Драма
3 пәрдәдә, 19 күренештә
КАТНАШУЧЫЛАР:
М и л ә ү ш ә – артистка.
Ш ә һ и т – рәссам, Миләүшәнең ире.
Х а р и с – колхоз председателе, Миләүшәнең әтисе.
Ә һ л и у л л а – Харисның фронтовик дусты.
Р ә ф и с – шагыйрь, шаян табигатьле.
С а җ и д ә – Рәфиснең хатыны.
Ф ә һ и м – композитор.
Э л ь м и р а – Фәһимнең хатыны.
Н у р и с л а м – рәссам.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
I КҮРЕНЕШ
Өч бүлмәле шәһәр квартирасы. Пәрдә ачылганда Миләүшә кунак бүлмәсендә бер ялгызы тәрәзә янында басып тора. Урамны күзәтә, звонок тавышы ишетелмиме дигәндәй, ишек ягына колак сала-сала, кемнедер күзәтә-көтә. Аптырагач рояль янына килә, утырып уйный башлый. Шәһит кайтып керә. Аның үз-үзен тотышында иртә олыгайганлык билгесе. Кулында шәп портфель. Теләсә кем тотып йөри торган түгел. Менә ул сак кына атлап Миләүшә янына килә, килештереп кенә чәченнән үбеп ала.
М и л ә ү ш ә (сискәнеп китә). Ай!.. Шәһитне күреп.) Куркыттың.
Ш ә һ и т (кәефе килеп көлә, өстәл янына бара, портфелен ача, чәчәк букеты тартып чыгара, букетны рояль өстенә куеп). Ошыймы?
М и л ә ү ш ә (күңелсез). Рәхмәт.
Ш ә һ и т (портфельдән ваза чыгарып букетны шуңа утырта. Миләүшә эндәшмәгәч). Күрәм, җанкисәкнең кәефе юк, ни булган?
М и л ә ү ш ә. Минем урынымда син нишләр идең?
Ш ә һ и т. Аңламадым.
М и л ә ү ш ә. Мин дә аңлап бетерә алмыйм. Туган көнемдә япа-ялгыз. Сәгать тугыз тулып килә.
Ш ә һ и т. Ә-ә, менә эш нәрсәдә икән. Болай булгач, икенче мәсьәлә. Мин җитдирәк сәбәптер дип курка башлаган идем. Мин гаепле, ачулан, кыйна, үтер. Ләкин акланырга рөхсәт ит. Көн буе утырышта утырып синең туган көнеңне онытып җибәргәнмен. Ибраһим Гарәфиич искә төшерде, һәм, үз исеменнән синең кулыңны кысып, озын гомерләр, ак бәхетләр теләргә боерды.
М и л ә ү ш ә. Бу букетны да Ибраһим Гарәфиич боерганга алдыңмы?
Ш ә һ и т (көлеп). Әйе, син шактый ук үпкәләгәнсең. Гафу итәргә дә җыенмыйсың, ахры. Бәлки, килешербез, җанкисәк? Йә, көлеп җибәр әле. Икенче тапкыр соңлап кайтма дип, колагымны бор да елмай.
М и л ә ү ш ә. Эш син соңлап кайтуда гынамыни, Шәһит. Ялгыз бит мин. беркем юк.
Ш ә һ и т (шаяртып). Син башка берәүне көткән идеңме? Кем ул, мин аны дуэльгә чакырам.
М и л ә ү ш ә. Син Фәһим белән Рәфисне күрмәдеңме?
Ш ә һ и т. Фәһим белән Рәфисне? Ә-ә… аңлашыла. Алар һәр елны, синең чакырганыңны да көтмичә, сине туган көнең белән котларга килеп керәләр иде. Юк, җанкисәк, Фәһимне дә, Рәфисне дә күрмәдем. Ә иртән Нурисламны очраттым. Бер утырышта бергә булдык.
М и л ә ү ш ә (ачуланып диярлек). Шәһит!
Ш ә һ и т. Бетте, бетте. Йә, үпкәләшеп файда юк. Нишлибез? Беләсеңме нәрсә, әйдә киттек ресторанга.
М и л ә ү ш ә. Анда күңелле булырмы?
Ш ә һ и т. Ялгызым дип зарланасың ич.
М и л ә ү ш ә. Шаяртма инде, Шәһит.
Ш ә һ и т. Кызык кына син, Миләүшә. Нишләргә кушасың миңа? Соңлап кайтуыма ачуландың, килешәм. Ләкин Фәһим белән Рәфиснең килмәвенә мин гаепле түгел бит. Димәк, килергә теләмәгәннәр дусларың.
М и л ә ү ш ә. Алар безнең уртак дусларыбыз.
Ш ә һ и т. (паузадан соң.) Бәлки.
М и л ә ү ш ә. Әллә шылтыратып карыйсыңмы?
Ш ә һ и т. Килегез, зинһар, юкса сездән башка харап булабыз, дип ялыныпмы?
М и л ә ү ш ә. Ялынма, чакыр.
Ш ә һ и т. Нигә мин кайтканны көтәргә, син аны үзең дә эшли ала идең.
М и л ә ү ш ә. Әллә ачуландылар микән? Бардыр, читләшә башладык шул.
Ш ә һ и т. Килмәгәннәр икән, килмәгәннәр. Юк-барны сагышлап, ямьле көннең ямен җибәрмик. Ресторанга барырга теләмәсәң, әйдә, кара-каршы утырабыз да, вәссәлам. (Барып магнитофонны кабыза.) Миләүшә ханым, сезне танцыга чакырырга рөхсәт итегез. (Миләүшәне кулыннан тартып торгыза, сүзсез генә бииләр.) Дөресен генә әйткәндә, җанкисәк, минем Рәфис белән Фәһимнең килмәгәннәренә әз генә дә эчем пошмый. Хәтта әйбәтрәк тә.
М и л ә ү ш ә. Шәһит, ни сөйлисең?
Ш ә һ и т. Алар һаман бала-чагалыктан чыгып бетмиләр. Дуслар бит ул үзеңә тиң булсалар гына дуслар. Мин фикерләр тиңлеге турында әйтәм. Йә, алар килеп керделәр, ди, шуннан нәрсә? Юк-бар сүз сөйләп ваакыт уздыру. Аңламыйм, син шуннан ни кызык табасыңдыр?
М и л ә ү ш ә. Син чынлапмы, Шәһит? Әллә үзләренә дә шулай дип әйткәнең бармы?
Ш ә һ и т. Шуңа килмәгәннәр дип уйлыйсыңмы? Юк, җанкисәк, әйткәнем юк, килсеннәр генә. Сиңа ошый икән, мин инде, үзеңә мәгълүм, үземне үзем тота беләм. Ләкин, килмиләр күрәсең. (Пауза.) Фәһимнең телефон номеры ничек әле?
М и л ә ү ш ә. Юк, кирәкми, Шәһит, син теләмәгәч…
Ш ә һ и т. Анысына нокта куйдык.
М и л ә ү ш ә. Фәһимнәрнең 3–21–34.
Ш ә һ и т (шылтырата). Җавап бирергә теләмиләр.
Ишектә звонок. Шәһит алгы бүлмәгә чыгып китә. Миләүшә күңелсез генә утырып кала. Алгы бүлмәдә тавышлар. Миләүшә, сикереп торып, ишеккә бара, ишектә Рәфис.
Р ә ф и с (тантаналы итеп).
Аргы яктан килмәдек без,
Бирге яктан килдек без.
Син чакырганны көтмәдек,
Үзебез сагынып килдек без.
(Ишекне киң итеп ачып куеп). Керегез, рөхсәтен соңыннан сорарбыз.
Фәһим, Саҗидә, Эльмира керәләр.
М и л ә ү ш ә. Ай, рәхмәт!..
Р ә ф и с. Дәшмә, үррә кат! (Үзе алга чыгып баса.)
Шәһит артык кеше кебек бер читтә басып тора.
Милләтебезнең булачак шөһрәт иясе, хөрмәтле артисткабыз Миләүшә ханым Нигъмәтҗанова, сезне туган көнегез белән котларга рөхсәт итегез. Урра!
Фәһим аңа кушыла. Саҗидә белән Эльмира кушылмыйлар.
Нәрсә дип мин сезнең белән вакыт уздырып репетиция ясадым?! Урра! Ә хәзер персонально котлау башлана.
Үзе, тиз генә килеп, галантно итеп Миләүшәнең кулын кыса һәм үбә, башкалар да үзләренчә Миләүшәне котлыйлар.
М и л ә ү ш ә. Без инде үпкәләргә теләгән идек. Шәһит белән аптырашта утыра идек. Нигә соңга калдыгыз? Шәһит шылтыратып та карады.
Р ә ф и с. Ә миңа юк!
Ф ә һ и м. Башта телефон керттер.
Р ә ф и с. Дәрәҗә юк.
Ф ә һ и м. Алайса елама!
С а җ и д ә. Сез Шәһит Фәйзерахмановичны бөтенләй оныттыгыз.
Ш ә һ и т. Зарар юк, һәр кешегә үз чираты диләрме әле. Беренчедән – сезгә рәхмәт.
Р ә ф и с. Икенчедән – сау булыгызмы? Алай гына котыла алмассыз. Без ныклап утырырга килдек.
С а җ и д ә. Рәфис, үзеңне акыллы тот.
М и л ә ү ш ә. Дусларым, сезне үзегезне генә калдырып, безгә Шәһит белән киңәшеп алырга рөхсәт итегез.
Р ә ф и с. Күпме вакыт кирәк?
М и л ә ү ш ә. Бер минут (Шәһитне култыклап кухняга алып кереп китә.)
С а җ и д ә. Безгә дә бераз төзәтешеп алырга кирәк. Әйдә, Эльмира.
Алгы бүлмәгә чыгып китәләр.
Ф ә һ и м. Синең сүз белән йөреп уңайсыз хәлгә калдык, ахры. Кисәтергә кирәк иде, ничектер әдәпсез килеп чыкты.
Р ә ф и с. Курыкма, килүебезне ошатмасалар, әдәпле генә итеп, кайтып китәргә дә була. Юк, дус, Миләүшәбезгә чирек гасыр тулган көнне чакырганны көтеп өйдә ята алмыйм инде мин. (Өстәлдәге портфельне күреп.) Шәп бит, ә? Министерский, тик эче генә буш, ахры.
Ф ә һ и м. Куй урынына, бала-чага кебек син.
Р ә ф и с. Шагыйрь бала булырга тиеш.
Ф ә һ и м. Акылы дамы?
Р ә ф и с. Чәнчи башладың син, дус.
Ф ә һ и м. Рәфис, әйдә бүген күңелле генә итеп утырыйк әле. Мәңгегә истә калырлык итеп. Миләүшәгә егерме биш яшь бит.
Р ә ф и с. Ә мин нәрсә дим. Тсс, чыгалар.
Миләүшә белән Шәһит чыга.
М и л ә ү ш ә. Киңәшмә тәмам. Ирләр Шәһит бүлмәсенә кереп, табын әзерләгәнне көтеп утырачаклар, курыкмагыз, озак көтәргә туры килмәс.
Р ә ф и с. Бу ничек була инде, без унтугызынчы гасыр татарлары түгел, хатыннарыбызга ярдәм итүдән хурланмыйбыз. Өстәвенә синең туган көнең.
М и л ә ү ш ә. Мин ирләрнең кухня тирәсендә буталып йөрүен яратмыйм.
Р ә ф и с. Кычкырыбрак әйт, Саҗидә дә ишетмәс микән.
М и л ә ү ш ә. Барыгыз инде, комачауламагыз.
II КҮРЕНЕШ
Шәһитнең эш бүлмәсе. Йомшак креслолар, стенада картиналар. Шәһит, Рәфис, Фәһим керәләр.
Ш ә һ и т. Рәхим итегез, утырышыгыз.
Р ә ф и с (портретларны карап). Безгә монда утырырлык урын да калмаган. Геройларыңның берәрсен кыссаң гына.
Шәһит, креслода яткан бер рәсемне алып куеп, Рәфискә урын бирә.
Ш ә һ и т. Йә, безне бикләп куйганнар икән, ни белән булса да шөгыльләнергә кирәктер.
Ф ә һ и м. Бәлки, яңа язып бетергән картиналарың бадыр?
Р ә ф и с. Картина язу көй чыгару түгел бит ул, иптәш композитор. Аны бер кичтә генә әвәләп булмый.
Ф ә һ и м. Син булсаң, әвәләр идең.
Р ә ф и с. Очко! Биреләм һәм үпкәләмим. Һичкем дәшсә дә, мин дәшмим.
Ф ә һ и м (Шәһиткә). Бер дә үзгәрми, әйеме? Укып йөргән чакта ничек булса, һаман да шул.
Р ә ф и с. Аның каруы, сез үзгәрәсез. Мәскәүдә җыелышып төшкән фотодагы малайлар агайларга әйләнеп беттегез.
Ф ә һ и м. Кичә мин дә шул фотоны карап утырдым әле. Күңелле дә, ямансу да булып китте. Төрле вузларда укысак та, көн саен диярлек күрешә идек. Көлешә идек. Уйлар, хыяллар! Хәзер? (Шәһиткә.) Хәтерлисеңме синең диплом эшеңне юган көнне?! Дүрт егет һәм бер кыз.
Р ә ф и с. Һәм шул кызны алып качты дүрт егетнең берсесе.
Ш ә һ и т. Ерак китмәде ул кыз, теге бүлмәдә.
Ф ә һ и м. Гомер үтә, эшләгән эш кенә аз.
Р ә ф и с. Шәһитнең күп. Ул хәзер портфельле художник. Ә портфельгә чирәм тутырып йөрмиләр. (Кулына бер кыз портретын ала.) Кайда эшли бу мадонна?
Ш ә һ и т. Чибәрме?
Р ә ф и с. Тормышта да болай булса, мин аңа өйләнмәс идем, җаны юк.
Ш ә һ и т. Башланды чираттагы тәнкыйть. (Портретны Фәһимгә биреп.) Син, Фәһим, ничек уйлыйсың?
Ф ә һ и м. Мин бу өйгә башка максат белән килдем.
Ш ә һ и т. Ләкин без иҗат кешеләре.
Ф ә һ и м. Бәлки… Һәрхәлдә, мин рәсем сәнгате мәсьәләсендә – профан.
Р ә ф и с. Татарча итеп әйт инде, алаша диген.
Ш ә һ и т (Рәфискә). Беләсеңме ул кыз кем? Япь-яшь булуына карамастан, коммунистик хезмәт ударнигы.
Р ә ф и с. Ә кеше кайда? Художник күзе күргән кеше? Һәр ударникның портретын язу художникның вазифасына керми торгандыр ич? Аның өчен фотографияләр дә бар. Моны кайда эләчәкләр инде? Үзе эшли торган заводның завком бүлмәсенәме? (Икенче портретка күрсәтеп.) Тегесен – колхоз идарәсенә, кулындагы чиләгенә караганда сыер савучы булырга охшый.
Ш ә һ и т (исе китмичә). Шагыйрь кешегә күргәзмәләрдә булу зарур итмәс иде.
Р ә ф и с. Булдым. Профессор портреты эленеп тора, аннан көләч йөзле монтажниклар. Барысы да бертөсле. Барысы да елмаялар. Бәлки, профессор уйлана да беләдер.
