мәгънәсез сүзләр сөйләшәләр.
Н у р л и д ә (көлеп). Китсәнә, Хәйретдин абзый, килешмәгәнне… сүз тыңлап…
Х ә й р е т д и н. Килешә торган нәрсә түгел, билгеле. Туры килүен генә әйтәм. Шунда менә синең кызың исемә төште. Куркыбрак киттем.
Н у р л и д ә (көлеп). Һи, Хәйретдин абзый, кирәкмәгәнне уйлап йөргәнче, өеңә кайт та тынычлап йокла.
Х ә й р е т д и н. Һе-һе-һе. Тынычлап йокла, имеш. Минем йоклыйсы көннәрем алда. Миңа чирек сәгать күз йомып алсам, шул җиткән. Әнә, Нәфисә җиңгәң дүртенче елын йоклый. Бераз ашыкты шул, мәрхүмә. Җир өстен күреп калырга кирәк, Нурлидә килен. Мин йөрим әле. Дөньяны карап йөрим. Дус-ишләр янына кереп хәлләрен белешеп чыгыйм. Минһаҗның аягы сызлабрак тора әле. Хәерлегә генә булсын. Ярый, хуш иттек, Нурлидә килен.
Н у р л и д ә. Хуш, хуш. (Кулындагы пальтосына карап, Фәния киткән якка бара башлый. Ләкин тукталып нәрсәдер уйлана да кереп китә.)
Пауза. Урамнан Әминә белән Хәйдәр килә.
Х ә й д ә р. Тукта инде, слушай, әллә кем булма. Зоотехник дигәч тә, без дә төшеп калганнардан түгел.
Ә м и н ә. Нәрсә кирәк сезгә?
Х ә й д ә р. Йә инде, әллә кем булып, сез дигән булма. Син дә авыл кызы бит. Кем икәнеңне беләбез. Шәһәрдә укып кайттым дигәч тә…
Ә м и н ә. Барыгыз, кайтып йоклагыз.
Х ә й д ә р. Бик йоклар идем, синең аяк тавышың йокларга мишәйт итә. Үкчәле туфлиең белән йөрәккә басып йөрисең.
Ә м и н ә. Ничек, ничек? Кара нинди матур итеп сөйли беләсез икән сез!
Х ә й д ә р. Как же. Комбайнер дигәч тә, без дә культурный.
Ә м и н ә. Ярый, җибәрегез инде, соңга калам.
Х ә й д ә р. Курыкма, авылыгызга үзем илтеп куярмын. Әниеңә, минем белән булды, диярмен.
Ә м и н ә. Әйтегез әле, нәрсә кирәк соң сезгә?
Х ә й д ә р. Әйтегез дип, әйтәм, нигә… Яратам, слушай. Ышанмыйсыңмы? Валлаһи менә!
Ә м и н ә. Нишләп болай кинәт кенә ярата башладыгыз соң әле?
Х ә й д ә р. Кинәт кенә түгел, слушай, син кайтканнан бирле. Матур бит син, каһәр! Коеп куйган кебек. Любой егетне аякта егарлык. Шушы яшькә җитеп, яратканым юк ие, сине күрүем булды, беттем.
Ә м и н ә. Йә, ярый, хушыгыз.
Х ә й д ә р. Тукта инде, слушай. Сөйләшик инде. Мин бит өйләнергә исәпләп йөрим, чык син миңа кияүгә. Чык, слушай, үкенмәссең. Әллә тиң түгел дисеңме? Миңа үзем кебек укыган кеше кирәк, дисеңме? Курыкма. Укымасам да, кешедән ким яшәмим мин. Минем өй авылда бер.
Ә м и н ә. Ярый, мин уйлармын. Тик бүген җибәр.
Х ә й д ә р. Ну, слушай, син уйлаганны көтсәң, болай да утызга җитеп киләм инде. Әйдә, сразы безгә китәбез. Курыкма, синең чүпрәк-чапракларыңны иртәгә дә алып кайтып була.
Ә м и н ә. Сез, ахры, яхшылап әйткәнне аңламыйсыз?
Х ә й д ә р. Нишләп аңламаска? Аңлыйм… Ну ярый, чурт с ним, уйла.
Ә м и н ә. Кая барасың?
Х ә й д ә р. Озатам. Укымасак та, аның тәртибен беләбез без.
Ә м и н ә. Мин үзем генә кайтам.
Х ә й д ә р. Кара әле, слушай, әйдә минем мотоцикл белән. Бу караңгыда сезнең авылга хәтле ике чакрым, үзеңә генә куркыныч. Әйдә.
Ә м и н ә. Икенче вакытта.
Х ә й д ә р. Кайчан?
Ә м и н ә. Бер җае чыгар әле.
Х ә й д ә р. Ну, слушай, җай чыкканны көтсәң…
Ә м и н ә. Уф! Нинди кеше соң син?
Х ә й д ә р. Минме? (Кочаклап ала.)
Ә м и н ә. Алыгыз кулыгызны!
Х ә й д ә р. Алмасам, нишләтәсең?
Ә м и н ә (тартылып ычкына). Китегез хәзер үк, кычкырам.
Х ә й д ә р. Булды, булды. Шаярганны аңла инде. Ну, пока, иртәгә көт, яме? (Китә.)
Ә м и н ә. Тәрбиясез!
Хәлим күренә. Шәһәрчә спай киенгән. Ул каядыр ашыга. Аның артыннан, аяк очларына гына басып, Фәния килә. Хәлим Әминә белән очраша.
Х ә л и м. Әминә?!
Ә м и н ә. Хәлим! Тукта әле, тукта, күземә ялгыш күренәсеңме соң? Ой! Тукта! Ничек болай?
Х ә л и м. Менә шулай. Кайттым.
Ә м и н ә. Көтмәгәндә. Менә бәхет! Мин тагын авылыбызга кайтырга җыенып йөрим. (Хәлимгә текәлеп карап тора.) Нигә бер сүз дә әйтмисең?
Х ә л и м. Каушап калдым ич. Сине очратырмын дип уйламаган идем. Кайтып кердем дә авылны күрергә дип чыккан идем. Ә син мине көтеп торасың икән.
Ә м и н ә. Көтеп тормасам, нишләр идең, эзләп барыр идеңме?
Х ә л и м. Тукта әле, нигә без урам уртасында басып торабыз? Утырыйк.
Ә м и н ә. Мин соңга калам.
Х ә л и м. Кайтып-килеп эшлисеңмени? Алай читен ич. Көн саен ике чакрым ара үтәсе.
Ә м и н ә. Башыңа төшкәч, нишлисең.
Х ә л и м. Йә, утырыйк әле. Бүгенге төн безнеке.
Утыралар. Пауза. Фәния аларга таба ташлана. Ләкин, кинәт туктап, капкага таба чигенә. Өй артындагы рәшәткәгә тотынып күзәтә.
Ә м и н ә (Хәлимнең күзләренә карап). Сагындырдың.
Х ә л и м. Бикме?
Ә м и н ә. Бик. Син сагындыңмы?
Х ә л и м. Сагындым.
Ә м и н ә. Алдашасың ич.
Х ә л и м. Ничек алдашам?
Ә м и н ә. Алдашасың. Югыйсә… (Иркәләнеп Хәлимнең кочагына сыена.)
Фәния, йөзен кулы белән каплап, кереп китә. Капка ябылган тавышка Хәлим белән Әминә караналар.
Кемдер бар.
Х ә л и м. Фәния кайткандыр.
Ә м и н ә. Кайдан?
Х ә л и м. Дөньяда болай утыручылар синең белән без генә түгел ич. Мин кайтканны белмидер әле. Югыйсә, без болай утыра алмас идек.
Ә м и н ә. Нигә?
Х ә л и м. Мине күрсәме? Хәлим абый, ничек кайттың? Ничек укыдың? Ничә бишлең бар, дип сорашып, җанга тия башлый ул. Әкәмәт кызый. Яратам үзен. Шуның кебек сеңелем булмаган бит…
Ә м и н ә. Хәлим, мин үзгәргәнме?
Х ә л и м. Сизелми кебек.
Ә м и н ә. Үзгәрдем. Бик нык үзгәрдем. Картайдым, ямьсезләндем, тупасландым. Хәзер көзгегә карарга да куркам.
Х ә л и м (Әминәнең йөзенә карап). Элекке кебек үк.
Ә м и н ә. Ә син аз гына да үзгәрмәгәнсең. Һаман да шул коры. Язган хатларың искә төшә дә, көләсем килеп китә.
Х ә л и м. Нигә?
Ә м и н ә. “Сәлам Казаннан. Исән-сау. Зачетларны уңышлы бирдем”. Ә сөю, мәхәббәт турында ләм-мим. Әйтерсең лә мин сиңа чит кеше.
Х ә л и м. Син беләсең ич инде.
Ә м и н ә. Беләм шул, Хәлимем. Шуңа үпкәләмим дә. Әле дә хәтеремдә, син мине туган көнем белән котлап шигырь язып биргән идең.
Географлар, нигә алдашасыз,
Кара диңгез берәү генә, дисез.
Кара диңгез өчәү. Ышанмасагыз,
Килегез дә Әминәнең
Күзләренә карап китегез.
(Көлә.) Ничек яза алдың икән син аны? Хәлим…
Х ә л и м. Нәрсә, Әминә?
Ә м и н ә. Яратасыңмы?
Х ә л и м. Беләсең ич инде.
Ә м и н ә. Ә син кабатла.
Х ә л и м. Яратам.
Ә м и н ә. Тагын?
Х ә л и м. Яратам.
Ә м и н ә. Тагын?
Х ә л и м. Күпкә китә бит инде.
Ә м и н ә (канәгатьләнеп көлә). Ә син санап барма. Мин синнән ул сүзне гел ишетеп торасым килә… Хәлим, әйдә безнең авылга.
Х ә л и м. Ә нигә сезнең авылга?
Ә м и н ә. Шулай. Мактана аласың. Мин генә түгел, минем әни дә сине көтә. Ул бөтенесен дә белә. Мин аңа сөйләдем. Хәлим кайту белән өйләнешәбез, дидем. Әни инде туйга да әзерләнә башлады.
Х ә л и м. Туйга?!
Ә м и н ә. Әллә вәгъдәңне оныттыңмы?
Х ә л и м. Бүген соң инде, Әминәкәй. Кияү булгач, әдәплерәк булырга кирәк. Иртәгә иркенләп барырмын. (Көлеп.) Киенеп, ясанып. Йә, сөйлә, үзеңнең эшләр ничек?
Ә м и н ә. Нинди эшләр?
Х ә л и м. Зоотехникның нинди эшләре барын син яхшырак беләсең инде.
Ә м и н ә. Аны әйтәсең икән. Начар.
Х ә л и м. Ничек начар?
Ә м и н ә. Шулай. Көнозын тирес, пычрак арасында сыер савучылар, көтүчеләр, чебеш үстерүчеләр белән талашып йөри-йөри ардым.
Х ә л и м. Баштарак, өйрәнгәнче, шулай була торгандыр инде ул. Зарар юк, өйрәнерсең. Без монда икәүләп җир җимертербез. Мин сезнең фермаларны механикалаштырып бирермен. Син фән буенча…
Ә м и н ә. Хәлим, кирәкми.
Х ә л и м. Нәрсә кирәкми?
Ә м и н ә. Очрашуның беренче сәгатендә үк андый сүзләр нәрсәгә? Минем сиңа карап торасым килә. Син кайттың, миңа шул җиткән. (Хәлимгә сыена.) Бүген өйгә кайтырга соңга калгач, курыккан идем. Соңлавым шатлыкка булган, югыйсә сине тагын бер көн күрә алмыйча интеккән булыр идем. (Иркәләнеп.) Сине яратканыма үкенә башладым инде. Көтәргә дә көтәргә. Көтә-көтә картаеп беттем… Хәлим, әйдә чишмә буена. Син кайткач, шунда утырып сөйләшербез дип, мин анда бер урын сайлап куйдым. (Хәлимне тартып торгыза, кочагына ташлана.) Хәлим! Хәлимем! Син минем ничек шатланганымны белсәң иде. Эх, Хәлим! (Хәлимнең кулыннан тотып.) Әйдә, Хәлим төн буе йөрибез! Бүген мин сине беркая да җибәрмим. Әйдә! (Хәлимне җитәкләп алып чыгып китә.)
Пауза. Капкадан Фәния атылып чыга. Әминә белән Хәлимнең киткәннәрен күреп, туктап кала. Аннан алар артыннан йөгермәкче була. Тагын туктый.
Ф ә н и я. “Син сагындыңмы?” – “Бик!..” Юк!.. Кирәкми!..
Х ә й р е т д и н (үтеп бара). Ни булды, кызым?
Ф ә н и я. Бабай!..
Х ә й р е т д и н. Чү, чү… Нигә кычкырасың?
Ф ә н и я. Синең кычкырган чагың булмадымыни, бабай?!
Х ә й р е т д и н. Кычкырганым бар, кызым. Тик кычкыруның төрлесе була бит.
Ф ә н и я. Эх, бабай!
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Беренче күренештәге декорация. Кич. Фәния эш киеменнән эштән кайтып килә. Хәлим керә. Ул, әкрен генә килеп, Фәниянең күзләрен каплый. Фәния аптырап туктап кала.
Ф ә н и я (дорфа). Кем ул? (Тартыла.)
Х ә л и м (тавышын үзгәртеп). Мин бу…
Фәния Хәлимнең тавышын танып, кинәт тартылып ычкына. Куркынып, каушап, Хәлимгә карап тора. Хәлим рәхәтләнеп көлә.
Нигә курыктың, күрше кызы Фәния? Мин бу. Барыбер очраттым бит үзеңне. Миннән качып котыла алмассың. Бүген өегезгә кергән идем. Син юк. Нурлидә апа әйтә, эшкә китте, ди. Ай-яй, бик эшчән булып киткәнсең. Йә, күрешик. Исәнме, дус!
Ф ә н и я (каушавы бетмәгән). Исәнмесез…
Х ә л и м. Ә нигә алай салкын гына исәнләшәсең? Мин тагын, юләр, әллә ниләр хыялланып йөрим. Фәния күрә дә кочагыма ташлана инде, дип көтәм. Тукта әле, дәү кыз булгансың бит син. Кыш көне бәләкәй генә идең ич. Миннән рөхсәт сорамыйча, болай үсеп китүеңә ризалыгым юк.
Ф ә н и я (ни әйтергә белмәгәннән). Бөтенләйгә… укып бетереп кайттыгызмы, Хәлим абый?
Х ә л и м. Билгеле. Әле ярый кайтып җиткәнмен, югыйсә, мин кайтканчы кияүгә чыгып куйган булсаң, болай сокланып карый да алмас идем. Тфү-тфү, күз тимәсен.
Ф ә н и я. Колхозда эшләргә кайттыгызмы?