Ф ә һ и м. Рәфис, әллә темаңны үзгәртәсеңме? Сиңа бәйләнергә генә булсын.
Р ә ф и с. Әгәр Шәһит минем сүзләрне бәйләнү дип кабул итә икән, туктыйм.
Ш ә һ и т (тыныч). Зарар юк, мин аларны синнән бүген генә ишетмим инде. Ләкин шунысы бар, минем коллегалар минем иҗатым турында икенче фикердә. Алар рәсем сәнгатен синнән көчлерәк аңлыйлардыр дип уйлыйм. Шулаймы, Фәһим?
Ф ә һ и м. Әлбәттә.
Р ә ф и с (такмаклап). Әлбәттә, әлбәттә, кәҗә качкан Әлмәткә, тотканнар, ди, әлбәттә, суйганнар, ди, әбәткә. Әлмәт дигәннән, ни өчендер нефтяникны күрмим. Модада бит ул. Буровой янына бастырасың да авызын ердырасың. Янәсе, нефть чыгару уен эш, мүклисе дә чутлыйсы. Әй, җаннарым, җанкисәкләрем, гел көлеп кенә торалар микәнни соң безнең геройларыбыз? (Шәһиткә.) Син Нурисламның яңа эшен күрдеңме, Шәһит?
Ш ә һ и т. Кайсы? Теге агач аяклы абый портретынмы?
Ф ә һ и м. Әйе. Ничек?
Ш ә һ и т. Синеңчә?
Ф ә һ и м. Шәп бит.
Ш ә һ и т (Фәһимгә). Беләсеңме нәрсә, Нурислам, һичшиксез, талантлы. Ләкин ул бик еш тайпыла. Ә үзе кеше киңәшенә колак салмый. Аның геройлары һәрвакыт мескеннәр, кыерсытылганнар. Бернинди яктылык юк. Заман бездән икенче нәрсә таләп итә.
Р ә ф и с. Заман бездән…
Ф ә һ и м (Рәфисне бүлеп). Миләүшә, озакладыгыз бугай.
М и л ә ү ш ә. Зарыктыгызмыни, без әзер. Әйдәгез.
III КҮРЕНЕШ
Кунак бүлмәсе. Табын әзерләнгән. Нечкә билле бәллүр рюмкалар, винолар, ләкин эчеп исерерлекләре түгел.
М и л ә ү ш ә. Әйдәгез, утырышыгыз. Әти әйтмешли, бары – бергә, югы – уртак.
С а җ и д ә. Рәфис, монда кил!
Р ә ф и с. Фәһим, Эльмираң янына бар.
Көлешеп утырышалар. Тынлык.
Ф ә һ и м. Беренче сүз кемгә?
С а җ и д ә. Рәфискә, ул әйтсен.
Р ә ф и с. Юк, болай да тел бистәсе дигән атым чыккан. Әнә Миләүшә үзе сайласын.
М и л ә ү ш ә. Ни өчен мин?
Р ә ф и с. Синең күңелеңә кем күбрәк ошый, шуңа беренче тост әйтүне тапшыр.
М и л ә ү ш ә. Сине сайласам?
Р ә ф и с. Мине сайламадың инде син, дускаем, әнә Шәһитең.
М и л ә ү ш ә. Шәһит – хуҗа. Ә мин кунакларымның сүзен ишетәсем килә. Нәрсә, шулай итеп мине котларга теләүчеләр дә беттемени?
Р ә ф и с. Әнә кая борды. Болай булгач, чара юк. (Торып баса.) Ничек башларга соң котлау сүзен? Иптәшләр дип башлар идем, профсоюз җыелышларында доклад сөйләүчене хәтерләтүдән куркам. Дуслар дияр идем, өстемә зур йөк алудан шүрлим. Хәер, дуслар дим. Ялгышсам, бүгенге көн хөрмәтенә гафу итәрсез дип ышанам. Дуслар!.. Сез миннән, шагыйрь буларак, шигырь белән сөйләвемне көтәсездер. Ләкин ялгышасыз. Миләүшә ханымның туган көнең тиң булырлык мәдхия язарга минем тыйнак талантымның көче җитми. Кулларына имән күсәк тотып, һәр чатта сагалап торучы тәнкыйтьчеләрдән дә мин бәндәгезгә шактый эләгә. Чираттагы тукмакны сездән алырга теләмим. Шуңа күрә халык җырларын ярдәмгә чакырам.
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Миләүшә.
Чәченнән җил сыйпаса да,
Минем күңел көнләшә.
Хатын-кыз халкына сүзләр аеруча ошый, кул чабып алалар.
Минем күңел көнләшә. Әмма, Миләүшә ханым, сез шаһит, бу сүзләр өчен Шәһит көнләшмәс дип уйлыйм. Кабатлап әйтәм, сүзләр минеке түгел, халыкныкы.
Ш ә һ и т. Бу юлга гафу итәм.
Р ә ф и с. Менә шәп, шуның өчен эчәбез.
Рюмкалар бушатыла.
Ф ә һ и м (көлеп). Ике ярым шигырь җыентыгы чыгарып, Миләүшә хөрмәтенә дүрт юллык шигырь дә язмагач, нигә акланырга?
Р ә ф и с. Менә беренче тукмак. Рәфис, түз, сынатма, дошман атакага ташланды. Фәһим дус, син композитор, ә Миләүшәгә багышланган көең кайда?
Ф ә һ и м. Мин шуңа күрә дәшми-тынмый утырам да.
С а җ и д ә. Туктагыз әле, Шәһит художник ич, хатынының туган көненә ни бүләк итте икән?
Р ә ф и с. Үзенең автопортретын.
Көлешәләр.
Ш ә һ и т. Гафу итегез. (Урыныннан торып, бүлмәсенә кереп китә. Аннан Миләүшәнең портретын алып чыга. Портрет төгәл язылган. Ул хәтта зурайтылган фоторәсемне хәтерләтә.) Менә!
Портрет кулдан-кулга йөри. Саҗидәнең: “Ай-яй!” – дигән авазы ишетелә. Эльмира дәшми генә утыра.
Р ә ф и с (портретны карагач). Миләүшә елмая. Димәк, дуслар, мәсьәлә ачык. Композитор Фәһим Шәрифуллин белән шагыйрь кисәге Рәфис Хатип Миләүшәгә бурычлылар.
М и л ә ү ш ә (шатлыгы йөзенә чыккан). Мин үземне патша кызы кебек хис итә башладым.
Р ә ф и с. Сез патша кызы да бит, Миләүшә ханым, колхоз председателе кызы. Ә колхоз председателе бүгенге көндә – авыл хуҗалыгын кызу темплар белән югары күтәргән вакытта – патша һәм Алла.
Ф ә һ и м. Ну, чыннан да тел бистәсе син, Рәфис.
Көлеш.
Р ә ф и с. Минем эш коралым – тел, иптәш композитор. Синең колак. Шәһитнең – күз. Кемнәр каршы – кулларын күтәрә.
Э л ь м и р а. Иптәшләр, без монда Фәһим белән Рәфиснең сүз көрәштергәннәрен тыңларга килмәдек. Дөресме, Миләүшә?
М и л ә ү ш ә. Алар икәү очрашса, ансыз булмый инде ул.
Э л ь м и р а. Тик очрашмый калган көннәрне генә юк.
Р ә ф и с. Ярый, сезнеңчә булсын. Без Шәһит кебек телне аркылы тешләп тә утыра алабыз. Бездән башка күңел ачып карагыз. Дөресме, Фәһим?
Ф ә һ и м. Син әйткәч дөрестер инде.
С а җ и д ә. Әйдәгез биибез.
Р ә ф и с. Тик мин синең белән биемим.
С а җ и д ә. Бик исем китә.
М и л ә ү ш ә. Шәһит, магнитофонны кабыз әле.
Шәһит магнитофонны кабыза. Эльмира белән Фәһим бии. Рәфис Миләүшәне, Саҗидә Шәһитне чакыра. Рәфис белән Миләүшә бии-бии авансценага киләләр.
Р ә ф и с. Көтмәгән идеңме безне?
М и л ә ү ш ә. Чакырган идек, дип әйттем ич.
Р ә ф и с. Син чакырдыңмы, Шәһитме?
М и л ә ү ш ә. Барыбер түгелмени?
Р ә ф и с. Хәер, барыбер. Нурисламны очраттым, котларга кушты.
М и л ә ү ш ә. Кирәкми, Рәфис. Башка ул турыда кузгатма.
Р ә ф и с. Сиңа бүген күңеллеме?
М и л ә ү ш ә. Күңелле.
Биеп узалар. Аларны Саҗидә белән Шәһит алыштыра.
С а җ и д ә. Сез нигә шулай аз сөйләшәсез, Шәһит?
Ш ә һ и т (теләр-теләмәс кенә). Сөйләр сүзем юк.
С а җ и д ә. Бүген дәме?
Ш ә һ и т. Бүген дә.
С а җ и д ә. Квартирагыз шундый әйбәт.
Ш ә һ и т. Әйе.
С а җ и д ә. Безнең Рәфискә һаман бирмиләр.
Ш ә һ и т. Бирерләр.
С а җ и д ә. Рәфис әйтә, сез зур кешеләр белән таныш, ди. Дустыгыз өчен бер-ике сүз әйтегез. (Чытлыкланып көлә.)
Биеп узалар. Фәһим белән Эльмира киләләр.
Ф ә һ и м. Син художник Газизовны беләсеңме?
Э л ь м и р а. Ничек инде Нурисламны белмәскә?
Ф ә һ и м. Аның картинасы тагын күргәзмәгә узмаган.
Э л ь м и р а. Шуннан?
Ф ә һ и м. Шул.
Э л ь м и р а. Беркайчан да сүзеңне сөйләп бетермисең.
Ул арада Шәһит магнитофонны туктата. Өстәл янына килеп, рюмкаларны тутыра.
Р ә ф и с. Хуҗа сусаган.
Ш ә һ и т. Сезнең өчен тырышам.
Көлешәләр.
Иптәшләр, якынрак килегез. Миңа Миләүшә тост әйтергә рөхсәт итмәгән иде. Ләкин минем соңга калганчы әйтәсе сүзләрем бар. (Уйланып торганнан соң.) Бүген Миләүшәнең туган көне. Шуны әйтәм, художник буларак иҗатымда ни дә булса эшләгәнмен икән, мин аның өчен Миләүшәгә бурычлы. Бу тостны Миләүшәнең мәхәббәте өчен тәкъдим итәм.
С а җ и д ә. Дөрес, хатын-кызсыз беркем дә бернәрсә эшли алмый. Безнең Рәфис…
Р ә ф и с. Миләүшә мәхәббәте өчен эчәбез, Саҗидә.
Рюмкалар бушатыла.
Тик бер нәрсә бар, иптәшләр. Миләүшә оста артистка булуы өчен кемгә бурычлы икән?
Э л ь м и р а. Ул безгә бурычлы. Шуңа күрә җырлавын үтенәбез.
Ф ә һ и м. Ашыкмыйк. Төн озын. Мин хәзер бераз җилләнеп керергә тәкъдим итәм. Бүген киче искиткеч.
Р ә ф и с. Акыллы кешедән – акыллы сүз.
Барысы да кузгалып алгы бүлмәгә чыгып китәләр. Шәһит белән Миләүшә генә кала.
М и л ә ү ш ә. Рәхмәт, Шәһит, син сөйләшмичә күңелсез генә утыргач, курка башлаган идем, котлау сүзең өчен рәхмәт.
Ш ә һ и т. Рәфис үзен тупас тота… Әйдә чыгабыз.
М и л ә ү ш ә. Бар, чыга тор, Шәһит. Мин өстәлне рәтләп алыйм, чыгып җитәрмен.
Ш ә һ и т. Ничек инде синнән башка?
М и л ә ү ш ә. Шәһит, бар, мин хәзер. (Шәһитне, кулыннан җитәкләп, алгы бүлмәгә алып чыга. Пауза. Миләүшә йөгереп керә. Шатлыгыннан нишләргә белми. Радионы кабыза. Анда күңелле көй. Бүлмә буйлап әйләнә-әйләнә бии.)
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Миләүшә.
Чәченнән җил сыйпаса да,
Минем күңел көнләшә.
(Өстәл янына килеп, музыка тактына табынны рәтли, телефон шылтырый.) Әйе, әйе. Исхаков квартирасы. (Трубканы куя. Уйланып тора.) Нурислам тавышы.
Ишектә звонок.
IV КҮРЕНЕШ
Алгы бүлмә. Миләүшә чыга.
М и л ә ү ш ә. Ишек ачык. Керегез!
Ишектән Харис белән Әһлиулла керәләр. Харис колхоз председательләречә киенгән. Ягъни киемнәре шәһәрдә тегелгән, ә киелүе авылча… Әһлиулла агач таяклы. Өстендә солдат гимнастеркасы. Сакал-мыеклары җиткән… Харисның кулында чемодан, Әһлиулланың – дөнья күргән хуҗалык сумкасы. Миләүшә боларның килеп керүеннән каушап калган. Исәнләшүен дә оныткан. Тик Харис каушаучылардан түгел, төрлесенә күнеккән инде ул.
Х а р и с. Исәнме, кызым. Менә килдем әле мин. Үзем генә дә түгел, кунак белән. Кертәсезме? Әйдә, Әһлиулла, уз.
Ә һ л и у л л а. Ярар, ярар.
М и л ә ү ш ә (исенә килеп). Әйдәгез, әйдә, чишенегез. Бик вакытлы, минем бүген бәйрәмем.
Х а р и с. Шуның өчен килдем дә инде мин. (Өстендәге плащын, кепкасын салып элеп куя.) Әһлиулла, чишен, әйдә.
Ә һ л и у л л а. Ярар, ярар. (Кулындагы сумкасын кая куярга урын тапмагач, ишек янындагы почмакка ташлый.)
Х а р и с. Син нәрсә, алай ыргытасың, панимаешь. Менә монда куй. Курыкма, урламаслар.
Ә һ л и у л л а. Ярар, шунда әйбәт.
Х а р и с. Алай булмый, агай-эне. (Сумканы алып үзенең чемоданы янына куя. Әһлиулланың кожанын салдырып, үзенеке янына элә.)
М и л ә ү ш ә. Әйдәгез бүлмәгә.
Х а р и с. Сабыр, кызым. Безнең аяк – авылныкы. Пароходка кергәндә кырган идем кыруын. Авыл туфрагы шуның кадәр аякка ияләшкән, шәһәргә килгәндә дә каласы килми. Әһлиулла, сал аягыңны, менә моны киеп җибәр.
М и л ә ү ш ә. Ярый алайса, керерсез. (Кунак бүлмәсенә кереп китә.)
Әһлиулла бер аягындагы итекне сала да, нишләргә инде монысы белән дигәндәй, агач аягына карап тора.
Х а р и с. Анысыннан курыкма. Эзе зур түгел. Сөртеп алырлар, үз кызым.
Ә һ л и у л л а. Килмәскә ие лә миңа. Кеше борчып. Шунда пристаньда гына йоклап була ие.
Х а р и с. Ну, ну, йоклатты ди пристаньда. Син нәрсә, беспризорникмы әллә? Син тарсынма, парин. Кияү золотой минем. Миләүшә, кызым, кияү кайда соң әле, күренми?
М и л ә ү ш ә. Хәзер кайта, әти.
Х а р и с. Ярый алайса.
V КҮРЕНЕШ
Кунак бүлмәсе. Миләүшә өстәл янында басып тора. Кунакларның вакытсыз килүе борчый аны. Шаулап Харис керә. Аңа Әһлиулла ияргән. Агач аягы шакылдамасын дип, сакланып кына атлый.
Х а р и с. Һо-о! Табын безне көтеп тора икән. Молодец, кызым. Молодец, кияү.
М и л ә ү ш ә. Бездә кунаклар да бар әле, әти.
Х а р и с. Һо-о, бик әйбәт. Күптән Казан кешеләре белән җәелеп сөйләшкән юк. Кодалар килдеме?
М и л ә ү ш ә. Юк.
Х а р и с. Әллә чакырмадыгызмы?
М и л ә ү ш ә. Үзең әйтәсең ич, әти, чакырылган кунак – ярты кунак, үзе белеп килгән кунак – чын кунак, дисең.
Х а р и с. Молодец. Күрдеңме, Әһлиулла, минем кызны!
Ә һ л и у л л а. Яхшы, яхшы.
Х а р и с (мактанып) Менә, Әһлиулла, минем кияүнең дворецы инде бу. Күргәнем юк иде әле, беренче тапкыр күрүем. Яңа биргәннәр, шуны бел, шәләй-вәләй кешеләргә тоттырмыйлар мондый галәмәтне.
Ә һ л и у л л а (исе китеп бүлмәне карый). Әйбәт шул, әйбәт.
Х а р и с (Әһлиулланы ияртеп, башка бүлмәләрне карый, йокы бүлмәсенең ишеген ачып). Менә монысы спальный.
Шәһитнең эш бүлмәсенә керәләр.
VI КҮРЕНЕШ
Шәһитнең эш бүлмәсе.
Х а р и с. Күрәсеңме, парин, мондагыларны?
Ә һ л и у л л а. Барысын да үзе ясаганмы?
Х а р и с. Как же. Бусы әле балалары гына, аталары выставкада эленеп тора торгандыр.
Ә һ л и у л л а. Минем сурәтне дә эшләп китүче синең кияү түгелдер ич, Харис кордаш?
Х а р и с. Кайчан ул?
Ә һ л и у л л а. Яз көне авылга килгән ие, бер ящек буяу, күтәреп. Ишегалдына бастырды да, медальләрне тактырып, төшерде. Бер ай җәзалады, дуслашып беттек.
Х а р и с. Шулдыр, Әһлиулла туган, андыйга бик маһир ул. Кемнең кем икәнен белә.
Ә һ л и у л л а (кесәсеннән кәгазь чыгарып). Менә чакырып хат та язган ие. Әллә белмичә үзенә үк килеп эләктекме?
Х а р и с (шатланып). Менә әкәмәт булыр иде, ә! Яле карыйк әле. Нурислам Газизов дигән. Минем кияү түгел бу, Әһлиулла туган, минем кияү Исхаков.
Ә һ л и у л л а. Ошатты куйды бит, әй! Шәһәр җиреннән чыга инде бөтен мачтыр кешеләр.
Х а р и с. Әй-й, син, Әһлиулла, бик алай… Минем кыз Миләүшә авылда үсте. Радиодан ишеткәнең дә бардыр Миләүшә Нигъмәтҗанова җырлый дигәнне.
Ә һ л и у л л а. Ишетелгәндер инде андый булгач.
Х а р и с. Кызым, Миләүшә, кер әле монда.
Миләүшә керә.
Менә Әһлиулла абыең әйтә, радиобыз бозылган, ди… Сыздырып җибәр әле шуңа авыл көен.
М и л ә ү ш ә. Әти…
Ә һ л и у л л а. Юк, кирәкми, азаплама, Харис туган.
Х а р и с. Җүләр, әллә син аны азаплана дисеңме, авызын гына ача, көй үзеннән-үзе сибелә башлый, парин.
М и л ә ү ш ә (уңайсызланып). Әти, соңгарак, ярыймы?
Х а р и с (рәхәтләнеп көлеп). Ялындыра, панимаешь. Кайгырма, Әһлиулла парин, ишетерсең әле.
М и л ә ү ш ә. Әйдәгез, әти, теге бүлмәгә чыгабыз.
Х а р и с. Өстәлгә якынрак дисеңме? Дөрес! Киттек, Әһлиулла.
Узалар
VII КҮРЕНЕШ
Кунак бүлмәсе. Харис иркенләп өстәл артына кереп утыра. Урындык шыгырдап куя.
Х а р и с. Утыр, Әһлиулла. Агач аяк басып торганны яратмый торгандыр.
Ә һ л и у л л а. Зыян юк. Арый белми ул. (Урындыкны өстәлдән читкәрәк тартып, урындык читенә утыра.)
Х а р и с. Кызым, кияү белән кунакларыгыз кая соң әле?
М и л ә ү ш ә. Озакламаслар, әти, ашый-эчә торыгыз, юлдан килгән, ачыккансыздыр.
Х а р и с (өстәл өстен җентекләп тикшереп). Монда сезнең ашарлык нәрсә дә юк. Аш пешермәдегезмени?
М и л ә ү ш ә. Юк иде шул, әти.
Ә һ л и у л л а (уңайсыланып). Борчыма инде, Харис туган. Минем ашыйсым килми.
Х а р и с. Кызым, алып кил әле минем чемоданны.
Миләүшә алгы бүлмәдән чемоданны алып керә. Авыр, күрәсең, көчкә күтәргән. Миләүшә чемоданны Харис каршысына куя. Харис аны җилтерәтеп кенә күтәрә, тезенә утырта.
Культурныйга китте хәзер заман, Әһлиулла парин, кая барсаң да чемодан күтәреп йөрергә кирәк. Даже минем хатынның телендә дә гел шул. Совещание-фәләнгә барырга җыенсам, шуны китереп тоттыра. (Шалтыратып чемоданны ача. Өстәл өстенә бал, май тутырылган банкалар һәм бер бөтен түгәрәк ипи чыгарып куя.) Монысын әниең җибәрде. Кияүгә авыл ипие бик ошаган иде, ди. Как будто шәһәрдә авыл ипие түгел. Шәһәр урамында бодай үсәмени? Черт с ним, кияүгә булгач кияүгә, жалка түгел, золотой малай.
Ә һ л и у л л а. Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма, дигәннәр.
Х а р и с. Рәте булмаса, тоттырыр идем көмеш кашык мин аңарга. Үзе әйбәт. Кияүгә чыктым, дип яза, Әһлиулла парин, бервакыт минем кыз. Как раз язгы чәчү вакыты. Ничек председатель башың белән ташлап китәсең. Туйларына килмәдем. Үзләре кайттылар. Башта курыктым, парин, шәһәр кешесе, күңелгә ошармы дим. Ошады бит, әй. Аракы эчми, тәмәке тартмый тартуын. Ну үзе болай прастуй халык.
М и л ә ү ш ә. Әти, нигә әни дә килмәде соң?
Х а р и с. Кая әниеңә. Авылдагы эш. Председатель булгач та, кулак түгел бит әле, өйгә ялчы алып булмый. Тавык-чебеш, сарык-сыер дигәндәй… (Әһлиуллага.) Зарплата да җитә, парин, тик ишегалдында әтәч кукраеп йөрмәсә, сыер күшәмәсә, керәстиән каны.
М и л ә ү ш ә (көлеп). Әни үзе генә теләсә нишләсен.
Х а р и с. Юк, кызым, полный рөхсәт белән. Урак өсләре узды, колхозда бераз тынычлык. Әниең әйтә, бар, йөреп кайт, юкса үләсең инде, ди. Парторгка пичәтне бирдем дә, әйдә. Председательгә дә бераз ял кирәктер инде, әйеме, Әһлиулла?
Ә һ л и у л л а (көлеп). Председательгә бераз ял кирәк инде анысы, әйе.
М и л ә ү ш ә. Әти, мин боларны кухняга чыгарып куйыйм.
Х а р и с. Монда килешмәс дисеңме? Үзеңә кара, син хозяйка.
Миләүшә әйберләрне кухняга алып чыгып китә.
Ә һ л и у л л а. Харис, килешер микән, кунаклары бар, ди ич.
Х а р и с. Булса ни. Без нәрсә, муйнакмыни? Курыкма, алар кайтканчы без хәзер. Ату алар алдында ашап утыру килешмәс.
Ә һ л и у л л а. Киләсе түгел ие миңа. Уңайсыз.
Х а р и с (кискен). Син, син алай тыйнакланып утырма әле, әй! Хатын-кыз кебек. Үзгәргән син, фронтта чакта болай түгел идең.
Ә һ л и у л л а. Бу бит фронт түгел.
Миләүшә чыга.
Х а р и с. Кызым, кара әле мин аңгыраны, син аптырап йөрисеңдер, бу ниткән кеше дип. Әһлиулла бу. Минем фронтовой дус. Онытмаган булсаң, гел сөйли идем бит. Шушы инде мине үлгән җирдән терелтүче. Раненый булгач, ике чакрым җилкәсендә күтәреп кайтты бит. Лазаретка тапшырды. Шуннан кеше булдым. Бүген менә пароходтан төшкәндә карыйм – таныш борын… (Көлеп.) Валлаһи менә, Әһлиулла, борыныңнан таныдым. Ул да танып алды. Пристаньда йоклыйм, ди. Что син дип, монда алып килдем.
М и л ә ү ш ә (шатланып). Бик яхшы булган. (Әһлиуллага.) Рәхмәт сезгә.
Ә һ л и у л л а. Әтиегезнең гадәте инде, кызым, кайчак арттырып та җибәрә.
Х а р и с (өстәл өстендәге бер шешәне алып этикеткасын укый). Ркацетили. Йомшак нәрсә. Санаторийда эчеп караган идем. Кызым, усалрагы юкмы шунда?
М и л ә ү ш ә. Коньяк бар.
Х а р и с. Китер әле, булмаганда ярар.
Миләүшә китә.
Ә һ л и у л л а. Харис, уңайсыз бит… кунаклары…
Х а р и с. Кара әле, куып чыгарам мин сине, син нәрсә, канца да канцов!
Миләүшә коньяк алып керә.
Х а р и с (рюмкаларга күрсәтеп). Болардан аз гына зурраклары юкмы?
Миләүшә алып килеп бирә. Харис рюмкаларга сала. Берсен Әһлиулла кулына тоттыра.
Яле, очрашу хөрмәтенә.
Ә һ л и у л л а. Ашыкма әле, Харис кордаш. (Рюмканы өстәлгә куя.)
Х а р и с. Ал кулыңа! Ну ачуны китерәсең син минем. Йә, киттек. (Эчәләр.) Кызым, калганын алып куеп тор.
М и л ә ү ш ә. Торсыннар шунда.
Х а р и с. Юк, юк. Кияү үзебезнеке дигәч тә, сизмәве яхшы. Как будто сабыр гына көтеп торабыз. Эх, парин, ничә ел бит, ә? Үзгәргән син.
Ә һ л и у л л а. Син дә.
Х а р и с. Минем нәрсә, корсак үсте, шул. (Көлеп.)
Председательгә корсак кирәк, Әһлиулла. Ябык булсаң, ышанмыйлар. Әле болай да признайть итмәүчеләр бар. Усал яшьләр үсә. Аз гына махы бирдеңме, бетте. (Җитди.) Син картайган, парин, картайган.
Ә һ л и у л л а. Яшь тә бара инде.
Х а р и с. Бара-а. Бар иде бит, ә? Госпитальдән соң частька кайтсам – син юк. Яраланды, диләр. Кая киткәнеңне белмиләр. Син дә язмадың.
Ә һ л и у л л а. Туры килмәде шул. Вакыты да шундый. Язу да чамалы.
Х а р и с. Өй адресларын да алышмаганбыз бит. Татарстаннан булгач, янәсе, күрше йортта яшәгән кебек кенә. Зур бит Татарстан. Часто искә алдым, парин. Эзләтеп каратырга да уйладым. Шунда мәшәкать белән… Яңадан председатель итеп куйдылар да, бар да онытылды. Күзгә бернәрсә күренми, сугыш беткән елларны колхозларның нинди икәнен беләсең. Көчкә рәткә китердек. Тукта, килгәндә сорарга да өлгермәдем. Монда нигә килүең иде әле?
Ә һ л и у л л а. Кая?
Х а р и с. Шәһәргә.
Ә һ л и у л л а. Ә шул, теге, ни, әйттем бит… Бик чакырган. Кешенең гозерен ничек аяк астына саласың.
Х а р и с. Колхозда эшли аласыңмы соң?
Ә һ л и у л л а. Каравылда торам. Кара әле, Харис, син шәһәргә килгәләп йөрисең. Әллә, мин әйтәм, әдрис белән тегеңәргә барыйммы, өйрәтеп җибәрсәң.
Х а р и с. Ашыкма. Иртәгә дә көн бар. Бергә эзләп табып, кунак булып кайтырбыз.
Ә һ л и у л л а. Хәер, инде анысы төнлә борчып…
Алгы бүлмәдә шаулашкан тавышлар. Кунаклар кайта. Әһлиулла, сикереп торып, читкәрәк китә.
VIII КҮРЕНЕШ
Алгы бүлмә. Рәфис, Фәһим, Эльмира кунак бүлмәсенә кереп китәләр. Анда аларның исәнләшкәннәре ишетелә. Алгы бүлмәдә Саҗидә һәм Шәһит.
С а җ и д ә (көзге каршысында төзәтенеп). Сез эксплуататор, Шәһит, Миләүшәне бикләп калдырдыгыз.
Ш ә һ и т. Табынны рәтлим дә чыгам дигән иде. Минем гаебем юк.
С а җ и д ә. Минем Рәфис минем туган көнемдә табынны үзе рәтләр иде.
Миләүшә чыга.
Ш ә һ и т. Менә, Миләүшә, синең аркада миңа кисәтү ясыйлар.
С а җ и д ә. Миләүшә, художнигың синнән өй кошы ясаган икән. Хәтта туган көнеңдә дә…
М и л ә ү ш ә. Мин үзем…
С а җ и д ә. Алайса, гафу итегез, Шәһит. Турылыклы хатын булырга синнән өйрәнергә кирәк, МиләүшәЮ ә Рәфискә Шәһиттән өйрәнергә. (Көлә-көлә кунак бүлмәсенә кереп китә.)
М и л ә ү ш ә. Шәһит, әти килде.
Ш ә һ и т. Ничек?
М и л ә ү ш ә. Сез чыгып киткәч керделәр. Үзе генә түгел.
Ш ә һ и т. Кем белән?
М и л ә ү ш ә. Сугышта әтине коткарып калган кеше. Әһлиулла абзый.
Ш ә һ и т. Вакытсыз.
М и л ә ү ш ә. Нигә, Шәһит? Әти минем туган көнемә килгән.
Ш ә һ и т. Мин анысын әйтмим. Безнең бу кич аракы эчүгә кайтып калмасын иде. Ничектер акыллырак итеп үткәрәсе килгән иде.
М и л ә ү ш ә. Шәһит…
Ш ә һ и т. Йә, ярый, әйдә, керик.
IX КҮРЕНЕШ
Кунак бүлмәсе. Кунаклар Харисны урап алганнар.
Р ә ф и с. Мин колхоз председательләрен нәкъ менә шулай күз алдыма китерә идем.
Х а р и с. Алар да кешегә охшаганмыни?
Р ә ф и с (шаркылдап көлеп). Бер дә ноль, сезнең файдага, Харис абый.