Х ә л и м. Кая барыйм ди, авыл хуҗалыгы институтын бетереп, аптекада дару сатып ятмам бит инде. Әйе, күрше кызы, Хәлим абыең хәзер инженер-механик. Ә нигә син болай күңелсез? Әллә минем кайтканымны ошатып бетермисеңме?
Ф ә н и я. Күңелсез түгел ич.
Х ә л и м. Күреп торам. Күзләрең моңсу. Әллә сөйгән ярың ташлап киттеме? Әйт, кем ул? Фәнияне ташлап китәргә рөхсәтем юк. Минем күршем Фәния бөтен авылга бер генә ул.
Фәния, Фәния, димәгез,
Фәниягә тимәгез!
Фәниягә тигән кеше
Рәхәт күрер димәгез.
Ф ә н и я. Сез бик шаянланып кайткансыз, Хәлим абый.
Х ә л и м. Ә нигә? Мин һәрвакыт шундый. Ах, курнос борын, үзең кем соң? Үзең бит әле кайчан гына, койма башына менеп, узган-барган чагымда: “Хәлим абый, Хәлим абый”, – дип мине үртәп кала идең. Хәзер ул җитдиләнгән, үсеп киткән, имеш. Әллә кем булган. Ничә яшь инде сиңа? Тәк… Унөч, ундүрт. Кара, унсигез була икән ич. Менә сиңа мә! Чынлап та, синең белән шаярырга ярамый икән шул. Өлгергәнлек аттестатың да бардыр инде. Бармы?
Ф ә н и я. Бар.
Х ә л и м. Документларыңны җибәрдеңме әле?
Ф ә н и я. Кая?
Х ә л и м. Институтка.
Ф ә н и я. Институтка укырга керү өчен ике ел эшләргә кирәк.
Х ә л и м. Нурлидә ападан сораштым. Чебиләр үстерәсең икән. Үзеңне мактыйлар икән. Молодец, минем күрше булсын да, сынатсын, имеш! Чебиләрең хәзер тавык булгандыр инде.
Ф ә н и я. Бүген соңгыларын тапшырдым.
Х ә л и м. Инде нишләргә уйлыйсың?
Ф ә н и я. Белмим.
Х ә л и м. Безгә киләсеңме? Бригадага. Идарәдә сөйләшеп утырдылар, кыр станына аш пешерүче кирәк, диделәр. Кил безгә, мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам. Котлый аласың. Мин бит начальник. Әйе, әйе. Колхозда нинди тимер-томыр бар, бөтенесе миңа буйсынган. Шушы көннәрдә уракка чыгабыз. Нинди бәхет, ә, күрше кызы? Йә, килештекме?
Ф ә н и я. Юк.
Х ә л и м. Ни өчен?
Ф ә н и я. Мин аш пешерүче түгел.
Х ә л и м. Булырсың.
Ф ә н и я. Мин мәктәптә комбайн өйрәндем.
Х ә л и м. Шулаймыни?! Кечкенәдән үк малайлар кебек машиналар тирәсендә чуалырга ярата идең шул. Комбайнга ал дисеңмени? Алырбыз. Тик баштарак аш пешерергә туры килер. Аннан комбайнга. Аннан укырга. Шулай ярыймы?
Ф ә н и я. Белмим.
Х ә л и м. Ә син бел. Белми яшәү килешми. Йә, киләсеңме?
Ф ә н и я. Белмим.
Х ә л и м. Булды, килештек. Бернинди дә белмим юк. Мин председательгә әйтермен, аш пешерүченең менә дигәнен таптым, диярмен. Билгеле, Фәния булсын да минем сүзне тыңламасын. (Сәгатенә карап.) Фәниякәй, соңга калам бит мин.
Ф ә н и я. Кая ашыгасыз, Хәлим абый?
Х ә л и м. Өйгә. Иртән чыгып киткәннән кайтканым юк. Ашап алырга кирәк тә, аннан…
Ф ә н и я. Аннан кая?
Х ә л и м. Әйтмим.
Ф ә н и я. Шәпкә авылынамы?
Х ә л и м. Кайдан белдең?
Ф ә н и я. Хәлим абый, сез аны бик яратасызмы?
Х ә л и м. Кемне?
Ф ә н и я. Әминә апаны.
Х ә л и м. Оһо, әнә син нәрсә беләсең икән!
Ф ә н и я. Яратасызмы?
Х ә л и м. Син сорау аласың түгелме соң?
Ф ә н и я. Әйтегез, Хәлим абый!
Х ә л и м. Синеңчә, ничек соң?
Тәрәзә ачыла.
Н у р л и д ә. Фәния, кайттыңмы?
Ф ә н и я. Әйе, әни.
Н у р л и д ә. Әйдә, кер инде, хәзер аш әзерлим.
Х ә л и м. Хәерле кич, Нурлидә апа!
Н у р л и д ә. Ә, Хәлим, син дә андамыни? Әйтәм аны, дөньясын оныткан.
Х ә л и м. Күптән очрашкан юк бит. Сөйләшеп туеп булмый.
Н у р л и д ә. Сөйлисе дә юк инде. Шунда үзең белән Казанга алып китмәдең. Тик Хәлим абый дип артыңнан ияреп йөрсен иде. Эшең әйбәт булдымы, кызым?
Х ә л и м. Соңгыларын тапшырдым, ди.
Н у р л и д ә. Бик әйбәт, озаклама. кызым. Вакытында ашап-эчргә кирәк.
Тәрәзә ябыла.
Ф ә н и я. Хәзер, әнием.
Х ә л и м. Ашарга дигәч, ашарга, Фәния, шагом марш!
Ф ә н и я. Хәлим абый, сез җавап бирмәдегез.
Х ә л и м. Әйтмим, үзең шаярып сөйләшкәнне дә яратмыйсың.
Ф ә н и я. Ә сез шаяртмыйча әйтегез.
Х ә л и м. Шаяртмыйчамы? Нигә кирәк ул сиңа?
Ф ә н и я. Кирәк. Беләсем килә.
Х ә л и м. Яратсам, ни әйтерсең?
Ф ә н и я. Сез аның белән кайчан таныштыгыз?
Х ә л и м. Кайчан икән соң? Ике еллап бардыр.
Ф ә н и я. Ә миңа әйтмәдегез.
Х ә л и м. Әйткәнем булмадымыни? Менә син, ә! Ничек әйтмәдем икән? Хәер, җае туры килмәгәндер. Үзең дә сорашмадың. Син ничек соң? Кайсы егетнең башын әйләндерәсең?
Вахит керә. Хәлим кинаяле итеп Фәниягә карый.
В а х и т. Хәерле кич, Хәлим абый.
Х ә л и м (кабаланып). Бетте баш. Эләктем. Менә телеңә салынып утырсаң. Качам, Вахит, гафу ит. (Чыгып китә.)
Ф ә н и я. Нигә килдең?
В а х и т. Килергә уйламаган идем, Хәлим абый белән утырганыңны күргәч… Фәния, алай эшләмә…
Ф ә н и я. Син нәрсә, сөенергә, сүзләреңнең дөреслеген тикшерергә килдеңме? Ишет, алайса, әйе, син хаклы. Алар хат язышып торганнар. Кичә очрашканнарын үз күзләрем белән күрдем. Ләкин минем мәхәббәтем көчлерәк.
В а х и т. Шуннан? (Пауза.) Хәлим абыйны Әминә ападан тартып алам дисеңме?
Ф ә н и я. Мин алай димәдем.
В а х и т. Нишләргә телисең соң?
Пауза.
Ф ә н и я. Әминә апаның хакы юк. Ул Хәлим абыйны яратырга тиеш түгел иде.
В а х и т. Үч аласың инде, алайса?
Ф ә н и я. Алмыйм. Миңа бернәрсә дә кирәкми. Син дә кирәкмисең. Мин бернәрсә уйларга теләмим.
В а х и т. Уйламый ярамый бит, Фәния!..
Ф ә н и я. Юк, бер киңәшең дә кирәкми. Бар, кит, кирәкми.
В а х и т. Тукта әле син…
Ф ә н и я. Кит, Вахит. (Вахит киткәч, үз-үзенә.) Мин бернәрсә дә эшләргә теләмим! Теләмим! Теләмим! (Әминәнең үтеп барганын күреп, каушап кала. Аннан үзе дә сизмәстән.) Әминә апа! Исәнмесез!
Ә м и н ә (туктый). Исәнме, Ф ә н и я.
Ф ә н и я. Ашыгасызмы, Әминә апа?
Ә м и н ә (сәгатенә карап). Ә нигә?
Ф ә н и я (утыргычны алып килеп). Утырыгыз әле, Әминә апа.
Ә м и н ә. (аптыраган хәлдә килеп утыра.) Йә, ни бар?
Ф ә н и я. Болай гына, Әминә апа. Бүген мин сезне көттем. Сез килмәдегез. Чебешләрне сездән башка гына тапшырдык.
Ә м и н ә. Ничек булды соң?
Ф ә н и я. Яхшы. Ә ни өчен килмәдегез?
Ә м и н ә. Сезгә җайлырак булсын өчен. Сез бит анда мине яратмыйсыз. Безгә мондый зоотехник кирәкми дип, бер җыелышта син үзең үк кычкырдың бит.
Ф ә н и я. Мин кычкырмадым, әйттем генә.
Ә м и н ә. Менә шул, хәзер күңелең булыр, мин зоотехник түгел.
Ф ә н и я. Кем соң?
Ә м и н ә. Анысын инде миңа уйларга рөхсәт ит. Әйтәсе сүзең шул идеме? (Торып китә башлый.)
Ф ә н и я. Әминә апа, минем сезгә тагын бер соравым бар.
Ә м и н ә (көлемсерәп, канәгать). Йә, анысы нәрсә?
Ф ә н и я. Сез Хәлим абыйны бик яратасызмы?
Ә м и н ә. Ничек?
Ф ә н и я. Хәлим абыйны яратасызмы?
Ә м и н ә. Нигә кирәк ул сиңа?
Ф ә н и я. Кирәк булмаса, сорамас идем. Йә, ярый, әйтмәгез. Сез эшегез буенча да, белемегез буенча да миннән өлкәнрәк. Минем белән ул хакта сөйләшү сезгә уңайсыз. Тик менә мин сөйләгәндә, мине бала-чаганы тыңлаган кебек тыңламагыз. Миңа да унсигез яшь. Димәк, сездәге хисләр миндә дә бар. Дөресен генә әйтегез, Хәлим абыйны яратасызмы?
Ә м и н ә (ни дип әйтергә дә белми, әңгәмәнең мондый борылыш алып китүенә аптырап калган). Йә, яратам ди, шуннан?
Ф ә н и я. Өзеп әйтегез, минем беләсем килә. Ул миңа кирәк. Бу сезнең үзегезгә дә кирәк.
Ә м и н ә (аптыраганнан-аптырый барып). Тукта әле, ни сөйлисең соң син?
Ф ә н и я. Алайса, әйтегез, нәрсә ул ярату? Җавап бирмәгез, үзем әйтәм. Ярату ул сиңа ошаган кешегә ышану, аңа табыну, аны үзеңнең идеалың итеп күрә белү, хөрмәт итү, серләреңне аңардан яшермәү, авыр чакларда чын күңелдән ярдәм итү, кайгысын-шатлыгын уртаклашу, ул кешене күргән саен күрәсе килеп тору… Менә мин Хәлим абыйны шундый ярату белән яратам.
Ә м и н ә. Син?..
Ф ә н и я. Әйе, яратам. Һәм бик күптәннән. Унике яшьлек чагымда ук безнең капка төбеннән Хәлим абыйның үтеп киткәнен сәгатьләр буе көтеп тора идем. Ул эштән кайтканда, аның каршысына йөгереп чыгып, ардыңмы, Хәлим абый, бик ардыңмы дип сорашып, аптыратып бетерә идем. Үзем сорашам, үземнең күзләрем Хәлим абый күзләрендә. Аның тузанга баткан йөзен үз кулларым белән юасым килә. Әгәр ул эштән төнлә кайтса, мин, йокламыйча, тәрәзәдән аны күз карашым белән өйләренә кадәр озатып куя идем. Мин аны аяк атлавыннан ук таный идем. Аннан Хәлим абый Казанга укырга китте. Күпме хатлар көттем мин аңардан! Тик күрше кызына хат язарга ул оныта иде. Әнисенә язган хатларында гына миңа сәлам тапшырырга куша иде. Үзем аңа хат язарга талпындым. Яздым. Язган берсен ерта бардым. Бәлки, элегрәк бу хисләр балалык җүләрлеге, яшь кызның өлкән кешегә сукырларча табынуы гына булгандыр. Китапларда андый мәхәббәтне шулай аңлаталар бит. Ләкин мин хәзер башка, миңа унсигез яшь. Менә ул кайтты. Һәм мин сезнең таныш икәнегезне ишеттем, очрашканыгызны күреп тордым. Бәлки, бу турыда сезгә әйтергә кирәкмәгәндер, сез, җилбәзәк кыз акылыннан шашкан дип, көләрсез генә. Көлегез, мин барысын да күтәрәм. Әмма Хәлим абыйны яратуыгыз минеке кебек көчле булмаса, яраткан сыман гына тоелса, калдырыгыз аны.
Ә м и н ә. Ничек?
Ф ә н и я. Сезнең хакыгыз юк. Әйе, әйе… Сез Хәлим абыйга тиң түгел.
Ә м и н ә. Нәрсә?
Ф ә н и я. Хәлим абый ялгышкан, сез дә ялгышкансыз.
Ә м и н ә. Менә ни өчен син һәрвакыт минем белән дорфа сөйләшкәнсең икән!
Ф ә н и я. Юк, аның өчен түгел. Белми идем әле. Кичә генә ишеттем. Хакыгыз юк сезнең! (Йөгереп капкадан кереп китә.)
Ә м и н ә (ялгыз, аптыраган). Нәрсә сөйләде ул? Хакың юк, ди…
Хәлим керә.
Х ә л и м. Хәерле кич, Әминә. Сезнең авылга барырга дип чыккан идем.
Ә м и н ә. Безнең авылга? (Сынаулы карап.) Ә ни өчен моннан? Безнең авылга юл тегеннән бит.
Х ә л и м. Моннан өйрәнелгән юл. Башка җирдән үтсәм, юлым уңмас кебек. Аннан соң монда – Фәния…
Ә м и н ә. Фәния?
Х ә л и м. Әйе. Кечкенә чагында, мин кая гына барсам да, койма өстенә менеп, миңа хәерле юл теләп озатып кала иде. Һәрвакыт. Моңа шулчаклы күнегелгән, хәтта биш ел үткәч тә онытылмый. Бүген сөйләшеп утырдык, үскән, җиткән кыз булган…
Ә м и н ә. Сине сагынганмы?