Х а р и с (бу очрашуда артык булып читтә басып торучы Әһлиуллага). Кая качтың, Әһлиулла, якынрак кил. Менә егетләрнең авыл кешесе күрәселәре килеп зарыккан. Авылдан киткәннәренә биш ел тулган, ди.
Ә һ л и у л л а. Ярар, ярар. (Кыймыйча гына өстәл янына килә.)
Х а р и с. Минем фронтовой дус. Знакомься, урыс әйткәндәй.
Кунаклар исәнләшәләр.
Ф ә һ и м (Әһлиуллага текәлебрәк карап). Мин сезне кайдадыр күргәнем бар, абзый.
Ә һ л и у л л а (уңайсызланып). Белмим тагын.
Р ә ф и с. Мин дә таныйм. Әһлиулла… Исемегез дә таныш.
Х а р и с (шатланып). Һәй, болай булгач, Әһлиулла туган, ахириләрең булып чыктылар әле егетләр. Ә син китәм дисең.
Ә һ л и у л л а. Мин ни… мин бер дә танымыйм шул. Бутыйлардыр.
Х а р и с. Кияү кайда соң әле, кияү?!
Ишектә Шәһит белән Миләүшә.
Р ә ф и с. Әнә ул, Харис абзый, сезнең кияү. Тынычлык! Бабай белән кияү очраша. Юмористик шигырьнең беренче юлы.
Х а р и с (Шәһиткә каршы барып). Син нәрсә, бизбашка малай, бабаңны көттерәсең? Ташлап китәргә тора идек.
Ш ә һ и т (салкын ягымлылык белән кул биреп күрешә). Исәнмесез, бабай, хуш килгәнсез. (Әһлиуллага.) Исәнмесез. (Текәлеп карый.)
Ә һ л и у л л а (Шәһитнең карап торуына аптырап). Исәнмесез.
Пауза.
Р ә ф и с. Очрашуның беренче минутындагы гадәти пауза. Кияү югалып калган. Шигырьнең дәвамы – өстәл тирәсендә. Үтенәм.
Утырышалар. Шәһит рюмкаларга вино сала.
Р ә ф и с (торып басып). Харис абзый, сезнең киявегез аз сүзле. Шуңа күрә бар авырлык миңа төшә. Миңа сөйләргә туры килә.
Х а р и с. Анысы да кирәк. Сөйләүчеләр булмаса, эшләүчеләрнең кадерен кем белер иде.
Көлешеп алалар.
Р ә ф и с (үзе дә кушыла). Ике дә ноль! Ай-яй, Миләүшә ханым, сезнең әтиегез. Фәһимнең теле аныкына караганда гади ит кисәге. Очрашканга күпме үтте, икенче тапкыр төп башына утыртты. Бәхетле Миләүшәнең җор әтисе хөрмәтенә тост тәкъдим итәм.
Эчәләр, Харис, Әһлиулла, Миләүшә эчмиләр.
Ш ә һ и т. Бабай, сез нигә?
Х а р и с. Юк, кияү, миңа килешмәс.
Р ә ф и с. Алай булмый, Миләүшә ханымга ярый да, әтисеннән ояла. Сезгә ярамый.
Х а р и с. Әтисенә кызыннан оялырга ярамыймыни?
Р ә ф и с. Бу очракта юк. Унтугызынчы гасыр күптән узды. Тарих татарларны гына читләтеп үтмәгәндер.
Х а р и с. Шулаймыни? Кызым, кая, китер әле теге калган шешәне.
Миләүшә коньяк китереп куя. Шәһит Миләүшәгә мәгънәле итеп карап ала.
Ф ә һ и м. Туган-тумачалык була бит бу, Миләүшә. Безгә сухой вино гына иде.
Р ә ф и с. Фәһимнең теле ачылды.
Шәһит рюмкаларга коньяк сала. Харисның рюмкасындагы виноны үзенекенә сала, Әһлиулланыкын – Саҗидәгә. Бу эшне педантларча төгәллек белән эшли.
Ф ә һ и м. Шәһит, нигә үзеңә вино?
Ш ә һ и т. Юк, миңа башкасы ярамый.
Х а р и с (Әһлиуллага горурланып). Күрдеңме, туган?!
Ш ә һ и т. Әйдәгез, иптәшләр, мин сөйлисе сүзне Рәфис әйтте. Кабатлап тормыйм. Бабай, әйдәгез. (Әһлиуллага.) Әйдәгез, абзый.
Х а р и с (кәефе килеп). Менә егет әйтте әле монда. Унтугызынчы, ди, татарлар, ди, ә кызларыгыз бер сүз дә дәшми.
Р ә ф и с. Кызларыбыз түгел алар. Хатыннарыбыз.
С а җ и д ә. Рәфис!..
Э л ь м и р а. Аның каруы, эчәбез бит, Харис абый.
Х а р и с. Эчүне аны булдырып була. Эчкәч җырлашып утырырга кирәк.
Р ә ф и с. Эх, Харис абзый, белмисез әле сез, монда бит әдәбият, сәнгать кешеләре җыелган. Ә дөньяда иң күңелсез мәҗлес шуларныкы. Бөтен шәһәребездә мәҗлесләрне күңелләндерә торган бер артистыбыз бар, бүген ул да буш түгел.
Ф ә һ и м. Нигә, әйдәле, Миләүшә. Көй, билгеле, яңа язылган, яңа өйрәнәбез.
Р ә ф и с. Композитор ул, Харис абзый, яңа көе начар чыкса, шулай скидка сорый.
Фәһим рояль янына бара, уйный. Миләүшә җырлый.
М и л ә ү ш ә. – Җитәр инде, тургай, моңайма,
Минем моңсу чагым болай да.
Моңаймасаң килеп каршыма,
Урын беткәнмени тугайда?
– Моңаюым түгел, көйләвем,
Тургай теле белән сөйләвем.
Сәлам алып килдем дустыңнан –
Шуны тапшырырга теләвем.
– Андый теләк икән уеңда,
Сорыйм, тургай, синнән тагын да.
Сайра, зинһар, көйлә, туктама,
Сөйлә миңа аның турында.
Кул чабалар.
Х а р и с. Ай, кызым, молодец. (Фәһимгә.) Рәхмәт, егет.
Р ә ф и с. Ярыйсы ук язгансың син, Фәһим.
Ф ә һ и м. Җырны ошаттылар, Миләүшә. Һәм ул беренче булып синең туган көнеңдә яңгырады. Җыр моңайма дип башлана, беркайчан да моңайма, ямансулама.
М и л ә ү ш ә. Рәхмәт, дусларым.
Х а р и с. Молодец, кияү, дусларың әйбәт малайлар икән.
Ә һ л и у л л а (җыр тәэсир иткән). Эх, маттерный, Харис туган, күптән күргән юк ие боларны. Хәтерлисеңдер, ә, теге заманнарны, ә? Син шулай окопларда сыздырып җибәрә иең, ә? Солдатлар колакларын торгызып тыңлый ие. Синнән күреп мин дә җырларга өйрәндем бит. Хәтерлисеңме, Харис туган, разведкадан нимесне алып кайтканны, ә? Сам командир пулка килеп, балагадарствуем, диде бит, ә? Барые арслан чаклар! Эх!..
Р ә ф и с. Күрдеңме, Фәһим, синең көең абзыйның да күңелен җилкетте.
Ә һ л и у л л а. Җырмы? Җыр ул, энем, любуеңны аяктан ега. Поход барганда җырлап җибәрәләр дә, дөнья яктырып китә. Сугышка барганыңны да онытасың. Хәтерлисеңме, Харис туган, теге вакытта…
Ш ә һ и т. Утырышыгыз, иптәшләр…
Х а р и с. Аптырама, кияү, утырабыз, төн озын. Син теге Смолинскига наступать иткәнне әйтәсеңме? Да, парин, бутка булды анда. Нимес белән буталып беттек бит. Яле, сөйләп күрсәт әле, Әһлиулла, теге нимес белән ничек сөйләштек без. (Кунакларга.) Менә сезнең янда кем утыра, беләсезме? Герой ул.
С а җ и д ә. Чын героймы?
Х а р и с. Алтын медале юк югын, ну шулай да герой. Миннән аерылгач тагын ничә орден алдың, парин?
Ә һ л и у л л а. Син нәрсә инде, Харис?
Х а р и с. Тыйнакланма, мин белгәндә өч ордены, биш медале бар иде. Хәзер тыйнакланган була. Юк әле, әйт әле син, ничәне алдың?
Ә һ л и у л л а. Йә, икәү.
Х а р и с. Мин тәки бер белән кайттым бит. Әйтергә оят. Ну, үзем аны онытмыйм. Хәтерлисеңме, ни өчен бирделәр аны?
Ә һ л и у л л а. Бергә алдык.
Х а р и с. Бергә шул, бергә. Бервакытны сине нимесләр тылына барып кайтырга билгеләгәннәр. Син шунда әйткәнсең, Нигъмәтҗановны да җибәрегез, дигәнсең, бергә барабыз, дигәнсең. Дөресен әйтәм, курыктым мин ул чакта.
Ә һ л и у л л а. Сугыштан кем курыкмый инде, Харис туган. Мин дә шуның өчен сине сорадым инде. Якташ бит, туганың кебек.
Х а р и с. Ничә көн йөрдек без анда?..
Кайберәүләр өчен ике дусның үзара сөйләшүе күңелсезгә әйләнә, әкренләп таралалар. Саҗидә Эльмираны җитәкләп алгы бүлмәгә чыгып китә. Шәһит тә үзенең картиналары янына юнәлә. Рәфис белән Фәһим өстәл янында калалар.
Тагын бер генә көн булса да, мин акылдан яза идем. Син инде, син, парин, җан биргәнгә җүнен бирә дип… Ну, соңгы көнне эләкте нимесләргә, парин, ә? Петька әйткән иде аны, хәбәр иттек, безнекеләр атакага күчә дип.
Р ә ф и с (Әһлиулланы кайда күргәнен хәтерләп ала, кычкырып). Таптым! Нәкъ сез, үзегез, Әһлиулла абзый. Сезнең рәсемегезне ясаганнары бармы?
Ф ә һ и м. Әйе, әйе. Нурислам эше.
Х а р и с (бөтенесен уздырып кычкыра). Күрдеңме, Әһлиулла туган? (Рәфис белән Фәһимгә.) Кайда күрдегез? Выставкадамы?
Ф ә һ и м. Нурислам безнең дус ул.
Х а р и с. Һи-и, китте монда эшләр! (Кухняга кереп киткән Миләүшәгә.) Миләүшә, кызым! (Миләүшә чыккач.) Әһлиулла абзаңның рәсемен ясаган егетне нигә чакырмадың?
М и л ә ү ш ә (аңламыйча). Рәсемен? Кем соң ул?
Х а р и с (егетләргә). Нурисламмы әле? (Миләүшәгә.) Кияүгә әйт, теләсә кайдан табып китерсен, бер-берсен беләләрдер. Әһлиулла абый көтә, диген. Кияү!..
Ф ә һ и м (аны туктатып). Харис абзый, Нурислам өйдә юк, командировкада ул.
Ә һ л и у л л а (борчылып). Озак торыр микән?
X КҮРЕНЕШ
Алгы бүлмә. Саҗидә һәм Эльмира. Саҗидә һаман көзге каршысында боргалана.
С а җ и д ә. Мин туя башладым инде. Миләүшәне әйтәм, нигә инде аларны чакырырга иде.
Э л ь м и р а. Нишләп? Күңелле кешеләр.
С а җ и д ә. Ләкин безнең кругтан түгел. Алар белән нәрсә турында сөйләшик. Әйтерсең без монда аларның ничек сугышканын тыңларга килгән. Миләүшәнең әтисе ярый әле, шутник кеше, ә тегесе несимпатичный. Шундый җиргә килгән, кырынмаган да.
Э л ь м и р а. Карап торырга бер дә ышанмассың шул. Ничә ордены бар ди.
С а җ и д ә. Сугыш вакытында кемнәргә генә бирмәгәннәр инде аны.
Э л ь м и р а. Саҗидә, ничек оялмыйсың! Кеше аягын калдырып кайткан. Безнең өчен.
С а җ и д ә (көлеп). Китте инде, китте. Ил өчен, безнең бәхетле киләчәгебез өчен, рәхмәт анысына. Тик, герой икән, үзен герой кебек тотсын.
Э л ь м и р а. Шулай шул, җаным. Кайберәүләр герой булып та ул турыда кычкырмыйлар, кайберәүләр…
С а җ и д ә. Ой, тагын башлана. Ярый, бетсен. Без монда күңел ачарга килгән. (Көзгедән күлмәген карап.) Синеңчә, ничек, биле киңрәк түгелме?
Э л ь м и р а. Яхшы.
С а җ и д ә (Эльмираның күлмәген карап). Күпмегә төште?
Э л ь м и р а. Хәтерләмим инде.
С а җ и д ә. Күп булгач ничек хәтерләп бетерәсең. Минем аз булгач, белеп торам. Рәфиснең озакламый китабы чыга. Сигез йөз сумлап эләгер. Тик һаман сузалар.
Э л ь м и р а. Боларның бөтенесен каян беләсең?
С а җ и д ә. Белмәскә, Рәфиснең шигырьләрен машинкада мин үзем басам. Үзебезгә машинка алырга кирәк әле. Югыйсә эш вакытында баскан өчен ачуланалар. Кара әле, Эльмира, композиторлар җырларын кая саталар алар, радиогамы?
Э л ь м и р а. Сораганым юк.
С а җ и д ә. Яшергән була инде. Менә сездә инде ул байлык. Минем Рәфис мактанырга гына белә. Ничә әйттем, нәрсәгә кирәге бар шул шигырьләреңнең дим, пьесалар яз дим. Беләсеңме, пьеса язучыларга процент килеп тора, ди.
Э л ь м и р а. Әйдә керик.
С а җ и д ә. Тагын шуларны тыңларгамы? Мин Рәфискә әйтәм дә, китәбез. Барыбер кызыгы бетте. Радиола куйсыннар иде ичмасам, танцевать итәр идек. Ай-яй бай яшиләр болар, ә? Шәһит акчаны көрәп ала. Миләүшә бәхетле булмый кем бәхетле булсын.
Э л ь м и р а. Бәхет акчада гына булса… Миләүшә үзе дә эшли.
С а җ и д ә. Хатын-кыз акчасы акчамыни ул. Карале, Эльмира, теге Нурислам Газизов һаман өйләнми, ә? Миләүшәне бик яратып йөргән ди шул. Мәскәүдә укыган вакытларында ук. Миләүшә акыллы, кирәклесен эләктергән. Әнә хәзер ничек яши. Нурислам һаман Миләүшә артыннан йөри, ди. Грамм да йотмый иде, бүген эчкән. Үз күзем белән күрдем. Безгә керде. Рәфис әйтә, син үзеңнең художник икәнеңне аракы эчеп исбатлама, ди. Нинди художник икәнеңне заман күрсәтер, ди. Шәһит аның картинасын сүгеп чыгыш ясаган икән. Безнең Рәфис, җүләр, шуның өчен эчеп кайгысын баскан дип уйлый Нурисламны. Миләүшә өчен шулай ул. Түзгән, түзгән дә ычкынган.
Э л ь м и р а. Әллә нәрсәләр беләсең син, Саҗидә.