Х ә л и м. Сагынган. Мин үзем дә сагындым. Минем кочагымда үсте ич ул.
Ә м и н ә. “Шуның кебек сеңелем булмаган бит…” Кичә син шулай дигән идең бугай? Син, Хәлим, алдаша да беләсең икән.
Х ә л и м. Ничек?
Ә м и н ә. Кичә әйттең, иртәгә очрашабыз, дидең.
Х ә л и м. Менә ич, очраштык.
Ә м и н ә. Мин үзем эзләп килгәчме?
Х ә л и м. Мин фермага барган идем, син эшкә килмәгәнсең.
Ә м и н ә. Ә мин сине авылда көттем. Әни дә көтте.
Х ә л и м. Ә ни өчен эшкә килмәдең?
Ә м и н ә. Мин эшләмим.
Х ә л и м. Ничек эшләмисең?
Ә м и н ә. Мин бүгеннән соң зоотехник түгел. Җитәр. Син кайтканчы түздем.
Х ә л и м. Берни дә аңламыйм…
Ә м и н ә. Аңлаешлы итеп әйттем ич.
Х ә л и м. Шаяртма әле, Әминә.
Ә м и н ә. Шаяртырга җыенмыйм да.
Артта Фәниянең җыры ишетелә. Әминә, яшен суккандай, тетрәп китә. Текәлеп Хәлимгә карый.
Хәлим, син яратасыңмы мине?
Х ә л и м. Тукта әле, Әминә, син теге сүзне чынлап әйттеңме?
Ә м и н ә. Яратасыңмы мине, Хәлим? Әйт!
Х ә л и м. Ничәнче тапкыр соравың, Әминә!
Ә м и н ә. Хәлим, син минеке генә бит, шулаймы? (Ялварган тавыш белән.) Минеке генәме? Әйе, минеке! Минеке генә!
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Биек текә ярлы елга буена урнашкан кыр станы, Бер якта вагон чите күренә. Пәрдә ачылганда, өстәл янында Фәния юылган табак савытларны тастымал белән сөртеп тора. Ашыгып Хәйретдин керә.
Х ә й р е т д и н. Исәнлекме, саулыкмы, кызым? Башламадылармы әле?
Ф ә н и я. Юк.
Х ә й р е т д и н. Кайчан башлыйбыз диләр?
Ф ә н и я. Озакламаслар.
Х ә й р е т д и н. Алаймы? Яхшы (Өстәл янындагы утыргычка утыра.) Син, кызым, ни өчен безгә килми башладың?
Ф ә н и я. Вакыт юк, бабай.
Х ә й р е т д и н. Шулаймы? Элек вакыт таба идең бит. Әллә миңа бер көянтә су алып кайтып бирү кыенга китә башладымы?
Ф ә н и я. Бабай…
Х ә й р е т д и н. Суны мин үзем дә алып кайта алам, кызым. Аллага шөкер, әлегә тазалыгым бар. Чишмә ерак түгел. Нәрсә, хәтереңне калдырдыммы?
Ф ә н и я. Юк, бабай.
Х ә й р е т д и н. Беркөн дә әллә ничек, төне буе эчем пошып чыкты. Ни булды дип төпченмим. Син хәзер җиткән кыз. Шулай да минем өемә юлны онытырга ашыкма әле син.
Ф ә н и я. Гафу итегез, бабай.
Х ә й р е т д и н. Гафу ит дип, анысы инде аның ул чаклы ук җинаять түгел. Кил син, кызым, кил. (Комбайннар ягына карап.) Тегесе кем ул?
Ф ә н и я. Кайсы?
Х ә й р е т д и н. Әнә бу якка килә.
Ф ә н и я. Вахит.
Х ә й р е т д и н. Кадыйр малаемы? Кара, күзләрем аермый башлаган. Кеше танымый башлаганмын. (Тирә-якка каранып.) Син шунда пешекче булып эшлим дисеңмени?
Ф ә н и я. Әйе, бабай.
Х ә й р е т д и н. Ярый, ярый, эшләп арган кешеләрнең тамакларын туйдыру изге эш ул. (Торып китә башлый.)
Ф ә н и я. Кая ашыгасың, бабай? Хәзер аш әзер була.
Х ә й р е т д и н. Рәхмәт, кызым. Ашыңнан бигрәк сүзеңә рәхмәт. Тамагым тук. Анда башларга җыеналар бугай. Яңа ашлыкны алып калып өлгерергә кирәк. Шундый гадәтем бар. Ел саен уракка төшкән көнне бер уч яңа сугылган ашлыкны алып калам да төенчеккә төйнәп куям. Һәр елныкы аерым төенчек. Байтак җыйналды инде.
Ф ә н и я. Нишлисең алар белән, бабай?
Х ә й р е т д и н. Нишлимме? Беренче ашлыкның, заманы узган саен, кадере арта төшә, кызым. Беренче мәхәббәт кебек. (Фәниянең аркасыннан кагып, сөеп чыгып китә.)
Фәния аны сокланулы уйчан караш белән озатып кала.
Пауза. Вахит керә.
В а х и т. Исәнме, Фәния?
Ф ә н и я. Исәнме.
В а х и т. Хәлим абый килмәдеме әле?
Ф ә н и я. Юк.
В а х и т (паузадан соң). Монда эшләргә булдыңмыни инде?
Фәния эндәшми. Пауза.
Билгеле, монысы да эш. Ләкин монда килергә кирәкми иде сиңа. (Фәния дәшми.) Фәния!
Ф ә н и я. Нәрсә?
В а х и т. Ярамый, Фәния. Мин үз турымда сөйләмим. Мәхәббәтне теләнеп алып булмый икән, анысын аңладым.
Ф ә н и я. Мин теләнмим.
В а х и т. Сине әйтүем түгел, үземне әйтәм әле. Ә син ник килдең монда? Башка җирдә эш беткәнмени? Хәлим абыйга якынаер өченме? Нигә алай эшлисең? Мин бит беләм, бу уен эш түгел, Фәния, куркам мин, синең өчен оялам. Болай начар кешеләр генә эшли…
Ф ә н и я. Вахит, нигә инде алай дисең?
В а х и т. Дөресе шулай бит.
Ф ә н и я. Мин алдашмый, күңелемдәген яшермичә әйткәнмен икән, нигә син очраган саен мине гаепләргә тотынасың?
В а х и т. Мин синең бәхетле булуыңны телим.
Ф ә н и я. Бәхет… Еллар буе саклап килгән хыялымнан Вахитка ошамый дип ваз кичсәм, шул бәхет буламы?
В а х и т. Ялгышасың, Фәния, ялгышасың. Хисләрне йөгәнли белергә кирәк, диләр бит. Үзеңнән көлдермә, Фәния. Ташла. Яратышалар икән, яратышсыннар. Башта гына авыр була ул. Аннан рәтләнә. Менә бүген бункерга беренче ашлык төшәчәк. Шатлык бит. Мин, үз кулларым белән комбайн йөртеп, кешеләргә икмәк бирәм. Бәхет бит ул икмәк. Шул турыда уйларга кирәк, Фәния. Шулай уйласаң, үз кайгыларың онтылып тора. (Соңгы сүзләрне сөйләгәндә, Фәния чыгып киткән була.) Сизәсеңме, икмәк исе килә. Әнә, никадәр ашлык! Тизрәк амбарларга керәсе килә аларның…
Хәйдәр керә.
Х ә й д ә р. Син нәрсә, болай үз-үзеңә сөйләнеп утырасың?
Вахит Фәния басып торган урынга карый. Фәния юклыгын күргәч, бераз уңайсызлана.
В а х и т. Суктыра башлыйбыз бит, шатлык.
Х ә й д ә р. Шатланып кал. Эшли башлагач, шатланырга вакытың булмас. Мин, агай-эне, эшләгәндә шаярырга яратмыйм. Помощник дип, сине дә кызганып тормам. Акча аласың килсә, эшлә. Йә, йә, курыкма. Минем белән, беләсең, акчаны көрәп аласың. Мин, агай-эне, умачлык эшләдем, шул җиткән, дип йөрүчеләрдән түгел. Акчаны учлап алырга күнеккән. Понял?
В а х и т. Понял.
Х ә й д ә р. Вәт шулай, тизрәк башларга кирәк иде, нәрсә көтәбез соң?
В а х и т. Хәлим абый әйтте бит, мин килмичә башламагыз, диде. Ул икенче бригадада.
Х ә й д ә р. Нәрсә белә соң ул? Ачу китереп йөриләр шунда. Механик, имеш. Мотор сүтеп җыя белмиләр…
В а х и т. Син җыйган мотор эшләмәгәч, Хәлим абый төзәтеп бирде ич.
Х ә й д ә р. Син, помощник булсаң, телеңне кыска тот, ярыймы? (Папирос алып кабыза. Вахитка да папирос суза.) Мә, көйрәтеп җибәр. Зарплат алгач түләрсең.
В а х и т. Тартмыйм дип әйттем ич инде.
Х ә й д ә р. Дурак. Ничава, башың яшь, өйрәнерсең әле. Йә, синең эшләр ничек соң?
В а х и т. Нинди эшләр?
Х ә й д ә р. Сөйләгән идең ич комбайн ремонтлаганда. Бу Нурлидә кызы белән? Һаман кәҗәләнәме?
В а х и т. Хәйдәр абый, мин, сине акыллы кешегә исәпләп, серләремне сөйләгәнемә үкенеп бетә алмыйм.
Х ә й д ә р. Сөйләсәң ни булган? Миннән, дус, сүзне келәшчә белән дә тартып ала алмассың. Ә син җебемә. Кызлар алар җебегән егетне яратмыйлар. Башта кысып ал да кочакла. Май кебек эреп төшә. Эх син, менә абыеңны күрерсең. Пока дәшми йөрим әле. Бер җае туры килгәндә, теге зоотехник кызны Хәлимнән тартып алмасаммы… Пока миңа кирәкми. Тик йөри бирсеннәр. Кирәк булгач, тотармын да өйләнермен. Фигурасы матур ул зоотехникның. Чибәр, каһәр. Әгәр теләсәм, мин Фәниянең башын әйләндерергә дә күп сорамыйм. Бары сине кызганып кына тимим инде.
В а х и т. Әйдә комбайн янына. Тагын бер кат тикшереп чыгыйк.
Х ә й д ә р. Чурт булганмы аңа, майлаган, җайлаган, син минем белән булганда аптырама. Абзаң махы бирә торганнардан түгел ул.
Фәния керә.
Фәния, боткаң тиз пешәме инде? Ашыйсы килә башлады.
Ф ә н и я. Башта эшлә.
Х ә й д ә р. Вахит, әйт әле шуңа, блат буенча, бәлки, ашатып җибәрер, син, ни әйтсәң дә…
В а х и т. Хәйдәр абый!
Х ә й д ә р. Оялма инде. (Өстәл янында кайнашкан Фәниянең биленнән кочаклап ала.) Менә, егет булсаң, шулай бул.
Фәния башта аптырап кала. Аннан, борылып, кулындагы миски белән Хәйдәргә суга. Хәйдәр Фәнияне ычкындыра.
Әй, әй, санга санап кочаклаганга рәхмәт юк!
В а х и т (Хәйдәр каршысына килеп басып). Хәйдәр абый, хәзер үк Фәниядән гафу үтен.
Х ә й д ә р. Нәрсә-ә?
В а х и т. Мин синең белән бергә эшләмим.
Х ә й д ә р (көлеп). Ну, сөйләп тә куясың, ә? Бар, эшләмәсәң, килгән юлың тап-такыр. Чакырып китермәдем.
В а х и т (Хәйдәргә ябышып). Гафу үтен!
Х ә й д ә р. Кит әле бер якка!
Хәлим керә. Фәния вагонга кереп китә.
Х ә л и м. Нишлисез?
Х ә й д ә р. Минем помощник кызып киткән. Көрәшик дип бәйләнә.
В а х и т. Хәлим абый, мин аның белән бергә эшләмим. Теләсәгез нишләтегез. Әшәке куллары белән икмәккә якын килмәсен.
Х ә й д ә р. Нәрсә сөйләгәнеңне белеп сөйлә, энем.
В а х и т. Фәниядән гафу үтен.
Х ә л и м. Тукта әле, Вахит. Хәйдәр, биредә нәрсә булды?
Х ә й д ә р. Нәрсә булсын, шаярып Фәниясен кочаклаган идем, шуңа әтәчләнә.
Х ә л и м. Гафу үтен, бар!
Х ә й д ә р. Бәйләнмәле, пажалысты. Каян культурный халык.
Х ә л и м. Ә син барыбер гафу үтен.
Х ә й д ә р. Нәрсә барыгыз да командовать итәсез, ә? Кирәк булса үзең үтен. Мин сезгә малакасус түгел. Нәрсә аны кактырып, суктырып әйтәсең? Турыдан-туры әйт. Мин Казанда чакта, син, Хәйдәр, минем Әминәгә күз салып йөргән икәнсең, диген. Жалоба бирде, диген. Хәзер мин синең өстән начальник, теләсә нәрсә эшли алам, диген.
Х ә л и м. Хәйдәр, минем сабан туенда көрәшкәнем бар.
Х ә й д ә р. Сук, йә, сук! Без дә төшеп калганнардан түгел. Нишләргә кирәген белербез.
Х ә л и м. Егет димәсәң, хәтерең калыр.
Х ә й д ә р. Сүзеңне үлчәп сөйлә, ярыймы? Укымасак та, без дә андый гына сүзләрне әйтә беләбез.
Х ә л и м (Вахитка). Бөтенесе дә килеп беттеме?
В а х и т. Күптән инде. Сине көтәбез, Хәлим абый. Арыш кипкән. Җыйдыра башларга вакыт. Юкса, лафетчылар урдыра да урдыра. Әнә, урылган җир никадәр. Аны сугып бетерәсе дә бар бит әле.
Х ә л и м. Агроном булдымы?
В а х и т. Председатель белән килеп киттеләр.
Х ә л и м. Бераз юешрәк шул. Валга чорналып интектермәгәе.
В а х и т. Юк, шатырдап кипкән.
Х ә л и м. Әйдәгез, барып карыйк.
Хәйдәр урыныннан кузгалмый.
Х ә й д ә р. Мин бармыйм.
Х ә л и м. Син нәрсә?
Х ә й д ә р. Мин кирәкмим ич сиңа. Помощник белән сөйләшәсең. Алай бик мачтырлар икән, барыгыз, эшләгез.
Х ә л и м. Хәйдәр, без монда уен уйнамыйбыз.
Х ә й д ә р. Мин дә уйнамыйм. Мин комбайнер булып, Аллага шөкер, алты ел эшлим. Эшләп карагыз, кирәк булсам, чакырырсыз.
Х ә л и м. Эх син!
В а х и т. Кирәкми, Хәлим абый, бармасын.
Х ә й д ә р. Ха-ха-ха…
В а х и т. Нәрсә көләсең, әллә ялынырбызмы?
Х ә й д ә р. Герой!
Х ә л и м. Хәйдәр, каприз күрсәтә торган чак түгел, бар комбайның янына.
Х ә й д ә р. Комбайнны менә монда минем янга китереп куегыз. Күтәреп утыртыгыз, заводить итеп бирегез.
Х ә л и м (Вахитка). Әйдә.
Китәләр. Хәйдәр утыргычка утыра. Аркасы белән өстәлгә сөялеп карап кала.
Х ә й д ә р. Ялыныр көнегез алда әле. Хәйдәрне күп куып карадылар инде.
Күлдә балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер, һай, сизәдер…
Әминә керә.
Нишләп йөрисең монда?
Ә м и н ә. Сезгә барыбер түгелмени?
Х ә й д ә р. Әллә агитатормы? Ну, табалар да соң инде. Агитатор дисәң дә агитатор. Ату, үткән ел илле яшьлек Нәҗип абыйны куеп үзәккә үткәннәр иде. Йә, агитациялә инде, гәзитләрдә ниләр язалар? Кычкырып торып укып җибәр, ә мин синең тезләреңә башым куеп тыңлармын.
Ә м и н ә. Тәрбиясез.
Х ә й д ә р. Сөйгән егетең дә миңа шулай дигән иде, кычкырыштык.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Үзәгемне өзәдер, әй, өзәдер,
Әкрен кирәк, ипләп кирәк…
Әминә аңа әһәмият бирми, Хәлимнәр киткән якка карап тора.
Слушай, синең акчаң күпме? Әйт инде, курыкма, таламыйм. Булмаса, үзем биреп тора алам.
Әминә эндәшми. Хәйдәр торып, аның янына килә.
Нигә дәшмисең?
Ә м и н ә. Китегез биредән!
Х ә й д ә р. Кая китим? Мин аш пешкәнне көтәм. Менә син ник килдең? Хәлимне эзләпме? Кара әле, слушай, син зоотехник түгелмени хәзер? Беркөн правлениедә колагыма чалынды. Ташлады, диләр, дөресме ул?
Ә м и н ә. Анда синең эшең булмасын.
Х ә й д ә р. Болай гына әйтүем. Молодец. Син укыган кеше, ничывы тирес арасында йөрергә. Синең бит, авылда туып үссәң дә, тирес арасында буталырга натураң килешми. Син картинка кебек, үкчәле туфли киеп, егетләрнең борынына чиртеп йөрергә генә яратылган.
Ә м и н ә. Нигә сез һаман миңа бәйләнәсез?
Х ә й д ә р. Менә әкәмәт, нигә бәйләним? Мактыйм. Эшләү ул ирләр эше, безнең эш. Чык миңа, слушай, Хәлимгә чыгып уңмыйсың син, эшләтеп җаныңа тиячәк. Ә мин сине, пожалысты, яңа өйнең түрендә генә утыртырмын. Әни карчыкка иптәш булырсың.
Әминә китмәкче була.
Тукта инде, слушай. Әйдә, загарать итәргә барасыңмы? Су әйбәт монда: әле яңа гына коенып чыктым.
Ә м и н ә. Җибәрегез дим.
Вагоннан Фәния чыга. Хәйдәр аны күреп ала.
Х ә й д ә р (Фәниягә). Нәрсә авызыңны ачып тыңлап торасың? Кулларыңны уйнатма син, слушай. Менә, синнән олырак апаңнар да сукмый миңа. (Өстәл читендә яткан бер газетаны алып.) Слушай, бу гәзитне миңа бир әле. Мотоциклның свичәсенә тузан кунган.
Ф ә н и я. Куй урынына.
Х ә й д ә р. Ике тиенлек гәзитеңне жәлләмә инде. Ярый, сезнең белән чүбек чәйнәп май чыкмас. (Фәниягә.) Хәлим килсә, әйт, мин елга янында булам. Загарать итә, диген. (Җырлый-җырлый китә.)
Күлдә балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер, һай, сизәдер…
Әминә Фәнияне күреп аптырап кала. Фәния, килеп, газетаны рәтләп куя, табак-савытларны җыя.
Ә м и н ә. Син нишләп биредә?
Ф ә н и я. Эшлим.
Ә м и н ә. Синең эш урының монда түгел.
Ф ә н и я. Сезнеке дә монда түгел бит.
Ә м и н ә. Ах, шулаймы? Без синең белән Хәлимне бүлешәбезмени?
Ф ә н и я. Хәлим абый алма түгел ул, нигә бүлешәсең?
Ә м и н ә. Синең өчен алма ул. Син, койма башыңа менеп, аңа кызыгып торгансың ич. Бар, хәзер үк кайтып кит.
Ф ә н и я. Минем эшләрем бар, мин аш пешерәм.
Ә м и н ә. Нинди аш пешергәнеңне беләм мин.
Ф ә н и я (кызып китә). Әминә апа, сез әле генә Хәйдәр абыйны тәрбиясез дип атадыгыз. Сезнең авылда ничектер, безнең авылда әдәплерәк итеп сөйләшәләр.
Ә м и н ә (кычкырып). Әдәплерәк! Әдәпле сөйләшкәнне аңлыйсыңмы соң син?!
Ф ә н и я. Сез миңа андый гаеп ыргытмагыз. Һәм миңа кычкырырга да хакыгыз юк сезнең.
Ә м и н ә. Әллә рәхмәт әйтимме?
Ф ә н и я. Мин аңа мохтаҗ түгел. Мин сезне элек тә яратмый идем. Хәлим абый белән таныш икәнегезне белгәнче үк. Ни өченме? Хәйдәр абый әйткәндәй, тирес-тузан арасында йөрергә натурагыз килешмәгән өчен. Авылда үсеп, авылдан җирәнүегез өчен. Сез бит бер ел зоотехник булып эшләп, терлек абзарларына кереп тә карамадыгыз. Чебиләр янына килгәндә дә, борыныгызны яулык белән каплый идегез. Дөрес түгелме? Хәзер бөтенләй ташлагансыз. Киенеп-ясанып, авылдан авылга чабып йөрисез. Мин эш урынымда, мин эшлим. Сез нишләп йөрисездер, билгесез. Ә инде беркөн сөйләшкән сүзләрне искә төшерәсез икән, мин аны сезгә тагын кабатлый алам. Әйе, яратам мин аны. Ә сез аны яратмыйсыз. Хәлим абыйны хөрмәт итсәгез, бу кыяфәтегез белән аның эш урынына килмәс идегез сез. (Табак-савытларны күтәреп чыгып китә.)
Хәлим керә.
Х ә л и м. Әминә? Нишләп йөрисең син монда?
Ә м и н ә (йөзенә бәреп). Синең янга килдем. Көтмәгән идеңме?
Әминәнең бәйрәмчә киенүен күреп, Хәлимнең кәефе кырыла, дөресрәге, уңайсызлана.
Нәрсә, Хәлим, әллә минем килүем сиңа ошамадымы?
Х ә л и м. Эшкә бардыңмы?
Ә м и н ә. Юк.
Х ә л и м. Сөйләшкән идек ич. Ничек инде, Әминә, югары уку йортын бетереп, зоотехник дипломы алып, шул эшне ташларга мөмкин? Мин аңламыйм.
Ә м и н ә. Аңларсың әле, Хәлим. Мин бер ел эшләдем. Туйдым, ардым. Ә синең эшли башлавыңа ай да тулмаган.
Х ә л и м. Минем эшли башлавыма сигез ел инде. Мин укып чыккач ничек буласын укырга киткәнче үк белдем.
Ә м и н ә. Ә мин укып кайткач кына белдем. Баштук белсәм, авыл хуҗалыгы институтына аягымны да атламаган булыр идем. Фермада йөрер өчен югары белем кирәкми икән.
Х ә л и м. Соң хәзер нишләргә уйлыйсың?
Ә м и н ә. Белмим, син әйт.
Х ә л и м. Юк, Әминә, алай булмый. Бүген сезгә барам, әниең белән сөйләшергә кирәк.
Ә м и н ә. Мин бала-чага түгел, үзем өчен үзем җавап бирә алам.
Х ә л и м. Андый җавап ишетәсем килми минем синнән, Әминә. Чөнки яратам мин сине.
Ә м и н ә. Кемне яратасың соң син? Минеме? Әллә зоотехникнымы? Ә мин синең үзеңне яратам. Шуңа килдем дә. Син мине ничек куарга белми аптырыйсың, яратумы бу? Безнең бирешкән вәгъдәләребез шуның өчен идемени? Кайткач ук өйләнешәбез дигән вәгъдә зоотехникка гына бирелгән идемени? Син кайтканга никадәр вакыт узды.
Х ә л и м. Үзең күреп торасың бит, Әминә.
Ә м и н ә. Мин күп нәрсәләрне күреп торам. Менә шуңа күрә сине алырга килдем дә.
Х ә л и м. Кая?
Ә м и н ә. Загска.
Х ә л и м. Загска?! Бүген үкме?
Ә м и н ә. Әйе. Бүген үк! Хәзер үк! Мин көтә-көтә арыдым. Минем кеше кебек яшәп каласым килә. Миңа хәзер егерме биш яшь. Мин ышанып яшәдем. Сиңа! Ә син… (Еларга тели.)
Х ә л и м. Кирәкми, Әминә.
Ә м и н ә. Юатма мине. Миңа теләсә кем кычкыра. Имеш, мин сиңа тиң түгел.
Х ә л и м. Әминә, нигә инде андый сүзләр? Тукта, Әминә, мин Хәйдәрне генә табып киләм, югыйсә…
Ә м и н ә. К черту, к черту миңа Хәйдәрләрегез. Беләм мин ни өчен миннән качуыңны. Сиңа Фәния кирәк.
Х ә л и м (кинәт туктап). Нинди Фәния?
Ә м и н ә. Белмәгән булып кыланма!
Х ә л и м. Тукта әле, син, Фәния кирәк, дидеңме? Ни өчен?
Ә м и н ә. Ни өчен икәнен үзеннән сора. Ул бит сине ярата.
Х ә л и м. Кем әйтте?
Ә м и н ә. Үзе.
Х ә л и м. Кайчан?
Ә м и н ә. Сиңа барыбер түгелмени?
Х ә л и м. Шаяртадыр ул.
Ә м и н ә. Шаярту белән шаяртмауны аера беләм мин.
Х ә л и м. Димәк, син шуңа… Юк, ничек алай булсын? (Кинәт.) Ә минем моңа ни катнашым бар?
Ә м и н ә. Ул бит синең кочагында үскән.
Х ә л и м. Үссә?
Ә м и н ә (үзгәреп). Хәлим, мин беләм. Син алмашмыйсың. Мин сине гаепләп әйтүем түгел. Ә аның яратуы дөрес. Хатын-кыз күңелен хатын-кыз аңлый. Ул сине миннән тартып алачак. Аның явызлыгы җитәрлек. Ул хатын-кыз кыяфәтендәге Демон.
Х ә л и м. Ничек инде, Фәния ярата дип, бөтен эшне ташлап, шундый көндә загска чабыйкмы?
Ә м и н ә. Мин куркам…
Х ә л и м (зиһене таралган). Юк, юк. Күрәм, минем артта әллә нәрсәләр эшләнә, мин бернәрсә дә белмим. Син миңа ышанмый ук башлагач, димәк, бу җитди. Кайда ул!
Ә м и н ә. Кирәкми, Хәлим.
Х ә л и м. Юк, болай ярамый, Фәния!..
Әминә китә башлый.
Әминә китмә!.. Фәния!
Әминә китә.
Әминә…
Фәния керә. Хәлим үзен кулга ала.
Фәния, утыр әле. Безгә сөйләшергә кирәк.
Ф ә н и я. Әминә апа куштымы?
Әминә вагон читенә килеп тыңлап тора.
Х ә л и м. Бәлки, шулайдыр да. Әминә апаңа әйткән сүзләрең дөресме?
Ф ә н и я. Әйе.
Х ә л и м. Нигә кирәк булды инде ул?
Ф ә н и я. Хәлим абый, сез миннән сорау алмагыз, ачуланасыз икән, ачуланыгыз…
Х ә л и м. Юк, мин ачуланырга җыенмыйм. Ләкин бу шаяра торган нәрсә түгел.
Ф ә н и я. Мин шаярмыйм, Хәлим абый.
Х ә л и м. Ничек инде?
Ф ә н и я. Әгәр Әминә апа сезгә сөйләгән икән, белегез, аңа әйткәннәрем чын.
Х ә л и м. Бу турыда сөйләшүе дә уңайсыз. Син мине бит авыр хәлгә куйдың. Миңа синең алда оят.
Ф ә н и я. Сез оялмагыз, Хәлим абый. Монда мин оялырга тиеш.
Х ә л и м. Димәк, сүзне шуның белән бетердек? Икенче тапкыр кабатланмас бит?
Ф ә н и я. Белмим.
Х ә л и м. Ничек инде белмим? Аңлаштык ич.
Ф ә н и я. Юк.
Х ә л и м. Менә сиңа кирәк булса! Йә, син үзең аңлат, алайса.
Ф ә н и я. Минем хыялларымның ни өчен юккка чыкканын белергә телим мин.
Х ә л и м. Нинди хыяллар?
Ф ә н и я. Сез мине кечкенәдән үк дөньяны, җирне яратырга өйрәттегез. Сез мине яшәргә өйрәттегез. Сез миңа олы мәхәббәт турында сөйли идегез. Мин мәхәббәтне аңлый башладым. Мин аны таптым дип уйлаган идем.
Х ә л и м. Син яшь әле, Фәния. Күп нәрсәләрне аңлап бетермисең.
Ф ә н и я. Аңлатыгыз.
Х ә л и м. Ничек дип? Билгеле, синең белән сөйләшкән сүзләр күп булды. Мәхәббәт турында да. Әмма алар икенче төрлерәк иделәр. Ничек әйтим, гомумән, мәхәббәт турында. Аларны үзеңчә кабул итәрсең дип башыма да китермәгәнмен. Күрәсең, синең олыгая баруыңы сизмәгәнмен. Болай буласын белсәм…
Ф ә н и я. Ничек соң сез, Хәлим абый, бөтен эштә уйлап эшли торган абый, ничек сез аны күрә алмадыгыз? Нигә мине һаман өмет белән яшәттегез? Хәзер мин нишләргә тиеш? Юк, сез уйламагыз, мин сездән мәхәббәт теләнмим. Тик киңәш бирегез миңа. Ничек миңа бөтенесен дә онытырга, ничек сезне очраткан саен, берни булмагандай гади итеп, чит кешеләр белән сөйләшкән кебек сөйләшергә? Киңәш бирегез.
Хәлим ни әйтергә белми. Әминә атылып чыга.