С а җ и д ә. Беләсең дип, син дә беләсең. Син хәйләкәр, дәшмисең. Мин җүләр. Шәһит тә инде, әллә кайчан булганга үч алмаса. Ние җитмәгән. Миләүшә барыбер аны ташлап китми бит инде.
Миләүшә чыга.
М и л ә ү ш ә. Нигә чыгып киттегез, Эльмира? Әллә күңелсезме?
С а җ и д ә. Юк, юк. Әле без монда аулакта рәхәтләнеп гайбәт сатабыз.
М и л ә ү ш ә. Керегез. Хәзер Фәһимнән берәр көй уйнатабыз. Танцевать итәрбез.
С а җ и д ә. Менә монысы ичмасам әйбәт, әйдә, Эльмира.
Эльмираны култыклап, җилтерәтеп алып кереп китә. Миләүшә көзге каршысына килеп төзәтенә. Ишектә звонок. Миләүшә ишекне барып ача. Нурислам керә.
Н у р и с л а м. Көтмәдегезме?
М и л ә ү ш ә (бөтенләй югалып калган). Нигә, нигә килдегез?
Н у р и с л а м. Сезне, Миләүшә ханым… Сине, Миләүшә, туган көнең белән котларга.
М и л ә ү ш ә (кунак бүлмәсенең ишеген гәүдәсе белән каплап, әкрен тавыш белән). Барыгыз, китегез.
Н у р и с л а м. Китмәсәм, милиция чакырасыңмы? Әллә Шәһитеңнеме? Чакыр, минем өчен хәзер барыбер.
М и л ә ү ш ә. Сез исерекме?
Н у р и с л а м. Синең туган көнең хөрмәтенә.
М и л ә ү ш ә. Барыгыз, бездә кунаклар.
Н у р и с л а м. Мин дә кунак, ләкин чакырылмаган. Исхаков эчтеме, ул исерекме?
М и л ә ү ш ә. Анысы сезгә кирәк түгел.
Н у р и с л а м. Кирәк. Мин аны исерек килеш күрәсем килә. Югыйсә, ул һәрвакыт аек, салкын тимер кебек. Сүзләре белән теләсә кемнең җанын өшетә. Бәлки, эчкәч бераз адәм рәтенә керә торгандыр. Бүген мин аның белән кара-каршы торып сөйләшәсем килә.
М и л ә ү ш ә. Сез аны эшләмәссез. Мин сездән үтенәм, китегез.
Н у р и с л а м. Мин үтенгәндә син колак салмадың бит. Ни өчен һәрвакыт миңа чигенергә? Минем дә нәрсәгәдер булса хакым бардым ич? Юк, сиңа түгел, сиңа минем бернинди дә хакым юк. Яратмадың. Мин аны күптән аңладым инде. Исхаков кына һаман аңламый. Кайда туры килсә, шунда кыйный. Минем каршы дәшмәгәнемне белә, каб… түздем, җитәр. Бүген мин аңа бөтенесен әйтәм. Өенә кереп әйтәм. Син үзеңнең диплом эшеңнән башка рәтле нәрсә язганын бармы, дип әйтәм. Ул бүген мине мескеннәр җырчысы дип атады. Мин ул мескенне чакырып хат яздым. Килсен Әһлиулла абзый, күрсәтер ул кемнең мескен, кемнең герой икәнен. Мин геройларымны китап битеннән эзләмим. Юк, җитәр. Синең янга түгел. Исхаков кирәк миңа. (Кунак бүлмәсенә таба атлый.)
Миләүшә, аның юлына аркылы төшеп, кулларыннан тота.
М и л ә ү ш ә. Нурислам… зинһар… Нурислам… Үтенәм.
Н у р и с л а м. (йомшап калган). Нигә мин синең кулларыңнан шулай кысып тота алмадым, нигә җибәрдем?
М и л ә ү ш ә (кулларын тартып ала, елап). Нигә син? Нигә инде, Нурислам?!
Н у р и с л а м. Мин дә еладым, Миләүшә. Мин ир кеше, шулай да еладым. Син Исхаков белән ЗАГСка барган кичне дә еладым. Бүген дә еладым. Нәрсә ул күз яше? Су ул. (Кычкырып.) Су!.. Су!..
Рәфис атылып чыга.
М и л ә ү ш ә. Рәфис!
Р ә ф и с (Нурисламга). Син нәрсә? Бар, Миләүшә, кер, берәүне дә чыгарма.
М и л ә ү ш ә. Рәфис!
Р ә ф и с (Нурисламга). Син нәрсә? Бар, Миләүшә, кер, берәүне дә чыгарма.
Миләүшә кереп китә.
Н у р и с л а м. Күңел ачасызмы?
Р ә ф и с. Ачабыз.
Н у р и с л а м. Исхаков белән бер өстәл артына утырып тост күтәрәсезме?
Р ә ф и с. Күтәрәбез. Син монда нигә килдең?
Н у р и с л а м. Сезнең янга. Монда бит иҗат кешеләре җыелган, шагыйрь, композитор, музыкант, художник. Мин дә художник.
Р ә ф и с. Художник түгел, боламык син. Арыш боламыгы. Үз гомереңдә беренче тапкыр аракы эчеп, дөнья күтәреп йөрисең. Шәһит дөрес әйткән, мескен син.
Н у р и с л а м. Рәфис, син!..
Р ә ф и с. Кем янына килдең? Мин сиңа бүген нәрсә әйттем, бу квартирада кем яшәгәнен син беләсеңме? Аңлыйсыңмы син ни эшләгәнеңне?
Н у р и с л а м. Тагын ялгыштыммы? Мин һәрвакыт, һәр җирдә ялгышам. Аллага шөкер, Исхаков кебек төзәтүчеләр ярдәмгә киләләр.
Р ә ф и с. Әйдә борыл.
Н у р и с л а м. Син дә куасың.
Р ә ф и с. Куу гына аз сине, типкәләп чыгарырга кирәк.
Н у р и с л а м (җикеренеп). Син!..
Р ә ф и с. Кычкырма, батырайган, имеш. Бүген уңлап-суллап яңаклаганда, үзеңне яклап бер сүз әйтә алмагансың.
Н у р и с л а м. Хәзер әйтәм.
Р ә ф и с. Бик исе китте ди.
Н у р и с л а м. Китәр. Китәр көне алда әле. Бүген аның сүзе дөрес. Авторитет! Матур итеп сөйли белә. Күпләр аның ни сөйләгәнен дә аңламыйча кул чабалар. Аңлыйсыңмы, Рәфис, бүген мине мактады бит ул. Талантлы ди. Ә үзе минем эшемне…
Р ә ф и с. Ишеттем бит инде, сөйләдең. Әйдә кайт, йокла, иртә кичтән хәерлерәк.
Н у р и с л а м. Китмим.
Р ә ф и с. Сугышабызмыни? Әйдә соң алайса, Шәһит көлсен, Миләүшә еласын. Киттек, дускай. Иртәгә мин сиңа бер шатлык алып киләм. Бер бик шәп кеше белән очраштырам.
Н у р и с л а м. Кем ул?
Р ә ф и с. Килгәч күрерсең. Ә бүген киттек.
Н у р и с л а м. Тагын әйтәсе сүзләремне әйтә алмыйча китәмме?
Р ә ф и с. Мин мактаганга борыныңны чөймә, син сүзләреңне картиналарың белән бик шәп әйтәсең. Киттек. Троллейбуска озатып куям.
Чыгып китәләр. Миләүшә чыга. Нурислам белән Рәфиснең баскычтан сөйләшеп төшкәннәрен тыңлый.
XI КҮРЕНЕШ
Кунак бүлмәсе. Харис белән Әһлиулла янәшә утырганнар да әңгәмәләрен дәвам итәләр. Фәһим, Эльмира, Саҗидә рояль янында. Фәһим әкрен генә моңлы көй уйный.
Ә һ л и у л л а. Бар иде арслан чаклар, Харис туган, хәзер әллә нишләдем. Куәтем кимеде, җилкенеп китә алмыйм. Дөньяга кирәксез кеше кебегрәк яшим. Фронтта төшкән карточканы алып карыйм да үземнән үзем хурланып сүгенеп куям.
Х а р и с. Бирешкәнсең шул, парин, нәрсә, карчыгың үлгәч, өйләнәлмәдеңмени?
Ә һ л и у л л а. Сыңар аяклы челәнгә кем килсен.
Х а р и с. Син алай дип сөйләнеп утырма әле, ярыймы? Синең кебекләрне беләсеңме ничек кадерлиләр хәзер? Почет! Һәм дөрес тә.
Ә һ л и у л л а. Почетын почет та. Военкоматка чакырып тагын бер медаль бирделәр. Тик хатын-кызга, минем медалем бар, чык кияүгә, дип әйтеп булмый. Ярар инде, күбе үткән хәзер.
Х а р и с. Дәшмә. Хатын-кызда гынамы мәсьәлә, колхоз председателегез, дуңгыз булмаса, синең кем икәнеңне белергә тиеш.
Ә һ л и у л л а. Белеп нишләсен. Күтәреп йөрсенмени! Каравылдан башка эшкә ярамыйм. Каравыл эшмени ул минем кебек солдат өчен?! Грамот юк. Шул әтидән калган дуамаллык булган да, хәзер анысы да юк бугай. Сугыштан кайткач, кыланып караган булдым да бит, председатель итеп тә карадылар, чыгымладым. Үзем белеп торам. Күңелнең рәте-җүне юк. Нидер җитми.
Х а р и с. Нәрсә, өстеңә кияргә башка киемең дә юк мәллә? Һаман солдат киемендә йөрисең.
Ә һ л и у л л а. Син аңа тимә, Харис туган. Минем иң әйбәт киемем ул. Солдат киеме ул, беләсеңме? Кайвакытларда мин бу гимнастеркага орденнарымны тагып куям. Шул чакта күңел әллә нишләп китә. Арслан чакларым искә төшә.
Х а р и с. Туктале син.
Ә һ л и у л л а. Мин дөнья арбасыннан төшеп барам. Шуны күреп торуы авыр. Эх, бер җилкенеп аласы иде, Харис туган. Тау-таш актарасы иде.
XII КҮРЕНЕШ
Шәһитнең эш бүлмәсе. Шәһит йомшак креслода башын артка ташлап утырган. Миләүшә керә.
М и л ә ү ш ә. Шәһит, болай килешми. Кунаклар төрлесе төрле җиргә таралышып беттеләр.
Ш ә һ и т. Мин нишләрга тиеш?
М и л ә ү ш ә. Күңелле итеп утырырга иде.
Ш ә һ и т. Күңелле булмады инде бу, аракы чөмерешкә китте.
М и л ә ү ш ә. Нигә инде болай дисең, Шәһит? Исерекләр юк бит.
Ш ә һ и т. Шул идәндә аунап, өстәл астына кереп йоклыйсы гына калды.
Пауза.
М и л ә ү ш ә. Син кунакларның, әтинең килүен ошатмадың, ахрысы.
Ш ә һ и т. Менә тагы. Нәрсә уйлап таптың?
М и л ә ү ш ә. Мин сине яхшы беләм.
Ш ә һ и т. Мине гаепләргә үк җыенмыйсыңдыр ич?
М и л ә ү ш ә. Нигә гаепләмәскә? Сизеп торам. Әтиләр килеп кергәч, бөтенләй йөзең караңгыланды. Ярый әле, Рәфис белән Фәһим бар. Алар тырыша.
Ш ә һ и т. Рәфис бабайлар килгәнче үк тырыша иде инде. Эчкән аракысын акларга кирәк ләбаса.
М и л ә ү ш ә. Ни сөйлисең, Шәһит? Кешегә, килгән кунагыңа шундый сүзләр.
Ш ә һ и т. Гафу ит. Баштан ук әллә ничек булды инде ул. Һаман яшәргә өйрәнеп җитә алмыйбыз. Бала-чагалар кебек. Аннан соң, нигә ул коньякларны тартып чыгарырга иде? Аңла, үзең беләсең, кызганудан түгел. Күрәсең, нишләделәр. Теге кеше маттерныйлап сөйли башлады. Бабай да дусны сайлаган.
М и л ә ү ш ә. Аңламыйм мин сине, Шәһит.
Ш ә һ и т. Ярый, ярый, син минем дә исерүемне телисең икән, аңа зур һөнәр кирәкми.
Рәфис керә.
Р ә ф и с. Һо, монда гаилә җыелышы. Комачауладым, гафу үтенәм. Тик кунаклар сусады, хуҗалар. Әллә палитрадагы буяулар кибә башладымы? Йөгереп киләм, кибет ачык.
М и л ә ү ш ә. Хәзер чыгабыз, Рәфис.
Р ә ф и с. Әйдәгез, әйдә. Юкса минем акылым үзем белән. Рәхмәт сезгә, килегез безгә, киләсе көзгә, суймаган үгезгә, дип кайтып китәргә дә күп сорамыйм. (Көлеп чыгып китә.)
Ш ә һ и т. Шут!
М и л ә ү ш ә. Нигә аны үзенә әйтмәдең?
Ш ә һ и т. Тукта әле, Миләүшә, син тырышып-тырышып мине ачуландырырга телисең түгелме соң?
М и л ә ү ш ә (көләргә тырышып, Шәһитне муеныннан кочып ала). Минем ту-ган кө-нем!
Ш ә һ и т. Әйтерсең мин гади каприздан чыгып…
М и л ә ү ш ә. Беләм, беләм, әйдә чыгабыз. Кара-каршы утырып сөйләшергә иртәгә дә көн бар.
Ш ә һ и т. Син бит иртәгә минем сөйләшә алуымны теләмисең, иртәгә башны сулы чүпрәк белән бәйләп, түшәктә аунап ятуым кирәк сиңа.
М и л ә ү ш ә. Бүгенге көн хөрмәтенә нигә бер шулай эшләмәскә? Гаепләүчеләр булмас. Сине беләләр ич. (Көлеп.) Хәтерлисеңме, үткән ел, Идел буена ял итәргә баргач, Ибраһим Гарәфич белән күпме эчтегез. Берни дә булмады, аунап та ятмадың.
Ш ә һ и т. Син Идел буе белән шәһәр уртасын аерып бетерә алмыйсың.
М и л ә ү ш ә. Аракы барыбердер инде ул.
Ш ә һ и т. Аңла, Миләүшә, әгәр Идел буенда мин эчкәнмен икән, анда мине күрүче юк. Күргәннәре дә кызыксынмый. Бу – шәһәр. Монда минем дусларым һәм дошманнарым.
М и л ә ү ш ә (һаман шат күңелле булырга тырышып). Идел буе да, дошманнардан качып, аракы эчә торган урын түгел.
Ш ә һ и т. Юк, Миләүшә, син…
М и л ә ү ш ә. Әйдә, әйдә, эчмәссең, тик йөзең ачык булсын.
Ш ә һ и т. Икейөзле була алмыйм мин. Гафу ит.
М и л ә ү ш ә (кискен). Чыкмыйсыңмыни?
Ш ә һ и т. Хәзер.
Харис керә.
Х а р и с. (Шәһитнең күңелсез утырганын күреп). Нәрсә, кияү, артыграк киттеме әллә? Син нәрсә, иртәгә райкомга барасың юк, язгы чәчүең ничек бара дип авырткан башыңны интектермиләр. Бер гозерем бар бит сиңа, кияү.
Ш ә һ и т (теләмичә генә). Нәрсә?