Ә м и н ә. Киңәш бир, Хәлим! Нигә бирмисең? Алайса, мин бирәм. Менә сиңа иң яхшы киңәш! (Фәниянең яңагына суга.)
Х ә л и м. Әминә!
Ә м и н ә. Нәрсә, Әминә! Синнән киңәш сорый бит. Син дәшмисең. Ни өчен дәшмәгәнеңне беләм мин. Алдакчы! Алдакчы! (Йөгереп чыгып китә.)
Х ә л и м. Гафу ит, Фәния.
Кинәт артта, елга янында, чырылдап кычкырган тавыш. Әминә тавышы. Хәлим йөгереп чыга. Артта кешеләр йөгерешкән, сөйләшкән тавышлар. Бераздан, Әминәне күтәреп, Хәйдәр керә. Хәйдәр бил тиңентен ялангач. Башкалар да керә.
Х ә л и м. Әминә! Әминә!
Әминә дәшми.
Х ә й р е т д и н (Хәйдәргә). Аңлатып сөйлә, нәрсә булды?
Х ә й д ә р. Ну, нәрсә, йөгереп бара иде, егылды. Аяк астындагы җир ишелде дә, суга килеп төште. Анда биек ташлар. Башы шунда бәрелгәндер.
В а х и т. Врач чакырырга кирәк.
Х ә й д ә р. Синең врачыңны көтеп ята ди ул. Мин аны авылга алып кайтам. (Әминәгә карап торучы Хәлимне читкә этеп.) Кит әле, мишәйт итмә. (Әминәне күтәреп чыгып китә.)
Аның артыннан башкалар да чыга. Фәния, төсе киткән килеш, сәхнә уртасында басып кала. Мотоцикл кузгалып киткән тавыш. Фәния елап җибәрә.
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Район больницасының ишегалды. Бакча. Эскәмияләр. Эскәмияләрнең берсендә Әминә утыра. Мотоцикл килеп туктаган тавыш. Эш киеменнән тузанга батып Хәйдәр керә. Туп-туры Әминә янына уза.
Х ә й д ә р. Сәлам! Бу нишләп йөри дип ачуланма, бик ашыгам. Хәлеңне белернә чаптым. (Сәгатенә карап.) Унбиш минут вакытым бар. Комбайнны теге малайга гына калдырып тордым. Йә, ничек?
Ә м и н ә (коры). Күреп торасыз.
Х ә й д ә р. Болай әйбәт күренә. Слушай, мин монда синең турыда бер әкәмәт әйбер ишетеп килдем бит әле.
Ә м и н ә (нидер сизенгән сыман). Нәрсә бар?
Х ә й д ә р. Түлке, мин уйлап чыгарган, димә. Бөтен кеше сөйләгәнгә генә әйтәм. Мин бит теге вакытта сине ярдан егылып төште дип уйлаган идем, син үзең сикергәнсең икән ич.
Ә м и н ә. Кем әйтте?
Х ә й д ә р. Бөтен кеше шулай сөйли. Хәлимгә ачу итеп сикергәнсең, диләр. Дөресме?
Ә м и н ә. Китегез моннан.
Х ә й д ә р. Кума инде. Менә кеше. Рәхмәт әйтәсе урында куа. Мин коткармасам, үлә идең бит. Мин әле синең өчен медаль сорарга җыенып йөрим. Суга баткан кешене коткарганга медаль бирәләр, ди. (Кәефе килеп көлә.) Ну, хәйләкәр дә үзең, слушай. Даромга гына укымагансың икән. Әйтәм аны, әкәмәт кенә егылып төштең. Ярның тәбәнәк урынын гына эзләп. Нәрсә, анда суның тирән икәнен белмәгән идеңмени? Әйтәләр аны, мин шунда ич, Хәйдәр, мин суга сикерәм, кайсы җире сайрак, дип сорыйлар аны. Уеннан уймак чыгарып, үлеп куюың бар. Нәрсә, Хәлим ташладымы әллә? Фәнияне ярата башлаганмыни? Син миңа әйбәт әйбер өйрәттең бит әле, слушай, кайтам да, мин дә сикерәм. Әминә өчен сикердем дип, язу язып калдырам.
Әминә, урыныннан торып, китә башлый. Хәйдәр кинәт җитдиләнә, Әминәнең юлына аркылы төшә.
Ә м и н ә. Җибәрегез!
Х ә й д ә р. Ашыкма. Син миңа характерың күрсәтмә, ярыймы! Каян беләсең, әллә мин сине серьезно ярата торганмындыр. Шуның өчен килгәнмендер. Дурак, суга сикереп ачу алалармыни? Барып Хәлимнәрнең капка баганасына асылынасың калган. Кызганырлар иде. Хәлимнән башка кеше беткәнмени? Мин сиңа кайчаннан бирле әйтеп киләм. Хәлим, имеш. Ул синең яныңа да килеп карамады. Мотоцикл белән мин алып килдем. Мин! Беләсеңме? Шуңа күрә, миңа булырга тиеш тә син!
Ә м и н ә (кычкырып). Сестра!
Х ә й д ә р (каушап). Аңламагач та аңламыйсың икән, ярый, кычкырма, китәм. Вакыт та җитте. Иртәгә тагын килермен, ярыймы? (Кесәсеннән кыйммәтле шоколад плиткалары чыгарып.) Мә, боларны ал. Курыкма, мин аны болай гына. Кичә зарплат алдым. Әйбәт шоколад ул. Больницаның манный боткасы түгел. Ятып чыктым инде мин монда, беләм. Курыкма, шоколадның зыяны юк аның. Син диет түгел бит. (Әминә китә, Хәйдәр бер больница ишегенә, бер шоколадларына карап тора да ачу белән шоколадларны җиргә бәрә.) Дурак! (Капкага таба бара. Хәлим белән очраша.)
Х ә л и м. Нишләп йөрисең монда?
Х ә й д ә р. Син нишләп йөрисең соң?
Х ә л и м. Җитте сиңа, Хәйдәр, уйнама!
Х ә й д ә р. Кем уйный?! Син ул авылдагы бөтен кызларны берүзеңә алып бетердең дә… Бүтәннәр теләсә нишләсен! Белмиләр дип беләсеңме әллә? Бөтен кеше белә.
Х ә л и м. Нәрсә? Нәрсә беләсең? Нәрсә беләләр?
Х ә й д ә р. Шуны беләм – син кешене чак кына үтермәдең. Синең аркада кеше суга сикергән.
Х ә л и м. Син нәрсә?
Х ә й д ә р. Җикеренмә, пажалысты. Ачуымның кабарган чагы. Унбиш суткы дип тормам, колак төбенә берне генә ямармын. Сөякләреңне җыеп ала алмассың. (Чыга.)
Хәлим, нишләргә белми, аңа карап кала. Артта, әллә нинди ямантавышлар чыгарып, мотоцикл кузгалып китә. Хәлим больницага кереп китә. Шул вакыт унике-унөч яшьләрендәге бер малай килеп чыга. Үзе больница ягына карана, үзе җирдә аунап яткан шоколадны җыеп кесәсенә тутыра. Ишектән Хәлим чыга. Малай агачлар арасына кереп югала. Хәлим, утыргычка утырып, тәмәке кабыза.
Малай килеп Хәлим янына чүгәли.
М а л а й. Исәнме, Хәлим абый!
Х ә л и м (гаҗәпләнеп карап). Син мине каян беләсең?
М а л а й. Белмәс. Абыеңның белмәгәне юк аның. Әминә апаның йөргән егете бит син. Мин монда бөтенесен белеп бетердем инде. Мин Әминә апа белән бер авылдан. Шәпкәнеке мин. Габдуллаҗаннарны беләсеңме? Шуларныкы.
Х ә л и м. Кайсы җирең авырта соң синең?
М а л а й. Бер җирем дә авыртмый.
Х ә л и м. Нигә больницада ятасың?
М а л а й. Җибәрмиләр. Киемнәрне бикләп куйдылар да менә боларны кидерделәр. Шуларны киеп качып кайткан идем, тотып китерделәр. Хәзер ияләштем инде. Кайт дисәләр дә, кайтмыйм.
Х ә л и м. Юкка тотмыйлардыр, авыруың бардыр.
М а л а й. Аның ише авыру! Трахум. Күзем минем бинокль кебек күрә. Авылдагы сестра бәйләнде. Авылда берүзең генә, ди. Башкаларга йоктырырсың дип, монда китерделәр. Үзе бозып бетерде дә. Трахум да түгел, чүп кергән иде. (Кесәсеннән алмалар чыгара.) Хәлим абый, алма ашыйсыңмы?
Х ә л и м. Каян алдың ул кадәр алманы?
М а л а й. Минем күп ул. Аша. Менә монда, күрше бакчада гына. Мин аны ямь-яшел вакытыннан ашыйм инде. Хәзер өзеп бетерделәр, соң өлгерә торганнары гына калды.
Х ә л и м. Урлыйсыңмы?
М а л а й. Эһе. Бер тапкыр да тотканнары юк. Син әйтмә тагын, Хәлим абый.
Х ә л и м. Урларга ярамый бит.
М а л а й. Ярамаса, җибәрсеннәр. Мин аларның бөтен әйберләрен урлап бетерәм әле.
Х ә л и м. Ярамый. Әти-әниең ишетсә?
М а л а й. Әти-әни юк минем.
Х ә л и м. Кайда соң?
М а л а й. Белмим. Аерылыштылар да киттеләр. Берсе Ташкентта, берсе Казанда. Мин әби белән торам.
Х ә л и м. Әбиең белсә?
М а л а й. Белә инде ул, күзе начар күрә аның. Кыйнарга дип мине куа башласа, абына да егыла. Детдомга бирәм, хәерсез, ди, әйтерсең мин куркам. Бирсен. Александр Матросов та детдомда үскән әле.
Х ә л и м. Әтиең белән әниең хат язалармы соң?
М а л а й. Юк. Аларга яхшы. Аерылыштылар да киттеләр. Синең өчен мин нужа чигәм, ди әби. Чикмәсен… Ренат та монда ята әле.
Х ә л и м. Кем ул Ренат?
М а л а й. Сезнең авылныкы. Сукыр эчәген кисеп ыргытканнар. (Көлеп.) Башта болай бөкрәеп кенә йөрде. Аны, бакчадан чыгып килгәндә, сестралар тотып алдылар әле. Мин ычкындым. Хәзер Ренатка эләгә инде. Без дус. Ренатка өеннән гел әйберләр җибәреп торалар. Башта бөтенесен миңа биреп барды. Хәзер икәү ашыйбыз. Берсекөнгә ул да китә инде…
Х ә л и м. Нәрсә, монда ашарга бирмиләрмени?
М а л а й. Бирәләр. Өйдән килгән тәмлерәк була. (Кесәсеннән шоколад чыгарып.) Күрдеңме, нәрсәләр! Юк, боларын урламадым, теге, сиңа сугып җибәрермен дигән кешенеке. Ай, син шунда карап тордың. Миңа эләксә! Урак бетәме әле, Хәлим абый?
Х ә л и м. Бетә.
М а л а й. Монда ятып уракны да күрми калдым. Бригадир Нурмый абый әйткән иде, комбайнда салам төшереп йөрерсең, дигән иде. Хәзер Вәкил йөри торгандыр инде, мактанып, комбайнга утырып. Укырга вакыт җитә, укыйсы да килми. Ренат ул, гел бишлегә укыйм, ди. Әллә аңардан үрнәк аласы инде? Аның яхшы, әтисе-әнисе бар! (Кисәк алмаларны, шоколадларны җиргә бәрә.)
Х ә л и м. Нигә ташлыйсың?
М а л а й. Кирәкми лә! Кеше әйбере белән нишлим? Хәлим абый, тетя Мутя белән сөйләш әле, җибәрсен. Ул – күз врачы.
Х ә л и м. Ярый, сөйләшермен. Тик бу әйберләрне җыеп, кертеп куй. икенче тапкыр урлашма.
М а л а й. Беләм лә инде! Кайчакта котырынып кителә. Тыелып калып булмый. Әминә апаны чакырыйммы?
Х ә л и м. Кирәкми. Үзе дә чыга ул.
М а л а й. Хәлим абый, ул суга юри генә сикердемени? Сине куркытыр өчен генәме?
Х ә л и м (шикләнеп). Ничек, ничек?
М а л а й. Сөйлиләр инде монда. Мин бөтенесен тыңлап торам. Минем әни дә шулай иде. Әти белән кычкырышсалар, барыбер яшәмим, үземне юк итәм, җавап бирерсең, дип куркыта иде. Ул суга сикермәде, аерылыштылар гына. Яратышмагач, нигә өйләнешәләр, диген. Менә хәзер ятим булып йөр инде. Әбигә дә җиңел түгел бит. Минем кебек хулиганны үстерү уен эшмени?! Детдомга китми булмас, ахры. Ренат та шулай ди. Әби берүзе генә кала шул. Хәлим абый, бу малай юләр икән, дип уйлама. Мин сиңа бер киңәш итәм.
Х ә л и м. Нинди киңәш?
М а л а й. Әминә апага өйләнмә син.
Х ә л и м. Нигә?
М а л а й. Син аның кемлеген миннән сора. Беләм инде мин аны. Әнисе белән икәүләп сине эләктереп алсалармы, мәңге котыла алмассың. Син аларның кушаматларын беләсеңме? Төлке. Койрыгын болгап җибәрсә, бүре дә ермакка мәтәлеп төшә. Аның әнисе, авырыйм дигән булып, колхозда эшләми. Үзе трактор кебек таза. Әби әйтә, аптырыйм, ди, бу Төлке Фатыйма акча кайдан ала, ди. Беләм мин аның кайдан алганын. Базардан базарга чабып йөри ул. Әминә апа укыган башы белән әнисенә дәшми. Зоотехник, имеш! Бик инде. Бер ел эшләмәде, унбиш баш сыерны үтерде.
Х ә л и м. Җитәр.
М а л а й. Әллә үпкәләдеңме, Хәлим абый? Сине кызганып кына әйтүем. Хәзердән үк суга сикерәм дип йөргәч, булмый инде ул. Аерылышасыз. Күренеп тора инде.
Ишек ачыла. Әминә чыга.
Ярый, Хәлим абый, күрешербез әле. (Кул биреп күрешә, Әминәгә ымлый.) Син аңа әйтмә, Хәлим абый, мин әйткәнне.
Ә м и н ә (малайга). Нәрсә йөрисең монда, бар, сине эзлиләр. Тәрбиясез!
М а л а й. Хуш иттек, Хәлим абый.
Х ә л и м. Хуш.
Ә м и н ә. Исәнме, Хәлим. (Иронияле.) Кызу эш вакытыгыз бит, мәшәкатьләнеп, килеп йөрмәскә иде…
Х ә л и м. Кирәкми алай, Әминә. Йә, ничек?