Х а р и с. Менә Әһлиулла белән икебезне бергә утыртып яса әле. Кайткач әбиеңә күрсәтеп шаккатырыйм әле.
Ш ә һ и т. Бабай…
Х а р и с. Иртәгә дисеңме? Ярар, иртәгә. Эх, кияү… (Бер портретны күреп.) Сыер савучы ап-ак халаттан, кулына чиләк тотып, көлеп тора. Таң белән тора ул, кич караңгыда өенә кайта. Төзәт, кияү. Кыз, йокы баскан күзләрен тутырып, безгә карап торсын. Мин сауган сөтнең кадерен белегез, янәсе.
XIII КҮРЕНЕШ
Кунак бүлмәсе. Өстәл янында Рәфис, Фәһим, Әһлиулла. Әһлиулла шактый ук исергән.
Ә һ л и у л л а. Эх, егетләр, сезнең кебек малайларым булсын ие ичмасам.
Ф ә һ и м. Ә миңа сезнең кебек әти.
Ә һ л и у л л а. Юкмыни?
Ф ә һ и м. Сугыштан кайтмады.
Ә һ л и у л л а. Күп калдылар шул. Ярый әле укып кеше булгансың, үзең җыр чыгарасың. Ә бу җырны беләсеңме син?
Выходила на берег Катюша,
На высокий на берег крутой…
Харис белән Шәһит чыгалар.
Х а р и с. Әһлиулла, шәпме минем кияү? Яле, кызым, уйна, кияү белән парлап авыл көен җиффәрик әле. (Көйләп.) Дөнья матур, дөнья киң. (Шәһитне ташлап, Әһлиулла янына китә.) Болай, парин, мин сине үзем белән алып китәм.
Ә һ л и у л л а. Кая?
Х а р и с. Үзебезнең колхозга. Менә дигән йорт салып бирербез. (Җилкәсенә шапылдатып сугып.) Тол хатыннар да табылыр, өйләнеп җибәрерсең. Шулай бит, егетләр.
Ә һ л и у л л а. Булмый.
Х а р и с. Нәрсә булмый? Кырынып җибәрсәң, яшь егетләр кебек әле син, кызларның күзен яндырырлык.
Ә һ л и у л л а. Булмый, Харис туган. Үз йортым бар минем.
Х а р и с. Сатабыз без аны. Юк, сатмыйбыз, тора бирсен. Акчага мохтаҗ түгел без. Банкы тулы безнең колхоз акчасы. Расходовать итеп бетереп булмый. Хәзер, парин, син председатель булган еллар түгел.
Ә һ л и у л л а. Булмый, үпкәләмә. Эх!..
Путь далюк у нас тобою,
Веселей, солдат, гляди!
Виется, виется дарога фронтовая,
Командир впереди…
(Сикереп тора.) Эх, маттерный, Харис туган, бар иде арслан чаклар!
Чайкалып китә. Харис аны тотып өлгерә.
М и л ә ү ш ә. Әти…
Х а р и с. Ничава, ничава, кызым, борчылма. Әйдә әле, Әһлиулла дус.
Ә һ л и у л л а. Җибәрегез! Җибәр, Харис.
М и л ә ү ш ә. Әти, теге бүлмәгә чыгып утырып торыгыз.
Ш ә һ и т. Ул чаклы эчәргә дә кирәк түгел иде аңа, Әһлиулла, балконга чыгып торыйк. (Җитәкләп балконга алып чыга.)
Ә һ л и у л л а. Бар иде арслан чаклар!..
С а җ и д ә. Ужас!..
Р ә ф и с. Бернинди ужас юк, бәйрәм дәвам итә.
С а җ и д ә. Рәфис, әйдә кайтабыз.
Р ә ф и с. Кая кайтырга, сәгать унберенче генә киткән.
М и л ә ү ш ә. Беркая да китмисез, иптәшләр. Бәхиллегем юк. Бәлки, мин кыстый белмимдер. Шәһит, ярдәм ит.
Р ә ф и с. Син шагыйрә, Миләүшә. Тыңлап карагыз, ничек яңгырый: Шәһит – ярдәм ит, Рифмамы? Рифма.
Ф ә һ и м. Язып куй, Рәфис, кирәк булыр.
Р ә ф и с. Син көйгә салырсың. Кызганыч, мин рифманың дошманы, ул минем әйтергә теләгән фикеремне чикли.
Ш ә һ и т (усал). Фикерең бармы соң?
Р ә ф и с (җитди). Бусы инде шаяру түгел. Шәһит иптәш. Һәм мин шул ук тонда җавап бирергә мәҗбүрмен. Минем фикеремне белер өчен мин язганнарны укырга кирәк, ә син, белүем буенча, соңгы вакытларда энциклопедиядән башка китап укымыйсың.
Ф ә һ и м. Бүген әйткән бердәнбер акыллы сүзең, Рәфис.
Ш ә һ и т. Сез нәрсә, әллә минем интеллектны тикшерергә килдегезме? Алайса, эш бүлмәмә рәхим итегез.
Р ә ф и с. Юк, без бөтен эшне дә бер бүлмәдә генә эшләргә күнеккәнбез. Безнең мондый апартаментларыбыз юк.
Э л ь м и р а. Шундый усаллар сез, үзегез бер-берегездән башка тора алмыйсыз.
Ф ә һ и м. Студент елларының гадәте, Эльмира. Пушкин, Чайковскийлар, Шишкиннар…
Р ә ф и с. Ә хәзер?
Офыкта болытлар җыела,
Болытлар шәүләсе офыкта.
Ә кояш – кызыл үгез
Юашланып кача җир артына.
Ф ә һ и м. Ә анда җирән дию пәрие. Синең шигырьнең финалы. Соавторство таләп итмим.
Р ә ф и с. Ә миңа ул кирәкми. Бу яктан Шәһиткә охшаган. Ул да үзеннән башка авторларны адәмгә санамый.
Ш ә һ и т (ачуы чыгып). Ну, анысы инде!..
Ф ә һ и м. Нокта куйдык.
С а җ и д ә (җырлый).
Агыйделкәй алкын, суы салкын,
Ак үрдәкләр каршы йөзә алмый;
Сез, дусларым, бигрәк якын,
Бер җырламый күңелем түзә алмый.
Бар да кушылалар.
Р ә ф и с. Рәхмәт, Саҗидә.
Э л ь м и р а. Ә без?
Р ә ф и с. Сезгә дә, Эльмира. Хәтта Фәһимгә дә.
М и л ә ү ш ә. Әйдәгез, иптәшләр, утырышыгыз.
Ш ә һ и т (Рәфискә). Син шаярганны аңларга тиеш идең.
Р ә ф и с. Ә нигә сиңа аңламаска?
Ф ә һ и м (рояль янына барып утырып). Танцы.
Рәфис – Эльмираны, Саҗидә Шәһитне чакыра. Беразга бүлмә күңеллеләнеп китә.
Х а р и с (керә). Әһлиулла арган, ял итеп алсын.
М и л ә ү ш ә. Иптәшләр, хәзер мин сезгә бер күчтәнәч алып чыгам. Кем дә кем аның нәрсә икәнен белә, шуңа иң зур өлеш. Әти, син әйтмә.
Х а р и с. Мин өлешсез каламмы?
Ф ә һ и м. Димәк, сез конкурстан тыш катнашасыз, Харис абзый.
М и л ә ү ш ә. Йә, кем әйтә?
С а җ и д ә. Торт.
Р ә ф и с. Торт өстәл өстендә тора. Бал, Харис абзый алып килгән.
М и л ә ү ш ә. Дөрес, әти бал да алып килгән, ләкин чын чыгарасы ул түгел.
Э л ь м и р а. Чәкчәк.
М и л ә ү ш ә. Түгел.
Т а в ы ш л а р. Бәлеш!.. Корт!.. Бавырсак!..
Ф ә һ и м. Түгел. Миләүшә, алып чык та яртысын миңа кисеп бир.
М и л ә ү ш ә. Башта әйт.
Ф ә һ и м. Әйттем ич инде.
М и л ә ү ш ә. Нәрсә?
Ф ә һ и м. Авыл ипие.
Табын тынып кала. Әлегә кадәр көчкә түзеп торган Харис кычкырып ук җибәрә.
Х а р и с. Молодец, егет икәнсең.
Миләүшә ипине алып чыгып өстәл өстенә куя.
С а җ и д ә. Күреп калган ул.
Ф ә һ и м. Кухняда иснәнеп йөрергә мин мәче түгел ләбаса.
Көлешәләр.
М и л ә ү ш ә. Фәһим, үзең теләгән чаклы кисеп ал.
Р ә ф и с. Миңа аннан калганы.
Х а р и с. Туктагыз әле, егетләр, кияүгә калдырмыйсыз да ич. Җиңгәгез аңа атап җибәрде. Кияү, ни карап торасың?
Э л ь м и р а. Фәһим, үз өлешеңне бирмә, әниләргә алып кайтырбыз.
Фәһим өстәлдән ипине алып, зур бер кыерчык кисеп Шәһиткә тоттыра. Шәһит алып гамьсез генә өстәлгә куя. Ул арада өстәл тирәсендә ипи бүлеш башланган. Менә бары да үз өлешләрен алалар. Рәфискә дә шактый зур кисәк эләккән. Ул аңа шагыйрьләрчә итеп карап тора.
Ф ә һ и м. Шагыйрьгә илһам азыгы булды. Тын калыгыз, ул иҗат итә.
Р ә ф и с. Ә нигә? (Ипигә карап шигырь сөйли.)
И-пи!
Өч хәреф.
Кулланабыз без аларны һәр адымда:
Әрләшкәндә, талашканда,
Дуслар белән эч серләрен бүлешкәндә
Һәм сөйгәннәр белән
Күрешкәндә…
Үбешкәндә…
Ипи!
Өч хәреф,
Гади хәрефләр…
Ипи!
Мин физик түгел –
Белмим атом, молекулаларның серен,
Ләкин күрәм синдә,
Тоям синдә
Җир-планетаның,
Кояш-тереклек җисменең
Һәр микроатомын.
Сиңа сеңгән ультра-исләр,
Ультра-төсләр,
Җир-анамның күкрәк сөте
Тәмен тоям.
Болыннарның чәчәк букетлары
Сиңа сыйган,
Машиналар гөрелтесен,
Чылтырап аккан чишмә тавышларын,
Кызлар елмаюын
Син үзеңә җыйган.
Ипи!
Өч хәреф,
Гади хәрефләр…
Ф ә һ и м. Безнең фикеребезне ишетәсең килә инде синең.
Р ә ф и с. Минем өчен барыбер.
Ф ә һ и м. Экспромтмы?
Р ә ф и с. Барыбер түгелмени?
Ф ә һ и м. Күңелең булсын, миңа ошады.
Э л ь м и р а. Икмәкнең хуҗасы ни әйтер бит әле.
Бар да Хариска карыйлар.
Х а р и с. Нәрсә, миңамы? Кем белгән инде аны, чын күңелдән әйтелгән булса, ярыйдыр. Тик бер әйберне аңламадым. Ультра-ис дигәнне.
Ф ә һ и м. Кеше борыны тоя алмаган, тик шагыйрь борыны гына сизә торган ис инде ул.
Х а р и с. Тир исе дә шунда керәме?
Р ә ф и с. Нинди тир исе?
Х а р и с. Шул ипине игүчеләрнең маңгай тире исе.
Р ә ф и с. Икенче вариантында төзәтәм, Харис абзый.
Х а р и с. Эх, егетләр, җүләрләнеп әллә нинди галәмәтләр язып ташлыйсыз, көтүчене мактап, аны сыер савучыга өйләндереп җырлар җырлыйсыз. Үзегез авылга кайтмыйсыз, ә? Дворец салып бирәбез бит без сезгә кайтсагыз, теләсәң ничек тилер. Карап-карап торам да, ипигә ничек ябырылдыгыз. Күңелегезне белмим, кыланыпмыдыр, чынлапмыдыр, ну, ул сезгә барыбер интересно.
С а җ и д ә. Кызыгызны шәһәргә җибәргәнсез ич. Нигә авылда калдырмадыгыз?
Х а р и с. Калмыйлар шул, үзебез авылдан биздереп бетердек. Хәзер үгетләве читен.
Шәһит өстәл артыннан торып китеп ике шешә коньяк алып килә.
Ш ә һ и т. Йә, кемнәргә салыйм?
Ф ә һ и м. Тукта, Шәһит, монда фәлсәфә китте бит әле.
Х а р и с. Сал миңа, кияү.
Ш ә һ и т (шат күңелле булырга тырыша, ләкин эче ачу белән тулы). Дөрес, бабай!
Рюмкаларга сала да үзенекен демонстративно эчеп куя. Аның бу кыланышын Миләүшә сизә, билгеле.
Ягез, хуҗадан үрнәк алыгыз.
С а җ и д ә. Рәфис, безгә вакыт.
Ш ә һ и т. Берәү дә беркая китми. Бүген бәйрәм.
С а җ и д ә (бала сүзенә басым ясап). Безнең бала әнкәй белән калды.
Ш ә һ и т. Барысы өчен дә үзем җавап бирәм.
Э л ь м и р а. Хәерлегә булсын, кияү кызды.
Ш ә һ и т (җырлый).
Җаныемны төштә күрдем,
Сарылы күлмәк өстендә.
Сарылы күлмәк сагыш диләр,
Ни булды икән мескенгә?
Нигә кушылмыйсыз? (Көлеп.) Тавышым начар. Гафу итегез.
Тутырып коньяк сала да эчә. Бу юлы инде башкалар да нидер сизенәләр.
Х а р и с (Рәфискә). Папиросың бармы, егет? Минеке беткән.
Р ә ф и с. Күпме кирәк, Харис абзый. Әйдәгез төтәтеп керик.
Алгы бүлмәгә чыгып китәләр.
Ш ә һ и т. Йә, нигә тынып калдыгыз? (Барып радиоланы җибәрә, Эльмираны биергә чакыра.)
Фәһим, Шәһитнең кыланышына ачуы чыкса да, Миләүшә хөрмәтенә сиздерми. Миләүшәне биергә чакыра.
XIV КҮРЕНЕШ
Алгы бүлмә. Рәфис белән Харис тәмәке тарталар.
Х а р и с. Сез гаепкә алмагыз инде, ярыймы, Әһлиулла исеребрәк китте.
Р ә ф и с. Мәҗлестә була ул, Харис абзый.
Х а р и с. Йомшарган. Фронтта бер кружка спиртны эһ тә итми иде. Да-а, сез, яшьләр, төшенеп тә бетермисездер. Авырлык күргәнмени сез. Әнә үземнең Миләүшә. Укыйм диде, укыды.
Р ә ф и с. Бөтен кеше дә Миләүшә түгел бит.
Х а р и с. Әллә син нужа чиктеңме?
Р ә ф и с. Мин түгел – Фәһим. Биш ел буе өеннән бер тиен ярдәм алмады, үзенең стипендиясеннән өзеп авыру әнисенә җибәргәли иде.
Х а р и с. Шуңа күрә ул бөтенегездән акыллырак күренә. Син дә молодец, ипи турында шәп әйттең. Менә шул ипи дип көне-төне чабабыз инде без, туган. Хәзер хет шунысы яхшы, чапкан вакытта аяк чалмыйлар. Эх, шайтан, җайсыз килеп чыкты бит. Әһлиулла белән кухня ягында гына утырган булсак…
Р ә ф и с. Борчылмагыз инде, Харис абзый.