Ә м и н ә. Кичә күреп киттең ич, үзгәреш юк. Авыртмый. Озакламый чыгаралар.
Х ә л и м. Хәйдәр нигә килгән?
Ә м и н ә. Син аны күрдеңмени? (Сүзне икенчегә борып алып китү өчен.) Кичә синнән соң, теге, кем әле. Хәйретдин исемле карт килде. Юл уңаенда кереп чыктым, ди. Синең әниең белән килгәннәр. Син әйт аларга, йөрмәсеннәр.
Х ә л и м. Без кичә әни белән сөйләштек. Ул мине ачулана. Авылда төрле кирәкмәгән сүзләр йөри. Хәзер мин үземнән үзем шикләнә башладым инде. Бәлки, мин гаепледер, дигән шик килә. Уйлап карасаң, ниндидер бер… Әминә, бәлки, сине җибәрерләр? Әйдә, кайтыйк… Безгә… Болай итеп булмый. Моның бер ахыры булырга тиеш. Миңа җинаятьче дип карауларын теләмим.
Пауза.
Ә м и н ә. Нинди ахмаклык! Больницада ятам. Нинди ахмаклык!
Х ә л и м. Кирәкми, Әминә, искә алма.
Ә м и н ә. Авылыгызда нәрсә сөйлиләр?
Х ә л и м. Әминә, сөйләшмик ул турыда.
Ә м и н ә. Сөйлиләрдер шул, сөйләсеннәр. Югыйсә, авылыгызда сиңа Аллага табынган кебек табыналар. Янәсе, менә, безнең авылдан да нинди кешеләр чыга. Юк, мин андый ук фикердә түгел хәзер. Син гап-гади бер авыл егете. Кичә уйлап яттым. Безнең беренче танышкан көннәрне. Кызык. Институтта кичә бара. Танцының кызган чагы. Вальс әйләнәләр. Янымда бер төркем кызлар басып тора. Алар кем турындадыр сөйләшәләр. Мактыйлар. Галим булачак, диләр. Кем икән ул, дип кызыксынам. Ниһаять, сүзнең кем турында барганы ачыклана. Ул егет күрше авыл егете икән. Менә ул мине биергә чакыра. Биибез. Сөйләшәбез. Икенче кич тә очрашабыз. Тагын очрашабыз. Тагын, тагын… Яратам, ди. Мине авылга кайтарып җибәрәләр, аның тагын бер ел укыйсы бар. Вәгъдәләр бирешәбез. Ул кайта… һәм аның мине яратмавы ачыклана.
Х ә л и м. Минем бит, Әминә, алай дип әйткәнем юк.
Ә м и н ә. Аңа мин кирәкмим, аңа зоотехник кирәк икән. Ахмаклык! Теге кызны искә алмаганга гаҗәпләнәсеңме? Сәбәбе ачык. Исемен телгә аласым килми. Хәлим, бар кайт, сине эш көтә, бар.
Х ә л и м. Юк, мин бүген синсез кайтмыйм.
Ә м и н ә. Син акыллы кеше, уйлап сөйлә.
Х ә л и м. Миңа хәзер барыбер.
Ә м и н ә. Мине җибәрмиләр. Җибәрсәләр дә, мин ашыкмыйм әле. Бераз ял итеп алырга исәп.
Х ә л и м. Тик син, зинһар, әллә ниләр уйлама.
Ә м и н ә. Ярый, сау бул, миңа керергә кирәк.
Х ә л и м. Мин иртәгә килермен.
Ә м и н ә. Рәхим ит.
Х ә л и м. Иртәгә кадәр.
Хәлим китә башлый. Әминә башта аны тыныч кына озата. Аннары кинәт Хәлим артыннан ташлана.
Ә м и н ә. Хәлим, китмә, тукта!
Хәлим туктый. Әминә аның кулларына ябыша.
Әйт, Хәлим!
Х ә л и м. Нәрсә әйтим?
Ә м и н ә. Кил, иртәгә кил!
Фәния күренә. Ул, Хәлим белән Әминәне күреп, читкә китә.
Кил, килми калма. Хәлим, нигә син шундый? Син бүген ниндидер ят кешегә охшагансың.
Х ә л и м. Юк. Нигә алай булсын?
Ә м и н ә. Булма, ят булма… Ярат син мине, Хәлим! Син мине яратырга тиеш… Ә хәзер бар, кайт…
Хәлим китә. Әминә уйланып басып тора. Аннан әкрен генә ишеккә юнәлә. Ашыгып Фәния керә.
Ф ә н и я. Әминә апа!
Әминә яшен суккандай борыла.
Ә м и н ә. Син? Тагын син?!
Ф ә н и я. Әминә апа, мин гафу үтенергә килдем. Хәлим абыйны яратуым өчен сездән гафу үтенәм. Мин башка бервакытта да, беркайчан да… Мин сезнең бәхетле булуыгызны гына телим.
Ә м и н ә. Килдеңме, ниһаять? Иртәме, соңмы, минем алдыма киләчәгеңне белдем мин, көттем мин сине.
Ф ә н и я. Тик Хәлим абыйны барыбер яратам мин, яратам. Гафу итегез.
Пәрдә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Чишмә буе. Агачлык. Төрле юллар, сукмаклар киселешеп үткән. Кич. Пәрдә ачылганда Хәйретдин карт чишмә акканын күзәтеп тора.
Х ә й р е т д и н. Челтер-челтер, челтер-челтер агасың да агасың, җанкисәгем. Җырлый-җырлый агасың. Мин белгәннән бирле агасың. Ә суың кимеми. Син һаман да яшь. Мин картаям, чишмә. Бер ялгызым картаям. Моңайма, тирә-ягында кешеләр күп, дисеңме? Шулаен ул шулай, кешеләр күп, яхшы кешеләр күп. Тик менә Нәфисә юк бит. Без Нәфисә белән беренче тапкыр ссинең яныңда күрешкән идек. Һәй, күңелле булганые. Аны җирләгәннән бирле күңелсез миңа. Кешеләр арасында уйныйм, көләм, үзем генә калгач, моңаям шул, чишмә. Нихәл итим? Синең яныңа килеп утырып юаныч табам. Ак әйдә, җанкисәгем, ак. Син бик күп кешеләрне күрерсең әле. Синең яныңда күпләр вәгъдә бирешәләр. Бәхетле булсыннар. Нәфисә белән минем кебек яшәсеннәр…
Нурлидә керә.
Н у р л и д ә. Абау! Хәйретдин абый, син икәнсең әле.
Х ә й р е т д и н. Ә-ә, Нурлидә! Нишләп йөрисең?
Н у р л и д ә. Аптырап килдем, Хәйретдин абый. Фәниям югалды.
Х ә й р е т д и н. Ничек югалды?
Н у р л и д ә. Эшеннән кайтты да сөйләшми-нитми каядыр чыгып йөгерде.
Х ә й р е т д и н. Кая китте икән?
Н у р л и д ә. Синең янда түгел микән дип, сезгә бардым.
Х ә й р е т д и н. Килмәде шул. Сирәк килә.
Н у р л и д ә. Бик борчулы чагы. Әллә нигә күңелем тыныч түгел. Ул-бу булмагае дип куркам.
Х ә й р е т д и н. Кызым минем сүземнән чыкмас, дигән идең, Нурлидә килен.
Н у р л и д ә. Әллә нишләде шул. Көннән-көн үзгәрә. Хәерлегә түгел. Сорашып та карыйм, дәшми. Теге кызның шулай булуына син гаеплеме дим, әйтми.
Х ә й р е т д и н. Ничек ул гаепле?
Н у р л и д ә. Соң бит ишеткәнсең. Үзең дә шунда булгансың. Бөтен кеше сөйли ич. Минем Фәниям, имеш, араларына кергән. Теге кыз шуның хурлыгыннан…
Х ә й р е т д и н. Син, Нурлидә килен, гайбәтче хатыннар сүзен тыңлама.
Н у р л и д ә. Һәй, Хәйретдин абый, гайбәт түгел шул. Фәниянең араларына керүе хак. Үз теле белән әйтте.
Х ә й р е т д и н. Шулай укмыни?
Н у р л и д ә. Ичмасам, син бер киңәш бир, Хәйретдин абый.
Х ә й р е т д и н. Мин нәрсә әйтим инде? Монда синең белән минем киңәшнең файдасы тияр микән? Менә теге чакта ни өчен елаган икән ул! Шуның өчен икән. Әй бу дөнья дигәнең!
Н у р л и д ә. Кем уйлаган бит, кем уйлаган.
Х ә й р е т д и н. Монда кайгырып торып булмый. Эзләргә кирәк. Син күл буена барып кил. Мин басуга барам. Бәлки, эшендәдер, комбайннар тирәсендәдер?
Н у р л и д ә. И Ходаем! (Китә.)
Хәйретдин дә китәргә җыена. Үтеп баручы Хәлим белән очраша.
Х ә л и м (туктап). Исәнмесез, Хәйретдин бабай!
Х ә й р е т д и н. Шөкер әле, олан. Каян киләсең?
Х ә л и м. Районнан.
Х ә й р е т д и н. Бульнистанмы?
Х ә л и м. Әйе.
Х ә й р е т д и н. Савыгамы?
Х ә л и м. Әйе.
Х ә й р е т д и н. Син, ни… күңелеңә авыр алма, синең болай итеп йөрүең миңа бер дә ошамый, олан. Нәрсә инде бу? Әйбәт түгел бит. Икегез дә укыган кешеләр. Вәгъдәләшкәнсез дип ишетәм. Ник алай тәмсезләнеп йөрисез?
Х ә л и м. Минем ни гаебем бар?
Х ә й р е т д и н. Синең бабаң авылның күрке иде, атаңны мактап туя алмыйбыз. Син нәрсә? Ярамый бит.
Х ә л и м. Син берни дә аңламыйсың шул, Хәйретдин бабай.
Х ә й р е т д и н. Авыл белән күреп торабыз. Аңламаслык хикмәте юк. Дөресен әйтим, безнең авыл халкы ошатмый ул кызны. Эшлексез, диләр. Үзем дә күргәлим, бар эше киенеп-ясанып урам буйлап йөрүдә. Хәер, анысын үзегез беләсездер. Сез бездән акыллырак, укыган. Ә болай килешми. Тәмле итеп яши белергә кирәк. Уйла, олан. Аннан соң… әле генә Нурлидә килен монда сугылган иде. Фәниясен эзли.
Х ә л и м. Фәния нишләгән?
Х ә й р е т д и н (сынаулы карап). Нәрсә сезнең аның белән?
Х ә л и м. Берни дә юк.
Х ә й р е т д и н. Берни дә юк дисеңме?
Х ә л и м. Нәрсә дип әйтим инде?
Х ә й р е т д и н. Мин сиңа, киңәш биреп, тегеләй эшлә, болай эшлә, дип әйтмим. Шулай да син, олан, ызанда үсә торган хуҗасыз агач булма. Аны да бит шулай үткән-сүткән кеше сындырып китә. Син Нурлидә кызы белән сөйләш әле.
Х ә л и м. Сөйләштем. Фәниянең гаебе юк.
Х ә й р е т д и н. Мин дә аны гаепләмим. Аның шундый канат кагынып очарга җыенган чагы. Син уйлап эшлә. Канаты каерылмасын. Син егет кеше бит.
Х ә л и м. Миңа шул турыда гына уйларгамы? Болай да инде эшемне җүнләп эшләгәнем юк. Ә миннән эш көтәләр.
Х ә й р е т д и н. Мәхәббәтең җимерек булса, барыбер җүнле эш башкара алмассың.
Х ә л и м. Мин аңа әйттем бит инде.
Х ә й р е т д и н. Кемгә?
Х ә л и м. Әминәгә.
Х ә й р е т д и н. Соң?
Х ә л и м. Әллә ничек шунда. Куркам мин, Хәйретдин бабай. Мин хәзер бөтенесенә риза. Теләсә нишләсен.
Х ә й р е т д и н. Алай булмый. Хәзердән үк әнә нинди бит. Сиңа шул ошыймы?
Х ә л и м. Шайтан алсын!
Х ә й р е т д и н (урыныннан торып). Шайтан дигәнең бик явыз, хәвефле нәрсә, диләр. Сине дә эләктереп алмагае. (Китә.)
Хәлим уйга чумып утырып кала. Җырлый-җырлый Вахит кайтып килә. Хәлим янына җиткәч туктый.
В а х и т. Хәлим абый, сәлам бирдек!
Х ә л и м. Хәерле кич, Вахит!
В а х и т. План үтәлде, Хәлим абый, йөз илле процент.
Х ә л и м. Ул-бу юкмы?
В а х и т. Нәрсә булсын? Соңгы участокка күчтек. Эх, рәхәт тә булды соң бүген! Ике сәгать берүзем генә эшләдем. Хәйдәр абыйдан башка. Әле кайтырга исәп юк иде. Ул куып кайтарды. Эзең булмасын, ди. Ай-яй, кеше. Нигә алайдыр инде? Миндә ни ачуы бардыр? Мотоцикл белән жуылдап килеп җитте дә штурвалдан мине куып төшерде. Смена бетте, кайтып йокла, ди, мин бүген гулять итәм, ди.
Х ә л и м. Кайда ул хәзер?
В а х и т. Кырда. Мотоциклы бозылган, шуны төзәтә калды. Әминә апа янына бардыгызмы, Хәлим абый?
Х ә л и м. Бардым.
В а х и т. Кайчан кайта?
Х ә л и м. Озакламас.
В а х и т (паузадан соң). Хәлим абый, мин сездән бер әйбер сорасам, көлмәссезме?
Х ә л и м. Нәрсә?
В а х и т. Чын мәхәббәт буламы, Хәлим абый?
Х ә л и м (Вахитка карап торып). Үзең ничек уйлыйсың соң?
В а х и т. Белмим шул, китапларда була, анысын беләм. Менә китапта язган кебек яшәсәң иде ул, Хәлим абый. Миңа бер папиос бирегез әле, Хәлим абый?
Х ә л и м. Нигә ул?
В а х и т. Йөрәк яна.
Х ә л и м. Тәмәке тарткач, басыламы?
В а х и т. Кем белә инде! Болай бит ул, Хәлим абый. Әгәр мин яратам икән, шул яратуымны аңа әйтәм икән, мин ялганламыйм бит инде. Чынлап әйткәнне белергә тиеш ич инде ул. Яратканыңны башка төрле белдереп булмый бит. Ә ул… Бир инде бер папирос, Хәлим абый. (Хәлим аңа папирос бирә. Вахит кабыза, ләкин тарта белми, бер суыруга ташлый.) Әче… Хәлим абый, сез мине әллә нинди дип уйламагыз. Сезне беләм мин. Сез алай эшли торган кеше түгел. Сез яхшы кеше. Әйтегез әле аңа. Күреп тора бит ул. Аңламый бит.
Х ә л и м. Сиңа Әминә апаң ошыймы, Вахит?
В а х и т. Ник, Хәлим абый?
Х ә л и м. Яратасыңмы син аны?
В а х и т (шикләнеп). Кызык кына әйтеп куйдыгыз. Нишләп мин Әминә апаны яратыйм ди… Ә нигә алай дип сорадыгыз, Хәлим абый? Әллә берәр сүз ишеттерделәрме?
Х ә л и м. Бая син мине яхшы кеше дидең. Ярый, синеңчә булсын, мин бик яхшы кеше ди. Ә Әминә апаң ничек?
В а х и т. Үзегез беләсездер инде.
Х ә л и м. Юк, син боргаланмыйча әйт. Менә миңа бөтенесе дә әйтәләр, Әминә төгән, диләр. Сиңа тиң түгел, син аның белән бәхетле булмаячаксын, диләр. Син әйт, ничек?
В а х и т. Мин, Хәлим абый, андый сорауга җавап бирә алмыйм. Ничек инде кешегә бәхетле булмаячаксың дип әйтәсең? Минемчә, дөньяда ничаклы кеше бар, бөтенесе үзенчә бәхетле. Сез миннән үзем турында сорасагыз, мин әйтә алам. Мин һәрвакыт бәхетле булачакмын. Әминә апа турында сорыйсыз икән, шуны гына әйтәм, Хәлим абый, ул мин яраткан әйберне яратмый.
Х ә л и м. Җирнеме?
В а х и т. Әйе. Бу минем үз карашым. Сезгә ничектер, белмим.
Х ә л и м. Син мине ни өчен яхшы кеше дип атыйсың соң?
В а х и т. Мин яратканны яраткан өчен.
Х ә л и м (Вахитның иңбашына кулын салып). Ярый, бар кайт, Вахит, йокла, ял ит.
В а х и т. Мин арымадым. Өч төн йокламасам да, берни булмый. Йоклап ни файда? Менә урак бетә. Клуб ачыла башлар. Танцылар. Хәзер безгә клубка барып танцевать итәргә ярый инде, укучы түгел… Хәлим абый, гармунны монда алып килимме? Чишмә буенда гармунның тавышы бик әйбәт чыга.
Х ә л и м. Кирәкми. Мин хәзер комбайннар янына китәм.
В а х и т. Бергә барабыз. Юлда уйнармын.
Х ә л и м. Сиңа ял итәргә кирәк бит. Иртәгә тагын эшкә.
В а х и т. Алып килим инде, Хәлим абый? Сагындым гармунымны. Урамда уйнарга уңайсыз. Ичмасам, кырда уйнармын. Алып килим?
Еракта яшен яшьни.
Х ә л и м. Бар, алайса, тизрәк. Әнә яшен уйнап тора.
В а х и т. Уйнасын. Мин аңардан курыкмыйм. (Йөгереп чыгып китә.)
Хәлим еракта яшьнәгән яшенне күзәтә. Шул вакыт ашыгып Фәния керә. Хәлимгә очрагач, кинәт туктап кала, ирексездән артка чигенеп куя.
Х ә л и м. Фәния?
Ф ә н и я. Юк! Юк!!
Х ә л и м. Сиңа ни булды?
Ф ә н и я. Ә?.. Юк… Берни дә юк.
Х ә л и м (нидер сизенеп, Фәния янына килә). Яле, кара әле? Бөтенләй төсең киткән ич.
Ф ә н и я. Җибәрегез мине, өйгә кайтасым бар. Мине әнием көтә.
Х ә л и м. Тукта! Нишләдең син?
Ф ә н и я. Нигә? Нигә сез мине саклап тордыгыз? Мин бит… Китегез!
Хәлим ни әйтергә белми, читкә тайпылып Фәниягә юл бирә. Фәния, бер-ике адым атлагач, тагын туктап кала, үзен кулга алырга тырыша.
Хәлим абый, мин… аның янына бардым.
Х ә л и м. Син больницада булдыңмы?
Ф ә н и я. Мин аңардан гафу үтендем.
Х ә л и м. Гафу үтендең?
Ф ә н и я. Кызганам мин сезне, Хәлим абый.
Х ә л и м. Нәрсә? Ни өчен?
Ф ә н и я. Юк, берни дә юк. Ул мине гафу итте. Сез дә мине гафу итәрсез дип уйлыйм.
Х ә л и м. Ни өчен?
Ф ә н и я. Бөтенесе өчен дә. Мин уйламаганмын. Мин ялгыш уйлаганмын. Мин сезнең өчен күрше кызы Фәния генә икәнлегемне белмәгәнмен. Үземнең мәхәббәтем аркасында башкаларның мәхәббәтен күрмәгәнмен. Хәзер инде аңладым. Сез мине, Хәлим абый, һаман да шул күрше кызы Фәния дип кенә атагыз, ярыймы? Хәер, кирәкми, мин сезнең өчен беркем дә түгел. (Китә башлый.)
Х ә л и м. Тукта әле, Фәния!
Ф ә н и я. Мине әнием көтә. Вакытында өйгә кайтмасам, борчыла ул.
Х ә л и м. Юк, Фәния, мин җибәрмим сине. Синең болай китүең начар. Мин синнән ул сүзләрне ишетергә теләмим. Синең гафу үтенүең дә кирәкми миңа. Минем тынычлыгым югалды.
Ф ә н и я. Җибәрегез, Хәлим абый.
Х ә л и м. Фәния, китмә! Ярый, синеңчә булсын. Гафу үтенгәнсең. Тик китмә. Миңа күңелсез. Элек мин синең белән көлеп, шаярып сөйләшә ала идем. Синең янда һәрвакыт күңелле була иде. Нигә хәзер дә шулай булмаска?
Ф ә н и я. Шул шаярып сөйләшүләр минем башымны әйләндергән инде, күрәсең.
Х ә л и м. Калсын шулай, Фәния.
Ф ә н и я. Кала алмаганын үзегез дә беләсез,Хәлим абый.
Х ә л и м. Белмим, мин белергә дә теләмим. Мин уйладым. Басуда сөйләгән сүзләреңне, аннан соң булган вакыйганы күз алдыма китердем. Бөтен үткәннәрне искә төшердем. Минем өчен иң күңелле минутлар синең капка башына менеп, мине үртәп калуың булган. Минем өчен иң кадерле сәгатьләр синең булачак хыялларыңны тыңлап таң аттыру булган. Минем өчен иң ләззәтле секунд мин Казанга киткәндә сине, сеңелем кебек күреп, кысып кочаклаган вакыт булган. Нигә үстең, нигә һаман сабый булып калмадың син, Фәния? Кирәкми, гафу үтенмә. Мин монда гафу үтенергә тиеш. Фәния, кара әле миңа!
Мотоцикл үтеп киткән тавыш. Фара яктысы Фәния белән Хәлимне яктырта. Хәлим Фәниянең күзләренә карап җырлап җибәрә.
Фәния, Фәния, димәгез,
Фәниягә тимәгез!
Фәниягә тигән кеше
Рәхәт күрер димәгез.
Фәния, кирәкми, кирәкми. (Яулык алып аның күз яшьләрен сөртә. Фәния карышмый.)
Ф ә н и я. Миңа бүген сезне күрергә ярамый иде, Хәлим абый.
Х ә л и м. Эх, син, күрше кызы Фәния. Еларга ярамый. Ул сиңа килешми. Син бит инде зур үскән, дәү кыз. (Фәниянең күзләренә карап тора.) Йә, көл әле. Көл инде!
Фәния ирексездән елмая.
Менә шулай. Эх син!..
Яшен яшьни. Фәния куркып китеп, Хәлим кочагына сыена. Вахит керә. Хәлим белән Фәнияне күргәч, кулыннан гармуны төшеп китә.
Ф ә н и я (кинәт исенә килеп, Хәлимнең кочагыннан чыга). Хәлим абый! Мин тагын ялгыштым, әйеме? Юк, мин болай булуын теләмәгән идем. Өйгә кайтып бара идем. Абындым, тагын абындым. (Йөгереп чыгып китә.)
Хәлим нишләргә белми басып кала. Вахит җирдән гармунын алып Хәлим янына килә. Сүзсез сәхнә. Вахит тартып гармунын уйнап җибәрә.
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Бишенче күренештәге декорация. Вакыт иртә. Сукмакта Хәлим күренә. Ул басуга бара. Больницадан Әминә кайтып килә. Китеп барган Хәлимне күрә.
Ә м и н ә. Хәлим! Хәлим!
Хәлим керә. Әминәне күреп аптырап кала.
Х ә л и м. Син ничек?
Ә м и н ә. Кайтып киләм. Җибәрделәр. Киемнәрне кичә үк алып куйдым да бүген иртә таңнан юлга чыктым. Машина очрады. Бәрлегуҗа күперенә кадәр утырып кайттым. Нигә йөзең чытык? Әллә мине очраткангамы?
Х ә л и м. Юк. Нигә?
Ә м и н ә. Күзләреңнән күреп торам. Ә мин тагын ашыгып кайткан булам. Хәлим мине көтәдер дип хыялланам.
Х ә л и м. Әминә, бар, син кайт.
Ә м и н ә. Кайттым бит инде.
Х ә л и м. Өегезгә кайт. Мин бүген барырмын. Сөйләшербез.
Ә м и н ә. Син һаман да шул, кайт, сөйләшербез… Ни эшләргә уйлыйсыңдыр… Бөтенесе сөйләшенгән, хәл ителгән ич инде.
Х ә л и м. Сөйләшенмәгәнен син яхшы беләсең, Әминә.
Ә м и н ә. Минем бернинди сүз дә ишетәсем килми. Ике ел сөйләштем, җитәр. Мин хәзер турыдан-туры сезгә кайтам. Беркая да китмим.
Х ә л и м. Ничек безгә?
Ә м и н ә. Шулай. Хатының булып.
Х ә л и м (паузадан соң). Алай булмаячак, Әминә.
Ә м и н ә (куркып). Димәк?..
Х ә л и м. Әйе.
Ә м и н ә. Хәлим, минем хисләрем белән шаярма, Вәгъдәң бар.
Х ә л и м. Син аны юк дип исәплә.
Ә м и н ә. Менә ничек?! Шул сүзне әйтер өчен ике ел алдап йөрдеңме?
Х ә л и м. Кем кемне алдагандыр, анысы билгесез. Инде моннан соң да алдашмыйк, Әминә.
Ә м и н ә. Бәлки, синең күңелең үсеп киткәндер? Синең өчен кешеләр суга ташланалар бит. Алайса, бел, сикермәдем мин! Сикерергә дә уйламадым. Яр ишелде. Ялгыш егылдым.
Х ә л и м. Әминә, нигә инде андый сүзләр?
Ә м и н ә. Шуңа үзеңне әллә кемгә санарга ашыкма.
Х ә л и м. Син мине торган саен гаҗәпләндерәсең, Әминә.
Ә м и н ә. Дөресен ишеткәч, гаҗәптер шул. Миңа да гаҗәп. Сине аңлый алмый интегәм ич. Әллә япь-яшь кызның артыңнан чабуын күргәч күңелең үзгәрдеме? Башың-күзең әйләндеме?
Х ә л и м. Фәниягә кагылма.
Ә м и н ә. Тик өметеңне сузма. Кичә ул минем янга килде. Гафу үтенде.
Х ә л и м. Беләм.
Ә м и н ә. Каян беләсең? Димәк, сез очраштыгыз? Аңлашылды. Бөтенесе дә аңлашылды. Ой, нинди ахмак мин! Шуның сүзенә ышанып. Ахмак! (Елый.)
Х ә л и м. Әминә…
Ә м и н ә. Юк! Мин алдандым, алдандым! (Елавыннан кинәт туктап.) Йә, әйт инде хәзер нишләргә миңа?
Х ә л и м. Әминә, әйдә, тынычлап аңлашыйк. Яраттым мин сине, Әминә. Ничек танышканыбызны үзең беләсең. Күңелле иде ул чакта. Ләкин кайткач, мин сине танымый башладым. Синең турыда кайтканнан бирле бер генә яхшы сүз дә ишеткәнем юк. Билгеле, мәхәббәттә кеше сүзе артык. Ләкин, Әминә, без кешеләр арасында яшибез. Мине кешеләр кеше итте. Хыялыма ирешергә, җирнең хуҗасы булырга, олы теләкләр белән яшәргә мине ккешеләр өйрәтте. Ә ул хыялларым синең өчен чүп кенә икән. Хәтта мин сабый дип исәпләгән Фәния аларны күрә белә, ә син, вәгъдә итеп, мине әллә кая өстерисең. Синең өчен җир дә, кешеләр дә кирәкми. Сиңа ир кирәк. Сиңа ир булган кеше сине бер җирдә дә эшләтмичә, байлык-муллыкта яшәтеп, сиңа калкан булырга тиеш. Мин аны булдыра алмыйм. Фәния әйткәндәй, мәхәббәт – мәхәббәт белән, тик ул намуска тап төшерерлек булмасын. Мещан буласым килми минем, Әминә.
Ә м и н ә. Менә ничек сөйләшә беләсең икән! Юкка гына сине җебегән егеткә санап йөргәнмен. Йә, нишләргә кушасың соң миңа?
Х ә л и м. Анысын үзең уйла инде. Сабый түгел. Ярый, Әминә, мин ашыгам. Хуш!
Ә м и н ә. Юк, беркая да бармыйсың. Мин синнән калмыйм. Теләсәң нишлә. Безнең авылда туй көтәләр. Ничек мин кеше күзенә кайтып күреним? (Хәлимнең кулына тотынып.) Китмә, Хәлим! Яратам мин сине. Син ни әйтсәң, шуны эшләрмен. Мин бөтенесенә күнәм. Хур итмә мине! Миңа кешеләрдән оят.
Х ә л и м. Эх, Әминә…
Хәйдәр эшкә бара. Әминә белән Хәлимне күреп, яннарына килә.
Х ә й д ә р. Пар күгәрченнәргә сәлам! (Әминәгә.) Әле кай арада кайтып өлгердең? Иртә таңнан свидание?
Х ә л и м. Хәйдәр, син бара тор, мин хәзер барып җитәрмен.
Х ә й д ә р. Синсез эш чыкмый анда, слушай. Тизрәк, Комбайн свичәсенең задний мусты эрегән. (Көлә.)
Ә м и н ә. Юлыңда бул.
Х ә й д ә р. Әле сез үбешеп туймадыгызмыни? Ул кадәр нәфесле булмыйлар инде. Кичә дә төне буе үбештегез. Күреп киткән идем. Бигрәк сагынышкансыз икән. Һаман аерылыша алмыйсыз.
Ә м и н ә (Шикләнеп). Хәлим, нәрсә сөйли ул?
Х ә й д ә р (Әминәгә). Нигә, син түгел идеңмени ул? Мин аны син дим уйлаган идем. Берсе Хәлим иде инде, точно күрдем. Икенчесе кем булды икән? Әллә Фәния булды микән?