Х а р и с. Кияүнең кәефе китте. Андый нәрсәне күрмәгән кешегә. Әтиләре бик тәртипле халык. Безнең ише ордым-бәрдем түгел. Син шигырьләр язучымы?
Р ә ф и с. Шулай диләр.
Х а р и с. Әйбәтләрнеме?
Р ә ф и с. Анысын сез беләсез инде.
Х а р и с. Каян белеп бетерәсең. Кайчак гәҗит укырлык та вакыт калмый. Радиодан гына колакка чалынып киткәли. Арада бигрәк тозсызлары бар. Имеш, авыл кызы кырда эшләп үскәнгә зифа буйлы. Кайтып эшләп кара. Булырсың зифа, таза дисәң бер хәл иде.
Р ә ф и с. Әһлиулла абзыйның башка киеме юк микән ул?
Х а р и с. Бу киеменең кай җире начар? Син, энем, шигырь язучы булсаң, кешенең киеменә карап утырма, йөрәгенә кара. Дөрес әйтәмме? Яз син менә аның турында. Шул чакта мактармын сине. Теге егетегезне күреп рәхмәт әйтергә кирәк әле.
Р ә ф и с. Ә сез беләсезме, Харис абзый, Нурисламның ул портретын тәнкыйтьләделәр бит.
Х а р и с. Ни өчен?
Р ә ф и с. Имеш, ул портрет ышандырмый. Ни өчен ул һаман солдат киеме киеп йөри? Ни өчен аның башка киеме юк? Нигә аның карашы моңсу? Гомумән, типик түгел, яктылык юк.
Х а р и с. Әһлиулла белән бергә фронтта булганнармы соң алар? Аның ни өчен солдат киемендә йөргәнен беләләрме? Һе, ышандырмый. Бар бит менә, исән. Кемнәр шулай дигән?
Р ә ф и с. Һәрхәлдә, Нурисламны яклаучылардан әзрәк булсалар да өстенрәкләр.
Х а р и с. Җүләрләр. Ә сез карап торасызмы? Кияү ник дәшми? Син дә… Монда бик әтәчләнәсең. Өстенрәк булса ни. Менә мин райкомда секретарь дип тормыйм. Үземнекен әйтәм. Дөрес булса, мактыйлар, ялгыш чыкса, төзәтәләр.
Саҗидә чыга.
С а җ и д ә. Рәфис, монда мин кеше танцевать иткәнне карап утырырга килдеңмени?
Р ә ф и с. Хәзер, Саҗидә.
С а җ и д ә. Мин кайтып китәм, үзең генә кал.
Р ә ф и с. Хәзер дидем бит инде, әйткәнне аңла.
Саҗидә пырлап кереп китә.
Х а р и с. Бар кер тизрәк. Күңел ачасы киләдер. Юкса безнең белән мәшәкатьләнеп кичегез үтеп китте.
XV КҮРЕНЕШ
Кунак бүлмәсе. Танцы бара. Рафис керә.
Ш ә һ и т. Туктагыз, эчәбез! (Өстәл янына килеп салып, рюмкасын күтәрә.)
М и л ә ү ш ә (Шәһитнең кулыннан тотып). Шәһит, нишлисең?
Ш ә һ и т. Эчәргә дидең ич. Син – хуҗа, мин – кунак. Кунак – хуҗаның ишәге.
М и л ә ү ш ә. Тилермә.
Ф ә һ и м (Шәһит янына килеп). Шәһит, син нәрсә?
Ш ә һ и т. Эчәм. Син эчәргә теләмисеңмени? Кил, Рәфис, эчәбез. Мин беләм, син кире какмыйсың.
Р ә ф и с (рюмкасын тотып). Сал!
С а җ и д ә. Рәфис, эчмисең.
Р ә ф и с (Шәһиткә). Сал!
Ш ә һ и т. Әйттем бит.
Сала. Рәфис эчә. Рюмкага карап тора да кесәсеннән акча алып Шәһиткә суза.
Ш ә һ и т (акчага карап). Нәрсә бу?
Р ә ф и с. Акча. Бу рюмкага илле грамм коньяк сыя. Коньякның йөз граммы ресторанда бер су егерме тиен. Мин бер сум бирдем, кырык тиен сдача кайтар.
Ш ә һ и т. Син…
Р ә ф и с. Әлегә кадәр эчкәннәремә түләмим. Алар Миләүшә хөрмәтенә иде.
Шомлы тынлык урнаша. Шәһит, кулындагы рюмкасын куеп, бүлмәсенә кереп китә.
М и л ә ү ш ә. Шәһит!.. (Ишеккә ташлана, ләкин ишек бикле, шакый). Шәһит, ач!
Пәрдә.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
XVI КҮРЕНЕШ
Шәһитнең эш бүлмәсе. Шәһит бүлмә буйлап йөренә. Ишекне тагын шакыйлар. Фәһим тавышы: “Шәһит, ач әле”. Шәһит ишекне ача да креслосына утыра. Фәһим керә.
Ф ә һ и м. Нишләвең бу, Шәһит?
Шәһит эндәшми.
Нәрсә булды сиңа?
Ш ә һ и т. Нәрсә булганын син миннән яхшырак беләсең.
Ф ә һ и м. Белеп бетерә алмыйм шул. Ниндидер протест ясавыңмы?
Ш ә һ и т. Теләсәгез ничек аңлагыз. Ләкин минем үз өемдә берәүнең дә мине мыскыл иткәне юк. Мин аны рөхсәт тә итмәячәкмен.
Ф ә һ и м. Үзең башладың ич. Өеңә килгән кунакны мыскыл итү дә егетлек түгел. Аннан соң, бер-берегезне бүген генә белмисез ләбаса. Әйдә, гафу итешегез дә бетсен.
Ш ә һ и т. Мин теләсә кем алдында реверанс ясау яшеннән узган.
Ф ә һ и м. Эх, сез… (Ишекне ачып.) Рәфис, кер әле.
Рәфис керә.
Рәфис, гафу үтен.
Р ә ф и с. Син нәрсә, килештерүче кодагыймы әллә?
Ф ә һ и м. Маймылланма, монда сез үзегез генә түгел. Бүтәнәрне дә хөрмәт итегез.
Р ә ф и с. Рәхмәт акыллы сүзеңә. Мин, әгәр ялгышлык эшләсәм, алар алдында гафу үтенермен. Кереп бикләнә, имеш. (Фәһимгә.) Нигә ялынып йөрисең? Бикләнә икән, бикләнсен, миңа ансыз да күңелле. Мине ул чакырмады. Мин үзем Миләүшә янына килдем. Әгәр ул мине аракы чөмерергә килгән дип уйлый икән һәм шуның белән мыскыл итәргә җыена икән, бигайбә. Мин Нурислам түгел, яңагыма чапканда елап кайтып китәргә җыенмыйм.
Ш ә һ и т. Елап китәргә теләмәсәң, көлеп кит, мин сине тоткарламыйм.
Р ә ф и с. Ашыкмыйм әле мин. Очрашканбыз икән, бөтенесен әйтеп китәм. Югыйсә сине кайчан очратасың. Утырышларда да, җыелышларда да һәрвакыт минем буй җитмәс урында – президиум өстәле артында.
Ф ә һ и м. Туктагыз инде, егетләр, дуслар ич без.
Р ә ф и с. Дуслар? Безне дус итеп саныймы ул? Дуслар! Беркатлы син, Фәһим. Күптән онытты инде ул дус дигән сүзне. Дуслары юк аның. Ибраһим Гарәфиичләре генә бар. Күрмәдеңмени, без килеп кергәч, чырае яшелле-зәңгәрле булды.
Ш ә һ и т. Дәвам ит, дәвам ит.
Р ә ф и с. Безне ул бусагасыннан да атлатып кертмәс иде. Ләкин Миләүшә бар. Рәхмәт анысына, Миләүшәне ярата, аның теләгенә каршы килми. Нишләсен мескен, түзәргә туры килә. Әмма чыдамлыгы озакка җитмәде. Менә бу – тавышның сәбәбе, Фәһим. Ә син дуслар дисең. (Шәһит каршысына килеп.) Кай арада үсеп киттең соң әле син, агай-эне? Кем соң син? Кешеләрнең язмышы белән уйнарлык булып кай арада җитештең?
Ш ә һ и т (урыныннан торып). Мин сезнең белән сөйләшергә теләмим, иптәш Хатипов, рәхим итеп бүлмәне бушатыгыз. Бүген минем хатынымның туган көне, гаепләү актын башка җиргә барып укыгыз.
Р ә ф и с. Утыр, җаным.
Ф ә һ и м. Егетләр, әгәр сез шулай дәвам итсәгез, мин кайтып китәм. Биш ел бергә кайнашып…
Ш ә һ и т. Син миннән һаман студент булуымны таләп итмисеңдер ич?
Пауза.
Ф ә һ и м. Юк, бераз кеше булсаң, зарар итмәс иде. Тегендә Миләүшә…
Ш ә һ и т. Анысы Миләүшә белән икебезнең эшебез.
Ф ә һ и м. Менә ничек: алайса, гафу ит.
Р ә ф и с (Фәһимгә). Алдыңмы кирәгеңне, битараф иптәш?
Ф ә һ и м. Нәрсә, шулай итеп таралышабызмыни?
Ш ә һ и т. Әйттем бит, мин сезне тоткарламыйм.
Ф ә һ и м. Әйе, кайчандыр биш дус идек. Дус булып калырга антлар итештек. Җыелышып фотога төштек.
Ш ә һ и т. Нәрсә сез һәрвакыт шул искереп беткән фото белән минем йөземә төртәсез! Рөхсәт итәм, минем белән Миләүшәне кисеп ыргыта аласыз.
Ф ә һ и м (гаҗәпләнеп). Нәрсәдер сизенә идем, ләкин бу чаклы булырсың дип кем уйлаган. Рәфис хаклы, күрәсең. Кисеп ташла инде алай булгач. Нурисламны кисеп ташлагансың да бугай. Әйдә, Рәфис.
Р ә ф и с. Тукта, бер сорауга җавап бирсен башта. Әһлиулла абзыйны таныдыңмы син? Кайда күргәнең бар иде? Бүгенге утырышыгыздамы? Нурислам ясаган портретка мондый кешеләр булмый дип бәя биргәндәме?
Ш ә һ и т. Кызыксынсагыз, протоколын барып укыгыз.
Ф ә һ и м. Протоколга язылмый торган нәрсәләр дә бар дөньяда. Миңа Нурислам Газизов комачаулый, ул үсеп китсә, мин нишләрмен, дип протоколга язып булмый.
Ш ә һ и т. Нурислам сез уйлаганча гений икән, генийларны таптап булмаганны яхшы беләсез. Тагын ниләр кызыксындыра? Бәлки, сез әле Шәһит үч саклый диярсез? Кайчандыр Нурислам Миләүшәгә гыйшык тотып йөргән бит. Миләүшәне Нурислам кызыксындырмаган, ул Шәһитне сайлаган.
Р ә ф и с. Боргаланма.
Ш ә һ и т (мыскыллы итеп). Эх, егетләр, нигә өзеп әйтмисез, нигә тегеләй-болай дигән булып сузасыз? Дуслар идек, студент еллары!.. Сезнеңчә булсын, әйе, танышлар идек. Әгәр сез минем өемә килеп, миңа пычрак сибәсез икән, мин дә сезгә турысын әйтәм. Уйнамаска икән, уйнамаска. Берегез, зур шагыйрь булам дип йөреп, ничә елга ун тиенлек дүрт китап чыгарды. Икенчегезнең язган музыкасы авыл көеннән ерак китмәгән. Исеме һаман яшь композиторлар исемлегендә. Өченчегез, әйтер сүзе булмагач, кайдадыр агач аяклы бер абзыйны тота да, солдат киеменә төреп, портрет яза. Герой итеп исбатларга тырыша. Әнә ул герой исереп балконда ята. Күргәзмәгә алып барып утыртыгыз. Өчесе дә шундый уңганнар. Исхаков алардан аерылган. Әйе, аерылган. Мин аны сездән яшермим дә. Әйе, минем исемем танылган, минем фикерем белән хисаплашалар. Көнләштерәме? Көнләшегез. Шартлагыз. Ләкин мине тынычлыкта калдырыгыз. Мин сезнең дуслыкка мохтаҗ түгел. Мин сезгә дуслык тәкъдим иткәнем юк. Сез аны үзегез теләнеп киләсез. Минем эшләремне тәнкыйтьлисез икән, әйдә рәхәтләнегез. Этнең айга карап өрүеннән айның чите кителеп төшкәне юк.
Р ә ф и с. Кабахәт кеше син, ә? Әйбәт бәя бирдең безнең иҗатка. Нәрсә беләсең соң син безнең иҗат турында? Ә Фәһим хакында әйткәннәрең өчен мин сине…
Ф ә һ и м. Кирәкми, Рәфис, нигә? Ярый, Шәһит, соңгарак калып булса да, күңелендәген ахырына кадәр әйтеп бетердең бугай. Нигә суынганыңны аңлый алмый идем. Син хаклы, без китәбез, анысы билгеле. Кабат килербезме, билгесез.
Ш ә һ и т. Килмәсәгез, ялынмам.
Ф ә һ и м. Миләүшә монда яши, шунысы читен булыр.
XVII КҮРЕНЕШ
Кунак бүлмәсе. Миләүшә өстәлгә капланып елый. Эльмира белән Саҗидә аны юатырга тырышалар. Саҗидә артыграк тырыша. Харис эшнең нәрсәдә икәнен төгәл белмәсә дә, Миләүшә елавының сәбәпчесе Шәһит икәнен төшенгән. Ләкин бу очракта ул нишләргә тиеш? Шуңа күрә бер Шәһит бүлмәсенә, бер кызына карап уйланып тора.
Э л ь м и р а. Тынычлан, Миләүшә. Нигә инде…
С а җ и д ә. Шәһитне дә әйтер идем, шундый көндә, кунаклар алдында, хатынын кешегә санамау…
Х а р и с (ниһаять, кычкырып). Миләүшә!
Миләүшә елавыннан туктый. Куркып әтисенә карый.
Ни булды?
С а җ и д ә. Бернәрсә дә булмады, Харис абый. Дөнья булгач, кашык-аяк шылтырамый булмый. Килешерләр.
Х а р и с (кискен). Синнән сорамыйлар, сеңелем. Нигә җылыйсың, Миләүшә?
М и л ә ү ш ә (күз яшьләрен сөртеп). Юк.
Х а р и с (ишекне барып тарта, ачылмагач, шакый). Кияү!
Җавап юк. Харис көчлерәк шакый.
М и л ә ү ш ә (Харис янына килеп). Әти, әти, кирәкми.
Х а р и с. Утыр урынында.
Шәһит бүлмәсенең ишеге ачыла. Рәфис белән Фәһим чыгалар.
Ш ә һ и т (үз бүлмәсеннән). Килмәсәгез, мин сезгә ялынмыйм. Эзегез булмасын! Каршындагы Харисны күреп туктап кала.
Х а р и с. Кемне куасың, кияү?!
Ш ә һ и т (усал). Борчылмагыз, сезне түгел, бабай.
Х а р и с (сабыр). Юк, мин борчылмыйм.
Ф ә һ и м. Без китәбез. Шәһит. Кызганыч, болай сөйләшү бүгенге көнгә туры килде. Гафу ит, Миләүшә, гафу итегез, Харис абзый.
Х а р и с. Туктагыз әле, егетләр, сез бит укыган, белемле кешеләр.
Р ә ф и с. Безгә хәзер китәргә кирәк, Харис абзый.
С а җ и д ә. Мыскыл итеп…
Р ә ф и с. Саҗидә!.. Миләүшә, гафу ит. Шулай булырга тиеш булган икән бу. Сау булыгыз.
Саҗидә, Рәфис, Эльмира, Фәһим чыгып китәләр.
Ш ә һ и т. Эзегез булмасын!
Тавышка балконнан Әһлиулла чыгып, балкон ишеге янына баса.
Х а р и с. Кияү, нишләвең бу?
Ш ә һ и т (зәһәр). Курыкма, кызыңа тимәдем.
Х а р и с. Алай сөйләшмә, кияү. Сиңа болай килешми.
Ш ә һ и т. Ничек килешкәнен үземә уйларга рөхсәт итегез. (Бүлмәсенә кереп китә.)
Миләүшә аның артыннан китә.
Ә һ л и у л л а. Харис туган…
Х а р и с. Син гаеп итмә инде. Әһлиулла, яшь чакта, үзең беләсең, була инде ул. Бер дә юкка кызып китәсең, иртәгесен ал да гөл була.
Ә һ л и у л л а. Киләсе түгел ие миңа. Туры килеп торуын әйт син аның.
Х а р и с. Син дә ачуны китереп утырма әле, пожалысты, хатын-кыз сүзе сөйләп. Гаеп бездә булса, китәрбез дә барырбыз. Син ни, мин ни.
Ә һ л и у л л а. Син – әтиләре. Уйламый-нитми укыган кешеләр янына килергә соң!
Х а р и с. Уймак кадәр стаканнан аракы эчеп дулашкач, төкерим мин аларның укуларына.
Ә һ л и у л л а. Син харап иттең. Мин, тинтәк, кыстаган саен, үз хәлемне үзем белмичә…
Х а р и с. Әйтеп торалар ич сиңа, синең, минем катышыбыз юк. Шул бүлмәдән талашып чыктылар.
Ә һ л и у л л а. Безгә килешәдә, боларга ни җитмәгән?
Х а р и с. Укыган саен күбрәк җитми ул. Бөтенесе күп белә.
Ә һ л и у л л а. Шул инде, шул: берсенең дә өстенә чыгарасы килми. Укымасаң да кыен. Яктырмый да ичмасам, җәйге төн булса…
Шәһит бүлмәсеннән Миләүшә чыга.
Х а р и с. Кияү чыкмыймыни?
М и л ә ү ш ә (күңелсез). Юк.
Х а р и с. Әллә ояламы?
М и л ә ү ш ә. Белмим.
Харис Шәһит бүлмәсенә кереп китә. Әһлиулла алгы бүлмә ишеге янына барып баса.
М и л ә ү ш ә. Утырыгыз, абый.
Ә һ л и у л л а. Ярар, монда да яхшы.
Миләүшә өстәл янына утырып, вазадагы чәчәкләргә карап сүзсез кала.
Кызым, пристань еракмы моннан?
М и л ә ү ш ә (гамьсез). Ерак.
Ә һ л и у л л а. Трамвайлар йөри микән?
М и л ә ү ш ә. Хәзер кая барасыз? Йоклап китәрсез.
Ә һ л и у л л а. Әй, кызым, монда миңа түгел, иптәшләрегезгә дә урын юк, ахры. Кара син аның үч иткәндәй командировкага китүен. Нурисламны әйтәм.
М и л ә ү ш ә. Командировкада түгел ул.
Ә һ л и у л л а. Кайда соң?
М и л ә ү ш ә. Өеңдә.
Ә һ л и у л л а. Нигә соң алайса?..
М и л ә ү ш ә. Алдаштылар. Нурислам сезнең монда икәнегезне белми.
Ә һ л и у л л а. Аңламассың сезне. Нәрсә соң әле мин, ачуым да бер килмәгәе, адашкан бозау шикелле йөрим. Мин кешедән кимме? Япан кырда нимесне эзләп тапкан фронтовик, кулымда әдрис булып, чакырып торган көенә… Харис кордашка әйт, кызым, Әһлиулла абзый кунакка чакырды, диген. (Җилтерәтеп чыгып китә.)
Миләүшә урыныннан кузгалмый.
XVIII КҮРЕНЕШ
Шәһит бүлмәсе. Шәһит утырган, Харис басып тора.
Х а р и с. Дөнья булгач төрле хәлләр була, кияү. Барыбер болай холыксызлану килешми.
Ш ә һ и т. Ах, сез нәрсә аңлыйсыз соң?
Х а р и с. Аңлыйм, кияү. Синең чаклы ук булмаса да, күп әйберне аңлыйм. Ипине артыграк ашаган. Аңламаган кеше кулына хәзерге заманда колхоз ышанып тапшырмыйлар. Хәтереңне калдырган булсак, өзеп әйт. Мин справкага кул куйдырырга килгән кеше түгел, синең принимать иткәнеңне көтеп торырга.
Ш ә һ и т. Нигә дип сез?.. Сезнең биредә булган вакыйгага ни катнашыгыз бар?
Х а р и с. Катнашым шул – мин кунак. Талашыр өчен без киткәч тә өлгергән булыр идегез. Миләүшә җылый.
Ш ә һ и т. Аның өчен ул гаҗәп түгел.
Х а р и с. Мин үстергәндә җыламый иде.
Ш ә һ и т. Бабай, бүген минем кәефем юк. Йоклагыз, мораль өчен иртәгә көн бар.
Х а р и с. Йокларга дип килмәдем мин монда. Йокларга миңа гостиницада да урын бар. Кырык эшемне кырык җирдә калдырып, кызымның туган көненә килдем.
Ш ә һ и т. Килсәгез, бәйрәм итегез, мин комачауламыйм, квартира иркен.
Х а р и с. Эх, кияү, кияү! Акыллы кеше сүзе сөйләмисең. Квартираң бар, молодец. Квартирада кешесе булмагач, ни пычагыма ул!
Ш ә һ и т (ачуланып). Нәрсә кирәк соң миннән?
Х а р и с. Ачуланма, ачуланма, кирәкми, зинһар өчен. Әллә нишләгән син, кияү, әллә нишләгән, авылга кайтканда болай түгел идең. Нәрсә, әллә үпкәләп киттеңме, кунак итә алмадыммы?
Ш ә һ и т. Бурычымны түләүне таләп итмисездер бит?
Х а р и с (Шәһиткә беренче күргәндәгедәй карап тора). Син, энем, Миләүшә белән дә шулай сөйләшәсеңме? Яман бит бу болай булса, бәлки әле кулың белән дә орынасыңдыр. Мондый сүз әйткән кеше тегесен дә эшли ул. (Ишекне ачып.) Миләүшә, кер әле. Кер диләр сиңа. (Миләүшә кергәч.) Кыйныймы ул сине?
Ш ә һ и т. Сез ни сөйлисез?
Х а р и с. Әйт, кызым, кыйныймы?
М и л ә ү ш ә. Әти!.. Әти, әйдә, йоклагыз.
Х а р и с (кызып китеп). Юк, йокламыйм мин. Йокымны алдыгыз сез минем. Мин кешеләр алдында үзем белән түгел, сезнең белән мактанам. Сезне Алла итеп сөйлим, ә сез?.. Сез..
Ш ә һ и т (урыныннан тора. Куркуга төшкән). Бабай!
Х а р и с. Кит! Кит!.. Әһлиуллага җирәнеп каравыңны сизгәч тә күңелем шикләнгән иде. Кит! Беләсеңме кем син? Синең кебекләр аның алдында дүрт аяклап йөрергә, аның агач аягын үбәргә тиеш. Рәхмәт укый-укый үбәргә. Әһлиулла, Әһлиулла! (Кунак бүлмәсенә чыгып китә).
XIX КҮРЕНЕШ
Харис керә. Күзләре белән Әһлиулланы эзли. Таба алмагач, алгы бүлмәгә чыгып китә. Әйләнеп керә.
Х а р и с (үзе артыннан чыккан Миләүшәгә). Кая җибәрдең син аны?
М и л ә ү ш ә. Җибәрмәдем, үзе китте.
Х а р и с. Бик шәп булды. Рәхмәт сезгә. Син дә, кызым, барып чыккансың икән. Кеше кешедән бизә башлагач, хәерлегә түгел инде ул. Ярый, хушыгыз. (Китәргә җыена.)
М и л ә ү ш ә (юлына аркылы төшеп). Әти!
Х а р и с. Аптырама, әтиең югалмас.
М и л ә ү ш ә. Вакыт соң.
Х а р и с. Әһлиулла өчен иртәме? Чемоданны бушатып куй, иртәгә кереп алырмын.
Ашыгып чыгып китә. Миләүшә аны озатырга да чыга алмый. Шомлы тынлык, үз бүлмәсе ишеге төбендә Шәһит күренә.
М и л ә ү ш ә. Барысы да синеңчә булды, Шәһит. Без икәү генә калдык. Икәү генә. Син дә мин. Шатлан инде, нигә шатланмыйсың?
Өстәлгә каплана, өстәл өстендәге ваза, чәчәкләре белән бергә, идәнгә тәгәрәп төшә. Шәһит таралган чәчәкләрне җыеп вазага утырта да вазаны рояль өстенә куя. Миләүшә янына килә. Ничек сүз башларга белми басып тора.
Ш ә һ и т. Йә, җитте. Бабай бөтенләйгә үк киттемени?
М и л ә ү ш ә. Китте, китте, теләгеңә ирештең.
Ш ә һ и т (кискен). Тукта! Мин болай булуын теләмәгән идем. Гафу ит. Әтиең белән тупас сөйләштем бугай. Ләкин син минем хәлемнең нинди икәнен дә аңларга тиеш.
М и л ә ү ш ә. Нигә сине генә аңларга тиешләр? Нигә син үзең бүтәннәрне аңларга тиеш түгел?
Ш ә һ и т. Гафу үтендем бит инде.
М и л ә ү ш ә. Син һәрвакыт шулай, гафу үтенәсең.
Ш ә һ и т (кычкырып). Нишләргә кушасың тагын?
М и л ә ү ш ә. Кирәкми, кычкырма, кычкырма, Шәһит. Хәзер барыбер инде… Соң инде. Яраттым, нишләтим. Сихерләндем. Эгоист икәнеңне белә идем, барыбер яраттым. Мине яратучыларның мәхәббәте белән санашмый сиңа гына күңелемне салдым. Кай ягың белән ошагансыңдыр, белмим. Син үзеңне иҗат кешесе дисең, тик миңа да бит шулай итеп карыйлар. Мин дә иҗат итәргә тиештер бит?
Ш ә һ и т. Мин сиңа комачауламыйм.
М и л ә ү ш ә. Юк, юк, киресенчә. Кирәгеннән артык борчыласың. Хәтта безнең кулыбызга тотып сөярлек балабыз да юк. Никадәр дусларым бар иде, алар да әкренләп таралышып бетте. Аларны Ибраһим Гарәфиич кебек абзыйлар алыштырып бара.
Ш ә һ и т. Әгәр син Рәфиснең хатыны кебекләрне дус дип саныйсың икән, ялгышасың.
М и л ә ү ш ә. Әйе, әйе, Рафис үзе дә, Фәһим дә… Кем соң алар? Алардан сиңа ни файда? Ибраһим Гарәфиич икенче. Аның сүзе үтә. Аның күләгәсе зур.
Ш ә һ и т. Син Рәфисләр сүзен кабатлыйсың. Беләсең килсә, мин аларны шуның өчен чакырырга теләмәдем. Шуның өчен куып чыгардым.
М и л ә ү ш ә. Мине дә куып чыгар. Әгәр син аны эшләсәң, җиңелрәк булыр иде. Күпме түзәргә мөмкин? Кешеләрсез яши алмыйм мин. Шәһит. Кирәкми миңа алтын читлек, читлектәге кош бәхете кирәкми миңа!
Ш ә һ и т. Син ни сөйләгәнеңне үзең аңламыйсың.
М и л ә ү ш ә. Хәзер аңлыйм инде. Элегрәк аңламаганмын. Оят бит, кешеләр синең өеңне ташлап китә. Оят. Мин кешеләргә синең кебек карарга өйрәнә башлаганмын. Агач аяклы Әһлиулла абзыйны ияртеп әти килеп кергәч, күңелемнән әтине ачуланып куйдым. Әһлиулла абзый чыгып киткәндә аны туктатырлык көч таба алмадым. Йә, әйт, кем мин хәзер?
Ш ә һ и т. Шәп! Минем турыда шулай уйлавыңны белми идем.
М и л ә ү ш ә. Алдашма, мин аны сиңа әйтә килдем. Нурисламга үч саклавыңны да әйтә идем. Беләсең, мин аның мәхәббәтен кабул итмәдем. Нигә һаман онытмыйсың? Кешенең юлына аркылы төшәрлек булып кай арада үсеп киттең соң әле син? Без бит әле яшьләр. Иҗатың беләнме? Шаккатырырлык әллә нәрсә иҗат иткәнең юк ич әле синең дә.
Ш ә һ и т. Булды, Миләүшә, монысы инде артык. Дөрес, синең туган көнең матур узмады. Бәлки, өлешчә мин дә гаеплемен. Нишлим, теләсәм дә мин Саҗидәләр дәрәҗәсенә төшә алмыйм. Сиңа да ярамый. Безнең җәмгыятьтә тоткан урыныбыз бар.
М и л ә ү ш ә. Мисал китерергә бер Саҗидә бар инде. Ул, ичмасам, Рәфисне чын күңеленнән ярата белә.
Ш ә һ и т. Мин яратмыйммы?
М и л ә ү ш ә. Мондый ярату буламыдыр, белмим. Күрәсең, була. Әйдә, хәерлегә булсын. Яши бирик. Нигә безгә дуслар, нигә кешеләр? Бер-беребезне яратышабыз, шул җиткән. Озакка барырмы ул мәхәббәт – анысын киләчәк күрсәтер. Шатлыгыбыз булса – икәү, кайгы килсә – икәү, япа-ялгыз. Кешеләр күрергә зарыксак – ресторанга. (Кинәт бер фикергә килеп, телефон трубкасын ала. Шылтырата.) Фәһим, синме? Миләүшә бу. Рәфисләр өйләренә кайтып киттеләрме? Сездә? Фәһим, каршы алыгыз, мин сезгә барам.
Ш ә һ и т (каушап калган). Миләүшә, нишләвең?
М и л ә ү ш ә. Минем егерме биш яшьлек вакытым тагын килмәячәк. Истә калырлык итеп, дусларым белән утырып калыйм.
Ш ә һ и т. Тилермә.
М и л ә ү ш ә. Хәзергедәй акыллы булганым юк иде әле.
Ш ә һ и т (Миләүшәнең кулларыннан тотып). Мин сине беркая да җибәрмим.
М и л ә ү ш ә (кулларын тартып ала). Кагылма, Шәһит, мине көтәләр. Әгәр син дә барырга теләсәң, адресларын телефоннан сорап белерсең. (Чыгып китә.)
Шәһит япа-ялгыз бүлмә уртасында басып кала.
Пәрдә.