Х ә л и м. Син! (Хәйдәргә кизәнә.)
Х ә й д ә р (аның кулын эләктереп). Кулыңны уйнатма, унбиш суткы укыган кешеләргә дә бар. Нәрсә монда юл чатында очрашып чутыйн-чутыйн киләсең. Әйт, Фәния идеме? Нигә дәшмисең? (Каушап калган Хәлимне этеп җибәрә.) Җитмәсә, җикеренгән була.
Ә м и н ә. Хәлим, дөресме?
Х ә й д ә р. Мин ялганламыйм, слушай.
Ә м и н ә. Мин синең белән сөйләшмим.
Х ә й д ә р. Ай, Алла, сөйләш соң, аның белән сөйләш. (Юл кырыендагы ташка барып утыра.)
Ә м и н ә. Хәлим, дөресме? Кичә Фәния белән шушында…
Х ә й д ә р. Юк, тегендәрәк. Әнә алар утырган җир.
Ә м и н ә. Оятсыз! Юк, җавап бирәчәксең син болар өчен. Мин барыбер үчемне алачакмын. (Елый.) Ике ел гомерем әрәмгә китте. Нинди егетләрне шуңа алыштырдым бит. Нигә? Нигә? Кем миннән көлә? (Елавыннан туктап.) Юк, юк! Алай булмаячак! Мин Әминә! (Хәйдәр янына килә.)
Нигә куркасың?
Х ә й д ә р (каушап). Нишләп… Курыкмыйм.
Ә м и н ә. Яратасыңмы мине?
Х ә й д ә р. Ничек? Ни дисең?
Ә м и н ә. Туры әйт, яратасыңмы? Син бит минем арттан сөйрәлеп йөргән идең. Менә хәзер мин синеке. Әйдә, алып кайт инде өеңә. Мин синең хатының булырга риза.
Х ә й д ә р. Өйгәме? Хатын итепме? Ничек?
Ә м и н ә. Туй үткәрербез.
Х ә й д ә р. Туймы? Бүгенме?
Ә м и н ә. Әйе, бүген.
Х ә й д ә р. Хәзер үкме?
Ә м и н ә. Әйе, хәзер үк.
Х ә й д ә р. Хәзер үк… Хәзер үк… Тукта әле…
Ә м и н ә. Мин шаяртмыйм, мин синең хатының. Әйдә, алып кайт.
Х ә й д ә р (тәмам аптырашта, ни дип әйтергә дә белми тораташ кебек басып тора). Ничек, болай кинәт кенә…
Ә м и н ә. Әйе, кинәт кенә. Моментыннан файдаланып кал, югыйсә…
Х ә й д ә р (уйларыннан айнып). Нәрсә югыйсә… Куркытма син мине, слушай. Хәлимне каптыра алмагач, хәзер Хәйдәр дә ярый, дисеңме? Акула булмаса, кильке?
Ә м и н ә. Килька түгел, пешка син, белдеңме?
Х ә й д ә р (ярсып). Телеңне озайтма… Хатын-кыз дип тормам…
Ә м и н ә. Кабахәтләр, кансызлар! Ненавижу, барыгызны да ненавижу! Берегез дә кирәкми! (Үксеп елап чыгып китә.)
Пауза.
Х ә й д ә р (үз-үзен кулга алырга тырышып). Һе, ир кирәк булган… Әзер ир… Чак кына елан авызына барып кермәдем бит, ә! Уф, гомеремдә беренче тапкыр тезләрем калтырый. Котырган эт тешләгәнмени? Тиззрәк комбайн янына барырга кирәк. (Тиз генә чыгып китә.)
Хәлим уйлар диңгезендә. Таш янына килә. Утыра. Адашкан карашы белән авыл ягын күзәтә. Кемнәрнеңдер килгәнен күреп, урыныннан тора. Фәния керә. Кулында кечкенә генә чемодан. Ашыгып юл буйлап атлый. Нурлидә аны куып җитә. Хәлим аларга күренми.
Н у р л и д ә. Кызым, Фәния, тукта, акылыңа кил.
Ф ә н и я. Борчылма, әнием, мин акылымда. Олы юлга чыгам да… Машиналар йөреп тора.
Н у р л и д ә. Әй, кызым, кызым, сөйләшү юк, киңәшү юк. Ярый әле, капкадан чыгып киткәнеңне күреп калдым.
Ф ә н и я. Сиңа хат язып калдырдым мин, әнием.
Н у р л и д ә. Шул хатыңны гына укып хәсрәтләнер өчен үстердеммени мин сине? Шуның өчен төп йокыларымны калдырып, бишегең янында утырдыммыни? Әйдә, кайт, кызым. Китәсең килсә, тотмам. Иртәгә китәрсең. Юлга үзем җыйнап, пристаньга кадәр озатып куярмын.
Ф ә н и я. Йә инде, әнием, бернәрсә дә булмаган ич. Тынычлан, бар, кайт.
Н у р л и д ә. Әйт, ичмаса, кая төбәп барасың?
Ф ә н и я. Казанга, Садыйк абыйларга.
Н у р л и д ә. Бу чаклы холыксызланырсың дип кем уйлаган. Ярый, бар, кит. Ни хәл итим, үз башыма хәсрәт үстергәнмен. Кит, әлегә кадәр яшәдем, үлмәдем.
Ф ә н и я. Әнием, сөйләмә инде андый сүзләр. Аңлыйсың бит…
Н у р л и д ә. Аңламыйм да, кирәкми дә. Бар, хәерле юл. Үсеп җиткәч, әниең арткандыр, хуш. (Кайтыр юлга борыла.)
Ф ә н и я. Әнием! (Нурлидә янына килеп туктала.) Әнием, аңла, читен миңа! Миңа монда калырга ярамый. Аңлыйсыңмы, мин сиңа бөтенесен дә аңлатып яздым. Барысы да син теләгәнчә. Син миңа ачуланып калма. Кайтырмын миин, әнием, тик хәзергә миңа китәргә кирәк. Минем авылдан ераграк китеп уйлыйсым килә. Син мине һәрвакыт аңлый идең бит.
Н у р л и д ә. Юк шул, аңламаганмын, кызым. Үсеп җиткәнеңне сизми калганмын. Юлыңа акчаң бармы?
Ф ә н и я. Бар.
Н у р л и д ә. Садыйк абыеңа ни дип әйтерсең инде?
Ф ә н и я. Белмим әле.
Н у р л и д ә. Әче каргышым төшсен бу Хәлимгә.
Ф ә н и я. Әнием, кирәкми, каргама. Гаебе юк аның. Мин… мин үзем гаепле. Йә, әнием, сау бул. (Нурлидәне кочаклап үбә дә әкрен генә китә.)
Нурлидә аны кайгылы караш белән озатып кала. “Каз канаты” көе уйнала. Хәлим, бәйләп куелган кешедәй, сүзсез генә басып торуында дәвам итә. Кинәт бер уйга килеп кузгалмакчы була, ләкин юлдан килгән Вахитны күреп, туктап кала. Вахит Нурлидә белән очраша.
Н у р л и д ә (күреп). Вахит улым, сез бит бергә уйнап үстегез, бергә укыдыгыз, ничек соң? Китте бит, китте!
В а х и т (аңламыйча). Кем китте?
Н у р л и д ә. Фәния китте. Әнә, әнә бара, Вахит! Улым!
Вахит, китеп барган Фәнияне күреп, чыгып йөгерә. Хәлим Нурлидәгә күренми генә басуга таба атлый. Нурлидә кулын маңгаена куеп Фәния белән Вахит киткән якка карап күзәтә. Пауза. Фәнияне кулыннан җитәкләп Вахит керә.
Ф ә н и я. Җибәр!
В а х и т. Юк, ычкына алмассың. (Фәния кулындагы чемоданны алып Нурлидәгә бирә.) Мә, Нурлидә апа, алып кайта тор.
Н у р л и д ә. Вахит улым, зинһар, җибәрмә! (Чемоданны кочаклап, кайтыр якка борыла. Китә.)
В а х и т (Фәниягә). Син нәрсә, Фәния? Нишләвең бу?
Ф ә н и я. Синең анда эшең юк!
В а х и т. Юк, Фәния, бар минем эшем. Бөтен нәрсәдә эшем бар минем. Сине яратуым өчен генә түгел. Синең белән бергә үскәнем, синең белән бергә укыганым өчен эшем бар минем. Синең кебекләр өчен кызарырга теләмим мин. Әниләребезнең күз яшен күрергә теләмим мин. Әниләребезнең күз яшен күрергә теләмим мин. Кая барасың син, кая китәсең? Качарга җыенасыңмы? Үз-үзеңнән качып котылып буламыни?
Ф ә н и я. Сөйләп бетердеңме?
В а х и т. Бу әле башлавым гына. Син, Фәния, тормышыңның, хыялларыңның, бәхетеңнең тамырына балта белән кизәнмә. Кайда синең горурлыгың? Шаянлыгың? Шушымы синең киләчәгең? Шуның өчен яшәдеңме син? Нәрсә, мәхәббәт гаепле дип исәплисеңме? Мәхәббәт ул изге нәрсә. Җүләр хисләр түгел ул. Мәхәббәт ул изге нәрсә. Җүләр хисләр түгел ул. Мәхәббәт ул олы, аны юл тузанына гына күмеп булмый. Менә ничек аңлыйм мин мәхәббәтне. Эх, Фәния, Фәния!
Фәния башын иеп сүзсез генә тыңлый.
Хәтереңдәме, бервакыт бөтен класс белән урманга экскурсиягә бардык. Син йөгерә-йөгерә чәчәкләр җыйдың, мин сиңа такыя үреп бирдем. Син көлдең, шаярдың. малайлар кебек агач башларына үрмәләдең. Шуннан торып очасым килә, дип кычкырдың. Хәтерлисеңме? Безгә ул чакта ундүрт яшь кенә иде. Хәтерлисеңме, мәктәпне тәмамлаганда, класс белән бергә җыелып, Идел ярына бардык. Бөтенебез дә хыялларыбызны сөйләдек. Идел шаһит. Ике ел колхозда эшләгәч, укырга китәбез, дип антлар бирдек. Йә, хәзер нишлисең? Шушымы синең очуың?
Фәния кинәт елап җибәрә.
Елама, күз яшьләре сиңа килешми. Әйдә.
Ф ә н и я (күз яшьләренә тыгылып). Кая?
В а х и т. Эшкә. Бүген соңгы участокны урдырабыз бит. Бәйрәм. Бөтен кеше синең сыеңны көтә. Мондый тәмле итеп пешерүче күргәнебез юк иде, диләр.
Ф ә н и я. Куркам…
В а х и т. Ә син күзеңне йомып бар. Менә нинди куркак йөрәклегә әйләнә барасың! Син бит андый түгел идең. Фәния, әйдә башта сезгә кайтабыз. Өс-башыңны алыштыр. Әйдә тизрәк, соңга калырга ярамый. Бүген бәйрәм көн, урак бетә. Әйдә!
Ф ә н и я. Юк, юк…
В а х и т. Фәния! (Кулыннан ала.)
Ф ә н и я. Җибәр!
В а х и т. Юк, җибәрмим. Адашуыңны теләмим мин синең.
Фәниянең кулыннан тотып, авыл ягына китәләр. Фәния теләр-теләмәс кенә атлый. Пауза. Яңадан Хәлим керә. Ул бөтенләй югалып калган. Басуга бара алмаган, билгеле. Нәрсәнедер ачыкларга, нәрсәнедер хәл итәргә кирәк. Шуның өчен, күрәсең, яңадан авылга кайтып бара. Хәлимгә ике кулын артка куеп атлаучы Хәйретдин очрый.
Х ә л и м. Хәйретдин бабай!
Х ә й р е т д и н. Исәнме, олан.
Ул борчылган, үз-үзенә сөйләнеп, башын селки-селки, басу ягына юнәлә. Юлдан йөгерә-чаба Малай кайтып килә.
М а л а й (Хәлимне күреп). Хәлим абый, нихәл?
Х ә л и м. Исәнме.
М а л а й. Мин кайтып киләм бит. Тәки ычкындым. Тотарсың мине! Машинаңны да узып китәм мин. Менә сезнең авылга кереп чыгам әле. Ренат кушты. Әти килеп алсын, ди. Хәлим абый, әллә авырыйсыңмы?
Х ә л и м. Юк.
М а л а й. Ә нигә болай?..
Х ә л и м. Менә шулай, энекәш. Син бернәрсә аңламыйсың шул.
М а л а й. Аңламас. Әминә апаны очраткансыңдыр әле.
Х ә л и м. Әйе.
М а л а й. Шуның өчен кайгырасыңмы? Әллә начар сүз әйттеме?
Х ә л и м. Сиңа ничә яшь?
М а л а й. Җиде елдан егерме тула.
Х ә л и м. Зур икәнсең инде. Синең беләнсерләшергә була. (Үз-үзенә сөйләнгәндәй.) Мин, энекәш, ниндидер бер бушлыкны мәхәббәт дип санаганмын.
М а л а й. Молодец, Хәлим абый! Мин сиңа әйттем бит инде. Күптән шулай уйларга кирәк булган.
Х ә л и м. Күптән шулай кирәк булган шул, энекәш.
М а л а й. Кешене белеп бетермисең бит ул. Безнең авылның Вәкил дә, дус, дип йөргән иде. Бер тапкыр да бальниска минем янга килмәде. Ну, кайткач күрсәтәм әле мин аңа. Эх, Хәлим абый, әби авырып тора ди әле анда. Детдомга китеп булмас, ахры. Укулар башланыр вакыт та җитте. Болай яшәп булмый бит. Бераз уйларга кирәк. Син кайгырма, Хәлим абый. Менә дигәне булыр әле.
Х ә л и м. Шулай дисеңме?
М а л а й. Билгеле. (Вахит белән Фәния киткән якка күрсәтеп.) Кемнәр ул, Хәлим абый?
Х ә л и м. Вахит белән Фәния, Фәния белән Вахит.
М а л а й. Бигрәк инде, әллә кемнәр кебек кулга-кул тотынышыпбаралар.
Х ә л и м. Мәхәббәт, энекәш.
М а л а й. Мәхәббәт четерек нәрсә инде ул. Әби дә шулай ди. Ну, ярый, Хәлим абый. Тизрәк кайтып җитәргә кирәк. Гел-гел болай йөреп булмый. Хуш! Мин очтым. Күрешербез әле, Хәлим абый.
Малай йөгереп чыгып китә. Хәлим аны елмаеп озата.
Пәрдә.
Әсәрнең тексты Туфан Миңнуллинның ун томлыгындагы нөсхәсенә нигезләнеп әзерләнде:
Миңнуллин Туфан. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 1 том, 108-157 битләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.